Логотип Казан Утлары
Роман

БӘХЕТСЕЗЛӘР БӘХЕТЕ

10 И рек кайчан, ничек анына килгәнен дә хәтерләмәде. “Менә мин яшәүнен сонгы чигенә килеп җиттем,—дип уйлады.—Әгәр эчмәгән булсам, ишекне бикләр идем, беркем дә кермәс иде.” Күрәсен, ул күпмедер карышкан, күкрәге, умрау сөяге сызлый. Ирек караватыннан шуып диярлек төште, утны кабызды Өйдә бөтен әйбер тузгытып ташланган—йөрерлек тә түгел иде. Ул өй алдына чыкты, утны яндырды. Анда да шундый ук тәртипсезлек, тузган әйберләр аунап ята. Ишекне ачып, тышка чыкмакчы булды, ләкин аны кыймшата алмады. Ул кабат өйгә керде, тәрәзәне ачып карагач, ишеккә сөялгән юан имәнне күрде. Димәк, болар я ике, я өчкеше булганнар. Кеше юанлыгы, өч метрдан озын бу имәнне шунсыз кузгату мөмкин түгел. Тәрәзә борынгыча бер ягы гына шудырып ачыла торган итеп эшләнгән иде Бик тырышса, кырын ятып, Ирек бәлки аннан чыга да алган булыр иде, ләкин әлегә ул монын хаҗәтен күрмәде. Бер чүмеч су эчте дә урынына барып ятты. Күпме яткандыр, сәер музыка ишетеп, ул күзләрен ачты. Өй эче яшен угыдай яктылык белән тулды. Ирек каршысында комеш киемле, көмеш чәчле, көмеш йөзле ике кеше басып торганын күрде. “Мин төш күрәм, үзем язган повестьтагы кешеләрне күрәм”, дип уйлады ул. —Бәлки алып китәргәдер?—диде аларның берсе. —Сон инде,—диде икенчесе. Ачылмаган ишек аша үтеп, алар өй алдына чыгып киттеләр. Ирек калкынып, шулар артыннан чыкмакчы булды, ләкин аның җилкәсенә йомшак кына кул кагылды. —Ят, балам Ул тавыш килгән якка башын борды һәм ап-ак сакаллы мөлаем картны күрде Ирек аны шундук таныды: Мәскәүдә операциядән сон күргәне бар иде бит анын, әйе, үлеп барган чакта күрде. Әллә ул Ирекне саклаучы фәрештә микән? Карт елатырлык әллә нинди серле моң белән сөйли башлады: -Дөньяга пәйгамбәр булып тумасаң да, сиңа гаҗәеп сыйфатлар иңдерелгән иде Без шундый иткән идек, балам. Синең мондый хәлгә Ахыры Башы 4-5 саннарда төшүен—дөнья фаҗигасе. Ә бит сина җирегезне һәлакәткә тәгәрәүдән коткару вазифасы йөкләнгән иде... Карт ана бик нык якынайды, Ирек анын фосфордай янып торучы күзләрен дә күрде. —Галәмнен олы нияте бар. Син ана каршы барасын. Әгәр бүгеннән тәүбә-истигъфар итмәсән, гомерен коточкыч фажига белән бетәчәк. Анладынмы? —Аңладым,—диде Ирек, ләкин үз тавышын үзе ишетмәде Өйдәге яктылык, алсу төскә кереп, кинәт юкка чыкты, дөм-карангы булып калды. Ирек, күкрәгендә дөп-дөп типкән иөрәгенен тавышын тынлап, шыбыр тиргә баткан хәлдә, гәүдәсен әле бер якка, әле икенче якка ыргытты. Ана һава җитми иде. "Мин төш күрдемме, өн булдымы бУ?”—-Дип уйлады ул, әлеге сөйләшүне күз алдыннан уздырып. Ул картнын сакал бөртекләренә кадәр аермачык күрде, түгәрәк кечкенә колагына кадәр хәтерләп калды. Төштә беркайчан да алай булмый торган иде. Ләкин монын өндә дә булуы мөмкин түгел иде. Ул өйалдына чыгып утны яндырды, келәсен ычкындырып этүгә. ишек ачылып китте һәм аяк астында ятучы имән агачына шартлап бәрелде. Ирек башынын коточкыч авырта башлавын тойды. Ул, чи1әсен ике кулы белән кыскан килеш ынгырашып кереп, караватына ауды *** С езне ниндидер хатын-кыз чакыра.— диде шәфкать туташы палатага кереп. Зәнфирә анын артыннан атлады. "Хәлимә ападыр", дип уйлап барган иде. телефон трубкасында Сөембикәнең тавышын ишетеп, гаҗәпсенеп куйды. Теге вакыттан сон анын Сөембикәне күргәне дә юк, күрергә теләге дә юк иде —Исәнмесез. Хәлегез ничек?—диде Сөембикә йомшак тавыш белән — Рәхмәт, терелүгә таба , —дип җавап бирде Зәнфирә. ни уйларга да белмичә. Сөембикә өчен ана шылтырату үлем белән бер булды Зәнфирәне чәченнән сөйрәп йөрткәннән сон. ул канәгатьләнү кичергән иде. Чөнки ул җиңүче иде. Ләкин тора-бара монын алай түгеллеген сизенә башлады Анын дәрәҗәле урыны, райондагы абруе, уч тутырып акча алуы—һәммәсе дә Зәнфирәдән өстен икәнен күрсәтәләр, шул вакытта кечкенә өйдә исерек Ирекне аякка бастыра алмыйча азапланучы, авызын ачса, үпкәсе күренә торган шушы хатыннын бөтенләй анлаешсыз сәбәпләр аркасында үзеннән өстен икәнлеген ул ачык чамалады. Күпме генә карышса да. күпме генә баш ияргә теләмәсә дә, Сөембикәнең Зәнфирә алдында кеше булып каласы килде. Теге чакта чәчләренә ябышканда, ул Зәнфирәне күрә алмады, ул анын өлешенә кергән кебек тоелды. Әгәр шул тойгылар белән яшәсә, ана күп мәртәбә җиңелрәк тә булган булыр иде. Әмма Сөембикә әлеге тойгыларын рәхимсез рәвештә читкә куды —Мин. геге вакытта кызып китеп, әллә ниләр кыланып ташлаганмын Больницага барып, сезнен белән очрашып сөйләшсәк, дөрес аңламаслар иде Болынкыр бит ул гайбәт оясы. Бу сезнең өчен дә. минем өчен дә әйбәт булмас. Сез мине кичерә аласызмы? —Әйе,—диде Зәнфирә, ничектер анын алдында үзен гаепле тойгандай итеп.—Була торган хәл — Рәхмәт. Зәнфирә. Сез минем өстемә басып торган авыр йөкне алын ташладыгыз. Мин сезгә мәнгелек дуслык тәкъдим итәм. Сөембикәнең бу сүзләре Зәнфирәне аптырашка калдырды — Без ул дуслык белән ни эшли алырбыз икән сон9 —Әйе. бу сезгә сәеррәк тоела. Безгә бергәләп эш итәргә кирәк Шылтыратуым да шунын өчен. Сезнен канчан чыгасыгызны белмәкче идем Аны тизрәк дәваларга кирәк. —Рәхмәт кайгыртуыгыз өчен,—диде Зәнфирә. —Әгәр кыен булмаса, чыккач мина шылтыратсагыз иде. Өйгә килсәгез, бигрәк тә әйбәт булыр. Шунда сөйләшербез. —Ярый,—диде Зәнфирә. Ул, больницадан чыккач, Иректәге үзгәрешне күреп хәйран калды. Ирек саргаеп, суырылып кипкән, күзләре эчкә баткан, сөйләшүе мәзәкләнгән, күп вакыт сүзсез уйланып ята, Зәнфирә сораган нәрсәләргә юньләп җавап бирми, сөйләшергә теләми, гомумән, бу дөньядан аерылган кешене хәтерләтә иде. Зәнфирә анардан куркып та куйды: Ирек нидер эшләргә җыена. Әмма анын нишләргә теләгәнен белеп булмый иде. Өйгә кем кергәнен, бар әйберне туздырып ни эзләвен дә анлады Зәнфирә. Димәк, анын күрсәтәчәкләре алда, һәммәсенә дә әзер торырга кирәк иде. Аптыраудан гаҗиз булып, больницадан кайткан көнне үк кичкырын Зәнфирә Сөембикә янына китте. Килеп керү белән, Сөембикә аны кочаклап алды, битләреннән үпте, елый-елый колагына пышылдады: —Зинһар кичерә күрегез, мин сезнең алда шулкадәр гаепле... Зәнфирәнен үзенен дә күңеле тулып китте, ул анын иңбашына кулын салып: —Һәммәсе дә үткәндә калды ич инде, тынычланыгыз,—диде. Алар өстәл артына утырып чәй эчтеләр һәм иртәгә үк авылга кайтырга булдылар. Ниятләре—Хәйрине алып килеп, үгетләтеп, Ирекне дәваларга алып китү иде. Ә болай гына ул бармаячак. Икенче көнне караңгы төшкәч, Сөембикә үз машинасы белән килеп туктады. Зәнфирә тиз генә киенде, Ирек исә анын кая баруы белән дә кызыксынмады. Рульдә Сөембикә үзе иде. Ин элек кибеткә кереп, алар күчтәнәчләр алдылар. Сөембикә белән Зәнфирәнен килеп керүе карт белән карчыкны телсезөнсез итте. Гөлҗамал авыз эченнән догаларын укырга кереште, Хәйри исә: —Әйдәгез, узыгыз, кызларым,—диде. Сөембикә белән Зәнфирә алып кайткан күчтәнәчләрен бирделәр, гафу үтенделәр, аптыраганнан килүләрен әйттеләр. Гөлҗамал һаман аңына килә алмады, догасын укыды, “Йә Аллам, болай да була икән”,—дип авыз эченнән нидер сөйләнде. —Әнисе, самавыр куеп җибәр әле,—диде Хәйри. —Юк, юк,—диделәр киленнәре икесе дә бертавыштан.—Без хәзер китәбез. —Ай, Аллам, ник кенә килдегез соң? Әллә Иреккә бер-бер хәл булдымы?—диде Гөлҗамал һәм сүзләрен әйтеп бетергәнче үк еларга да кереште. — Юк, әни, әлегә берни дә булмады,—диде Сөембикә, аны тынычландырырга теләп.—Булу ихтималы бар. Синең ярдәм кирәк, әти. —Нинди ярдәм? — Ирек тагын эчә башлады бит,—диде Зәнфирә.—Теге вакытта син тиргәгәч, файдасы тигән иде. —Сиңа да үпкәм зур,—диде Гөлҗамал, Сөембикәгә якын килеп.—Берни сиздермәдең, катырак тоткан булсаң, андый хәлгә төшәр идемени ул. —И, әни,—диде Сөембикә өзгәләнеп.—Сезне борчырлык сәбәп бар идемени. Анын бит исергәне дә, эчеп бер ялгыш сүз әйткәне дә булмады. Гөлҗамал алъяпкыч итәге белән яшьле күзләрен каплады —Холкы гел үземнеке шул балакаемның... -Таган дәваларга алып барасы иде, ризалатып булмас, дип куркабыз. -Ризалата алмасагаз, минем барып йөрунен дә файдасы тимәс,-диде Хәири каты итеп -Үз гомеремдә мин андыйларны күп күрдем инде. КайткЁиГта эттеләр3 ^™" ЧаКЛаР ҮЗеМНСН ДӘ буЛДЫ ™*°эда эшләтәщә. Сөембикә белән Зәнфирә кайтып киткәч, Галжамал аптырап Хәйригә карады —Ни була сон инде бу, карт? «ишә карады . —Ни булганы анлашыла инле: берсе аерылган, икенчесе хатын түгел, эезгә афәт килгән, дигән сүз бу Зәнфирә кайтып кергәндә, Ирек утны да яндырмаган, ашамаган-эчмәгән. шчек калган, шул хәлендә ята иде Анын үзенә ачуланып каравын күргәч. Зәнфирә әллә нишләп китте . —Ник син мина шулай карыйсын?—диде ул елардай булып. —Гадәттәгечә карыйм , —Юк, Ирек, мин синен карашыңны аңлыйм. Мин синен эчүенә дә 'ажәпләнмим Тик бер нәрсә котымны очыра. —Нәрсә? 1 —Син кемнедер гаепләргә маташасын. —Нәрсә өчен гаепләргә9—диде Ирек, күзләренең агы белән карап. —Шушы хәлгә төшүенә. Шулай түгелмени91—Ирек бер сүз дә дәшмәде, күзләрен йомды —Танырга теләмисен үз гаебеңне Бөтенесе өчен дә кеше үзе гаепле Кылган гөнаһлары өчен ул барыбер түли Ничек булса да гүли.. Зәнфирә күпме көтсә дә. Иректән сынар сүз дә ишетмәде Анын дәшмәве шомлы һәм куркыныч иле Шуна күрә Зәнфирәнен йокысы йокы булмады, ул тонне дерт-мерт килеп кенә чыкты. Чәй эчү белән, эшкә киткәнче дип. Сөембикәләргә йөгерде. Ашыгудан эчендә нидер тартты, эт тешләгән кебек авырттырды, ләкин ул туктамады, кулы белән эчен тоткан килеш, йөгерәатлый барып җитте Сөембикә Айгөлне мәктәпкә озаткан, үзе дә эшкә китәргә киенеп беткән иде. —Ул нидер кылырга җыена,—диде Зәнфирә. яшьле күзләрен ана төбәп,— Сузмаска иде бит Хәзер үк Мэлс абыйга барып кайтмыйбызмы9 Сөембикә баш чайкады — Мин үз җаем белән әйләнермен,—диде ул. Ишек алдыннан машинасын чыгарып. Зәнфирәне утыртып өенә илтте дә эшенә китеп барды. Кичен Мэлс килде. Ирек, ул килгәч, торып утырды, анын кыяфәтен күреп, абыйсы аптырап баш чайкады —Иртәгә үк теге врачка барыйк, энекәш,—диде ул. —Мин бит инде хәзер бер атна эчмим, абый. Мин үзем туктарга карар кылдым. —Ә син үзеңнең кыяфәтеңне көзгедән караганын бармы? —Ник булмасын, мин бит ике көн саен кырынам. —Алайса каравын җитми Син туктарсын. анысына мин ышанам, ә йөрәген күтәрә алырмы сон? Синдә бит кеше кыяфәте калмаган. Бармыйча ярамый. Сина әз генә ярдәм кирәк. Ә болай гына туктау ике яклы Ирек берсүзсез ризалашты һәм алар икенче көнне үк Казанга юл тоттылар. Врач Ирекне җентекләп тикшерде, аннары аларга үзенең хөкемен чыгарды —Мине гафу итегез, ләкин мин сезне дәваларга алына алмыйм —Нишләп?—диде Ирек кабаланып —Ашыкмагыз, шуны аңлатам ич. Йөрәгегезнең тибеше начар, организмыгыз таушалган, бетәшкән, мин тәвәккәлли алмыйм. Сез дәвалауны күтәрә алмаячаксыз. —Безгә нишләргә соң?— диде Мэлс. —Ин беренчесе—эчмәскә. Мин сезгә туп-турысын әйтәм: эчсәгез—үләсез. Ләкин шунысы да бар. сезнең эчүдән тыелу аркасында үлүегез дә бар Кайсын сайлыйсыз? — Эчмичә үлүне,—диде Ирек, башын аска иеп —Ниһаип. ч-1 дорсс фикеры ки чәйсез,— диде врач җанланып китеп — Мин сезгә шуны әйтергә телим, ничегрәк әйтсәм, барып җитәр икән? Шәрә электр чыбыгын күргәнегез бармы? Сезнең өчен эчү шул чыбыкны кулыгыз белән тотуга тин Анлата алдыммы мин? Аннары аякларыгыз йөрми эашлаячак. гангрена һәм —Мин инде аны үзем дә аңлаган идем —Андагансыз икән, сүзне башкача алып барабыз,—диде врач, кулык рецепт кәгазе һәм ручка алып.—Мин сезгә дарулар, аларны куллану тәртибе! язып бирәм. Мин ничек кушам, шул тәртиптә эшлисез. Алар Казаннан бер букча дару төяп кайтып төштеләр Хәлне анлатьп биргәч. Зөнфирә бер дә шатланмады, анын йөзендәге моңсулык сүнег баручы шәфәкъ төсен хәтерләтте. Анын Иреккә булган ышанычы беткә!| иде инде. Б ер атнадан Мэлснын тормышы асты өскә килде. Казанга чакырып алдылар да күрше районга авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы булып китәргә тәкъдим иттеләр. Мэлс теше-тырнагы белән каршы килгәч. КПСС уставы белән китереп кыстылар, тресттан партия өлкә комитетына, өлкә комитетыннан авыл хуҗалыгы министрлыгына әрле-бирле йөртергә тотындылар, ахырда карышуның мәгънәсе калмады. Шулай итеп, ул совхозның баш инженеры Фаиз Шәймөхәммәтовны үз урынына калдырды да, күрше районда эшли башлады. 11 И рек менә ничә көн инде тан атканда өеннән чыгып китә. Ул тере дә түгел, үле дә түгел. Жирдән дә бармый, күктән дә очмый. Әйтерсен лә ул бер ят дөньяда, ләкин бу дөньядан котыла алмый, ниндидер күренми торган коймалар аны элекке дөньясына чыгудан тыялар. Акрын гына барып, ул өянкеләр төбенә утырды, пыяладай тигез Ык өстеннән, мамык өемен хәтерләтеп, ала-кола томан шуыша. Анын аскы ягында Ыкнын төнге салкыны яшеренгән, өстенә әле чыкмаган кояшның күк йөзенә җәелгән алсу яктылыгы сарка. Тиздән кояш чыгачак, анын нурлары тәэсирендә томан салынкыланып яшел үләннәргә, агач яфракларына көмеш тамчы булып куначак. Су өстеннән эреле-ваклы күбекләр ага, ниндидер бөҗәкләр җыерчык ясап уза. Бик еракта-еракта күке кычкыра. Тик белеп кенә булмый: сәгатьләрне саныймы ул, көннәрнеме, әллә айларнымы? Һәрхәлдә аның елларны санамаганын Ирек яхшы анлый. Ул күзләрен йома, игътибарын күке кычкыруыннан үзе сөялеп утырган өянкеләрнен ябалдашлары эчендә сайраучы кошлар тавышына юнәлтә. Кошлар жырымәнгелек сер. Анда серләр сере, анда моннар моны, анда җырлар җыры Аларнын тавышындагы шатлык кояшнын беренче нурлары белән кушыла. Ирек аларнын кайнар тамак төпләрен күргәндәй, күзләренең очкынлануын, ботактан-ботакка сикерүләрен, ботакның акрын гына тирбәлеп куюын күргән кебек була. Күзләрен йомып тынласа да, ул анын шулай икәнлеген һәрбер күзәнәге белән тоя. Дөнья отыры яктыра бара, кошлар бөтенесе бергә җырларга тотыналар. Гүя биниһая олы чәчәкнең таҗлары киерелеп ачыла да, кошларнын дәртле тан җыры шатлыклы, илһамлы, серле туй булып, бөтен җиһанга тарала, чутылдаулы тавышлардан ясалган рәшәдәй, һавада тибрәнеп, тетрәнеп тора. Ирекнең башлары әйләнеп китә. Бу кошларнын телләре нинди икән? Алар үтә дә сыгылмалы, һава тирбәлеше кебек сизгердер, кайнардыр. Ул кояш нурлары белән менә шушы табигатьтәге, очсыз-кырыйсыз җиһандагы барлык төсләрнен. монлы авазларнын җыелмасыннан ясалгандыр Кошлар җыры—мәңгелек сер. Анда серләр сере, анда моннар моңы, аңда җырлар Хәзер иртәнге тымызык җил исеп куячак, кошларның серле монын җиңел канатларына салып, әллә канларга алып китәчәк Җилнең күренмәс канатлары хәрәкәткә килүгә, агачлар, үләннәр, чәчәкләр баш ияләгГ Җил ул вакыт кебек: үзе күзгә күренми, үзе бөтен нәрсәгә үтеп керә Ә вакыт мәкерле. Ул сине көн саен ваклап-ваклап урлый, кшгап ашый, жимсрә. Вакыт кешене, тормыш матурлыгы белән аллап туктаусыз куалый тәмам хәлен ала, кабер якасына кадәр сөйрәп китерә. Адәм батасы туганчы ук анын кармагына эләгә. Без һәрчак вакыт читлегендә. Бу күренмәс читлектән үлгәнче котыла атмыйсын, үлгәч тә котыла атмыйсын Вакыт кеше белән бергә анын гүренә дә керә, черетеп юк итә. тәмам үтенә атып, ашап бетерә Кеше анын барлыгын белми, ә адәм базалары телләре ачылу белән һәркөн вакыт белән сөйләшергә тиешләр. Вакыт бит һәрчак синен янәшәңдә, синен йөрәгендә һәм канында, жанында һәм рухында чан кагып тора: "Кара,—ди ул.—Гомерен узып бара, ә син бик гамьсез яшисен, кылган файдасыз гамәлләрен өчен үкенмисен, һәр якты көн өчен рәхмәт әйтеп, аны иртәдән кичкә кадәр мәгънәле итеп уздыру турында уйламыйсын." Ирек, авыр адымнар белән чыклы үләндә яшел эз калдырып, өенә атлый, һәркөн система, уколлар ала, дарулар, үлән сулары эчә. Алар һәр көнне ихатада кыймылдыйлар, кичләрен култыклашып Ык буйларыннан әйләнәләр. Ирек үзенә акрынлап хәл керүен, яшәү дәрте уянуын тойды, төнлә ару гына йоклый башлады. Бер айдан Зәнфирәнен бюллетенен яптылар, ул эшкә чыкты, ә Ирек язарга утырды. Бер көнне кич аларга Әхнәф килеп керде. Хәл-әхвәл сорашкач, өчесе дә өстәл янына утырдылар Әхнәф әледән-ате Иреккә сынаулы караш ташлады. Ирек анын йөзенең шактый житдиләнеп киткәнлеген, кырыслык өстәлгәнлеген, чигә чәчләренен чатарганлыгын күрде. Зәнфирә анын алдына тозлы кыяр белән бәрәнге куя башлагач, Әхнәф ике кулын күкрәк турына күтәрде: —Үтерсәгез дә, бер грамм да капмыйм.—диде Ирек астыртын гына елмаеп җибәрде —Мин бу җир йөзендә синнән дә тәмле итеп ашаган кешене белми идем, —диде ул, елмаюдан көлүгә күчеп —Итне мырлый-мырлый ашый иден. —Онытмагансың,—диде Әхнәф, шулай ук көлә-көлә—Беләсенме. дустым, кеше никадәр тәмле итеп ашаса, шул кадәр озаграк яши. дия иде минем әби. —Сон болай үз-үзенне газаплап, гомереңне кисәссн бит,—дип төрттерде Ирек. —Алдан бөкре чыга башлады Гамьсехтәндек бугай без. —Бөкре түгел ул. Житәкчеләрнен үз урыннарына тыелгысыз көчәя баручы мәхәббәте җен булып бүксәләренә керә, минемчә. —Рәхәт синең белән!—дип куйды Әхнәф —Без көннәр буе рәсми сүхтәр, саннар, процентлар, гектарлар эчендә кибәбез. Без яшь чакгагы тормышнын тәме югалды. Килешәсеңме? Ирскнен йөзенә монсулык җәелде: — Минем тәм сизү органнары сизгерлекләрен югалттылар шул инде —Менә мин үзебезнең базаларга аптырыйм күңелләрендә әллә нәрсә җылылык юк димме Без тормышнын эчендә ургылып кайнадык Нәрсәгәдер ирешкән булдык, шуннан тәм таптык. Хәзер кеше читтән күзәтүне кулай күрә Шул ук вакытта ана барысы да булсын —Димәк, аңа шундый мөмкинлек тудыргансыз. — Без?.. Ә син кайда? —Мин бит тыкрыкта гына утырам —Ярар, ярар, мескенләнмә,—дип Әхнәф урыныннан кузгалды, күзләрендә очкыннар уйнап алды —Чыгып сөйләшәсе сүз бар иде. — Минем Замфирадән серем юк. Әйтсән, шушында әйт —Гафу итегез.—диде Әхнәф кызарып —Сез бүтәнрәк тормыш белән яшисез ахры Мин барысын да хатынга сөйли алмыйм Эшем шундыйды рм ы. хатын на ндырмы? —Анын икесеннән дә булуы бар,—диде Ирек көлемсерәп — Беләсенме, мин ник килгән идем Син татар иҗтимагый үзәге турында беләсеңдер инде? -Әйе. —Бездә дә шунын бүлекчәсен төзергә иде. Әгәр син шушы эшкә алынсаң. Болынкырда да тормышны җанландырырга булышучы оешма булырга тиеш бит инде —Райкомнан да зуррак нинди оешма булырга мөмкин тагын?—диде Ирек киная белән. —Ярар, югары материяләргә кермик. ТИҮнен партиягә оппозициядә торуын син беләсен. Халык партиясе кебегрәк. Шуны шау-шусыз гына эшләргә кирәк Үзеннен исемен телдән төшми Абруйлырак кешеләрне тап ТИҮ председателе Мөлеков исеменә членлыкка алуны сорап гариза языгыз. Ә илтеп тапшыруын киңәшербез тагын. Ирек бераз уйланып торды: —Синен бу күрсәтмәңне райкомныкы дип аңламаскадыр бит инде? —Шулай, әлбәттә. Әхнәфне озата чыккач, Ирек: —Ник син янып-көеп беткән агачны кузгатырга ниятләдең соң әле?— дип сорады. —Менә күктәге йолдызларны күрәсенме?—Әхнәф кулын югары күтәреп селкеп куйды.—Алар сиңа нидер әйтергә телиләр. Яшьлегең бар иде, диләр, сине сагындык, диләр, безне нигә оныттың, диләр. Өненнән чыгарга вакыт сина, дустым. —Мина язарга кирәк. —Язганнарыңны күреп торабыз. Бу эшкә алынсан, ижат өчен чикләнмәгән мөмкинлекләр ачылачак. Әле районда революция дә ясап ташлавыбыз бар. Бусын да йолдызлар әйтә Буйсынасынмы аларнын сүзенә? —Буйсынам. Алар хаклыдыр, мөгаен Әхнәф белән алар яшь вакыттагы кебек озаклап кул кысышып аерылыштылар. Анын машинасы күздән югалгач та, Ирек капка төбендә хәрәкәтсез басып торды Ул кабат-кабат Әхнәфнен очкынланып янучы күзләрен хәтереннән үткәрде, хәтта комсомолда эшләгәндә дә алай янмый иде ул күзләр. “Мин анын каршында йөз яшьлек бабай”,—дип уйлады ул. Шул ук вакытта күңеленең ничектер канатлануын, йөрәгенең ашкынып тибүен тойды. Әхнәфтәге дәртнең бер очкыны сүнмәслек булып миңа да төшсен иде, дип теләде ул эченнән генә.. И кенче көнне Ирек бик иртә уянды. Яхшылап кырынды, юынды, ихатада вак-төяк эшләрне карап керде. Ашап-эчкәннән сон, Зәнфирә белән бергә киенә башлады. —Кая барасың?—диде ул аптырап. —Әхнәф әйткәнне башларга кирәк инде. —Бүген үкмени? —Ә ник сузарга? Вакыт уза тора. Алар беренче мәртәбә Болынкыр урамыннан култыклашып үттеләр. Күпләр гаҗәпләнеп карап калды, кайберәүләр гаҗәпләнгәнлекләрен сиздермәскә тырыштылар. Ничек кенә булмасын, Ирек үзен кеше итеп тойды “Иә Хода, мин бит кешеләр белән,—дип уйлады ул чиксез куанып — Сагынганмын икән мин сезне. Йн авыр чакларымда мине сезнең җылы карашыгыз аякка бастырды, үземне кеше итеп тоярга булышты. Янә дә килеп, сез бит әле. әти белән әни кебек, гафу итә дә беләсез икән. Әгәр бүген Зәнфирә белән култыклашып барганда каршыма килеп, мина үпкә сүзләре әйтсәгез дә, сез тулысынча хаклы булыр идегез. Әмма берегез дә моны эшләмәде Мәрхәмәтегез өчен рәхмәт...” Ирекнен уйлары бүленде, аны райпо председателе Иванов кочаклап ук алды. Зәнфирәнен битеннән үпте. —Сезне күрмәгәнгә күпме гомер. Ирек Хәйриевич?!-диде ул ихлас күңелдән елмаеп —Әйдәгез керик, сөйләшеп утырыйк -Рәхмәт, Николай Кузьмич. Хәзергә ашыгам,-диде Ирек - кызыгызның хәлләре ничек? ’ —Үкертеп эшләп иори. Ул сезгә рәхмәт укый инде. Зәнфирәне больницага кертеп калдырганнан сон. ул туп-туры Зафиннарга китте Лотфулла Габдрахманович та аны кочаклап алды Ул «ык бирешкән иде. Ирек аның гәүдәсенең гел калтырап торуын тойды. ! Ул көнне биш кеше Татар ижтимагый үзәгенә керергә гариза язды Бер «тна эчендә аларнын саны егермедән артып китте Ирек Әхнәфкә утырып Казанга барды һәм Татар ижтимагый үзәгенен базык кына гәүдәле, катын Кысалы күзлек кигән, чал чәчле җитәкчесе Мөлеков янына керде Ул Ирекне 5ик жылы каршылады. Ижтимагый үзәкнен программасын. Уставын бирде, шда торган бурычларны анлатты. — Сезнен беренчел бурычыгыз—Татарстан Республикасының мөстәкыйльлеген татәп итеп хатыктан имзалар җыю,—диде.—Шундый ук «мзаларны Кама аланындагы атом электр станциясе төзелешен туктатуны :орап та җыярга кирәк. Аннары инде милли мәсьәләләр, кеше хокукларын яклау. Программада барысы да язылган. Ирек, гариза биргән кешеләрне, кайту белән үзәк китапханәнең уку залына җыеп. ТИҮгә кабул ителүләре белән котлады Җыелышка килүчеләр Ирекне бүлекчәнең рәисе итеп сайладылар Ул алдагы бурычларга тукталды, имзалар жыю үрнәге язылган кәгазьләр өләште. Ин элек Болынкырны һәркайсына урамлап бүлеп алдылар. Авыллар калып торды, чөнки бүлекчәдәге кешенен күбесе пенсионерлар иде Тора-бара эшеннән хаксыз куылган, яисә эштән китәргә мәжбүр ителгән элекке җитәкчеләр Ирекнен туп-туры өенә килә башладылар. Аларны да алгач, бүлекчәдәгеләрнен саны алтмыштан артып китте Бер җыелышкач, көнкүреш комбинаты .гегүчеләренен хезмәт хакын кысу турында сүз купты. Ирек икеләнеп калды: коллективның эчке тормышына без катышырга хокуклымы, юкмы, дигән нәрсәгә ул ни уставта, ни программада ачык жавап таба алмады. Бу ^мәсьәләне киленнәре тегүче булып эшләүче ике абзый күтәреп чыккан иде. Ирек, аларнын басымына түзә алмыйча, хәлне барып өйрәнергә кушты. Кеше хокукларын кысу. нп>ни күрәләтә хезмәт хакын кисү факты расланса, югарырак органнарга мөрәҗәгать итәрбез, диде Тикшерүчеләр берничә көннән кабат җыелыш җыйдырдылар, ике сәгать буе шушы мәсьәлә тикшерелде Кайберәүләр райком, район Советы башкарма комитеты адресына жилле генә тәнкыйть сүзләре дә яудырдылар Ирекне ин куандырганы шул булды: җитәкчелек тарафыннан кыерсытылган тегүче хатыннын берничәсе ТИҮгә керде Бер көнне Айгөл белән Сөембикә килеп кич утырды. Кайтырга кузгалгач, аларны Зәнфирә белән капка төбенә кадәр озата чыктылар. —Мин тыкрык башына илтеп куям.—диде Ирек, кызын җитәкләп. Өстәл янында утырганда. Сөембикәнең карап-карап куюыннан нәрсәдер әйтергә җыенуын аңлаган иде ул Сизенүе юкка булмаган икән Сөембикә гуктады да. Айгөлгә атлый торырга кушып. Иреккә —Син ул җыелышларыңны яңадан китапханәдә үткәрмә инде.