Логотип Казан Утлары
Романнан өзек

АКЫЛЛЫ АТЫН МАКТАР

Кое сиртмәсе ...Туган иленнән, суы-җиреннән аерым кеше тере димсез— атлап йөргәч тә?.. Равил ФэГпуллин Үзе кеше булганлыктан, мең газап белән ерып чыккан... Әнием сүзләре Картая-картая гына кулны артка куймаска, бөкшәймәскә. гәүдәңне төз тотып атларга тырышыла икән. Көязләнү түгел инде бу, һич юк! Фәкать җитмеш төрле чир (аның барчасын үзенә дәшеп алырга остарган картлык) өстеңә ябырылгач, шуларнын кайсыберләренә бирешмәскә маташу галәмәте инде ул. Ә яшь чакта аны-моны уйламыйсың. Кайтып киләм шулай Түбән очтан зур урам буйлап, кулны артка куеп. Көн аяз. Кичке як Урамның кыл уртасыннан, ялан аякларым белән каткан кара үзле балчыкны шап та шоп яңгыратып, шул музыканы тыңлап кайтып киләм. Сулга борылып. Фатыйхлар йортына йотылып карап барганда, ун ягымнан кемнеңдер исемем белән дәшкәнен ишетәм. Ялт кына борылып карасам—Нурулла әбзәй икән. Әтиләре тегермән тотарлык бай булгач, хәзер алар да. безнең кебек үк, балчык ызбасына калганнар. Урам яктагы тәрәзәләре кеп-кечкенә. Шул кечкенә генә тәрәзәдән Нурулла әбзәй миңа кул изи Нинди дә булса йомышы бардыр инде, кермичә дә ярамас дип, Әрмән Нәсибенен капкасыз-курасыз кукыраеп утырган ызбалары ягына бордырып аламын. Кыюсызлык миңа әллә тумыштан ук килгән, әллә инде фәкыйрьлек белән бергә үземне бөтереп алган, һәрхәлдә, гомер буена шуннан арына алмадым. Ул чагында исә, керү белән, бусага төбендә туктап калдым. Ни рәвешле исәнләшкәнем хәтердә юк, мәктәптә укымагач, биш-алты яшемдә бик рәсми сүзләрне үзләштереп өлгермәгән идем әле. Тәрәзә буендагы бәләкәй генә өстәл янында ашап-әчеп утырганнарын күргәч, бөтенләй үк югалып калдым—күзгә күренмәгән ниндидер бер сихри көч гүя минем Ахыры. Башы 5 санда. аякларымны калаклап куйды. Олылар ачык чырай белән сәламемне алып, уларга ничек кенә кыстамасыннар—кузгала да алмадым. Нурулла әбзәй гәрчә үземнән унбиш- егерме яшькә олырак булса да, минем хәлне бик тиз аңлап алды. Җитез генә урыныннан купты да, өстәлнең яртысын алып, кукыраеп утырган түм-түгәрәк күпшек калачны күкрәгенә терәп бер телем кисеп алды, яныма балкып килеп, ике кулыма тоттырды —Мә. аша, Кыямдин! Хуш исле күпшек калач көн дә эләгә торган нәрсә түгел, рәхмәтләр әйтеп вакытымны әрәм итеп тормадым бугай, тизрәк өйгә йөгердем Шундый зур күчтәнәчне берүзең ашамассың бит инде, җитмәсә кеше алдында, авыз күтәреп Нәсип бабай үзе юл йөрүне бик өнәп бетермәгәнгәме. Нурулла әбзәй кече яшьтән безнең әти белән юл йөрергә, ягада эшләргә өйрәнеп киткән. Әле менә каяндыр кайтып кына төшкән чагы икән. Тәгәрмәчтәй калачны күкрәгенә терәп, жәлләмичә зур итеп кисеп алулары әле дә күз алдымда, ул хуш исле калачның тәмен һич онытасыларым юк. (Җаннары җәннәттә булсын юмарт авылдашларымның!) Икенче бер вакыт колхоз амбары янында олауларга капчык-капчык ашлык төйиләр. Иләмсез зур үлчәү бушап торган арада яшьләр шунда үлчәнәләр. Мин бер читтәрәк кыюсыз гына басып торам. Нурулла әбзәй мине беләгемнән тотып, үлчәүгә китереп бастырды, үзе үк шалт-шолт китереп үлчәде. —И-и-и! Кыямдин биш пот икән ләбаса! Барыгыздан да авыррак! Бер читтә базымсыз гына, кызыгып, басып торуымны күрә белгән дә күңелемә хуш килердәй сүзне тапкан бит әле! Шаяртып әйтүен белсәм дә, авызым ерылган иде шул, ерылган иде... Кече Чынлы урамында әле кайчан гына гөрләп торган йорт урынында калган— коймасы 1-капкасыз йортыбыз да. идәнсез-нисез балчык ызбабыз да читтән караганда ничек күренгәндер инде—анысы бер Ходайга мәгълүм Турыбыздан узган чакта шактый кешенең авызы ерылгандыр Анысы бик табигый хәл. Әмма безнең күршеләребез хәлле генә яшиләр иде. Әйткәнне эшләп, кушканны тыңлаучылар вакытында колхозга язылып, агач өйләрендә яшәп калдылар. Янәшә күршеләр инде ул Сәнәт абзыйлар. Бер-беребезгә кергәләп йөрибез. Таба ашлары, көсәл-мөсәл пешергәндә берәү дә үзенең күршеләрен сыйламыйча калмый. Ат янында йөргәч, әтиебезгә булыш кал агач, үзен тәмам үсеп җиткәнгә санаучы абыем, авыз ерып: —Алия әбинең мәсәлен мәче генә ялый апа торгандыр, кашыкка да эләкми, үзе яман әче була,—дип бәяләсә дә, бала-чага бер дә инде кимен куймый, хәзер ашап бетерә иде. Хәер, чынлап уйлап карасаң, алай ук көнләшерлеге дә юк инде күршеләрнең уңганлыгыннан. Сәнәт абзыйның өндәгеләргә —Бүген ял итик, иртәгә сукмабыз,— дип бер генә “сугарбыз” сүзен ялгыш әйткәне авыл эчендә мәзәккә әйләнгән Ут күршеләребездә йорт хуҗасының бәясе ни дәрәҗәдә булганын әйтүе кыен Чөнки бала-чага телендә аның карчыгы Алия әбинең генә исеме йөри иде Шыңгырдап торган буш өйләрендә мичләре нинди генә зур булмасын—барыбер хужабикә үзе аңардан юанрак булгандыр сыман Ничектер шулай күрше-күлән агайларының әңгәмә вакытында урамыбыз хатыннарын телгә алганы колакка эленгән Кемдер Алия әбинең исемен әйткәч. Адиҗанның әтисе Минач абзый - Алияне аны дәңгәл ясап, шуып уйнарга гына ярый,—дигән иде Гәрчә ир-ат аны әрҗә яки ләгән ише нәрсәгә тиңләп, төбенә боз катырып, тау шуарга гына яраклыга чыгарса да, хәлләр бүтәнчәрәк иде шикелле Әнә шул кортка иренә генә түгел, балаларына да эш таба иде. Иң олы уллары Сибатулла—әтисе белән бергә ир-ат эшен башкарса, Алиуллага йорт эшләре, ягъни бүтән гаиләләрдә хатыннар башкара торган вак-төяк мәшәкать йөкләнгән: идәнне ул юа. аш-суны ул кайгырта Өченче бала Мәгъсүмә атлы чибәр генә кыз булып, өйдә ул хан кызыдай кыланырга хаклы иде. Төпчек малай Хасиятулла—йомышка чабу өчен кулай иде бугай. Бермәлне шулай моның өнисе: —Хасиятулла, кабартма яратасынмы?—дигән сорау куя Малай аны-моны уйламыйча гына: —Абартма ник яратмыйм, абартма яратам.—дип ычкындыра 6. .кэ.мв —Яратсаң, әнә Ләйли әптәң кабартма пешергән, безгә кайчан кертә, әллә кертә, әллә юк бит әле. Үзләре ашап бетергәнче, кер дә кабартма алып чык. —Ярый, абартма алып чыгам. —Син диваналанып алай сорама, Васби әбиеңнең киез катасын биреп торыгыз әле, диген. Җәй уртасында күрше малае әбиебезнең киез катасын сорап торса, барыбызны да гаҗәпләндергән булыр иде. әмма Хасиятулла, мөгаен, йомышын йомышлауны онытып җибәргәндер, исендә фәкать бер генә тәмле ризык булгандыр, бусаганы атлап керү белән: —Абартма биреп торыгыз әле,—дип ярып сала. Әни белән әби сер бирмәсәләр дә, абыйлар шаркылдап көлеп җибәрәләр. —Кабартма яратасынмыни, Хасиятулла? —Абартма яратам шул... Әни тиз генә бер савыт булары чыгып торган тәмле ризыкны кулына китереп тоттыргач кына, Хасиятулланың хәтере янарып китә дә, оялып, башын аска төшерә, кулларын артка яшерә: —Иез ата биреп тормассызмы дигән идем лә... Әни ана йомшак кына: —Хәсиятулла, киез катага башка вакыт керерсең, бик ашыгыч түгелдер бит әле, хәзергә җәй.—ди.—Менә бик тәмле кабартма пешердем, сезгә кертергә генә тора идем әле. Ярый, үзең кердең, кайнар көе алып чыга күр инде,—дип тә өсти. Алия әбинең үзенен төп эше түр тәрәзә янынарак богыл сыман утырып, узган- барган белән әңгәмә корудан гыйбарәт Күпер үзебезнең урамда булгач, аргы якка чыгучыларның да ниндирәк йомышлар йомышлап йөрүен белмичә калмый, аръяктан килүчеләрнең дә һич кимен куймый. Алия әбинен "фокусы”, гомумән, безнен авыл халкына хас кыланыш түгел инде анысы. Әмма ләкин булган хәл бит, булган хәл. Гомер буена бер мәкерле гайре табигый хәл буларак уелып калган. Өйдә утырганда урамнын ни дәрәҗәдә суык икәнен бер дә белмисең бит аны Фатыйх, Адижан белән бергә үзебезнең урамда шактый озак уйнап йөрдек. Карда аунагач, безнең инде бишмәтләребез шакырдап катты, авыз-борыннарыбыз туңды, бармакларыбызны кыймылдата алмаслык бер хәлгә төштек. Шулай да таралышасыбыз килмәде. Берәрсенә кереп, җылынып чыгарга ниятләдек. Кемнәргә керәбез? Алия әбиләргә! Аларның өйләре хәтсез зур. Зәмһәрир суыкта куып чыгармас әле. Әнә бит нинди тәмле телле... Чынлап та, күрше карчыгы түрдә утырган җиреннән татлы сүзләр белән каршы алды үзебезне: —И-и-и! Егетләр килгән икән! Бездә шул кызлар гына. Урамга чыгарга да куркып торабыз әле. Сез бик батыр икәнсез, суыктан курыкмагансыз. Безнең инде түбәбез түшәмгә тиде. Бусага төбендә торабыз таптанып, борыннарны лышкылдатып. Алия әби түрдә бик җәелеп, җайлы утыра иде бугай, урыныннан купмады. Фәкать буй җиткән кызына өйалдыннан ярты потлы герне алып керергә кушты. Аңлаганмы ул җитү кыз бала әнисенең хәйләсен, әллә юкмы—хәзер инде әйтүе читен, әмма ул кушканны карусыз үтәде. Түм-түгәрәк ап-ак герне безнен алдыбызга тукылдатып китереп утыртты. Сабыйларның психологиясен белә иде күрше карчыгы, бик яхшы белә иде. Ул безнең нәкъ мин-минлегебезгә кагылышлы сорау куйды: —Йә, кайсыгыз батыррак икән? Кайсыгыз теле белән шушы герне ялый ала? Батырлык дигәндә, малайларны куш инде син. Без өчебез дә батыр идек, берберебезне этә-төртә әлеге туң герне яларга ашыктык. Нәрсә булганын аңларлык акылым юк иде әле—телемне куырып алгандай булды, җитмәсә, җибәрми бит әле, каһәр! Мең бәла белән кубарып, нинди хикмәтле хәлгә, нинди бәлагә дучар ителүемне аңларга теләгәндәй, мөлдерәп тулган яшьле күзләремне түрдә ихахайлап, бот чабып утыручы корткага төбәдем. Нәрсә эшләргә кирәген дә. үземнен нишләгәнемне дә белештермичә, урамга атылдым. Артымнан ук дусларым да атылышып чыктылар. Без бер-беребезгә күтәрелеп карарга да базмадык, батыр булмавыбызны, хурлыкка төшкәнебезне аңлагандай, боегып калдык. Авыз ачып сүз әйтерлек хәлдә түгел идек—һәркайсыбызнын авызы тулы утлы күмер булып, гүя ул күмерләр әле бер якка, әле икенче якка тәгәрәшә иделәр... Ә менә күршеләребезнен бер истәлекләре андый вак-төякне бөтенләй оныттырды: шул ук елны алар гаиләләре белән Ташкентка китеп бардылар, анда кыш булмаганга, кул чаналарын безгә калдырдылар; аның тар гына табаны шомарып беткән һәм хәйран шәп шуа—ярдан утырып китсәм, инешнең аргы ягына җилдерә иде. Сәнәт бабайларның түбән ягында Аймәтдин абзыйлар. Анын үзен гаять кыюсыз, юаш кына, гәүдәгә малай-шалай сымаграк бер кеше буларак хәтерлимен. Кызгылт- сарыга анда-санда чабата-чабата ак таплар төшкән байталлары да гаять юаш булып исемдә калган. Хәер, мал иясенә охшамаса, хәрәм була, диләр бит әле, бу очракта аларнын юашлыгы бер үк чамада булган бугай. Басуга барырга чыккач, берзаман хуҗасы атын бераз кызуларга үгетләп: —На, хайван, Алла теләсә, барып та җитәбез инде,—ди икән. Аймәтдин бабайнын карчыгы Хәлимә әби дә усаллардан түгел иде. Каратут чырайлы ул кортканың өйләрендә яисә йортларында дөнья бетереп эшләп йөргәне әле дә күз алдымда. Ул бичара әледән-әле тамак кырудан гомере буе арына алмалы Мондый хәлне, килен булып төшкәч, тел яшереп яшәгән чагында, саран каената сизмәсен өченгә шырпы сызган саен йөткергәндәй тамак кырырга күнегеп калган икән, дип аңлаталар иде. Бу асыл күршеләребезнен Фатыйма, Гелметдин, Миңсара, Аязетдин атлы балалары булганы мәгълүм Олы кызлары гомере буе авырудан арына алмады бугай. Олы уллары Ватан сугышында һәлак булды. Кече кызлары Минсара хәйран чибәр иде; авылга тракторлар кайта башлагач, аны тракторчыларга аш пешерүче итеп билгелиләр. Кызганыч ки, берәр елдан артык эшләү насыйп булмады бичаракайга. Хәтерем алдамаса, кыз баланын фаҗигале үлеме сәбәбен суд тикшерүчеләре дә ачыклый алмадылар.. Аяздин әбзәй генә гаиләдәге фаҗигаләрнең үчен алырга ниятләгәндәй, озын гомер кичерә, сугыштан исән-сау кайтып, Нурлыбәян исемле мөлаем генә кызга өйләнеп җибәрә һәм колхозда озак еллар буена бухгалтер булып эшли. Аяздин әбзәйләр береннән-бере чибәр һәм уңган өч бала үстерәләр. Уллары замана техникасын авызлыкласа, кызлары Әлфия дә сынатмый—элемтә өлкәсендә үзен күрсәтә. Урамыбызда гына түгел, авылыбыз күләмендә үземнән өлкәнрәкләр белән аралашканга, мөгаен, Аяздин әбзәй мн якыны, күнелемә аеруча хуш килгәне булгандыр. Үзем әле яр буенда үзле балчык әвәләргә өйрәнеп кенә килгәндә—ул мина бер трактор ясап бүләк итте. Малайлар узышканда нигә катнашканмындыр инде—һич аңлый алмыймын. Шунда иң ахырдан килгән чакларымда Аяздин әбзәй өлкәннәр алдында гел мине яклады: —Кыямдин ашыкмады гына, шуңа ул арткарак калды. Анын аякларын ничек алдырганын күрдегезме соң? Сабан туендагы чабыш атлары сыман, бәкәлләрен бер- берсенә тидереп йөгерә бит Кыямдин. Ин оста чабучы ул! .тигән булды Белеп торам инде чын күнелдән, үзе дә ышанып сөйләмәгәнен Кәкре аяклы икәнемне күреп торалар лабаса. Әмма шулай да җанга рәхәт. Яклаучым бар. күрше егете үземне рәнҗетерг ә ирек бирми. Бәләкәй чагымда бик хәйләкәр идем. Әйтик, менә берзаман аларнын ихаталарында Аяздин әбзәй: —Кыямдин, син урычча беләсеңме?—дип кызыксына. “Белмим" дигәнне үтерсәләр дә әйтәсем юк. Хәйләгә керешәмен —Берсәк белем,—дигән булам, Каян белмәк кирәк инде дүрт-биш яшьлек авыл малаена икенче телне'' Шулай да сер бирмим бит, әй! —Белсәң, алайса әйт әле, “чава" (чего)—нәстә? Мәктәп малаеның урыс теле дәресендә “кто-что, кого-чего"ларны өйрәнгәне миңа мәгълүм булмаган кебек, әлеге сүзне дә белмәвем хак. Әмма бирешмим бит. хәйләлим —“Чава"мы? "Чава"... нәстәгә дә бара ул.—дим. күземне дә йоммыйм Әлеге сүзнең мәгънәсен белмәү сәбәггле, ул нинди сүзгә дә бара, мәгънәсе төрле аның, дигән бер уйдырма фикер әйтегг ташладым инде, югыйсә. Ә менә урысча бу сүзнең мәгънәсен белгән күршемнең күзе шар булды, беркатлы дустым аны үзе белгәнчә кабул иткән. —Кыямдин' Син урычча беләсең икән бит!—дип кычкырып җибәрде Хәйлә капчыгы буларак, мин инде: "Тисә—тиенгә, тимәсә—ботакка”, дип кенә в* жибәргән угьшнын “тигәнен” күреп, шундук эреләнер булдым, анын ише вак-төяккә әллә ни исем китми әле. дигән бер кыяфәт белән, ике кулымны да кесәгә тыккан көе. өлкән дустымны пошамага калдырып, ашыкмыйча гына өйгә табан атладым. Икенче хәйләм дә Аяздин әбзәй күз алдында булды. Көннәрдән бер көнне ул: —Кыямдин, синең нзбачка барганың бармы?—дип кызыксынды. —Юк.—дип турысын әйткәнемне ишеткәч: —Әйдә үзеңне избачка алып барам!—дип тантаналы төстә әйтә куйды. һәй. "избач” дигәнең безнең тыкрык башындагы китапханә икән ләбаса, изба- читальня, имеш инде. Китапларның күплегенә иңәүвәл хәйран калдым. Аннары өстәл артында малайларның шашка уйнап утырганын күреп, исем-акылым кигге. Моңарчы гомеремдә дә (миңа бит дүрт-биш яшь!) күрмәгән әлеге уеннан күземне дә апа алмыйча, катып калдым. Күңелдә бертөрле дә усаллык яисә явызлык ише нәрсә булмагач, авызым үзеннән-үзе әллә ачылган, әллә ерылган ук инде. Минем авыз ерып торганымны каршы якта уйнап утыручы малай үзенчә аңлады бугай: —Түлке син аңа әйтмә!—дип кисәтте. Беренче күргән уенда хәтта әле бик-бик теләсәм дә акыл өйрәтә, киңәш бирә алмас идем. Тик инде моны сиздермәдем, беркатлы булып күренергә исәбем юк иде. —Курыкма-а-а, әйтми-и-им!..—дигән булдым. Шунысы кызык, җиңгәннән соң бервакытта да ул урында калмый торган идем. Бу юлы да икенче яктагы өстәл янында китаплар биреп торучы хуҗабикәгә табан китеп бардым. Ул апа мине язып, Габдулла Тукайның сабыйларга атап язган шигырьләре җыентыгын өемә биреп җибәрде. Бу минем китапханәдән алып укыган иң-иң әүвәлге китабым иде. Хәйран гына яратып укыдым. Ялгышсам, гафу кылгайсыз, шул чаклардан бирле күңелемдә сакланганча китерәм: Йоклый ул, төш күрә. Төшендә дә тычкан-күсе халкы белән эш күрә... Шагыйрьнең әнә шундый табышына сөенеп, тәмам хәйран калганым әле дө хәтеремдә. Аннан бирле, алтмыш-җитмеш ел эчендә, меңнәрчә китапны укырга алган иң әүвәлге этәргечем әнә шул китап булуы, авызым Тукай шигърияте белән ачылуы хак. Аның шигырьләре күңелемә хуш килгәч, янә дә ике-өч китабын алып укыдым. Мөгаен, болары бераз калынрак булгандыр, чөнки шигырьләренең күплегенә хәйран калып: "Нихәтле исем куйган бит! Минем шигырьләремә юньле исем дә калмаган бит!"—дип хафага төшкәнем хәтердә. Ихтимал, үзем "көй” дип чыгарган һәм авыз эченнән генә көйләп йөргән нәрсәләр шигырь түгел микән, дип уйлануларым нәкъ әнә шунда башлангандыр. Ә бит аннан соңгы алтмыш-җитмеш ел эчендә шагыйрьләребез дөнья чаклы гүзәл тезмә әсәр иҗат итте; аларга сокланып, ә инде үзем язганнарына объектив бәя биреп, берсен генә дә матбугатта чыгармаска акылым җитте, хәзер инде шуңа сөенәм... Инде чәчләребез агарып беткәч тә, мин авылга кайткан саен Аяздин әбзәй белән күрешмичә калмый торган идек. Туганын кебек якын кешең белән чәй табыны янында бер-береңне бүлә-бүлә гәпләшеп утырулар сагынып сөйләргә генә калды бугай: берәр ел гына элегрәк карчыгы дөнья куйгач, Аяздин әбзәй тиз арада түшәгеннән күтәрелә алмаслык хәлгә төшкән иде. менә әле без авылга җыенган көннәрдә үзе дә бакый дөньяга юлланган. Җаннары җәннәттә очрашсын! Дөнья көтү яшьләргә кала... Аяздин әбзәйләрнен түбән ягында, инешкә якын ук Халиулла җизниләр яши иде. Мин белгән Васби әбиебезнең ике кызы булып, Зәйделгаяны югары урамдагы Хәлим җизнидә. Нурлыбәян атлысы үзебездән ике йорт аша гына Халиулла җизнидә кияүдә иде. Бәян әптәйләр. вакытында колхозга кереп, йорт-җирләренә бертөрле дә каза китертмәделәр. Өйләре бик ямьле, бик иркен булып, бала-чага янына уйнарга шунда җыела торган идек. Әнисә апа. иң олы кызлары бездән бераз өлкәнрәк булса да, ыбыр-чыбырнын мәш килүеннән кызык табып, уеныбызга катышып киткәнен сизми дә кала иде. Анардан сон туган Нәҗипләре кышкы суыкта әнисе белән бергә чана тартып юлга чыккач, салкын тидереп, фаҗигале төстә малай чагында ук дөнья куя. Сәгыйт, Нурулла, Сәмигуллалары нәкъ минем тиңнәрем булып, уеннарның кимен куймый идек. Төпчек кызлары Рәйсә ул чагында әле без шаярганны бишектән генә карал ята иде. Сугышка чаклы ук ул туганнарыбыз ерак Әстерханга күчеп киттеләр Өйләре әйтеп бетергесез матур иде, сатканнар булса кирәк, йорт урыннары бушап, гажәеп тәмле сулы коелары гына, озын сиртмәсен тибрәндереп, ялгызы гына монаеп торып калды. Олыгая төшкәч, Хәлиулла җизниләр парлашып кайтып киттеләр. Әниебез исән- сау иде әле, айга якын бергә-бергә, аралашып, рәхәтләнеп сәйран кылып йөрделәр Бәхилләшүләре булган икән газиз кардәшләребезнен. шул кайтуларыннан сон озакламый бере арты бере дөнья куйдылар... Күрешергә дип. Әнисә ападан кала, барысы да калавылга кайтып киттеләр Төпчек кызлары гына кыюрак та әрсезрәк булып чыкты: кияве Ризабик белән елнын-елында. бер-ике чемодан "малор” алып, пароходка гына утырып кайтып китүләрне эшкә дә санамады Абыебыз алар янына барып урнашкач, кайткан саен чакырып киткәч, ике-өч тапкыр үзем дә аларга кышын поезд белән барып, сыйланып кайткаладым. Абыйларның да. туганнарның да ни рәвешле көн итүләрен үз күзем белән күреп, алар өчен сөенеп кайттым. Хәзерге көндә безнең абый тугызынчы дистәнең икенче яртысына авышты Әнисә апа да күп калышмый бугай. Рәйса дә алтмышларны узды инде, оныкларын караштыра. Абыйның саулыгыннан зарланганы булмады булуын. Тик менә соңгы ике-өч ел эчендә күзләренең рәте бетте—буяулар белән эшләүнең тәэсире ахры бер сиздерүе хак. Дөньялар үзгәреп китүнең иң зур аянычы шунда ки—беркая барып булмый, бик сагынган кешеңне дә бер күрергә гаҗиз булып гомер кичерәсең. Гәрчә безнең заманда ир-егетләр беренчелекне яулап, кыргый җанварлардай, бугазга-бугаз ябышмасалар да, бер-беренең кимчелеген күрсәтүдә һич кимен куймыйлар. Каладан кайткан кичтә үк үземне ат араннары янына алып киттеләр. Эш атларын алар шулай һәркөн Түбән очка фермага төшерәләр икән. Минем кулыма башын аска игән, карсаграк буйлы шомырг-кара елдым гына бер алашаның тезгенен тоттырдылар. —Юаш ул, бер дә курыкма! —Атланырга да җайлы! —Дулый торган гадәте дә юк...—диештеләр. Әмма үзләренең әйтеп бетермәгән серләре барын күзләреннән сиземләве читен түгел иде Бер дә каршы килмәдем. Әүвәл сикереп түшемә яттым, аннары җайлап кына атландым. Шунда гына үземә сылаган бу атка ни сәбәпле Темарук дигән кушамат тагуларын аңлап алдым: бу алдакчының җилкә калкымы бөтенләй юк диярлек икән да аңа беркем атланмый, ә инде атланган тәкъдирдә—юыртып китә дә эһ дигәнче башы аркылы ыргыта икән Андый чакта бер дә сер бирмичә, йә баш, йә мал, дип тәвәкәлләми хәлен юк. Сынатмаска гына кирәк. Ничек тә көлдермәскә. Шәһәр малае атның ни икәнен белми, безнең кебек атланып йөрүләр төшенә дә кермәгән, дип кинәнсеннәр әле Темарук үзен башы аркылы мәтәлдерсен, дин өметләнсеннәр әле. Тик миңа һич тә сынатырга ярамый. Сынатасың икән инде—Миңлебай Сәләхенең малае дигән данны күтәреп йөри алмаячаксың. Алашаның Темаруктай алдашу холкын абайлап алгач та, кәкре аякларым белән ипләп кенә атымның ач аякларын кочтым Башкалар юыртып киткәч, минем атым алардан калышмау ягын карады: муенын иеп кенә, тигез адымнар белән юыртып алып китте. Дусларымны кызганып куйдым: артларына борылып карый-карый муеннарын кәкрәйтеп бетерәләр инде бичаракайларым' Тик менә күпме генә көтсәләр дә, үземнән көләргә ирек бирмәдем—берни белмәгәндәй юыртып барудан туктамадым, мәтәлчек атарга һич кенә дә уйламадым Икенче тапкыр үземнән көләргә җыенулары Тәкәнеш районында булды. Урак өсте Мине вәкил итеп җибәрделәр күз-колак булырсың, янәсе, унган-булган игенчеләрне бимазалап торырсың, ялкауланырга ирек бирмәссең Колхоз дигәнебез бөлөкән-бәлөкәй генә ике авыл-брнгададан гыйбарәт иде. Рәис үз авылында калып, мине икенчесенә җибәрүне кулай тапты: шунда күз-колак булырга кушты. Мәзәккә җиткәнче янә бер маҗара булып алган икән әле Яңгыр коя да коя Комбайннарыбыз жир бераз кипкәнне көтәргә мәжбүр булдылар. Шунда рәис белән икәүдән-икәү киңәшләштек тә елга-ерынтыдан урак яисә чалгы белән кыркып чыгарга, ашлыкны суктырьт. шунда төшкән хезмәт көннәренә әз-мәз бүлеп бирергә ниятләдек. Әлеге тәвәккәл адымыбызны берәрсе хәбәр иткәндер, үзебезне чаккандыр, дигән фикердән ерак торамын, шулай да... Шулай да колхозчыларга икмәк бүлеп торган җиребезгә райкомның икенче секретаре килеп төшмәсенме! Күрде безнең шөгылебезне, сүзсез дә аңлады. Мине бер читкәрәк алып китте дә ипләп кенә төшендереп бирде: —Беренче икмәк, яңа алган уңышның беренче бөртеге, килограммы, центнеры, тоннасы—бары тик дәүләткә тапшырылырга, түкми-чәчми дәүләт амбарларына озатылырга тиеш бит. —Җир бераз кипшенгәнче дип кенә елга-ерынтыдан урак белән урдылар. Комбайннарыбыз әлегә тик тора, ныклап торып уракка төшә алганыбыз да юк бит әле... —Теләсә нинди шартларда беренче бөртекләр элеваторга озатылырга тиеш. Сез бит партиянең өлкә комитеты вәкиле. Сезнең әлеге кырын эшегезне өлкә комитетында белсәләр, үзегезгә рәхмәт әйтмәсләр... Райком секретаре өлкән яшьтәгелөнья күргән кеше иде, җәнжал чыгармады, җаны җәннәттә булсын! Мәзәк дигәнебез онытылмасын әле. Әкренләп җирләребез кипшерә башлады, комбайннарыбыз эшкә кереште Бригадабызда икәү алар. Миңа берсеннән икенчесенә очып кына барып кайтырга кирәк булды. Җәяүләп озакка сузылачак. Бригадирның атын сорап торырга ниятләдем Ә аның ике-өч яшьлек аты иясеннән гайре беркемне белми, кәҗә бәтиедәй аңа тагылып йөри. —Хуҗа абый, атыңны биреп тормассыңмы теге комбайн янына барып кайтырга? —Ал соң!.. Җавап кыска булды, бик җиңел бирелде. Тик менә ул "кәҗә бәтиен" ни рәвешле кулга ияләштерергә икәнен һич белгән юк, менә анысы бик үк җиңел булмас, ахры Бәләкәй генә буйлы бригадир агач ияр кашына бәйләгән тезгенне чишеп, кулыма тоттырды Үзенең авызы ерылган Хәер, туктаган комбайн янындагы өч-дүрт механизатор да, обком вәкиленең булдыксызлыгыннан көләргә әзерләнделәр. Тезгенне сул кулыма урап, уңы белән акрынлап кына атның маңгаендагы йолдызын кашыган булам, ул арада ипләп кенә тезгенне башына кигезәм, муенын, сыек кына ял астын сыйпаштырам да, җаен туры китереп сикерәм дә күкрәк белән ияргә ятам соң. Хуҗаны гына хуҗасы дип таныган яшь ат әүвөл өркүдән читкә тайпылды, аннары тыпырчына-тибенә башлады, алай да берни майтара алмагач, арт аякларына күтәрелде Ул арада мин ияргә ныклап береккән, өзәңгедәге аякларым белән дерелдәвек гәүдәсен кысып өлгергән идем инде. Бил каешымны суырып чыгардым да кире беткән хайванның камытлыгын кашып алдым. Әле генә чит-ят