Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе

Әле дә хәтердә, 1981 елда “Казан утлары" журналынын тиражы 107 менгә җиткән иде. Ә инде 82 елны Мәскәүдә журналга язылып булмады. Мәскәү чиновниклары моны кәгазь җитешмәү белән аңлаткан иделәр Татар журналына кәгазь юк. тиражы артык үскән. Совет хөкүмәте өчен кирәкмәгән хәл булган икән бу. Ә без тырышып- тырмашып анын тиражын тагын да үстерергә йөрдек Шушы елдан сон журналның тиражы аска таба тәгәрәп китте, әле дә мактанырлык түгел. Әле дә хәтерлим, күренекле язучы, инде мәрхүм Тәүфикъ Әйди татар матбагасы өчен гомер буе ут йотып яшәде 1970—80 елларда барча татар төбәкләрен йөреп чыкты, татар мәктәпләренең ничек эшләвен тикшерде, матбугатка язылу барышын даими контроль астында тотарга тырышты. Кайчак ул морадына ирешә дә иде Чөнки Татарстаннан тыш төбәкләрдә, татар язучысы дигән абруйлы исем ана булыша иде дисәм, бер дә артык булмас Чөнки, урыннардагы җитәкче кешеләр ашый иделәр, язучы кешснен турыдан-туры халык белән аралашканын Ул елларда язучынын абруе шактый югары иде, алар татар милләтенең элитасы иделәр Язучылар тел өчен җаваплылык сизеп яши. иҗат итә иделәр, алар ул елларны тел сакчылары хезмәтен башкаручылар булды. Ә хәзер эшләр алай түгел, язучынын абруе төште, ул китабын чыгарыр өчен төрле ширкәтләр, байлар бусагаларын таптый башлады Кайберәүләре шамакайланып, түрәгә, байларга яраклашып беттеләр, шулай яраклаша-яраклаша. гап-гади кешеләр рәтенә кереп бастылар. Язучы белән укучы арасындагы аерма юкка чыкты, һәр каләм тибрәткән адәм язучы булып китте. Билгеле, бу эшләр үз нәтиҗәләрен бирми калмады, бирде, язучы дигән тылсымлы исем девальвацияләше, әдәби тәнкыйть бетте, сүз иреге бездә үле туды, шуна күрә дә ул юк безлә. Сүз дә юк. ирек тә юк. Әсәрләр күбрәк бер тема тирәсендә, мәхәббәтне тасвирлауга гына кайтып калды. Билгеле, мәхәббәтсез тормыш юк. яшәешнен күрке, күп мәсьәләләре чишәрдәй илаһи ул тойгы кешегә Аллаһы тарафыннан бирелгән, тик никтер шушы изге гамал дәүләтебезне торгызу юлында бер дә файдаланылмый0 Моны кем эшләргә тиеш0 Аллаһы тарафыннан һәр кешегә һөнәр, сәләт бирелгән, анын вазифасы билгеләнгән, димәк язучынын да үз һөнәре, үтәргә тиешле вазифасы бар Татар әдәбияты хәзер—милләтсез түрәләр әдәбияты, милләтсез эшкуарлар әдәбияты, чын милли әдәбият ише әллә кайчан үлгән икән, тик без шуны белми генә яшәгәнбез Милли әдәбиятыбыз Тукай-Исхакыйлардан сон күп яши алмаган икән, тик бераз тыпырчынып караган ул Г Ибраһимов- һ. Такташлар заманасында, соңрак Ә. Еники—Н Фәттах. X Туфан—Г Афзаллар һ. б. заманыша да өметләр булган кебек Аларнын сүзләренә колак салучылар да булган, түрәләр дә аларнын сүзләренә игътибар итми булдыра алмаганнар Ә хәзер нәрсә, нинди түрә язучынын сүзен тыңлый? Ул язучылар белән очрашырга айлап-еллап вакыт табалмый. тапса да. язучыларыбызнын әйтердәй сүзләре юк Әллә хакыйкатьне яратмый башлады язучы, тугры сүздән курка, кача Бигрәк тә меркантиль булып бетте, аңа акча кирәк, фатир—дача—машина һәм тагы әллә ишәр кирәк булып чыкты Ул язучы сәләтен акчага, әйбергә алмаштырды, шуңа күрә язучынын сүзе үтмәс булды, чөнки ул товарга әверелде, анын хакы, бәясе булдырылды, ул прилавкадагы товарга кайтып калды Билгеле, сатуда ин кыйммәтле товар гына зур хакка ия була Сүз белән дә шундый ук хат. сүзенә карап, кешесенә карап, кем әйткән, хак. тугры кеше әйткәнме, сүз белән мавыгып кына әйтелмәгәнме? Менә, әйтик. Г Тукай яки Г Исхаки сүхләре булса, алар сүзе игътибарсыз калмас иде Юкка гына талантлы кеше туры сүзле була дип әйтмиләр Ашый кеше әлбәттә Түрә кешесе түгел. Алла, милләт кешесе генә була ала. чөнки түрәләрне төзәтердәй сүзне теләсә кем әйтә алмый Татар әдәбияты бай. әмма бүгенге көндә туры сүзле язучыларга сай әдәбият, шуна күрә әдәбиятыбыз да матбагабыз да