—диде Ирек аптырап китте —Ә нәрсә булган0 —Сез анда артык күп әйбер тикшерәсез икән. Бер районда ике атасть була алмый бит инде ' —О-һо!—дип куйды Ирек —Мин берәрсенен кәнәфиенә куркыныч «удыраммы әллә? Соембикә анын бу сүзенә җавап бирмәде — Юк. син өзеп әйт Бу синен үзеннен сүзенме, әллә югарыданмы? — Югарыдан, билгеле — Бик иртә көяләнә башлаган икән —Сүз озайтып тормыйк, син инде башка урын табарсын — Мина башка урын кирәкми Әнә. китапханәчеләрен күченсен.—диде Ирек, юри анын ачуын китермәкче булып — Мине эштән алуларын телисенмени ’ —Аның өчен эштән алмыйлар. _ „ —Сөйләнеп торма инде,—диде Сөембикә рәнжеп.—Әитерс , ү ев җитәкче булып эшләмәгәнсең. —Ул урын кадерледер шул сина. -Җыештыручы булырга теләгем юк әле. Көчемнән килгәндә, эшлим. —Сөембикә, без бит райкомны сүкмибез. Әйт Арслановына. .. Сөембикә ана ялт итеп карады; —Бу ни дигән сүзең инде? Ул бөтен районнын Арслановы. —Ярый, ярый, сүзгә бәйләнмә. Һәрбер арсланнын үз биләмәсе. Ирек тыкрык башында басып торган Айгөлгә кул изәде дә өенә так китеп барды. Дүртенче кисәк 1 З лекке сайлаулар үзе бер бәйрәм иде. Аларда, районнын берәр кешесг тавыш бирергә килми кала күрмәсен, дип вәрәкәмәч килүдән Дг олырак борчу булмады. Хәзер дөньялар кинәт үзгәреп китте. Быел Арсланов үзенен су баса торган җиргә оя казыган йомран хәлендә калуын тойды. Әйбәт кенә кешечә яши башлауга, гел көтмәгән жирдән афәт киле дә чыга. Афәтнен башында демократия дигән бик матур сүз калыкты дг альтернатив кандидат дигән нәрсәне керттеләр. Бу инде тагын берниме кеше синен белән бер дәрәжәдә үзен халык хөкеменә куя, дигән сүз. Үткән сайлауларда әлеге нәрсә сизелер-сизелмәс кенә узган иде. Шулай да Минзаһитны сискәндерерлек хәл булды; һәр авылда ана каршы тавыш бирүчеләр табылды, ә район үзәгендә андыйларнын саны ике йөзгә якынлашкан иде. Өлкә комитетына баргач, анын нәтиҗәләре буенча Минзаһит белән аерым сөйләштеләр. Бу инде астындагы кәнәфиеннен калтырый башлавы иде. Ул, шуларны уйлап, бүлмәсендә арлы-бирле йөренде. Инде алар ничә көннәр район, округ, участок сайлау комиссиясе председательләрен, секретарьларын, членнарын билгеләү, шуларның исемлекләрен төзү белән мәшгуль, һәр кандидатны җиде мәртәбә генә түгел, Нәҗмиев белән җитмеш җиде мәртәбә тикшерделәр. Әз генә шик, әз генә икеләнү булганы шундук исемлектән сызылды, башкасы белән алыштырылды. Сөембикә Нәҗмиев бүлмәсенә курка-курка гына атлап керде. Сәбәбен үзе дә белми, әмма гомер буе бу кешедән шүрләде ул. Нәҗмиевнын йөзенен таштай хәрәкәтсез булуы, сүзләрен үлчәп кенә сөйләве, аның янына чакырылган кешеләрнең башлыча Нәҗмиев әйткәнгә буйсынып чыгуы Сөембикәгә мәгълүм иде. Әйтерсен лә аңарда гипноз, йә булмаса кара сизем бар. Анын янына кереп утыргач, Сөембикә нишләптер Нәҗмиевнын авызына карый, анын ап-ак булып хәрәкәтләнүче теле еланны хәтерләтә. Ул менә шулай караңгы оя эчендә кыймшангалап торыр да кинәт сине чагып үтерер кебек. Нәҗмиевнын гомергә бер төсле, гел җитди генә йөргән йөзендә ниндидер хәрәкәт барлыкка килде, ун як ирененең чите аскарак кыймшанды, елмайгандай итте. —Сез торган саен чәчәк атасыз, Сөембикә Даутовна,— диде ул, алтын кысалы күзлеге аша Сөембикәгә дикъкать белән карап. Анын ирен почмагыннан елмаюын абайлап булса да, күзләре боздай салкын һәм хәрәкәтсез иде. —Рәхмәт,—дип кенә куя алды Сөембикә. —Мин сезне комплиментлар әйтер өчен чакырмадым. Чәчәк җимеш бирергә тиеш Сезгә мәгълүм булганча, алда зур, җаваплы политик кампания көтелә Аны үткәрүдә райком бюросы сезгә зур вазыйфа йөкләргг карар кылды.—Нәҗмиевнын күзләре әз генә хәрәкәтләнеп алды —Без округ сайлау комиссиясе председателенә сездән дә лаеклы кандидат юк дигән карарга килдек Мондый ышанычнын теләсә кемгә күрсәтелмәвен аңлыйсыздыр? —Ышанычыгызга рәхмәт —диде Сөембикә һәм өстенә ава башлаган 'коточкыч авыр нәрсәдән качкандай кабаланып:—Тик сез ялгышкансыз.— диде. — Ничек ялгышканбыз1 ’!—Нәжмиевнын кашлары түгәрәкләнеп өскә күтәрелделәр, маңгаенда бер тирән җыерчык барлыкка килде. —Сайлау чорында клуб-китапханәләргә күпме эш йөкләнгәнен сез яхшы беләсез. Минем мондый эшкә азынуым, беренчедән, азарнын эшчәнлеген сүлпәнәйтер иде. икенчедән, мин—ялгыз хатын, ялгыз бала үстерәм —Сез инде ул кадәр мескенләнмәгез. Сөембикә Даутовна. Без сезнең нинди кадр икәнегезне күптән анладык. Кайбер җитәкчеләрнең берничәсенә торуыгыз турында киңәшмәләрдә күп әйтелде Мин алдамыйммы ’ — Юк,—диде Сөембикә, башын аска иеп — Нәжмиев абыең беркайчан да алдамый. Анын хәтере дә әйбәт —Бу юлы аның ирененең сул як почмагы аскарак төште һәм кисәтүле елмаю билгесе пәйда булды —Без сезне укыттык, ашыкмыйча гына күтәрдек, матур • гына эшлисез. Бернинди катлауландырусыз ризалашырга кирәк —Кәрәм Нәжмиевич. без бит инде бер-беребезне бик яхшы беләбез. | Сез—теләсә кемне күндерә торган кеше. Ләкин мин. күпме генә үгетләсәләр дә, үз сүземдә каш торган кеше. Чөнки мин уйламыйча сүз әйтмәскә сездән өйрәндем. —Салпы якка салам кыстырмыйча гына сөйләгез.—диде Нәжмиев кырыс кына. —Анысына да сез өйрәтгегез. Кирәк икән ул,—Сөембикә торып басты — Икебезнең дә вакытны юкка әрәм итмик. —Димәк, аңлаштык —Нәжмиев тә торып басты —Тик китәргә ашыкмагыз әле —Ул өстәлендәге оч телефон аппаратының беренче секретарь белән сөйләшә торганының трубкасын күтәрде һәм —Ул бит риза гүгел, Минзаһит Усмановнч,—диде Берничә секунд тынлап торганнан сон. трубканы урынына куйды һәм Сөембикәгә —Ул сезне чакыра.—диде Сөембикә авыр сулап чыгып китте, кабул итү бүлмәсе аша узып, беренче янына керде. Арсланов аны урыныннан торып каршы алды һәм башын кыйгайтып аңа карап торды — Ничек була инде бу, Сөембикә? —Теләсә ни эшләтегез,—диде Сөембикә, нигәдер кинәт йомшавын тоеп —Булдыра алмыйм һәм гомумән —Нәрсә ул—гомумән? — Белмим Миңа китәргә момкинме? —Юк. мөмкин түгел,—диде Арсланов кырыс кына —Утыр але. Сөембикә Ләкин Сөембикә басып тора бирде Минзаһит салмак кына атлап анын каршына килде һәм. иңбашыннан тотып, үзенең өстәле каршындагы урындыкка китереп утырлты. — Беренче секретарьның сүзенә карышмыйлар. Мин ул урынга бары сине генә телим. — Ни өчен нәкъ менә мин1 ’ — Бу сайлауларда бөтенләй башка ситуация Бер мандатка берничә кандидат дәгъва итәчәк. Тавышларны санаганда, теләгән якка уйнатырга мөмкинлек ачыла. —Ә мин нәрсә эшли алам? —Сөембикә, анда: жир йөзендә мин берәүгә дә сиңа ышанган кебек ышанмыйм,—диде Минзаһит кайнарланып —Беләсеңме. Сөембикә, умартаны корт анасы тота Барлык кортларның язмышы, бал җыюның да күләме аңа бәйле. Вакытлар уза. бервакыт шушы умартадагы кортлар акрын I ы на яшь ана әзерли башлыйлар. Аны әзерләп бетергәч, карт ана умартадан чыгып качарга тиеш була. Әгәр чыгып качмаса. аны яшь ана чагып үтерә Аңладыңмы минем ни өчен сиңа ышанганымны ’ —Сез мине Татарстан депутаты итмәкче идегез. —Мин аны онытмадым, Сөембикә. Ләкин элекке кебек, без кемнен фамилиясен язсак, шуны сайлый торган заман узды. -Шаяртам гына. Минзаһит Усманович. Мин элек тә ризалашмын идем. —Ә менә бусына ризалаш. . Сөембикә бер сүз дә әйтә алмады, ул күз карашын әле Арслановныи йөзенә күтәрде, әле аска, ялтырап торган өстәлгә юнәлтте, аннары оөтен көчен жыеп, башын чайкады. —Бу бит миннән бигрәк синен үзең өчен кирәк. —Минем өчен?! —Үзем булганда, мин сине беркемнән дә рәнжеттермәячәкмен. Кызын да югары классларга җитеп килә бугай. Ярдәмемнән ташламам. Сөембикә, тагын бераз торса, ана карыша атмаячагын анлады. Шуна күрә кискен генә урыныннан торды. —Зинһар мәҗбүриләмәгез, кулымнан килми. Эшемнән алыгыз, утырам да гариза язам. —Ярый, ярый —диде Арсланов, ике кулын күтәреп, кул яссысы белән нәрсәнедер басып куйгандай итте.—Ул чакта секретарь бул. Анысы кәгазь эше генә. Әгәр шушы пүчтәк нәрсәдән дә баш тартсан сүз таба алмыйм... “Әгәр пүчтәк икән, нигә соң нәкъ менә мин кирәк?!”—димәкче булды Сөембикә, әмма теленнән бөтенләй көтелмәгән сүзләр ычкынды: —Ярый Сезнең хакка Ризалык биргәне өчен, Арсланов бүлмәсеннән чыгып коридордан атлаганда, үз-үзен тиргәде, әмма кабат борылып кереп баш тартырга сон иде инде. Р айон Советына, авыл Советларына депутатлар исемлекләре төзү хуҗалык эшләреннән шактый нык аерды. Арслановны “Үрнәк"тән күрсәтергә булдылар. Оештыру бүлеге җыелышны бик яхшылап әзерләде. Баллы Төбәк культура йорты шыгрым тулы иде. Башта район үзешчәннәре кыска гына концерт күрсәттеләр. Аларга Сөембикә үзе җитәкчелек итте. Җыелышта Арсланов турында колхоз председателе Өлфәт Жәмилов бик матур итеп сөйләде. Урыны-урыны белән төчеләнү, арттырып җибәрүләр булса да, нигездә халык аны яратыл кабул итте. Арслановны бертавыштан Татарстан Верховный Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәттеләр Соңыннан Өлфәт Жәмилов аларны өенә алып кайтты. Чит кеше юк иде. Кәефле генә кайтканда Нәжмиев: —Әллә Гайса Батталовичның хәлен белеп чыгабызмы?—диде. Арсланов анын бу тәкъдименә берсүзсез риза булды. Батталов аларны кочак җәеп каршы алды, бер басасы урынга биш басып, рәхмәтләр, әйтеп, күз ачып йомганчы карчыгы табын әзерләде. Арсланов белән Нәҗмиев анын сәламәтлеген сораштырдылар. —Тфү, тфү, күз генә тимәсен. Теге вакытлардан сон, әллә нервыларым тынычланды, башның бөтенләй борчыганы юк,—диде ул, куанычын яшермичә.—Рәхәтләнеп ихатада йөрим, мал-туар карап, гомер уза да китә. Алар табын янында туйганчы гөрләштеләр. Күптән инде өчәүләп утырганнары юк иде, әллә кайчангы тарихларны искә төшерә-төшерә, шактый гына мактанышып та алдылар. Аннары сүз сайлау мәсьәләләренә күчте. — Бу сайлаулар шактый катлаулы булырга охшый,—диде Батталов, рюмкаларны тутырып —Ул альтернатив кандидат дигән нәрсә бик хәтәр бит. Безнен халык буш вәгъдәгә алданырга гына тора. —Менә мин дә шуны әйтәм,—дип аны куәтләде Нәҗмиев.—Инде ничә көннәр сөйләшәбез. Минзаһит Усмановичны бер әйбергә һич тә ризалата алмыйм. —Нәрсә ул?—диде Батталов. —Мин үзем альтернатив кандидат күрсәтеп эшне катлауландырмау ягында —Рюмкасын күтәреп. Нәжмиев алар белән чәкештерде дә эчеп җибәрде. —Жил син әйткән яктан исми шул,—диде Арсланов.— Сннен белән минем башка Горбачев дигән адәм килде Ике сүзнен берендә демократия ди. Ә халык колагын торгызып кына тынлап тора. Казаннан да шуны тыкырдатып торганнарын син яхшы беләсең. Бер очкыннан олы янгын чыгарга мөмкин —Мин хәзер ялдагы кеше — Батгалов Нәжмиевнын чәнечкесе белән астан күренеп торган кимерчәкле итне кадап, ана сузды —Демократия менә шушының кебегрәк әйбер инде ул: кимерчәккә охшаган Әибәттәп чәйнисең, бер әйберсе дә калмый —Алар өчәүләп күтәрелеп көлешеп алдылар —Синен тешләрен әле атныкы кебек бит. Кәрәм Нәжмиевич. —Бу кимерчәкнең граммын да калдырыйм мин,—диде Нәжмиев е лмаеп —Без моны уенга бормыйк әле. Бу житди мәсәлә. Барыбер кемнедер күрсәтергә гуры киләчәктер Батталов. анын белән килешмәвен белдереп, баш чайкады: —Ай-Һай, Миңзаһит Усманович,—дип сузды ул —Кирәк микән андый әйбер'' —Мин дә шулай уйлыйм. Альтернатив кандидат мәҗбүри түтел. —Во!—Батталов итле чәнечкесен Нәжмиевнын борынына тигезә язып селтәп алды —Күрсәтү теләге булмаслык итеп эшләргә кирәк Арсланов белән Нәжмиев бер-берсенә карашып куйдылар Картлачның сүзләре һаман да мәгънәле иде. шайтан алгыры —Бу сүздә резос бар,—диде Арсланов. —Мин авыл кешесе,—дип дәвам итте Батталов.—Жәигә чыксак, ботен кайгы янгын чыгу иде. Салам түбә, бер очкын урамы белән авылны юк итә Шуна күрә пожарныйлар көне-төне сакта торды —Ул ялт итеп Нәжмиевка карады —Синен пожарныйларын ышанычлыдыр бит? — Ышанычлы,—дип ждвап бирде Нәжмиев елмаеп Алар Болынкырга кайтып житкәндә. ярты төн авышкан иде инде Нәжмиев, Арсланов машинасыннан төшеп калгач, декабрь аенын салкын һавасын сулап, үзенең капка төбендә шактый вакыт басып торды. Оста балыкчы кичтән жимен суга салып китеп, иртүк шул урынга килеп балык каптырганда ләззәтләнгән кебек куанды ул Кәрәм инде әллә кайчаннан әзерләнгән яшерен планын бик нечкә итеп, сиздерми генә тормышка ашырып бара иде Райкомда эшләгән һәркем беренче секретарьдан туйган кебек, ул да Арслановтан гарык иде Ничә еллар буе ул аннан котылу җаен эзләде. Хәйләкәр төлке аучыны алдап баргандай, аны ялган юлларга да кертеп жибәргәләде. Әмма андый гына нәрсәләр беренчене урыныннан кузгата алмадылар. Биек кыянын читләрен жил-янгыр. кар. эсселек һәм суыклык ашаган кебек, аның йоэенә дә әлеге вакыйгалар өстәмә җыерчыклар салдылар салуын, әмма үзе кыя кебек тора бирде Менә хәзер, демократия ди1ән нәрсә килеп чыккач, шушы күсәк белән әлеге кыяны җимерү мөмкинлеге дә туды Дөрес, ул беренче урынына омтылмый, анын яшендә бу ахмаклык булыр иде Ләкин юньлерәк беренче секретарь булганда, ул нервы бетермичә генә районны әле бер кадәр үз кулында тота алачак. Икенче көнне иртәнге алтыда Нәжмиев Арсланов бүлмәсенә килеп керде —Бүген район үзәгендә ветераннар Советы пленумы җыелганын сез беләсез инде,—диде ул күрешкәч —Мин анда сайлаулар буенча чыгыш ясаячакмын. .Алай-болай икенче кандидат турында сүз чыкса, сүзебез кичә сөйләшкәнчә булыр бит инде7 Арсланов махмырлан кызарган күзләрен бармак очлары белән сыпыргалады да башын аска иде — Минем һаман да ниндидер шигем бар,—диде ул шактый вакыт уйланганнан сон —Янгын чыгармабызмы? Чыгармабыз. Мннзаһит Усманович Ныклап саклану чараларын күрербез. Чыга-нитә калса, су җитәрлек бездә. —Ярый, бер икән—бер кандидат,—диде Арсданов, һаман да икеләнеп. —Мина ышаныгыз. Сезне сайлату—ул минем шәхси бурычым, АНЫҢ йөзе гаять житди төс алды.—Әгәр райкомга сезнен урынга башка кеше килсә, мин бер көн дә эшләмәячәкмен Шулай булгач, үзегез аллыйсыз... Ветераннар советы пленумында ин элек анын председателе Бәшировнын отчеты тыңланды. Сорауларга җаваплар, ветераннарның зар-мон белән тулы чыгышлары, аларнын үзләре генә түгел, бөтен ил күләмендә хәл ителә алмаслык мәсьәләләрне күтәрүләре—һәммәсе дә Нәжмиевка таныш иде инде. Алар эчләрен бушатып бетергәннән сон. ана сүз бирделәр. Ул алда зур политик кампания торганлыгын, анын әһәмиятен аңлатканнан сон, кичә Баллы Төбәктә үткән җыелыш турында сөйләде, йоз дә житмеш сигезенче номерлы Болынкыр сайлау округыннан Татарстан Верховный Советына депутатлыкка кандидат итеп КПСС райкомының беренче секретаре Арсланов кандидатурасы күрсәтелүен һәм бертавыштан хуплануын әйтте. Аннары сайлауларны оештыруга җентекләп тукталды. Ул сөйләп бетереп, президиумга барып житәргә дә өлгермәде, ин алгы рәттә утыручы Жаббар Саттаров күкрәге тулы орден-медальләрен чылтырата-чылтырата торып басты. —Минем бер соравым бар иде. Ул башын президиумга борды —Хәзер демократия заманы. Партия халыкны берничә кандидат күрсәтергә, шуларнын берсен сайлап алырга чакыра. Менә мин үзем бу янарышны бик хуплыйм. Шуңа күрә иптәш Арсланов белән бергә альтернатив кандидатлар да күрсәтергә кирәк, дип саныйм. Примерно, менә әйтик Анын сүзен бүлеп, Нәжмиев трибунага юнәлде. —Саттаров агай, сез һәрвакыт гаделлек өчен көрәштегез. Әле дә сез бар,—бу сүзләрен дә Нәжмиев залның ачуын китерү өчен әйтте —Әйдә, без юк белән баш катырмыйк. Өчәр-дүртәр мәртәбә сайлау үткәреп, мәшәләнеп ятулар булмады түгел бит. Демократиянең анын централизм дигән өлеше дә бар. Әгәр централизм онытылса, ул анархиягә әйләнә — Зал умарта күче кебек гөжли башлады. Нәжмиевка шул гына кирәк иде. Ул берсеннән-берсе үтемлерәк сүзләр эзләде.—Кандидат күрсәтергә без барыбыз да мастер. Менә бүген районның рулен тапшырырлык кем бар? Арслановтан башка кеше юк. —Болай дигәч, тагын залда шаулаша башладылар.—Райкомның фикерен сезгә белеп китү кирәк булыр. Без шушы кичә күрсәтелгән кандидат белән чикләнергә, дибез. Эшне юкка катлауландырмыйк. Шул вакыт залда Чукаеванын каракүл бүрекле башы калыкты һәм ул сажин адымнар белән трибуна алдына килде. —Ник син авызны томалыйсын?!—дип йодрыгын Нәжмиевка селкеде ул.—Синең ул Арслановын—минем күршем. Ел саен өенә ремонт ясата, берсен бер елны ясыйлар, икенче елны жимереп ташлыйлар, тагын янарталар, ә менә минем өй түбәмнән су ага. —Туктагыз әле, иптәш Чукаева,— диде Нәжмиев, ана таба шулай ук йодрыгын селкеп.—Сүз бит түбә турында бармый. —Ах, бюрократ!—диде Чукаева, үзенең йодрыгы белән анын йодрыгын бәреп җибәреп —Нинди иптәш Чукаева булыйм ди мин сина! Апа, диген, юньсез. Танымый да башладыңмыни? —Тукта әле, апа,—диде тавышын күтәреп Нәжмиев, аны тынычландырмакчы булып —Демократия турында сүз барганда син'монда корымланып беткән тышкы моржанны китереп тыгасын. —Минем башка тыгар әйберем юк!—дип җикерде Чукаева.—Синең ник ялагайланганыңны да беләм Барлык бюро членнарына өйләрен ремонтлатып чыкты, йә гараж, йә тагын бер өй зурлыгында янкорма салдыгыз. Шул исәптән, син дә. —Җыелышны алып барырга ирек бир инде, апа. —Менә хәзер апа түгел мин сиңа. Мин хәзер иптәш Чукаева1 Шау-гөр килгән зал бердәм көлеп җибәрде. —Иптәш Чукаева!—диде Нәжмиев, үзенен тәмам каядыр кереп батканына көяләнеп—Әйдә, бу нәрсәләрне очрашу җыелышына кандырыйк але Чукаева отыры дәртләнә барды —Нәрсә, турысын әйткәч, үтегезгә тиямени?! Шул ук Арсланов сезнен барыгызга да каз оясы кадәр бүрекләр дә атып кигерде Гади хатыктан аерылып торсыннар, дип. Ә менә безнен башта нәрсә?—Ул бүреген сатып, залга таба селкеп күрсәтте дә бөтенләй чыгып ук китте Янадан берничә кеше кандидат күрсәтү мәсьәләсенә туктатмакчы булсалар да. Нәҗмиев атарны тиз томалады Кичен Нәҗмиев, Арсланов белән баш төзәткәннән сон. шактый сонарып кайтты. Анын инде ашыйсы килми иде. кереп чишенәм дә авам, дип ишекне ачуга, залдан каршысына, кулларын биленә таянып, апасынын килеп чыгуын күргәч, артына утыра язды. Ул шундук һөҗүмгә күчте —Минем йөземне каралтып, шунын кубызына биеп йөрмәсән. эшсез калырмын, дип куркасынмыни7 —Син ул минем йөземне каралтучы,—диде Нәҗмиев. ачуына буылып — Әгәр башка кеше булса, мин сине милиция белән алып чыктырып. яптырып куя идем. — Нигә, сон түгел бит әле,—дип чәчрәп анын каршына килде Гандәлифә.—Менә хәзер мин сиңа сугам, бар. илттереп яптыр —Ул ике мәртәбә каты гына иттереп Нәҗмисвнын күкрәгенә төртеп алды. Анын болай да буыны сыекланган иде, стенага ук барып сөрлекте Аларнын арасына Нәҗмиевнын хатыны Разия килеп керде. —Кайчанга кадәр дәвам итәр бу мәхшәр7 !—ул калтыранып ике кулын, һавадан нәрсәнедер тотып алырга җыенгандай, бармакларын җәеп өскә күтәрде —Сез бит туганнан туган балалары, оят түгелме сезгә?! —Кара әле сөйләп торган булуын?—диде ана таба борылып Гандәлифә.— Әле генә мина кушылып шушы имгәкне сүгеп утырдын. хәзер бүтән сүз сөйлисен. Мин аны бот буе чактан бирле тәрбияләмәкче булып җәфаланам инде. Үләр вакыты җитте, һаман кеше ясап булмады. Нәҗмиев өстен идәнгә салып бәрде: —Әнә пәлтәнен элмәген тек. мине сүгеп утырганчы.—диде хатынына, аннары юри ачу белән барып, шкафтан башланган яртысын алды да. борыныннан эчеп, өстәлгә шартлатып куйды —Йә, нинди кеше ясамакчы буласыз инде сез миннән7—диде ул, апасы каршына килеп.—Әйт, нинди булырга кушасын, шундый булам' — Культурасыз,—диде Гандәлифә —Икс хатын-кыз алдында шешә борыныннан аракы эчеп торырга ничек оят түгел сиңа? —Әйдә, вакланма, зуррак нәрсәләр турында сөйлә! —Кирәк булса, әйтәм мин сиңа зуррагын Син менә үз гомерендә кемнәрнең генә башына җитмәдең инде Кайсыларын, үзен югары күтәреп утыртып, үзен үк төртеп төшердең. Төшерә аямаганнарына талинкә тоттың, аларнын һәр боерыгын үтәү өчен селәгәеңне агыза-агыза чаптын Син үзен кая соң? Син бит ир кеше Үз гомерендә берәр сәгать булса да үзен булып яши алганын юк бит синең. — Мин һәрвакыт үзем. Ә менә син чын агрессор' —Мин—көрәшче, агрессор түгел! Ә син әртист, шамакай Тфү. оят'— диде Гандәлифә. Кәрамнең каршына ук килеп — Балачакта ук кош ояларын туздыра илен Сиңа җан иңгәндә, шайтаннар үз җаннарын салганнардыр —Ә синекендә елан ята. һәрвакыт чага торган —Ул еланны менә сез керттегез, сезнен шушылай яшәвегезгә түзә алмыйча яралган ул. Минем телем авылда кыз чагында ин йомшак тел иде Мина “баллы тел" дигән кушамат тактылар Ә менә сезнен кебекләр аны елан угына әйләндерде. Нәжмиевнен хатыны калакка тамызып йөрәк даруы эчте һәм елы и-елый бүлмәсенә кереп китте Нәҗмиев. гадәттәгечә, чыгып китү очен бүреген киде, пальтосына үрелде — Нәрсә, миннән качасын?—диде Гандалифә карлыккан тавыш белән, аннары елап ук җибәрде —Син минем ничек яшәгәнне дә белмисен бит. Ашарыма бармы минем, кияремә бармы?—Ул озак итеп үкседе —Минем бит сөйләшеп утырыр кешем дә юк. Ә син мина бөтен кеше алдында җикерәсең. Нәҗмиевка ул ничектер кызганыч булып китте. Авыз эченнән генә мыгырдап: —Морҗадан аккан су турында сөйли башладын бит,—диде. —Ә син нигә килеп карамыйсын сон? Ник син анын акканын белмисең. Күр әле үзеннен өйләреңне, ихаталарыңны. Миндә гомерем буе эшләдем, коймам селкенеп тора, түшәмемнән туфрак коела. Көчлерәк кеше этсә, абзарым да авыл китә. —Әгәр үзен юньле булсаң, бөтенесе дә эшләнер иде, апа. Син бит юньләп сорый белмисен. Гомер буе җитәкчеләрне сүгүдән башын чыкмады. —Ярар, яшәгез,—дип Гандәлифә бүреген алып киде, пальтосын иңбашына салды, аякларына олтанлы итекләрен киде һәм рәнҗүле тавыш белән сөйләнә-сөйләнә чыгып китте:—Синеке дә, минеке дә калачак, теге дөньяда әнкәйләр янында очрашырбыз әле. Ни дип алдашырсың микән шунда? Син бит гомер буе алдаштың. Нәҗмиев анын чыгып киткәнен, аяк тавышынын ерагайганын верандада көтеп торды да, капка белән ишекне бикләп кереп, караватына ауды... 2 А х, бу декабрь аенын озын төннәре! Сабирҗан Закирович менә бер атна инде яткан урынында әйләнә дә уфтана, уфтана да әйләнә. Йоклап булмас микән, дип стаканлап аракы да эчеп карады, йөрәк даруларын иртәдән кичкә кадәр алай тамчылап түгел, бөкесен ачып кына тамак төбенә җибәрде, ә барыбер җанының тынгы тапканы юк. Йокыдан гына түгел, ул ашау-эчүдән дә калды. Үз гомерендә нинди генә эшләр башкармады. Үлем хәлендә өч мәртәбә пычак астына керде. Үт куыгыннан таш алдырды, ашказанынын яртысын кистеләр, чәрдәкләнгән аягына операция ясадылар. Берсендә дә бу дәрәҗәдә курыкканы булмады аның. Ничә көннәр бөтенесе пышын-пышын килә, күзгә күренмәгән сайлау алды афәте "Биектау” кешеләрен бер йодрыкка туплый бара Райкомга сиздермичә генә алар сайлау алды җыелышы үткәрергә әзерләнделәр. Бу мәрәкәне кем башлап җибәргәнен ул белми дә калды. Белсә дә берни дә эшли алмас иде Хәзер менә бүген көндезге сәгать икегә кешеләргә җыелышка әйтелгән. Бернинди белдерү куймадылар. Әгәр район үзәгенә бу хәбәр барып җитсә, анын шау-шуы бик еракка китәчәк, шул ук вакытта Сабирҗанга күсәкнең ин олысы эләгәчәк иде. Арслановка альтернатив кандидат күрсәтү ул инде аның бүлмәсенә кереп, күкрәк сугып: “Син безгә лаек кеше түгел, без Мэлс Сабитовны сайлаячакбыз!”—дип кычкыру белән бер иде. Җыелыш тыныч кына үтеп, Сабитов кандидатурасы күрсәтелгән сурәттә дә, Нуриев үзенен бик авыр җәзага тартыласын аңлап тора. Мөгаен, аны инде эшеннән дә җибәрерләр. Башта бу фикер анын котын очырса да, соңыннан ул халыкка каршы барырга ярамаганын анлады. Ана әле шушы кешеләр белән пенсиягә чыккач та күзгә-күз карашып гомер итәсе бар. Халыктан аерылып берни дә кыра алмыйсын. Кыен булса да, эштән дә китәргә туры киләчәк. Арслановлар анын алдан хәбәр итмәвен кисәтмәвен зур хыянәт дип бәяләячәкләр. Аннары партия эшенең берәр тармагын тикшерерләр дә, шуны сәбәп итеп, гариза яздырырлар. Иртәнге якта булса, җыелыш шома гына үтәсе иде. Әмма кичә совхозның ин хөрмәтле кешесе, беренче комсомол ячейкасын төзегән УТЫЗ ел механизатор булып эшләгән, биш бала анасы Маһиямал карчык вафат булды. "Шайтан алгыры!”