әдәмне чөеп ташларга маташкан малкай башта аптырап калды, аннары элдереп алып китте. Тезгенне бушатып, ана кушаяклап чабарга ирек бирдем, юлдан уңга каерып, үргә табан юлладым. Механизатор егетләр көләргә дип авызларын киң итеп ачкан хәлдә басып калдылар—Миңлебай Сәләхенең улыннан көлү үзләренә, ай-һайла, насыйп кына булмады бугай. Беренче мәхәббәт дигән кебек... Ин әүвәл үз белдегем белән әмәлләгән, үз кулым белән ясаган нәрсә нөкь менә скрипкә булгандыр. Аның чынын Фатыйхларда күргәнем дә, тотып караганым да булмады түгел, булды. Анысы хак Әмма ясарга тотынгач... Шунда гына аңладым мин Рәхимҗан әбзәй скрипкәсе шикелле иттереп һич тә ясый алмаячагымны. Хәтта әле бер пот тоз ашаган тәкъдирдә дә Шуннан мин моны г адирәк иттерергә ниятләдем Тавышы ул чаклы ук матур чыкмаса да ярар, чынлавында бераз моң булса, шул житә язар, дидем. Ин әүвәл сызгычын әмәлләдем: чыбыркы сабы юанлыгы тал чыбыгын пәкем белән кисеп алдым да, аны җәя шикелле бөгеп, шул таякка ат койрыгыннан алынган кылларны тарттырып куйдым. Җәя шикелле дигәч тә, алай ук кәкре итмәдем инде, кылы таяктан бераз аерылып торса, бик җиткән. Ин кыены тартмага муенны кадаклап кую булгандыр. Фәкать ышанычлы, тотрыклы бер бөтен итәргә хәлемнән килмәде... Шуннан тоташ бер такта кисәгенен эчен каезларга тотындым. Бакыр чыбыкны каян табыштырганымны (дөресрәге, нәрсә җимергәнемне) һич хәтерләмим, тик инде карап торышка гына скрипкәгә беркадәр охшаган бер нәрсә килеп чыкты бугай. Шул вакыттан соң шактый агач юнылгандыр, тик менә ул “уңганлыгым” еш кына кулымны канату белән очлана торган иде Үзем генә әмәлләгән тимераяктан бер дә инде уңмадым—калавылда чакны, ун яшемдә шуның белән матавыкланып, шуарга өйрәнә алмадым шул, алмадым Беренче чаңгымны да үзем юнып ясадым Авылга кайтып, алтынчыда укыган чакны карлар ява башлагач та, чаңгыда йөрүнең дәртенә керештем Хәер, анын борынын кәкре, билен сыгылмалы итү дә, әлбәттә инде, хәлемнән килмәде, шулай да юнып шомарткач, килешле генә, бер-беренә бик тәңгәл чаңгылы булдым шул. Бәрәңге бакчабызның аргы башыннан сөзәк кенә тау башлана иде. өр-яңа чаңгым шуннан ярыйсы ук җилле төшәргә өйрәнде Чаңгы юлым кыйгачлап инешкә хәтле сузылса да, башка җирләрне дә урап кайтырга, тирән чокырның ярыннан төшәргә әнә шул кышны остардым бугай Бер дә егылмыйча гына калмаганмындыр инде анысы, тик чаңгымның сынганы булмады Тигез җирдән төшүләр туйдыра башлагач, әлеге дә баягы кыйгач юлыма агач көрәк белән кар өеп, үземә күрә трамплин шикелле тау ясап ташладым. Өйдә утырып кына яхшы шуарга да, трамплиннан оста сикерергә дә өйрәнә алмыйсын бит ул. Ә менә яшь чагында өйрәнгән һөнәрең шактый олыгайгач та ярап куя икән ул. Шуннан соң егерме-утыз еллап вакыт узгач булган бер-ике хәлне читләтеп үтәсем килми. Ял көннәрендә чаңгыда йөрмәгән чагым калмагандыр Бермәлне шулай хатыным, улым белән өчебез дә чаңгы кидек тә бакчабызга. Карьер ягына юлландык Ашыкмыйча гына бакчага барып җиттек, өебез дә. аерым-аерым кукыраешып торган кухнябыз да, беседкабыз да тыныч кына торалар, алмагачларга да куяннар зыян салмаган. Үз кулым белән пөхтә генә итеп корылган бу дача хуҗалыгына, хосусый байлыгыбызга сокланып туйгач кына, ул арада тегене-моны эшләп ташлагач та, кайтырга чыктык. Бая урман эченнән барган булсак, хәзер менә гаҗәеп тирән чокырның кыл үзәгеннән хозурланып шуа-шуа кайтып киләбез. Шунда бер дивана уй килмәсенме ир-егетнең башына! Күз салам югарыга—иң биек җире, аннан ары тау сөзәкләнә бара, үзәнгә әверелә. Үтемнекеләргә —Сез бераз бара торыгыз, артыгыздан куып җитәрмен.—дим Тик инде әгисе шундый биек тауга менеп киткәндә, ваемсыз кала димени балачага! Тыныч кына юлын дәвам итсә, егет буламыни ул. Сәләхетдин оныгы була димени! Икесе тиң авызларын ачып, мине карап-күзәтеп торалар болар Менеп җиттем тауның башларына. Күз саламын түбәнгә—анда сөеклеләрем сөенеп карап торалар Әгәр шунда берәр күрәзәче килеп, хәзер имгәнәсең, аягыңны яисә кулыңны сындырасың, дисә дә, аның сүзенә колак салмас идем—егетлегемә сокланып та масаеп, текә таудан төшүемне көтеп торган газизләрем янына ургылыр идем. Тәки тәвәккәлләдем бит. өй! Хәтта әле андый чакны әйтелә торган “Йә баш. йә мал" дигән сүзләр дә килмәде күңелемә, тоттым да чак кына кыйгачлап төшеп киттем. Түбәнг ә төшкәндә әллә тиз йөрешле поезд, әллә самолет кызулыгына басканмындыр, әле түбәнгә, чокырның үзәгенә исән-имин төшеп җиткәч тә һич туктый алмыйм, менә хәзер йөрәк парәмне бәреп егарга тиешмен дигәндә, улыма житөрөк сул ягыма аудым Шуннан соң бакчага барган саен, җәен-көзен әлеге тау башыннан упкынга карап, баш чайкый торган булдык. Хатыным —Шулчаклы да тәвәккәл булырсың дип уйламаган идем, каршы да тора алмадым, туктатырга кирәк иде үзеңне -ди. —Үткән эшкә салават, дөнья көтә диваналар,—дип өстимен. Янә дә бер диваналыгым (истә калганы, диюем, чөнки андый хәлләр, чаңгы сындырулар шактый булды бугай) язга табарак җылы бер көнгә туры килде Әлбәттә, ял көне Үзем генә чаңгы белән сәфәр кылам Тимер юл буйлап җайлы гына киләмен дә парк янына житөрөк өскә менәмен Чаңгы юллары шомарып беткән, бозга әйләнгән Менә берсе паркның ачыграк урыныннан гүбән төшә Мин. әлбәттә, шуңа каерам Тавы сөзәк кенә, җан рәхәте, дип сокланып, уңга-сулга чайкалып кына ютымны дәвам иттергәндә, тизлегем торган саен арта бара икән ләбаса' Уңга да. сулг а да борылырлык түгел—анда агачлык Моның берәр очы-ахыры булырдыр бит, дип кибернетик тизлектә фикер йөрткән арада ни күрим—алда биек трамплин! Нишләргә? Котылып калу өчен фәкать уңгамы, сулгамы егылып өлгерерлек әле болай үзе, тик аннан да ниләр килеп чыгасын алдан әйтүе кыен, әллә чаңгың сындырасың, әллә муеның, Тәвәккәл—таш яра, дип үз-үземә дәрт өстәгәндә, мин инде бөкшәя төшеп, ике таягымны да артка чөеп, трамплинның сыртына якынлашып киләм икән ләбаса. Ул да булмады, сират күпере үземне күккә чөйде. Моннан егылсам, каярак төшәрмен икән, дип йомшаграк урын эзләгәндәй, түбәнгә күз салсам—анда бәп-бәләкәй күренгән чаңгычылар башларын артка чөеп, минем якка төбәлгәннәр... һәй, дивана, траекториядән читкә тайпылып була димени! Бер тәвәккәлләгәч, хәзер очасын инде менә, биектән очасын, югарыдан очасын—кешеләр бәләкәй булып күренә, хәзер инде алгарак авышу зарур, сыныңны турайтсаң да була, чаңгыңның да башын ныграк күтәр, төшеп кадалмаслык иттер! Үз-үземә усал гына әмерләр бирә торгач, тәки төшеп җиттем бит ипле генә. Шундук алга ургылдым. Ә инде инерциягә каршы бармагач, ул да мине мәтәлчекләр аттырмады, чаңгымны да, муенымны да сындырмады—аяк өстендә саклап калды. Күзне каплаган дымга килгәндә, яшь түгел ул, хәтта шатлык яше дә түгел, фәкать һаваның сафлыгы-салкынлыгы гына иде. . ...Саламнан тәртә ясап, чикерткә җиккән чаклар (Гомерлек дустым сөйли) Теле барлар—халык булган, теле юклар—балык булган. Татар халык мәкале Дәртләнеп тә янып яшәү безгә зарур, дәртләнеп тә янып эшләү - иҗат итү безгә зарур. Жорже АМАДО Мин аны беренче тапкыр китап базарында очраттым. 1944 елның августы иде. Мәктәптә укулар башланганчы малайлар барысы да үзләренә кирәкле дәреслекләрне табарга өметләнеп килгәннәр. Теге мишәр малае да китап эзли икән Сигезенчегә татарча язылган китаплар кирәк икән үзенә. Авыл малайлары гадәттә беркатлырак булучан бит. Шәһәрдә бөтен мәктәпләрдә урысча гына укыганны белми торгандыр, ана татарчасы кирәк дәреслекнең, татарчасы! Мин инде үземә ярардайларын табыштырып куйган идем: бөтенләй дәреслексез калмыйм дип, әүвәл урысча язылганнарын алып куйдым да, аннары очраган саен татарчаларын да сатып алгаладым. Бу малай авыз ачып калгандыр инде, югыйсә очраган бер кешедән үзенә кирәкне белешмәс иде. Минем янга да килде. —Сиңа нигә дәреслекнең татарчасы, ярамаганмыни урысчасы, әнә ич, ал да кит,— димен. — Юк шул, мин авылда гел татар китапларыннан укыдым, анда җидене бетердем, хәзер инде сигезенчегә... —Ниндиләре юк соң әле? —География бик кирәк!—дип, зәңгәр кәпәчен төзәтеп куйды. Мишәрчәләп сөйләшүче, кысыграк күзле, зур авыз-борынлы бу малайның әллә үҗәтлеге, әллә мескен хәлдә калуы ныграк тәэсир итте инде—мин аңа үземдәге китапларның татарчасын бирергә, үземә урысчасын гына калдырырга булдым —Узган атнада кырык сумга алган идем мин географиянең татарчасын. Бик кирәксенсәң, бирми дә булмас,—димен. —Иллене түләргә дә риза!—ди бу, дәртләнеп. —Артыгы кирәкмәс. Тик ул өйдә бит, иртәгә китерермен,—димен. Кай арада мишәр малаеның йөзе үзгәрде: —Мин иртәгә шәһәргә килә алмыйм шул...—диде һәм төшендереп бирүне дә кирәк тапты бугай:—Дәрбишкәдә яшим бит,—дип тә өстәде. —Алайса, иренмәсән, Пләтәнгә хәтле минем белән барасын.—димен. Иренә буламыни, кирәкле әйберен вәгъдә иткәндә—мишәр малаенын табак битенә елмаю жәелде. Пләтәнгә җиткәнче эһ тә итмәде, авылдагы сыман, чалбар өстенә чыгарып салган сары күлмәген җилфердәтә-жилфердәтә, кәкре аякларын еш-еш алдырып, минем белән янәшә атларга, калышмаска тырышты. Безнен ишегалдына кергәч, күршеләрнең янбакчалары коймасы янында минем икенче каттан төшкәнне көтеп торды. Гажәеп калын г еография китабын ике куллап алды ул, шундук ачып та карады. Морадына ирешкәч, кош тоткандай сөенгәне хәтеремдә. Әнә шул елмаюыннан танып алдым мин аны, беренче сентябрь көнне үзебезнең сигезенчедә күргәч. Яланбаш бит инде класста, зәнгәр кепкасын салып, партасы эченә яшергән иде. Зур кара сумкасына (портфель-мазар түгел, солдатларча җилкә аша асып йөри торган алагаем сумка) барлык китапларын тутырган. Ул сумкасы парта эченә сыймагач, китапларын берәм-берәм чыгарып куйды. Арада миннән алган теге калыны да күзгә чалынды. Укулар башланганчы килеп, расписаниене язып алмаганы күренеп тора: бүген география дәресе юк иде. Ул малай Кече Чынлы дигән мишәр авылыннан чыгып, Дәрвишләр калавылында яшәп ята икән. Элекләре анда татар сыйныфлары булып, сугыш башлангач, бишенче маланларын-кызларын урысча укырга мәжбүр иткәннәр. Анысына ияләшеп җиткәч кенә, атасыз калган гаилә өчен ике еллап авылга кайтып яшәү кулай табыла—анда янә үзебезнең телдә укуын дәвам иттерә. Янадан Казанга килгәч, ана телендәге мәктәпне эзләп таба. Әнә шул рәвешле безнен “ирләр мәктәбе” дигән уникенчебезгә килеп эләгә. Ир балалар ана телендә белем ала торган соңгы мәктәп әнә шул булгач, монда килмичә кая барсын! Мин үзем дә Пләтән башында, күршебездә яшеллек эчендә утырган җидееллыктан соң менә монда килергә тиеш булдым. Кызык инде: беренче-дүртенче сыйныфларны унөченчедә тәмамладым да хәзер гүя кирегә түндем—уникенчегә кереп, снгезенче- унынчыны очлыйсыларым бар.. Сугыш әле бетмәгән, Кабан күле буендагы бу мәктәпнең дүрт катлы мәһабәт бинасында әле һаман госпиталь булып, мәктәп үзе элеккеге Күл буе мәдрәсәсенең карасу кызыл кирпечтән узган гасырларда ук коелган ике генә катлы бинасында кысан шартларга түзеп торырга тиеш иде. Военругыбыз җиңелчә яраланып кайткан бер солдафон иде. Әнә шул безне сафка бастырды да, хыялында үзен солдатлар сафы алдыннан йөргән сержант итеп күз алдына китерде бугай, калавыл малаеның каршысына килеп туктады да: —Иртәгә үк чәчеңне алдырып киләсең! Штобы шоп-шома булсын! Алдырмыйсың икән, үзем кыркам, бүген үк кайчы әзерләп куям.—диде. Әлбәттә, сафта сөйләшергә ярамаганы һәркайсыбызга мәгълүм иде, мишәр малае авызын да ачмады. Тик шунда башка малайларның авыз ерулары ошамадымы, укыту- тәрбия эшенә алынган военрукның шулай тупас әмер бирүе бик нык рәнҗеттеме, әллә инде үсмер егетнең чем-кара бөдрә чәче бердәнбер куанычы-банлыгы булып, аңардан да ваз кичәргә исәбе юк идеме—ничек булса булды, мәктәп белән ул шундук саубуллашты. Хәер, мәктәп минем үземә дә әлләни ошамады Бүлмәләрнең кысанлыгымы, сигезенчеләрне җитәкләгән укытучы хатынның баерак малайларга ярарга тырышып, алтын тешләрен ыржайтып елмаюын күтәрә алмадыммы, көн итүләре бигрәк кыен булуы тәэсир иттеме—тәгаен әйтүе кыен, тик инде, мәктәпне бөтенләй үк ташламасам да, укуга суына төштем. Барган чакны барып, бармаган көннәремдә йә әнигә булыштым, яисә ипекәй табыштырып, вак-төяк эшләр башкарырга мәҗбүр булдым. Нәтиҗәсе әлләни көттермәде—сигезенчедә икенче елга калдым. Сугыш туктап, а гасыз калгач, үги абыем фронттан кайткач, өйдәгеләр минем алга иң зур бурыч итеп унны бетерү вазифасын куйдылар. Әни болай да башы-аягы белән мәшәкатькә чумган, минем өчен дә күз яше түкмәсен, дип кенә, мәктәпне тәмамлап чыгарга вәгъдә бирдем Ана телендә, бөтен шәһәр буйлап көндез чыра яндырып эзләсен дә, башка мәктәпне габа алмагач, әлеге дә баягы шул ук уникенчегә юнәлдем Безнен шикелле бер малай укырга-яэарга да юньләп өйрәнә атмыйча, яна уку елында тагын беренчегә кереп утыргач, укытучылары кара тактага хәрефләр язып, аларны ничек укырга икәнен анлага башлагач, түзмәгән: —Апа, апа, бу бит безнең былтыргы “а”!—дип кычкырып җибәргән, имеш Теге бөдрә чәчле мишәр малаен күргәч, үземә иш тапкандай, анын янына килдем дә: —Нихәл, географ?!—дип. кул биреп күрештем. Бүтән малайлар аны белми иделәр, үземә аптырап карадылар —Каян беләсен син аны?—диештеләр. Чөнки мишәр малаенын кыяфәте башкалардан аерылып тора иде. Мин аны үз итеп: —Без бит анын белән хан заманында җир сукалап, бодай чәчкән идек,—дидем, һич югы берәү шулай үз иткәч, мишәр малаеның авызы ерылды, тигезле-тигезсез тешләре күренде. Сонра миңа шунысы мәгълүм булды. Чәчен алдырасы килмичә уникенчедән киткәч, ин әүвәл. әнисеннән фатиха алып, туган авылларына юнәлгән ТБУМны тәмамлаганнан соң жиде-сигез чакрымдагы район үзәге Шәйморзага йөреп укыйсы икән. Әүвәл ике-өч сабакташы белән шунда йөреп маташкан. Көн саен ун- унбиш чакрымны узулар аны ялыктырмаган, фәкать әнисенең апаларында яшәү тора- бара аңа авырга килгән—ишле гаиләдә ана жылы мөнәсәбәт булуга да карамастан, ул үзенең артык жан икәнен абайлаган. Октябрь бәйрәмнәреннән сон ул Казанга әйләнеп кайткан. Калавылда ул чакларда ук инде урта мәктәпләр икәү-өчөү булып, фәкать урысча гына укырга җай бар икән Артык ашыкмыйча гына, яңа еллар узгач кына, йөз дә беренче мәктәпкә, элек үзе белән бергә укыган малайлар-кызлар янына, сигезенчегә барып кергән Ярты ел эчендә иптәшләрен укуда куып житүнен өметсез фал икәнен дә аңлый инде югыйсә, тик инде тырай тибеп йөрмәс өчен генә, ирекле тыңлаучы сыйфатында “укып” йөргән. Гәрчә кайбер фәннәрдән ипле генә барса да, төгәл фәннәрдәге өр-яңа материалны да. урыс телендә үзе өчен ят булып яңгыраган терминнарны да ныклап үзләштерергә дә, физика-математикадан буразнага төшәргә дә өлгерми—уку елы тәмамлана Үз авылында ана телендә жидене мактау кәгазьләре белән очлаган була торып та, зимагурлыгы-дәрвишлеге аркасында сигезенчене жинеп чыга алмый—икенче елга кала... Әллә инде зимагурлык мишәр малаенын канына сеңгән, милләтебезгә хас әлеге сыйфат әллә инде гомерлек юлдашы— белмәссең. Ихтимал, шулай дадыр... Монын мисаллары әле киләчәктә дә сизелгәләр. Сыныкка сылтау итеп кенә, яшәү шартлары авыр иде, башкача булдыра алмагандыр, дип котылырга, дустыңны акларга маташу һич тә егетлек булмастыр. Анын язмышындагы кискен борылышлар нәкъ менә үзенен зимагурлыгы-дәрвишлеге аркасында килеп чыгадыр. Чат дөресе шулайдыр... Бәрәңгеләр үстереп, утыннар хәстәрләп йөри торгач, яңа уку елы якынлашканны ничектер бөтенләй абайлап та өлгерми. Нәкъ шул чагында, йөз дә беренченен сигезенчесенә кереп укырга әзерләнеп, дәреслекләрне барлап ятканда гына, егетебезгә нидер була бит, әй! Күктән аваз ишетелде, фәрештәләр сиздерде, дип әйтү бүгенге көндә, ихтимал, иң кулае булыр иде. Тик ул чеп-чи ялганнан, күз буяудан ары китмәс иде. Дәрвишләр калавылында яшәүче халык, Казан белән чагыштырганда, ныграк урыслашып өлгергән иде Татар малайларының үзара сөйләшкәненә колак салсаң, чәчен үрә торырлык иде. Укучым хаталана күрмәсен, без үскәндә сүгенү сүзләре хәзергечә ике сүзнең берендә әйтелми иде. Тик инде саф ана телендә матур итеп сөйләшкәнне дә бөтенләй ишетмәс идең. Ана теленә урыс сүзләрен катнаштыру чире берәүне дә читләтеп үтми. Ул чагында ешрак Мансур һәм аның энекәше Әмир белән аралаша. Сүзләрне гел бутап бетерәләр инде менә Г әрчә татар әдәбиятын үлеп яратса да, ана телен бозуга һич каршылык күрсәтә алмый гына бит мишәр малае. Иң читене үз-үзеңне җиңү, диләр бит Каян тапкандыр шундый көчне, анысын тәгаен әйтүе кыен Фәкать көннәрдән бер көнне чатнатып урысча: —Кыям, дальше так нельзя!—ди. Әнә шул сүнәр агым уңаена тыныч кына йөзүенә чик куя. Урыс мәктәбеннән кирәкле кәгазьләрен ала да яңадан әлеге дә баягы бердәнбер милли мәктәпкә юнәлә. Чәч мәсьәләсе ничегрәк хәл ителгән булыр иде, анысын хәзер фараз кылып торудан файда юк: ул арада сугыш бетеп, военрук эшенә элеккеге офицерны куеп, абзыйны... завхоз итеп “күтәргәннәр" иде инде. Күл буе мәдрәсәсендә әлләни озак җәфаланмадык Сугыш туктагач, уникенче мәктәпнең төп бинасыннан госпитальне каядыр күчереп, янә үзебезгә бирделәр Җиннәрне сызганып, бөтен мәктәпне юып чыгарлык, дару-мазар исеннән тәмам арындырдык Ул заманнарда машиналар күп түгел, автобуслар гел юк. Дәрвишләр калавылыннан Казаннын үзенә фәкать Арча поезды белән иртәнге биштә китеп, кичке тугыз тулгандарак кайтып житү мөмкинлеге бар иде Беренче көннәрдә мона җайлашуы кыенгарак килә мишәр малаена. Кайтырга чыкккач. утырган җирендә ничектер оеп китә бу Уянып, тәрәзәгә күз салса—бөтенләй таныш түгел җирләр. —Әми тавын уздыкмы, әллә Дәрвишләр станциясенме?—ди икән. —Тот капчыгыңны! Киндерледән кузгалып киттек ләбаса.—диләр Тамбурга чыгып, баскычка төшә дә сикерергә әзерләнә: юл буена утыртылган тимер багана турысыннан узу белән, йөгереп китәргә җайлашып, алга таба сикерә Дүрт-биш чакрымны аглый-йөгерә торгач. дөм караңгыда кайтып керә шул. Әниләре борчылып торганын да аңлый инде егетебез, тәпи-тәпи. ягъни утырып-жәяү кайтуына да гарьләнә Үз-үзенә хәтәр нык ачуы килә. Шуннан сон сигез ел дәвамында кая ул калгып китүләр дә кая ул авыз ачып станцасын үтүләр яки иртәнге якта сонга калулар' Яугирләр. сугыш чукмарлары малай-шалайдан чыга бит инде, анысы бәхәссез Малайларның шактые бәйләнчек, шәфкатьсез, үзеннән көчсезрәкләрне адым саен рәнжетүчән. алардан көләргә, мәсхәрә итәргә яратучан Уникенче мәктәпкә килеп төпләнгәч, сигезенчеләр дә Мишәр-Кәбәй дип анын күзен дә ачырмыйлар. шундыйрак бер кәмит күрсәтергә ниятлиләр Төптәнрәк уйлап карасан. кеп-кечкенә буйлы, калавылдан поезд белән килеп, көннәр буе ач утырган йолкыштан үч алырга урын да юк. өс-башыннан да көнләшерлек түгел иде инде Ир балалар мәктәбе булгач, кыз- кыркынны да бүлешәсе юк. нигә каныкканнарын һич анлый алмадым. Хәер, сират күперен һәркем үз гомерендә әледән-өле кичәдер инде, кичүгә дучар ителәдер... Зур тәнәфестә, карыйм, малайлар моны уратып апалар Боҗра зченә, күн бияләен кия-кия. Швейк дигән кушаматлы, гаять җитез һәм елтыр малай керә. Әһә. бокс белән алдырырга, мишәр малаен тукматырга икән исәпләре' Әнә бит авызлары хәзер үк ерылган Судьясы да табылган, шуның гына яңгырап ишетелә тавышы—үзенә күрә көч бирә инде көчлегә. елгыр малайга Мәсхәрәле караштан гайре берни юк тегесенең ягына: читтән килгән йолкышны әлеге кукыраеп торган, шпорларын чыңлатып йөргән әтәчтән бер дә ким булмаган Швейк кулы белән дөмбәсләргә ажгырып торабыз һөркайсыбыз Еллар узгач булса да әйтмичә ярамас чын-дөресен әлеге шаукым бөтереп кенә алды барчабызны. мин үзем дә экзекуциягә каршы чыкмадым, авыз ачып ичмасам бер сүз әйтмәдем шул. әйтмәдем Ул арада боксерыбыз, тыпыр-тыпыр биегән сыман аякларын еш-еш алыштырып, кәмитче шикелле тегенсн өстене килә дә башлады. Кулларын хәйран оста йөртә бу. мөгаен, бокс түгәрәгенә дә йөри торгандыр әле. дип уйлап алдым Башкалар да соклануларын яшермичә, елмаешып көтә бирделәр Сокланмаслык түгел иде шул: мәһабәт сынлы Швейгыбмз кулларын гагы да җитезрәк йөртә, бигрәкләр инде саллы селтәнә башлады—теге йолкышка инде сул кулы белән генә елгыр егетебезнең кулларын читкә тибәреп, суктырмый калулар торган саен кыенлаша барды Әмма ул чагында барчабыздан да йолкышрак-фәкыйрьрәк мишәр малаеның халәтен, ниләр кичергәнен беребез дә белмәде һәм белергә дә теләмәде Безнең максатыбыз бер генә—тизрәк шуны тукматып ташлау, туйганчы бер көлү, шаркылдау иде. Ә теге йолкышның күңелендә, мөгаен, өермәләр котыргандыр ачуы кабарганнан- кабаргандыр. ләкин бу ачуы аның каршысында биеп торган кәмитчегә генә түгел, бәлки әле үзенә экзекуация оештырган өчен безнең барчабыэга да. алай гына да түгел, янә килеп Дәрвишләр капавылында үз ана телендәге мәктәпнең киләчәгенә балта чабучыларның барысына да. нртә таңнан алып караңгы төнгәчә мәктәп саклауга, бер телем өпәйгә тилмереп яшәүгә үзен дучар итүчеләрнең һәммәсенә дә. хәтта әле сугыш башлап, бомбалар ташлап, үзен ятим калдыручы фашистларга да җан ачулары килгәндер, һәм әнә шул гайрәтләнү аңарга кодрәт вә куәт биргәндер Югыйсә рингта хәлләр шулчаклы ук тиз үзгәрер дип өметләнерлек тә түгел иде бит Болай булды Кәмитченең ике куллап хәйран җилле төйгечләргә маташуын сул кулы белән кире тибәрә торгач. Швейкның артыграк мавыгып, остарып китүен күреп, мишәр малае бөтен гәүдәсен алга ташлап, барлык ачу-гайрәтен ун кулына туплап, бар ярсуы белән күкрәк читлегенә берне китереп тондырган иде—әле генә шау-гөр килеп торган бүлмәбездә чебен очкан тавыш та ишетелерлек булды: мәгәр чебен-фәлән күренмәде. фәкать барча кәмит карарга яратучыларның күз алдынла кәмитчебез үзе гөрселдәп идәнгә ауды. Бу хәлне күреп, без һәммәбез телсез калдык. Без бит аны бокснын нинди нәрсә икәнен дә белми инде, авыл гыйбады дип тора идек, ә ул әнә бер селтәнү белән боксчыңны әллә канларга чөеп кенә очырды! Иң әүвәл “судьябыз" аңына килде һәм кәмитченең күпме ятканын саный башлады, унга чаклы санагач, нәкъ менә чын турнирдагы сыман иттереп, җиренә җиткереп —Нокаут!—-дип игълан итте һәм теләсә-теләмәсә дә мишәр малаенын кулын югары күтәрде. Әнә шул рәвешле мишәр малае бер сугуда бөтен мәктәп күләмендә авторитет яулады. Бүтән бәйләнүче күренмәде. Директорыбыз Кәрим абый Хәмитов дигән зыялы агай иде. Мәһабәт гәүдәле, сыек кына чал чәчле, мөлаем йөзле, искиткеч дәрәҗәдә миһербанлы-шәфкатьле бер гали зат иде. Ихтимал, укытучыларга ул таләпчән дә, кырыс та булгандыр, әмма берәүне дә рәнҗетмәде шикелле. Әйтик, унынчыда укыганда ул безнең янга үзе генә кереп, дөнья хәлләренә кагылышлы гәп корып җибәрер иде. Аның янында без үзебезне гаять иркен тота идек, ана ышана һәм чиксез ярата, хөрмәт итә идек. Бер-ике укытучының белем ягы сай булуын, дәреслекне алдына куеп, шуңа карап кына “аңлатуын" чишкәч, юмарт һәм акыллы елмаю белән елмайды да: —Бик дөрес, егетләрем, хәлләр шулайрак шул. Үзем дә бик яхшы беләм. һәр укытучының ничек сулаганын да. ни рәвешле дөньясын алып барганын да бик белеп торам. Тик инде укып надан калган укытучыларны бүген куып чыгарсаң, алар кая бара?..—диде. Кәрим абый куе зәңгәр күзләренең карашын, уңайсызланып кына, өстәл өстендә яткан саллы кулларына төшерде. Ирексездән без дә тынып калдык, үзебез хөрмәт иткән дәү кешенен уйларын бүлдерергә җөрьәт итәрдәй берәү дә табылмады. Ул заманнарда әле әдәп дигән нәрсәдән мәктәп балалары бизмәгән иде. Без директорыбызның акыллы сүзен көттек. —Болай бит ул, егетләрем. Кеше егерме-утыз ел буена, әйтик, математика укыткан. Шәһәрдәме, авылдамы ул үз фәнен үзе белгән телдә укыткан. Яхшы укытучымы ул, урта кулмы, әллә инде бөтенләй үк өте балакмы—анда түгел хикмәт. Ул сезнең кебек балаларны үзебезнең ана телебездә укыткан, гомерен шуңа багышлаган бит инде. Хәзер аны әлеге эшеннән мәхрүм итсән. начар укытучы дип. куып чыгарсаң, ул кая барырга тиеш була? Казаныбызда калмады лабаса татар мәктәпләре! Без иң соңгысы!.. Директорның сүзләре шактый кырыс яңгыраса да. шундый олы гәүдәле кешенен кыяфәте әллә ничек куырылып китте, без аңарга туры карарга оялдык, үзебезне гаегше итеп сизгәндәй булдык. Ирексездән кызарышып утырдык. —Инде менә үзегез уйлап карагыз, егетләрем. Үз һөнәрен бик әйбәт үзләштергән, гомер буе ана телендә сезнең кебекләргә белем биргән укытучы, әйтик, шул ук математиканы икенче бер телдә, әйтик, урысча укытырга алынырмы? Юк. алынмас акылы булган бәндә. Чөнки математиканың да. бүтән фәннәрнең дә һәр телдә үзенен төшенчәләре, үзенен терминнары бар. шунсыз фән була алмый.