Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!

Шагыйрә Энҗе Мөэминовага 80 яшь ШагыГфәләрнең яшен язмаскадыр, бәлки? Шагыйрьләр картаймый, диләр бит “Энҗе-алмазлар югалмас һәм ятып калмас—үтәр" дип язган иде Дәрдмәнд тә. Яшьлеге авыр сугыш елларына туры килгән Энже ханымның күңелендә жыр-шигырьнен энҗедәй кадерле бөртекләре әнә шул чорда ярала. Укытучы хезмәте һәм иҗат... Мәктәп, балалар дөньясы һәм замандашлары, үз буыны турында уйлар. Әнә шулардан “Ефәк яулыгым” поэмасы дөньяга килә, шул исемдәге китабы басылып, шагыйрәне укучыга таныта. Язучылар берлегенә алына ул. янадан-яна китаплары, нәниләргә һәм зурларга атап язган шигырьләре дөнья күрә, укытучыга багышланган җырына канат куела. Аннан —башка җырлар, туган ил. туган тел белән бәйле уйлар, сурәтләр Озын-озак гомер, хезмәт, дәвамлы иҗат еллары—шагыйрәнең бәхете әнә шул! Олуг юбилее белән котлап, шагыйрәнең киң билгеле берничә шигырен тәкъдим итәбез. Туган илем минем Кулым тисә, туфрак алтын була, Тирем тамса, шыта гөл булып. Күңелемдә туган җылы хисләр Яңгырыйлар матур җыр булып. Җиргә бассам, артадыр егәрем, Күкрәк киереп иркен тын алам. Туган илем минем — газиз җирем, Мин бәхетле синең бер балаң. Бәхет гөлем Бәхет гөлем дип карыйм мин Бакча сиреньнәремә. Бәхетемне яшергән ул Чәчәк бөреләренә. Таҗларын саныйм әле: Берәү, икәү, өчәү, дүртәү— дүрт кенә! ...Юк кына биш тармаклысы— юк кына! Чәчәк таҗлары тоела Өмет йолдызы булып. Бәхетемне яшергәндер Яшел каурыйлы болыт. Тагын бер саныйм әле: Берәү, икәү, өчәү, дүртәү— дүрт кенә. Берәү, икәү, өчәү... бишәү— табылды! — Кабынды өмет йолдызым, кабынды. Туган телем Дөньяда иң-иң матур ил Ул—минем туган илем. Дөньяда иң-иң матур тел Ул—минем туган телем. “Балам!”—диеп, туган телдә Эндәшә миңа әткәм. “Әнием!”—дип, әнкәемә Мин туган телдә әйтәм. Туган телемдә сөйләшеп. Яшим мин туган илдә. “Туган ил" дигән сүзне дә Әйтәм мин туган телдә. Иң изге хисләремне мин Туган телдә аңлатам. Шуңа күрә туган телне Хөрмәтлим мин, яратам.