—дип кыбырсып куйды Сабирҗан Әле анын бит чардуганын ясаучы егет кичә исергән иде, бүген ул нинди хәлдә булыр'’ Ярый әле кабер ташын Маһиямалнын әтисе ягыннан туганы Заһит Фәхруллин, үзем ясатып алып киләм, диде. Җыелышны да уздырырга кирәк Юк, йоклап булмый иде. Ул тагын, акрын гына торып, кече якка чыкты урта ишекне ябып, утны кабызды. Сайлау алды җыелышы документлары тутырылган папкасын алып килеп, күхтеген киде һәм. дөньясын онытып, эшкә чумды Иртән авыл өстен, ерактагы ак кар баскан басуларны алсу нурга манып кояш чыгуга, Наратбаш зиратында ун-унбиш кеше, калын кар катламын көрәп, кабер казый башладылар Сәгать унбер тулганда. Маһиямал Габдуллинанын мәетен кара-каршы бастырылган ике урындыктагы сай тартмага чыгарып салдылар. Ишек аллы гына түгел, капка турындагы урам да халык белән шыгрым тулы иде Кайгы митингысы башланганчы Мэлс та килеп житте, ул, кара “Волга" машинасыннан төшеп, халык төркеменә килеп керүгә, элекке директорны тыгыз божра булып төреп алдылар, бербер арглы куллар кысылды, карт-корылар кочаклап ук алды. Аны сагынуларын әИттеләр. күз яшьләрен сөртеп, ана элекке эшләре очен рәхмәт укыдылар Бер үк вакытта диярлек район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы, аннары Нәжмиев килеп житге. Көн бик кырыс иде, кешеләрнен авызларыннан пар күтәрелә, кызарган борыннарын уалар, туктаусыз таптаналар Авыл Советы рәисе Әфләтунова кайгы мәрәсимен ачып җибәрде. Район вәкилләреннән сон Мэлс, туганнары. Маһиямат карчыкнын кордашлары чыгыш ясадылар Мәрәсим вакытында "тәне бик йомшак, тагын мәет булмагае", дип шомланучылар да күп булды Женаза артыннан халык төркеме тын гына зиратка юнәлде. Зиратта картлар укыганнан сон. мәетне кабергә иңдерделәр Кырык минут вакыт узмагандыр, кап-кара балчык өеме калкып чыкты Анын өстенә авыл халкының күз яшьләредәй тын гына, сирәк кенә бер-бер артлы эре кар бөртекләре төшеп куна башлады. Авыл өстенә иртүк җыелган болытлар, әйтерсен. шушы мизгелне генә көткәннәр иде. Мэлс бу күренешкә хәйран калып карап торды Ул агроном чакта Маһиямал Габдуллина әле тракторда эшли иде Көнне дә. төнне дә белмәде, яшьләрдән берәрсе сыйфат бозса, көче житәме-житмиме. тракторыннан сөйрәп тошерде. ата-анасын калдырмыйча сүкте, анардан механизатор халкы район җитәкчеләренә караганда ныграк курыкты Моны курку дип тә булмый, басуларда ул авыл халкынын уртак намусы кебек гомер буе йөргән, кем белә, киләчәктә рухы да шулай йөрер. Әгәр дә барлык механизаторлар да анын кебек вөҗданлы булса, басуларның унышы күзгә күренеп артыр иде Шушы уйларына батып атлаганда, ул Нәжмиев белән партком секретаре Нуриевнын һәм директор Шәймохәммәтовнын бер читтә нәрсә турындадыр кызып-кьпып сөйләшкәннәрен, кулларын сслтәп-сслтәп җибәрүләрен күрде Ул да булмады, теге икесе башларын иеп алдан киттеләр. Нәжмиев. куып баргандай, аларнын артыннан атлады. Мэлснын күнеленә килгән нәрсә, гадәттәгечә, нәкъ алдына килде дә басты: димәк, жыелыш буласын сизгәннәр, димәк. Нәжмиев юкка килмәгән. Аны өзү өчен ул кулыннан килгән чараларнын барысын да кылачак. Нәжмиев ике җитәкчегә дә бүре кебек ташланды: —Син. карг ишәк.—диде ул Нуриевка, бармагы белән төртеп.—Ә син яшь ахмак. Икегез дә партия билеты белән җавап бирәчәксез. Хәзер үк райкомга! Минем арттан калмыйсыз!—ул шулай дип боерды да машинасына утырды Туктап, аларнын машиналарына утырып юлга чыгуларын күргәч, үзе артка калып, сагалап кайтты Төштән сон авыл халкы культура йортына агыла башлады. Ике туларга биш минутта Мэлс та. Нәфисә үтүкләп куйган яна костюм-чалбарын киеп, җыелышка китәргә әзерләнде Өйдән чыгып киткәндә. Нәфисә аны туктатты: — Мин синен белән бармыйм,—диде ул сәер генә. —Нигә?—диде гаҗәпләнеп Мэлс. — Халык ошатмас. Эреләнеп. Волга "га киерелеп утырып килде, диярләр Аннары —Нәфисә Мэлснын күзләренә төбәлеп туктап калды — Бу әйбергә ризалык биреп, ялгышмадың микән син. Мэлс? -Юк,—дип җавап бирле Мэлс.—Алар бит башка җирдән кандидат күрсәттермәячәкләр. Шуңа каршы булса да, миңа ризалашырга кирәк иде. Аның бит власте бүген бар. иртәгә юк. Кеше шул әйберне аңларга тиеш. Җыелышны авыл Советы председателе Әфләтунова ачып җибәрде. Тугыз кешедән президиум сайладылар, анын составына Мэлс Сабитов белән округ сайлау комиссиясе секретаре Сөембикә дә кертелде. Тиешле кешеләр Мэлсны тәкъдим иттеләр. Мактыйсылары мактап сөйләде. Шунда кемдер залдан: —Безнен директор белән партком кайда соң?—дип кычкырды. —Аларны ашыгыч рәвештә райкомга җыелышка чакырып алдылар. Без кайтып җитмәсәк, үткәрегез, диделәр. —Нәрсә, халыкны алдап торасын инде!—дип кычкырды сыер фермасы мөдире Мөкатдисә Заһидуллина.—Мин бит колагымның чите белән Нәҗмиевның аларга ничек җикеренгәнен ишеттем. Хәзер аларның иманнарын укыталар инде. Соңыннан Мэлс, Татарстан Верховный Советына депутатлыкка сайланырга риза булуын әйтеп, кыска гына чыгыш ясады. Карар кабул итәргә әзерләнгәндә, ишек ачылып китте һәм аннан кызу-кызу атлап кереп килүче Шәймөхәммәтов, Нуриев һәм Нәҗмиев күренде. Алар иң алдагы рәткә барып утырдылар. Нәҗмиев Әфләтунова карарны тавышка куярга сүз башлауга, аны ишарә белән туктатты да трибунага менеп басты: —Хөрмәтле иптәшләр!—дип башлады ул.—Бүген сезнен сайлау алды кебек мөһим кампаниягә җаваплы карап, бирегә җыелуыгызны партиянең район комитеты хуплый. Тик безнен бер үпкәбез бар: нигә инде Татарстан Верховный Советына альтернатив депутат күрсәтү кебек зур чараны бездән яшерен уздырырга? Райкомның бит әле халыкны мондый чаралардан тыйганы юк. Шул чак алдан икенче рәттә утыручы сугыш ветераны Миннеханов торып басты: —Сез, иптәш Нәҗмиев, район ветераннар җыелышында кистереп әйттегез: альтернатив кандидат күрсәтелмәячәк, дидегез. —Мин алай ук димәдем. Утырыгыз әле зинһар. Мин райком линиясен әйттем. Менә бүген Сабитовны күрсәтүегез мәгълүм булды. Бу сезнен хокукыгыз. Без дә аны хурламыйбыз. Тик мәсьәләнең асылын уйлап карагыз: сез аны сайлаган очракта, депутат мандатын күрше районга бирәбез, дигән сүз. —Нишләп без үзебезнең мандатны ычкындырыйк?—дип кычкырды бер ир-ат—Кире кайтарабыз без аны, Сабитовны. Без аны артканга җибәрмәдек бит. —Ярый, җәмәгать,—дип Нәжмиев кулын югары күтәрде.—Сез бик законный булгач, җыелыш та законлы тәртиптә узарга тиеш. Исемлегегездә өч йөздән артык сайлаучы кертелгән. Сезнен биредә яртысы гына. Шулаймы, Әфләтунова? Инде килеп, биредә сездә яңа оешкан ПМК коллективы кешеләре дә утыра. Әле алар оешма буларак рәсмиләштерелмәгән, печатьләре дә юк. Димәк, тагын утыз-кырык кешегез кими. Кыскасы, бу җыелыш сайлаулар турындагы положениене тупас бозу булып тора. Сезнен кандидат күрсәтергә хакыгыз юк. —Тартып төшерегез шуны трибунадан!—дип кычкырды кемдер арттан.— Без сине чакырып китермәдек! Без барыбыз да совет гражданнары, законны синең хәтле генә беләбез Әфләтунова, давай, карарны кабул иттер! Кемнәрдер аяк дөбердәтергә кереште, кемнәрдер ишекне шартлатып ачып чыгып киттеләр. Авыл Советы рәисе җыелышны тәртипкә салу өчен өстәлдәге графинга шыкы-шыкы китереп стаканны бәрергә кереште ләкин зал һаман тынычланмады. Нәҗмиев, максатына ирешкәнен андап узе дә сизмәстән, елмаеп карап тора иде. Шул вакыт ПМК начальнигы Фәнис Сәлахов президиумнан торып басты да баһадирдай зур гәүдәсе белән Нәжмиев янына килде: —Иптәш Нәжмиев,—диде ул тавышын күкрәтеп.—Ник сез безнен коллектив членнарын мыскыл итәсез? Печатьләр. кемдер кул куясы кәгазьләр—алар барысы да сезгә кирәкле бюрократик әйберләр бит Ә без барыбыз да—совет гражданнары. Нәжмиевнын ялкынга сибеп җибәрергә бензины әзер иде: —Син. егеткәем, бик азынма әле.—диде ул, анын тавышын басып.— Бар әле. урыныңа утыр. Ул ПМКны без оештырдык, әгәр кирәк түгел дип уйласак, иртәгә таратып та куярбыз. Анладынмы?! Залдан. Нәжмиевны сөендереп, өч-дүрт ир-ат берьюлы сикереп торды. — Иптәш Сәлахов,—дип кычкырды берсе —Нәрсә анын алдында балачага сыман басып торасын? Чыгып киттек! —Дөреслекне каян табарга белербез без! —Әйе. кирәк булса. ЦКга житәрбез. Дөнья Болынкырга терәлеп калмаган. Залдан тагын берничә төркем кеше чыгып китте. Нәжмиев та урынына барып утырды. Карарны тавышка куюның мәгънәсе калмады. Гаепле кеше кебек, бик авырлык белән Нуриев торып басты: —Иптәшләр, чыннан да жыелышнын кворумы житеп бетмәгән безнен. Зиратта йөрүләрдә комачаулагандыр. Килүчеләрнең төгәл исемлеген төзергә кирәк булачак, әйбәтләп әзерләник—бәйләнерлек булмасын Шунын белән халык таралды Нәжмиев. ишек янында Сөембикәне туктатып: —Иптәш Сабитова, партком бүлмәсенә кереп чыгарсыз әле,—диде. Машинада конторага таба барганда, ул Сөембикәне ничегрәк чыгырыннан чыгару турында хыялланып барды Аны секретарьлыктан китәрлек дәрәжәгә җиткерергә иде Кәрәмнен тырышулары беренчене саклап калу өчен дип аңлашылырлык булсын. Партком бүлмәсенә кергәч, ул Нуриевка бармак очы белән генә хәрәкәт ясады, тегесе, чиерткәнгә тәгәрәгән борчак кебек, ишектән чыгып юк булды —Утырыгыз. Сөембикә Даутовна,—диде Нәжмиев. үзе партком секретареның урынын биләде —Яна ел якынлашканда, безгә бүләк әзерләдем, дисезме? Нәжмиев Сөембикәгә мәкерле караш ташлады. —Нинди бүләк сөйлисездер—аңламыйм —Кайнагагыз белән берләшеп, иптәш Арслановны әйләндереп тошермәкче буласыз, димәк? —Аллам сакласын!—диде Сөембикә, көлемсерәгәндәй итеп —Сез биг үзегез сайлаучылар җыелышларында катнашырга кирәк булачак, дидегез. Мине чакырдылар—килдем Нәжмиев тә мыек астыннан елмайгандай итте, алдындагы кәгазьгә ручкасы белән тәртипсез сызыклар сызды. -Мин барысын да иптәш Арслановка җиткерергә тиеш булам —Житкерегсз . — Сөембикә башын югарырак күтәрде —Мин бернинди дә ярамый торган эш эшләмәдем. Ә менә сез сайлаулар турындагы положениене тупас боздыгыз. —Сез аны ныклабрак укып карагыз әле. Әгәр үзегез генә төшенеп җитә алмасагыз. элекке ирегезгә мөрәҗәгать итегез. Сөембикә чәчрәп урыныннан сикереп торды: —Сезгә әзрәк чама белергә кирәк! Үзегезнең апагыз белән адәм көлдергәнегезне онытмагыз —Сөембикә кызу-кызу атлап чыгып киле, ишекне шартлатып япты. Нәҗмиен башын чайкап куйды. Сабитованы котыртам, дип үзенең бакчасына таш төшерде. Ташның да ниндие генә ате' Ачуын басарга Нуриев кереп килә иде. Шәимохәммәтов белән икесен райкомга алып кайтып, Арсланов белән алмаш-тилмәш туйганчы тиргәгәннәр, тагын шулай кылансагыз, гариза язарга туры килер, дип кисәткәннәр иде инде Бүтән әйтер сүзе булмаса да, Нәжмиев бу көе генә кайтып китә алмады —Син шушында гомер буе эшлисең, Нуриев,—диде ул бармак янап — Халыкның бозылуьша син сәбәпче. Алар хәзер беркемгә дә баш бирми. Эшеңнән генә кит, аларнын берсе дә сина сәлам бирмәячәк. Нуриев башын иеп, кып-кызыл булып, тын алырга да куркып торды. Аннары Нәҗмиев, таякны артыграк бөгеп ташлаганын абайлап, сүзне капма-каршы юнәлештә алып китте: —Утыр әле, Сабирҗан Закирович Сина да катырак сүзләр әйтелде. Мондый чакта ычкына инде ул. Эшеңнән кууга да барып җитмибез.— Нуриев, куркынган күзләрен бераз күтәрә төшеп, ана аптыраулы карашын юнәлтте.—Халыкка каршы бара алмассың. Чоры башка, әйбәтләп положениене өйрән, һәр пунктын туры китереп, җыелышыгызны җыегыз — Шушы урында Нәҗмиев кинәт кычкырып җибәрде:—Матри, боларны мин сина әйтмәдем! Аңладыңмы?—Нуриевның сүз әйтерлек хәле калмаган иде инде, “әйе, аңладым”, дигән мәгънәдә баш селкеп кенә куйды,— Шаулама, үзенне саклыйм дисән, ләм-мим беркемгә ычкындырма. Акрын гына үз линияңне алып бар. Әйтергә теләгәннәрен сеңдергәч, саубуллашып та тормыйча, Нәҗмиев партком бүлмәсеннән чыгып китте. *** Я на ел җитә башласа, иске ел елгырлана, койрыгын тоттырмый башлый. Арсланов Казанда киңәшмәдә бер көн вакытын югалтты. Икенче көнне яна елга, сайлауларга әзерлек буенча көне буе хуҗальпс җитәкчеләре белән аерым, партком секретарьлары һәм авыл Советы председательләре, секретарьлары белән аерым киңәшмә уздырырга, аннары Әлмәткә газ оешмасына чыгып китәргә туры килде. Менә бүген хуҗалыкларда йөрергә дип кенә торганда, иртәнге алтыдан кабул итү бүлмәсенә унлап кеше килгән булып чыкты. Ул бүлмәсенә кереп җиткәнче үк, зыр-зыр килеп, ике телефон берьюлы шылтырый иде. Бер тотам көн үтте дә китте. Сәгать өчтә утлар яндырып, инде секретарь кызга башка кеше кертмәскә кушып, ул өстәленә өелгән кәгазьләргә иелде. Шул вакыт ишектән дөпелдәп Чукаева килеп керде һәм. җил-җил атлап, анын каршына килеп басты. Арсланов, үзе дә сизмәстән, астан очлы таяк белән төрткәндәй, дәртләп сикереп торды. —Исәнмесез, узыгыз,—диде ул, каушавыннан ни әйтергә белмичә. Ветераннар җыелышында анын беркөнге чыгышын Нәҗмиев сөйләгән иде инде. Ниятенә кереп тотынса, ул ярты районны Арслановка каршы аякка бастыра ала. Сайлау кебек кайнар кампанияләр булмаганда, Чукаеваны зарарсызландыру зур проблема булып тормый. Әмма хәзерге ситуациядә ул ялгыш кагылсаң шартларга әзер торучы мина белән бер иде. —Иптәш Арсланов, ни өчен сезнең работникларыгыз партия линиясенә каршы эш алып баралар?—диде ул, ике кулын Арслановнын борын төбендә болгый-болгый. —Зинһар утырыгыз әле, тынычлап сөйләшик. —Ярар, утырыйк,—диде Чукаева, аңа буйсынып. —Сез кемне күздә тотасыз?—дип сорады Арсланов. —Кәрәм Нәжмиевны. Беркөн ветераннар җыелышында тузга язмаган сүзләр сөйләп ята. Без инде анын хатасын төзәттек,—диде Арсланов. мөмкин кадәр ягымлы булырга тырышып.—Бәлкем чәй керттерергәдер? Кирәкми! дип кычкырды Чукаева.—Син мине чәй белән алдый алмассың. Пешкән су минем үземдә дә җитәрлек. Ә менә пешмәгәне түбәдән агып утыра. г —Анысын да беләм. Төзәттерербез. —Түбә генә түгел, абзар-куранын да рәте калмаган минем —Аларын да рәтләрбез. —Әллә үзен рәтлисеңме?—диде Чукаева мыскыллап. —Кушармын. —Кайчан? Бер сүз белән жавап бир! Арсланов бераз уйланып торды Бик теләсә, ул иртәгә үк МСО начальнигын чакырып. Чукаеванын ихатасын ремонтлатгыруны оештыра ала. Ләкин монын икенче ягы бар. ул бит рәхмәт әйтәсе урынга: “Менә күрдегезме, сайланасы килгәч. Арсланов нишләде Ничә ел ялынып йөреп, ремонтлатмаган иде. бер атна эчендә ялт иттеләр дә куйдылар".—дип бөтен Болынкырга сөйләп йөриячәк. Кешеләрне алып килеп, шуны күрсәтәчәк, бу инде сайлауга чын мәгънәсендә тискәре агитация булачак. Кылган игелеген белән Чукаева сиңа күсәк белән кундыргандай итәчәк. Шуна күрә ул: — Бер селтәнүдә генә хәл итә торган булса, мин иртәгә, дияр идем. Яна ел алдыннан эш өстендә эш. һич җитешеп булмый, диде —Февраль айларында һичшиксез ремонтлатгырырбыз. —Соңгы мәртәбә ышанып карыйм сина. Әгәр сүзендә тормасан. ике арадагы койманы ботарлап, үземнен урам янына кагачакмын Чукаева чыгып та китәргә өлгермәде. Сөембикә килеп керде. Ул бик борчулы иде. Бер сүзсез Арслановнын алдына урталай бөкләнгән кәгазь китереп салды Ул анда үзен округ сайлау комиссиясе секретарьлыгыннан азат итүне сораган иде Арсланов аптырап күзләрен анын ягына күтәрде — Бу нәрсә була сон инде бу. Сөембикә'’ Мин “Биектау”да Нәжмиев белән телгә килгәнегезне беләм. ләкин бит анын минем өчен тырышканын син аңларга тиеш Нигә инде гариза күтәреп керергә0 —Минем үземне Нәжмиевтан мыскыллатасым килми —Ярый, ярый,—диде Арсланов. ниндидер бирешүчән тон белән — Телисеңме, мин аны синнән гафу үтендерәм. —Кирәкми мина аның гафуы Мине азат итегез. —Ачуланма. Сөембикә, булдыра алмыйм Бу исемлек күптән Казанда расланды. Безне авыр хәлгә куйма инде син —Хәзерге вакытта халыкка шулай ташланмыйлар Бу сезнең абруегызга суга. — Менә бусын син дөрес әйтәсең.—диде Арсланов —Анын артык тырышып ташлый торган гадәте элек-электән бар Шулай да без ана сабак бирик әле. Трубканы күтәреп. Арсланов Нәжмиевны чакырды Кулына кәгазыәр тоткан Нәжмиев шундук кереп тә җитте —Сезнен беренче хезмәт нәтиҗәләрегез күренә дә башлады, Кәрәм Нәҗмиевич!— диде ул. Сөембикәнен гаризасын ана биреп —Без бик зур авырлыклар белән Брест солыхы төзедек. Ә сез аны җимерәсез —Кызган чакта була инде.—диде Нәжмиев. — Булган икән, Сөембикә Даутовнадан гафу үтенергә кирәк. Ачудан Нәжмисвнын күзләре түгәрәкләнде, ул карашын әле беренчегә, әле Сөембикәгә юнәлтте Ул мондый ук түбәнсетүне көтмәгән иде —Сез нәрсә. Минзаһит Усманович?!— диде ул. сүзләрен теш арасыннан гына чыгарып —Әгәр райкомның оештыру бүлеге мөдире һәр кешедән гафу үтенә башласа Арсланов аны тупас бүлдерде —Хәзер дискуссия оештырабызмы’’ —Оештырмыйбыз Ләкин мин гафу үтенерлек гаебемне күрмим,—диде Нәжмиев һәм кискен генә борылып чыгып китте —Кая әле мин сине “ӘпиләҮә биетим.—Арсланов тагын трубкага үрелде, ләкин Сөембикә аны туктатты: —Зинһар чакырмагыз. Минзаһит Усманович,—диде —Ни әйтсәгез дә. ул миннән олы кеше. Ярый, мин секретарьлыкны алып барырмын Шулай да халык бер нәрсәне бик ачык сизә бит — Нәрсәне? —Сезне сайлату өчен райком бик нык тырыша Альтернатив кандидат куйдырмауны да халык өнәми Бу нәрсә сезнен хуплаудан башка эшләнми бит инде —Турьщан-туры әйтүен өчен рәхмәт Менә мин чын-чынлап таянырдай кеше син генә икәнлегенә тагын бер мәртәбә ышандым. Рәхмәт анысы өчен. Ә нишләргә сон? , —Гадел көрәш алып барырга кирәк. Әгәр ике кандидат күрсәтелсә, сез узмам, дип уйлыйсызмы? .. —Әлбәттә, узмыйм,—диде Арсланов, тавышын күтәреп.—Минем ин хокуксыз кеше икәнемне беләсеңме син? Барып чыккан алкашны да профсоюз, закон, суд яклый. Ә алар мине гаеплиләр генә. Мин бөтенегез өчен әшәке. Чөнки эш сорыйм, миннән дә сорыйлар. Мин сезгә генә түгел, үз-үземә дә әшәке. Мин үз-үземне якларга тиеш. Теләсә ничек. —Арсланов тынып калды. Сөембикә, анын уйларын аңларга теләп, бармагы белән мангаен җыерчыкландыра-җыерчыкландыра сыпырып утыра иде.—Ә биз гел игелеккә омтылдым. Кемнен әшәке буласы килсен? Гомер буе шушы ике аралыкта газапландым. Игелек белән яманлыкның уртасында. Минем урында булсалар, кайберәүләр кыргый ерткычка әверелерләр иде. Сөембикә торып басты: —Вакытыгызны алган өчен гафу үтенәм. —Рәхмәт керүенә,—диде Арсланов.—Кул астындагыларнын күпчелеге мина каршы "Әйе", дип баш селкесәләр дә, кесәләрендәге куллары йодрыкланган, янымнан чыгу белән мине чәйнәргә керешәләр Шулай икән, мин гуманлы булып утыра алмыйм. Мин үз-үземне суяр дәрәҗәдә батыр да түгел Арсланов Сөембикәне ягымлы карашы белән озатып калды. Ярты сәгатьтән ул Нәҗмиевны үзенә чакырды. Ул гадәттәгечә түргә узмады, бүлмәнен яртысында туктап калды. Йөзе ачулы, ә гәүдәсендә ниндидер салынкылык сизелә, үзе ун як тезен әле алга, әле артка калтыратып тора иде. —Сез дә бик тиз җимерелә башладыгыз, Кәрәм Нәжмиевич,—диде Арсланов, канәгатьсезлек белдереп. Нәжмисв анын шул сүзләрен көтеп кенә тора иде, дәртләп кабынып та китте: —Гафу итегез, Минзаһит Усманович, теләсә кем алдында баш иеп, аклану сүзләре сөйләрлек булсам, миңа оештыру бүлеге мөдире булып утырырга да кирәкми Ул үгетләү урыны түгел, үгетләү өчен әнә безнең пропаганда бүлеге Миннуллин бар. —Йә инде, йә инде! Нинди авырлыклар белән куйганны беләсен бит Сабитованы. Гафу итегез, дигән ике ялган сүзен җитә иде. —Минем андый сүзне беркемгә дә әйткәнем юк һәм әйтмәячәкмен дә —Син әйтмәсән, менә мин әйтәм,— диде Арсланов йомшап —Анардан гафу үтенмәсән. мин синнән гафу үтенәм. —Рәхмәт,—дип куйды Нәҗмиев. —Әйдә, утыр әле. Безгә бүгеннән үк эш башларга кирәк, “Биектау’’да дим. Сезнең планыгыз юкмы? —Коммунистлар белән сөйләшәсе булыр. Ул совхозның халкы бик үзенчәлекле. Теләсә каян җыелган ырдык-шырдык.. —Дөрес әйтәсен. Хәзер завларны, барлык инструкторларны җыеп ал. Бер генә коммунист та безнен сүздән чыгарлык булмасын. Беренче яныннан чыккач, Нәҗмиев, беркемне дә кабул итмичә, уйланып утырды. Әгәр аның барлык әйткәннәрен төгәл үтәсәң, альтернатив кандидат күрсәтелмәячәк. Арслановнын юлы туп-туры. Азагы да күренеп тора. Ә менә Кәрәмгә нишләргә? Бармаклары белән өстәлне шакылдатып, ул әллә нинди кой чыгарган кебек итте, теш төпләрен суырды, бүлмә буйлап йөреп килде. Үзе элек ничек башлаган булса, шуны дәвам итүдән башка чара юк иде: шартлатып сындырганчы бөгәргә! Барлык партия нормалапын, сайлау положениеләрен, сайлаучыларның хокукларын бозар дәрәҗәдә бөгәргә. Халык түзә алмыйча күтәрелсен. Райком работниклары белән үткәрелгән кинәшмәдә мәсьәләне Нәҗмиев кабыргасы белән куйды: әгәр райком линиясен уздырырлык итеп эшләмәсәгез, кайтып та йөрмәгез, дип төгәлләде чыгышын. Киңәшмә бетүгә, аны ишек төбендә район сайлау комиссиясе председателе Жиһангиров көтеп тора иде инде. Алар бергәләп бүлмәгә уздылар, Жиһангировнын тәмәке төтененә котырганын белгәнгә күрә. Нәжмиев мөштегенә ашыкмыйча гына сигарет тыкты, кабызып, тәмләп суыргач, төтенен ана өреп җибәрде. Гомере буе аптека мөдире булып эшләгән һәм һәр сайлау саен район сайлау комиссиясен җитәкләгән бу кешене сөйми иде ул. Югыйсә анардан бер авыр сүз дә ишетелмәс, хәтта коридордан узганда анын аяк басканын да сизмисен. Нәжмиев тагын ике мәртәбә анын ап-ак шома йөзенә таба тәмәке төтене өрде, Жиһангировнын ләкләк борыны, сирәгәя башлаган җирән чәчләре беразга гына төтен эчендә югалып тордылар, аннары җептәй нечкә кысалы күзлеге ялтырап китте —Син, Миргали Фәтгахович. "Биектау'"дагы инцидентны ишеткәнсеңдер инде? Жиһангировнын беркайчан да кешегә туры карамаучы, туктаусыз уйнап торучы яшькелт-зәңгәр күхтәре бер генә секундка туктап алдылар, аннары кабат хәрәкәткә килделәр. —Әйе, ишеттем. Җыелышта катнашучылар саны җитмәгән Жиһангиров авызын ачкан килеш, ап-ак. озын тешләрен күрсәтеп елмайгандай итте. Анын шулай торуы гомер буе Нәжмиевта ачу уятты Ул аны тешләргә җыенучы кыргый җанварга охшатып карый иде. Анын тешләренең аклыгы ук бөтен кешенекеннән аерылып тора, халык сүзе хак булса, иртә-кич тешләрен сидек белән юа икән, диләр. — Шунын белән эш бетте, дип уйлыйсызмы’ —Беткән, әлбәттә,—диде Жиһангиров. —Аны ялган имзалар белән җыйналган чара, диделәр. Сезгә тикшерергә кирәк. Жиһангировнын авыз читләрендәге күренмәс челтәр җепселләре төсле нечкә вак җыерчыклар шактый тирәнәеп, иреннәренә таба бәрелделәр. Шушыларга маңгай уртасындагы дүрт сызык та килеп кушылды, алар бергә җыерылып, терәлә язып, Жиһангировнын йөзен усал кыяфәткә керттеләр. Ачуланганда аның һәрвакыт шулай була. Тәмәке төтененең унаи тәэсирен уйлап, Нәжмиев ана мул итеп тагын төтен җибәрде. Жиһангиров сикереп торды: —Үткән сайлауларда сез мине соңгы мәртәбә дип ризалаттыгыз. Бусында инде тәмам сезнең ишекнең бусагасын таптап туйгач, бирештем Хәзер мин имза тикшереп йөрергә тиеш буламмы?! Нәжмиевка, әлбәттә, анын имза тикшермәве кирәк иде —Сез кызмагыз әле, Миргали Фәтгахович,—диде ул юри йомшак тавыш белән —Сине кызыктан куймадык бил инде без. Сайлауларны синнән башка бернинди ЧПләрсез кем башкарып чыга ала'.’ Йә. әйт? Бу мактауга түзә алмыйча, Жиһангировнын ап-ак тешләре тагын күренеп киттеләр. —Арыдым мин. Элек мондый имза тикшерүләр булмый иде. —Чөнки элек альтернатив кандидат дигән әйбер дә юк иде. Ярый, сиңа күрсәтмә кирәкми, тик артык тырышып ташлама Демократия заманы икәнен онытмыйк Нәжмиев аны бүлмәсеннән кул биреп озатты Кич эштән кайтырга инде киенеп маташканда, бүлмәгә “Биектау"нын директоры Шәймохәммәтов килеп керде. — Нәрсә бар?—диде Нәжмиев, урынына утырмыйча гына. Фаиз аңа хатыны ягыннан туган тиеш, берәр төрле шәхси үтенече бардыр, дип уйлады ул —Болай булса, мин эшли алмыйм, Кәрәм Нәжмиевич!—дип кычкырып җибәрде Шәймохәммәтов, йөзен җимереп Нәжмиев аңа утырырга кушты, үзе дә. өстәл артына кереп, урынын алды — Ни булды? —Яргы кон буе сезнең пропаганда бүлеге Миниуллин тәмам чыгырымнан чыгарды. —Син аңлатыбрак сөйлә әле 3. .