—Директор куе зәңгәр күзләрен өстебездән йөртеп чыкты—Хәзер әйтегез инде, гвардиячеләрем, татар мәктәбеннән сөрелгән укытучы нәрсә эшләргә тиеш була? Заводка барсынмы ул, базарга сату итәргә юнәлсенме? Нәрсә дә булса эшләргә, бала-чагасын ашатып- эчертеп яшәргә, аларны тәрбияләргә тиеш ич инде ул! Бигрәк тә ире сугышта һәлак булып калса яки гарипләнеп кайтса?.. Гәрчә унынчының соңгы айларын укысак та, һәркайсыбыз үзен бик-бик акыллы дип хис итсә дә, мондый тормышчан сорауга җавап таба алмадык. Без мондый катгый сорауга әзер түгел идек әле. Кәрим абый Хәмитов шул рәвешле безне, акрынлап кына, уйланырга өйрәтте Тырыша-тырмаша торгач, унынчы сыйныфны да “кимереп" бетерергә җыенган чагыбыз. Яна ел каникулыннан соң—финиш та күренә башлады бугай. Ник дисәң, егетләребез уянып киткәндәй булды: —Выпускной вечер ясыйсы иде бит... —Без кешедән киммени? —Безгә дә ярар иде ул, мәктәпне бетергәч, бер селкенеп алу! —Әйе. мәктәпнен ун ел буена үзебез җыйган тузанын каккалау! —Тик менә сәмәнне каян табасы? —Әйе-е-е, ана шактый сәмән кирәк булыр инде... —Җыябыз аны, акчаны! Әйттең сүз! Минем маман болай да өч малай үстерә. Эшли-эшли бөкересе чыкты инде Теләсәгез нәрсә диярсез, егетләр, мин анардан акча сорый алмыйм. —Безнең өйдә дә кытлык инде анысы —Мин дә сәмән китерә алмыйм —Нишләргә генә кала сон? —Нишлибез? Әллә көнозын мәктәптә булып, төрле җәмәгать эшләрен дәртләнеп башкарганга, әллә күбебездән бер генә яшькә өлкәнрәк икәнен белгәнгә, үзеңнән бер көн элек туганнан акыл сора, дигән мәкаль исебезгә төшеп, әллә инде көчлерәк һәм тәвәккәлрәк икәненә бертөрле дә шик калмаганга, шулчагында һәммәбезнен күзе ирексездән минем дустыма төбәлде. Ә инде аның акча табыштыруга кагылышлы фикерен ишеткәч, егетләремнең колаклары торды. —Без берәр спектакль куя алыр идек инде куюын... —Ничек итеп? Кем өйрәтә безне театр уйнарга? —Анысы авыр эш түгел аның. Үз өстемә алам. Аз-маз уйнаганым, сәхнәгә чыгып селкенгәләгәнем булды вакытында. -Ярый соң алайса. Өйрәт белгәнеңне! —Тик менә хатын-кыз ролен кайсыларыбыз башкара алыр икән? Минем үземнән булмый анысы.. —һәй, туган, бер дә кайгырма аның өчен! Сиксәненченең кызлары, әнә, безнең ишегалдында гына торалар. —Без ул мәктәпкә кергәләп тә йөрибез Бер сызгырсак—хәзер килеп җитәләр ул артисткалар —Ярый, алайса, иртәгә сызгырырсыз—шушы вакытка чакырыгыз үзләрен. Аптырашып калдык барчабыз да Кымшанмыйча да, тыныч кына утырган дустым ниләр генә мәтәштерергә җыена икән9 Спектакль хәтле спектакльне нн рәвешле башкарып чыкмакчы була икән бу мишәр малае? Көчлесен көчле инде үзе, тик монда физик көч белән алдырып булмас бит, осталык кирәк, осталык! Әле әнә үткән ел музыка училищесеннән Әүхәди абый скрипкәсен күтәреп безнең янга килеп йөргәләде дә бит—берни булдыра алмады. Нияте изге иде инде югыйсә—үзебезне скрипкә уйнарга өйрәтмөкче иде. Тик менә берни майтарып булмасын аңлады, күрәсең. Бердән, һөнәргә сабый чактан гына өйрәтеп булганы һәркемгә мәгълүм; икенчедән, скрипкә сатып алырга беребезнең дә хәленнән килмәде Атнага бер-ике мәртәбә скрипкәне кулыңа алып кына әлеге нечкәбилдән берәр төрле моң чыгарырмын дип уйласаң, бик нык ялгышасың. Аюны да биергә бит унсигездә өйрәтмиләр Хәер, безнең сабакташыбыз теге музыканттан үҗәтрәк бугай бит әле. Мактанчык булса да, кызыксынмаган нәрсәсе юк үзенең. Скрипкәне дә иң ипле тота белгән егет шул булды. Әүхәди абый да мактады үзен Көйне дә чыгарып маташкан иде инде югыйсә, гик менә скрипкә сатып алырлык сәмән таба алмаган шул, таба алмаган Югыйсә үзе, әллә кайлардан акча табыштырып, урысча китапларга—Лермонтов белән Белннскийга язылган, беренче томнарын алгач, безгә дә күрсәтте Лермонтовына кызыгып, мин дә барган идем дә бит Баумандагы ул китап кибетенә—язмадылар, соңга калдың, диделәр. Дустым шунда ук "Рус теле сүзпеге"нә язылды Мине дә кыстап караган иде—батмады ул унҗиде томлыкны кая куеп бетермәк кирәк?! Әнә шул мактанчык дустым чыгарылыш кичәсенә акча эшләргә алынды Аптыраганнан инде, һич тә ирекле көннән түгел Ятып калганчы атып кал. дип кенә алынды бу эшкә. Беребезне дә читтә калдырырга түгел икән исәбе Әнә бит сиксәненче кызларын да сыйныфлары белән дәштерде. берән-сәрән генә түгел Чакырган җиргә килделәр тегеләре дә. һич кыстатып тормаганнар, унынчыдагылар барысы да җыелышып килгәннәр дә утыралар әнә тезелешеп берсеннән-берсе чаяракта г үзәлрәк, әмма үзләре инде, ир балалар мәктәбенең ишеген беренче кат ачып, бусагасын әүвәле мәртәбә атлап узганнар икән, бигрәкләр тыйнакланып утыралар Кунак булсаң—тыйнак бул. дип әбиләре үзләрен өйрәтеп җибәргән төсле. Күзләрендә генә—дәрт вә ялкын. Сабыр итик әле, сәхнәдә күрсәтәсегез бар һөнәрегезне, тамашачы алдына чыккач, тыйнакланып кына артык дан казана алмассыз! Ә бит данга сусамаган артистны күз алдына китерүе дә читен. Химия кабинетына кереп утырыштык. Мишәр егетенең Хәлимә апа белән борчагы пешә, үзе югында укытучы апа аны бик рәхәтләнеп бүлмәсенә хуҗа игеп калдыра иде. Әнә бит хәзер дә Хәлимә аланын бәләкәй генә өстәле артына ике дә уйламыйча кереп утырган да. чем-кара бөдрә чәчен төрле якка тузгытып, табак битен урталайга ярып төшкән бөркет борынын унлы-суллы йөртеп, әңгәмәне башлап та җибәрде, һич оялып яисә тартынып тору юк анарда. Каян күргәндер чын режиссерның ниләр кыландырганын, әллә бәлкем бөтенләй дә хәбәрдар түгелдер, тик инде һич тә кимен куймый. Мина калса, театрда эшләүче кайсыберләрен уздырып та җибәрәдер әле. Иң әүвәл концерт бүлеген хәл итте—кемнең җыр яки бию осталыгын, шигырь сөйләргә яратуын ачыклады. Боларнын һәммәсен кәгазьгә теркәгәч кенә, тагын әле яңа номерларның, бигрәк тә парлы җыр яки парлы биюләрнең өстәлүе ихтималын искәртеп куйганнан соң гына, "режиссерыбыз" спектакльгә күчте. Ике-өч пьеса тәкъдим иткән иде, кунакларыбыз "Беренче театр"ны хупладылар. Без дә каршы килмәдек, әлбәттә: бердән, алар кунак булса, икенчедән, чибәр кызлар, өченчедән, классиканы җиренә җиткереп уйнавы кыенлыкка кыен да бит, ичмаса уйнарлыгы бар, обрахлар ныклап ачылган, аңлаешлы, ярылып ята. Ул арада кызларыбыз кунак булып килүләрен истән үк чыгардылар, ахры, шактый гына кыюланып өлгерделәр: әледән-әле яна номерларны яудырып кына торалар. Шулай да күзләрендә һаман сынаулы караш, ничектер шикләнебрәк карау сизелә иде. Соныннан белдем: алар халкы һәрбер якалыкны шулай сагаеп та гаҗәпсенеп кабул итә, ышанырга да әзер, ышанган сыман кылана да, әмма ныклабрак сыный әле үзеңне, бик үк иманы камил түгел. Кызларыбызнын җыр-биюгә оста икәнлекләре күренеп тора, әмма спектакль ише нәрсәгә берсенең-бер катнашканы юк икән. Шуны белә торып та үзләрен сәхнәгә алып менәргә, яңа һөнәр өйрәтергә әзер әлеге дә баягы куе бөдрә чәчле, клоунныкыдай зур ук борынлы егетебезгә олуг өметләр баглап, аның кысыграк коңгырт күзләренә текәлгәннәр Көнләшеп үләрсең, әй! Җитмәсә бит әле рольләрне бүлгән чагында ир- ат рольләренең гүя һәркайсын режиссерның үзеннән уйнатырга иде исәпләре, берсен- берсе бүлә-бүлә: —Үзең уйна инде, үзеңә ал!—дип кенә торалар, һәммәсе дә бер күрүдә үзенә гашыйк булганнар, диярсең. Тик алдатмады мишәр егете, сүзләренә һич тә колак салмады. Аның йөргән кызы бар! Яңа ел алдыннан мәктәпкә дә ияртеп килгән иде әле үзенең җирән чәчле, яшькелт күзле Кларасын. Ул кыз Вера Андреевна белән озаклап серләшеп тә алды бугай әле. Дустың режиссер булгач, рольсез калмыйсын икән, шунысын аңладым, чөнки иң әүвәл Хәмзә байны мина тапшырды: —Бу роль аңа бик килешә, оста уйнарга тиеш,—дигән булды. Авыз ачып каршы сүз әйтүче күренмәде. Мина рольнең саллысы эләкте, һәркайсыбызнын холкын-табигатен яхшы белгәнгә, кем нинди рольне башкарырга тиешлеген аермачык күзаллый-шәйли иде бугай. Кызларга да персонажларның үзенчәлекле якларын төшендереп бирүне үзенен бурычы санады. Мәзәк бер хәл инде: спектакльгә дүрт-биш кенә кеше катнашса да, барыбыз да эшкә җигелдек, безнең арада моңарчы булмаган татулык һәм бердәмлек хөкем сөрде: кем билетлар язып, аларга мәктәпнең мөһерен суга, кем ул билетларны сатып торачак, кемнәр ишек төбендә контролер булачак, кемдер гардеробта кием кабул итәчәк, икенче берәүләр исә игълан әмәлләп, аны "Чаткы" (хәзерге “Тукай") кинотеатры янына коймаларга ябыштырып йөриячәк.. Бай белән ярлы аермасы калмады—чыгарылыш кичәсен үткәрү өчен мая туплау идеясе һәркайсыбызны бөтереп кенә алды. Әлеге хәлне күреп, ин нык, самими сөенү белән сөенгән зат сыйныф җитәкчебез Вера Андреевна булгандыр. Әдәбият дөньясы белән рухланып, безне әниләребез кебек үк яратучы бу изге зат, әлеге сират күперен бердәм кичсәләр, дәүләт имтиханнарында шулай ук сынатмаслар әле егетләрем, дип өметләр баглагандыр, бичаракай. Гвардиячеләренен биниһая активлашуын күреп, директорыбыз да сөенгәндер инде, сөенми булмагандыр. Тик олы дәрәҗәле җитәкче берни сиздермәде Спектакль буласы көнне, умарта оясыдай гөжләп торган бинада минем дустымны очратып: —Мин кичен килеп йөри алмам инде. Мәктәпне сина ышанып тапшырам, игътибарлы бул...—дип кенә әйтергә онытмый Кабинетына да чакыртмый режиссер- вожакны, укытучылар бүлмәсенә дә дәштерми, фәкать очраклы рәвештә коридорда күреп кенә колагына киртләп куя. Тәрбиянең әнә шундый ысулы теләсә нинди вәгазеңнән өстенрәк вә үтемлерәк, һәм берәүгә генә тәэсир итми, бәлки барчабызны уяу булырга чакыра иде. һәрхәлдә, мин үзем җанымны бирергә дә риза булганмындыр, фәкать Кәрим абыйның дустыма шундый зур ышаныч баглавын ничек тә акларга, аның йөзенә кызыллык китермәскә иде исәп. Спектакль көне якынайганда дүрт катлы мәктәпнен аскы катын тулаем диярлек альт торган спортзалны һәйбәтләп юып чыгарабыз, кайсыбыз-каян такталар табыштырып, сәхнә әмәллибез. Әлеге әзерлек эшләрендә дә режиссерыбыз, җиң сызганып, һәммәбезгә үрнәк күрсәтте. Беребез дә читтә калмады, ялкауланмады—эшне печеп эшләдек. Аннары тамашачыларга дип озын эскәмияләр кертеп куйдык. Үзебез дөнья җимертеп репетицияләр үткәрәбез, тамаша залын хәстәрлибез, тик менә шөбһә дә шик үзенекен итә—күңелебезне өметсезлек корты кимерә, килерме халык, әллә юкмы? Бүген үзебездә уйнасак, иртәгә сиксәненче мәктәпкә барасыбыз Анда ничегрәк килеп чыгар?.. Начар даныбыз таралса, театр уйнау гүгел. мәктәбеңне ташлап качарсың! Халык җыелмас, дип шүрләбрәк торган идек, агылды гына яше-карты. Ни әйтсән дә, Иске Татар бистәсендә халык тамаша карауны үлеп ярата шул Егетләрнең йөзләрендә елмаю, кызларыбыз биеп кенә йөриләр Тагын да чибәрләнебрәк киткәннәр шикелле. Программабызда иң әүвәл концерт иде. Кызларыбыз сәхнәдә очып кына йөрделәр. Гап-гади җырларында исә һәркемне уйландырырлык моң, яшьләрне җилкендерерлек дәрт иде. Күр әле, күр, бу парлы биюне кай арада өйрәнеп өлгергәннәр7Килешле генә чыга бит, әй! Беренче бүлек барг ан арада егетләрнең кайсын да булса алмаштырып, күз-колак булгандай буталып йөрсәк тә, спектакль вакытында үзебез дә артист идек: йә сәхнәдә, йә сәхнә артындагы бүлмәдә юандык. Бик матур башкарып чыктык бу тамашаны: халык ду кубып кул чапты Фәкагь икенче көнне генә сәер бер хәлгә дучар булган минем дустым. Тамашадан җыелган акчаны тиененә чаклы, сберкассада счет ачып, шунда тапшыргач, артыннан ике малай килә икән моның. Үзләре нидер мыгырдыйлар, үзләре тыела алмыйча көләләр —Нәрсәдән көләләр икән, дисәм—миннән көләләр икән, Хәбибрахман булып уйнавымнан,—дип сөйләде мишәр егете ‘Биш тиен дә биш тиен—була унбиш тиен..."—диләр дә бөтен урамны тутырып көләләр. Моннан дүрт-биш ел элек авылдагы шикелле үк, артыма тагылганнар да көлепме-көләләр' һәй! Артистларның да язмышына кызыгырлык түгел икән...—дип көлдерде үзебезне Шулай да җыйдык без чыгарылыш кичәсен уздырырлык малны ике-өч пьеса куеп Көне җиткәч, кенәгәдә җыелган маяны "режиссерыбыз" тиененә чаклы кайтарып тапшырганнан соң, кичәгә әзерлек эшен ипгәшлөребезнең әниләре, уңганрак алалар бик рәхәтләнеп үз кулларына алдылар Әүвәл безнең мәктәптә, аннары кызларда уздырдык әлеге кичәне. Саубуллашу кичәсен зур залларда, сый-нигьмәт тулы өстәлләр янында башлап, таңны урам урап каршыладык Гомергә истә калырлык вакыйга булды бу Дәрвишләр бистәсеннән таң тишеге белән килеп, кичке караңгыда гына Арча поезды белән өенә кангып ничәмә-ничә ел буена белем эстәгән, дөресрәге—кыен ашаган дустымның әнә шул егетлеге һәммөбезне һөнәргә өйрәтеп кенә калмады, бәлки әле йөрәкләрдә ышаныч вә дәрт уятты—дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруга әйтеп бетергесез бер зтөргеч булды. Мәктәпне тәмамлаганнан соң без кисәк кенә эшсез-шөгыльсез калдык Югары уку йортына барып кергәләгәнче ике кулыбызга бер эш табасы, өс-башыбызны бераз юнәтәсе, рәткә китерәсе бар иде. Гәрчә аңа кадәрле үк һәммәбез дә балигъ булып алган булсак та. аттестатлар алу гүя безне иң әүвәл эшкә яраклы затлар итеп тануга тиңләде. Бернинди кереме булмаган, берәүгә дә өмет багламаган егетләр биш-алты кеше идек һөнәребез юк. аны аласы бар, бүген көн итүне кайгыртмыйча ярамый иде. Көчебезне сынап карарга ниятләдек. Иртә таннан безнең өйгә жыелу барыбыз өчен дә унайлырак сыман тоелды: ул чагында халык, гомумән, бер тирәдәрәк яши. кара бөдрә чәчле дустым исә поезд белән килеп. Вахитов станцасында төшәргә күнеккән, Пләтәнгә җитүе бик ансат иде Бакалтайдан башларга ниятләдек без тәүге хезмәт юлыбызны: ул чагында әле зур елга портын кору өчен проектлар да төзелмәгән булгандыр, шәһәрнең үзәгенә якынрак, һәм баржалар Усиядән битәр әнә шунда туктый иде. Үзебезнең бригада исеменнән сөйләшүләр алып бару өчен әлеге дә баягы кара бөдрә чәчле мишәр егетен сайладык. Конторларга ул гына кереп, эшнең күләмен һәм хакын килешеп, соңыннан әҗерен алып, кыскасы, бригадир булып ул гына йөрде. Беренче итеп үзебезгә әлерәк кенә килеп туктаган, тау хәтле утын төягән бәләкәйрәк сай баржаны бушату эшен ышанып тапшырдылар. Безнең өчен арада бер иплесе һәм җиңеле әнә шул булгандыр, мөгаен. Буен озын, син безгә төяп торырсың, дип көлештеләр дә, мин инде метрлы коры бүрәнә кисентеләрен һәркайсының рюкзак сыман итеп бауларын иңнәренә кигән “мендәрләренә" салып җибәрергә тиеш идем. Авыр эшкә юньләп күнекмәгән егетләремнең дәрте сүрелә, адымнары торган саен акрыная барды. Шулай да сынатмадылар. Көндез кояш галәмәт кыздырган арада су коенып, аз-маз капкалап алдык Ялга тугарылганнан сон кабат эшкә тотынулары жиңел түгел икән. Әмма без бирешмәдек, эңгер-меңгердә инде баржаның төбенә җитә яздык. Аскы рәткә иң саллы кисентеләр түшәлгән иде, егетләр аның һәркайсын өчәүләшеп күтәреп сала торган булды, без инде өчәүләшеп югарыга ташыдык. Көне буе эшләгәнебез өчен бригадир контордан ярыйсы гына акча алып чыккач, ару-талуыбызны, тир-тузаныбызны Идел суына агызып җибәргәч, үзебезне Горькийның Челкашына тиңләп, күтәренке күңел белән таралыштык. Әмма икенче көнне челкашлар соңарыбрак җыелдылар да ул көнне шәһәр гизеп, бераз ял итеп алырга килештек Эшләми эшләгән яшьләргә теге баржа авыргарак килде шул, үзен нык сиздерде, сөяк-саякларыбызны авырлык белән генә кыймылдата алырлык хәлгә төштек. Тик инде челкаш дигән кушаматны акларга кирәк иде, һәм без баржа бушатырга көн саен йөрергә күнегеп киттек. Чыныгу алгач, бирешергә уйламадык та. Ул арада кояш га кызынып өлгердек. Гәрчә кояш һәммәбезгә үзенең нурларын тиң сипсә дө. арабызда Нариманның тәне тизрәк каралып өлгерде. Ә бер көнне иртән безгә конгорда, баржа ике-өч сәгатьтән генә килеп житә, дип хәбәр иттеләр. Инде нишләргә? Тәмәке тарту, аракы эчү. кәрт сугу ише нәрсәләр без яшь чагында әле модага кереп җитмәгән иде. Өйләребезгә таралышмыйча гына, яр буенда кызынып ятарга, су коенып алырга ниятләдек. Унган Таһирыбыз сумкасына сабын белән мунчала да сала килгән икән, шундук Нариманның аркасын юарга тотынды, озак та узмады, кычкырып көләргә тотынды: —Карагыз әле, карагыз, егетләр, безнең кояшта янган Челкашыбыз негр түгел икән ич! Без дә алар ягына борылып карадык, безнең дә авызларыбыз ерылды. Нариман гына аптырашта калып, су уртасында басып тора бирде. —Булмаса булган икән, син инде, Нариман, берочтан битеңне дә сабынлап юып ташла!—дибез. Ул көнне безгә баржаның яртысын гына бушатырга туры килде: икенче яртысын карт грузчиклар алды, иртәдән бирле безнен белән бергә көттеләр, Идел өстеннән күзләрен дә алмыйча, махра көйрәттеләр. Берсе хәтта өстебезгә карап: —И-и-и. бәхетсез оланнар Тушы яшьтән имгәнәсез, биртеләсез бит. бичаралар...—дип, сакал-мыек баскан йөзен чытканы да күз алдымда. Янә ике-өч көнебез эшсез үткән иде, һәркөн килеп йөргәч, күзенә чалынганбыздыр, мөгаен, конторнын хисапчысы, чал мыеклы агай үзебезне аргы баштагы килбәтсез бер иске баржа янына ияртеп алып барды: —Тик торганчы тун итәгең уа тор, дисәгез, оланнар, шушы Николай патша тагарагы төбендә бурсып яткан бүкәннәрне бераз кымшандырып карамыйсызмы, диюем Бик авырлар икән, димәсәгез генә инде, хан заманыннан бирле ята-ята алар шактый акыл да. авырлык та жыйган булсалар кирәк. Мин үзегезне әйбәтләп бәхилләтер идем, булдыра алсагыз, кәнишне Картлач сорауны барыбызга караган хәлдә бирсә дә, без бригадирга текәлдек. Ризалык бирергә яисә кире кагарга аның гына хакы бар иде. Мишәр егете, кәкре аякларын еш-еш алдырып, кай арада баржаның трюмына төшеп тә менде. Кыяфәте кырыс иде, җитди иде. —Ярар соң, тырай тибүдән безгә сәмән килмәс!—диде һәм:—Аларны каярак өярбез икән сон?—дип картлачтан сорап куйды. —Әнә шушы кашлакка чыгарып җиткерсәгез, хәйран кулай урын инде! һәркайсы метрдан кыскарак булса да, картлач әйтмешли, хан заманыннан бирле ята-ята, акыл җыеп кына калмаган, бәлки әле дым тартып, чиләнеп беткән, беләүгә әверелгән иде. Көч-хәл белән г енә кымшандырып. үзләрен чыгарып бетергәләгәнче, тәмам хәлдән таеп, мәзәк сөйләшү түгел, кирәкле сүзебезне дә әйтә алмаслык хәлгә төштек. Күтәрә алмастайны бездән күтәртергә алынып, бригадирыбыз хаталанды бугай. Чөнки нәкъ әнә шуннан сон челкашлар командасы таркалды. Гәрчә үзебезгә тияреннән артыгын түләсәләр дә, Корбангали белән Таһирҗаныбыз иртәгесен күренмәде. Бригадир үзе. гадәтенчә, тан тишегеннән килеп җитте, бераз көттереп булса да Нариман күренде. Бакалтайда бүтән зш күренмәгәч, бераз иптәшләрне көткән арада киңәшләшеп алдык та, вагон-мазар төяргә яки бушатырга булмасмы дип. тимер юл вокзалына барып карарга ниятләдек. Юл уңаенда Таһирҗаннарга сугылган идек тә. ник килгәнебезгә үкендек: аның үги анасы, алпавыт бияседәй гәүдәсен биеткәләп алды да: —Безнен улыбыз андый гына малга мохтаҗ түгел, үзегезгә булсын акчагыз!— дип, өеннән үк сөреп чыгарды. Шуннан инде без, сөмсеребез коелып, Корбангалиләргә күренеп тормадык. Вокзалда безгә дигән эш табылмады. Яшкелт фуражкалы бер абзый. "Локомотив" ягына ымлап: —Ул тирәдә тәгаен морадыгызга ирешерсез...—дисә дә, анда барган чагында Нариманыбыз нишләптер аксый башлады, арткарак калды. Без инде туктап-нитеп тормадык, үзара карашып алдык та җилле генә атлавыбызда булдык. Анда безне гүя көтеп торганнар: шундук ташкүмер төягән иләмсез озын вагон янына алып бардылар да аны бушатырга куштылар, бәясен дә әйттеләр. Ул арада Нариманыбыз да килеп җитте, безнеке шикелле үк соскылы көрәкне алды да шыксыз вагонга озаклап карап торды. Алай гына торып арыгач, көрәгенә таянып, безнен ни рәвешле күмер бушатканыбызны, күмер тузанының авыл мунчасыннан чыккан төтен сыман мул булып кайсы тарафларга табан очканын шактый I ына күзәтеп торганнан сон: —Мин коенып менәм әле,—дигән булды, көрәген аяк астына ташлап, су буендагы әрәмәлеккә юнәлде. Нариманның сызачагы безгә сер түгел иде. Иләмсез зур вагонны бушатып, тал чыбыкларыннан үзебез ясаштырган себеркеләр белән себергәлөп, җәяүләп турыдан гына безгә кайтып җиткәндә, төн иде инде Ишекне Гаяз абый ачты. Без икенче катка менеп, утны яндыргач, шаркылдап көлеп җибәрде. Безнең аптырашып торганны күргәч: —Әллә сез шәһәр мичләренең морҗаларын чистартып йөрдегезме- ’ Шулчаклы каралырсыз икән! Юыныгыз тизрәк!—диде. Шунда гына дустымның тешләре генә күренеп торганын абайлап алдым, абыйга кушылып көлә башладым. Минем кыяфәткә карап, дустым да елмаймыйча булдыра алмады. Челкашлык эпопеясе әнә шулай тәмамланды бугай. Янә дә бергә-бергә авыр эштә чыныгуыбыг университетның беренче курсыннан соң булды Факультетның барлык студентын Бнектау районындагы бер колхозга алагаем буа—плотина корырга җибәрделәр. Безнең группада кайберәүләр, сыныкка сылтау табып, андый авыр зшкә бармау ягын карадылар, тик инде без үзебез рәхәтләнеп бардык, иренмичә эшләдек. Туфракны бер урыннан көрәк белән казыйсы да, аны тачка яисә носилкага төяп, икенче жиргә өясе иде. Эһ тә итмәдек, ару-галуның ни икәнен дә белмәдек, кояшның эссесендә айга якын "кызынып" кара янып чыктык Биш-ун минутлык ял вакытында исә бокс ярышлары уза. дөресрәге, минем дустым 7. .к.у .мв дүртенче курсның төп шикелле таза бер студенты белән көннен-көнендә көч сынаша иде. Гажәпсенәм инде шуңа карап: ял да кирәкми ана, чуртым да, эшнен һәрчак авыррагына алыныр, ал-ял белмәс, дәртләнеп эшләр, һәркайсыбызга үрнәк күрсәтер иде. Өстәвенә әле бокска, ягъни дөмбәсләшүгә, кул сугышына атлыгып торыр, анда да һич кимен куймас иде. Шундагы уңганлыгыбыз ошады, ахры, икенче курс егетләре дустым белән икебезне, буа эше беткәч, урман эшенә дәштеләр. Без каршы килмәдек, вәгъдәләштек тә Арчадан ары Курса урманына юлландык. Бишәү идек без Тәҗрибәсе бар, усаллыгы да җитәрлек, дилбегәне кыска тотар дип, минем дусны бригадир иттеләр. Кайчан эшнең ниндиен башкарасы барын шундагы хуҗалар белән ул хәл кыла, эшнең ничә көнгә сузыласын үзе чамалый. Безгә кичтән шуны аңлатып куя да, иртә таңнан күмәкләшеп эшкә ябышабыз. Катнаш урманга барып, анда икешәр метрлы бер чама киселгән бүрәнәләрне, машинага төяп чыгарырга якынрак булсын өчен, юл буена ташыйбыз. Ул машиналар тимер юл янына кайтаргач, бушатабыз. Вагонга төяр өчен җайлаштырып өябез Вагоннарга төйибез, озатабыз. Санап кына бетереп буламыни урман хуҗалыгының эшләрен... Мәгәр безнең тамак ягы хөрти иде. Шәһәрдән юлга чыкканда алып килгән ризыкларыбызны бетергәч, күрше авылга барып, он сатып алып кайтабыз да, шуны солдат котелогына салып боламык пешерәбез, Арчаның үзенә поезд белән барып, арыш ипие юнәтәбез. Беребезнең дә аш-су эшенә осталыгыбыз булмау бәласедер инде, югыйсә такы-токыга төшмәс идек... Көне буе авыр эштә булып, юньләп сөйләшергә дә вакытыбыз калмый торган иде Кичке аш вакытында минем дустым җәелеп китеп сайрарга гына тотына инде, ул арада егетләр кашыкларын котелок эчендә биетеп тә өлгерәләр. Тел бистәсе анына килгәндә, котелокның төбе ялтырап күренә торган була иде. Хәер, тел бистәсе бер ул гына түгел, Риво да сайрарга ярата, алар бер-берсенә тиң иделәр. Тик инде арыганнан соң минем авыздан бер генә сүз дә тартып ала алмассың. Марсель дә тып-тын утыра. Ә менә Фрнцебез хәйлә капчыгы булып чыкты. Бригадир сайраган арада, агач кашыгын ипле генә йөртеп, түбән караган көе. әледән-әле: —һе!.. Күр инде!., һе!..