Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары

Фирүзә Җамалетдинова Фирүзә Ислам кызы Җамалетдинова (Фәтхетдинова) 1960 елның 28 мартында Чүпрәле районы. Иске Кэкерле авылында туа Мәктәп елларында ук шигырьләре "Ялкын " журналында. "Яшь ленинчы", "Татарстан яшьләре". "Социалистик Татарстан " газеталарында даими басылып килә. Урта мәктәпне тә мамлагач. 1977-82 нче елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала. 1984 елдан Чаллыда яши 21 нче мәктәптә укытучы, "Таң йолдызы " газетасында җаваплы секретарь, баш редактор булып эшли Хәзерге вакытта "Мәйдан" журналының әдәбият, сәнгать һәм "Мәйданчык " бүлекләре редакторы. Шигырьләре Татарстан китап нәшрияты тарафыннан 1987 елда басылып чыккан "Туган як җыры " исемле күмәк җыентыкта урын ала. 2002 елда Яр Чаллы типографиясендә "Яшен күзләре". "Уйлы җил". 2004 елда Татарстан китап нәшриятында "Толымлы ай" исемле шигырь җыентыклары дөнья күрә. Фирүзә Җамалетдинова проза өлкәсендә дә уңышлы гына эшли Хикәяләре "Казан утлары". "Мәйдан". "Сөембикә"журналларында, "Мәдәниҗомга", "ШәһриКазан" газеталарында чыгып килә.Фирүзә ТР Журналистлар берлеге әгъзасы Аның республика матбугатында публицистик язмалары еш басыла. Быелның 31 мартында Кабул итү коллегиясе карары нигезендә (рекомендация бирүчеләр—Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Рәдиф Гатауллин, Факал Сафин. Рәшит Бэшәр) Язучылар берлеге идарәсе Фирүзә Җамалетдинованы Татарстан Язучылар берлегенә әгъзалыкка кабул итте.