к. У-. мв —Ул һаман шул җыелыш өчен инде Сез әйткән сүзләр өстенә гагын әллә нинди гаепләр ташлый. Мин хатын урынына кул куйган идем, ‘син сайлаулар кампаниясенә саботаж оештырып ятасың, беренче секретарьга каршы оппозиция төзегәнсең”, ди. —Хатынын урынына кул куйган идеңмени? —Куйган идем шул. Ә ул Казанда, укуда. Аннары синең яшерен колхозлар советында член булып торганыңны да беләбез, ди. Ачыклап бетергәч, суд алдына басачаксың, ди. Күп инде!.. —Совхозда тагын нәрсәләр бар сон?—диде Нәжмиев кызыксынып. —Нәрсә булсын, халык аптырашта. Күпләре: янадан бер җыелышыгызга да килмибез, диләр. Берәм-берәм, төрлечә куркыталар. Мин эшли алмыйм бу хәлдә. Нәжмиев Шәймөхәммәтовнын сипкелле, түгәрәк йөзенә шактый вакыт карап торды, тагын сигаретын кабызып, тирән итеп тәмләп суырды. —Сине ул урынга кую өчен минем нинди юллар белән эш иткәнне син, Фаиз энем, белеп бетермисен. Хәзер син исәр Нәбиуллиннын күрсәтмәләрен үтәп, чатыр чабарга тиеш иден. Син монын аермасын аңлыйсынмы? Фаизның сипкелле йөзе кып-кызыл булды. —Аңлыйм,—диде ул, башын аска иеп. —Шулай булгач, син мине игътибар белән тынла. Миннуллинның куркытуларын оныт. Сина совхоз кешеләренең чын ышанычын яуларга кирәк. Мин дә, башкалар да куркытырбыз, төрлечә сүгәрбез, син бүтәнчә булмаганын аңлыйсын. Әнә абзан миннән берничә генә адымда утыра, ул кушкач, кая барасын? Ә сез тыныч кына эшләгез.—Нәҗмиев, имән бармагын селкетеп, Фаизны үзенә чакырды, урыныннан торып, тегесе анын каршына килде.—Эшләгез элеккечә,—диде пышылдап Нәҗмиев —Сезнен бернинди дә закон бозганыгыз юк. Халык теләгән икән, күрсәтсеннәр, партия шуны таләп итә, ил буенча шул бара. Ә без монда, бер кешенең сүзеннән чыга алмыйча, агымга каршы йөзеп маташабыз. Сез хаклы булачаксыз. Алар икесе дә тураеп бастылар. —Бу сүзләрне үлгәндә дә чыгарырга ярамаганын аңлыйсын —Аңлыйм,—дип пышылдады Фаиз. —Түзә алмаслык кыен хәл килеп чыкса, тагын мөрәҗәгать итәрсең. Ә совхоздагы хәлләрне мина әйтеп торырсың. Очрашу урыны—Зирекле күл. Беләсеңме син безнең Зирекле күлне? —Әйе, беләм. Нәҗмиев Фаизны озатып шактый вакыт узгач кына эштән кайтып китте... И рек ишек алдында кар көрәп йөри иде. Капкада Назыйм Әшрәфжановнын озын гәүдәсе күренүгә, ул көрәген читкә куйды. — Мине сезнен янга аптыраганнан җибәрделәр,—диде ул күрешкәч —Хәзер Наратбашта халыкны чын мәгънәсендә куркыту бара. Район сайлау комиссиясе членнары, райком инструкторлары, милиция начальнигы кешеләрдән сорау алалар, җыелышка катнашырга теләүчеләрдән кабат имза җыялар Җыелышны уздыртмас өчен кан-мәмер киләләр. Ә кандидат күрсәтергә дүрт көн вакыт калды. Ирек анын белән чыгып китте дә, Вафиннын өендә тиз генә иҗтимагый үзәк членнарыннан алты-җиде кеше җыелып, бер катгый фикергә килделәр Наратбашта кандидат күрсәтергә сайлаучылар саны җитми Элекке җыелышта катнашкан кешеләрнең дә хәзер шактыен ул адымны ясамаслык иткәннәр Район үзәгендәге шул округка керүче катнаш азык заводы юл бүлеге коллективларын Наратбашка кандидат күрсәтү җыелышына алып барганда, эш жинел генә хәл ителәчәк. Шул карарга килгәч ВаФин юл бүлегенә, Ирек катнаш азык заводына китте Ирек барып кергәндә Хамматов төтенгә күмелеп тәмәке тартып утыра иде. Кул биреп күрешкәч. Ирек ана үзенен әле генә иҗтимагый үзәк вәкилләре белән үткәргән кинәшмә хакында әйтте Ул җитәкләгән коллективның Наратбашта булачак җыелышта катнашу мәсьәләсен әйткәч. Хамматов тәмәкесен көл савытына куйды да уйга батты. Аннары кискен генә башын күтәреп: —Сез моны барып чыгар, дип уйлыйсызмы?—дип сорады —Барып чыгачак,—диде Ирек.—Кандидат күрсәтү җыелышында кимендә өч йөз кеше катнашу кирәк. —Сез мине аңламадыгыз.—диде Хамматов — Мэлс Сабитовнын сайлануы барып чыгармы? —Анысы инде халыктан тора.—диде Ирек. Хамматов. күз карашын идәннен ерак почмагына төбәп, тагын хәрәкәтсез калды. Бармагы белән күлмәк якасына кереп, галстугын читкә тартты. —Димәк. Арсланов калган очракта мина көн бетә дигән сүз. Хамматов кайсыдыр районнан гаиләсе белән күчеп килде, заводны төзеп бетерде, квартира алды. Сайлаудан сон шушыларнын бөтенесен чачпәрәмә китереп, аны Арсланов районнан кумас, дип кем ышандыра ала? — Гаделлек халык ягында бит,—диде Ирек, бераз җанланып —Без җиңәргә тиеш! —Җиңү сүзе матур инде ул Кайчакта анын азагы гына бик начар булып куя. Беләсезме, мин бит инде өченче мәртәбә районнан районга куылам Менә шул гаделлек дигән һавадагы бик матур кошка кызыгып үреләм дә. кулымнан тотып артыма тибәләр —Ул тагын сүзеннән туктап уйланып горды —Мин кайчандыр бер тотарга тиеш бит инде ул кошны Әйдәгез, тәвәккәлләп карыйк. —Яратам сезнен кебек кешеләрне.—диде Ирек, ана кул биреп — Югарыдагылар яратсын иде ул Мин иртәгә коллективны җыеп сөйләшермен. Ирек шундук Әхнәфкә шылтыратты Ул эш урынында юк иде. —Шайтан алгыры! Барып чыкмый бит әле бу.—диде Ирек сызланып —Нәрсә барып чыкмый'.’ —Миңа бит бүген үк Наратбашка барып, җитәкчеләрне күрергә кирәк, җыелышның көнен билгеләргә —Сон әйдәгез, икәү барып кайтабыз,—диде Хамматов —Сезне борчу булмасмы сон? —Әйттем ич инде: гаделлек дигән кош артыннан мин җир читенә дә барырга риза 3 екабрьнен сонгы көннәре коточкыч салкын булды. Зәнфирә әтәч белән тавыкларны, аяклары өшемәсен дип. мунчага кертте Ишек алдыннан әйләнеп кергән арада да суык чатнап борынга, битләргә, улларга ябыша. Ирек чоланнан киез итеген эхтәп алып керергә мәжбүр булды. Кат-кат киенеп, китәргә дип ишек алдына чыккач та ул бераз басып горды Күк йөзе чалт аяз. шулай булса да ул. салкыннан куырылгандай, зәңгәр төсен югалткан, аксылланып тора, кояш әллә ничек боҗраланып, колакланып чыг ып килә. Морҗалардан күтәрелгән төтен югарыга гоз багана шикелле сузыла. Табигать тып-тын. хәтта кошларнын да очканы күренми, кимендә кырык градус, дип уйлады Ирек. Болынкыр урамыннан атлый- атлый Очраган кешеләрнен бүрекләренә, шәлләренә, кашларына, пәлтә якаларына бәс сарган. борыннарыннан аксыл пар бөркелә Заводка барып җиткәндә, инде автобус кабызылган, анын бәсәргән тәрәзәләреннән берни күренмәсә дә. эшчеләрнең утыра башлаганын абайларга була иде Ирек юлында очраган кешеләр белән кул биреп күреште дә Хамматов бүлмәсенә керде —Унбиш минуттан кузгалабыз,—диде ул —Юл бүлегеннән дә шылтыраттылар, җыелып бетә язганнар Нәкъ билгеләнгән вакытта өч автобус тезелеп юлга чыкты. Ирек алдагысына утырды. Ләкин Болынкырны чыкканда ук аларны оиш-алты милиционер туктатты. Документларны тикшерүче ГАИ начальнигы үзе иде. -Кая барасыз бу кадәр халык белән ял көнне?-диде ул Хамматовка. —Экскурсиягә,—диде Хамматов серле генә. —Биредә Наратбашка, дип язылган, нәрсә, анда Эрмитаж юктыр оит. —Экскурсия Эрмитажга гына ясаламыни? -Кире борылыгыз,—диде ГАИ начальнигы.-Бүген көн салкын булу сәбәпле, автобусларга йөрү тыела. Казаннан шундый күрсәтмә. Инде дөресен әйтмичә ярамый иде. Ирек арттан килүче ике автобусны да туктатып тикшергәннәрен күрде. —Без сайлау алды җыелышына барабыз. Хәзер анда халык көтеп тора. Туктатырга хакыгыз юк,—диде Ирек ГАИ начальнигына. —Сезнең үз бурычыгыз, минем үз бурычым. —Сезгә беркем дә мондый күрсәтмә бирмәде. —Ә сез каян беләсез, иптәш Сабитов?—ГАИ начальнигы ялан кулы белән бәсәргән керфекләрен, кашларын сөртеп куйды. —Димәк, җибәрмисез? —Шушы салкында юкка гына чыгып баскан дип беләсезмени безне? Борылудан башка чара калмады. Иреккә бер тәвәккәл уй килде Хамматовнын колагына: —Тегеләргә барып әйтегез, безнен арттан калмасыннар,—диде. Хамматов кергәч, алар Болынкырга юнәлделәр. Ирек урыныннан торып басты да автобуста утыручыларга йөзе белән борылды: —Безнен ТИҮнең дүрт яшел флагы бар,—диде ул.—Шуларны күтәреп, райком каршына барырга кирәк. Арслановнын үзен чакырып чыгарып сөйләшәбез. —Дөрес! Аның кикриген шиңдерергә вакыт! —Ә эштән кусалар?—диде берсе куркыбрак. Фикер алышу озак бармады. Барысы да Ирекнең тәкъдименә кушылдылар. Ул, автобусны Жаббар Саттаровнын өенә туктатып, флагларны алып чыкты Икесен арттагы автобустагы кешеләргә бирде һәм планны аңлатты. Райкомга якынлашкач, автобусларның өчесен дә күрше урамда калдырдылар да, флагларны күтәреп, җәяүләп, райком бинасына юнәлделәр. Иң алдан иҗтимагый үзәк членнары атлады. Менә алар райком каршына килеп туктадылар. Ирек, жиде-сигез кешене ияртеп, райком бинасына керде. Икенче катка күтәрелгәндә, аларнын каршысына кулына кәгазьләр тоткан Нәжмиев килеп чыкты. —Ял көнендә нинди җилләр ташлады?—диде ул, барысы белән дә кул биреп күрешкәч. Оештыру бүлеге мөдиренең йөзендәге шатлык галәмәтләрен күреп, Ирек моны нәрсәгә юрарга да белмәде. Нәжмиев аларны җәзалау ләззәтенен якынаюыннан шатлана, дип уйлады ул һәм: хәлне аңлатып, үзләренен Арсланов белән очрашырга теләүләрен әйтте. —Ну что ж,—диде Нәжмиев, һаман да йөзенә ачу чыгармыйча.—Барысы да разумно. Минзаһит Усманович белән сөйләшәм. Ул сезне анлар, дип уйлыйм. Арсланов инде баядан бирле тәрәзәгә капланган һәм җиңелмә калтыраган куллары белән туктаусыз тәмәке тарта иде. Эченнән карар да кабул итеп өлгерде: Чыгып сөйләшергә, нинди генә шартта булса да, шау-шуны басарга." Ул инде Наратбашта җыелыш әзерләнгәнен дә, анда кемнәр барасын да белә, мен төрле вариантта саклык чаралары эшләнгән иде. Ләкин менә яшел флаглар күтәреп, шушы кадәр халыкның райком каршына килүе Болынкыр тарихында, бәлкем СССР тарихында, беренче мәртәбә һәм моны оештыручы нәкъ менә Арсланов иде Шушы уйдан аның тәннәре эсселе-суыклы булып китте. Әгәр бу хәл обкомга барып ирешсә, аны сайлауга кадәр дә тотмаулары ихтимал. Бу нинди сайлау булды бу?! Минзаһитнын егерме ел элек ташлаган тәмәкесен кабат тарта башларга мәжбүр итте бит! Бүлмәгә Нәжмиев килеп керде: — Ишек төбендә вәкилләр тора, сезнен янга керергә телиләр.—диде Нәжмиев. артык дулкынланмыйча гына. —Сез алар белән уртак тел табып булыр, дип уйлыйсызмы ’—дип сорады беренче, өметсехтек белән —Аларнын юлын бикләп кенә уртак тел табып була,—диде Нәжмиев. кулларын йодрыклап.—Болар бит. Минзаһит Усманович, район оешмалары арасында ин өтәләүләре Анын башкалары мондый юлга басмый да. —Фәлсәфәңне ташла әле!—дип тупас кына бүлдерде аны Арсланов.— Безгә хәзер уртак тел табарга кирәк. —Сез нәрсә, әллә алар белән сөйләшмәкче буласызмы*’—диде Нәжмиев. күзләрен алан-йолан уйнатып. —Ә башкача нишлисен'.’ —Мин сезгә гомерем буе сокланып яшәдем, тәвәккәллегегез алдында баш идем, тик бу очракта, гафу итегез —Нәжмиев сүзен бүлеп, башын чайкап торды —Бу сез түгел бу сез түгел. Минзаһит Усманович' —Йә, нишләп була?—диде Арсланов. Нәжмиевнын тел төбендә ниндидер отышлы нәрсә барлыгын чамалап. —Алар бит сезне чәйнәп ташлаячак! Ишек төбегездә Ирек Сабитов басып тора. Сезнен жинелүегегез хакында иртәгә үк республика газетасында хәбәр бастырачак. —Сузма, әйт!—дип кычкырып җибәрде Арсланов —Алайса нишлибез’ — Берни дә эшләмибез. Таралсыннар. Җыелыш тагын сузылачак Кирәк булса, милиция ярдәмендә таратырбыз, анысын үз остемә алам. Арслановнын чырае бозылды, күз бәбәкләре биеште —Аннары Сабитовнын мәкатәсе чыгамы0 Акламыйм мин сине. Кәрәм Нәжмиевич, тәмам башымны катырдын.— диде Арсланов. ике кулы белән чигәсен кысып. —Әгәр гаепле булсам, гафу итегез, әмма мин бер нәрсәне яхшы беләм: сезгә алар каршына чыгып баш ияргә ярамый Бу инде җинелү була. Әгәр кирәк дисәгез, райком составы белән бөтенебез чыгабыз, ләкин сез түгел Ул дулкынланып бүлмәдән чыгып китте. Арсланов ана ут йотып карап калды. Ул арада кабул итү бүлмәсендәге инструктор килеп керде —Керсеннәрме, Минзаһит Усманович? — Юк,—диде ул тешләрен кысып —Мин алармы бүген кабул итә атмыйм Иртәгә төштән сон килерләр Инструктор шул хәбәрне әйткәч. Ирекләр хатык алдына чыктылар Урамда басып торучыларга ак бәс саргай, алар сикергәлиләр. битләрен уалар, ир-атларның сүгенеп-сүгенеп куйганы ишетелә —Арсланов безне кабул да итмәде, сезнен каршыга чыгудан да баш тартты.—диде Ирек гаепле кешедәй — Бәрергә дә керергә, ничу монда саткында катып торырга! —Дөрес! Нигә ул халыктан кача?! Район үзәге кешеләрен жысп. митинг уздырырга кирәк' Ул арада чыжылдап зәнгәр билле яшел фургон килеп туктады, аннан биш милиционер сикереп тоште Алар кызу-кызу атлап, хатык янына килделәр. Милиция начатьнигынын урынбасары капитан Гатиуллин килә- килешкә Иреккә ташланды: —Сез монда нинди демонстрация оештырып ягасыз.'! Закон нигезендә мин сезне җавапка тартам! —Ә ни очен сезнен сотрудниклар җыелышка бара торган санлаучыларны кире бордылар?—диде Ирек. Ул арада берничә кеше Галиуллин янына сикереп килеп тә җитте. —Җавап бирегез! — Без монда эш юктан җыелмадык. Хәзер ничә сәгать буе буталып йөрибез. Аларны өч милиционер килеп, читкә этеп алып китте. Галиуллин тагын Иреккә ташланды: —Кем сезгә яшел флаглар күгәреп чыгарга кушты? Бу бит политик акция —Дөрес әйтәсез,—диде Ирек —Яшел флаг ул безнең татар милләтен саклау символы. Ә сайлаучыларны туктату политик акция генә түгел, партия линиясенә каршы акция булып тора. —Санкциясез митинг үткәргән өчен сез нәрсә буласын беләсезме. —Әле монда митингның исе дә юк,—диде Хамматов урынбасарга каршы.—Менә бу кешеләрне хәзер нишләтергә кушасыз. Ярты сәгатьтән җыелыш башлана. —Мин бернинди җыелыш та белмим. Мин район территориясендә тәртип булырга тиешлеген, закон бозылмаска тиешлекне беләм. Халык шаулашырга тотынды, аларнын кайсысы райкомга таба омтылды, кайберләре Галиуллинны уратып алды. Кайсыдыр милиционер берсенен бүреген сугып очырып җибәрде. Теге егет милиционерны якалап ук алды Ирек аларнын арасына ташланды, егетнең кулын ычкындырып, читкә сөйрәде. ^ —Башны бетерәсең, син нишләгәнеңне аңлыйсыңмы?—дип пышылдады ул аңа.—Баскан урыныңнан кузгаласы булма! —Үзе ябышты! Мин—десантник,—диде егет, тавышын күтәреп. Хафага төшеп, Ирек ике кулын да югары күтәрде. —Иптәшләр, тынычланыгыз! Урыннарыгызга басыгыз әле,—диде.- Бернинди райкомга керү дә, митинг та юк. Хәзер мин сезнең исемнән үзәк сайлау комиссиясенә, партиянең үзәк Комитетына, КПСС өлкә комитетына өч телеграмма сугам. Безнең депутат сайлау хокукыбызны кысулары турында. Сез ризамы? —Риза,—дип кычкырдылар бердәм рәвештә. —Алайса таралабыз?! —Таралырга ашыкмагыз. Мин үзем генә иптәш Арслановка кереп карыйм. Мин чыкканны көтегез. Ирек кабул итү бүлмәсендә утыручы инструкторга өч адреска телеграмма юллаячагын әйтте. Инструктор җитез адымнар белән беренче бүлмәсенә кереп китте. Ул анлатып бетергәнме-юкмы, ишектән башта инструктор, аннары чырае бозылган Арсланов күренде. —Сез нәрсә оештырып ятасыз?!—дип кычкырды Иреккә чыгышлый ук Арсланов. —Без хәзер таралабыз,—диде Ирек тыныч кына.—Соңыннан үпкәләштән булмасын, дип кисәтергә генә кердем. Ул чыгып китмәкче булып борылуга, Арсланов: —Туктагыз әле, Ирек Хәйриевич!—диде. Ирек туктап артына борылды. —Әйдәгез, аңлашыйк. Алар бергәләп Арсланов бүлмәсенә уздылар. —Утырыгыз,—диде Арсланов.—Нигә сез шулкадәр шау-шу тудырасыз? — Шау-шуны без тудырмадык, без тыныч кына җыелышка барырга ниятләгән идек. —Ну, ярый, анысы аңлашылды,—дип сүзне Арсланов икенчегә борды.- Кем инде шуның өчен ЦКга, обкомга телеграмма суга? — Кызык фикерлисез сез,—диде Ирек, елмайгандай итеп —Сезгә нишләсәгез дә ярый, ә гади халыкка телеграмма сугарга да ярамый. Бу ни була сон? —Сүз ул турыда бармый —Арсланов тотлыгып калды. Ни дә булса әйтергә кирәк иде —Безнең әллә ничәшәр кандидат күрсәтеп, берничә мәртәбә сайлау үткәреп ятарлык мөмкинлегебез юк. Болай да эш муеннан —Ягез инде, Миңзаһит Усманович, мин бит инде андый гына җимнәргә каба торган балык түгел.—Ирек сәгатенә карап алды.—Хәзер җыелыш башлана. Йә сез безне җибәрегез, йә мин телеграмма сугарга барам Элемтә бүлеге начальнигына шылтыратып, аларны тоткарларга уйлый күрмәгез. Телеграммалар күрше районнан да тапшырылачак Арсланов, тәрәзәгә башын борган килеш, янагын чәйнәп шактый утырды —Бик унайлы вакыт туры китердегез сез. Район җитәкчесен юк итим Дисән, сайлаулар чорын файдалан инде син. Үзегез өчен дә, абыегыз өчен дә уч алырга ниятләдегез. Ирек көлеп куйды: —Әгәр шушы хәлләр килеп чыкмаса, ике ятып бер төшемә дә керми идегез сез минем,—диде ул чын күнелдән.—Мин беркайчан да үч алу белән шөгыльләнмәдем. Минем бердәнбер коралым дөреслек булды —Ә ник язып кына ятмыйсыз сон? Мондый ыгы-зыгы сезгә нәрсәгә кирәк? —Әгәр дә чынлап сорасагыз, әйтәм. Монын ике зур сәбәбе бар беренчедән, мин тормышнын уртасында кайныйм, язарга материал туплыйм; икенчесен сез аңлыйсыз—халыкка күпме вакыт сарык дип карарга мөмкин? Бу очракта, гафу итәсез, мин битараф кала алмыйм —Димәк, әгәр шушы кешеләр Наратбаштагы җыелышта катнашса, сез канәгатьләнәсез? — Юк!—диде Ирек.—Халык—сарык, диючеләр урыннарында калырга тиеш түгелләр. — Безнен районда алай диючеләрне мин белмим,—диде Арсланов. күзләрен кысып, керфек арасыннан карап. —Алай диючеләр юк, ә шулай санаучылар бар —Ирек кинәт эчкерсез, җылы тавыш белән —Миңзаһит Усманович. сез бу сайлаулардан исән-имин котылырмын, дип уйлыйсызмы?—дип сорады — Мине атарга җыенмыйсыздыр ич? —Үз вакытында гариза биреп кенә китегез, нервыларыгызны. йөрәгегезне саклар идегез. —Аңлашылды!—Арслановнын күзләрендә яшендәй ачулы чаткылар уйнады —Мин цирктагы бер тәгәрмәчле велосипедта торучы кебек. Анда торуныи үз законнары бар. Әгәр мин аларны кулланмасам. ягъни туктасам, егылам. Ә сез мина туктарга кушасыз. Мин ана, Сабитов. бөтен сәламәтлегемне биреп, гомер буе күтәрелдем. Сез мине атып төшерегез, аккош кебек. Аңлашылдымы? Ирек урыныннан торды: —Димәк, без килешә алмадык?—диде ул. — Мин алай димәдем бит әле —Ул чакта юлдагы милиция постын алыгыз. —Ярый, алырбыз,—диде Арсланов һәм, урыныннан торып, кече бүлмәсенә юнәлде. — Юк, Миңзаһит Усманович, мин барында әйтегез. Арсланов туктап, Иреккә бик озак, җирәнгәндәй карап торды Аннары телефонга барып номер җыйды —Хасбулатов, Наратбаш юлын ачыгыз,—диде ул җикергәндәй —Әллә барып җитмәде? Немедленно бушатыгыз юлны! Понятно" Ирек анын трубканы куйганын көтте дә бүлмәдән чыгып китте Милицияләр белән пәрмә-пәр талашып яткан кешеләр аны күргәч тынып калдылар. —Хәзер барыбыз да, автобусларга төялеп, җыелышка китәбез,— диде Ирек. 4 С абитов чыгып киткәннән сон. Арсланов. бүлмәсенә кереп, дару зчмәкче булды. Стаканга су салгач, авызына кабарга дип алган төймәне ачу белән идәнгә томырды да, суны түгеп, бер стакан аракы салды Аны тын да ачмыйча эчеп куйды, шул чакта нәрсәдер чәйнәп йогасы урынга үкенү тойгысын йотты Бу—Ирекне партиядән чыгаруы өчен. Мэлсны эшеннән атырга тырышулары өчен үкенү иде Әгәр шушы эшләрне эшләмәгән булса, кече Сабитов йә редакцияне, йә берәр башка оешманы җитәкләп утырган булыр иде. Кем белә. Арсланов өчен берәр китап та язар иде әле. Ул тагын Нәжмиевны чакырып кертте, хәлне аңлатты. —Без үзебезнең кулдагы шансларны ычкындырдык,—диде ул. с.ин Жиһангировка бер нәрсә куш. —Нәрсә?—диде Нәҗмиев. _ —Алар җыелыш документларын төшерергә тиеш булалар: I әрле сәоәп табып, алмасын ул аларны. Ике көн сузса, алар өчен полнеишии провап. —Ярый, мин сөйләшермен.— диде Нәҗмиев.—Безнен бит әле тагын бер вариант бар. Минзаһит Усманович. Ә нигә безгә тиз генә үзебезнең кешене күрсәтмәскә—сезгә альтернатив итеп? —Ничек була сон ул үзебезнең кеше? —Вакыты җиткәч, үз кандидатурасыннан баш тарта торган кеше. Аңа биреләсе тавышлар сезгә кала. Арсланов сүрән генә елмайгандай итте: —Сине оештыру бүлеге мөдире иткәнем өчен мин кабат-кабат үземә рәхмәт әйтәм,—диде ул, эчендә өмет уянуын сизеп.—Шәп була бу. Тик андый кешене табарга кирәк бит. —Табарбыз —Безнен вакыт бетте! Кайда андый кеше? —Бар ул -Кем? —Сезгә табына, тугрылыклы. —Әйт инде тизрәк!—диде Арсланов түземсезләнеп.—Нәрсә син гыйшкын белдерә алмыйча интегүче карт буйдак кебек боргаланасын? —Шәрифуллин,—диде Нәҗмиев тыныч кына. —Шәрифуллин?! —Әйе. —Син аны мина тугры дип уйлыйсынмы?—диде Арсланов шикләнеп. —Ә мин башка кеше күрмим. Ул инде сезгә каршы сынар адым да атлый алмаячак, хәтта теләсә дә. Минем анын белән күп мәртәбәләр әнгәмә корганым бар Сезне бик нык хөрмәт итә ул,—диде Нәҗмиев.—Мин әйтер идем, хәтта табыну дәрәҗәсендә. —Ярый,—диде Арсланов.—Бусы бер вариант, ә башкасы? —Башкасын сез әйтәсез инде. Минзаһит Усманович. —Өлфәт Жәмилов ничек? —Жәмилов—әйбәт әләкче. Әгәр без аны шундый югары урынга кандидат итеп күрсәтсәк, коммунистлар безнен йөзгә төкерер, район халкы кычкырып көләр. Һәр нәрсәнең чамасы бар. Арслановнын башында баядан бирле Нәбиуллин фамилиясе бөтерелә иде, Нәҗмиевның бу сүзләреннән сон ул аны әйтеп тә тормаска булды. —Без план корып утыруын утырабыз. Шәрифуллин риза да булмаска мөмкин әле. —Син инде анын белән үзен сөйләшеп кара, Кәрәм Нәҗмиевич,—диде ул.—Ситуацияне аңлат. Мин ана "Авангард^ка барырга кушкан идем, киткәнче сөйләш әле. —Хәзер,—диде дә Нәҗмиев юк булды. Бүлмәсенә чыгып, ул тәмәке тартырга утырды. Зәңгәр төтенгә күмелеп уйларына чумды. Әгәр Шәрифуллин каршы килсә? Аның алдында торган ин кыен мәсьәлә шушы булачак. Чөнки беренчегә альтернатив кандидат булу ул инде ана мылтык төзәгән кебек. Аны каптыруның бер юлын белә, тик бу хәтәр юл Әгәр Шәрифуллин теленнән ычкындырса. Нәҗмиев райкомнан китәргә тиеш була. Ул Шәрифуллинның күзләрендә югарыга омтылу очкыннарын бик ачык сизә. Казаннан килгән кешеләр тирәсендә ничегрәк бөтерелүеннән, банкетларда ниндирәк сүзләр әйтүеннән, кайсылары белән бик якын торырга, кайсыларыннан ераклашуыннан аның үзе утырган баскычтан түземсезлек белән өскесенә сикерергә теләвен чамалый. Ул шушы уйлар белән икенче секретарь бүлмәсенә керле. Шәрифуллин кулына пальтосын тоткан, чыгып китәргә әзерләнә иде —Пальтонны куеп тор әле. Әхнәф Хәсәнович,—диде ул түргә узып. Секретарьны куркытмас өчен ул сүзне уйнатыбрак башларга булды —Хәзер сез мина рәхмәт әйтәчәксез —Анын иреннәре көлемсерәгәндәй булды, сул күзе серле генә кысылды.—Мин сезнен өскә әкәләле имән аударырга булдым. —Аңлатыбрак сөйләгез әле. —Райком каршындагы шау-шу турында без сезнен белән кинәшкән идек инде, һәрбер ызгыш ниндидер унай нәтижә бирә. Минзаһит Усмановичка хәзер үзенә тагын бер альтернатив кандидат күрсәттерүдән башка чара калмады Ләкин бу кандидат анын кешесе булырга тиеш Мин тоттым да сезне тәкъдим иттем Йә. рәхмәт әйтәсезме'.’ Анын бу сүзләренә Әхнәф илтифатсыз калды, һәрхәлдә ул тыштан шулай күренә иде — Ышанычыгыз өчен рәхмәт.—диде ул битараф тавыш белән —Мин үземнеи абруйны төшерергә җыенмыйм әле —Ялгышасыз. Әхнәф Хәсәнович!—диде Нәжмиев. имән бармагын анын йозе каршында уйнатып.—Сез мине тынлагыз әле. Бүген Сабитовны Наратбашта күрсәтәләр. Безгә билгеле булганча, берсекөнгә аны РСФСР Верховный Советына депутатлыкка кандидат италәр —Бу сүзләрне ишетүгә. Әхнәфнең йөзе җанланып китте, моны Нәҗмиев аермачык күрде Шуна күрә ул сүзен дәртләнеп дәвам итте —Сабитов Наратбашлыларга отказ бирергә тиеш була, чөнки ана район Советы депутаты булмыйча ярамый Шулай итеп сез икәү каласыз һәм бу сайлау Шәрифуллин файдасына бетәчәк. Әхнәф бераз уйланып торды —Шулай булгач, монын үзе өчен әйбәт бетмәячәген Минзаһит Усманович аңламыймыни? —Тс-с-с!—диде Нәҗмиев шыпырт кына.