—дип кызыксынгандай кылангалап утыра. Сөйләгәнеңне тынламасалар, туктыйсың бит, ә монда сине, имештер, игътибар белән тыңлыйлар. Хәер, ике-өч тапкыр ач калганнан сон әүвәл Риво сайраудан туктады, аннары дустымның сүзе бетте. Ул да үзенең маҗараларын палаткага кереп сузылгач сөйли торган булды. Тик анда инде көне буе агач эшеннән арып-талып арынган егетләребез, печәннең хуш исләреннән исереп, шундук йокыга тала торган иде. Минем белән янәшә палаткага сыенып ятучы дустым да, сөйләүдән туктау белән, тетелеп йоклап китә иде. Иртән җидедә уянып китсәм, ул инде коедан сулар алып кайткан, юынып, учак тергезгән, котелок белән чәйне кайнатып өлгергән була иде. Сугышлар беткәнгә дүрт- биш ел булса да, без әле урман хуҗалыгында икешәр клиндер белән чәй эчеп канәгатьләнергә тиеш идек. Уңганлык барыбызда бер үк дәрәҗәдә булмагандыр инде булуын, төрлебез төрлечә эшләгәндер. Бригадир белән фәкать Риво гына ярышса ярыша алгандыр. Без Марсель белән күпме генә тырышсак та алардан калышканбыздыр. Ә инде Фрицебез тырышмый да, эленке-сәленке эшләүдән узмый. Бүрәнә янына икәүләшеп килесен икән инде, ул сиңа юл бирә дә читкәрәк китеп, авызын ачып, синең нинди авырлык белән иңбашына алганны күзәтеп тора. Ичмасам, кымшанмый да, гүя авызы белән сиңа карый, авызын ачып әйләнә-тирәне караштыра. Гаҗәеп хәл инде! Шушы Фриинең атасы бер дигән балта остасы икән Кулына үзе кайраган балтасын алса, өй җиһазлары ише теләсәң нәрсәне коеп кына куя икән Хәтта әле балтасы белән малаена карандаш та очлап биргәләгән. Фрицнен булдыксызлыгын да, күбрәк бүтәннәрнең артына посып, алар эшләгәнне авызы белән карап торырга яратуын да абайлап, башын селкеп үзенең гаҗәпсенүен белдергән һәм: —-Хәленнән әлләни килми, улым.. Син инде минем һөнәрне дәвам иттерә алмассың, һич югы тырышыбрак укы да галим-голәмә арасына үтеп керергә тырыш Заманча яшә. камсамулына да кер, партиясенә дә... Берәр түрәнең кызына өйләнә алмассыңмы... Шулай гына биетә алыр идең һәмәкиен “әпипә"гә...—дип васыятен әйтеп калдырган, имеш. —Шулай да ул синен намуслы булуыңны өметләнгәндер әле _?(. Яхшыдан яман туган бәндә боларны безгә үзе сөйләде. Ихтимал, эшләгәндә тырышлык күрсәтмәвенә дәлил эзләгәндер әле. Тик инде иптәшләренең тырышуын күрү дә, бригадирның кырыслыгын, таләпчәнлеген тою да анын холкын һич үзгәртә алмады. Әллә бәлкем, үзгәртергә теләмәгәндер—белмәссең кешене, һич белмәссең.. Көннәрдән бер көнне безгә яна кайтасы бүрәнәләрне иплерәк урнаштыру өчен бер өем ваграк агачларны—икешәр метрлы каен, усак, имән казык-куратарны ышыграк урынга күчерәсе булды. Үч иткәндәй. Риво яна урын белән мәш килде. Марсель белән без икәү өемнен ике ягына чыктык та һәр усакны, каен, имәнне ике башыннан тотып, жилле генә күчерә башладык. Фрицебез бригадирга тап булган, шуның белән парлашып эшли башлаган. Без моның шулай икәнен мишәр егетенең яман каты кычкырып кызуларга кушуыннан аныштык. —Күрмисең мәллә машиналар кайтканын9 !—дип өстәде бригадир Борылып карасак, ни күрик, урман авызыннан чыгып, ике машинабыз да тузан туздырып юл буйлап төшеп килә икән ләбаса! Фриц кенә гүя берни күрмәде, берни ишетмәде, эленке-салынкы гына кыймылдап, бригадирны көттереп кенә, колгаларның икенче башына ябышты Бу үле туган бәндәнең акрын кыймылдавына, күрәләтә ялкау сатуына, мөгаен, мишәр егетенең тәмам гайрәте чиккәндер. Менә ул ярыйсы ук саллы караманың авыр башыннан алды да парының килеп житкәнен, кулына алганын көтә башлады, тегенең бер дә ашыкмаганын, уң аягын алганчы сул аягын эт ашаганын күреп торды да, мыжгырдавына тәмам сабыры текәнеп, кулындагы караманы гайрәтләнеп тә дәртләнеп югары күтәрде һәм тегенең өстенә тондырды. Без өчебез дә, үтерә инде, дип ахылдап куйдык, әмма нәкъ шул мизгелдә Фрнцнен җитезлегенә хәйран калдык—ул ялт итеп артка чигенде һәм исән калды Безнең беребез бер сүз әйтмәде. Урман ягыннан ыжгырып кайткан машиналар гөрелтесе ишетелә, юл тузаны гаять юг ары күтәрелә иде Бригадир янына Риво атылып килеп җитте, эшебез очлануга табан юлланды. Әлеге вакыйганы ахырдан да телгә алучы булмады Ай буе эшләгәннән сон, контордан трестка тапшырасы кәгазьләрне алып, кичке якта эшебезне йомгакладык та иртәнге сигезләрдә үк поезд көтәргә кашсу җиргә чыгып утырдык Ни хикмәттер, ике-өч малай безгә табан елышты. Бу татар малайларының яныбыздагы сумкаларга мыштым гына күз салгалауларыннан боларның кесә караклары икәнлегенә һичбер төрле шик-шөбһә дә калмады. Боларны дустым да "таныган” икән: менә ул, башын күтәрмичә генә: —Болытлар куера...—дип куйды. Мин моңа каршы: —Бар шул болытлар, хәерлегә түгелдер,—дип жавап кайтардым. Юлдашларыбыз, әлбәттә инде, Эзоп телен аңламады, алар гына түгел, бурлар үзләре дә башларын күтәреп күккә күз салдылар. Әллә Марсель инде, әллә икенче берәү, көлемсерәп: —Шуны да болытка санасаң...—дип акыл сатарга уйлаган иде. бригадир дилбегәне кыска тотты —Яңгыр яуганнан сон башны ташка органчы, сакланыйк, егетләр, аң булыйк. Алыгыз сумкаларыгызны, -дип, урыныннан кузгалды. Без бераз ышыграк урын сайлагандай кыландык, юлдашларыбызның "байлыгына” елыша башлаган кәкре куллы малай-шалай авызын ачып, нәүмизләнен калды. Казанг а кайткач. Зур Кызыл урамындагы ул трестны бик тиз таптык Иркен ихатада дүртебез көтә калды, бригадирыбыз конторга юлланды Ун-унбиш минуттан ул, авызы ерылып, уч тулы акча алып та чыкты Җайлырак сумка өстенә салып, безнең алда санаганнан сон. бишкә бүлә башлады. Марселебез. —Бригадирга күбрәк тиеш, һәммә җирдә шулай каралган, шундый г адәт,—дисә дө, минем дустым көлде генә —Без бишебез дә тиң эшләдек, тигез бүлү гадел булыр Сезгә рәхмәт, егетләр, бигайбә!—дип алыш-бирешкә нокта куйды Университетны тәмамлар алдыннан бөтен группаны Дәрвишләр калавылына кунакка чакырды ул. Кызларны-малайларны жыеп алып килү бурычын, әлбәттә инде, 7* мина йөкләде. Әлләни сый-нигьмәтләре булмаса да, ачык чырай—такта чәй дигәндәй, бигрәкләр инде менә күңелле булды. Катнаш урманга алым барды үзебезне, тирән чокырларны күрсәтте—анда йөгереп түбән төшүләр, өскә карап, тавыш бирүләр кызык тоелды, алып керде үзебезне каеннар арасына—куышып уйнап алдык. Май аенда табигать искиткеч ямьле бит ул, күрмәгән, сокланмаган җирләребез калмагандыр. Гаять күтәренке күнел белән җыйнаулашып кичке поездга төялешеп бик сон гына кайтып киттек. Сабакташларыбызнын һәркайсы бай холыклы, үзенчәлекле иде. Кызларыбыз да. егетләребез дә. Әйтик, Рәсыйхыбызның тавышы гаҗәеп моңлы иде. Ул кинофильмнардан ишеткән теләсә нинди җырыңны отып алыр да зур мәшһүрлек казанган тенорларың сыман, тәмам җиренә җиткереп башкарыр иде. Тик инде аеруча яратып җырлаган җырлары Мөслимендә сабый чакларында ишеткән озын көйләр булгандыр. Аның тавышына үзебезнең әнә шул моңлы көйләр күбрәк килешә иде. Берәр җитди лекциядән сон. профессор чыгып киткәч, Рәсыйхыбыз җырлап җибәрсә—башларыбыз фәнни терминнардан арынып, күңелләребез җиңеләеп кала торган иде. Икесе дә бер үк районда эшләгәч, әледән-әле очрашып торалар. Иң әүвәл күрешүләре бигрәк истәлекле була. Мншәрстанда үскән егетебезне үзенең Мөслименә кунакка алып китә җырчы егет. Хәер, ул вакытларга инде Рәсыйх башлы-күзле булган, хәтта ике-өч баласы да бар иде бугай. Бала-чагасы белән ул Иске Кәшергә барып урнашкан, хәзер ике тәгәрмәчле арба җигеп, сабакташын туган авылына алып кайтып, туган-тумачасы, әти-әниләре белән таныштырырга уйлаган. Дустыбызның ихлас ачык күңелле әтиләре белән күрешеп өлгерер-өлгермәс, мишәр егете бу төбәктә халыкның гаять киң күңелле һәм җор телле икәнлегенә инана—Әкмәл абзый хәтәр җитди кыяфәткә кереп: — Нишләрбез икән, карчык, башыбызга бәла төште бит әле—синең әнә теге чуар тавыгын әтәч булып кычкырды! Үз колагым белән ишеттем, әй!—дигән сүзләреннән аптырап кала. Бу яклардагы халык теленең байлыгын әле юньләп абайламаган, сикәлтәле юлларына анарчы юлыкмаган яшь укытучы, әлбәгә, мондый сәер сүзгә аптырап кала, фәкать Әкмәл абзыйнын карасу-коңгырт күзләрендә очкынланган наянлыкны шәйләп алгач кына, аз- азлап гыйбарәнең серенә төшенә башлый. Бәрәч, шуннан башлана икән ләбаса Казаннан килгән кунакны сыйлау! Әнә шул "әтәч булып кычкырган” тавыкның ите ни дәрәҗәдә тәмле булгандыр, анысы инде еллар төпкеленә төшеп югалган, әмма авыл картынын авызыннан ишетелгән сүз ихлас гыйбрәтле булган, һәрхәлдә, әлеге сүзнең әйтелү рәвешен дә. аны әйткән чагында Әкмәл абзыйнын чыраендагы хәйләкәр елмаюны да, карчыгының аптыраган бер самими кыяфәт белән бот чабып куюын да, “Инде ни хәлләр генә итәрбез икән инде. Ходаем?!” дигәнен дә ничекләр онытасын ди инде! Ана теленең байлыгы нефть катламнарыннан да тирәндәрәк ятканын абайлау мишәр егете өчен зур сөенеч, олуг ачыш була—хикмәтле гыйбарәләрне өйрәнүләре нәкъ әнә шуннан башлана. Гомумән, Сарман-Мөслим төбәгенең халкы арада бер кече күңелле, гаҗәеп дәрәҗәдә самими, хәйләсез булып чыга, аның сөйләшү рәвеше дә. зирәклеге дә, тел байлыгы да читтән килгән яшь укытучыны хәйран калдыра. Без Казанга күчкәч тә, ара-тирә очрашкаладык моңлы Рәсыйх белән. Юл чыгып, калага килә-нитә калса, безне күрмичә китми иде Мөслим егете. Иң әүвәл нәшриятка сугыла, бөдрә чәчле сабакташыбызга заманалар бозылганын сайрый, күңеленә тулган моң-зарын бушата. Килеп керә бервакыт өсте-башы тузгыган хәлдә. Атна буена юынмаган, бик нык йончыган хәлдә. Аптырамас җиреңнән аптырарсың, мәктәп директорын шундый кыяфәттә күргәч. Мишәр егете, хафаланып, утырган җиреннән сикереп тора, кунакны иңнәреннән алып, утырта ипләп кенә каршысына. —Йә. ниләр булды? Сөйләп җиппәр ашыкмыйча гына. —Ашыгасы-нитәсе калмады, саубуллашырга килдем синең белән, бәхилләшергә. Атна-ун көннән килеп йөри алмам сезнең тирәләргә—рәшәткә артына кертеп утырталар үземне өч елга... —Берәрсен чәнчеп үтердеңме, сугып имгәттеңме? Нинди зур гөнаһың бар закон алдында? Җавапны тиз генә ишетә алмый мөхәррир кеше. Әмма ашыктырырга да уйламый. Графиннан агызып, стакан белән кайнаган салкын су куя дустыбыз алдына Шуны актык тамчысына хәтле эчеп бетергәч кенә, сүнгән күгләрендә очкыннар күренә, башын күтәреп, сөйләргә керешә Мөслим егете —Мәктәп бик искергән иде безнен Төртсән аварга тора иде Әүвәл сипләтергә дип кенә килешкән идек, ләкин бит бабайлар, искегә тотынма, искегә тотынсаң— исен китәр, дип бер дә белмичә генә әйтмәгәннәр Бер очына тотынган идек озын бинанын аскы ниргәләрен алыштырырга дип. андагы хәлне күргәч, балта осталары башларын селкеп тордылар да, моны игә китереп булмый, диештеләр. —Син директор гына бит, осталарга баш түгел. Йә, нишләттең инде үзләрен-7 —Нишләтәсе юк аларны, балта-мазар ише нәрсәләрен култык асларына кыстырдылар да китеп бардылар. —Сина нишләргә кала инде? -Җыйдым педсовст. Авылдагылар барысы да килде, рәхмәт үзләренә, отпускада мин, диючесе булмады. —Димәк, яраталар үзеңне, хөрмәт итәләр. —Югыйсә бертавыштан карар да кабул итә алмас идек Мәктәпкә яңа бина салырга килештек. Шул ук көнне кердем РОНОга. Аңлатып бирдем нинди мөшкел хәлгә төшкәнебезне, күрсәттем үзләренә педсовет карарын. Яздырдылар зур итеп гариза. Бирергә булдылар күп итеп акча. —Хәленә кергәннәр икән әле. —Анысы шулай. Тик абзаң РОНОдан акча кайчанрак булыр икән, дип көтеп ятмады, урманнан озын-озын бүрәнәләр кайтартты. —Үз кесәңнәнме инде анысы? —Отпускнойлар да калмады, хатынның оланнарга өс-баш юнәтергә саклап торганнары да китеп барды. Аннары мәктәпкә РОНОнын банктан күчерткәне ярап куйды тагы. Югыйсә минем кесәдә жилләр уйный башлаган иде инде. —Үз акчаңны теләсәң ничек тота аласын да бит. дәүләтнеке һәммәсе дә исәптә. Аның белән шаярырга ярамый Отчет бирәсең бар. кая күпме тотканына кәгазь кирәк, справка! —Бәй. ник син боларны башта ук әйтмәдең? —Күрешмәдек бит, дустым, икебезнең дә, имештер, эше күп эшем кешеләре, янәсе! — Мәктәпне ай ярым эчендә салып бетерәбез дигәндә, РОНО миннән кәгазьләр даулый башламасынмы! Каян алыйм ди мин ришвәт биреп кайтарткан бүрәнәләр өчен справка? Кәгазь кирәк дисәң, әүвәл планга керггерәсе. аннары ул планнарны раслатасы, ким дигәндә ике-өч ел көтәсе бар бит. Ә миңа бүрәнәсе, башкасы менә бүген кирәк иде, бүген! —Әйе, капкансың икән... —Җитмәсә бит әле мәктәпнең бухгалтерына да әйтеп куйганнар, справкасыз бер тиен бирәсең икән, үзен җаваплы буласың, дигәннәр. —Ул исәп-хисап эшендәгедер безнен шикелле кабаланмый инде, анысы хак. —Үземдә укыган кыз бала эшли бухгалтер булып Абый, сина менә жаным да жәл түгел, акча гына сорама, ди, күзе тулы яшь Үскәнем, миңа бит синең жанын кирәкми, акча кирәк, дим. Шуннан киңәшләшә бу үзенең РОНОдагы хуҗалары белән Кәгазе булмаса, икенче имза куйдыр директорыңнан, дип акыл өйрәткәннәр үзенә. —Син куйдыңмы? —Ике атнадан яңа уку елы башлана, минем әле бетерәсе эшләр муеннан —Ишкәнсең икән ишәк чумарын! —Шулай килеп чыккан шул. дускай. Тик менә беренче сентябрьгә хәтле мәктәпнең түбәләрен яшелгә буятып, ишекләрен киң игеп ачып каршыладык балаларны Хәзер инде үләргә дә әзер, өч ел утырырга да... Мин ул сабыйларның күзләрендә куаныч нурлары күрдем! —Анысын очлап чыккансың, мә бишне, молодца Прошка' Андый да зур бәхет һәркемг ә тәтеми, анысы хак. сүз дә юк. Тик менә хөкем итүчеләргә шуны төшендереп бирә алмагансың, шунысы аяныч... —Ике дә сөйләшмиләр анда. Педсовет карарларын "фнлькина грамота" гына диләр —Син бераз утырып тор, дустым Киңәшләшеп керим әле телефоннан Мөхәррир бик тиз әйләнеп керә. Ишектән үк: —Дөнья кысыр түгел бит.—дип, сөйләшкән сүзләрен аңлата башлый.—Берәр сәгатьтән шул эшләрне бик яхшы белүче игелекле абзый киләсе. Бөтен кәгазьләреңне алып калырга кушты. Нәтижәсен иртәгә белербез. Икенче көнне кичке якта Рәсыйхыбыз, адәм кыяфәтенә кереп, үзе фатир төшкән кардәш тутасын да ияртеп, балкып та нурланып килеп керә мишәр егетенең өенә Керә-керешкә үк тезеп китә үзенен сөенечен: —Кассациягә бер атна вакыт бар иде әле. Бик тиз тоттылар. Синең аркада инде, югыйсә, мин кемгә кирәк?—дип сөйләргә тотына. —Бер дә алай түгел. Гаиләңә кирәк син үзеңнең. Яшь буынга шулай ук кирәген зур. Аларны синең белән без кайгыртмасак. тагын кемнәр кайгыртыр?' Йә, нәтиҗәсе ниндирәк инде? —Шартлы рәвештә ике ел итеп калдырдылар. Анысы авырга килми аның. Хужабикә. елмаеп та балкып, ул арада табын хәстәрли. Иркенләп бер сайрашып, хужанын затлы коньягы белән сыйланып утыралар. Кунак ханым гына әледән-әле —Әйттем мин Рәсыйхка, ичмаса алыйк берәр күчтәнәч, дидем. Үзеңә шундый зур яхшылык эшләгән кешегә буш кулыңны селкеп кил дә сыйланып утыр имеш инде...—дип ризасызлыгын белдергәч, Рәсыйх, көлеп: —Син бит хужанын холкын белмисең. Шешә күтәреп килгәнеңне күрсә, икенче каттан тәрәзәдән атар үзенне.—дип төшендереп бирә Кызганыч ки. Рәсыйхыбызның дуамаллыгы, башбаштаклыгы еллар үтү белән дв һич кимеми, шуның нәтиҗәсендә киң күңелле дустыбызның язмышкае бик тә инде аянычлы рәвештә очлана... Сарманның халкы әдәпле дә чибәр бит аның. Казаннан килгән яшь укытучы белән һәркайсы исәнләшә. Әүвәл бу хәлгә аптырап кала егетебез, әмма тора-бара аңлый башлый. Гәрчә ул үзе беркемне диярлек танымаса да, авыл халкы аның урыс тае укытырга, балаларга белем бирергә килгәнлеген белә, әнә шуңа күрә сәламли, хөрмәт итә. 2 сентябрь көнне дәресләр беткәч, мәктәпнең капка төбендә яшь укытучыны атылып торган кара күзле, каратут кырыс чырайлы, кабарынкырак иренле, төз гәүдәле, ир-ат кулыдай нык куллы бер апа килеп сәламли, хәтта әле кул күрешә: —Бер дә гаҗәпсенмәгез, мин Хәниф Хәйруллинның әнисе булам,—ди бу. Шунда гына яшь укытучының йөзенә елмаю чыга. Университетка бездән бераз соңрак кергән Хәнифнең егетләр өчен артыграк нәфис вә чибәр булуы тулаем әнисеннән икәнне шәйли. —Үшән директорыгыз фатирга үзегезне крәстиән йортына урнаштырганны ишетеп килдем Анда халык мыжлый ич, анда ничек яшәсен укытучылар? Әйдәгез фатирга үзебезгә! Хәнифем белән Фаязым урынына булырсыз. Хикмәт шунда ки, Алабуга педагогия институтында белем алган физика укытучысы белән әдәбият укытучысын фатирга крәстиән йортына урнаштырган булалар Гади халык белән аралашу күзлегеннән чыгып караганда, бик өметле урын булса да, укытучылар өчен әлләни кулай түгел: көне-төне юлчылар килеп-китеп йөриләр, шунда тамак туйдыралар, кычкырып сөйләшәләр Анда син дәрескә әзерләнү дигән нәмәкәйне бөтенләй башыңа да китермә, ярый әле шунда бераз черем итәргә жайлаша алсан... Яшь укытучыларның кайда яшәп ятканын ишеткәч, үткен холыклы, гаять чая Җамал апа аларны үзләренә алырга килә. Тәвәккәл вә кырыс ханым, аларнын ай- ваена карамыйча, шундук өенә алып та кайта. Җамал апанын әнисе—үзе бер тарих икән Яшьлегендә урыс алпавыты утарында эшләп бөкересен чыгарган Октябрьдән сон утарга күрше авыллар халкы ябырылып, канэчкеч байның барлык милкен тапаганда, янып яткан араннан котлары алынган мал-туарны чыгара, иләмсез дәү айгырның башына нукта салып, җитәкләп кенә авылына алып кайта. Матур гына эшләп көн күрә, әлбәттә, бала-чагасын тәрбияләп үстерә. Имештер, берзаман сорыйлар моңардан күршеләре: —Әби, сызгыра беләсеңме?—диләр икән. —Минем инде тешләрем дә төшеп беткән, ничек итеп сызгырыйм?—ди икән —Әби, Җамалын Гыйздуллага ябышып чыкты бит. әле генә инеш буйлап элдерттеләр,—дигәнне ишеткәч, әбкәй, имештер, сызгырып җибәргән икән. Хәзер әнә шул әбкәйнен чәйне шикәр урынына суган кабып эчүенә дә, бүтән төрле гадәтләренә дә сәерсенеп, уңган-булгандыгына. чаялыгына, холкынын ясалма усал, чынында исә мәрхөмәтле-шәфкатьле булуына сокланып бетә алмыйлар яшь укытучылар. Әнә шул уңган хужабикәләр пешергән ашларны мактап-мактап ашыйтар. сөйләгән мәзәк вә гыйбрәтле хәлләрне кәгазьгә теркиләр Әле ярый университетка юлыкканбыз. Шуның өчен Ибраһим Нуруллин белән Рашат Гайнановка мен рәхмәт. Уникенче мәктәпкә килеп, сораштыра торгач, әдәбиятны ихлас яратучы егетләрне эзләп тапканнар, безне үгетләделәр. Йөзтәренә кызыллык китермәдек инде болай үзе. китермәдек. Биш ел буена бихисап фәнне өйрәндек тә кемнәр белән генә аралашмадык, тау хәтле китап укымадык... Әнә шул укыганда файдасы тиеп куя ул филология белеменең. Бүтәннәр әсәрнең эчтәлегенә мөкиббән киткән чакта, син авторнын тел байлыгына, язу рәвешенә, гуманистлыгына сокланасың, лаеклы бәянне бирәсең Акны карадан аера белү, гүзәллекне тану-соклану меңләгән укучыга дөрес юнәлеш бирү, әдәбият вә сәнгатьнең гыйбрәт икәнен сиздерү генә дә түгел бит әле, үзеңә ләззәт алу, рухи байлык өстәү дә бит әле. Ничектер яшәве рәхәт булып китә, әйләнә-тирәңә күңел күзе белән карарга, ямьлегә сөенә белергә өйрәнәсең, тәңкә вә тиен артыннан куучы карьеристлардан көлеп, читкә тайпылып, мохтаҗларга кадәри хәл булышасың, ярдәм кулы сузасын. Сугыштан сон узган биш-ун ел эчендә милли мәктәпләрнең хәле үзгәрде, әйбәтләнде, дип әйтү көндәлек тормышка, чынбарлыкка күз йому булыр иде. Әйе, әзме-күпме үзгәреш сизелде, әмма ул үзгәреш милли мәдәниятләрнең хәлен әйбәтләндерү юнәлешендә түгел, бәлки әле югарыдан басым ясап, ул басымны елдан- ел көчәйтү һәм барысын да бер калыпка сыйдыру юлында эшләнде. Татар халкының башына төшкән бәлане, гадәттә, Сталинга сылыйлар Дөрес анысы, юлбашчы булсаң, халкын мәнфәгатен кайгыртып гомер ит. Ә инде үз халкына террор оештыру—иң зур вәхшилекгер. Явыз Иван белән Петр патша үзләренең варисларын юк итүгә барып җиткәннәр, анысы шулай. Монда бит заманалар үзгәргән, халыклар дуслыгы игълан ителгән, идеология әнә шул юнәлештә чәчәк ата. Нигә кирәк булды икән илдә бер генә милләгне үсендереп, бүтәннәрне рәнҗетү вә кимсетү'’ Миңа утыз елдан артык мәгариф өлкәсендә казганырга туры килде—“Совет мәктәбе" ("Мәгариф") журналын чыгаруда хәлдән килгәнчә эшләдем. Ошбу өлкәдәге хәлләрнең торышы, андагы "яхшы якка” үзгәрүләр һәммәсе минем күз алдымда барды—йөрәгемнән каннар саудырды Ленин бабай заманыннан ук башланган урыслаштыру, бүтән милләтләрнең—"вак халыкларның" мәнфәгатен кыса бару Сталин заманында да туктамады, ул үлгәч тә дәвам итте. Әле көчәя төште, дияр идем. Иң аянычы шунда ки, зур гына урында утыручы үзебезнең татар агайлары, креслоларын саклап калу бәрабәренә, милли мәктәпләрне берәм-берәм бетерү юлына бастылар. Мөскәү, гомумән, сатлык ханнарны да. сатлык җаннарны да үсендерде— мактаулы исемнәр, орденнар бирде һәм шулар кулы белән милләтебезне тәмам буып үгерүгә өмет баглады. Димәк, сугыштан соңгы елларда, яргы гасыр буена, татар агайлары, милли мәдәниятебез наменә, халыкның киләчәген сатып, олы урыннар яуладылар, зур-зур дәрәҗәләргә ирештеләр. Шул ук вакыпа совет идеологиясе халыкның күзен буяу галәмәтен хәйран оста үткәрә иде. Милли мәдәниятне үстерү лозунгысы нигезендә, кайчандыр шәрык факультетлары гөрләп торган Казан университетында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы оеша. Гәрчә түрәләр моны күз буяу максаты белән генә эшләсәләр дә. андагы укытучыларны гына түгел, бәлки әле студентларның да һәркайсын бик нык күзәтү астына алсалар да, “ЧП"лар оештыргаласалар да. кафедраның активлыгын сүндерү-сүрслдерү аларга насыйп булмый. Соңыннан мәгълүм булды: татар бүлегендә укучы һәр студент, һәр "милләтче" катгый күзәтү астына алынган, һәр курста үз әләкчеләре "укыган", провокация оештырып, бернинди гөнаһлары булмаган талантлы яшьләрне репрессияләүгә чаклы барып җитәләр Аптырагач-нөдөгәч. әлеге кафедраны ачып хаталануларын аңлагач, шаулап барган поездны кирегә борырга, ягъни ипле генә эшләп килгән кафедраны ябарга карар кабул итәләр. Дәлилләре чынбарлыкка туры да килә бит. әй' Мәктәпләрдә (ил күләмендә!) татар теле һәм әдәбияты бик аз укытыла, андый мәктәпләрдә ана теле укытучыларын Казаннын педагогия институты әзерләп чыгара, шулар бик җиткән, Казан университеты укытып чыгарган татар теле һәм әдәбияты белгечләренең кирәге юк, аларны эш белән тәэмин итү мөмкин түгел! Университеттагы татар теле һәм әдәбияты кафедрасын ябарга җыеналар икән, дигән хәбәрне ишеткәч, шунда укып чыккан журналистлар генераль сәркәтипкә хат язалар, ул хатка тәмам җиренә җиткереп, исем-фамилияләрен дә яздырып, куллар куйдыралар. Яңа патшага ышану гадәте без туганчы туган шул. каныбызга сеңгән. Явызлыкны үлгән патшага оста гына сылагач, янасы илдәге халыкларга иминлек китерердер, дип өметләнәләр Мәскәүнең вак-төяк чиновнигы ул хатны Татарстанның өлкә комитетына җибәрә—башбаштаклыкка юл куймаска әмер бирә. Тикшерүне бер түрәгә тапшыралар. Кул куючылар 28 кеше булып чыга. Аларның барчасын теге түрә үзенец иркен кабинетына җыйдыра, милләтпәрвәр булып кылана, бернинди шикләнү-сагаюга урын калдырмый: әңгәмәне саф татарча алып барырга тәкъдим итә; стенографистка- мазар чакыртуның, беркетмә-фәлән алып баруның кирәге юклыгын, гап-гади сөйләшеп утыру икәнен төшендереп бирә; фәкать чыгыш ясар алдыннан һәркем үзенең исем-фамилиясен. кайда кем булып эшләгәнен тулысынча һәм аерымачык итеп әйтергә тиешлеген искәртә. Безнең халык техникадан ерак бит. боларнын барысы да тасмага яздыру өчен түгел микән, дип берәү дә шикләнми. Сайрапмы-сайрый халык, университетның кафедрасын яклау белән генә дә чикләнми, бәлки әле һәркем үзен борчыган мәдәният мәсьәләләрен дә хәл итеп булмасмы, дип өметләр баглый. Мин үзем әле Казанга кайтып җитмәгән идем, ә дустым, әлбәттә, әнә шул "егерме сигез комиссар” исемлегенә эләгә. Фәкать хатыны бервакыт пропагандистлар җыеныннан бик нык дулкынланып кайткач: —-Казанда милләтчеләрнең яна төркеме астыртын эшләр алып бара икән! Безгә аларның үз авызларыннан чыккан сүзләрне укып күрсәттеләр! Шаклар катарсың! Милләтчеләр...—дип сайраганны ишеткәч кенә, тупас рәвештә: —Бик белеп тор син, коммунист-пропагандист, “илгә зыян китерергә әзерләнгән" әлеге егерме сигез милләтче арасында синең ирең дә ба-а-ар!