елдан-сл, айдан-ай укучыларын югалта бара, милләт татарча укудан туктый ’ Язучыларыбыз. милләт татарча укымый дип. әсәрләрен ашы га-ашы га урысчага тәрҗемә итәләр, кайберәүләре бөтенләй дә урыс телешә яза башлады Билгеле укучы язучыга иярми, киресенчә, язучы укучыга ияреп яза башлады, белмим. мондый әдәбиятнын киләчәге бармы? Элегрәк, язучы укучыга тормышка яраклы үрнәкләр күрсәтсә, ә хәзер ул шушы укучыларны кабатлый. Кемгә кирәк мондый әдәбият? Әдбәгтә, язучыны да аңларга кирәк, ул нинди шартларда, нинди акчага яши сон, анын башка һөнәре юк бит? Каләм хакын берәү дә түләмәсә. китабын сатып аямасалар, ничек көн күрсен ул? Арлы-бирле чабулаган язучыны гаиләсе ихтирам итәрме, милләт анын хәлен төшенерме0 Менә бит тагын чишелмәслек проблема, акча мәсьәләсе килеп баса. Хәерче милләттә—хәерче әдәбият, бөтенесе дә дөрес. Димәк милләтне баетырга кирәк, анда байлык булса, ул китап алмый калмас!0 Әгәр, әйтик, ул баеса, әдәбиятны үстерергә булышырмы, әллә Багам утрауларында. Әдрән диңгезе ярларында лөньянын “артына тибеп" яшәрме? Булган малны әле дөрес туздыра белү дә кирәк бит. Әнә. Төрекмәнбашы “мин төрекмән халкын тиз арада бай итә алам, әмма тиз баеган кеше ул байлыкның кадерен белмәс дип куркам” (Рухнамә). дип шиген белдерә Татарда да байлар юк түгел, бик кысынкы шартлар белән чикләнгән булса да. дәүләтчелегебез бар. тик алар байлыкларын әдәбиятыбызны үстерүгә туздырмыйлар. Ә байлык бит Аллаһы тарафыннан аңа бер үзенә генә бирелми, аны милләт байлыгы итеп кабул итәргә кирәк иде. Әлбәттә, бай кеше башта үзен, гаиләсен, аннан милләтен кайгыртырга тиешле, бу ана йөкләтелгән вазифа. Шуны аңлап яшиме безнен байлар, түрәләр0 Менә яһүдиләр төрле илләрдә төрле-төрле хәйрия фондлары оештырганнар, һәр елны шушы фондлар лауреатларны игълан итә Лауреат исемен алган язучыга мул итеп акча бирә, китапларын зур тираж белән чыгара, шуннан сон. ул инде мөстәкыйль язучы булып яши. матди мәсьәлә аны бүтән борчымый, ул ирекле рәвештә иҗат эшен дәвам итә. Яһүдиләр булдырган бит. ник без татарга да шул юнәлештә эзләнмәскә, милли әдәбиятыбызны үстерү өчен берәр шундый фонд төземәскә? Тырышкан табар дип, сөйләргә яратабыз, ә эшкә килгәндә беребез дә алынмый. Нәрсә безгә комачаулый, белем җитешмәүме, әллә бер-беребезгә ышанмаумы? Җыелган акчаны җыештыручы үзенә тотар дип куркабызмы? Бәлки артык вакланмаска өйрәнергә иде безгә, карыйсын, эш тә алга китәр иде. Тәвәккәллек җитми ахрысы. Татар әдәбияты татар милләте өчен генә кирәк. Шуны һичкайчан истән чыгармаска иде. Укучы татар китабында үзенә кирәкле, үзен борчыган сорауларга җавап табалмагач. чит-ят әдәбиятка күчте. Әлбәттә, анда инде татар исе юк. Язучы бит ул. милләт тәрбиячесе санала, ә мал. абруй, дәрәҗә өчен, теләсә нәрсә язарга торган язучы, ничек инде милләт тәрбиячесе булалсын? Мин шушы сүзләрем белән, бер язучының да кәефен дә. абруен да төшерергә җыенмыйм, киресенчә, әдәбиятыбызнын абруе, милләтнең киләчәге өчен борчылып язам. Әйдәгез, шушы мәсьәлә буенча уйлашыйк, бәлки юлы да табылыр, татар да бит юләр түгел. Т. Әйди дә дөньялыкта борчылып йөрде милләт өчен, мина да шуны васыять итеп калдырды. Күп мәкаләләр, китаплар язды, аларны укучыларга җиткерер өчен сонгы сулышынача тырышты Ә бүген андый фидакарьләр бармы, күпме икән алар? Менә нинди проблеманы күздә тотып язуым иде. ачуланмагыз агай-эне. чөнки укучы белән язучы гына белә әдәбиятыбызнын чын хәлен, мин укучы буларак кына шушы темага кагылырга булдым. Җитмәсә, матбугатта шушы мәсьәлә буенча бер аналитик язма юк. Әллә инде проблема юк дип. күз йомып яшәргә өйрәнеп беткәнбез, әллә, бездә андый язучы әлегә тумаган. Тумаган булса, бәлки ул бездә беркайчан да тумаячак та. чөнки сазлыкта балык үрчеми, бака гына үрчи Ә ничек сайрый диген, бигрәк тә. язгы җылы кичләрдә?