—Баш буталган чакта анын йокы тамырына басарга кирәк. Райкомга саф кан җибәрергә вакыт ич инде. — Белмим, белмим,—диде Әхнәф, анык кына бер фикергә килә алмыйча —Әгәр ул сизенсә? —Сизенсә дә. аныночен башка вариант юк. Альтернатив кандидат белән көрәшмәгән район җитәкчесе, дөресрәге, ул көрәштә жинмәгән җитәкче бүгенге көн лидеры булып кала азмый Кыскасы, минем тәкъдим мондый сез башта ризалык бирмичә тартышкан булыгыз, аннары инде сынган булып кыланырга кирәк. Үз кандидатурамны барыбер алачакмын, диярсез —Ризалашсам, мин үз кандидатурамны барыбер алачакмын. Кәрәм Нәҗмиевич Нәҗмиев бу сүзләрне көтмәгән иде. әлбәттә Ләкин Шәрифуллин үз кандидатурасын алган сурәттә дә Кәрәм бит очачак кына димәк, икенче секретарь да аның кулына килеп капты, дигән сүз. Алар инде яшерен сүзләрен уртаклаша торган, гомуми максатлар белән эш итә торган әшнәләргә әвереләчәкләр. Ә инде ул сайлауларда откан сурәттә, теге имән Нәжмиевнын ү» остенә дә авачак. Башынны эшләткәндә, бер үк нәрсәдән әллә ничә төрле отыш алып була. —Анысы сезнен эш.—диде Нәҗмиев—Минем кинәшне тоту -тотмау да сезнен эш Пальтогызны салып куегыз. Хәзер ул сезне чакыртачак. Нәҗмиев кереп. Шәрифуллин белән сөйләшүне әйткәч. Арсланов —Нигә карыша икән?—дип куйды —Ул бит сезнен жинәсенс белә. Минзаһит Усманович —Елмаюдан Нәҗмиевнын ун күзе нык кысылды.—Ризалашса, сезнен урынга нияте барлыгын күрсәтә. Абруй күтәрә торган нәрсә түгел ич инде бу —Башка кеше эзлибезмени.’ —Минем уйлавымча, үзегез сөйләшсәгез, карыша алмас ул. Шәрифуллин сезне артык нык хөрмәт итә Нәҗмиевнын бу сүзләре беренченең күңеленә сары май булып ятты Биш минуттан Әхнәф анын бүлмәсендә иде инде —Мин сезне уң кулым дип йөри идем, Әхнәф Хәсәнович, диде Арсланов, аның күзләренә туп-туры карап.—Унай жавап көттем, әмма Нәжмиев куандыра алмады —Аңлагыз, Миңзаһит Усманович, сезнең кул астында эшләүче секретарь буларак кына түгел, гади кеше буларак та мин ничек шушы адымга барыйм. Сездәге тәжрибә, тирән фикерләү, принципиальлек. Һәм мин, комсомолдан килеп эшли башлаган кеше, калай әтәч кебек, Мин Арслановтан өстен!” дип кычкырам. Бу бит адәм көлкесе. —Ягез инде, Әхнәф Хәсәнович, артык әдәбиятлаштырып җибәрмәгез. Сез моның кирәклеген анлыйсыз. Ну, вакыты җиткәч, үз кандидатурагызны алырсыз. Халык аңламый калмас. Әхнәф башын аска игән хәлдә тора бирде. Анын иреннәре кыймылдап куя, кашлары сикергәли, эчтән тирән дулкынланганы сизелә иде. —Иртәгә жавап бирергә рөхсәт итегез,—диде ул, урыныннан торып. —Булмый, Әхнәф Хәсәнович,—дип сузды Арсланов.—Бүген төштән сон жавап бирегез, вакыт кысылды. Н аратбаш культура йорты халык белән шыгрым тулган, кемнәрдер ишек төбендә тәмәке тартып торалар. Бөтен дөнья ак бәс белән капланган. Ирек белән Мэлс кочаклашып күрештеләр. Исемлек буенча бүгенге җыелышта өч йөз егерме жиде кеше катнаша иде. Аны партком секретаре Нуриев ачты һәм алып барды. Шушы кадәр озак әзерләнгән, мен мәшәкать белән җыелган җыелыш кырык минутта бетте дә китте Мэлсны бөтен халык дәррәү аягүрә басып, озаклап алкышлады. Ризалык бирүен сорагач, ул трибунага чыкты: —Бүген тышта утыз сигез градус салкын, ә минем өчен ул җәйге җылы җилләр исеп торган иген кырын хәтерләтә,—дип башлады Мэлс.—Бик тә сагынган икәнмен мин сезне. Миңа бу көннең җылылыгы тагын сезнен күрсәткән олы ышанычыгыз белән дә бәйле. Яшереп тормыйм, мин риза. Сайланаммы-юкмы, анысын әйтеп булмый, әмма ничек кенә булса да, мин сезгә кулдан килгән барлык ярдәмне күрсәтәчәкмен. Зал гөрләтеп кул чапты. Шәймөхәммәтов белән Нуриев аларны бик ныгытып чәйгә кыстасалар да, Мэлс, кич минем әле тагын бер сайлаучылар җыелышына барасым бар, дип котылды. Ниһаять, алар Нәфисә әзерләгән табынга кайтып утырдылар, тормыш хәлләрен сөйләштеләр, Алмазнын институтта әйбәт кенә укуына өчәүләп шатланыштылар. Ашап-эчеп туйгач, авылга кайтып килергә булдылар. Нәфисә машинага кереп утыргач: —Зәнфирәне алабызмы сон?—диде. —Өйрәнә торсын, алабыз,—диде Мэлс. Бөтенесе дөбердәшеп, салкын аксыл пар ияртеп өйгә килеп кергәч, башта әтисе белән әнисе аларны танымый торды, аннары икесе дә бөтерелергә керештеләр, чишендерергә үрелделәр, кием-салымнарын элмәкче булдылар. Ул арада Нәфисә плитәгә чәй куйды. —И, балалар, бүген әтиегез иртәдән бирле, кабыклы бәрәңге-кабыклы бәрәнге, дип җаныма тигәч, башка әйбер пешермәгән идем,—диде әниләре өзгәләнеп.—Хәзер аш салып җибәрәм. —Юк, юк,—диделәр бөтенесе берьюлы. Ирек белән Мэлс, бер-берсенә карашып алгач, хәзер керәбез, дип ишек алдына чыктылар. —Күрәсеңме, энекәш, әти белән әни нык бетерешкән бит,—диде Мэлс. —Шулай шул,—дип куйды Ирек, башын аска иеп. Алар абзар-кураны карап чыктылар, мал өенә башларын тыгып, сарыкларны санадылар, бәрәннәре белән унөч баш иде алар. —Әти, нигә бу кадәр сарык асрыйсыз? Моны карап бетерергә дә кирәк бит,—диде Мэлс пальтосын элеп. —И, улым,—диде әнисе.—Көздән бүлтерекләп калалар бит. Суярга кызганыч. —Әйдәгез, сатыйк та бетерик,—диде Мэлс—Үзебез исән чакта сезне иткә интектермәбез әле Сүзгә әтиләре дә кушылды: —Алар да булмаса, үләргә кирәк бит,—диде ул. үпкә белдергәндәй — Хәзер сез дә сирәк күренәсез —Ахырзаман җитүе хактыр инде,—диде Мэлс, үз-үзенә сөйләнгәндәй. Нәфисә алып килгән каймак белән кабыклы бәрәнгене бөтенесе дә мактый-мактый ашадылар. —Җиреннән микән, безнен бәрәңге бигрәк тәмле инде,—дип куйды Ирек. Анын сүзен башкалар да хуплауга, әниләре —И. балалар, туган нигездә бөтен әйбер дә тәмле була инде ул. Менә әтиегезгә кияүгә чыккач, үзем өзелепләр дә сагына идем туган-үскән нигезне. Жиде чакрым ара бит. ул чакта сина машинасы бармы? Шул араны йә көне буе эшләгәннән сон кич белән, йә иртүк, йә көндез жай чыгарып, йөгерә-йөгерә урап кайта илем. Әй. тәмле дә була иде шунда эчкән чәй! —Әллә ниләр эшләп йөргәнсен икән.—диде Хәйри елмаеп,—Аны шул чакта ук әйткән булсам. илтеп кенә куйган булыр идем. Бүген дә рәхәтләнеп шул тәмле чәенне эчеп утырыр иден Барысы да көлешеп аллылар. —Хәзер инде мина мондагы чәй тәмле, андагысы түгел, карткаем. Балалар белән бергәләп Шулай гөрләшеп, үткәннәрне искә тошергәләп утырганнан сон. китәргә кузгалдылар. Барысы да. әниләренә кушылып, ул укыган догага битләрен сыпырып куйдылар —Кузгалдык,—диде Мэлс, урыныннан торып Ләкин Ирек, кулын абыйсының иңбашына салып, аны туктатты: —Әз генә сабыр ит инде, абый,—диде ул, калтыранган куллары белән чәчләрен сыпырын. Каш астыннан гына әтисе белән әнисенә, башкаларга карап алды:—Мин үз өстемдә коточкыч авыр гаеп йортәм барыгыз алдында да Йомшак кеше булып чыктым мин. Минем аркада күпме күз яшьләре, күпме хәсрәт. —Тамагына нидер тыгылып. Ирек туктап калды, өйдә чебен очкан тавыш ишетелерлек тынлык урнашты —Кичерегез, булдыра алсагыз Гөлжамал лышык-лышык елый башлады. Хәйри башын күтәрде дә. һәрберсенә күз йөртеп чыккач — Без сине. улым, кичерәбез. Кичерми кая барасын.—диде —Берүк оныкларны ул афәпән саклагыз Сүзсез генә кузгалдылар, әтиләре белән әниләре аларны Волга" машинасы күздән югалганчы, капка төбенә баскан хәлдә озагып калдылар Болынкырга кайткач. Ирек белән Мэлс икәү генә сөйләшеп аздылар — Мин синен өчен бик шат.—диде абыйсы — Мондый сайлау тегермәненә килеп эләккәч, язуларың онытылгандыр инде —Эләгү бик әйбәт булды әле. барыбер берни дә яза азмый идем. Нидер кирәк мина. —Тормыш кирәк сина. Күзәтеп кенә барсаң да. кайбер вакытларда детективтан ла кызыграк булып китә. Әгәр барып чыкса, бүген мине РСФСР Верховный Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтмәкчеләр бит әле.— диде Мэлс. пышылдауга күчеп. Ризалык бирергәдер бит инде0 —Сүз дә юк.—диде Ирек елмаеп. —Сина берәр эшкә дә урнашырга вакыттыр, энекәш. —Әле бу сайлауның ызгыш-талашлары күп булачак,—диде Ирек — Бәлкем район җитәкчелеге дә үзгәреп куяр Шуннан сон эш турында уйлармын, дип торам. Ә сина уңышлар, абый! Болынкырлылар синен өчен тавыш бирәчәк—бусына мин ышанам — Рәхмәт.—диде Мэлс 5 У л конне участок сайлау комиссиясе председателе Назыйм Әшрәфҗанов, комиссия членнары, партком секретаре Сабирҗан Нуриев күрсәтү җыелышының документларын әзерләделәр, һәрбер кәгазь, һәр фамилия, һәр сан күздән җентекләп үткәрелде, имзалар куелды, һәр документ өч данәдә генә түгел, алты данәдә эшләнде. Дүшәмбе конне иртүк Әшрәфҗанов белән Нуриев, участок сайлау комиссиясе секретарен алып, Болынкырга киттеләр. Аларны ишектә күргәч, Жиһангировның маңгаена сизелер-сизелмәс сызылган җыерчыклары кәкрәешеп бер-берсенә якынаештылар. —Тыңлыйм сезне,—диде ул, гәүдәсен күн артлы урындыгына ташлап. Әшрәфҗанов: —Без кичә кандидат күрсәтү җыелышы уздырдык , —дип башлауга, Жиһангиров аны кызыл учын өскә күтәреп бүлдерде: —Ишеттек,—диде ул. кадак башына чүкеч белән суккандай.—Китерегез әле протоколларыгызны. Ул. ашыкмыйча гына күзлеген шикәрдәй ак кулъяулыгы белән озаклап сөрткәч, документларны карарга кереште. Аның битләреннән, борын яннарыннан вак җыерчыклар, янчык бөрмәсенә охшап, ирен тирәсенә җыелдылар. Инде бетә язган сирәк чәчләре өстенә, нәрсәдәндер акланырга теләгәндәй, биш бармагын җәеп, сул кулынын учын салды. Бик озак актарынды Жиһангиров, әйтерсең, ул аларны очлы борыны белән иснәп бара, ят ис эзли, туктап кала, тагын хәрәкәткә килә —Мин сезнең документларыгызны кабул итә алмыйм,—диде ул, кәгазьләрдә бер сәгатьтән артык актарынганнан сон. Әшрәфҗанов болай да түзеп кенә утыра иде, шартлап сикереп торды: —Нишләп кабул итмәйсен син аларны?! —Шикләнәм,—дип, тагын кадак башына сукты Жиһангиров. —Нәрсәсеннән шикләнәсең? —Миңа син дип түгел, сез дип дәшәргә кирәк. Әшрәфҗанов, аягын аерып басып, нәрсәгәдер текәлеп карагандай, аңа иелде: —Бәй, син ничә сон?! Минем күзгә бер генә булып күренәсең бит,— диде ул, юри башын аңгырага салып. Жиһангиров баягы сүзне кабатлауны кирәк тапмады. Ул бары тик җыелыш кәгазьләрен анарга сузу белән чикләнде. —Әйтегез, нинди кимчелеге бар?—диде секретарь хатын түземсезләнеп. —Теге җыелышта да сайлаучыларның исемлеген төзегәндә, хәрәмләшкән идегез. Мин үз өстемә бу юлы да исемлек дөрес төзелгәндер, дип сезнең документларны кабул итеп, җаваплылык ала алмыйм. —Шуннан?!—диде Әшрәфҗанов куркыныч тавыш белән. Ләкин Жиһангиров өркә торган кешеләрдән түгел иде. —Шуннан шул була,— диде ул.—Имзаларны кабат тикшереп чыгачакбыз. —Тикшерегез! Ләкин без документларны синдә калдырабыз,—диде Әшрәфҗанов һәм ишекне түшәмдәге лампочкалар селкенерлек итеп дөпелдәтеп ябып чыгып китте. *** Ә хнәфне “Авангард" колхозыннан күрсәтергә булдылар. Жыелыш көндезге унга билгеләнде. Тугызынчы яртыдан өч автобус читтәге бригадалардан сайлаучылар ташыды. Күпме генә тырышсалар да, залда халык ике йөз илледән артмады. Нәҗмиев пышылдап кына шундагы якын бер танышына: “Син кемнәр килгәнне теркәп КУЙ әле,—диде — Киләчәктә кирәк булуы бар.” Жыелышны партком секретаре ачты. “Партия куйган демократик таләпләргә таянып, Татарстан Верховный Советына альтернатив кандидат күрсәтергә карар кылдык",— диде Әхнәф үзе президиумга утырды, үзе залда ни сөйләгәнен анламады. Әйтерсен лә аны ниндидер томан дулкыны тирбәтә һәм акрын гына югарыга күтәрә бара иде. Кемнәрдер сөйләделәр, кул күтәрделәр, соныннан анын ризалыгын сорадылар Ул. сезнен ышанычны аклармын, диде. Үзәк Комитет башлаган үзгәртеп коруларны тормышка ашыру очен гомеремне дә кызганмаячакмын, диде. Соныннан Нәжмиев аны Батгалов янына керергә кыстаса да. ул. вакытым юк. диде. Хуҗалар әзерләгән табыннан да баш тартты. Нәжмиевкә кадәр кайтып, ул җыелышның әйбәт кенә узганлыгы турында Арслановка хәбәр итим, дип кергән иде. беренче котлап анын кулын кысты. —Беләм. беләм. Нәжмиев мина шылтыратты.— диде ул.—Инде безгә. Әхнәф Хәсәнович. матбугатта үз программабызны чыгарырга, аннары бергәләп тә. аерым-аерым да очрашу җыелышларына йөрергә т\ры киләчәк. Әхнәф, солдат кебек төп-төз басып: —Нәкъ сез кушканча булыр!—диде. Бу—кандидат күрсәтүнең соңгы көне иде. *** Ш ул ук көнне төштән сон Миргали Жиһангиров Наратбашка килеп төште. Ул. партком бүлмәсенә кереп, кандидат күрсәтү җыелышының документларын сорады. — Миндә бернинди документ та юк,—диде Нуриев куркынып.—Алар Әшрәфҗанов кулында. Бик тиз арада аны да чакырып китерделәр —Мина беренчел документларны бирегез.—диде Жиһангиров. ана таба кулын сузып. Әшрәфҗанов култыгындагы папкасын сул яктан унына күчереп куйды —Мин барлык документларны да сезгә бирдем. —Ә үзегездә? —Анысында сезнең эшегез юк. Положение буенча нәрсә тиеш, сезнен кулыгызда. —Ярый.—диде Жиһангиров ачу белән —Иртәгә төштән сон сәгать икедә республика сайлау комиссиясе утырышына барабыз, соңармагыз. Жиһангиров урыныннан купгы да. кием элгеченә барып, бүреген киде —Ә нинди машинада барабыз?—дип сорады Әшрәфҗанов. —Хәзергә әйтә алмыйм. —Сәгать ничәдә кузгалабыз сон? —Сәгать җидедән дә калмагыз,—диде Жиһангиров чыгып китешли. Анын артыннан Әшрәфҗанов токереп куйды. Ул кич белән, райкомга шылтыратып, Нәжмиевтан да нәрсә белән, ничек китү турында сораштырды Ул да кистереп кенә җавап бирмәде, Жиһангиров белән сөйләшегез, диде Әшрәфҗанов эшнен кая таба барганын чамалады. Әгәр алар утырышка соңарып барсалар, күрсәтелгән кандидат регистрациягә алынмаячак Ул бу хакта Нуриев белән дә, Шәймөхәммәтов белән дә сөйләште. Жидегә чакыргач, калдырып китмәс, дигән фикергә килделәр. Шулай да. авылнын ин оста шоферын үз “Жигули"е белән Болынкырга илтергә, әгәр туры килсә. Казанга ук юл тотарга күндерделәр. Иртән сәгать җиде тулганда, машинаны райком турында калдырып. Жиһангиров утыра юрган бүлмәгә менделәр. Аның ишеге бикле иде. — Бәй. сез нишләп йөрисез?—диде аларны коридорда очраткан Нәжмиев. —Жиһангировны көтәбез,—диде Әшрәфҗанов. —Мин бит сезгә анын белән кисеп сөйләшергә кушкан идем Юк кына әйбердә буталасыз, понимаешь!— диде Нәжмиев. тавышын күтәреп —Анын Казанга киткәненә ярты сәгать бит инде. Шофер белән Әшрәфҗанов аптырашып бер-берсенә карашып тордылар да йогерә-атлый беренче катка төшеп киттеләр -Киггек Казанга,—диде Әшрәфҗанов — Мәсьәлә аңлашылды Әле Болынкырдан чыкканда, ул кадәр сиздермәгән буран шактый көчәйгән иде Юлны күрмәле түгел, артык кызу куып булмый, алар оер көйгә бара бирделәр. Бер сәгатьләп баргач, шофер машинасын туктатты. —Ни булды? —Тәгәрмәч тын җибәрде бугай. /Азар карагач, аптыраудан авызларын ачып каттылар, арткы шиннарның икесе дә тын җибәргән иде. —Мин гомерем буе машинада йөрим, мондый хәл булмый, Назыйм абый,—диде шофер ярсып.—Әгәр юлда кадаклы такта ягкан булса, алгы тәгәрмәчләр зарарланыр иде. Беләсенме. бу бит кул белән тишелгән, башкача була азмый. Без райкомга кергәч, берәр имансызы төртеп киткән моны. Шофер, бер тәгәрмәчен салдырып, запасын куйды. Икенчесенең камерасын алыштырды. Бу эшләрне башкарганчы, онга салып тәгәрәткәндәй, ул ап-ак булып бетте. Әшрәфҗанов, булдыра алганча, аның киемнәрен бияләе белән сыпыргалады Мен җәфа белән алар барып кергәндә, сәгать өченче егерме минут иде. Комиссия членнары Әшрәфҗановны шелтәле карашлары белән каршы аядылар, алар алдында Жиһангиров нотыгын тотып бетергән иде. —Сез нишләп Жиһангиров белән барырга теләмәдегез?—диде җыелышны азып баручы. —Нәрсә-ә-ә?!—дип сузды Әшрәфҗанов. тирләгән битләрен кулъяулыгы белән сөртеп —Кем әйтә андый сүзне'' —Вакытында килмәдең бит. Әшрәфҗанов. Мин бит сина алтыда китәбез, дидем. Ә син, мин үзем барам, диден Әшрәфҗановнын ияге аска салынып төште, озын тешләре тырпаеп, бүлмәдәгеләрне буып ташлардай булып селкенделәр. Ул, сулышына буылып, сүзен әйтә алмый торды. —Син нәрсә?!—дип кычкырды ул дәһшәтле тавыш белән.—Шушындагы кешеләрне алдап утырганын өчен хәзер мин сине буып ыргытам бит!—Ул шулай диде дә, көрәктәй кулларының бармакларын куркыныч тырпайтып, Жиһангировка таба атлады. Жиһангиров тиз генә өстәл әйләнеп каршы якка утырды. —Син чамалап, монда Болынкыр түгел,—диде ул, күзлекләрен елтыратып. — Иптәшләр!—дип кычкырып җибәрде Әшрәфҗанов, кулларын күкрәгенә куеп.—Алдый бит бу кеше! Комиссия членнары бер-берсенә карашып алдылар, алар Әшрәфҗановнын шушы минутта йөрәге ярылыр дәрәҗәдә шашынып казуыннан дөреслекне анладылар ахрысы. —Әйдәгез, сөйләгез,—диде утырышны азып баручы.—Нәрсә булды? —Зинһар бер стакан су бирегез,—диде Әшрәфҗанов. Ул калтыранган куллары белән күкрәк кесәсеннән берничә сәдәф дару алып капты һәм бер стакан суны ике йотуда эчеп бетерде. —Безгә Сабитовны кандидат итеп күрсәттермәс өчен райком белән менә шушы кеше инде әллә ничә көннәр төрлечә аяк чалалар. —Ник сез яла ягу белән шөгыльләнәсез?—дип чәчрәп торды Жиһангиров. Ләкин җыелышны алып баручы аны шундук урынына утыртты. Әшрәфҗанов башыннан алып азагына кадәр нәрсәләр булганлыгын, кичә ниләр сөйләшкәннәрен. Жиһангировнын берүзе "Авангард "нын ак "ВолпГсында алдан китеп барганлыгын, хәтта райком алдына туктагач, үзләренең машинасының ике тәгәрмәч шинын тишеп җибәргәннәренә кадәр сө*1яәде. Ул шыбыр тиргә батты, ана бер-бер артлы тагын ике стакан су салып бирделәр. —Сезгә оят түгелме, иптәш Жиһангиров?—диде комиссия членнарыннан берәү. -Анын сөйләгәннәренен яртысы уйдырма —дип Жиһангиров сикереп торган иде, аны тагын урынына утырттылар. —Биредә дәлилләр күз алдында.—диде җыелышны алып баручы,—Нигә сез аларнын. беренчел документларын сорап, башларын катырдыгыз' 7 Шушыннан ук сезнен райком кубызына биегәнлегегез күренеп тора Без сезне элекке сайлауларда да кисәткән идек. Ә бусында кылган гаматләрегезне кискен гаеплибез —Аннары ул Әшрәфжановка борылды — Ә сезгә күрсәткән ныклыгыгыз, принципиальлегегез өчен үзәк сайлау комиссиясе исеменнән рәхмәт белдерәбез. Тынычлап кайтып, хәбәр итегез: күрсәтелгән кандидатыгыз теркәлде. Әшрәфжанов аларга рәхмәт әйтеп чыгып китте. Урамда ул шактый гомер Жиһангировны көтеп торды, күп түгел, бер өч кенә минутка бугазыннан эләктереп, тын алдырмыйча интектереп торасы килде. Ләкин Жиһангиров сак иде, ул Әшрәфжановнын үз-үзен белештермәс хәлдә икәнлеген аклап, комиссия членнары яныннан чыгу белән туалетка кереп бикләнде элс Сабитовнын Татарстан Верховный Советына депутатлыкка кандидатлыктан үзен алуы Арслановны башта борчыган иде. Аннары, сайлау алды кампаниясе башлангач, үзенен халык тарафыннан хупланачагына шиге калмады. Ин элек Арслановнын сайлау алды программасын кат-кат яздылар, моны эшләүдә Нәжмиев төп дирижер булды. Менә анын янына ул соңгы вариантны алып керде. Арсланов. кулына ручкасын тотып, бик игътибар белән тагын укырга кереште: "Урта мәктәпне бары тик “биш”ле билгеләренә генә бетергән, спортнын барлык төрләре белән шөгыльләнгән институтны кызыл дипломга тәмамлаган " —Дипломнын кызыл түгеллеген сизмәсләрме сон"7—диде ул. Нәжмисвка төбәлеп. —һи-и-и. Миңзаһит Усманович! Сезнен дипломның төсен кем карасын? Ә ул ничек тәэсирле яңгырый! Программада Арсланов беренче секретарь булып эшләгән чорда игенчелектә һәм терлекчелектә яуланган унышлар. төзелеш эшләре, салынган юллар—барысы-барысы жентекләп күрсәтелгән иде Соңыннан анын социаль мәсьәләләр белән һәркөн шөгыльләнүе, мәдәниятне, сәнгатьне үстерүгә беркайда да күрелмәгәнчә зур өлеш кертүе әйтелә Мәсәлән, ул. бер композитор белән шагыйрьне чакырып, район турында махсус жыр яздырган . Шул урынга җиткәч. Арсланов баш чайкап куйды — Бусы артыккарак китмәсме?—диде ул. ләззәтләнүдән авызын жыя алмыйча. —Сез минем тәҗрибәгә ышаныгыз: май ботканы бозмый,—диде Нәжмиев —Халык сезнең башкарган эшләрегезне каян белергә тиеш сон7 ! Без еллар буе игенчеләр, терлекчеләр, социаль өлкәдә эшләүчеләр турында язып-сөйләп торабыз, ә беренче секретарь турында ләм-мим —Анысы шулай инде шулаен —Депутатлыкка кандидат итеп күрсәткәндә дә сөйләмәсәк, сезнен турыда халык каян белсен сон?—диде Нәжмиев. аны йокы тамырына басып изрәткәндәй Биографиясе белән программасы район гәзитендә басылганнан сон. Арслановны кулын кысып та. телефоннан шылтыратып та күпләр котладылар, без сезнең кем икәнлегегезне белеп җиткермәгәнбез икән әле. диделәр, һичшиксез, сезнен өчен тавыш бирәчәкбез, диделәр Бу жылы карашны ул авылларга барса да. эш урыннарында булса да. нык сизеп торды Шуның өстенә гәзиттә әдедән-әле аны мактаган мәкаләләр чыкты Гомер буе квартирага интеккән бер ветеран бары тик Арслановнын кешелеклелеге. игелеклелеге аркасында гына квартиралы булуын язган Район үзәк больницасыннан анын профсоюз комитеты председателе Арсланов җитәкчелегендә ике яна корпус төзелүе, медицина җиһазлары .тынуы турында яза Моннан тыш радио аша да. район гәзитендә дә гади игенчеләр, терлекчеләр, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре анын кешеләргә булган жылы мөнәсәбәте, зирәк акылы турында язып чыктылар Очрашуларга үзе генә барган чакта, Арсланов халыкка сирәк товарлардан пакетлар өләшүне дә жайга салды. Төгәлрәк әйткәндә, бусы да Нәжмиев кулы белән эшләнде. Кайбер очрашуларда мотоцикл, тегү, кер юу машиналары, хатын-кызларга кышкы күн итекләр, сепаратор кебек нәрсәләр дә сорадылар. Өч-дүрт көн эчендә Арсланов аларнын барысының да теләген үтәүгә иреште Февраль аенын икенче яртысына чыккач, Чукаеванын өен ремонтладылар, абзар-курасындагы шактый нәрсәләрне алыштырдылар. Сайлау алды кампаниясенең ин кызган чорында район буенча яшерен хәрәкәт башланды. Райком членнары, район Советы депутатлары исеменнән КПСС өлкә комитетының беренче секретарена хат әзерләнгән иде. Аны оештыручы “Биектау' совхозы директоры Фаиз Шәймөхәммәтов булды, хатны Ирек язды. Кон-төн анын йортына берәмләп кенә райком членнары, депутатлар килеп киттеләр, кичләрен берничә кешелек группа, шул хатны тотып, тагын авыллардан авылларга барып, имза жыю белән шөгыльләнде. Хатнын эчтәлеге Арслановнын партия җитәкчесе буларак үз-үзен акламавы, команда-административ ысуллар белән эш итүе һәм аны кичекмәстән эштән алуны таләп итүгә корылган иде. Район җитәкчеләре тагын эчләренә уг йотып йөри башладылар, кемнәрдер берсүзсез хатка кул куйса, икенчеләре, төрле сәбәпләр табып, баш тартты. Чөнки Арсланов калган сурәттә, ул кешеләргә районда көн бетәчәк иде. Менә бүген язгы юлдан үзенең УАЗигында Шәймөхәммәтов Баллы Төбәккә элдерә. Ул Жәмилов белән очрашырга сүз куешкан иде. Жәмилов аны үзенең эчке бүлмәсендә аш-су әзерләп, аракы куеп каршылады. Алар капкалап, кәефләнеп алгач, Фаиз ник килгәнен әйтте. Өлфәтнең, бу хәбәрне ишеткәч, чырае агарып китте. —Сон син, энекәш, нишләп баш бетәрлек нәрсә белән йөрисең? Бу бит барып чыкмаячак,—диде. —Әгәр дә без һәрвакыт дәшми утырсак, әлбәттә, барып чыкмас,—дип каршы килде ана Фаиз.—Бозны кемдер кузгатырга тиеш бит инде. —Шулаен анысы шулай, аның бит әле азагы да бар —Анысын инде һәркем дә белә. —Кая, карыйк әле ул хатны. —Өлфәт абый, ачуланма, кул куясынмы-юкмы икәнен әйтми торып, хатны күрсәтмим. —О-о-о. конспирация! Хатны укымый торып, кул куясынмы-юкмы икәнен әйтеп булмый. Мина ышанмагач, килмәскә идегез. Хуш иттек,— диде Өлфәт чыгарга әзерләнеп. Фаиз каушап калды. Инде ул. бер атна буе йөреп, үзенә тапшырылган ун кешенен нибары алтысына кул куйдыра алды. Димәк, бусы да булмады, дип уйлады ул эченнән. Авыр сулап, ул ишеккә таба атлады. —Тукта әле. энекәш, ярар, куярмын, китер хатынны. Фаиз шатланып, ана хатны сузды. Өлфәт хатны зур игътибар белән ашыкмыйча гына, күзлеген киеп, ручкасын уң кулына тоткан килеш укып чыкты Аннары тиз генә кемнәрнең кул куюын күзеннән үткәрде анын фамилиясе уртадарак иде. Кул куярга әзерләнгән кебегрәк итте дә тагын Арслановка каршы кешеләрнең фамилияләрен хәтерендә калдыру очен, имзаларны карап чыкты. Аннары ручкасын өстәлгә атып бәрде- ’ -Юк. куя алмыймл—диде ул, юри бүлмә буйлап йөрәген тоткан хәлдә ухылдап иөри-иөри -Йөрәгемә ябышты, нык каты язылган бу Юк булдыра алмыйм, күп еллар бергә эшләгән кешенең йөзенә ничек карыйм1 Кимчелекләре юк түгел, кәнишне. Зинһар өчен мине гафу ит энекәш Фаиз хатны алып кайтып китәргә мәҗбүр булды ' Ә икенче көнне иртән сәгать алты тулганда, Жәмилов райком каршында таптанып тора иде инде. Арсланов килеп җитү белән, ул аңа -Бик борчулы нәрсә бар бит әле, Минзаһит Усманович -диде Арсланов кызу гына кереп барган җиреннән туктап калды —Тагын нәрсә? —Сезгә каршы өлкә комитеты беренче секретарена хат язганнап Бешән имзалар җыялар. и д Тукта, диде Арсланов.