—дип бүлдерергә мәҗбүр була. Яздырып алулары тарих өчен кирәк булгандыр инде. Мәгәр яшьлек дәрте белән янган шул “егерме сигез комиссарның” ул талпынуы уңай нәтиҗә бирә бит, әй, кафедра ябылмый кала, үскәннән-үсә бара, әүвәл икегә бүленә, тора-бара факультетка әверелә. Милли мәктәпләрне бетерү юлын куганда, татар теле дәресен атнага бер генә калдыргач, татар теле укытучылары чынлап та кирәкми—һәр мәктәпкә бер укытучы бик җиткән. Урысчаны әйбәтрәк белгән студентларны урыс телен һәм әдәбиятын укытырга җибәрү фикере кулай табыла. Кемне кая эшкә җибәрү мәсьәләсе хәл ителә торган көн. Дустым күренми дә күренми. Нишләптер минем янга да сугылмады, университетка да һаман килми. Иртә ганнан күренмәгәч, кызларыбыз аны, өйләнеп йөри икән, дип чыгарган. Барысы да ышангач, бу фикергә мин дә каршы берни әйтмәдем: кызлар халкына килешә ул көнләшү. Коридорның аргы башыннан чайкала-чайкала салмак адымнар белән килүен күргәч, каршысына ашыктым. Сүзем ике булды: —Хәзер син комиссиягә керәсең. Мин кереп чыктым инде. Ворошилов районына укытучы кирәк иде, шуны алдым. Ник дисәң, узган ел абый шунда бер ай эшләп кайткан иде, халкы бик әйбәт, дип сөйләгән иде. Сиңа Сарман районында урын бар. шуны алырсың. Күршеләр алар, якын гына. Монда кызлар сине, өйләнеп йөрисен, дип чыгарганнар. Котласалар—аптырап калма бер дә, рәхмәт әйтергә онытма үзләренә. Дустым сынатмады: иптәшләрнең тәбрикләп кулын кысуга рәхмәтләрен тезде, эшкә Сарман районының Иске Кәшер урта мәктәбенә барырга ризалык биреп чыкты Ахырдан кызлар сөйләделәр: ана Казаннын беренче мәктәбен дә, Татарстан һәм Башкортстанның тимер юлчылары балаларын укьггуны да тәкъдим итеп караганнар, тимер юлчыларда хезмәт хакы артыграк, дип тә кызыктырмакчы булганнар—ул сүзеннән кайтмаган, нефть чыга торган төбәктә эшләргә нияте барын белдергән Икенче көнне иртә таннан Рәсыйх Кәшапов эзләп тапты үзебезне Гадәттә елмаймыйча сөйләшә алмаган дустыбыз борчулы, җитди иде. —Кичә кич. үзебезнең Мөслимгә якынрак эш юк микән, дип министерствога барып белешкән идем. Сарманның үзендәге мәктәпнең урыс классларына әдәбият укытучысы бик кирәк икән. Мин анысына ук тәвәккәлләмәдем. Синең урысчан яхшырак бит, ал син шул Сарманның үзен. Иске Кәшереңдә тоташы белән татар мәктәбе, анда урыс телен мин укытыр идем. Дустымның бер бик әйбәт үзенчәлекле ягы бар: ашыгып эшләү, гомумән, аның холкына хас күренеш булмаса да, гәрчә һәр эшен җиренә җиткереп, печеп эшләргә яратса да, берәр төрле кискенрәк карар кабул итәргә аны куш: сорауны ишетеп бетергәндә—аның инде җавабы әзер дигән сүз. Гази Кашшаф үзен "Совет әдәбияты” журналына эшкә чакырганда шул ук мизгелдә тәкъдимне кире какса, хәзер менә сабакташыбыз Кәшапов туган авылына якынрак эшкә кайту җае чыгып торуын әйткәч, ике дә уйламады: —Ничегрәк җайларбыз икән сон аны?—дип үзе үк сорау куйды. Рәсыйхыбызнын ярыйсы ук зур авызы шунда гына җәелде: —Син риза булсаң, барабыз да хәзер үк министерствога, анда хәлне беләләр, кичә мин аларга аңлаткан идем, бүген ул кәг азьләрне үзгәртеп язарлар, бездән кул кына куйдырталар да юлламаларны биреп үк җибәрәләр. Мин дә сүзсез калмадым: —Алайса без бер тирәдә өчәү булабыз!—дидем Яныбызга Бах килеп ята иде, Касыймов Эдуард: —Ялгышасың, без анда дүртәү булып квартет оештырабыз,—диде. Яшь һөнәрмәннәр булып мәктәпкә эшкә барабыз бит инде, укучылар алдына затлырак киенеп бару кирәктер дип, юллык сәмәннән икебез дә ательеда соры костюм тектердек, аңа университет значогын тагып җибәрдек. Факультетның чыгарылыш кичәсен ‘Татарстан" (хәзерге "Совет") ресторанында уздырдык. Шунда минем жан дустым аз-маз коньяктан авыз итте. Аңарчы төрле мәҗлесләрдә эчерергә тырышып кыстасалар, минем норманы әтием эчеп бетергән, дип, университетны тәмамлаганчы авызына сыра да капканы булмады. Хәер, аннан соңгы 40-50 ел эчендә чак-чак эчсә дә, шактый ук шешәнең башына җиткәндер инде үзе... Эшкә без уку елы башланыр алдыннан гына барырга булдык. Чаллыга кадәр пароходка алдан ук билетлар алып куйган идек, Усиянең челкашларга яхшы таныш сукмакларыннан багажларыбызны мең бәла белән ташыдык. Икебездә дә ин зур йөк китап тутырылган әрҗәләр булгандыр, центнердан артып киткәч, сиздерә инде ул егет чагында да, шгангист булсаң да. Әдәбиятның теориясенә багышланган, классикларның иҗатын яктырткан китапларны да алмасаң. авылда ниләр генә кыла алырсың икән? Ә безнең ниятебез авыл малайларына, авыл кызларына тотрыклы, ныклы белем бирү иде. Яшь идек без, белемле идек, дөньяны үзгәртеп корырга җыенмасак та, вакыт вә көчебезне жәлләмичә хезмәткә чумар| а әзер идек. Чаллының гекә ярыннан да әрҗәләрне үзебез менгездек. Ул чагында автобус - мазар йөрми иде әле, йөк машиналарына утырып барырга иде исәп. Сарманнан элеваторга ашлык китергән машинаны табып, дустымны шуңа утыртып җибәрдем. Теләнче Тамактан машиналар иртәнге якта гына булган да кичен килмиләр икән. —Монда турыдан гына менәсе, хәзер илтеп куя үзеңне,—дип мине атка утырып барырга күндерделәр, әйберләремне арбага салырга булыштылар Җирән сакаллы авыл агаеның хикәятен тыңлый-тынлый, дыңгырдавык юлдан бара торгач. Теләнче Тамагына җиткәнемне сизми дә калдым. Авыл уртасында горурланып утырган мәктәп бинасына китереп җиткергәч, мин агайны бәхилләттем, рәхмәтләр әйтеп, шунда төшен калдым. Ул кичне мәктәптә генә бераз черем итеп алу белән канәгатьләнергә туры килде. Авыл җирендә хәбәр бик тиз йөри бит ул яңа укытучының ат белән килүе чыбыксыз телефоннан кай арада таралып өлгергән дә. сәгать җидедә үк днрекюр ханым мәктәпкә килеп тә җитте, мине кабинетына чакырды. Кырык-илле тирәсендәге хужабнкә үзен гаять җитди тотарга тырышты кәгазьләрем аны. мөгаен, күбрәк кызыксындыргандыр, чөнки минем юл мәшәкатьләрен ничегрәк кичерүем, хәл- әхвәлем рәсми танышу кысаларына керми иде. һәм ул андый вак-төяк белән кызыксынып тормады Мине үземнән икс-өч кенә яшь олырак Володя исемле, сары чәчле, ачык чырайлы егет янына, сыер савучы бер апа йортындагы бәләкәй генә бүлмәгә өндәш итеп урнаштырдылар Мәктәптән ерак түгел, дәрескә йөрүе хәйран җайлы булачак иде Беренче якшәмбедә үк дустым минем хәлне белергә дип киләсе иде, иртәдән бирле шуны көтәсе булдым. Район үзәгендә тиз генә таба алмавы бар, эзләп йөрмәгәе дип, олы юлга чыгып каршыламак булдым. Володя белән бергә-бергә сөйләшеп әрле-бирле ике-өч сәгать йөргәннән соң. берәр ашыгыч эш тоткарлагандыр инде, дип, кәефем кырылып кына, кайтырга дип борылган гына идем, дустым, авызын ерып. Теләнче Тамак ягыннан үзе килә түгелме соң?! Аны күргәч, тәмам аптырап калдым. Шулай да Володяның. нишләп йөрсен ул бердән-бер ял көнендә ял итмичә, дип шик белдерүе расланмавына сөенеп бете атмадым Дуслыгыбызнын ныклы булуы эшли башлавыбызның беренче атнасында ук расланды. Иске дустымны яңасы белән дә таныштыргач: —Әйт дөресен, самолет белән күктән килеп төштеңме, әллә инде күз буып, яныбыздан күренмичә узып киттеңме?—дип бәйләндем. Дустым беркайчан да сорауга җавапны шундук бирергә ашыкмый, үзе әйтмешли, прелюдиядән сон гына син көткән җавапны ярып сала. Бу юлы да ерактан алдырып кына кирәген әйтер булды: —Минем Чынлыдан Казанга килгән туган-тумача Дәрвишләр калавылына Арча поезды йөргәнне белә, көне буе шул поездны көтсә-көтә, шуңа утырып кына килә Арча кырыннан ат юлы барын белми дә, белергә дә теләми. Безнең баракны да ул фәкать станцадан гына таба ала...—диде, әмма без көткән җавапны бирергә ашыкмады —Синең барагыңның Сарманга нинди катнашы бар соң?—дип үземә кирәкле җавапны тизрәк ишетәсем килгәнне сиздердем. —Мин бит әле, сезнең кебек, урыс теле укытучысы гына түгел, мин бит әле мишәр егете дә. Володяга аңлаешлырак булсын өчен, төшендереп бирим: яһүд сымаграк хәйлә капчыгы була бу абзагыз. Сарманда фатир хуҗаларымнан сораштыруны кулай санап. Теләнче Тамагына каян нинди юллар барын белештем. Олы юлга чыкмыйча, Нөркәй аша суктырсаң, биш-ун чакрымга якынрак икән ләбаса! Әнә шул туры юлдан элдерттем генә Килеп төшсәм—сез мине олы юлдан көтәсез, имеш. Ул юлдан, боерган булса, машина алып җибәргәч, йөрербез. Хәзергә әле тәпи-тәпи, якынрак юлдан суктырабыз аны. Беренче якшәмбедә минем янга килеп кенә калмаган бу тынгысыз җан, уку елын, хезмәт юлын башлап җибәргән көндә үк Иске Кәшергә җәяү барып, дустыбыз Рәсыйхны тәбрикләп кайткан. Яңгырга эләгеп, өсте-башы манма су булган. Гәрчә Рәсыйхның карчыгы Флера, безнең өчен генә йөрмәс иде, Казан кызын күрергә килгәндер әле, дип акыл сатса да, ялгыша ул, дуслыкның кадерен белеп җиткерми, аның хатын-кыздан өстенрәк йөргәнен дә шәйләми, уртак дустыбызнын холкын аңламый, үзләре өчен җан атып йөргәнен һич кенә дә күз алдына китерә алмый, һәркемне үз бизмәнеңә салып үлчәү җиңеллеккә җиңел дә бит. дөреслеккә тәңгәл килмәве бар... Әнә шул рәвешле без әледән-әле күрешә торган булдык. Йә ул килә, йә мин барам. Әйтик менә, Октябрь бәйрәменә мин барып чыгарга вәгъдә биргән идем. Дустым өйдәштә яшәгән йортта уздырырга килешкәннәр бәйрәмне. Яшь укытучылар җыелып та өлгергән, мине көтмәскә тәкъдим итеп караганнар: —Мондый ачы җилдә, коеп яңгыр яуганда ничек килсен инде ул?!—дигәннәр. Мишәр егетенең сүзе бер генә икән: —Яңгыр түгел, ник шунда кар яумый, кар гына түгел, ник шунда таш яумый— дустым барыбер килмичә калмый!.. Сарманга җил-җил атлап, плащ чабуларын җилфердәтеп, мин барып җиткәндә, кунакларын ияртеп, дустым каршыларга чыккан иде инде. Колачын киң җәеп, үземне кочаклап алды. Уникенче мәктәптә ачлы-туклы, интегеп укып йөрүләребез дә, чал университетка кереп, белем эстәвебез дә, авыл җирендә балалар укытуыбыз да, Казанга кайткач матбугат өлкәсендә чиләнүебез дә, иҗади казгануыбыз да, башлы-күзле булгач гаиләдә кичергән чатаклыкларыбыз да, кайгы-хәсрәтебез, куаныч-шатлыгыбыз да— һәммәкие бергә узды, әлхамделилла, гомер буе дуслыгыбызга көя төшмәде. Сарманга барып төшкән кояшлы бер җәйге көндә очрата ул Вераны. Тарих фәнен укытырга җибәргәннәр икән үзен, юрфакны тәмамлаганнан сон Зифа буйлы, чандыр гәүдәле, сап-сары чәчле, күгелҗемрәк соры күзле, үтәли күрүчән карашлы. Садә елмаеп, үзенең исемен әйтеп, сузган кулы егетнең игътибарын аеруча җәлеп итә: гажәеп нәфис бармаклары анын холкы тугрылыклы, гадел һәм кешелекле икәнлеген раслый. Сарман урта мәктәбендә урысы-татары бергә укый Өр-яна соры костюмының күкрәгенә университет значогы тагып килгән яшь укытучыга, әлбәттә, эшнең саллырагын—урысча укучыларның сигезенче-унынчы сыйныфларында урыс әдәбиятын алып бару вазифасын йөклиләр. Әлеге сыйныфларга белем бирүче яшь укытучылар ничектер аның белән бик теләп аралаша, дәртләнеп эшләүче бөдрә чәчле, эчкерсез, кин күңелле егет тирәсенә туплана. Озак еллар буе шунда укыткан һәм район үзгендә төпләнгән укытучылар, әлбәттә инде, пенсиягә хәтле бер урында эшләү ягын кайгырталар һәм директорның сүзеннән чыкмыйлар Ул исә үзенен акыл шәрифләре, холык-фигыле мөмкинлекләреннән чыгып, хан ук булмаса да. үзен хужа итеп күрсәтергә тырыша икән. Сарман төбәгендә нефть күренми иде әле. Бертөрле эш тә юк Газета редакциясендә дә нибары биш-алты бөртек кеше эшли РОНОда үз штаты. Мәктәп берәү генә. Үзсүзле директорның көен көйләми хәлен юк. моннан да кусалар—кая барырсың, нинди эш табарсың9 ! һәркайсының йорт-жире шунда, бала- чаганны ачтан үтермәссең ич инде! Сарманга беренче тапкыр аяк баскан укытучылар үзләрен бик иркен тоталар да бит. .. Алар чанасына утырып, дөреслекне эзли башласаң, көләрләр үзеңнән: атнын азгыны тайга иярә, диярләр Пенсиягә дә күп калмады, түзәргә кирәк, язмыштан узмыш юк... Читтән килгән һәм ике-өч елдан китү ягын караган яшьләр исә мондый хәлгә көлемсерәп карыйлар, гаделлекне яклап теләсәң кем белән бәхәсләшергә риза иделәр. Үз фәннәрен әйбәт үзләштергән, дәртләнеп эшкә керешкән яшьләр дәресләрен мөмкин кадәр кызыклырак итәргә, яшь буынга тирәнрәк белем бирергә омтылалар Мәктәптә хөкем сөргән гаделсезлекне яшьләр педсовет жыен-утырышларынла турыдан-туры тәнкыйтьли башлагач, директорнын “ә” дигәненә "жә" дип кенә торырга күнеккән карт укытучылар бик тә сәерсенеп калалар Гәрчә яшьләрнең үз мәнфәгатьләрен кайгыртмыйча, мәктәпкә жанлылык алып керүләрен күрсәләр дә. гаделлекне яклап түрәләргә турысын әйтергә жөрьәт итүләренә күңелләре белән тулаем кушылсалар да, авыз ачып сүз әйтмиләр, күз йомып калу ягын карыйлар, битарафлык чиген атлап уза алмыйлар "Курыкма дошманнан—ул сине үтерә генә ала. курыкма дустан—ул сине сата гына ала, син курык битараф заттан—андыйлар үтерми дә, сатмый да. тик инде жир йөзендәге барлык үтерү-сатулар нәкъ әнә шундыйларның дәшми-тынмый гына ризалык бирүеннән чыгып башкарыла", дигән гыйбарәне Бруно Ясенский сонгы романына эпиграф итеп алган. Сарман укытучылары коллективы әнә шунын. битарафлыкның ачык мисалы була Шуңа күрә яшьләргә кыен ашарга туры килүе табигый Үзенең кул астында эшләүчеләрнең “ләббәйкә" дип кенә торуларына күнеккән директорг а тәнкыйть сүзләре ишетү дә, әмерен үтәмәү дә Совет кануннарын бозу булып күренә. Урыс әдәбиятын укытучы куе бөдрә чәчле егетнең бөтен район коллективы алдында, трибунага чыгып, райком белән исполком җитәкчеләрен “утлы табага бастыруы", мәктәп директорын тетеп гәзиттә фельетон язып чыгуы аның акылына сыймый, әлбәттә. Дустым Сарманда, үзем Теләнче Тамагында бер ел эшләп кайтканнан сон. без аның белән ике көннең берендә күрешә торган булдык. Калавылга мин әллә нигә бер генә барып чыгам, дустым үзе минем янга иртәнге якга килә дә. шәһәр гизеп йөргәннән соң, кичке якта гына кайтып китә торган иде Бездә эчеп-исереп яки болагайланып йөрү гадәте юк иде Ничектер модага ияреп китмәдек шикелле. Ул арада калавылга инде сәгать саен автобуслар йөри башлаган, дустымның эшләре җиңеләйгән иде. Шулай бервакытны автобуска керсә, анда кайчандыр үэе үлеп гашыйк булган, чибәрлегенә гаң калып. Идеал дип йөргән, безнен белән бер заманнарда урысча гына укыган һәм шул телдә генә аңлаша алг ан туташка тап була. Идеал белән аларның аралары үз вакытында гаять якынаеп китә Мишәр егете йөргән кызынын өенә дә баргалый. анарчы ерактан гына күреп йөргән әтисе заводта зур дәрәҗәле конструктор була торып та. искиткеч тыйнаклыгы белән егетебезне хәйран калдыра. Ә менә остабикәгә тартымрак әнисе берөзлексез сөйләргә әзер, кы >ы кебек үк чибәр дө чая ханым татарча да сөйләшә икән, үзенен белмәгән нәрсәсе юк икән Бервакытны шулай әңгәмә барышында. —Сәгыйть Фәйзуллин без яшь чакта беренче татар зыялысы иде, ана гашыйк булмаган кыз калмагандыр..—дип дустымны хәтта әле гажәпкә дә калдыра. Бәй, безнен остазыбызны яхшы ук белгән икән ләбаса! Идеал белән аралары шул рәвешле матур гына якынаеп вә үрелеп барган, калавылда аларнын йөргәннәрен бөтен кеше белгән, дуслары сөенгән заманда аянычлы бер вакыйга булып ала. Бергә-бергә Яна елны университетның зур залында, түшәмнәргә тиеп торган зиннәтле чыршы янында уйнап та биеп каршылый болар. Хәйран күңелле була. Казан урамнарына төне буе яуган кар өстенә үзләренең аяк эзләрен калдырып шактый ук йөргәннән соң. кызның яшәгән фатирына сугылып, аннан өенә алып кайта торган сумканы эләктереп чыга да тимер юл вокзалына юнәлә болар. Егет үзе көн саен килеп тә кайтып йөргәч еллык билетны алдан ук алып куйган була кызына тиз генә билет алып чыга да. Казан-Арча поездының бушрак бер вагонына кереп урнашалар, дустанә гөрләшеп кайталар да, егет өенә хәтле бик рәхәтләнеп озатып куя үзенең Идеалын. Яңа елны шулай бергә каршы алулары киләчәк өчен үзенә күрә символика буларак кабул ителергә тиеш иде кебек тә бит. киресенчә килеп чыга... Мөгаен, Идеал әнкәсенә Яңа ел манзарасын сөйләгән чагында, сүз уңаеннан гына, егете билетны бик тиз алып чыгуын да телгә алгандыр. Шуннан моның әнисе, бухгалтерия хезмәткәре, сәмәннең кадерен белгән кеше, бер танышы аркылы билетның хакын жибәрә. Гайрәтең чикмәслекмени! Бердән, ул әдәпле вә инсафлы, остабикә дәрәҗәсендәге ханым Кызының йөрәк серләренә тыкшына, икенчедән Егетне кимсетә, гүя сәдака жибәрүе белән хәерчегә чыгара! Миңа калса, әлеге вакыйгага Идеалның бернинди катнашы булмагандыр, ул һич тә егетне кимсетергә яисә рәнжетергә теләмәгәндер, ихтимал, әнкәсенең әлеге “өлгерлеген" бөтенләй дә белми калгандыр. Әмма зирек тәртәле егетебез йөргән кызы белән сөйләшеп-анлашып тормый, ике арадагы күперне тота да яндыра... Икенче бер шартларда яшәсә, моның ише вак-төяккә, мөгаен, бер дә исе китмәс иде. Тик инде гаиләләре фәкыйрьлектә гомер кичерүгә дучар ителгәнлектән, әлеге мәсьәләгә бик-бик четерекле килә. Шуңа күрә кечтеки генә рәнжетүне дә күңеле күтәрми, йөрәгендә дөрләп янган ялкынга, күзен йомып, су сибә. Күңел түренә икенче берәү кереп урнашкач исә, Идеал ана бөтенләй чит кешегә әверелә, анын белән һичбер дулкынланусыз, тыныч кына гәпләшеп кайта. Шунда Идеалның янып торган кара күзләре елмаеп та сихерләп каравын һәм. —Уку-уку дип гомеркәең үтеп киткәнен дә сизми калуын бар. Инде җитте, укулар бетте, аспирантураларда укып, карт кыз булып калырга җыенмыймын. Гомернен яңа баскычына сикерергә, менә хәзердән кияүгә чыгарга кирәк, вакыт бик җиткән1 Син ничек уйлыйсын бу хакта? Кияүгә мин фәкать бер кешегә, яшьлегемдә үземне гашыйк иткән егеткә генә чыгасым килә,—дип, бик мәгънәле итеп өздереп каравына һич тә исе китми, чит бер туташның эч серләрен тыныч кына тыңлавын белә. “Аңламый” дустым анын тел төбен, йөрәгенә якын кабул итә алмый аның сүзләрен— егет икенче берәүгә үлеп гашыйк. Атна-ун көннән исә өйләнеп җибәрә дустым. Кайчандыр яратып йөргән мәгъшукасын түгел, бәлки бүген үлепләр сөйгән кызын ала. Кирегә кайту, артка чигенү гадәте юклыгын янә бер кат исбатлый. Дустымның мәзәк итеп сөйләрлек хәлләре баштин ашкан. Әйтик, нәшриятта эшләү дәверендә ул озак еллар партбюрога сайлана. Гадәттә бит беренче скрипкәне кулга төшерергә омтылучылар булып тора, дустыма шунын урынбасары да бик җиткән. Үз мәнфәгатьләрен кайгыртмый ул. берәрсен рәнжетеп-чукып ташламагайлары, дип борчыла, шуңа юл куймаска тырыша. Халык җитди. Әхлак мәсьәләсенә килгәндә һич тә шаярып сөйләшмиләр. Анарчы да рәнҗетелгән күренекле прозаик, онытылып китеп, партбюродагы бер ханымга усалрак, әмма образлы сүзләр әйткән. Гайбәтче-булдыксыз хатыннар монын шул сүзләренә ябышканнар. Әһә, бу әдипкә партия юлыннан каты шелтә чәпәсәң, мин кем дип, борын чөеп йөри алмас иде, дип этлек эшләргә хыялланалар икән. Моны тиз генә хәл итмәкче булалар. Җыелышны дустым алып барасы икән Сөйләшеп куйган теге әдип белән: —Минем янда гына, авызына су кабып утырасын. Калганын үзем карармын Әгәренки авыз ачып, берәр сүз әйтәсең икән—үпкәләмә, эшне бозасын,—дигән. Халык җыелышкач, минем дус башта ук гаепле коммунистның нинди зур талант иясе булуын да, әләкчеләр тырышлыгы аркасында "халык дошманы” дип Себер сөрелгәнен дә, еллар үткәч акланганын да, бүген исә татар халкының үткәнен тасвирлауга багышланган роман иҗат итүен дә тәфсилләп кенә исләренә төшерә һәм үзенен тәкъдимен әйтә: әдәпсезлек күрсәткән өчен шелтә белдерергә... Җыелышка бит юнәлеш бирү генә кирәк. Исәп кенәгәсенә теркәп каты шелтә бирелми кала. Икенче юлы партбюрода зур шагыйрьнең эчеп-исереп йөрүен фаш итеп, фикер алышып утыралар. Бер хатын сайрый эчүчелекнең нинди зур зыян китерүләрен, икенчесе чәчә үзенең зәһәрен. Болар икесе дә коммунистка бик рәхәтләнеп каты шелтә бирерләр иде дә исәп кенәгәсенә теркәтерләр иде. Күрә дустым, бюрода артыграк акыл саталар, кешене өзгәләп ташларга әзерләр. Бу юнәлешкә чик куймыйча ярамас, дигән фикергә килеп, сүз ала: —Мөнип абый, сез бит балалар әдәбиятында әйдәп баручы шагыйрь, дистәләрчә әйбәт китап чыгардыгыз, фәлән-фәлән җырларыгызны бөтенебез ярата, алар халык җырлары дәрәҗәсендә. Ә үзегез, шундый талантлы шагыйрь була торып та көпә- көндез эчеп йөрисез, болагайланасыз. Минем шулай эштә исереп йөргәнемне күргәнегез бармы? —Юк, сине алай күргәнем юк. —Күрмәссез дә! Ә бит беребез дә әүлия түгел. Мин дә эчәм. Атна азагында, дус-иш белән. Тик инде иртәгесен баш төзәтүнең ни икәнен белмим, икенче көнне ял итәм, атна буе эштә булам, исереп йөрергә вакыт калмый.. Шулчак партбюро әгъзалары көлешә башлыйлар: —Син бит Мөнипне тәнкыйтьләмисең, ничек эчәргә икәнен өйрәтәсен,—диләр —Сон бит, шундый шәп шагыйрь булып, шушы яшькә җитеп, юньләп эчәргә дә өйрәнмәгән. Шуның өчен үзенә шелтә белдерү дөрес булыр. Исәп кенәгәсенә-фәлән кертмичә генә... Шушы хәлне сөйләгәч, мин дә көлмичә түзмәдем. — Ичмасам, рәхмәт әйттеме үзенә?—дип кызыксындым —Әйтте. Икенче көнне үк. Коридорда тотты да үземне, синен коньяк яратканыңны белдем, минем бер дус зур складта эшли, үзенә искиткеч шәп коньяк алып килим әле. бир ун тәңкә, дип, сәмән алып китте — Китердеме соң? Нишләптер миңа күрсәтмәдең ул затлы шешәне —Үземнең дә күргән юк әле. Ике-өч ай гына вакыт узды, таба алмый торгандыр. —Көт син алкаштан изгелек! Утырткан ул үзеңне. Рәхмәте шул булсын. Янә мондыйрак хәл була. Нәшрият халкына бакча бүлеп бирәләр Займишеда. Коллектив шунда ук эшләүче Зиннур дигән балалар язучысын бакчачылар идарәсенең рәисе итеп сайлап куя Тыйнак та тырыш егет икән үзе, кай арада эшне җайга сала теге, какларгадыр барып, җыелган акчага күп итеп койма баганасына ярарлык казыклар, такталар кайтартып аудара. Нәшриятнең үзендә эшләүче мыштым егетләр ул өемнән шактый гына материалны шудыралар Кайсы мыштымнарның кулы кәкре икәнне белгән хәлдә, коллектив хәзинәсен сакламаган өчен, әлбәттә. Зиннурны тиргиләр, материалны анардан таптыралар. Сугышта контузияләр алган рәис егеткә шул җитә кала, аты- чуты белән әйтеп сүгешә бу халык белән Әлеге хәлдән соң нәшрятнен яңа хуҗасы Зиннурны, гомумән, эштән куарга приказ чыгара, партия юлыннан каты шелтә бирүне таләп итә. Җыелышта минем дус әлеге егетне яклап, директорга каршы чыга. Балалар өчен язган хикәяләрен үзе редакцияләгән була, шуңа күрә иҗатын иркенләп сөйли Мактаудан соң бакчачылар башлыгының тыйнаклыгын, коллектив өчен янып йөргәнен, нәшриятта кайберәүләрнең үз мәнфәгатен кайгыртып яшәгәнен искәртә дә Зиннурның фронтта алган партбилетына кагылмау, эштән куылгач, бер гаеп өчен, хәтта ул гаепле булган очракта да ике төрле җәза бирмәү дөрес булыр, дип бара Хуҗаларга яраклаша белми шул дустым, яраклаша белми. Менә хәзер соңгы елларда Зиннур бөтенләй күзгә-башка күренмәгәч, дустым аны белгән кешеләрдән сораштырып карый. Нинди хәлдә икәнен дә. үлгәнме, әллә исәнме икәнлеген дә беркем белми Нәшрияттан китапларын, шәхси эшен таптыра. энциклопедиягә кертү өчен мәкалә яза Монын белән генә канәгатьләнмичә, китә Яңа Аракчинога әдипнең өен эзләп. Әлеге калавыллар ул арада Казанга кушылып, урам исемнәре үзгәреп беткән булып чыга. Каян тапмак кирәк! Сәгатьләр буе сорашып йөри торгач, ниһаять, игътибарлы затларга юлыга, алары фәлән кешеләрдән белешә-нитә торгач, андый язучыны әле кичә-бүген күрүчеләр, хәтта өен белүчеләр дә табыла. Зиннурны туры китерә алмыйча, хәбәрләшергә язу язып калдыргач, исән икәнлегенә ышанып та сөенеп кайтып китә соң. Әмма тегеннән хәбәр юк та юк Тагын китә бу өенә. Күрешеп сөйләшәләр Бер юньсезе моның повестен кире каккач, кайнар канлы кеше беткә үч итеп тунын утка яккан булып чыга—беркемгә берни кирәкми, дип, язуны ташлаган, бөтенләй ваз кичкән. Шулай да повестен эзләп таба, биреп җибәрә. Укып чыга дустым. Әйбәт язылган нәрсә икәненә инангач, журнал мөхәрриренә мактап сөйли. Теге дә кызыга. Кереш мәкалә язып, кулъязманы китерергә куша. Игътибар күрсәткәч, язмыйча каласынмыни, бик яза дустым. Янә бер елдан журналны күтәреп барса, Зиннурыбыз хәл эчендә ята икән ләбаса. Дустымны шәйләп тә бетерми, повестенең басылып чыкканын ишеткәч: —Сине фәләнев фәлән җибәргәндер инде...—дип сөйләнә. —Бу мин бит инде, Зиннур, танымыйсынмыни?