—Урамда сөйләшә торган сүз түгел бу. Алар парлашып райкомга кереп киттеләр Икенче көнне төштән сон Шәймөхәммәтов Чаллыга эш белән киткән иде. Райкомнан ярты көн буе шылтыратып аны эзләткәннәр. Иртән ул бүлмәсендә күренү белән. Арсланов исәнләшми-нитми өстәлгә китереп сукты: —А ну, проходи, оппозиционер!—дип кычкырды.—Хәзер син мина сөйләп бир: минем өстән нәрсә оештырып йөрисен?! Фаиз эшнең нәрсәдә икәнен шундук сизенеп алды —Мин сезнен ни сөйләгәнегезне аңламыйм, Миңзаһит Усманович.— диде ул, мөмкин кадәр тыныч калырга тырышып —Ох, сволочь! Синен мондый икәненне белгән булсам, мин бит сине инженер итеп тә эшләтми идем —Инженер белеме булгач, мин кем булып эшләргә тиеш сон?—диде Фаиз, һөжүмгә күчәргә ниятләп —Мин повар да түгел, мәктәптә баталар да укыта алмыйм —Әле син минем белән шулай сөйләшәсенмени '! —Ә сез ник минем белән шулай сөйләшәсез? Мин сезнен бакчагыздан кыяр урлап тотылган карак малай түгел. Әгәр дә тагын бер мәртәбә акырсагыз, гомумән, сөйләшеп тә тормыйм —Менә ничек сайрыйсын син!—диде Арсланов, сүзләрен теш арасыннан кысып чыгарып.—Сез ни генә кылансагыз да, мин беренче булып калачакмын! И твой поступок никогда не простится! Мин бит кемнәр кул куйганына кадәр беләм. Китер хатны. —Миндә бернинди дә хат юк,—диде Фаиз, аягүрә басып.—Булса да, бирмәс идем. —Ничего. синен кебекләрнең генә телен ачкан бар безнен. Сине анда заворг көтә Күземнән югал!.. Аның кабинетыннан чыккач. Шәнмохәммәтовны. бильярд шары кебек, әле бер бүлмәгә, әле икенчесенә төрткәли башладылар. Прокурор урынбасары белән дә очрашырга туры килде. —Сез бер ел элек совхоздан өч мен ярым акча алгансыз. Торба өчен дип. Кайда ул торбалар? —Ындыр табагы белән техника паркынын түбә шиферы астына куелды. —Ә акчалар кайда? —Торба өчен бер оешмага түләдем —Кайсы оешмага? Документы кайда? —Документсыз гына Оешмасын да әйтергә ярамый. —Иптәш Шәймөхәммәтов, сез үзегезнең кая кереп батканыгызны беләсезме?—диде урынбасар куркыныч гавыш белән —Өстегездән ике җинаять эше ачыла совхоз акчасын үзләштергән һәм торба урлаган өчен. Өч елдан сигез елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Чакыртып сорау алулар сайлауларга кадәр дәвам итте Беркөнне Арсланов Нәжмиевкә. —Безнең Шәрифуллиннын үз кандидатурасын алыр чагы җитте бит, ә ул онытты ахрысы,—диде — Нишләп алай икән, әйеме?—диде Нәжмиев, аптыраган кыяфәт чыгарып —Мин анын хәтеренә бүген үк төшерермен —Төшер, төшер,—диде Арсланов —Артык сузарга кирәкмидер Нәжмиев шундук икенче секретарь бүлмәсенә керде —Сезнең теге мәсьәләдә фикерегез ничегрәк сон әле.'— диде ул, сүзне ерактан башлап. — Нинди мәсьәләдә9 —Сон ни инде кандидатурагызны алу мәсьәләсе. —Ә-ә-ә,—дип сузды Әхнәф —Үзем дә беләм. алырмын — Юк, мин ул кадәр бүген-иргәгә дип әйтмим, үзегез хәл итәрсез. Хакыйкать һавада, анын баскычы адтын, диләр бит Бергәләп Баллы Төбәк авылында булган очрашудан кайтканда. Арсланов 4. .к ү. м« 50 машинаның тизлеген акрынайтып (ул рульдә үзе иде), сүз башлады. —Синен. Әхнәф Хәсәнович, мина биргән вәгьдән бар иде бит. —Беләм,—диде Әхнәф —Мин сездән тәжрибә алып йөрим, әле вакыт бар ич. —Сез кире уйларга җыенмыйсыздыр ич? —Сез нәрсә, Минзаһит Усманович?!—диде Әхнәф, тавышын күтәреп.— Шуны эшләсәм, мин ничек сезнен йөзегезгә карыйм ди, ничек сезнең кул астыгызда эшлим, ди? —Әлбәттә,—диде Арсланов.—Тик артык сузарга ярамый. Халык конкрет бер фикергә килергә тиеш. Иртәгә гаризагызны язсагыз, әйбәт булыр. —Ярый, шулай итәрмен,—диде Әхнәф.—Әйткән сүз—утырткан багана. Кичен Әхнәф Фәһимәгә беренче белән булган сөйләшүне сүзен сүзгә җиткерде. Моны ишеткәч, хатынынын күзләре ут булып яна башлады: —Әллә атырга җыенасынмы?—диде ул иренә, очып кунарга әзерләнгән күркәдәй якынаеп. —Ә алмый нишлисең?—диде Әхнәф.—Шулай сөйләштек бит. Вәгъдә— иман. —Вәт дурак!—диде Фәһимә, ике кулын түшәмгә таба сузып.—Вәт ахмак! Учына килеп кергән кошны ычкындыралармыни? Бу бит бәхет кошы! —Минем аны асрарлык читлегем юк,—диде Әхнәф, битараф тавыш белән аны үртәп.—Минем кулда мантый алмый ул бәхет кошы. Фәһимә аны ике җилкәсеннән тотып селкетергә тотынды: —Син нәрсә?! Чынлап сөйлисеңме?! —Чынламыйча. —Әхнәф кулына кәгазь белән ручка алды —Менә хәзер сайлау комиссиясенә гариза язам. Фәһимә аның кәгазе белән ручкасын бөтереп алып, ертып-сындырып ыргытты: —Үтте бит гомерләрем шушынын белән!—ул үкереп елый башлады — Ахмак, дурак, куркак! Ниләр әйтим инде мин сиңа?! Әхнәф, кычкырып көлеп җибәрмәс өчен үзен көч-хәл белән тыеп утырды. Көләсе килгән саен, йөзенә ачу чыгарырга тырышты. Ул инде күптән кандидатурасын алмаячагын хәл итеп куйган иде, бу эшне эшләү үзем өчен булмаса, район өчен кирәк, дип уйлый иде Әхнәф. Аннары ул бит әле адәм баласы, сайланган очракта хыялларын тормышка ашыру очен чикләнмәгән мөмкинлекләр ачылачагын да бик яхшы сизеп тора. Хатынын елаудан туктату өчен ул анын янына килде һәм юри битеннән үбеп алды. Аннары пышылдап кына: —Алмам микәнни, карчык?—диде. Фәһимә елавыннан шып туктады: —Алмыйсын, әлбәттә!—диде ул кулларын чатый-ботый хәрәкәтләндереп,—Алмыйсың! Алмыйсың! Алмыйсын! —Булды, булды, аңладым,—диде Әхнәф. Аннары Фәһимә аны иркәләргә, сөяргә кереште, акыллы булуы өчен мактады, Болынкырда гына түгел, бөтен СССРда бердәнбер яхшы ир син, диде, әгәр сайлауда җиңеп чыксаң, патша кебек яшәячәкбез, диде. Синен үз гомеренә бер кимчелеген булды: властька кызыкмадың, диде. Әгәр син ана кызыккан булсаң, әллә кайчан өлкә комитетында утырган булыр иден инде, диде. Аннары синең, диде, чит хатыннарга күз ата торган гадәтең бар, диде, ишкәгеңне тоткан сурәттә, көймәңне ялгыш агымга кереп китүдән коткарып булачак, диде, берүк Арсланов кыса дип, кире уйлый күрмә, диде, мин халыкны тынлап йөрим, диде, кешеләр сина тавыш бирәчәкләр, диде... 6 Г әмергә медпунктның бусагасыннан атлап кермәгән Заһитнын ишектә күренүе Хәлимәне әллә нишләтеп җибәрде —Әйдә, уз, Заһит Жәләевич. Авырып китмәгәнсендер бит? Заһит саран гына елмаеп куйды: —Сәламәтлеккә зарланып булмый. Таган бер илле-алтмыш ел яшәп була әле,—диде ул тимер тавыш белән. Шунда аларнын сүзе бүленде. Кызыксынудан бигрәк тынлыкны бозу очен Хәлимә: —Сыерыңны сатып жибәргәнсен икән,—дип куйды. —Ялгыз башыма кирәксенмәдем —Зәнфирә янына барганын юкмы сон‘> —Тормыш сирәк-мирәк очраштыртгалый шунда,—диде Заһит һәм каушап, калтыранган куллары белән кесәсеннән зәңгәр конверт чыгарды: —Мин ана хат язган идем. Үзенә генә тапшыра алырсыңмы икән'’ —Әлбәттә, тапшырырмын. Заһит Жәләевич,— диде Хәлимә.—Синен утенеченнс җиргә салып таптый алмыйм мин. Турысын гына әйткәндә, өчегез дә бик якын мина Ләкин нишлисен бит. тормыш әллә нинди хикмәтләр чыгара да куя. Анын сүзләрен ишетмәгәндәй, Заһит —Үзенә генә тапшырырсың инде,—диде дә саубуллашмый-нитми генә чыгып китте Хәлимә конвертка күз төшерде, аның тышына бер генә сүз язылган иде: “Зәнфирәмә " Конвертны өстәл астына салып куйгач та. Хәлимә шактый вакытлар уйланып утырды Өчегез дә якын" дип әйтсә дә. анын күңелендә Ирек аерым урын били иде Иргә чыкты, ике бала алып кайтты, тик барыбер оныта алмады Бәлкем жир йөзендәге берәр бөтенләй чит кешегә үзенен хисләре турында сөйләсә дә. ана жинелрәк булган булыр иде Ләкин ул моны эшли алмады шул. Ирек Сөембикә белән яши башлагач, ничекләр генә бәргәләнмәде Хәлимә! Кулына китап тотса да. Ирек күз алдына килде Кино яки спектакль караса да, һичшиксез андагы берәр геройны Иреккә охшатты. Анын бу дөньядан кы зык тапмавы бөтен кыяфәтенә чыкты Йөзендә элекке якты нур сүнеп, әллә нинди сагышлы шәүлә генә калды. Күз төпләрендә җыерчыклар артты, чал чәчләре күренде, ун як ирен почмагыннан иягенә таба, яшерен яну билгесе булып, нечкә генә сызык сызылды Мәнге кияүгә чыкмаска ант иткән Хәлимә кинәт антын бозды һәм шатланып бетә алмады Авылнын карт буйдагы Гыйлман ничә еллар буе анын артыннан йөрде. Хәлимәне күрер очен Гыйлман юк чирләрен бар итеп, кыш көннәрендә күлмәкчән йөреп, салкын су эчеп булса да (боларны ул өйләнешкәч сөйләде), медпунктка килә иде. Өйләнешергә үзе дә ялварып, яучылар да җибәреп туйгач. Гыйлман өметен өзеп, кул селтәгән бер мәлне. Хәлимә аны урамда очратып, ярды да салды: —Әйдә, Гыйлман. интекмик Әгәр синең үтенечләреңне кире кага килүемне кичерә алсан, мин уртак тормыш корырга риза.—диде. Алар бик матур яшәп киттеләр Хәлимә бәхетле иде. ләкин үзенчә бәхетле идс Ирекме яратуы ничектер югарыда, жиһаннын илаһи бер биеклегендә калды. Шунмн остенә ул Зәнфирәнс дә үзенен кызы кебек яратты Чыннан да сәер булды шул анын яратуы Х әлимә икенче көнне медпунктта гөлләргә су сибеп йөргәндә. Заһитнын күршесе Сәлнмжаннын алтынчы класста укучы малае йөгереп килеп керде Анын кулында нәкъ кичә Заһит биргән төсле зәңгәр конверт иде. —Заһит абый сиңа тапшырырга кушты.—диде малай, борынын лышыклышык тартып —Кайчан бирде сон ул аны? — Иртүк бирде, озын тәнәфестә илтерсең, диде Малай чыгып киткәч. Хәлимә кувшинын куйды да. аны-моны уйламыйча, конвертны ачты һәм эченнән бер кисәк кәгазь алды Беренче юлларын укуга ук, сулыш алудан калды: "Хәлимә, син бу хатны укыганда, мин бу якты дөньядан киткән булырмын. Зәнфирәне дә, башкаларны да әллә нинди фаразлар белән борчыма. Минем үлүемнен сәбәбен Зәнфирә белән сез генә белерсез. Син килгәндә, ишек киереп ачык булыр—бу “мин юк" дигән сүз булыр Минем бүлмәдә ут янар—ул да шуны раслар Курыкмыйча кер. Уку белән бу хатны ертып ташла...” Ул конвертны хаты белән бергә куллары авыртырлык дәрәҗәдә чытырдатып учына кысты, як-ягына каранды, анын кулында гүя Заһитнын йорәк тибеше иде. Ул шул минутта ук йөгерә-атлый аның өенә ашыкты "Бәлкем әле исәндер, бәлкем акылына килгәндер, ул андый эшне эшли торган кеше түгел”, дип уйлады ул. Хәлимә баскычны атлап керүгә өй ишегенең ачык икәнен күрде. Анын йөрәге туктаган кебек булды. Ул ашыга-кабалана өйгә керде. Ун яктагы түр бүлмәдән ут яктысы күренә иде. Хәлимә, тез буыннары йомшап, аркасы белән стенага сөялде, үлем тынлыгы урнашкан өйдә үзенең сулыш алганын гына ишетте. Тын алырга куркып, ул ут яктысы төшкән бүлмәгә үтте һәм майкадан килеш чалкан яткан Заһитны күрде. Анын сул кулы асылынып төшеп, идәнгә тигән иде. Әле һаман да өметен өзмәгән Хәлимә барып анын пульсын капшады—йөрәк тамыры типми иде. Атылып-бәрелеп, ул кешеләр чакырырга чыгып йөгерде... *** З әнфирәнен больница бухгалтериясеннән акча аласы бар иде. Ул керү белән, бухгалтериядәгеләрнен үзенә бик сәер итеп карауларын тойды Кассир хатынының акча санаганда куллары калтыранды һәм ул Зәнфирәгә куркынып карап: —Хәлләрегез ничек?—дип сорады. Гомергә сөйләшмәгән кешенең шундый сорау бирүе Зәнфирәне гаҗәпләндерде һәм ул, нәрсәдер урлаганда тотылган кешедәй, артына борылып каралы. Бүлмәдәгеләрнен бөтенесенең дә күзе анарда иде. Зәнфирә берни анлый алмаудан гаҗиз булды. —Сез авылга, медпунктка шылтыратыгыз әле. . Хәлимәгә.. — диде кассир хатын. Зәнфирә шундук, күнеле нидер сизенеп, медпунктның телефон номерын җыйды. —Исәнме, Хәлимә апа?—диде ул кабаланып. Ләкин Хәлимә исәнлек биреп тормады. — Ни бит, Зәнфирә —анын тавышы тотлыгып калды.—Заһит. —Нәрсә Заһит?! —Бүген төнлә... Заһит үлде... Зәнфирә бухгалтериядән чыгып йөгерде. Ул нишләргә белми иде. Аннары кабат йөгереп керде, кабат телефоннан номер җыйды. — Ни булды сон, Хәлимә апа9 !—диде ул кычкырып. —Йөрәк, диләр. Зәнфирә күзе-башы тонган хәлдә авылга чапты. Заһитны җирләгәндә, анын туганнарының әйткән сүзләре, аркасына пычак кадагандай, йөрәгендә мәнгегә калды: —Ничек оялмый?! —Башына шул гына җитте Әүлия иде бит.. Зәнфирә аны җирләгән көннәрдә генә түгел, яңадан, улы Зирәкне Казанга озаткач, кабат Ирек янына кайткач, кешеләргә күзен күтәреп карый алмады "Башына шушы гына җитте!” Бу сүзләр, канга салынган утлы энә кебек, минут саен анын йөрәген яндырып үттеләр. Ул Заһитнын үзенә язып калдырган сонгы хатын яшеренеп кенә укыды да елады, укыды да елады... 7 А рсланов берконне Казанда кинәшмәдә булды Шунда кунып, икенче көнне Казан арты районнарында семинарга йөрде, эт булып арыпталчыгып, төнлә генә кайтты. Иртән эшкә килү белән Нәжмиевтән яңалыкларны сорады. Шәрифуллиннын әле һаман кандидатурасын аямаганлыгын белгәч, аптырап китте. —Ул бит мина икенче көнне үк гариза язам, дигән иде. —Мина да шулай диде. Оныттымы икән'* Үзем сөйләшимме сон.’ —Юк. үзем.—диде Арсланов Аннары телефон шылтырап бүленде, ахырда ул кабул итү бүлмәсендәге секретарьга беркемне дә тоташтырмаска боерды һәм Шәрифуллинны чакырырга кушты. Икенче секретарь белән алар елмаеп, кул бирешеп күрештеләр. Район хәлләре белән кызыксынганнан сон. Арсланов —Син. Әхнәф Хәсәнович. нишләп гаризанны язмадын? Сайлауга бит бер атна вакыт калды,—диде. Шәрифуллин башын иеп шактый вакыт сүзсез торганнан сон: —Мин бүтәнчәрәк уйга кердем бит әле. Минзаһит Усманович,— диде —Нинди уй?—Арслановнын шикләнүдән янаклары тартышып куйды —Уйладым-уйладым да мин әйтәм. икебезгә дә гаделлек кирәк бит Арсланов учы белән шапылдатып өстәл сукты —Син сузма!—диде ул кискен тавыш белән —Нинди уйга керден0 —Сайлаулар бит ачык күрсәтәчәк. Халык мине ничегрәк бәяли икән'’ Шуны бик тә беләсем килеп китте —Син. Шәрифуллин. бөгештермә! Без алай сөйләшмәдек! —Сез барыбер үтәчәксез ич.—диде Әхнәф, мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып.—Кызык өчен көч сынашып карыйк. Арсланов сикереп торды, анын яңакларына, муенына кызыл тимгелләр бәреп чыкты. Кулына каяндыр килеп эләккән блокнотны калтыраган бармаклары белән тарткалап өстәл башына ыргыткач, усал тавыш белән —Бирермен мин сиңа кызыкны!—дип кычкырды —Бу ни дигән сүз?! Син монда кәмит оештырып утырма! Әхнәф тә аягына торып басты: — Нәрсәдән куркасыз соң сез. Минзаһит Усманович? Сез бит безне гаделлеккә өйрәтәсез. —Гаделлек андый булмый ул. Без ирләрчә сүз бирештек Халык ул. туганкаем, кем күбрәк эшләгән, шуны сыза. Шул гаделлек буламы? —Нишләп сызсыннар, сызмыйлар —дип куйды Шәрифуллин акрын гына. —Житте!—дип җикерде Арсланов.—Хәзер үк чыгасын да язасын! Шәрифуллин башын иеп чыгып китте. Арсланов шундук Жнһангпровка шылтыратты -Миргали Фәпәхович. Шәрифуллин хәзер кандидатурасын алуны сорап гариза яза. Тиз генә шуны керен алыгыз әле Ярты сәгать уздымы-юкмы. Жиһангировнын ишектә гәүдәсе күренде — БУЛДЫМЫ0—диде Арсланов. тәкать тота алмыйча — Юк. иптәш Арсланов. бүлмәсен бикләп чыгып киткән ул —Кая чыгып киткән0 !—дип кычкырды Арсланов. тәнен пычак белән кискәндәй ачы итеп Жиһангиров бер сүз дә әйтә алмады, аптыраудан җилкәләрен генә җыерды Читтән караганда, шушы рәвешле хәрәкәтсез басып торуы белән ул бакча карачкысын хәтерләтә иде Арсланов шундук секретарь кызны чакырып кертте: — Шәрифуллин кайда? -Белмим.-диде секретарь -Бүген мин булмыйм, диде ул Арсланов. чыгып китегез, дигән мәгънәдә аларнын икесенә лә кул селтәде Бүлмәдә ялгызы гына калгач, ул аты-юлы белән сүгенеп куйды “Вәт шымыкый! Менә ышан син ана.-дип әрле-бирле йөрде ул бүлмәсендә—Димәк, бу чынлап торып сайлауда катнашырга уйлаган." Монын үзе өчен һәлакәт булып бетү ихтималын Арсланов менә шушы минутта бөтен кискенлеге белән тойды. Нишләргә? Кемне ярдәмгә чакырырга? Ничек аны ул уеннан кайтарырга? Бу сорауларга ул бердәнбер дөрес җавап тапты: хатыны аша. Алтын таулары вәгъдә итеп. Әгәр дә алай булмаса, куркытып, өркетеп, ирен теге ахмак фикереннән кайтартырга! Юкса икегез дә районнан очачаксыз, дияргә. Нәжмиевкә дәшеп, ул шушы фикерләрнең барысын да җиткерде. Хатынын чакыр, диде, ул хатынны усал дип әйтәләр, диде, чамалабрак сөйләш, диде. Әгәр кандидатурасын алса, сайлаудан сон ук район Советы башкарма комитеты председателе итәчәкбез, диген, диде. Аны ярты сәгать буе сүзсез тынлап торган Нәҗмиев, үз бүлмәсенә чыкканда, шартларга җиткән иде. Ул ишеген кысыбрак япты да шаркылдап көлеп җибәрде. “Молодец,— диде ул үз-үзенә.—Менә хәзер утлы табага баскан мәче кебек сикерер вакытын җитте!” Табаны һаман кыздырырга кирәк иде. Ярты сәгатьтән анын бүлмәсенә күзе маңгаена менгән Фәһимә килеп керде. Нәҗмиев аны елмаеп каршы алды, алдан кисәтеп куюы буенча икесенә дә лимон салынган чәй керттеләр. —Ну, хәлләрегез ничек?—диде Нәҗмиев, стакандагы шикәрне болгатып. —Рәхмәт, әйбәт,—диде Фәһимә, әмма үзенен күзләре борчылудан биешәләр, куллары калтырый иде.—Әллә бер-бер хәл булдымы, Кәрәм Нәжмиевич? Нәҗмиев барысын да түкми-чәчми сөйләп бирде. Аннары болай дип өстәде: —Беркемгә дә чыгармаска сүз бирсәгез, мин сезгә бер киңәш әйтәм. —Үлгәнче чыгармам,—диде Фәһимә. —Ул чакта эш болай тора: Әхнәф Хәсәнович, нинди генә куркытулар булса да, кандидатурасын алмасын. Дөреслек аның ягында. Халык анын өчен тавыш бирәчәк. Фәһимә рәхмәт әйтеп чыгып китте. Төшлеккә кайткач, ул күкәе тәмам килеп җиткән тавык хәлендә Әхнәф тирәсендә бөтерелде дә Нәжмиевнын үзен чакыртуын, ниләр сөйләшкәннәрен—барысын да тезеп чыкты. —Халык минем өчен тавыш бирәчәк, дидеме? —Шулай диде. —Алайса чигенү юк, карчык! М инзаһитнын үз гомерендә бер генә мәртәбә дә бу кадәр бастырылганы булмады, ул төне буе саташа торгач, тәмам җенләнеп бетте, имеш тә аны шәп-шәрә килеш мәет юа торган калай колашага салганнар. Ак халат кигән аптека мөдире Жиһангиров борынын сузып килеп аны исни дә “әле тонып бетмәгән икән”, дип китеп бара. Бер ягында Чукаева чуар мәче баласы тотып тора, анын очлы койрыгын Минзаһитнын борын тишекләренә алмаш-тилмәш тыга да ала, тыга да ала. Ул койрыкның зәһәр әчесеннән Минзаһитнын күзеннән яшьләре атылып чыга Икенче якта Нәҗмиев белән Батталов икесе дә озын шүре тотканнар, шунын бер башын йомрыдагы сабын суына манчып алалар да икенче башыннан өреп күбек чыгаралар. Күбекләре өйгә сыймаслык олы булып кабара, бер-берсенә терәлә дә шартлый, сабын тамчылары Минзаһитнын чыраена лачкылдап төшәләр, күзен әчеттерәләр. Ул арада анын янына килеп сөйләшә башлыйлар: -Кайсы төшенә тыгып кабартабыз бу имгекне?-ди Батталов —Бүксәсен тиш,—ди тегесе. Батталов тырнагы төшкән имән бармагы белән Минзаһитнын кендегенә баса, бармагы камырга баткан шикелле керә дә кигә. Ул шүресен шунда тыгып өрергә керешә. Минзаһитнын зче тартылып күбә, үпкә-йөракләре, бавыр-бөерләре, үт куыгы таштай кабара. Бик озак авырттырып өргәч. "уф. тыным бетте, хәзер син өр”, ди Нәжмиевкә. Тегесе Минзаһитнын эченә учы белән шап-шоп сугып карый да "җитмәгән әле мона". дип шүредән орә башлый. Эченен сызлавына Минзаһитнын чыдамы калмый, өргән саен бөтен җиреннән пыслап һава чыгып ята. Батталов "Болай булмый, нипель куярга кирәк, тыны чыгып бетә монынГ—дип чабулап йөри Минзаһит тилмереп ана карый, “өрмәгез, шартлыйм бит хәзер", дип кычкырмакчы була, әмма теле әйләнми. Ул кинәт караңгылыкка оча. күзен ачуга, үзен шул ук колашада күрә, корсагы бәбәйләгән хатынныкы шикелле бушап калганын тоя Ун кулына беләк буе кәкре пычак тоткан Нәжмиев, анын өстенә иелеп, көпшә төсле шома әйберләрне атып үзенен җилкәсенә элә. Минзаһитнын эче жу-у итеп китә: Нәжмиев анын эчәгесен савып маташа ләбаса! Шул чак Лираны култыклап Шәвәлиев килеп керә, “мина йөрәге кирәк иде”, ди. "Йөрәген хатын-кызларга өләштек", ди Батталов Шунда Чукаева мәче тоткан кулы белән якалап, Нәжмиевны җилтерәтә. “Син бюрократ, ник мина колагын бирмисен9 !” дип кычкыра Минзаһит: “Инде ничә еллар колак итемне ашадын. туймасан-туймассын икән, дәжжал!—дип ана тотып ябышмакчы була, әмма Нәжмиев пычаклы кулы белән анын күкрәгенә баса да: “Тик ят, кабих, хәзер төтенсез авылга аткарабыз сине!” ди. “Нишләп мине генә, альтернатив кандидат кирәк!” дип буылып кычкыра Минзаһит. Жиһангиров тагын пәИда була, ләкләк борынын анын бүксәсенә тыгып, бик озак иснәнә, аның боз кебек салкын тыныннан бала йоннары кабара. Жиһангиров кулындагы җиз комганнан анын корсагына келәй кебек куе нәрсә агыза башлый, “шушлай бальзамласан. мәет озак саклана", ди Шунда Маһиямал Габдуллина белән Заһит Фәхруллин кабаланып килеп керә. "Иптәш Арслановны Маһиямал түтинен трактор арбасына салып, үзебезнең мәктәп музеена алып китәбез", дип Фәхруллин тимердәй кулы белән Минзаһитнын беләгеннән эләктереп тә ала. Шул чак Шәвәлиев. "Йөрәген бирмәдегез, анын Лирасы белән танавы мина тиеш!"—ди дә Минзаһитнын борынын шытыр-шытыр чәйнәргә тотына Авыртуга чыдый алмыйча, Минзаһит кычкырмакчы булды, ләкин төкерегенә тончыга-тончыга чәчрәп сикереп торды, йөрәге шашып тибә иде. Борынында әллә үрмәкүч, әллә башка нәрсә кыймылдаганы сизелде һәм ул түшәмне күтәрерлек итеп төчкереп җибәрде. Анын ике күзе атылып чыгарлык булып башы авырта, үзе шыбыр су иде Аскофен. цитромон эчүнен дә юньләп файдасы тимәде Эшкә китәргә әзерләнгәндә, телефон шылтырады. Шылтыратучы Өлфәт Жәмилов иде. — Минзаһит Усманович, безнең колхозда һәр йортка диярлек листовкалар таратып чыкканнар. —Нинди листовкалар? —Сезгә каршы. — Немедленно жыеп алыгыз!—дип кычкырды Арсланов.—Хәзер үк райкомга китерегез! Иртәнге чәен дә эчмичә, пальтосын эләктерә-эләктерә ул урамга чыгуга сөртенеп китте: капкага, ике якка сузылган коймага чуп-чуар итеп кәгазьләр ябыштырылган иде. Ул монын шундук әлеге Жәмилов әйткән листовкалар икәнлеген аңлады. Тырнап кубарырга маташса да. берсен дә кубара алмады, анда ул бары тик эре хәрефләр белән язылган берничә сүзне генә абайлады “Райондашлар! Ялгышмагыз! Танышларыгызны бозыклык юлында барып чыккан, халык хисабына кон күрүче, инде күптән партиядән куылырга тиешле, агач җитәкче Арслановка бирмәгез!!! Әгәр район тормышын үзгәртик, дисәгез, партия райкомынын икенче секретаре Ә.Х Шәри- фуллинны депутат итеп сайлыйк!" Арсланов листовкага төкерде дә китеп барды Ләкин анын атлавы атлау булмады, урам буйлап коймаларга, капкаларга шундый листовкалар ябыштырылган иде Ул эш бүлмәсенә барып кергәндә, зырылдап телефон шылтырый иде инде Шылтыратучылар барысы да шул турыда хәбәр итәләр, районнын иң ерак авылларында да листовкалар ябыштырылган, почта тартмаларына салынган, хәтта газеталар белән бергә таратылган булып чыкты. Арсланов котырынып Хасбулатовка шылтыратты, ләкин ул эшенә килмәгән иде әле. "Интеллигент сволочь!”—диде ул авыз эченнән генә һәм анын өенә шылтыратты. —Хасбулатов! Син беләсеңме, что творится в районе? — Юк —дигән куркынган тавыш ишетелде трубкада. Арсланов сүгенеп җибәрде. —Чык син хатынын кочагыннан! Бөтен районны листовкалар белән тутырганнар. Берегездә калмасын, берәмләп җыеп бетерегез!