—дигәч, әдип тә балкып куя: —Гонорарның яртысы—синеке, бырат! Син булмасан, монын дөнья күрәсе юк иде,—ди. —Зиннур, дускаем, акчага кызыгып йөрүем түгел, һич тә! Минем роль юк монда, повестен шәп, аны син язгансың, бөтен гонорары үзеңә. —Хәзер андый заман түгел бит... —Кеше хакына керәсем юк, тиенен дә кирәкми. Исән-сау булуына шатмын. бер күрешү—үзе бер гомер. Аягым җиңел булсын!.. Кызганыч ки. Советлар заманында милли мәктәпләр бетерелеп, барча халык фәкать урысча гына укып белем алу нәтиҗәсендә, бик күп кеше ана телен өйрәнүдән мәхрүм ителде... Ә бит дөньяда бер хакыйкать яшәп килә: үзеңнең ана телеңне белми торып, син бүтән бер генә телне дә өйрәнә алмыйсың, берсен дә юньләп белмәячәксең. Дөрес, уку-укыту эшләре фәкать урысча гына алып барылгач, шактый ук талантлы яшьләребез урысча тезмә яки чәчмә әсәрләр иҗат итәргә керешәләр. Тик инде, урысча гына яза торган яһүд, казакъ һәм башка халык вәкилләре кебек үк, урысча язган татар язучылары да ул әдәбиятка әлләни зур файда китерә алмыйлар. Моның сәбәбе: образлы фикер йөртү—милли сыйфатларга бәйле. Ә бу сыйфатлар һәр милләтнең канында, бик-бнк тирәндә ята. Яһүднең әлеге милли сыйфатлары борын-борыннан килгән кебек, татарның яки урысның да ата-бабадан килә. Синен геннарыннан татар каны килгән икән, телисенме син, теләмисенме—фәкать үзеңнең ата-бабана хас сыйфатларга таянып кына образлар тудыра аласың, образлы фикер йөртә аласын, геннарыңда яткан сыйфатларны җанландырып, тагын да ныграк үстерүгә һәм баетуга, образлырак иттереп тасвирлауга ирешә алачаксың. Ә инде син үзеңнең ана телеңдә уку, язу, фикер йөртү, бигрәк тә образлы фикерләү мөмкинлегеннән мәхрүм ителгәнсең икән—-бу иң әүвәл синең үзен өчен олуг фаҗига. Милләт өчен дә талант иясен югалту—зур фаҗига. Милләтне милләт итеп саклап килгән нәрсә, әлбәттә, ана теле. Мәктәпләрне бетерү, "вак халыкларны” саф ана телендә белем алудан мәхрүм итү—әнә шул халыкларның үсүенә, киләчәгенә балта чабу, аларны иң зур байлыкларыннан аеру, бәхетсез язмышка дучар итү дигән сүз. Аларны урыслаштыру һич мөмкин түгел, алар фәкать ике арада калган манкорт кына була алалар. һәркайсыбыз өчен саф ана телен белү, мина калса, иң зур байлык. Дөньяда яшәвеңнең төп мәгънәсен нәкъ әнә шул сыйфат билгели. Бүтән телләрне өйрәнү, бөтен нечкәлекләренә төшенү-үзләштерү фәкать ана телен әйбәт белгән очракта гына мөмкин. Үз телеңнең байлыгына чын-чынлап хуҗа булмый торып, башка бер телнен тирәндә яткан байлыгына гомереңдә дә үтеп керә алмаячаксың Ә инде мәктәптә, университет яки институтта урысча гына белем алган тәкъдирдә, кызганыч кн. син үз телеңне дә белми каласын, урысчаны да юньләп белмәячәксең. Чөнки синен өйрәнгәнен халыктан түгел, фәкать китаплардан укып алган белем генә. Бездә ул куян шулпасының шулпасы буларак танылган Ә инде син, татар телен белмәгәнгә генә урысча “блям” дип саныйсын икән— анысы синен үз эшен, саный бир. Укып надан калучылар бер син генә түгел. Ә инде син, үзеңнең ана теленне әз-мәз генә, ипи-тоглык кына белгән өстенә. урысча гына укыганыңны бик зур дәрәжәгә санап, аны да юньләп, тирәнтен өйрәнә алмаган хәлдә, мин двуязычный, ике телле, дисең икән—бу инде синең үзен өчен зур фажига.. Илленче еллар азагында, Муса Җәлилнең исеме бөтен дөньяга мәгълүм булган бер заманда, халыкара вагонда кайтучы дустымнан урыс зыялылары: —Сезнең Мусагыз Мәскәүдә укыган бит. Ул шигырьне дә урысча язгандыр инде?—дип сорашкач, мишәр егете жавапны кыска тота: —Үзен хөрмәт итүче һәркем фәкать ана телендә генә ижат итә'—дип өздереп әйтә, бәхәскә һич урын калдырмый Гәрчә үзе шигырьне ике телдә язгаласа да, әдәби әсәрләрнең яки фәнни телдәге кулъязмаларның татарчасын да, урысчасын да хәйран оста, җиренә житкереп редакцияләсә дә, мәктәптә генә түгел, университетта урысча лекцияләр укыса да. мин дустымның үз авызыннан "ике телле” дигәнне һичбер вакыт ишеткәнем булмады Моның сере бик гади: ул үзен туган халкыбызга хезмәт итәргә тиеш, дип саный, фәкать ана телендә ижат итә. Хәер, язып яткан шигырьләрен һәм ике повестен ташлап, бүгенге көндә әһәмиятлерәк эшкә башы-аягы белән чума—әдәби тәржемә өлкәсендәге башбаштаклыкка чик кую дәрте белән яна башлый. Менә шунда инде аның һәр ике телне дә төпле белүе бик тә ярап куя. Аның изге ниятен кордашлары яклап чыга, шул рәвешле уңганнар командасы оеша, яңа мәктәп барлыкка килә, әдәби тәржемә мәктәбе. Талантлы яшьләрнең безгә кушылуы инде табигый бер хәл. Әмма сүзгә-сүз аударучыларны да, оригиналны үзләренчә ирекле төстә кыландыручыларны да трибунага чыгып яки матбугат битләрендә сүгү бер хәл, ничек эшләргә ярамаганын исбатладың да диик, ә менә ничек тәржемә итү кирәклеген кем күрсәтеп бирер безгә? Менә шунда инде "Хәсрәт дәрьясьГның дөнья күрүе һәммәбез өчен дә әйтеп бетергесез үрнәк булды Моңарчы яшәп килгән, тәмам чәчәк аткан халтурага өнә шул тәржемә. дөресрәге саф ана телебездә язып чыккан роман киртә куйды, ничек эшләргә икәнен өйрәтте. Дустымның берәүдән дә көнләшмичә яисә күпсенмичә, иҗади теләктәшлек дәрте белән януы барчабызны гаделлеккә этәрде, һәммәбез дә тәрҗемәгә ижат эше дип карын торгач, намус белән көчебезне түккәч, бер-бер артлы матур вә камил, кабат- кабат укырдай китаплар күренә башлады. Эзлексез һәм гадел фикер алышулар, бербереңә теләктәшлек күрсәтүләр, кулъязманың һәркайсын яхшыртырга омтылулар, әлбәттә, үзенең нәтиҗәсен бирде—утыз-кырык ел эчендә безнең ижат командасы татар әдәбиятын баетуга сизелерлек өлешен кертте Дустымның холкына ләббәйкә дип торучы мин түгел. Мәгәр . дуамаллыгын бетерергә күпме генә тырышсам да, уңыш казана алмадым бугай Сүземә колак та сала кебек инде югыйсә, әмма бар халыкны үзе шикелле намуслы, мәрхәмәтле итәргә омтылуы эшне боза да куя Нигә кирәк иде инде аңа тәнкыйть мәкаләләре, фельетоннар язу? Әллә син мәктәп директорын акылга утыртырмын дисенме? Бүтән коллективларда хәлләр әйбәтрәкмени? Директор үз мәнфәгатен каермаса, директор да булмый, андый зур титулга ирешә дә алмый бит ул. Дөньяны төзәтеп булса икән фельетон язып кына. Зирек тәртәле булуы аркасында кеше үтерә язуын кая куясың? Мәктәптә Швейкны акылга утыртуы бер хәл. студент чагыбызда кызып китеп, колга белән тондыра ич бер хөрәсәнгә! Үтергән булса—утыртып куялар иде бит үзен, ә инде гариплөтсө—гомер буе тегеңәр пенсия түләтәчәк иделәр Еш кына ярсуыңны тыярга туры килә шул, бүтәннәрнең холкы-фигыле белән бер дә исәпләшми генә яшәп булмый бу дөньяда Ахырзаман Курыкма үлемнән, курык файдасыз гомердән. Татар халык мәкале Кара син. ә. һаман кабаюнып Үтеп китте бит. әй. тормыш та1 Ә мин һаман: үз өстенэ алган Йөктән арынагмаган кырмыска. Әнвәр Давыдов Хәйран тамаша инде... Энциклопедия институтыннан отпускага чыгып, дачада ял итеп ятканда, дөресрәге, тынычрак минутларымны язып-сызып. рәхәт-ләззәтгә уздырганда бәләкәй оныгым белән Иделнең бер тармагында чупырдаганда, өемдә иминлек, үземдә ижат вә дәрт гөрләп барганда, һич уйламаган-көтмәгән җирдән тәннәрем янарга тотынмасынмы! 30-35 градус эсседә оныгым белән коенырга йөреп, кәпәчсез-нисез генә бил тиңентен суда торган хәлдә оныгымны суга чумбылдатып, йөзәргә өйрәтүем ярамагандыр инде... Ай-ваема карамыйча, калага озаттылар үземне, иртән температурам югары булса, табиб чакырырга әмер бирделәр. “Прокурор"ның әмеренә кем генә каршы тора алыр икән?! Утырдым да киттем улымның машинасына. Иртән табибәне чакырттым Матурлыкның вә сәнгатьнең кадерен белүче табибәмә галереям бик ошады, яңа альбомыма биһуш булды. Мәгәр үзем бер дә “ошамадым"—әллә ниләр язып бетерде. Ялдан соң поликлиникага барырга кушып, хушлашты. Анда шулай тыныч кына кабинет саен анализ тапшырып, өйгә кайткач, укып-язып ятканда, бер кичне эссем янә күтәрелеп китмәсенме? Төнлә белән хәлем хәл булды, мин инде кеше буласыма тәмам өметем өзеп, газизләрем белән, фани дөнья белән бәхилләшеп яттым. Иртә таңнан улыма хәлләр мөшкел икәнен чишеп, тизрәк әнисен алып кайтырга куштым. Ике-өч сәгатьтән алар кайтып та җиттеләр. Гомер иткән карчыгымның йөрәк җылысыннан тәмам эреп киттем, елмаеп азапланам. Ул арада Марина атлы дус кызыбыз килеп җитте. (Ул безгә үз өенә кайткандай, теләсә кайчан сугыла.) Авырып ятуымны күреп, анализ кәгазьләремә күз салды, эсселегемне тәгаенләде дә: —Безгә УЗИда каралырга кирәк. Моның өчен иң кулае алтынчы шифаханә булыр,—диде. Без моңа каршы килмәгәнне күргәч, шундук үзе эшләгән “Ашыгыч ярдәм күрсәтү”нең түрәсенә чылтыратты: —Менә мин кардәшләремә кергән идем дә, абзый чирләп ята икән. Утыз тугыз градус белән. Бүген кизүдә алтынчы шифаханә бугай, шунда алып барып, УЗИлардан каратасы иде үзен. Сез фәлән адрес белән машина җибәрсәгез иде. Әкрен кеше киенгәләгәнче тегеләр килеп тә җиттеләр. Минем шифаханәгә кереп ятуга кул-аягым белән каршы икәнемне белгәч, елмайды гына табибә кыз бала: —Сезне бит анда берәү дә шифаханәгә салырга алып бармый. Бу тирәдә УЗИ шунда гына. Рентгеннан карасыннар. УЗИдан. Шуның белән хәлегез дә, чирегез дө ачыкланыр,—диде. Анда шалт-шолт барын да карадылар, аяк бармакларымнан алып чәч бөртекләремә кадәр тикшерделәр. Зур гәүдәле уролог: —Анализ кирәк, бәвел анализы,—дигәнне ишеткәч: —Миңа ясадылар инде,—дидем —Кайчан? —Өченче көн. —Юк шул, ярамый. Хәзер кирәк! Анысын да кай арада ачыклап ташладылар. Табиб агай: —Ул җитди авырый, газап чигә. Утыз тугыз градус белән аны урамга чыгарып җибәрә алмыйбыз. Дәваларга кирәк, шифаханәгә яткызабыз!—дигәч, карчыгым белән үзара карашып алдык та, башка чарабыз юклыгын аңлап, ризалаштык сон. Онытып торам икән әле: УЗИдан кара! аннан, рентгенга күренгәннән сон табиблар көлешеп алдылар: —Унъяк бөерендә коралл икән ләбаса авыруыбызның!—диделәр. Пленкага күз салган идем—үзем дә сокланып куйдым: баш бармак кадәрле озынча матур ташны тагын да килешлерәк төерчекләр бизәп тора икән ич! Мәржән дә мәржән. бу да мәржән! Әле бит анын, өч-дүрт см озынлыгы ташнын, тырпаеп басып торуларын күрсәң!.. Шуннан бирле үземне коралл дип йөртә башладылар шифаханәдә Соныннан белдем (күп нәрсәне белми генә үлүең бар бит әле!) поликлиника табибеннән: аның күзгә күренеп торганы куркыныч түгел икән; сул бөердәге комлы ташлары хәтәр, бәвел юлын шулар томалый икән; мәржән исә җилсенгән очракта гына азып китә дә сикертә—операциясез һич котылу юк икән... Ходайның һәр бирмеш көнендә жаннары теләгәнчә укол кадый торгач, минем бөердәге теге вак-төяк партизан ташлар үз урыннарына кереп яттылар бугай, һәрхәлдә, бактерияләр борчудан туктады, савыгам инде, дип сөенеп кенә ятканда, әлеге паразитлар барчасы ду кубып баш күтәрмәсеннәрме! Тик кенә торган җирдән миңа суык була башлады. Шулай эсселе-суыклы булып ятканда тешләрем әргән уйный гына лабаса! У рамда утыз өч градус җылы. Чакырдылар шәфкать туташын. Г радусник куйса—у гыз тугыз да тугыз градус икән ич! Тиз генә хәбәр бирделәр табибка да. Кай арада анысы атылып килеп җитте, дүрт-биш төрле укол кадарга әмер бирде алар кулында җан тәслим кылсан—ЧП санала икән ич. Кизүдәге шәфкать туташларының тәмам котларын алганмын—укол кадарга энәләр таба алмый азапланалар икән... Моржмы син, түгелме, дип сорап тормадылар—өйделәр өскә одеял Газаплы йокымнан уянып китү белән, иренемне чылатып алыйм дип, тумбочка өстенә кулымны сузуга, рәхмәтле бәндә Фәһим күршем: —Менә монысы җылы чәй,—дип, кулыма бокал тоттыра. Күземне ачар-ачмас кына бокалдан чәйне уртлап, янымнан һич китмичә кизү торган изге жанга сузамын. Янә оеп китәмен Имештер, галәмәт зур бина эчендә күңелемә якын затлар—Сәлнх ага Вөлиди белән Байназар абый Әлминев әллә кайларга ияртеп алып кереп китәләр үземне (Татарстан китап нәшриятында берсе директор, икенчесе баш рәссам иде.) Әллә нинди лабиринтлар аша керә торгач, бер бүлмәгә юлыгабыз. Анда, имештер, Сәгыйт абзый утыра, остазым Фөйзуллин. Күрше кабинетта Җиһангир абзый Ишиев. Икесе дә мәһабәт Әнә тагын Сәхаб Урайский, Әнвәр Давыдовлар Ул агайлар барысы да затлы, һәркайсы зыялы, бөтен игътибарыңны үзенә җәлеп итеп тора. Алар сөйләшмәделәр Фәкать елмаешып мина мәрхәмәт-шәфкать күрсәттеләр. Оҗмахта булсын жаннары, тыныч йокласыннар, нәшрият өчен күп көч сарыф иттеләр газизләрем. Тик алар янында артык озак юанмадым: плащымны салып, дивардагы озын кадакка элдем дә ишеккә юнәлдем Исән чакларында да. әлеге “күрешүдә" дә үземә ачык чырай күрсәткән фидакяр затлар белән хушлаш- мый-ннтми генә чыгып китүем исә кайчан да булса, ахыры бер шулар янына ишек ачып керәсемне бәян итәдер инде Фани дөньядан китәргәме хәзер үк. әллә бераз сабыр итәргәме, дип уйланып ятканда, карт Әҗәл белән алышканда, мөгаен, бераз сабыр итү ягын каерганмындыр. Мәгәр үзем “Илаһи комедия"нен авторы сыман карап-танышып йөрмәдем, бер читтән күзәтүемне белдем, күзләрем әллә кайдагы зат вә хәлләрне дә гаҗәеп әйбәт шәйләде. Үземне генә берәү дә күрми, янымнан үтеп-сүтеп, бәрелә язып йөриләр, тик берсе дә мине абайламый Ишекне ачып, зыялы картларым яныннан чыксам, гаҗәеп озын вә зур залга килеп кергәнмен, имеш. Иң түрдә, уң кулда, диварга аркан Дамир Шакиров утыра. Өстәлендә китаплар, корректура габаклары Нәшриятның директоры янына әледән-әле нәшрият кешеләре килеп тора, кулындагы кәгазьләрне ни рәвешле хәл итәсене киңәшләшә Бухгалтерия башлыгы Әминә дә, корректураларын күтәрен Гөлшат апалары да. 8. .к у., м в производство башлыгы Зөлфия дә килә. Бераз ундарак иләмсез дәү өстәл янында баш мөхәррирләр утыра, алар икәү, имеш—Харрас Әюпов белән Марс Шабаев, Нидер кинәшәләр. икесенең дә кулларында корректура Аларга каршы өстәлләр янында техредлар Әнисә. Ания, Суфия. Вера. Наилә. Фәһимә. Фәния. Сания хәреф санап баш ваталар, линейка белән нидер үлчәп, кәгазьдә шуны карандаш белән билгелиләр. Шунда ук машинисткалар клавишаларга шакы-шокы суга торалар. Әйләнә-тирәдә бәп-бәләкәй өстәл саен икешәр мөхәррир утыра: Фәния белән Сания. Марык белән Рәис. Фирая белән Наилә, Равил белән Лирон, Люция белән Роза, Ләйсән белән Очкын. Хисам белән Салихҗан... Алар башларын да күтәрмичә редакциялиләр. Сулъяктан колагыма сыерчыклар сайрагандай, күңелемә тансык чүкердәшү ишетелде. Борылып карасам—анда корректор кызлар кайсы кулъязма, кайсы корректураны чагыштырып укыйлар икән Анда береннән бере чибәрләр: Нәсимә белән Зөлфия. Зөмәррә белән Әлфинур, Мөфидә белән Рушания, Мәрьям белән Гүзәл кара-каршы утыралар. Гөлшатлары тыз-быз килә Каршы яктагы диварга озын буйлы, какча гәүдәле, буялган чәчле бер хатын сөялгән дә бәләкәй буйлы, юантык гәүдәле, зәһәрлеге йөзенә чыккан хатын белән авызга-авыз гайбәт саталар... Каяндыр каршы яктан ике Илшат өр-яна китаплар күтәреп килеп чыгалар да директор янына ашыгалар. Зур кызыксыну белән аларга кайбер техред, корректор тагыла. Китапның һәркайсын әйбәтләп карыйлар да шундук елмаешып торучы Сабира ханым белән Нәсимәгә тантаналы рәвештә тапшыралар, имеш... Нәшрият халкының шулай тыз-быз килүе аңлашыла булса кирәк имештер, иске елның соңгы көне, план үтәргә тырышалар. Планны үтәүгә күп нәрсәләр бәйләнгән: үтисең икән—дәрәҗәң зур, синең урының түрдән; үтәмәсән—чанадан чөеп кенә төшерүләре бик ихтимал... Бу зур залда халык трамвайдагы сыман, гел хәрәкәттә, күпләр йөреп тора, кайберәүләр тамак ялгый. Төн уртасы күптән узган, кайсының тамагы ачкан, кайсының йокысы килә, күзләре йомыла. Шуңа карамастан берәү дә чыгып китми, нәшрият өчен һәркемнең җаны фида Кайтырга куркырсың дип, каршыларга килүчеләр дә күренә башлады. Менә сызылып таң атканы сизелде. Шул чагында производство җитәкчеләре директор каршына барып, быелгы планның ахыргы корректурасы типографиягә тапшырылды, чыгасы китапларның соңгы сигнальные алынды, менә алар, дип. кулларына тапшырдылар Шунда гына директорның көләч йөзендә елмаю күренде: —Рәхмәт, коллегалар! Бик зур рәхмәт! Сезнең тырышлык белән ирештек бу уңышка... Мәзәк хәл инде... Ахырзаман якынлашканда Әҗәл белән тартышып ятканда, чынлап торып уйласаң, адәм баласы үзенең гаиләсе белән, туган-тумачасы белән бәхилләшергә тиештер инде, югыйсә Фани дөньядан китәргә җыенучы, гомумән, якыннарына үзенең соңгы сүзләрен-гозерләрен әйтеп калдырырга, варисларына исә үзенен үтәлмәгән вәгъдәләрен, башкарып чыга алмаган ниятләрен, эшләп бетермәгән, ярты юлда калган эшләрен, түләмәгән бурычларын тапшырырга тиештер сыман тоела, һич югы бүген үзе эшләгән дәрәҗәле оешма (энциклопедия институты!), андагы асыл вә гали затлар белән хушлашырга, туры әйткән урынлы, әмма каты, аяусыз, дорфа сүзләре өчен түрәләрдән кинә сакламауларын үтенергә тиештер сыман тоела. Әмма бу артык акыллы, нормаль кешеләргә күбрәк хастыр Чөнки дәрвиш аты күтәреп йөргән кеше алай эшләми икән. Дәрвиш дигән бәя алган зат үзе гомер буе эшләгән оешма белән фидакяр хезмәт куйган гаҗәеп тату коллективтагы кешеләр белән, үзе сокланган, хезмәтләре вә һөнәри осталыклары алдында ихлас күңелдән баш игән, гомерләрен китап чыгарудай изге эшкә, ягъни иң авыр елларда да ана теленең гүзәллеген-камиллеген саклап калуга багышлаган, бернинди байлыкка-дәрәжәгә алданмаган, үзләрен бик гади тоткан гали затлар белән бәхилләшүне һәммә нәрсәдән артыграк саный булса кирәк. Дәрвиш дип академик Тәлгат Галиуллин тикмәгә әйтмәгәндер шул.. Соңгы җырым Нигезең нык булса, күңеяең тыныч булыр. Татар халык мәкале Үз өендә бәхетле кеше генә чын-чынлап бәхетле Л-Толстой Хатын—сөяркә түгел, дус ул, гомерлек юлдаш, һәм без аны олыгая төшкәч тә. корткага әйләнгәч тә яратырга алдан ук әзер булырга тиешбез В Белинскнй Яшәүнең мәгънәсе, мөгаен, гомер юлын узып, дөньяның ачысын-төчесен татып та үзен сайлаган кыйблаңа тугрылык саклаган хәлдә, укга-сулга карамыйча, ягъни кемгә дә булса ярарга тырышмыйча, яшь буынга ихлас күңелдән әйтеп калдырасы юзерен-сүзен булудадыр, чаманны-хәленне дөрес бәяләп, васыятеңне күндереп калдырудадыр Социализм мохитендә яшәгән, эшләгән, яхшымы-яманмы гомер кичергән кайбер таманлашларым хәзер инде, туй узгач дөмбергә дигәндәй, кайчандыр патшаны сүккән кебек үк, социализмны китереп чыгарган юлбашчыларны да, ул заманнарда хөкем сөргән гадәтләрне дә, яшәү рәвешен дә эттән алып эткә салу ягын карыйлар, ягъни тәти егетләр булып күренергә тырышалар. Мина калса, бу инде атаңны сүгү белән бер. Әле үзен юньләп белмәгән-аңламаган заманага яраклашырга маташу гына егетлек түгел, һич тә! Комсомолга керүемә дә, аннары утыз-кырык ел дәвамында партия әгъзасы буларак бушлай эшләп йөрүемә дә үкенмимен, һич юк! Чөнки партиянең максаты, һәркем укый алсын өчен чыгарган программасы, чынлап та. кызыгырлык иде Тик менә җитәкчеләребез генә белгән, бернинди программага да теркәлмәгән, яшерен максат та яшәп килгән икән Икейөзлелек нәкъ әнә шунын аркасында килеп чыккан лабаса! Шаклар ката идем ул чагында бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләнүенә: имештер, милли мәдәниятләр гөрләп үсә. Чынбарлыкта шуның нәкъ киресе—татар мәктәпләре берәм-берәм урыс мәктәбенә әйләнә, мәдәният учаклары акрынлап ябыла, ягъни барча халыкны урыслаштырып бетерү максатында милли мәдәниятнең тамырына балта чабыла.. Хәер, үз илебездә юньле социали зм т өзүне гамәлгә ашыра алмаган хәлдә дә, бөтен дөнья күләмендә революцияләр кубарып, коммунизм төзү идеясен алга сөрүче бәндәләрдән тагы ниләр көтмәк кирәк?! Үз өендә өйрә пешерә белмәг ән көе, кеше өендә ботка пешергән кебегрәк килеп чыга. Яман бер гарьлек тудырганы янә шунда ки, башлары-күзләре тонган кайбер милләттәшләребез, татар мәктәпләре кирәкми, балаларыбызны урысча укытабыз, югыйсә алар ВУЗга керә алмаслар, дип, түрәләр кубызына биеп маташалар "Халык" үзе шуны сорагач, партиягә дә. хөкүмәткә дә бернинди дә1ъва куя алмыйсың. Ярый, теге агайларның балалары гел урысча гына укып, югары уку йортларына керсеннәр, нинди дә булса һөнәр дә алып чыксыннар, диик Мәгәр атар ана телен онытып, икенче бер телне юньләп үзләштерә алмаячаклар. Чөнки үзенең ана телен белмәгән кеше, гомумән, телнен нечкәлекләрен шәйләми, шуңа күрә бүтән телләрне дә ярты-йорты гына өйрәнә, манкорт хәлендә кала. Шуннан инде: "Минь двуязычнын'"— дип кәпрәеп йөри Кызганыч ки. техник интеллигенция арасында гына түгел, андый "шәхес"ләр безнен әдәбият өлкәсендә дә очраштыргалый Ә бит үз телеңне әйбәтләп өйрәнүгә, камиллеккә омтылуга ни җигә! Мин фәкать артык туры-төгал-дөрес кешеләрдән куркамын Урыслар аны “слишком правнльный человек” диләр бугай. Андый затлар канун кысаларыннан да чыкмыйлар, бернинди хата да ясамыйлар, аларда һичбер төрле кимчелек булмас, хәтта әле изге ялганның да алар нәрсә икәнен һич белмәсләр. Мина калса, алар берәүне дә ихлас яратырга, дус итәргә, якын күрергә һәм. киресенчә, кемгә дә булса нәфрәт хисе белән янарга сәләтле түгел. Чөнки алар өчен һәммә кеше бертигез, һәркемгә фәкать шикләнеп кенә карый алалар, үзләре һәрчак битарафлар, бары тик алар аңлаганча дөреслек хөкем итәргә, һәрчак алар өстен чыгарга тиеш Минемчә, алар кешелек дөньясы өчен вампир дәрәҗәсендә куркыныч, хәтәр, явыз затлар Чөнки берәүне гаеплегә санап хаталанган очракта да ана карата миһербансызлык вә шәфкатьсезлек кылудан тайчынмаслар, ә инде үзләрен һәрчак дөрес фикер йөртә дип. туры юлдан бара дип, әлбәттә, хаклы дип санарлар, башкаларны буйсындыру ягын карарлар, үз сүзләрен яклап һәрчак лаф орырлар, хакыйкатьне аңлауда бик нык хаталанырлар. Нигәдер кайсыбер кеше гомер буена иҗаттан битәр дан-шөһрәт ягын кайгырта. Шуньщ дәртенә бер керешкәч, азмы-күпме дәрәҗәләргә дә ирешкәч, аның инде иҗатка вакыты да калмый, ансыз да майтара алуына куанып-канатланыл, гомумән, баш ватудан ваз кичә Әнә шул рәвешле, таланты була торып та. иҗади чиләнүнең, камиллеккә омтылу- казгануның нәрсә икәнен дә онытканнан-оныта бара... Кемнәрнеңдер кубызына биеп, аласы бүләк вә дәрәҗәле исемнәрнең барчасын алып бетергәннән сон, бичара мәхлук үзен күкләргә чөеп мактаучы, мәдхия җырлаучы һөнәрдәшләренә югарыдан торып карарга күнегеп китә дө... үзен классикларга тиңли башлый. Хәер, чамадан тыш узынып киткән чакларында классикларыбызны камчылап матбугатта чыкса да. моның әдөпсезлегенә, сантыйлыгына артык гаҗәпсенмиләр, һәрхәлдә, ана каршы авыз ачып сүз әйтергә беребезнең дә тәвәккәллеге җитми. һәй. дивана хыялый! Ичмаса бер әйләнеп карасачы артына: күрер иде шул чагында бер генә дә юньле әсәр иҗат итә алмаганын, тау хәтле китап чыгарып та, барчасының складта өелеп ятканын, хәтта әле шәп кәгазьдә, матур итеп басылган томнарынын да китап киштәләрендә тузан җыеп, кукыраеп калкынганын. Әйе. әдип белән шагыйрь өчен иң яманы—әсәрләренең үзеннән элек үлүе, ягъни укылмавы, онытылуы... Дәрәҗәле шәхес булгач, инде масаюдан арып-талып, дөнья куйгач, җыела халык моның җеназасына. Хөкүмәт исеменнән сүз әйтергә тиешле абзыйга язып тоттыралар шпаргалка—мәрхүмнең ниләр иҗат иткәнен беркем хәтерләми яки бөтенләй үк белми. Әйе. берәүгә дә рухи ләззәт китермәгән, берәүне дә борчымаган-дәртләндермәгән китапларны гадәттә һәммә кеше оныта... Бу юлы да шундый хәлнең кабатлануы табигый Ә классикларыбыз һәркемнең хәтерендә. Безнең гали замандашларыбыз Гомөр Бәширов. Фатих Хөсни, Әмирхан Еникиләр иҗат иткән әсәрләр дә татар укучысының хәтеренә сеңгән. Гарсиа Маркес: “һәр әдипнең бер генә китабы була”,—ди Ул инде, үзенчә, әдипкә мәшһүрлек вә дан китергән әсәрне күздә тотып әйтә булса кирәк һич югы бер әсәрен булсын, дигән сүз. Аның янына тагын ике-өч юньле китап өстәлсә дә, күркәм инде анысы, зыян итми. Шундый таләпне куючы авторның, әйтик, һәр иҗат иткән әсәре камил вә күркәм, бөтен дөньяда яратып укыла. Хәер, үзебезнең татар әдәбиятында да бар андый бәхеткә ирешкән әдипләр—аларның һәрбер иҗат җимеше әле бүген дә көне-сәгате белән укучысына барып җитә. Ләкин Ләкин әлеге чын иҗат ияләренең дан яулап чабарга вакыты калмый. Тик инде иң бәхетле, шөһрәтсез дә бәхетле әдипләр, томнары булмаса да аеруча бәхетле язучылар нәкъ әнә шулар Чөнки аларның йөзләрчә, меңнәрчә укучылары бар, язганнарын яратып укыйлар, һәр яна китабын түземсезлек белән көтеп алалар. Сәнгатькә гашыйк булуымны мин очраклы бер хәл дип кенә бәяләсәм дә, ихтимал, ата-бабадан килгән мирасымда сәнгатькәр геннары ятадыр, без фәкыйрегез нәкъ әнә шуларнын барчасын гамәлгә ашырырга бурычлы зат буларак дөньяга килгәндер. Тик менә хәлемнән килмәгән әлеге миссияне гамәлгә ашыру. Иң әүвәл, объектив