—ул трубкасын ачу белән ыргытты. Ул арада Өлфәт Жәмилов авылдан җыештырган ун-унбиш листовканы тотып килеп керде. Үзенә каршы язылган бу яла ягуны укыгач, Арсланов агарып китте, эчке бүлмәсенә кереп, әллә ничә даруны берьюлы эчте Яла ягу түгел иде шул бу, дөресен язганнар, кабәхәтләр! Бу халыкка ни җитми торгандыр' 7 Инде тынычлап кына яши башлыйсын, нәрсә булса да китереп чыгаралар. Арсланов алар авызы белән ашыймы, алар аягы белән йөриме, апар кулы белән кочамы? Кемнең кемдә эше бар? Беренче секретарьның өе. йорт-курасы, машинасы башкаларныкыннан начаррак булсын, дигән закон бармы? Беренче секретарьның хатынына РСФСРнын атказанган укытучысы дигән исем бирмәскә, дигән күрсәтмә бармы? Беренче секретарьның туганнары, якыннары, бернинди эшкә урнашмыйча, урам себереп, оешмаларның идәннәрен генә юып яшәргә тиешләр, дигән закон бармы? Ул бүлмәсе буйлап, бу дөньяны яраткан кешедән башлап, партиянең барлык югары инстанцияләренә кадәр тозлап-борычлап сүгеп чыкты. Әнә бит ни дип язганнар: “Район газетасы, җирле радио тулысынча Арслановнын шәхси рупорына әверелде. Редактор Хасбулатова һәр санда аны мактый торган материаллар урнаштыра. Беренче секретарь районны текә күтәрү белән бергә, композитор да булган икән Болынкыр турында җыр чыгарган!..” Шикләнде бит Арсланов, шул кадәр шикләнде. Нәҗмиев салган май ботканы бозу гына түгел, хәзер Арсланов өчен чын мәгънәсендә агуга әверелде. Иртәгә район үзәгендә соңгы очрашу. Сайлаучыларның яртысы Болынкырда яши Димәк, әле листовкада язылган сүзләрне, халык белән күзгә-күз карап сөйләшкәндә, юкка чыгарып була. Шушы минуттан бүлмәләрне бикләп, листовканың һәр язылган сүзен кире кагарлык дәлилләр эзләргә! Ничек булса да акланырга! Кинәт анын башына искиткеч акыллы фикер килде: иртәгә бит газета чыгасы көн. Бу листовкаларны юкка чыгарып, интервью басарга! Бик тиз генә Хасбулатованы чакыртты. Ул килгәнче, Нәҗмиевны, пропаганда бүлеге Миннуллинны, райкомолнын беренче секретарен, райкомның гомуми бүлек мөдирен бүлмәсенә чакырды. Алар барысы да, Хасбулатова килеп җиткәнче, башларын иеп, сүзсез утыра бирделәр. —Нәрсә, мәет саклаган сыман башыгызны идегез?—диде Арсланов, ачулы карашын алар өстендә йөртеп.—Мин әле үлмәгән, исән! Менә бу пасквильне ничек юкка чыгару турында уйларга кирәк! Анын сүзен бүлеп, ишектән кулы белән чәчләрен сыпыра-сыпыра прокурор килеп керде. Арсланов тагын листовкаларны селкеде: —Кемнәр эше бу? Дорогой прокурор, нинди подпольный оешмалар яшәп ята безнен районда?! Бүген үк табыгыз һәм барысын да закон тәртибендә җавапка тартыгыз! Прокурор чыгып киткәндә, ишектән кереп килүче Хасбулатова белән жинелчә генә бәрелешеп алды. Арсланов аңа мөрәҗәгать итеп: —Иртәгә чыгасы газетагызга, менә бу пасквильне юкка чыгарырлык итеп, райкомнын элекке абруен саклау максатларында зур материал урнаштырырга кирәк,—диде. —Безнен газета җыелып беткән бит инде.—диде Хасбулатова, сөрмәле күзләрен матур итеп Арслановка төбәп. Ул чак кына сүгенеп җибәрми калды. —Тулса—бушатыгыз!—диде ул тавышын күгәреп —Чиләкләп бушатыгыз, сәнәкләп бушатыгыз, сопковой белән көрәп төшерегез, аңлашылдымы” —Анлашылды —дип пышылдады Хасбулатова. — Шушы минуттан сез барыгыз да эшкә керешәсез. Язгач, мина күрсәтерсез. — Редакцион мәкалә итәбезме?—диде Хасбулатова. блокнотына ручкасының очы белән төрткәләп — Юк, беренче секретарь белән интервью Интервью алучынын фамилиясен күрсәтмәгез. Безнен корреспондент—бетте-китте. Бүлмәдәгеләр добер-шатыр атлап, дәррәү чыгып киттеләр. Арсланов һава житмәүдән галстугын тартып куйды, барып форточканы ачты Тыныч кына кар төшеп торган урамга карады. Март кергән, яз җиткән, адәм баласының күңелендә мондый чакта шатлыклар була торган иде. Их Ул язгы очынулар! Казлар канатларын кагына-кагына язгы суда чәпелдәгән кебек, күңелләрне көне-төне дәртле ашкынулар дулкыны сугара, язгы ташкын булып, өмет-хыяллар килә иде. Нигә соң бу хәзерге язларнын көмеш гөрләвекләре юк? Нигә сон ул гөрләвекләр урынына ут кына ага? Элекке тормыш ямьнәренең мәңгегә китүе шушы микәнни?! 8 И рекне берконне кич район Советы башкарма комитетына чакырдылар. Гаскәров кушуы буенча, диде дежурный. Ул. анык кына бер фикергә килә алмыйча, аптыраулы уйлар кочагында үзенә бик таныш булган бинага килеп керде. Гаскәровнын кабул итү бүлмәсендә аны күрү белән секретаре Ирекне депутатлар гражданнарны кабул итә торган бүлмәгә алып килде һәм. шушында керегез, сезне көтәләр, диде Анда юка гына гәүдәле, җирән чәчле бер кеше утыра иде —Узыгыз,—диде ул кул биреп —Саматов булам Ирек шикләнеп кенә урындыкка утырды —Мин Бөгелмәдән килдем, дәүләт куркынычсызлыгы комитетыннан Безгә кайбер мәсьәләләр турында сөйләшеп алырга кирәк иде —Рәхим итегез, мин әзер,—диде Ирек —Безгә хәбәр игүләренә караганда, сез райком каршына өч автобус белән ике коллективта эшләүче кешеләрне алып килгәнсез. Дәүләт органнарына каршы чыгышлар булган, хәтта милиция работнигына кул күтәрүгә кадәр барып җиткәннәр. Сез шушыны раслыйсызмы7 —Әйе. без җыелып килдек,—диде Ирек.—Тик дәүләт органнарына каршы чыгышлар булмады; ә милиционерга килгәндә, ул үзе башлап кул күтәргән —Сез бит моны аклану очен генә әйтәсез. Ә сүзләрегезне расларлык бернинди дәлилегез дә юк. —Бар.—диде Ирек.—Әгәр дә милиционерның якасыннан алган кеше гаепле булган булса, аның өстеннән шул көнне үк җинаять эше ачылыр иде. Бу үзе дәлил түгелмени7 —Ярый, без аны тикшерербез әле,—диде Саматов —Тагын се знен партия органнары өстеннән хат язуыгыз мәгълүм булды Бусын таныйсызмы7 -Язмадым.-диде Ирек, анын күзләренә туп-туры карап.-Сез мина ничек гаеп ташлый аласыз? —Стиле сезнеке Ирек көлеп куйды —Сез минем стильне беләсезме7 —Без барысын да беләбез. —Алайса, күрсәтегез хатны —Ә нигә аны күрсәтеп торырга7 Өегездә бер данәсе бардыр ич —Әйе. мин язган әйберләремнең бер данәсен саклыйм. Тик нишләптер миндә андый хат юк. Ышанмасагыз. кереп тентегез Ирек телен тешләп туктап калды Сонгы сүзне ычкындыру һич тә кирәкми иде —Анысы да ерак йөрмәс,—диде Саматов.—Әле без сезнең белән бер генә очрашмабыз. Яратам мин ижат кешеләре белән әңгәмә корырга. Нәрсәләр өстендә эшлисез сон әле? —Менә сез әйткән демонстрацияне оештырдым, хат яздым. Анын бу сүзләрен Саматов саран гына елмаеп, бөтенләй ишетмәгәндәй, колак очыннан гына үткәреп җибәрде. Аннары сәер генә теш төбен суырып куйды да. туп-туры карап, болай дип сорады: —Минзәлә театры сезнең пьесагызны нишләп чыгармады? Бу сорау чыннан да Ирекне хәйран калдырды. —Каян беләсез?!—диде ул, гаҗәпләнүен яшерә алмыйча. —Әйттем ич мин сезгә: безгә бар нәрсә дә билгеле. Иә, нишләп чыгармадылар? —Ник кирәк сон ул сезгә? —Бәлкем ярдәм итәрбез... —КГБнын иҗат кешеләренә ничегрәк ярдәм иткәнен яхшы хәтерлибез инде без. —Ерак тарихка китмик, мин җавап көтәм. —Ә мин куелмаган әйбер турында сөйләшергә теләмим. —Сөйләшмичә булмый. Сезнең язганнарыгызда, шул исәптән әлеге пьесагызда СССРнын иҗтимагый строе борчый, канәгатьләндерми ул сезне — Гел канәгать булып торганда, үсеш булмый, дип өйрәтте безне партия. —Киләчәктә дә шундый эш алып барырга уйлыйсызмы? —Белмим. —Мин сезне кисәтеп куям: кабатланса, чаралар күрәчәкбез. Ә мин чакыргач, соңара торган булмагыз. —Тырышырмын,—диде Ирек чыгып киткәндә. Иректән сон Саматовка Шәймөхәммәтов керде. Ул сәгать ярым буе теге хатны кем язганлыгы, кемнәрнең кул куюы турында белергә теләп, аның җанын талкыды. Төн уртасында Фаиз председательләр советынын яшерен утырышын җыярга мәҗбүр булды. Мэлс киткәч, анын җитәкчесе булып ул калган иде. Ярты сәгать шыпырт кына сөйләшеп, бер фикергә килделәр: КГБ вәкилләре монда чакта имзалар җыюны туктатып торырга Катнаш азык заводы, юл бүлеге җитәкчеләрен, аерым коммунистларны, берәм-берәм йә прокуратурага, йә милиция бүлегенә чакырып, төрлечә куркытулар, янаулар башланды. Иреккә дә Саматов янында ике мәртәбә булырга туры килде. Шуннан соң ул бер әйберне аңлады: хатнын барлыгын беләләр, кем язганын чамалыйлар, әмма анын үзен күргәннәре юк. Димәк, куркытулары нигезсез, кемнен дә булса сынып, ачылып ташлавына өметләнәләр. Үзенен бу фикерен ул Саматов чакырган җитәкчеләрнең барысына да әйтеп чыкты. *** И ртән капкадан чыкканда, Арсланов әллә нинди курку тойгысы кичерде, башыма сукмыйлармы, дигәндәй, як-ягына каранып алды Ин элек коймаларга күз төшерде, өченче көн ябыштырылган листовкалар кырып алынган, яңалары күренми иде. Ул райкомга таба атлаганда да як-ягына карап, күзәтеп барды, һәр кәгазь кисәген укып үтте. Кичәге шәйгә юка фуражка, юка костюм-чалбар гына киеп чыккан иде, төнлә нык суыткан булып чыкты, җитмәсә каршыга нечкә-ачы җил исә, күк йөзен болыт каплаган. Кичтән аяк астында лыштырдап торган кар бүген пыяладай каткан, атлаган саен табан астында шатыр-шотыр килә. Бүгенге коннен нинди буласын әйтеп булмый, ләкин Арсланов өчен җинел булмаячак. Ул культура йорты каршына эленгән зур белдерү алдына тукталды, анда бүген кичке алтыда Шәрифуллин белән икесенен сайлаучылар белән очрашуы турында язылган иде. Иртән эшләрне оештырып җибәргәч тә, бүлмәсенә бикләнеп, бары тик шушы җыелышка гына әзерләнергә ниятләгән иде ул. Райкомнын ишеген атлап керү белән дежурныйдан: Бүгенге район газетасын китерделәрме?—дип сорады. Уңай җавап алгач, икенче катка кабаланып менеп кигге. Кабул итү бүлмәсенең остәлендәге газетаны алды да. ишекне ачып, үз бүлмәсенә үтте, утны яндырды һәм, остен дә салып тормастан, интервьюны укып чыкты һәм жинел сулап куйды. Ышандырырлык, дәлилле язылган иде мәкалә. Әлбәттә, моны эшләүдә Нәҗмиевнен хезмәте зур булды. Аның бүгенге очрашуда сөйлисе чыгышынын нигезенә дә шушы интервью ятарга тиеш, өскә Арслановнын моннан ун ел элек төшкән бик матур рәсеме дә бирелгән, ул ана сокланып карап торды Табигать чибәр дә итеп яраткан инде аны. чиста киң мангай, ихтыяр көчен белдереп торучы калын кашлар, туры борын, артык зур булмаган авыз, озынча йөз—болар һәммәсе дә табигать тарафыннан нәкъ кирәк кадәр генә алынып, тиешенчә урнаштырылган. Дулкынланып торучы чәчләре дә куе. Ул, үзе дә сизмәстән, ял бүлмәсенә кереп утны яндырды һәм көзгегә карады. Элекке Арслановтан бик аз нәрсә калган шул, тормыш җилләре чәчләрнең дә шактыен өзеп алып киткән, иреннәр дә күкшелләнеп тора, кашларның да чаларган төкләре күренә, күз төшгәрендә капчыклар, мангайда җыерчыклар Чигә чәчләренә дә шактый гына көмеш сарган. Ул, авызын бераз ачып, ирен читләрен җәеп, тешләрен дә карап алды. Тешләр дә, кослмасалар да, ничектер төсләрен җуйганнар. Юк, ун ел элек булган Минзаһит сиздерми генә кайдадыр калган. Бусы инде аның олыгайганы, тегесенә караганда шактый бозылганы, картайганы, этләшә торганы Җитмәсә эче авырта. Төшкә кадәр ул сайлаучылар белән очрашуга әзерләнә алмады Көндезге ашны ашагач, диванга барып ятты һәм сәгать икеләрдә генә саташып уянып китте. Бөтен тәне су булган, уттай яна иде Үлчәп карагач, температурасының утыз тугыздан артып киткәнлеге беленде —Мин сина әйтә килдем, яланөс чыгып йөрмә, калынрак киен, грипп эләктерәсең, дидем. Ә син тыңламадың,— диде Хәят, ана дарулар сузып Аларны эчеп, ярты сәгатьләп ятса да, нәтиҗәсе булмады. Тәне кызышу белән бергә бизгәк тоткандай калтыранды, тамагы кипте —Ашыгыч ярдәм чакыртыйк,—диде Хәят, телефонга барып. —Кирәкми “Авырган, ашыгыч ярдәм чакыртканнар", дигән сүзне ишеттерәсе килми иде анын. Бер көннән соң аның өчен гавыш бирергә тиешле сайлаучы әлеге хәбәрне ишеткәч, һичшиксез, “картайган инде, җиткән мона". диячәк Бераздан Хәят анын янына килеп, кулындагы кечкенә ак кәгазьдәге төргәкне сүгеп җибәрде. Анын эченнән биш-алты кузак кызыл борыч килеп чыкты —Менә шушыны сөткә салып кайнатып эчсән, температураңда калмый, чирең дә бетәчәк,—диде Хәят. —Кем әйтә?—диде Минзаһит, ачуы килеп —Сон ул билгеле әйбер бит инде, Чукаева бирде —Тапкансың алыр кеше,—диде Минзаһит —Ул карчыктан юньле әйбер алырсыңмы? Хәят акланырга кереште: —Нигә алай дисең? Әле ремонтлар ясаткач, беркөн рәхмәтләр укып торды Аннары анын үзенен гомер буе дару эчкәне юк Минзаһит аны тупас бүлдерде: —Ә нигә дару эчсен ул? Чирне куркытырлык кешегә дарунын кирәге юк. —Эчмисенмени? —Юк,—диде Минзаһит. Әмма бер сәгать үтүгә, температурасы кабат күтәрелә башлады Иң хәтәре—башнын авыртуына түзәрлек түгел иде Туктаусыз төчкертеп, борыннан да ага башлады. —Әллә спирт эчеп карыйм микән, бал болгатып? —Соң син акылыңдамы?—диде Хәят —Кич белән очрашуга барасын бар, анын исе бетәме'.’ Кайнатыйк шушыны —Ярар, телөсөн нишлә,—диде Минзаһит, теләр-теләмәс кенә ризалашып Хатыны дәртләнеп ярты литрдан артык сөт салды, ана борыч кузакларын ваклап тутырды, сөтне плитәгә куеп, болгата-болгата ун минут кайнатты, аннары, Чукаева кушканча, чүпрәккә төреп, тагын ун минут төнәтте. Сөтне ачкач, аның шактый кызарганын күрде. Сөзгеч аша уздырып, пыяла банкага салды да кайнар килеш иренә тоттырды. Минзаһит күзләрен чытырдатып йомды да, ни булса да булыр, дип эчеп жибәрде. Әллә эчте, әллә голт-голт итеп кайнар ут йотты—берни дә аңларлык түгел иде. Банка төбендә бер кашык сөт калгач, аның түземе бетте—ул, кулларын селтәп, банканы өстәлгә атып бәрде. —Ят, ят тизрәк!—диде Хәят, аны мендәренә аударып һәм өстенә мамыктан сырып эшләнгән зур кызыл юрганын китереп япты. Юрганның итәкләрен куллары белән һава кермәслек итеп Миңзаһитның астына кыстырып чыкты. Ире әлегә кыймылдамый иде, шуңа күрә ул файдасы тияр, дип тагын бер юрган алып килде, анысын да ябып томалап куйды. Минзаһит тешен кысып, ни булыр микән, дип ята бирде. Аңа инде үзенең тәне генә түгел, эчендәге бөтен нәрсә кайный, эчәкләре-ашказаны дөрләп яна, бавыры- бөерләре күмергә әйләнә кебек тоела иде. Шыбыр тир булып, тончыга язып, ике юрган астында пышлыга башлагач, ул юрганның бер читен күтәрде, иркенләп сулыш алып жибәрде. Аннан кергән һава, юрган эчендәге белән чагыштырганда, бозлы салкын жил кебек иде. —Ачма инде, бөтен эффектын бетерәсең бит,—диде хатыны, теге тишекне томалап. Минзаһит тагын түзәргә булды. Ни гажәп, бервакыт ул онытыла башлады, ул инде авыртуын тоймый, бары бөтен жире чәнчә, яна иде Ниндидер хәлсезлек астында исәнгерәп, шактый вакыт ятты, әллә йоклады, әллә саташты, әллә бу дөньядан теге дөньяга күчте. Аннары кинәт тыны кысыла башлады. Минзаһит ике юрганын да берьюлы атып бәрде һәм сикереп торды. Сикереп тә торды, башы әйләнеп китеп, гөрселдәп идәнгә дә ауды. —Ни булды?—диде Хәят, аны иңбашыннан тотып күтәреп. Йөрәгенең чәнчүенә түзәрлек түгел иде. “Инфаркт инфаркт —диде үз-үзенә Минзаһит.—Үтерделәр...” —Су!.. Су!..—дип хырылдады ул. Хәят йөгереп барып су алып килде. Ул ярты чүмеч суны тын да алмыйча эчеп бетерде. Ләкин хәле түзәрлек түгел иде, эченең януына чыдый алмыйча, бүлмәдән бүлмәгә йөгерә башлады, гыж-гыж сулаганы, ухылдаганы шомлы булып бөтен өйгә янгырады. Нишләргә белмичә, Хәят анын артыннан йөгерде. Шул чак Минзаһит шашынып туктап калды: беркөн күргән төше күз алдына килде дә басты. Ул тешләре шакы-шокы килгән килеш, күзен кан баскан үгез төсле, башын Хәяткә борды да куркыныч итеп пышылдады: —Фәхруллиннын тәне йомшак булганмы? Хәят анын ни әйткәнен аңламады. —Нинди Фәхруллин? —Баллы Төбәк мәктәбе директоры,—диде Минзаһит еламсырап. Хәятнең йөрәге туктагандай булды. “И, Ходаем, саташа ук башлаган бит бу. Алмашыну чире нәселләрендә бар бит”,—дип уйлады. Авызына мәче баласы койрыгы тыгып торган Чукаеваны да Минзаһит янәшәсендә күргәндәй булды. Ул, кинәт борылып, Хәятне жилкәсеннән эләктереп алды. —Син мина Чукаеваның сихерләгән борычын эчердең. Сез мине үтерергә теләдегез!—диде ул. Хатынын этеп жибәрде дә стенадагы китап шкафына үрмәләп менеп китте. Башы дөпелдәп түшәмгә тигәч, тагын аска сикерде. —Уһ-уһу! дип үкерде ул.—Бөтен эчем янып бетте. Нигә ашыгыч ярдәм чакырмыйсын9 !—Бу сүзләр Минзаһитның соңгы сүзләре булды. Ул инде идәндә үрмәләп, тәгәрәп йөри башлады, авызыннан алсу күбек акты. Ашыгыч ярдәм машинасы шактый көттереп килде Аңа укол арты укол ясадылар. Минзаһит боларнын берсен дә әллә сизмәде, бары тик “у һу-һу . дип үкерде дә ыңгырашты гына. Әз генә тынычлану' белән, медсестра врач чакырды. Күп тә үтмәстән, өч врач килеп керде. Минзаһит уһуһулап ятканда, район культура йортында очрашу җыелышы башланган иде инде. Җыелышны алып баручы Арслановнын авырып китүе турында әйткәч, зал шаулашып алды: —Беләбез без анын ник авырганын! — Монда чыгып ни әйтә алсын ул?! Халыкны коч-хәл белән тынычландырдылар. Ин элек Әхнәф Шәрифуллиннын ышанычлысы чыгыш ясады, аннары, берничә кеше залдан күтәрелеп, анын өчен тавыш бирергә чакырды. Әхнәфкә төрле сораулар яудырдылар. —Әгәр сез депутат булсагыз, беренче эшегезне нәрсәдән башлар идегез?— дип сорады бер сайлаучы. —Яна балалар бакчасы салудан.—дигән җавапны ишеткәч, зал гөрләтеп кул чапты. Район үзәге халкынын ин авырткан урыны шул иде. Ике бакчага бала нормадан өч мәртәбә артык җыела, тәрбиячеләр аларны карарга җитешә алмыйлар, шунлыктан балаларга салкын тия, аналар туктаусыз авыру база карап өйдә ятарга мәҗбүр. Тагын берәү: —Арсланов сезгә үз кандидатурагызны алырга кушкан, диләр. Бу хакмы?—дип сорады. —Андый нәрсә булмады, иптәшләр,—дип җавап бирде Әхнәф. —Ә сез беренче секретарь турында таратылган листовканы укыдыгызмы? Ана мөнәсәбәтегез нинди9 —Ул листовкада дөрес фикерләр әйтелгән булса да, мин аны хупламыйм. Кандидатларга карата тупас сүзләр белән, урам хатыннары талашканча ябырылу әдәплелек кысаларына сыймый. .Алдагы сайлауларда мондый нәрсәләр кабатланмас, дип уйлыйм. Күпләр җитәкчеләрне бернинди ялгыш адым ясамаска тиешле кешеләр итеп күз алдына китерәләр Ләкин без дә фәрештә түгел бит. иптәшләр. Ә инде ялгышларыбыз бар икән, аларны кешечә, әдәп кысаларына сыя торган юл белән тәнкыйтьләргә кирәк —Ә ул ялгышлар әдәп кысаларына бөтенләй сыимаса?!—дип кычкырды берәү. —Ул чакта да тәнкыйть әдәпле булырга тиеш,—диде Әхнәф Халыкнын шактый сорауларына Арслановнын ышанычлыларына да җавап бирергә гуры килде. 9 С айлау көнне иртүк Минзаһит Хәяткә ун сум акча сузды —Берәрсенә бир әле. минем исемгә дога кылсын,—диде ул читкә карап. —Акылына кил, Минзаһит!—диде Хәят күзләрен шакмакландырып.— Икебезнең дә башны бетерәсең киләме әллә?! — Киресенчә, коткармакчы булам. Может файдасы тияр Шулай диде дә чәй дә эчмичә чыгып китте "Җиңеләюе хак.—диде Хәяг үз-үзенә — Сайлаудан сон Әмиров белән киңәшмичә булмас. Әнә бит Батгалов ниләр кыланып бетмәде. Нәсел чире кабатланмый калмый шул ул " Арсланов көне буе бүлмәсендә утырды Ул хәтта төш вакытында да өенә кайтмады, ашыйсы да килмәде, кофе эчте дә кофе эчте. Халыкнын сайлауларга килүе бик актив иде Бюллетеньнәрне саный башлагач, ул бүлмәсендә әрле-бирле йөрде, сайлау нәтиҗәләрен туктаусыз Казанга хәбәр итеп торды. _ Сайлау нәтиҗәләре Арслановны бәреп егарлык булды: аны яклап барлык сайлаучыларның утыз тугыз проценты тавыш биргән иде Милиция начальнигы белән редактор икесе дә район Советына депутат булып сайланмадылар. Нәжмиев тә ниндидер тылсым белән өч тавыш хисабына гына үтә алган РСФСР Верховный Советына күрсәтелгән сигез кандидаттан Мэлснын икенче тур сайлауларга узганлыгы турында хәбәр атынды. Ул көнне Минзаһит таң атканда гына, ике аягына гер ташлары аскандай, көч-хат белән атлап кайтып ауды. нберенче класста укый торган ул малай бүген тагын Айгөлгә иярде. —Бер генә минутка тукта инде,—диде ул, Айгөлнең зәңгәр куртка киненнән эләктереп. —Кит әле, Илшат абый. —Тукта инде, бер ручка күрсәтәм. Менә болай итеп күтәргәч, эчендә кеше йөри башлый. —Кирәк түгел, эчендә кеше йөргән ручканны эчеңә бәйлә. —Сабитова. кырагай кыз син?! Шушы ручканы бүләк итәм мин сиңа,— диде Илшат, ручкасын сузып. —Кирәкми берниен дә! —Әгәр туктамасан, карга тәртәм дә егам. —Ектырды диярләр!—Айгөл аңа телен чыгарып күрсәтте дә койма буйлап йөгерде. Илшат жепшек кар йомарлап ыргытты, ул аның колак яныннан гына очып китте. Бәләкәй капканы ачып, Айгөл Чукаеваларга кереп китте. Илшат, капка төбендә сикергәләп, койма өстеннән: — Мин беркая да китмим, чыкканыңны саклап торам,—диде. Айгөл анын үзенә кар ыргытты да йөгерә-йөгерә баскычка килеп җитте. Ул арада ишектән Чукаева килеп чыкты —Гандәлифә әби, кара әле әнә теге малайны, гел минем арттан калмый,— диде Айгөл, күзләрен елтыратып. —Яратадыр ул сине. Гандәлифәнең күзендә серле шәүлә чагылып китте. —Ни сөйлисен, әби?! —Бәй, куып җибәриммени? —Әйе,—диде Айгөл акрын гына. Ул арада аягына гәлүш элгән, күлмәкчән Гандәлифә капканы ачып җибәрде һәм егеткә: —Бар әле, апаем, ычкын!—дип кычкырды. Тегесе шундук юк та булды. Чукаева рәхәтләнеп, авызын зур ачып көлеп җибәрде: -Ха-ха-ха! Күрдеңме әбиеңне! Син бигрәк җебек, балакаем. —Әйе шул,—дип пышылдады Айгөл. —Әллә син мине чынлап кычкырды, дип беләсеңме?—Айгөл авызын ачып, ана сораулы караш ташлады. Ана җавап итеп, Чукаева болай диде:— Минем бөтен куанычым кычкыруда. Кычкыруның ни икәнен әйтимме? —Әйт... —Беркемгә дә әйтмәскә сүз бир. —Честное комсомольское! —Әйдә, өйгә кергәч әйтермен. Гандәлифәнең чәй эчеп утырган чагы булган икән, ул Айгөлне дә өстәл янына утыртты. —Әйт инде, Гандәлифә әби —Кычкыру—минем ирем ул,—диде Гандәлифә һәм рәхәтләнеп көлеп җибәрде -Ха-ха-ха! Син мина аптырап карап торма, кызый, мин чынлап әйтәм. Хатын-кызнын терәге—анын ире Ә минеке—үземнен тавышым. Кирәк булганда, ир хатынын яклый, аны кыерсытырга юл КУЙМЫЙ, Ә МИН үземне тавышым белән яклыйм Мәнгегә загслы без Кем кайчан өйләндерде, дип сора син. —Кайчан?—дип куйды Айгөл, алдындагы чәен кабып куеп. —Әле ул чакта синен әниен тумаган да булгандыр Мин синнән дә җебек идем, ялгыш әитәм. хәзер дә җебек. — Юк. сине күргәч, калтырап торалар, Гандәлифә әби Чукаева тагын көлеп алды: —Тавышымнан гына куркалар шул алар. Әйтәм бит: мин синнән дә җебек. Ә тавышым белән кайчан өйләнешкәнне мин сиңа сөйләрмен әле. Казанда булды ул. Бик күп еллар элек. Шуннан сон апана бөтен кеше сәлам бирә башлады —Ул тәмләп варенье капты, чәен йотып куйды. - Бүген килеп Йөрмә, дигән идем бит. —Киләсем килде,—диде Айгөл. Аларнын классы карт-корыларга шефлык итә. өч иптәш кызы белән Айгөл Чукаева янына килеп йөри иде. —Сарыкларның астындагы тиресен ыргытып бетерим, дигән идем —И. балакаем, өстенне дә алыштырмагансың Бу киемнәренә сарык исе сеңәр бит. —Ә мин анын исен бик яратам. —Син яратасын да, егетләр яратмас бит. Айгөл кып-кызыл булды. Чәен эчеп бетергәч, ул ишек алдына чыкты. Ул арада Чукаеванын ата казы ысылдап ана килә башлады Кулына каяндыр бер чыбык алып. Айгөл аны көчкә куркытты Айгөлнең кызыл свитерын күрүгә, сарыклар, бер-берсен таптый-таптый йөгерешеп, бер почмакка өелештеләр Шул чак Чукаева чыгып —Хәзер, кызым, ашыкмый тор. мин аларны ябармын.—диде. Ата каз нидер сөйли-сөйли ана каршы китте, әллә инде Айгөлнең керүе турында әләкләде. — Беләм, беләм,—дип казнын башыннан сыпырды Чукаева —Сина чыбык белән суктымыни? Әллә авыртты?—Каз анын сүзен аңлагандай, әбисе сөйләгәндә га-га-га килеп зарланды —Ярар. ярар, янадан сукмас, бар инде, бар — Каз. анын әйткәнен аңлагандай, читкә китте. Чукаева абзар эченә керүгә, сарыклар аны сырып алдылар, шуны көткәндәй, ул аяк астындагы саламга чүгәләде. Сарыклар бәрәннәре-ниләре белән анын битләрен ялый, кулларына, башына үреләләр, ә Чукаева сөйли дә сөйли — Курыктыгызмыни? Ул бит сезгә тими Ул сезнен урыныгызны чистартырга килгән Бик әйбәт кыз ул. Янадан курыкмассызмы сон’—Шулай сөиләшә- сөйләшә, ул аларны абзарның икенче ягына алып керде һәм капканы ябып куйды. Бәрәннәр, койма ярыгыннан башларын тыгып, һаман ана үрелделәр Ике олы сарык, ул бүлемтекнең киртәсенә ал аяклары белән басып, өстән карап тора башладылар, чиратлашып, бә-бә-бә. дип кычкырып алдылар Ул арада абзарның кайсыдыр почмагыннан Чукаеванын карт мәчесе килеп чыгып, анын аягына ышкына башлады —Гандәлифә әби. син сарыклар, казлар белән ни сөйләшәсен соң? Ул элекке килгән чакларында да аның кош-корт белән, сарыклары, казлары, тавыклары белән туктаусыз сөйләшүенә шаккатып китә иде. —Барысын да сөйләшәм. —Ни соң ул барысы да? —Синең белән сөйләшкән кебек,—диде Чукаева —Алар белән кешеләр белән сөйләшми торганнарны да сөйләшеп була. Кеше сине анламыи. ачулана, мыскыл итә. ә алар бөтенесе дә аллыйлар. Сине тынлап, башларын селкеп торадар. Мин аларнын акыллы күзләреннән ни сораганнарын, ни әйтәселәрен белеп торам. Игътибар белән тынласан. аларнын чирләгәнен дә белен була. Алар үзләре дә шулай: минем чирләгән вакытымда остемә сикермиләр, мине сөзеп уйнамыйлар, беләләр, хатс.