шартлар булмаган: Бөек Октябрь давылы барча авылда мәхшәр китереп чыгарган, һәм ул мәхшәр аеруча уңган крәстиәнне кулак дип, бөтен оясын туздырып ташлау, фәкыйрь-фокраны исә күмәк хуҗалыкка туплап, ялкаулыкка һәм җавапсызлыкка өйрәтү белән очланган. Аннары инде—сугыш галәмәтләре Беренче Бөтендөнья һәм Ватандашлар сугышы туктап, егерме ел вакыт узу белән, яңасы. Ватан сугышы. Икенче Бөтендөнья сугышы... Андый шартларда, ай-һай ла, җәмгыятьнең нинди генә катлау вәкилләре иҗади һөнәргә өйрәнә алды икән?! Янә килеп, безнең изелгән милләтебезнең әледән-әле башына сугып торганда, гасырлар буе котыбыз алынып яшәгәнбез, куркак вә тыйнак булырга өйрәнгәнбез. Кая ул анда авыз ачып, рәссам буласым килә, дип әйтүләр! Кем генә хыялланыр икән скрипкә уйныйм, дип! Бик уйныйсын килә икән, үзен яса да уйна, өйрән әйдә, бездә “хөррият”... Әле шөкер диген, таптап китмәгән үзеңне теге “хөррият”.. Син аны тыйнаклык дисеңме, сабырлык яисә куркаклык дисеңме, бүтән берәр атама бирәсеңме, фәкать инде тәвәккәллек дия алмыйсын Бер генә мисал. Гәрчә сабый чактан ук тезмә юллар тезгәләсәм дә, гомер буе үземне шагыйрьгә санамадым, бер генә шигыремне дә матбугат карамагына тәкъдим итмәдем. Хәтта әле әдәби тәрҗемә өлкәсендә атау тешләр яргач та, берәр әсәрдә шигъри тәрҗемәне дә үзем үк башкарган очракларда шагыйрь кисәкләре акыл сатмакчылар Көләм генә үзләреннән, һич бәхәсләшмим Ижатнын хикмәтләре берәр һөнәргә дәгъва кылуда түгел, бәлки чиләнеп тә казганып камиллеккә омтылуда. Ирешүдә үк димим, чөнки әлеге камиллекнең чиге юк бит аның, ничек итеп ирешмәк кирәк Кайчагында миннән, бәхетлеме син, дип сорыйлар. Мондый кызыксынуларга бер дә кыланмыйча, әледән-әле үзгәрепләр торган заманага һәм замандашларымның психологиясенә яраклашырга тырышмыйча, фәкать унай җавап кына бирергә туры килә. Яшьрәк чакта да, хәзер дә. Үземне сөеп-яратып йөрүче дусларыма да. хәтта ате итәк астыннан ут йөртүче, һәркемгә этлек эшләүдән тәм табып гомер кичерүче бәндәләргә дә. Мин бәхетле, чөнки таза-сау, уңган-булган ата белән анадан мәхәббәт очкыны буларак яралып, хәлле генә гаиләдә фани дөньяга килгәнмен Ике яшемнән “кулак малае”на әверелеп, балчык ызбада гомер кичерүгә дучар ителгәнмен, җир идәндә ачлы-туклы көн итү нәтиҗәсендә аяксыз калганмын, әниемнен яну-көюләре, үз сүзләре белән әйткәндә, утлы күлмәк киюләре, ике бите белән җир себерүләре аркасында кабат йөреп киткәнмен Әтиемнән киң күңеллелек, миһербанлы-шәфкатьле булу осталыгын мирас итеп алганмын да әниемнән әдәбиятка мәхәббәт вә Нөптәй галавлдан ук килгән иҗади сәләтне кабул итеп, аларнын варисы булып калганмын Дүрт-биш яшемнән матур әдәбиятны укый башлап, иң әүвәл Габдулла Тукайның сабыйларга атап язган шигырьләрендәге зирәклек вә тапкырлыкка хәйран калганым, кабат-кабат укыганым хәтердә. Әле бүтән авторларны белмәс борын, Тукай бик күп язган икән, минем шигырьләргә исем дә катмагандыр инде, дип уйлап алганым истә. Әмма ул уй башымнан яшен тизлегедәй үтеп кенә китте Гәрчә ара-гирә рифмалы юлларны телгәләсәм дә, аларны һичбер вакыт шигырьгә санамадым Хәпа әле университетта үзем чыгарган "Молния" гәзитсндәге тезмә юлларымны да. Чөнки алар җиңел кулдан гына языла һәм энә белән кое казудан бик тә ерак иделәр Ә менә үзем чыгарган әкиятләрне сабакташларым да. төнгелеккә ат сакларга барган малайлар да оньпылып тыңлый торганнар иде. Мин бәхетле, чөнки Толстойлар, Лениннар укыган университетка барып кердем, филология белеме алдым, ана теленең хәтсез генә серләренә төшендем, бик күп кызыклы, гайрәтле, галантлы, уникаль шәхесләр белән аралашып яшәдем. Унынчыда укыганда ук безне төрле югары уку йортларына дәшеп йөрделәр. КАИдан әгитләргә килгән егет безг ә бизмән теориясен тәкъдим итте бизмәннең бер башына үзеңә ошаган һөнәрнең кулай, икенчесенә кире якларын саласың; кайсы җиңә, әнә шуңа карап киләчәгеңне үз теләгең белән хәл игәсең. Ярап куйды бит миңа шул “бизмән” Аңарчы, әниемне дәвалау нияте белән, медицина институтына керергә җыенган идем; уңай һәм кзгре якларны бизмәнгә салгач, медик була алмаячагым ачыкланды КАН, КХТИ. КИСИ. Авыл хуҗалыгы институтлары калды.. Шул заманда Казанның актыккы (!) татар мәктәбеннән егетләрне үзләренә чакырырырга өлкән күрс студентлары Ибраһим Нуруллин белән Рашат Гайнанов килде Университетның гарих-филология факультетында әле шушы елларда гына татар теле һәм әдәбияты кафедрасы ачылган икән дә анда ана телен инәсеннән җебенә хәтле өйрәнәләр икән! Әдәбиятны кайсыларыгыз ныграк ярата, дип сорашкач, малайлар Вакыйф Зыятдинон белән безнең якка ымлыйлар. Шуннан китә җентекләбрәк, төплерәк сөйләшү Икебезгә тәгаен өмет баглап, икенче килүләрендә безнең белән генә гәп корып җибәрәләр (авыр туфраклары җиңел булсын, изге җаннар иде, һәр икесе үз мәнфәгатен кайгырта белмәде, милләтебез өчен янып яшәде). Университетның мәһабәт колонналары янында йөргәндә дә, озын коридорларыннан баргаңда да. якты бүлмәләренә курка-курка гына аяк басканда да —Әг әр керә алсак... —Монда укулар насыйп булса. — дип үзара хыяллана идек. Гәрчә ант зчмәсөк тә. һичбер вакыт шпаргалка дигән нәрсәдән файдаланмаска сүз бирештек һәм гггул вәгъдәбезгә иң кыен чакларда да тугрылыклы булып калдык. Үзебез ваз кичү генә түгел, хәтта әле бер карьеристның шпаргалка ярдәмендә генә “бишле''лөр алып, Тукай исемендәге стипендиягә үрмәләгәнен, кемнәргәдер тәлинкә тотканын комсомол җыелышында кузгаттык та чын йөзен ачып ташладык. Гомумән, икейөзлелекне кичерә белмәдек Без яшь идек, үзебезгә куйган таләпне бүтәннәргә дә куя идек. Һәй. диваналар, намуслы булырга алай гына өйрәтеп була димени бүре батасын!.. Имти.хан- зачетларга ныклап әзерләнсәм дә, ике мәртәбә күңелсез хәлгә дучар булдым шул. Беренче курсны тәмамлаганда грузин һәм белорус поэзиясеннән зачет тапшырабыз Алган билетым икәү булып чыкканын абайлаганда, аскы билетны өстәлгә кире куйганда, профессор катгый рәвештә: —Билетларның икесен дә куегыз. Икенче килерсез,—диде. Гафу үтенеп торудан файда юк иде. Борылдым да чыгып киттем. Икенче көнне деканаттан профессорның телефонын алып, үзебезнең кафедрадан чылтыратам, кичә сезгә зачетын тапшыра алмаган студент, дим. Профессор өенә чакырды—Ленин бакчасы аша гына икән моның өе. —Сөйләшүенә караганда, бер дә алай зачет тапшыра алмаган студентка охшамагансың әле,—дип көлешеп озатып калдылар өлкән курс егетләре. Черек күл буеннан бик тиз таптым профессор А.Н.Вознесенскийның фатирын. Керәкерешкә моның китапханәсендәге байлыкны күреп хәйран калдым. Нинди генә китаплар юк иде аның озын-озын киштәләрендә! "Шагыйрь китапханәсе"ндә чыккан бәп-бәлөкәй китапчыклар тезмәсен иң әүвәл шунда күрдем. Өйдәгечә генә киенгән, буй-буй күлмәгенең өске сәдәфләрен катырмаган чал чәчле. Толстойдагы сыман калын кашлы картым мине шул китап дөньясында каршысына утыртты да креслосында иркенләп кенә кырынрак киткән хәлдә: —Иәгез. кайсы халык поэзиясен өйрәндегез инде, егетем, грузиннарнымы, белорусларнымы?—диде. —Икесе белән дә кызыксындым,—дигән җавапны ишеткәч, картымның акчарлак канатыдай аксыл куе кашлары югары сикергәндәй тоелды. —Шулай укмыни? Әйдәгез алайса грузин поэзиясенә күз салыйк,—диде. Гашыйк иде поэзиягә профессор. Теге яки бу фәнне белү бер хәл, ә менә гашыйк булу—бөтенләй икенче. Әңгәмә корып җибәргәч, үзенә тиң гашыйк дәрвишне күргәч, ихлас җанланып китте, зачет алуын да онытты. Әдәп саклап тормадым, ул туктап калуга, анын фикеренә ялгап үземнекен әйтергә ашыктым, ул арада татар шагыйрьләрен дә кыстырып җибәргәләдем. Ул аннан да хәбәрдар икән. Тик инде китәр алдыннан гына сантыйлыгым өчен, бимазалап йөргәнем өчен профессордан гафу үтендем. Икенче күңелсезлек тә игьтибарсызлыгым аркасында килеп чыкты. СССР тарихыннан имтихан тапшырасы. Бөтен курсыбызга лекция укыган доцент үзенең кафедрасына безнен группаны беренче тапкыр чакырды. Бәләкәй генә бүлмәдә кысылышып кына утырабыз Бу минем каршыма туктап, үзенең Вера Николаевна икәнлеген әйтте. Дәшми генә калсаң да була бит инде югыйсә, тик мин шунда шыпырт кына: —Очень приятно,—дип ычкындырганымны сизми дә калдым. Зифа буйлы, кырыс кыяфәтле, ярыйсы ук чибәр ханымга минем сүзләр мәсхәрә булып ишетелгән. —Приятномы, түгелме—анысын киләсе атнада күрербез.—диде. Эдуард Касыймов, тагын ике-өч егет иң әүвәл төркем булып керәбез. Ул чагында күзлек кимәсәм дә, күз әлләни шәйләп җиткермәдеме, әллә инде игътибарсызрак булыпмы икенче билеттагы сораулар урынына беренче билетның сорауларын сайрарга тотындым Шул ук Урарту инде ул, аермасы кечтегси генә. Әмма доцент аны абайлый бит, яхшы ук абайлый. Тыныч кына тынлап бетерде дә, төзәтергә яки искәртергә уйламыйча да, кырыс кына тавыш белән: —Мин сезгә “икеле” куям. Хәзер билетыгызны карагыз. Кабат тапшырачаксыз!— дип игълан итте. Күземә якын ук китереп карасам—чынлап та икенче икән. Башымны селектем дә. ләм-мим дәшмичә, бүлмәдән чыгып киттем. Сөйләвем урынсыз булса да, үзем “икеле" алсам да, файдасы тигән бит, әй! Эдуард билетны ахырдан өйрәнә башлый иде. Бу юлы беренчеләренә килеп җитәргә өлгермәгән. Үзенә нәкъ беренче билет эләккән. Бетте баш, дип кенә торганда., берәү сайрарга тотынмасынмы! Шул сөйләгәннәрне язып барып, түкми-чәчми генә кабатлап чыга да... “бишле” ала. Икенче көнне факультетыбызга килсәм, күзем шар будды—“Сталинец" газетасының нәкъ урта бер җирендә “Куда ведет вожак” дигән саллы гына мәкалә. Доцентыбыз минем комсорг булуымны да, сессиядә имтиханнарны кемнен ничек тапшыруын да ачыклаган, бер дә иренеп тормаган. Шул ук көнне таптым мин моны. Партком бүлмәсендә утыра иде Шунда ук имтихан алырга риза булды, билетларын җилпәзә рәвешендә җәеп салды. Сорауларны игътибар беләнрәк укып, шундук җавабын да биргәнемне күргәч, өстәмә сораулар яудырырга тотынды —Сезгә “бишле” куя алмыйм: кабат тапшырасыз,—дип белдерде. Минем дә телемә шайтан төкергән: —“Бишле" артыннан куучылар без түгел,—дигән булдым. Мин бәхетле, чөнки филология белеме алганнан сон, акны карадан аера башлагач, азмы-күпме көч сынарга ниятләдем. Дөресрәге, бабамнардан килгән иҗади һәвәслек мине тезмә вә чәчмә әсәрләр язуга этәрде. Әмма шул чагында тәрҗемә китапларының жинел кулдан эшләнүенә, халтурага юл куелуына гарьләнеп, бөтен көчемне, бар сәләтемне әдәби тәрҗемәгә юнәлдердем. Әлеге өлкәдә ин әүвәл халтурага киртә кую эшенә күп көч сарыф итеп, сәләтле вә белемле яшьләрне бергә туплый алдым, иҗади хезмәтне оештырып җибәрдем, үзем дә бүтән телләрдән ин камил, аеруча гуманистик утызлап китапны тәрҗемә итеп, укучыга саф ана телендә язылган китаплардай уку мөмкинлеген тудырдым. Мин бәхетле, чөнки дөньяда бер укымышлы халкымда сынлы сәнгать белән кызыксыну уяттым: яраткан рәссамнарымның иҗатын тәфсилләп мәкаләләр яздым, кайсыберләренә каталог ясадым, альбомнарын чыгардым, әсәрләренә багышлап хикәяләр, ө инде милли сәнгатебезгә нигез ташын салучыга багышлап “Бакый" романын иҗат итә алдым Ике яшемнән “кулак малае" дигән кушамат тагылды, янә дә ун елдан әтием бинахак төрмәгә эләгеп, шул гаделсезлекне күтәрә алмыйча (ат күтәрерлек куәте бар иде үзенен), фани дөнья белән бәхилләште... Биографиямдә әнә шундый кара таплар булгач, мине Казанда үзем теләгән җиргә, әлбәттә, эшкә алмадылар. Университетны тәмамлагач, Сарман урта мәктәбенә урыс балаларына сгаез-унынчы сыйныфларда урыс әдәбиятын укытырга җибәрделәр Гәрчә университетның тагар теле һәм әдәбияты кафедрасында белем алсам да, татар мәктәпләре бетүг ә юл тоту сәбәпле, үз һөнәремдә эш юк иде Сарман якларында яшәүче урыс вә татар балаларына, бер дә авырсынмыйча, үзем гаять яхшы белгән фәннән белем бирә башладым Укытучылар коллективында, мөгаен, беркадәр егетләнеп тә йөрг әнмендер әле .. Бәйрәмне яшь укытучылар бергә каршыладылар. Кыюсы з тына егетләр шәраб ягын, кибеттәге күчтәнәчләрне кайгыртсалар, туташларның һәркайсы үзенең сәләтен һәм уңганлыгын күрсәтергә тырышты. Хәер, уңганлык аларның һәркайсында җитәрлек иде. Сыйларның барысын да мактап туймадылар. Кәефләр күтәрелгән саен тостлар да. җыр вә мәзәкләр дә кытыклырак була барды. Мәҗлеснең аеруча кызып җиткән бер мизгелендә музыка яңгырады, парлы биюләр башланды. Гадәттә минем күзгә фәкать берәү генә күренә торган иде. Бу юлы да нәкъ шулай булды Үз фәнен үлеп ярата, ахирәтләре белән һәрчак тату, фидакяр холыклы, арада бер тыйнагы, җитмәсә үзе чибәр дә Күзен төшми нишләсен Берг ә бттедек үзе белән. Күзләрен болай ук якыннан күргәнем юк иде ате Минеке шикелле кысык та, коңгырт та түгел икән, зур соры күхзәре белән туп-туры ягымлы итеп, якын күреп, үз итеп караган иде—эредем дә төштем Кая инде ул бүтәннәргә күз ату да күз кысу—барысы онытылды. Ничек тә Анын янында әвәрә килергә тырышам. Анардан күземне һич ала алмыймын. Тагын бераз бергә булыйк аю ДИП. озата бардым Кыз баланын тыйнаклыгы да, төпле фикер йөртүе дә күңелләремә хуш килде Мина Казаннан ара-тирө хатлар килә иде. Өйдән дә, дус-ишләремнән дә. Мәктәп халкы, рәхмәт төшкерләрс, ачып каргавын карамаган, шулай да, кызлар хаты күргәч, бу иптәш өйләнгән икән ич, дигән имеш-мимеш тараткан Әлеге яңалыкны мин .Анардан ишеттем: —Сине бит өйләнг ән кеше диләр, ә үзен менә мине озата барасын Моны ничек атарга була инде? Караңгыда елмаюым күренмәсә дә. жинел генә җавап бирдем, башлы-күзле булырга өлгермәгәнемне, моңа хәтле берәүгә дә яучы җибәрмәг әнемне төшендердем Шул көннән башлап очрашулар безгә торган саен кызыграк, мәгънәлерәк, тансыграк була барды Бер-беребезнең дәресләренә кереп йөрдек, бер үк китапларны укыдык, фикер атыштык. Сөеклемнең намуслылыгы. төпле акыл белән уйлап сөйләшүе миңа бик та ошады. Көннәрдән бер көнне, кичен урамнан кар ерып йөргән чагында бу мине туктатты да күземне йомарга кулларымны алга сузарга кушты. Нишләтә икән инде, әллә үбәме үземне, дип. сабырсызланып көтеп торганда., ун кулыма ниндидер җылы килеп бәрелде—кәжа мамыгының җылысы гына түгел иде бу, йөрәк җылысы, җан җылысы, мине кайгырту иде. Бичаракаем, ялан кул йөрүемне күреп, мине бияләйле итәргә ниятләгән—кай арада кәҗә мамыгы табып, аны эрләп, үз кулы белән бияләй бәйләп, үзе минем кулларыма кигезү ягын караган. Күнелләрем тәмам эреп китте. Гәрчә бияләй дигән нәрсәне, була торып та. гомер эчендә бер кимәсәм дә, җирәнсу кәҗә мамыгыннан сөеклем үз кулы белән махсус минем өчен бәйләгән әлеге бияләйне кесәмдә йөртә торган булдым—һәрчак Аның күңел җылысын тоеп йөрдем. Хикмәт бияләйдә генә түгел иде. әлбәттә. Хикмәт минем белән бергә яшь буынны тәрбияләүче, күзем төшкән берәүнең фәкать үзе өчен генә яшәмичә, бүтәннәр мәнфәгатен кайгыртып яшәвен сиземләвемдә булып чыкты. Өстәвенә һәркайсыбыз эгоист бит әле Миндә, мөгаен, бик көчледер әлеге хис. Чит-ят җирдә үзем өчен әрнеп, кулымны да туңдырмаска, җанымны да җылытырга, мина изгелек кылырга талпынып яшәүче асыл затның булуы күңелемдәге ташны эретеп җибәргәндер—йөземә елмаю инде. Бер-беребезнен дәресләренә кереп йөрү дә сөеклемнең холкын һәм үз эшенә булган мөнәсәбәтен өйрәнү өчен файдалы булып чыкты. Бер-беребезгә каты бәрелмәскә тырышып кына, дәрестә үзебезнең карашка җитешсезлек булып күренгән вагын-төяген уртага салып сөйләшә торган булдык. Тарихтан да. әдәбияттан да. Әмма дөрестә яисә укытучылар бүлмәсендә күрү генә җитми башлады. Кичләрен күрешә торган булдык. Ара-тирә әңгәмә белән мавыгып, сөеклеңнән аерылып китмәү теләге шактый озак йөртә икән. Карлы юлдан ашыкмыйча гына атлый-атлый күрше авылга җиткән чакларыбыз да булгалады. Бүредән-фәлән сагаю дигән нәрсә һич уебызга да килмәде. Кайту юлына борылырга да бик ашыкмадык, чөнки сүзебез бетәрлек түгел, бергә булулары гаҗәеп рәхәтлек бирә иде. Әнә шул әңгәмәләрдән без бер-беребезнең кайларда туганын да, шуннан бирле нинди сөенечләр кичергәнен дә, ниндирәк фаҗигаләр күргәнен дә белә идек инде. Ленинград, Псков, Новгород өлкәләренә фашистлар бик тиз килеп җи ткәннәр Товар поездына төялеп, көнчыгыш ягына агылучы совет халкын юл буе эзәрлекләп килгәннәр. Ә бервакыт ике нәни кыз туган, ниндидер станциядә самолетлар ташлаган бомбалар гөрселдәвеннән качып урман эченә шактый ерак кереп күздән югала. Әниләре көч-хәл белән эзләп таба үзләрен Поездларына да көчкә өлгерәләр. Атна-ун көн шулай килә торгач, Татарстан -җиренә дә җитәләр, Лениногорск районының Куваково дигән урыс авылына урнашалар. Өлкәнрәк балалар мәктәптә укуларын дәвам иттерә, бәләкәйрәкләре балалар бакчасына йөри Авыл халкын да. бала-чаганы да, әйләнә-тирәдәге табигатьне дә мактап туя алмавы күңелемне бигрәк җилкендерде. Безнең авылда халык бераз кырысрак, минем ишеләрендә усаллык та хәттин ашкан, шуңа күрә сөеклемнең шултикле дә кече күңелле булуына сөенеп бетә алмадым. Аның мина уңай тәэсире әнә шул беренче ел танышлыгыбыздан ук башлангандыр. Элек миндә, ни генә әйтсәң дә, Кече Чынлыда гомер буе хөкем сөргән гадәтләр яшәп килә иде әле. Әйтик, берәү мина нинди дә булса этлек эшли икән—ул инде миннән рәхим- шәфкать дигән нәрсә көтмәсен. Үч алмасам да, аңарга һичбер вакьгг ачык чырай күрсәтми идем. Хәзер мин нарны оныту, игътибарсыз калдыру юлына бастым. Әллә бар андый кеше минем өчен, әллә юк... Мәктәптәге эшемдә дә үзгәрешләр була торды. Элек мин укучыларга карата чамасыз таләпчән идем—анарны зур укымышлы итәргә тырыштым Әйтик, дәреслектә берәр язучыга бирелгән характеристиканы үзләштерү белән генә канәгатьләнмичә, әдипнең әсәрләрен укып чыгуны, характеристиканы шуңа таянып, бөтен иҗатына бирүне, ягъни үзләре аңлаганча, мөмкин кадәр тулырак бәяләүне таләп итә идем. Тора-бара таләпләремне укучыларның мөмкинлекләренә яраклаштыру ягына авыштым, аларның акыл шәрифләре әле ныгып җитмәгәне, яңа материалны, бөтенләй чит мәгълүматны үзләштерү, аны ахырынача аңлау чамасы чикле икәне белән исәпләшүне кулай таптым. Бала-чага белән без әвәрә килгән арада көннәр язга авышты. Мәктәп гөрләп яшәде. Укучылар белән дуслык ныгыганнан-ныгый барды. Мәктәпкә яшьлек дәрте альт килгән яшь укытучылар нинди генә кызыклы кичәләр оештырмадылар да нинди генә фәннән укучыларга кыйммәтле мәгълүмат бирмәделәр! Табигатьтәге язгы җанлану безгә дә гаять нык тәэсир итте, хисләребезнен бөреләнепдөрләп китүенә сәбәпче булды. Анын белән без торган саен бер-беребезгә ныграк якынайдык, күрешмичә генә бер көн дә яши алмый торган булып киттек, ихлас нык беректек Серләребез мәктәпнең көндәлек тормышына, укучыларыбызнын хыялга бай булуына, әллә нинди маҗаралар уйлап чыгаруына, мәзәк хатләргә бәйләнгән булыр иде. Көннәр җылыткач. Минзәлә суы буенда йөри торган булдык, ямь-яшел чирәмгә ятып китап укыдык. Бер-беребезнең ниндирәк әсәрләр белән кызыксынуы инде сер түгел иде Хәер, дөньяга карашыбыз да бик тәңгәл киләдер шикелле иде. Югыйсә киләчәккә хыялый планнар корып, аларны гамәлгә бергә-бергә ашырырга ниятләп яши дә алмаган булыр идек Мәгәр кавышуга һәркайсыбыз ирекле рәвештә килергә, хәзердән үк бер-беребезгә бәйле булып, мәҗбүрият аркасында гына өйләнешергә тиеш түгел идек Нәфесемә буйсынып, бүгеннән үк сөеклемне үземнеке итәргә, кыз баланы рәнҗетергә һич уйламадым да. Ничектер егетлек миңа яраткан кызымны җинү, аның каршылыгын сындырып, үз дигәнемә ирешү, буйсындыру сыйфатында килмәде, андый нәрсә уема да кермәде Әллә әниемнең: “Кыз бала чәчәк шикелле, анын чәчәген өзсән. ул бүтән беркайчан да чәчәк атмый, гомерлек бәлагә тара, бик тиз шиңә. Рәнҗетәсе булма кыз баланы!”—дигәне канга сеңгән иде инде, әллә үз нәфесемә үзем хуҗа булырдай көч вә кодрәтне егетлеккә санадым микән?.. Бер-беребездән башка яши алмаячагыбызны аңлагач, көзен кавышырга вәгъдәләшеп, җәйге каникулга икебез ике якка юнәлдек. Анын әтисе агроном кеше, һәм аларнмн гаиләләре әлегә җөмһүриятнең бер төбәгендә авылда яшәп ята иде. Сөеклем бапгга алар янына кайтып, аннан апаларына Кишиневка сәфәр чыгарга нияте барын әйтте Ай-Һай, авырга килде анардан башка гына яшәгән көннәрем! Искиткеч озын, кояшсыз, мәгънәсез булып тоелды һәр көнем. Өйдә кулым эшкә ягмады, күземә беркем күренмәде, ашаганым аш булмады, укыганым вә иҗади казгануым мәгънәсен югалтты Анын янына Сарманга ашкындым. Егерменче августта язгы сынауларын тапшырып бетерә алмаган укучылардан көзге сынауларны алдым. Бер урыс малае истә калган Женя исемле ул малайнын әтисе тимерче булып татар авылында эшли икән дә, шунда яшәгән балалар үз телләрен өйрәнә алмыйча иза чигәләр икән. Женя җәй буе күп укыган, шул әсәрләрне сөйли алды, я зып та күрсәтте— алга китүенә сөенеп, “дүртле” куйдым үзенә. Сынауларыбыз тәмамлангач, вәгъдәләшкәнебезчө, мәктәп янындагы ЗАГСка сугылып, язылыштык. Хатыным буласы заттан: —Нинди фамилиядә буласыз?—дип сорагач, ул ике дә уйламыйча —Әлбәттә, Миңлебаева,—дип җавап кайтарды Аның бу сүзләре йөрәгемә, әлбәттә, май булып ятты. Өйләнешүен өйләнештек тә бит, әмма бергә-бергә яшәү өчен безнен урыныбыз юк иде. Ул елларда Сарман халкы читтән килгән яшьләрне өйдәшкә үзләренә кертергә бик алай атлыг ып тормый иде. Шуңа күрә, язылышканнан соң да әле. рәсми төстә ир белән хатын саналсак га, яшәү өчен фатир эзләп, чын-чынлап кавыша атмыйча атна буе иза чиктек. Аптырагач-йөдәгәч. хәләлем әлегә хәтле яшәгән Гәтүф абзый белән Шәмсениса апаларның таштан салынган иләмсез зур амбарларында кышка хәтле яшәп торырга ниятләдек Кая анда “кызыл туи'лар үткәрү, яшьләрнең киләчәген кайгырту' Бердәнбер кайгыртучы кешебез Шәмсениса апа булып, ул гына, мескенкәем, без ягасы урын җиргә шырпылар салып йөргән. Миндәге дәрт, әлхәмделилла, шырпысыз да җитәрлек иде - сөеклемне назлауның чиге-чамасы булмады, ахры. Үземә хәтле, ягъни зөәф киченәчә беркемнең кулы тимәгән кыз баланы гаилә тормышына күнектерү әнә шундый кыен шартларда башланды Дөресен әйткәндә, иләмсез зур таш амбарның кияү келәтенә әверелеп кигүенә бердәнбер сөенүче кеше булса, ул. һичшиксез, мин идем Укытучыларның август конференциясенә без йокысыз төннән сон култыклашып барын кердек, дусларыбыз янына утырыштык Дөнья фәкать безнең үзебез өчен генә үзгәрде. Хәзер инде яратышып йөргән һәм кичләрен сәгатъләр бу е озатышкан, бер-беренә омтылган ике яшь йөрәк гаилә корыгг җибәрде, үзара чүкердәшеп-сөешеи яшәү өчен рәсми рәвештә хокук алды. Әмма безнең кушылуыбызга бик сирәк кеше сөенде шикелле Ихтимал, берәребезгә тагын да гашыйк булып, үзләренчә план корып йөрүчеләр булгандыр, андыйлары көнләшеп карагандыр; янә дә җирле халык үзләренә эшкә килгән укымышлы вә актив татар егетенең Ленинград ягыннан чыккан бер марҗа кызын сайлап алуына гарьләнгәндер; ә инде шунда яшәүче урысы-чуашы әлеге чибәркәйгә өйләнү өчен үзен лаеклырак санагандыр Аннары тагын моңарчы тыныч кына кукыраеп утырган кырмыска оясына таяк тыгып бутаучы егет үзләрендә гомерлеккә төпләнеп калыр да майлырак калҗа даулар—теге яки бу җаваплы һәм дәрәҗәле креслога дәгъва кылыр, диебрәк фикер йөрткәндер, холкымны да кыяфәтемне дә әлләни өнәп бетермәгәндер... Иҗат кешесенең көен көйләп, җаена барып гомер кичерүләре, ипле генә дөнья алып барулары, ай-һай ла, берәүгә дә җиңел түгелдер. Чөнки әдип таң тишегеннән торып, кәгазьләренә күмелеп утырудан гайре берни белми, өй эшләренә, йортны алып бару мәшәкатьләренә катнашмау ягын карый. Чөнки шунсыз гына унга ярылып кына китап язылмый. Гаиләдә, мөгаен, иренең иҗатка булган сәләтенә мөкиббән китүче, ана кадәри хәл ярдәм күрсәтергә омтылучы асыл зат кына ирне ир итеп, аны зур фәкыйрьлектә дә ихлас яратып, анын, дөньядагы күп нәрсәгә битараф калган хәлдә, башы-аягы белән иҗат эшенә чумуын хөрмәтләп яшәргә сәләтледер. Ә инде тылын нык булганда—иҗатын да саллы була Эгоистлык хисе һәркайсыбызда бар инде ул, бар. Шунын аркасында без еш кына үз гаебебезне бүтәннәргә сылтыйбыз. Хәтта әле бәхетсезлеккә дучар ителгән очракта да моның сәбәпләрен читтән эзләргә тырышабыз Әйтик, бер кыз белән бер егет яратышып-сөешеп йөриләр, без барыбер өйләнешәбез инде, бер-беребездән башка яши алмыйбыз дип, язылышмаган-нитмәгән көе генә... кавышалар. Бала тугач кына, боларның мөнәсәбәтенә ачыклык керә. Егетебез, сөеклесе һич тә көтмәгән сүзләрне тезепме-тезә: —Әни внноват, ул бит мина татаркага өйләнмәскә куша.. Үзен гаепле санамый әлеге әтәч, анасына сылтый гаепне. Гомер буе шулай кыланачак эгоист “егет", үзенең бәхетсезлеген кемгә дә булса сылаячак. Ә сон сөеклесен кочканда, аның чәчкәсен батыраеп умырып өзгәндә, аны адәм рисвае иткәндә нәрсә уйлаган? Башына тай типмәгәндер ләбаса! .. Теге чакта егетләнгәч, ахыргача егет булып кал инде! .Аның татар кызы икәнен бүген күрмәгәнсең бит! Милләтен яшереп, мин чегән яки чуаш. урыс яки яһүд кызы, дип сине алдап йөрмәгәндер ләбаса! Элегрәк нәрсә уйладың, кыз баланың чәчкәсен өзгәнче? Аны “ялгыз ана” язмышына дучар иткәнче? Ә гөнаһсыз сабыегызның нинди гаебе бар, нишләп ул “атасыз", “җилдән туган", урам малае булып үсәргә тиеш әле? "Сөйгән” ярын белән кавышканчы һәммәкиен уйлыйсыларын бар иде. Ташын кызган чагында чамасыз кыю. тәвәккәл вә дәртле егет булгансың икән, берәү дә үзеңне көч белән түшәккә сузып салмаган икән, син инде үз сүзендә нык тор, егет булып кала бир, чүпрәк булма. Әниеңә дә, бүтән берәүгә дә түгел, синең үзенә (!) гомер итәсе бит сөеклең белән. Хәер, әниен сүзеннән чыкмый торган тәти егет икәнсең инде, ул чагында һич югы ана сүзенә колак сал, анарга ахыргача тугрылыклы булып кал. Бер генә ананың да үз малаена: кызларны адым саен мәсхәрәлә, ана эт хәленә төшер, авыл яки шәһәр буена балаларыңны чәчеп йөр, димәячәгенә иманым камил. Андый тәрбияле-тәүфыйклы зат икәнсең инде, кыз баланы рәнҗетмә, узынма, нәфесеңне тыя бел! Халык телендә шундый бер мәзәк бар Имештер, агалы-энеле ике егет алпавыт кызына гашыйк була. Чынлап та хәйран чибәр, зифа буйлы, нечкә билле, алтынсу чәчле җитү кыз икән Бер кашык сусыз да кабып йотарлык кыз икән. Тегеләй-болай гына кулга төшерерлек түгел дә түгел инде. Егетләрнең олырагы, хискә бирелеп, өйләнергә ниятли. Нечкәбилгә сиздерә бу: тәк тә тәк, әйләнәм мин сина, барыбер үземнеке итәм, ди икән. Мондый тәкъдимне ишеткәч тә, бик үк егылып төшми асыл зат Каршы да һичбер сүз әйтми. Әмма үзенең бердәнбер катгый шартын куя: —Синдәй пәһлеванга яр булырга ризасын риза да бит, мин фәкать чиркәүдә никах укытмыйча берәүгә дә кияүгә чыкмаячакмын,—дип игълан итә. Мөселман егеткәебез уйга кала. Монын көймәсе комга терәлгәнне сизеп алган энекәше: —Абый, чукынасынмы инде, юкмы? Син чукынмасаң, үзем чукынам!—ди икән... Хәер, безнен заманнарда да булгалый ул ара-тирә мәзәк хәлләр. Юньле генә бакча күршеләрем бар иде. Ире татар, хатыны марҗа. Яшь чакларында икесе дә комсомол эшендә активлык күрсәтеп, болар икесе дә партиягә керәләр Белемнәре урта мәктән чамасында. Боларнын икесен дә Югары партия мәктәбенә җибәрәләр У краиналан килгән кыз белән Татарстанда туган егет шунда танышып, дуслашып китәләр Өйләнешәләр болар 'Эшкә безнен Казанга кайталар Ире партиянең өлкә комитетында эшли. Хатыны—райкомда. Шул арада читтән торып укырга да керә Диплом алган чагында райкомнын идеология секретаре креслосында утыра. Партия зше берәүгә дә мәңгелек түгел, читтән торып, ерактан гына колак салып "белем алган", әмма ышанычлы кадр буларак, ул ханымны зур гына бер мәктәпкә директор итеп билгелиләр Бу инде яшь буынны тырышып-тырышып нәкъ марксизм-ленинизм рухында тәрбияли, бүтән төрле юл юк. Боларнын ике балалары шул ук коммунистик рухта тәрбияләнә Беребез дә мәңгелек түгел. Күрше ир-ат авырып түшәккә егыла. Ул арада, авырмынчанитмичә генә, көтмәг әндә моның хатыны үлеп китә Элеккеге райком секретаре, мәктәп директоры булган марҗа ханымны җирләгәндә, аларнын обком йорты ихаталарында поп күрсәм, гаҗәпсенер илем Ә инде мулла күргәч— егылыплар китә яздым. Ничек була инде бу, ә1 ’ Бердән, камун, ана камун, икенчедән, марҗа... Коммунист апаларын күмәргә ерак юллар, күп михнәтләр чигеп, энеләре дә килгән иде. Шуларның өсләренә карам, бәгырьләрем әрнеде: әгәр шунда җир ярылса, ике дә уйламыйча, баштүбән атынырлар иде сыман тоелды... Ислам диненә камун марҗадан ни файда? Үз диненә-партнясенә хыянәт ггтеп, үзе шулай теләгәнме, әллә ире. үз белдеге белән, әүвәл тәредән урак-чүкеч, аннары ай чүкеп ясаганмы?., һәрхәлдә, гайре табигый кыланышның беркемгә кирәге юклыгына иманым камил. Исән чакта яхшы торсыннар, гадел вә тагу гомер кичерсеннәр Бүтән динг ә күчен, бигрәк тә бакый дөньяга киткәч, кеше көлдермәсеннәр иде кана' Моннан бер утыз-кырык ел элегрәк Татарстан китап нәшриятында Наташа дигән асыл зат эшләде. Безнең тату коллективта эшләүче фидакяр чибәрләр арасында ;иг әлеге кыз бала үзенең мөлаемлеге, миһербанлы-шәфкатьле булуы белән аерылып тора иде Нәшриятның үзендә өйләнмәгән егетләр санаулы гына калган булып, шуларның берсе, татар егете, моңа г ашыйк иде. Аларнын дуслашып китүләре нәшрият халкын сөендерә, үзләрен исә иҗади рухландыра, тагын да сөйкемлерәк итә иде. Тик менә өйләнешү мәсьәләсен хәл иткәндә., чибәр егетебез мөхөббәген истән чыгарып җибәрде—гаиләне искиткеч матур тагар кызы белән корып җибәрде. Нагашабыз, әлбәттә, авыр кичергәндер әлеге хыянәтне, әмма бирешмәде. Эшендә әледән-әлс берәр баскычка юг арырак күтәрелеп, берзаман нәшриятның баш бухгалтеры булып киле. Алтын җирдә ятмый, диләр бит, моңа да тормыш итү өчен юлдаш табылды Тик менә, кызганыч ки, әлләни озак бергә тора алмадылар—сөйкемле зат кыска гомерле булды. Нагашаны искә алу мәҗлесендә ахирәте аның ире әйткән сүзләрне безгә җиткерде “Аптырыйм инде мин сезгә, әллә сезнең коллективыгыз артык әйбәт, әллә минем Маташам әүлия (свягая) булган?!" Әйе, коллективны әнә шундый әүлиялар, ягъни бүтәннәр мәнфәгатен кайгыртып яшәүче изге җаннар тәшкил итә. Аңдыйларның, аеруча тыйнак затларның кадерен белү һәркем өчен зарур. Ә менә аның кадерен белмәгән, милләттэшенә өйләнгән чибәр егэтебез соңрак аңлады бугай үзенең хатасын күңел төшенкелеге һәм үкенү аны эчүгә сабыштырды, гаиләсе таркалды Бик кызганыч һәм гыйбрәтле хат Явыз Иван гаскәрләре Казанны яулап алганнан сон нәсари-хрисгианнар барлык мөселманнарны да чукындырып бетерергә өметләнәләр Шушы олуг фаҗтиа иркасында татар халкы дин ягыннан ггкегә бүленеп кала шул, кала Әнә шундый олуг фаҗигане белгән хәлдә, һич кенә дә бүгенге көнлә бер диннән икенчесенә күчүне хуплый алмыймын Ә бар андый хәлләр, булгалый тора Насари егетенең Чечнядә ислам диненә чыгуы минем өчен мөселманның чукынуы белән бер Аның чып-чын тияр бөясе—үз халкына хыянәт игү. ягъни ата-баба диненнән ваз кичү дигән сүз, аларны сату дигән сүз. Гәрчә без ике динне тотучы ике милләтнең вәкилләре буларак гаилә корып җибәрсәк тө, һаркайсыбыз үз динендә, үз милләтендә калды, үз телендә сөйләште Безнен никахлашуыбыз ахирәт өчен гүгел, бүгенге көндә бер-беребезгә ярдәмләшеп, хөрмәт ггтеп яшәү-көн итү өчен, рухи яктан бердәм, күнешә якын зат белән бергә-бергә дөнья алып бару иде. тормыш кыенлыкларын җннсп, халыкка туфы гык белән хезмәт гпү иде Улыбызга бер яшь тулг анда, хәләлемнең әтиләренә кунакка барыр! а ниятләдек. Башка чытып, кеше өештә өйдәштә яшәү тәмам җелегебезгә үтте Дәрвишләр калавылыннан килеп минем әнигә бездә яшәү һич мөмкин түгел иде: бердән, ишексез-нисез бүлмәбездә җәелергә түгел, борылырга да урын юк; икенчедән, алтмышның аргы ятына авышкан, йөрәк авыруыннан һич арына алмаган әбкәенә терекөмештән тиктормас малайны караргатәрбияләргә әллә нидә бер тапшырып булса да, айлар-еллар буена даими рәвештә анардан карату башыбызга да кермәде. Хәләлемнең әнисе минем әнидән ун-унбиш яшькә яшьрәк, әле әүкатлырак иде. шуна күрә улыбызны беразга, фатир хәлләре җайланганчы, аларда калдырып тормабызмы, дигән исәп тә бар иде. Әтисенең һөнәре игенчелек булып, сугышка чаклы Псков. Новгород. Ленинград төбәгендә агроном булып эшләгән, яна сортлар чыгару белән мавыккан. Сугыш башланган көнне үк фронтка ачынып, сугыштан соң турыдан-туры безнен якларда яшәп ятучы гаиләсе янына килеп, биш-ун ел Мамадыш районында колхоз рәисе була да үз якларын сагынып, шунда кайтып, йорт салып җибәрә. Ул тарафларга якынлаша барган саен карчыгымны нидер борчый башлаганын абайладым Берни сизмәгәнгә салышып, кызыксынудан тыелып калдым, сабыр иттем. Үзен ниләр борчыганын ул үзе әйтеп бирде: —Беләсеңме, безнең якларда гомер-гомергә. әнә татар килә, дип котлары алынып яши халык. —Бала-чаганы куркытуларыдыр инде,—дигән булам, бер дә исем китмәгәндәй кыланам. —Юк шул менә! Яше-карты дер калтырый!—ди карчыгым. Шуннан беравык тынып тора. Мине рәнҗетмәстәй сүзләр эзлидер, мөгаен. Киреләнеп маташкан малаен үгетләгән кыяфәт белән чынлап та үгетләү тонына күчә:—Нишләптер килеп җитмәгәннәр безгә татар-монголлар. Син бу якларга беренче булып аяк баскан татар кешесе. Үзеңне күрергә килсәләр, бер дә гаҗәпләнмә.—ди. Хәер, "аю биеткәнне" күрергә дип махсус килүчеләр булмады. Халык арасына үзебез чыгып йөрдек. Бөтен әйләнә-тирәне айкадык, туган-тумачаларын күрдек. Алай берсе дә әлләни шаккатмады, чукындырырга маташучылар да күренмәде Әйе. бүгенге күзлектән караганда, безнең өйләнешүебез милли хиссияткә турыдан- туры хыянәт итү буларак бәяләнергә тиештер. Ә менә ярты гасыр элегрәк. Советлар Союзының күпмилләтле халыклары арасында әнә шундый катнаш никахлар тулып ята гадәти бер хәл иде. Мин дә. гап-гади бер укьггучы. бүтәннәрдән бернием белән дә аерылып тормаганмын. Тик инде бүген, дөньялар бик нык үзгәргәч, үземне совет идеологиясенең шул замандагы корбаны санасам, картаеп беткәч, беркемгә кирәгем калмагач, никах яңартам дип. тилереп йөри башласам, бу инде яңа хата булыр иде Нәкъ менә әле күптән түгел генә дингә каршы лекцияләр укып йөргән атеистларның бүгенге милли сәясәткә яраклашу максаты белән, башларына кәләпүш киеп, салган баштан мәчеткә йөрүләре кебегрәк. фәкать күз буяу өчен генә, тәти егет булып күренергә, чын йөзеңне яшерергә маташу сыманрак килеп чыгар иде. Миңа калса, идеология (дин яки партия) артык зур һәм гаугалы нәрсә, өйләнешү исә һәркемнең бәп-бәләкәй шәхси эшедер. Без икебез дә комсомол идек, аннары партиягә кердек, дини мәсьәләләрдән ерак тора идек. Ислам диненә дә, нәсари диненә дә ата- бабалар тоткан диннәр дип карадык һәм берсенә дә сүз тидермәдек. Әмма файда да китермәдек... Туксанын тутырганнан сон кабат (илле-алтмыш ел коммунист булып йөргәннән сон) ислам диненә кайткан олуг акыл иясе һәм әдибебез миннән ни өчен марҗа кызына өйләнүемне сораштырды. (Коммунист чагында түгел, янә ислам диненә кайткач!) Ана хөрмәтемне саклаган хәлдә. 1948 елгы хәлләрне сөйләп бирдем. Ул чакларда кыз балалар белән ир балалар бергә укымый иделәр. Уникенче мәктәп (бердәнбер татар малайлар мәктәбе!) укучылары сиксәненче мәктәп кызлары белән дуслашып алдык. Көннәрдән бер көнне, алар соңгы имтиханнарын тапшырып ятканда, кызларнын чәч толымнарына әбиләре гарәпчә язган бөти белән үзләре әзерләгән шпаргалканы икесен бергә яшереп йөргәннәре мәгълүм булды. Комсомол кызларнын әбиләре язып биргән бөтиләрне чәч толымнарында йөртү факты гайрәтемне бик тә чигергәнен сөйләп биргәч, аксакалым сабыр гына елмаеп куйды: —Алайса, син бик кызыл комсомол булгансың инде.—диде. Әйе. чынлап та. шулай булганмын Ихтимал, икейөзлелекне дә шул чакларда ук өнәп бетермәгәнмендер. комсомол дип койрык болгап йөрүләрен һич гафу итмәгәнмен. Үзем исе комсоможа да, партиягә дә ихлас күнелдән ышанып кергәнмен, илгә һәм халкыма күбрәк файда китерим дип тырышып, актив рәвештә фидакяр эш күрсәтеп йөргәнмен, гомеремдә дә аумакайлыкка бирелеп, күл буяу-алдашу белән мавыкмаганмын Бу озын гомердә шактый китап укылды: татар әдәбиятынын рөхсәт ителгәне дә. вакытлыча тыелып торганы да, шулай ук урыс әдәбияты белән дөнья әдәбиятынын да үзем кирәк дип тапканнары читтә калмады У ниверситетта укыган чакны стипендия акчама китап алганны күреп, сабакташларым —Тиле таш җыя, Кыям китап җыя,—дип көләләр иде үземнән Беренче курста ук А.И.Герценнең 'Күргәнем-уйларым" (“Былое и думы") дигән кирпеч хәтле китабын күтәреп йөргәнемнән дә көлделәр Биш-ун минут буш вакьггым табылган саен укыган әнә шул гаҗәеп дәрәҗәдәге гыйбрәтле китаптан бер фикер итле ел буена хәтеремә сеңеп калган: ир белән хатын бер үк мохиттан булмаган очракта атармын үзара мөнәсәбәтләре хакында фикер йөрткәндә, автор, ашап-эчкәннән соң йокларга бик иртә ятсаң да, ул арада хәйран күп вакыт кала, аралашасы була, шунда хатын сине ызгыш- талаш, гайбәт-җәнҗал сазлыгына кертеп батыра, ди. Бакчадамы-юлдамы, кунактамы-өйдәме хәләлем белән аралашу гомерем буе җан рәхәте булды. Анын эрудициясе дә, мина калса, җитеп ашкан, дөнья хәлләрен аңлавы да минекенә тәңгәл килә, фидакярлеге үземне сөендерә, хөсетлек чире икебезгә дә чш нәрсә Бер-берсбезнең вак-төяк кимчелеген күреп-кичереп. дорфа бәрелмәскә тырышып, сабырлык белән, тату гына картларча яшәп яткан көнебез... Күп кешенең яше җигкәч кырыкка... дип мәзәк итеп кенә сөйләүләредер. Чөнки берәр айдан илле туласы чакта булып узган хәлне һич онытасыларым юк. Улыбыз кичтән дусларына куна китте: янәсе, военкага шуннан якын. Аулак өйдә күңел өчен генә, аз-маз гына укып яткандай булдык та бик тәмләп кенә, җиренә җиткереп кенә назланыштык соң. Иртән уянып китсәм—аулак өй бит! Көлә минем чибәркәем: —Кичә көне буе сайлауда булдым, монда изге эшем калган, бүген барып тормам инде, дип мөдиреңә чылтырат, ичмасам,—дигән була Хәер, госел коенганнан соң, күтәренке күңел белән, хәзер килеп җитәрмен, дип кенә хәбәр бирдем мөдиргә. Кәефләрем көне буе әйбәт булды, тау чаклы эшләр эшләнде. Җанга тансык зат олыгаерга ирек бирми шул: син һаман яшь, һаман дәргле! Иллене узгач әйткән кискенрәк сүзләрем искә төште ате Шулай кичке наздан сон минем тетелеп йоклап киткәнемне күреп, үзенең чибәрлегенә һәм кодрәтенә сөенеп бетә алмый бәгырькәем. Менә күңеле булды газиземнең, ичмаса иртән үземне йокыдан уятмас, бимазаламас, дип йокы симертергә хыяллана. Чынлап та иртәнге якта ике-өч сәгать эшләп утырдым, гик инде Аның уянганын күңелем сизеп, тизрәк җылы юрган аегына чумдым Уяулы-йокылы берәүнең: —Әллә бүген иртән ял итәсеңме дип уйлаган идем, мин дә бераз ят итмәкче идем мәхәббәттән...—дигәнен һич кабул итәсем юк иде. —Шаярма әле, кызыкай. мин үлгәч, ял итәрсең!—дип ябырылдым Хәер, сөеклем дә бик тиз уянып җитте—җан керде үзенә, бер дә иренмәде, һәй, тилелек димә инде, эшкә тәки соңардым бит! Шундый хәлләр дә булгалады, дөнья булгач. Хәзер инде сагынып сөйләргә генә калды Бер уйлап карасан, эшкә дә чабасы түгел сигезенче дистәдә, рәхәтләнеп назлар- сөешер идең, һич югы, икең ике бүлмәдә йоклаганда, бүрекләр генә булса да бөрешер идең кана—юк шул, юк, ирендерә бит. "һәрнәрсәнең үз вакыт бар!"—дип бер дә белмичә әйтмәг ән икән теге яшь укыту чы, моннан ярты гасыр элек. Хәер, аптырарга урының юк, һич тә: бөек шәхесләр бу тынмаган, дәрәҗәг ә ирешү максат итеп куелмаган, кадәри хәл. —икешәр смена.—эшләнел!ән. бар бу панына шөкрана кылып гомер кичелгән, ашыйм дисәң- ашың, киим днсән—киемең бу.и ан хәлдә, иртәгәге көнгә тур ышаныч баглап яшәлгән. Җүләр сатмыйча гына түгел, гомумән, берәүне дә сатмыйча, киресенчә, кешеләргә рухи байлык бггрергә. ә инде яшь буынга белем бирергә ихлас тырышылган. Максатыңа ни дәрәҗәдә ирешеп әндер инде- анысы икенче мәсьәлә Чөнки дөнья үзе син дигәнчә генә бармый, күн кенә төшенчәләр аледән-өле үзт әрә тора, кичәг е исәбен бүгенгә әле тартып-сузып яраса да. иртәге инде, әлбәттә, ярамый, рецепт белән яшәү мөмкин түгел, һич юк. КЫЯМ МИҢЛВВЛ1В 1Д________ _ ____________________________________________________ __ __________________ _ • Яшь буын күп мәсьәләне үзенчә хәл нтәчәк, үз көнен үзе күрәчәк, һич агпъгрыйсы түгел ничек яшәрләр дип, чөнки алар бездән көчлерәк тә зиһенлерәк, укымышлырак та акыллырак... Бу арада бәйрәмнәр озаккарак сузылды. Улым белән Дәрвишләр калавылына барып карплык - анда апама эшкә ярадык. Сынлы сәнгать музеенда көтеп торганнар Алардан соң эшкә, энциклопедиягә сугылдым. Урманче музееннан ул арада халык качып өлгергән иде. Гәрчә Вакыйфны атна саен күрсәм дә, өйләренә барып чыгарга вәгъдәләштек, Хатыннар үзара чөкердәште, без шахмаг уйнаштырдык. Миңленурның кәефе һәм кыяфәте алай артык зарланырлык тоелмады. Сыйлап йөргәндәй иттерде, елмайды, сабыр гына көлтәләп тә алды Хәтергә килгәндә... һәммәбездә хәтәр инде ул хәтер хәлләре Кичәле- бүгенле хәлләрне һич исемдә тота алмыймын Фәкать сабый чаклар, балигъ булуым, кавышу-никахлашу еллары—шундый да ачык буяуларда, зур камиллек дәрәҗәсендә, һәммә детальләренә хәтле исемдә. Көннәрдән бер көнне шулай кичке якта хәләлем белән икәүдән-икәү кәрт сугып, телевизор караштырып, сыйланып утырабыз Бермәлне ничектер күңел нечкәреп китте дә, сөеклемә караган көе, көлеп жибәрдем. —Нәрсәдән болай рәхәтләнеп көләсең әле?—ди. —Беләсеңме, газизем, сиңа бит мин илле елга дип өйләнмәгән идем. Бер ун-унбиш, күп булса егерме елга дип кенә өйләндем. Шул арада бергә булсак, бәхет диңгезендә йөзәрмен, дигән идем. Шуннан да артык яшәү һич хыялыма килмәгән иде, газизем Гомеркәйләребез шактый озакка сузылды ла! Күңелем торган саен нечкәрә, бугазыма төен утыра, ул арада күз төпләрем тәмам дымлана. Беләсеңме, кырык-илле елдан соң да. менә бүген дә, синең өсләреңә каравы, самими кыяфәтләреңне күрүләре күңелле, әйтеп бетергесез күңелле. Бәхет дигән серле нәрсә, мөгаен, нәкъ әнә шулдыр. Ихлас күнелдән сөенү үзе бәхеттер. Минем моңа иманым камил! — Дускаем, син шулай да татар кызына өйләнергә тиеш булгансың. Мин синең мәдәни үсешенә азмы-күпме тоткарлык ясадым. Үз милләтендәге берәр кызга өйләнгән булсан, юл киңрәк ачылыр иде... —Мин бит урыс милләтенә өйләнмәдем, үзем яраткан кызны сайлап алдым. Нинди генә милләттән булсан да, нәкъ менә сине сайлар идем. Өйләнешүебез дөрес булган. Яргы гасыр бергә яшәгәннән соң да үкенмимен, һич юк! Әйе, гаилә корып җибәргәч тә бер-беренә хөрмәт саклап, яратышып-аңлашып, бербереңне һәрчак тансыклап яшәүгә ни җитә! Дөрес аңласын иде укучым. Татар кызын алмадым, марҗага өйләндем, дип мактануым түг ел, бүтәннәрне әпггләвем дә түгел, һич тә! Үземә насыйбы шул булгандыр, күрәсен Югыйсә, егет чагымда йөргән кызларым арасында татарлары да булмады түгел, булды. Тик менә гомер буена юлдаш итәрдәе, мөгаен, очрамагандыр Әллә бәлкем, иркә үскән берәрсе минем хәерче куышыдай барагыма тагылып кайтуны, шунда утын ягып бәрәңге пешерүне, укытучы яисә журналистның килде-китте хезмәт хакына ризалашып, фәкыйрьлектә гомер кичерүне үзе өчен хурлык санагандыр? Кичке сайрашуларда киләчәкне ничегрәк күзаллавымны тасвирлап, кылларын тарткалап караганмындыр инде, кызганыч ки, берәвен дә рухландыра алмаганмын, һәрхәлдә, борчагыбыз пешмәде генә бит. пешмәде генә!.. Хәер, минем гаиләмдә байлык өмет итеп алданган хәләл җефетем акча яратучы, малга табынучы зат булып чыкса, бергә-бергә тату яши алмас идек. Андый чакта үз милләтеннән булуы да файда бирмәс иде. (Дөнья кысыр түгел, кызганыч ки. татар кызына өйләнгән татар егете дә аерылышкалый.) Ә менә үзе китмичә, тик инде ирне ир димичә, хөрмәт итә белмичә, кирле-мырлы сөйләшеп, акыл сатып. Ходайның бирмеш көнендә байлык даулап, фәлән кешеләрнең бал да май эчендә йөзүен үрнәк итеп, аларнын байлыгына кызыгып, хөсетлек чире белән яши башласа, колак итемне ашаса, нинди милләт вәкиле булуына карап тормас идем—аерып җибәрер идем. Бала-чагабыз ятимлектә үсәр иде... Мин бәхетле, чөнки үзем яраткан кызны алдым, шуның белән гомер кичердем Ә инде хәләл җефетемнең бүтән милләттән, башка диннән булуына килгәндә, гафу кылгыйсыз, мин аны үз мәнфәгатен генә кайгыртмыйча, башкаларның ла чамасын-хәлен ашап, атарга файда китерергә тырышып йөрүче, гомер буе фидакяр хезмәт куючы, минем фәкыйрьлегемә дә ризалашып яшәүче, татар дусларымны чын күңелдән хөрмәт итүче, барлы-юклы иҗатымны да олылаучы, ә инде үземнең ана телен әйбәт белергә омтылуым алдында баш июче әүлиягә саныймын. Объектив бәя шул. Җаны теләгән җылан ите ашаган, диләр Сигезенче дистә белән баручы зат буларак, яшәгән хәтле инде яшәргә өметләнмим, дөньяны яшь буынга калдырырга әзермен Дөнья сезгә, риза-бәхил' Сезләргә һич тә акыл сатарга җыенмыймын, чөнки мин пәйгамбәр түгел, фәкать үз акылы белән яшәгән дәрвиш кенә. Тик инде, үзем сезнең яшьтә булсам, сезнен арада булсам, нишләр идем икән, дип фикер йөрткәндә һөнәремне үзгәртмәс идем, һич тә! Фәкать кече яшьтән музыка дөньясына чумып, хәзергечә мәшһүр музыкантларны тыңлау белән чикләнмичә, үзем дә скрипкәне яхшылап уйнарга өйрәнер идем; сынлы сәнгатьне исә тирәнтенрәк үзләштерер идем; әдәбият дөньясында күбрәк иҗат итәр идем, хәтта әле диссертацияләр яклаудан да ваз кичмәс идем.. Әлбәттә, боларнын барчасын башкарып чыгу өчен күбрәк вакыт сарыф итү сорала, шуңа күрә хәзергәчә дүрт-биш сәгать йокламыйча, ике генә сәгать йоклауга күчәр идем... Физик эшне чак кына арттырган тәкъдирдә дә спорт белән шуннан артык мавыкмас идем... Ә инде өйләнү-гаилө кору мәсьәләсенә килгәндә, фикерем үзгәрми, искечә кала: бу— дәүләт вә җәмгыять хәл итәрдәй, зурдан кубып сөйләшердәй нәрсә түгел, бәлки һәркемнең шәхси эше, һәм бу мәсьәләне һәркем үз акылы, үз йөрәге-хисе белән “киңәшләшеп" хәл итәргә тиеш. Әмма ләкин шул ук вакытта башлы-күзле булуга җитди эш дип карау, гаилә коруны изге бер йолага санау, аннары инде гаиләңне саклау—һәркайсыбызнын изге бурычы. Рецепты юктыр ул гаилә коруның. Ике дус та, ике туган да әлеге мәсьәләне бер үк төрле хәл итми торгандыр, мөгаен Тик инде, минем уемча, кемнеңдер димләвенә буйсынып яки берәрсенен чибәрлегенә кызыгып кына өйләнү яисә кияүгә чыгу ярамыйдыр. Чөнки әлеге чибәрлекнең бик тиз шиңүе ихтимал, кешедәге рухи байлыкка багланган эчке матурлык кына г омер буе сакланучан. Миңа калса, чын-чынлап гашыйк булган очракта гына, күңеленә бигрәкләр инде хуш килгән асыл затка гына өйләнешергә ярыйдыр Анда да әле: кичә күреп гашыйк булдым, бүген өйләндем түгел, бәлки хисләреңнең ныклыгын, мәгъшукаңның сиңа гомерлек сөйкемле вә сөйгән яр, тансык зат буласын тәмам ачыклап, бер-береннен холкын яхшылап өйрәнеп, әлеге холыктагы кимчелекләргә түзеп тора алу -алмавыңны, ягъни тулаем хөрмәт белән каравыңны тәгаенләү, шуңа инану зарурдыр. Холыктагы кимчелекләрне дә исәпкә алмыйча ярамый, чөнки еш кына өйдәге ызгыш-галаш, киреләнү, кәҗәләнү, гәртәгә гибүләр нәкъ әнә шулар нәтиҗәсендә килеп чыга Бигрәк тә байлыкка алдану аеруча фаҗигале очлана... Чынлап га, әгәр без берәүнең чибәрлегенә һәм затлы сыйфатларына мөкиббән китеп, шуны үзебезгә гомерлек яр итеп сайлыйбыз икән, бергә яши башлагач, әллә нинди көтелмәгән хәлләрнең килеп чыгуы ихтимал Ярый да бит сөеклеңнең әлеге “фокусларына" елмаеп га көлеп кенә карый алсан, бик нык гарьләнгәндә дә күтәрелеп бәрелмәсәң, таләпнең олысын үзеңә куя белсәң, үҗәтләнеп-киреләнел китеп, аннан да яманрак “фокусларыңны" күрсәтмәсең. Яисә инде, гайрәтләнеп, хәләлеңне "акылга утыр|у" юлына басмасаң. Көндез аны тукмап, кич җиткәч аның куенына кермәссең ич инде' Хәер, бу дөньяда өйләнешкәннән соң үзара хөрмәтне югалтып, ягъни бер-беренә юл куймыйча, әрләшеп тә талашып яшәүче гаиләләр булган кебек, ызгышудан арыгач, суд белән аерылышкан гаиләләр дә җитәрлек. Иң яманы—аерылган ирнең, еш кына эчкечелеккә бирелү нәтиҗәсендә, аерылган хатыны янында яшәп, алимент акчасына туенып яту сыман түбәнлеккә төшүедер Өйләнү—түгел сөйләнү, дип бер дә белмичә әйтмәгәннәр Гаять җитди мәсьәлә бу һәркем өчен. Сез. яшьләр, җитди акыл белән карасагыз иде бу эшкә Сөеп-сөслеп өйләнешерг ә, сөеп-сөешеп, намуслы вә тату гаиләдә бергә-бергө г омер юлын мәгънәле кичәргә насыйп булсачы һәр кайсыгызга!