мә керәләр Мат бит ул ачуланып караганны да. төксе эндәшкәнне дә яратмый Айгол анын сүзләрен авызын ачып тыңлады. —Алар белән сөйләшкәнче, кешеләр белән сөйләшәсен, әйбәтрәк түгелмени’’ —Алай түгел шул. балакаем Кешеләр көннәр буе бер-берсе белән сөйләшәләр, ә мал-туар, кош-корт безне сагынып тора Аларнын күбесе ятим бит. Менә сыерны гына ал. бармы анын әти-әнисе? Кыска гына гомерендә анын да иркәләнәсе килә бит Ә шуны хуҗасы кыйный, көтүчесе чыбыркы белән яра Усал сыерлар сөзә. Бәхетлеме ул? Бозавын сөясе килмиме әллә анын? Юк, кешеләр аны бозавыннан аералар. Менә шул гөнаһыбызны каплау өчен булса да иркәләүгә бик мохтаж алар бичаракайларым. Сыернын күзләренә генә кара син: анда бер шатлык та юк, гел мон гына. Ходайның бер көнендә егып суясыларын да белә ул. Суярга бер-ике көн кала сизенә, елый-елый якты дөнья белән хушлаша. Ат та шулай. Мин менә иртән тору белән ишек алдындагы чирәмнәрне башларыннан сыпырам, бакчама кереп агачларга дәшәм, гөлләрем белән сөйләшәм, керфекләренә бармакларымны тигерәм, алар миңа тавышсыз гына рәхмәт әйтәләр. Әгәр шулай булмаса, авыртып торган йөрәгем җиңеләеп китмәс иде. Рәхмәт, диләр алар, ярый әле килдең, безнен берүзебезгә күнелсез иде, диләр, бар икәнебезне, исән икәнебезне карап чыктың, диләр. Үсемлекләр йөри алмый, алар бигрәк ялгыз. —Ә бит алар кешегә буйсынганнар, үзләрен һәлак итәргә ирек бирәләр. —Алар кешедән әшәкелек көтмиләр, балакаем. Алар беркатлы, ә кеше дигәнен бик мәкерле, мәрхәмәтсез, сабый баланы алдавы ни тора? Ә мал- туар гомер буе кешегә һаман ышана, бездән һаман рәхим-шәфкать көтә Менә мин алар белән көндез сөйләшәм—мин алар өчен кояш, мин алар янына төнлә дә кереп сөйләшәм; мин ул чакта ай булам. Әллә сиңа рәхәт түгелме маллар, кош-кортлар белән? —Рәхәт шул,—диде Айгөл.— Аларнын мина карап торулары ошый. Тик алар миннән куркалар. —Алар белән ник рәхәт икәнен әйтимме? —Әйе. —Алар сиңа ышаналар. Менә шуларнын ышануын күрү рәхәт тә инде Ышану дигән әйбер бик олы нәрсә ул. Икесенә ике сәнәк алып, алар сарыклар утарындагы тиресне өемгә ташый башладылар. Айгөл үзе эшләде, үзе Гандәлифә әбисенең сәерлеген аңларга тырышып баш ватты. Болынкырда аңардан курыкмаган кеше юк бугай. Анын усаллыгы аркасында әллә кемнәрне эшләреннән алып бетергәннәр. Әллә ул Айгөл килгәндә генә йомшак булып күренергә тырыша микән? Әнә бит аның йөзе ничек кырысланды, сөйләгән чакта нинди ягымлы иде Бөтенләй икесе ике кеше. Бер үк йөз, бер үк күзләр, бер үк иреннәр югыйсә. Бая ягымлы булып, нур бөркеп торган җыерчыклар, кара, ничек тирәнәйделәр, кырысландылар, әйтерсең лә чалт аяз күк йөзен кинәт больп каплады. Юк, ялгыша Айгөл. Әгәр дә ул килгәндә генә яхшы булып кыланса, анардан мал-туарның, кош-кортларның да коты алынып торыр иде. Серле зат иде Гандәлифә әби. Анын серләрен ачу өчен әле Айгөлгә ул сөйләгәннәрне тагы күп мәртәбәләр тыңларга кирәк иде 10 С угыш беткәч, батыр күбәя, дигәндәй, сайлауларда Арслановнын Татарстан Верховный Советына депутат булып сайланмавын ишеткәч, халык арасында, болай булгач, аны беренче секретарь итеп калдырмаячаклар инде, дигән фикер яшен тизлеге белән таралды. Шунын белән бергә теге яшерен хатка кул куйдыру шактый җиңелләште, элек катгый рәвештә баш тарткан кешеләр дә икеләнмичә имза куйдылар Ләкин халыкны хәйран калдырган тагын бер нәрсә булды. Райком тарафыннан бик ныклап әзерләнеп, яшен тизлегендә җыеп, яшен тизлегендә үткәрелгән район Советы сессиясендә, төрлечә болгата торгач, көч-хәл белән бер тавыш ясау аркасында Арслановны район Советы башкарма комитеты председателе итеп сайлауга ирештеләр. Бу инде анын райкомның беренче секретаре булып калу ихтималы бик тә зур, дигән сүз иде. Моны аңлагач, Фаиз Шәймөхәммәтов председательләр советын тагын җыйды. Зур күпчелек райком членнары, депутатлар инде хатка имзаларын куйганнар иде. Шәймөхәммәтов җитәкчелегендә бер партком секретаре, бер авыл Советы председателе, катнаш азык заводы директоры Хамматов, хатны алып, өлкә комитетына киттеләр. Беренче секретарь аларны чиратсыз кабул итте, хат белән танышып чыкты һәм бик җентекләп, райондагы эшләрнен барышы, халыкнын тормыш-көнкүреше, ихтыяҗлары турында сораштырды. —Кайтыгыз, тыныч кына эшләгез,—диде ул. аларны озатып.—Без монда кинәшербез. Бер атнадан Болынкырга КПСС өлкә комитеты секретаре һәм бер инструктор килеп төште Алар ике көн буе халык белән очраштылар. Өченче көнне төштән сон партия райкомының оештыру пленумы үткәрелде Ул нәкъ сәгать икегә билгеләнгән иде Райком членнары. Баггаловтан кала, барысы да җыелып бетте. Бер генә чит кеше дә кертелмәячәк, ябык пленум үтәчәк, дип конференц-залнын ишеге төбендә өч-дүрт инструктор сакта торды. Вафин, Саттаров кебек актив коммунистлар. Ирек һәм иҗтимагый үзәкнен унлап члены, әллә ничә мәртәбә ишек кырына килеп карасалар да. аларнын берсен дә уздырмадылар. Ике туларга ун минут кала. Чукаеванын баскычтан күтәрелеп килгәне күренде. Ишектән тиз генә кереп китәм дигәндә, аны да туктаттылар. —Нишләп кертмисез?—диде ул кычкырып — Райком членнары гына катнашырга тиеш Гади коммунистлар кертелми,—диде Миннуллин. анын каршына чыгып. —Кая обком секретаре?—дип сорады Чукаева Ирек аңа беренче бүлмәсенә таба ишарәләде. Чукаева эре адымнар белән шунда кереп китте. Анда Арсланов. өлкә комитеты секретаре һәм инструкторы ни турындадыр сөйләшеп торалар иде. — Исәнмесез?—дип килеп керде Чукаева —Ни өчен гади коммунистларны пленумга кертмисез9 Бу нинди яшерен эш. понимаешь9 ! Ветераннар ишек төбендә калтырап торалар, оят. валлаһи! Өлкә комитеты секретаре Арслановка усал караш ташлап куйды. —Мин сезгә андый күрсәтмә бирмәдем ич.—диде. Аннары инструкторга ымлады:—Барыгыз, теләгән кешеләр керсен. Шулай итеп, ишек төбендә җыелган барлык кешеләр. Чукаева артыннан кереп, буш урыннарга утырдылар. Нәкъ икедә пленум башланды —Кызганычка каршы, бүгенге пленумда безгә шактый күңелсез нәрсәләр турында сөйләшергә туры килер.—дип сүз башлады өлкә комитеты секретаре Анын кызыл галстугы шушы эше өчен оялткандай, ут яктысында чагылып, битләренә кадәр кызарта иде — Сезнен районнан өлкә комитетының беренче секретаре исеменә райком членнарыннан, район Советы депутатларыннан имзалар куелган хат алынды. Ул эшләгән елларда район экономикасы да гел үк йомшаган дип булмый. Әмма иптәш Арслановка башкалар фикере белән санлашмау, хуҗалык җитәкчеләренең вазифаларын үзенә алырга тырышуы комачаулый Райондагы һәрбер уныш гел аныкы гына дип игълан ителә, һәрбер укышсызлык өчен район Советы башкарма комитеты һәм авыл хуҗалыгы идарәсе гаепләнә. Партия, ил тормышында саф җилләр искәндә, демократияләштерү юлында үзгәртеп корулар барганда, мондый стиль эшкә җитди аяк чала. Шәхси әнгәмә вакытында Арсланов үз гаепләрен таныды һәм эштән җибәрүләрен сорап гариза язды. Өлкә комитеты секретаре сөйләгәндә. Арсланов нәрсәдер язгандай итеп алды, йөзенә кызыл тимгелләр чыкты. Анын дулкынлануын яшерергә тырышуы, сонгы тамчы ихтыяр көчен туплап утыруы сизелә иде Өлкә комитеты секретареннан сон ана сүз бирделәр. Трибунага чыккач, ул ничектер мескенләнгән кебек калды — Мин залда сөенеп караучы йөзләр күрәм,—диде ул.—Кайгыручылар юк кебек Димәк, халык мин киткәнгә куана Ике дистә елдан артык эшләп, күрәсен. начарлык кына кылганмын Ашказанына язва. йөрәк чире, нервы чире алулар үзем өчен генә булган икән Шулай да биш еллык планнарны нигездә үтәп бардык. Аны эшләп караган кеше үзе генә белә Кадрларны алыштырырга да. партия җәзасы бирергә дә туры килде Характерымның чатаклыклары бар. кызып киткәндә, ялгыш адымнар да ясыйм Миннән сон килгән кеше хаталарсыз эшләсен инде 66. Чукаева Арслановны тәнкыйтьләргә дип махсус килгән иде. Ул аның пар җирләрен бетереп, гектар биремен арттырып күрсәтеп, ялган күрсәткечләр белән уйнавын фаш итәргә теләде. Әмма Арслановның шушындый чыгышы аны икеләнергә мәҗбүр итте. Шунын өстенә бер-бер артлы трибунага менеп, кем ничек булдыра ала, аны тәнкыйтьләргә тотындылар. Гандәлифәне ин хәйран калдырганы Өлфәт Жәмилов чыгышы булды. —Арсланов эшли башлаганда бик гадел иде,—диде ул.—Аннары ул тәмам бозылды. Ул ялагайларга, әләкчеләргә юл ачты. Шул юл белән күпләр җитәкче урыннарга үрләделәр Иң гадел җитәкчеләрнең берсе булган Шәвәлиевнын дәрәҗәсе күтәрелә башлагач, беренче секретарь аны районнан ук куды. Ялагайларга акчасы да бирелә, фуражы да кайта, разнарядка буенча ашламасы да мул бирелде. Ә безнең кебекләре үзләренең гадел көчләре хисабына җитәкчелек итәләр —Жәмилов башын әле унга, әле сулга боргалады, әле президиумга, әле залга карады. Кая гына караса да, ул үзенә теләктәшлек таба алмады. Артына таба башын боргач, ахырда сүзен шул хәлендә дәвам итте:—Сез мина үпкәләп карап утырмагыз, Минзаһит Усманович, менә мин өч катлы бер йортны һаман планга керттерә алмыйм. Сезгә мөрәҗәгать итмәдем түгел бит. Аннары шунысын да әйтим, соңгы елларда ите-балы кирәк булса да, шылтыратып, акчасыз гына ала торган иттегез. Шулчак залдагы урыннардан берәү аның сүзен бүлдерде. —Син ни өчен өлкә комитетына язган хатка кул куймадың? Хәзер үзен Арслановны хурлыйсың. —Әйтәм, хәзер әйтәм!— дип башын тагын да җәһәтрәк болгый башлады Жәмилов.—Әгәр мин дә кул куйсам, яшь җитәкчеләр мина ияреп, берни уйламыйча, имзаларын сырлаячак иде. Кем белә, бәлки мин ялгышырмын. Мин. гадел булсын, дидем. Мин гаделлек өчен гомеремне бирергә әзер. Анын бу сүзләреннән зал күтәрелеп көләргә тотынды. Шулчак Чукаева торып басты да, кычкырып: —Трибунадан төш, иблис!—диде.—Миңа сүз бирегез әле! Рөхсәт алгач, ул трибунага чыгып басты да йөзен аска иеп иснәгәндәй итте, аннары борынын җыерып, читкә борылды һәм: —Фу, әшәке исе һаман килеп тора,—диде. Зал пырхылдап көлеп җибәрде һәм гөрләтеп кул чапты. Шуннан соң ул тирән дулкынланып сөйләп китте: — Мин бүген, иптәшләр, бөтенләй бүтән нәрсәләр турында сөйләрмен, дип килгән идем. Уйларым чуалды. Шуңа күрә чыгышым буталчык булса, гафу итәрсез. Сезнең каршыгызда гомер буе райком белән көрәшкән, шуның аркасында ару гына урыннардан колак каккан карт коммунист басып тора. Нәрсәләр өчен каян алып атылганымны сөйләп тормыйм, өлкәнрәкләр беләдер. Тик шунысын гына әйтеп үтим: район орлыкчылык инспекциясе начальнигы эшеннән мине терәлеп торган күршем Арсланов алып атты. Мин аны шул чакта ук аңладым. Башка чарасы юк иде мескеннең: күз буяп, орлыкларның сыйфатын әйбәт итеп күрсәтмәсә, эш харап. Менә сез, залда утыручылар, барыгыз да кечкенә орлыктан барлыкка килгәнсез. Орлыгы нинди—кешесе шундый. Ә гомер буе начар орлыкны әйбәт дип күрсәтеп отчет бирү дәвам итә. Кешеләр арасында эшләр тагын да хәтәррәк. Орлык хуҗалыкта берничә партиягә аерыла, ә кешеләр бөтенесе бер партиядә. Орлык җансыз кебек, әмма анын жаны кабык эчендә Бикле хәлдә саклана. Туфракка төшеп, дымы-жылысы булгач, ул шытып, үсеп китә. Халык та шулай. Халык та берничә партиягә керергә тиеш. —Сез тикшерә торган мәсьәләдән читкә киттегез, иптәш Чукаева,—дип бүлдерде аны өлкә комитеты секретаре. —Ә-ә-ә, килеп төртелдемени?!—диде Чукаева аңа борылып —Менә халык күз алдында сезнен системагыз: дөреслектән куркасыз. Бер генә партия халыкнын авызын томалау өчен ин кулае инде ул. —Сез кулыгыз җитмәс нәрсәләргә үрелмәгез әле, йә абынып куярсыз,— диде секретарь кисәтүле тавыш белән. —Куркытмагыз! Богауларымнан тыш минем югалтыр әйберләрем юк. Нәкъ Маркс бабай әйткәнчә. Үзегезгә ошамаган фикерне бер дә яратмыйсыз Менә сез, шушы кадәр халыкнын күзенә карап, Арслановны үз теләге белән гариза язды, дидегез. Нигә аны көчләп гариза яздырдык, димисез? Без орлыкларны гомер буе фракцияләргә аердык. Ленин вакытында партиядә фракцияләр бик югары бәяләнгән. Әгәр шундый тәртип булса, Арсланов бүген мондый хәлгә төшми иде. Астан тәнкыйть юклыгын сизгән җитәкче ачык кибет янында калган каракка әйләнәдә куя. Каравылчы юк, күрүче юк—жанын теләгәнен кер дә ал. Гомер буе шулай булсын әле сина— бозылмыйча кая барасын Хәзер безгә бер кешенен гади әшәкелекләрен тикшерәбез кебек тоела. Туганкайларым, нишләп сон ул әшәкелекләр ана ябышканнар, ә мина түгел? Бусы бер. Икенчедән, аныкымы соң алар? Агачның кәүсәсенә ботаклар өскә карап үскән кебек, ник алар шулай тезелгән? Бу бит система Пленумда тагын бик күпләр чыгыш ясады. Изабелла Хасбулатова райком членлыгыннан һәм редакторлыктан азат ителде. Хасбулатов райком членлыгыннан чыгарылды, анын эштә калу-калмау мәсьәләсен хат итүне югары органнарга йөкләделәр. Нәжмиев үз гамәлләре өчен гафу үтенеп, чыгыш ясап, ана учет карточкасына язып шелтә белдерү белән чикләнделәр. Партия райкомының беренче секретаре итеп бертавыштан Әхнәф Шәрифуллин сайланды С өембикә пленумнан нишләптер башы авыртып, йөрәге чәнчеп кайтты. Кызы Айгөл кич мәктәпкә дискотекага дип китте. Ул, йөрәк дарулары эчеп, чишенмәгән көе генә караватына менеп ятты. Ләкин күпме генә ятса да, йоклый алмады. Күңелен нәрсәдер актарды, телгәләде, гүя ул ниндидер олы җинаять эшләп, кан коеп кайткан иде Шулчак ишек шакыдылар. Аягына йомшак чүәкләрен киеп. Сөембикә чыгышлый утны яндырды һәм тышкы ишеккә килде: —Кем бар?—диде ул. — Мин бу, Сөембикә. Ул Арслановнын тавышын шундук таныды һәм, ни эшләргә белмичә, ник икәнен дә белмичә, ишекне ачып җибәрде —Сез нишләп йөрисез, Миңзаһиг Усманович?! —Мин сине күрергә килдем. Сөембикә,—дип пышылдады Миңзаһит — Мин “Волга" белән Ярты сәгать вакытыңны бир мина. —Сез нәрсә?! Минем хәзер кызым кайтып керәчәк —Шуңа күрә әйтәм дә бит. Мин исерек түгел. Мин синен кызгануыңны гына телим Мин берни дә теләмим. —Хәзер күршеләр күрә, китегез. Арслановнын күзләре сәер булып елтырап алдылар —Әгәр син аңларга теләмисең икән, мин китәм. Ләкин иртәгә Ык елгасы төбеннән табарсыз, “Волга" машинам белән бергә. —Сез коточкыч сүзләр сөйлисез. —Әйе, коточкыч. Ә бер карасаң, бик җиңел дә Ләкин син чыксан. мин әле ул җиңел юлны сайламам, мина син китергән газап кадерлерәк. Машинада көтәм. Сөембикә —Ул кызу-кызу атлап чыгып китте Машина ишегенең шартлап ябылганы ишетелде. Сөембикә йөгереп өйгә керде дә урындыкка утырды. Нишләптер бармаклары белән чәчләрен араларга тотынды. Анын башы эшләүдән туктады. Ул акылы белән яхшы белә: анын Арслановка бернинди бурычы да юк. түлисе түләнгән, аласы алынган. Тик нишләп соң ул аңа карыша азмый9 Югыйсә бит ишекне ябып кына куясы Ләкин Сөембикә моны эшли алмаячагын ачык тойды Аны үз гомерендә беркем дә Арсланов кебек иркәләмәде, беркем дә алай б* ярата алмады. Бәлкем аларнын очрашуы очраклы булмагандыр? Ул шушыларны уйлый-уйлый киенеп бетте. Утларын сүндереп, ачкычны яшерен урынга куйды да “Волга” машинасының алгы ишегеннән кереп утырды. —Рәхмәт,—дип пышылдады Арсланов, янындагы баганадан төшкән яктылыкта Сөембикә анын күз читеннән елтырап яшь бөртеге тәгәрәп төшкәнен күрде. Арсланов машинаны кабызды һәм урам буйлап алып китте —Без кая барабыз?—диде Сөембикә куркынып. —Белмим. —Алайса мин төшәм. —Син төшә алмыйсың инде. Сөембикә аңа куркынып карады: —Бу ни дигән сүз? Арсланов елмайгандай итеп куйды: —Борчылма, мин синең эш урыныннан төшә алмавың турында әйттем. Ул машинаны Болынкыр читендәге зиреклек буена туктатты. —Минем синнән киңәш сорыйсым килә. Үземне мин ничек аерып алыйм? —Нәрсәдән? —Синнән, Сөембикә. —Унсигез яшьлек кызлар, егетләр сөйләшә торган мондый сүзләр мина күптән тәэсир итми, Минзаһит Усманович. —Ә мин чынлап сорасам? —Чынлап сорасагыз, чарасын беләсез ич: ераккарак китү. —Китү Дүрт хәрефле сүз. Ә шушы гамәлдә күпме газап, күпме бәргәләнү ята Сөембикә!—Ул кинәт Сөембикәнең кулын тотып алды, анын бармаклары калтырый һәм уттай яна иде —Әйдә, Казанга китәбез, мин синен өчен күптән квартира әзерләдем. —Бу хакта сүз дә булуы мөмкин түгел. —Әйе шул,—дип килеште анын белән Арсланов.—Мин карт бит инде Тик шуны бел: син мина хатын-кыз буларак түгел, фәрештә буларак кирәк Синен алда ике юл бар: берсе—монда, көне-төне башны-күзне тондырып чабу, ялгызын бала үстерү, аннары аны укырга кертергә алып барып, кире борылып кайту, квартираң тузып, ремонт уздыру мәшәкатьләре, йөрәк-нервы чирләре кузгалу; икенчесе—Казан; дәрәжәле урын, дан, кызыннын укып зур кеше булуы, япь-яшь сөяркәләр... —Ник сез мине мыскыллыйсыз?!—диде Сөембикә, тавышын күтәреп - Әгәр шунын өчен чакырган булсагыз, сөяркәләрегез үзегезгә булсын. - Ул ишекне ачты. Арсланов, жәһәт кенә үрелеп, ишекне кабат япты: — Мин сине түгел, үземне мыскыллыйм. Тик син миңа кирәк. Янымда булсаң, шул житә. Шунын өчен мин сина бөтен тырышлыгымны, җанымны бирәчәкмен. Курыкма, мин бит бергә яшәү сорамыйм. Бары тик бик әрнегән чагында бер очрашып сөйләшсәк, шул житә. —Гафу итегез, Минзаһит Усманович, сезне бүген яралы күңелегез ялгыштыра. Сез ничә еллар утырган урыныгызны югалтудан чыккан әрнү бу. —Әйе, власть—уен,—диде Минзаһит салкын тавыш белән.—Үзенне өстәгеләргә дә, астагыларга да сатасың. —Китәргә теләмәдегез бит. —Әйе, аңардан китүе авыр. Менә мин синнән котыла алмаган кебек. Кем син? Әллә минем үзем, әллә инде минем үземнән дә артык. Минем беркемгә дә серемне ачканым юк иде. Мин бер генә хатынга да мондый тәкъдим ясамадым. Әгәр карышсан, өрәгем гомер буе сине эзәрлекләр. Арсланов машинаны кузгатты. Кайтып җиткәнче алар бер сүз дә дәшмәделәр. Капка төбендә машинаны сүндергәннән соң гына, ул: —Мин уйнап йөрмим, Сөембикә,—диде.—Сине барыбер алып китәм Көчләп, урлап булса да. . —Сез мине әйбергә хисаплыйсыз —диде Сөембикә әрнүле тавыш белән.—Әйе. кайчандыр әйбер дә булганмындыр, ләкин хәзер юк! Беркайчан да!.. —Ә син күзләреңне ачыбрак кара: безнен тирә-юнебездәге әйберләр һәммәсе дә берни дә түгел. Менә кара —Ул Йодрыклары белән машинанын рулен, приборлар шитын допе-дөпе төйде, өстендәге костюмын, чалбарын йолыккалады.—Болар әйбер түгел, болар бөтенесе дә бушлык, ә менә бер елмаю—ин бөек әйбер Бер күз карашы—җирдә ин кыйммәтле әйбер!.. Суга да батмый, утта да янмый, беркайчан да искерми дә.—Ул бераз гына тынып алды,—Ә бәлкем чыннан да әйбер түгелдер Бәлкем электр тогыдыр Белмим. Сөембикә анын руль тоткан кулының сыртын жинелчә генә кысып куйды: —Хушыгыз.—Ул машинаның ишеген тавышсыз гына ябып чыкты да кызу-кызу өенә кереп китте 11 Б еренче эш көнегез белән котлыйм,—диде Нәжмиев. Әхнәф бүлмәсенә кереп һәм анын кулын кысып, озак итеп селкеп торды. Алар икесе дә утырдылар —Ну. пленумнан тәэсирләрегез ничек?—диде Әхнәф, анын күзләренә туп-туры карап. —Файдалы булды, дип уйлыйм. Тәнкыйть конфет түгел, түзәргә туры килә,—диде Нәжмиев. сул күзен кысып —Эш өчен дип. халык очен дип. кайчакта упкынга сикергәнне дә сизми калабыз шул. —Арымадыгызмы сон?—Әхнәфнен бу соравы Нәжмиевны сагайтып җибәрде, ул нишләптер елмаюга елмаю белән җавап бирми иде. —Әле арыдым дип әйтә алмыйм,—диде сак кына,—Яраткан аш арытмый ул. —Әйе. үз эшегездә сез оста дирижер кебек Шулай да кичерегез, мин сезгә ялга чыгарга тәкъдим итәр идем. —Мин чираттагы ялымны ботен кешедән сон, ноябрь айларында гына алырга яратам Менә шушы урында Әхнәф сәер генә елмаеп куйды: —Гомумән ялга чыгу турында әйтәм мин. —Мине Арсланов кешесе дип курыксагыз, ялгышасыз. —Сез беркем кешесе дә түгел. Әгәр сайлаулар вакытында мина ачылмаган булсагыз, мин сезгә кагылмаган да булыр идем. —Сезгә зыян салдыммыни? Без уйлаганча барып чыкты биг —Барып чыкмаса. сезнен башка вариантларыгыз бар иде Куркыныч кеше сез. Кәрәм Нәҗмиевич Әгәр эш кирәк дисәгез, табарбыз. Ләкин райкомда сезне калдыру мөмкин түгел. —Райкомда булмагач, мина кирәк түгел. —Без сезгә тынычрак, акчалырак урын тәкъдим итә алабыз. — Рәхмәт Оркестр кирәк мина —Нәжмиев торып чыгарга борыла башлады да кабат туктап калды.—Сезгә бер генә үтенечем бар. ялварып сорыйм: зинһар мине үз теләге белән китте, диегез. Ә эшемне кемгә тапшырыйм? —һәр нәрсәнен үз чираты бар. Кәрәм Нәҗмиевич.— диде Әхнәф һәм. сүзнен беткәнен анлатып, телефоннан номер җыя башлады •** И рек кичкырын Ык буена төшкән иде. Жил көчәйгәннән-көчәя барды, көнчыгыштан кубарылып кара болытлар күренде, әле язгы болганчыклыгы да бетмәгән Ык суы. шул болытлар астына кояш кереп качкач, каралып китте. Бала йоннары кабарып, Ирек тәннәрен жыерып куйды. Өч көн инде жил котыра, әмма янгыры юк Халык түземсезлек белән янгыр көтә. Сыртларын күтәреп килгән дулкыннар, сикереп чыгарга теләгәндәй, ярга бәреләләр. Ирек сәгатенә карап алды. Зәнфирәнен эштән кайтыр вакыты да җиткән иде. Ул ямьсезләнеп, шаулап- кайнап торган чытык йөзле Ык өстенә тагын бер карап алды да кайтып китте. Муенын өттергән салкын җилдән саклану өчен плаш якаларын күтәрде, эшләпәсен батырыбрак киде. Капка турына житкәч. тыкрык башыннан кайтып килүче Зәнфирәне күрде. Зәнфирә килеп житәр-җитмәс —Райкомнан шылтыраттылар, сине Әхнәф чакыра,—диде. —Кайчанга? —Бүген алтыга. Әллә эш бирә микән? —Минем бит әле эш сораганым юк. . Юынып чәй эчкәннән соң, Ирек райкомга китте. Зәнфирә ашамады, эчмәде, Ирек китү белән чоланнан Заһитның хатын алып керде. "Зәнфирәмә ” Инде ничәнче мәртәбә укый икән инде ул аның хатын? Анда язылган һәр сүз күптән Зәнфирәнен хәтеренә кара күмер белән уелган. Җидесен, кырыгын уздыргач, хәле җинеләер дип көтте, әмма өмете акланмады. Йөзенә сарылык иңде, күзләре тоныкланды, борыны мәетнекедәй очлаеп калды. Эшкә баргач, йә булмаса танышлары очрап хәленә кергәндә, ул рәхмәт әйтәсе урынга эчтән ярсыды, аларга рәнҗеде, шулай кылануына үзеннән җаны бизде. “Әллә Заһитнын җаны минем эчемә кереп утырды микән?” дип уйлады коты очып Ул эшендә авыруларга әллә ничә мәртәбә бер дару урынына икенче дару бирә язды һәм, шуннан өркеп, шприц белән дару суырта башласа, дару төймәләре өләшә башласа, аларнын өстенә язылган язуларны кабат-кабат карады, шулай мәшәләнеп. процедураларны сонартты, кисәтү-шелтәләргә дучар булды. Бүлек мөдире белән өлкән шәфкать туташы ана ял тәкъдим иттеләр, ләкин Зәнфирә баш тартты. Әгәр өйдә утырса, ул акылдан шашасын чамалый иде, шуна күрә бөтенесен эш белән басарга, һәммәсен онытырга теләде. Бүген ул катгый карарга килде: бөтенесен дә яндырырга! Көчәйгәннәнкөчәя барган бу газаплары, мөгаен, аның васыятен үтәмәүдәндер. Көйрәгән күзләре белән ул сонгы мәртәбә иренең хатын укырга кереште: “Зәнфирәм! Кеше үзенең һәр гамәле өчен кайчан да булса түли. Менә минем дә хисап тотар чагым җитте. Гомеремнең шушы фаҗигале чигендә шактый нәрсәләрне янача күрә башладым. Без, кешеләр, ни сон без? Бер карасаң, туфрак кебек. Анда һәммә нәрсә үсә. Әллә янган ялкынмы? Жирдән бәреп чыккан чишмәме9 Төгәл әйтүе кыен. Монын әһәмияте дә шуның кадәр генә. Чөнки күреп, тотып карап була торган кеше төп җисем түгел. Бөтен хикмәт ул жисемнен эчендә һәм тышындагы иксез-чиксез галәмдә. Хәзер шуны аңлатырга ниятлим. Мин бәләкәйдән үк үлемнән коточкыч курыктым. Ул хакта уйласам, тыным кысыла, йөрәгем туктый, тамырларыма боз салкыны йөгергәндәй була иде. Шуна күрә сәламәтлегемне саклау өчен барысын да эшләдем, үз дигәнемә ирештем дә: гомер буе томау да төшкәне юк. Утыз икешәр килограммлы ике герне кулларымда уйнатканымны син сокланып карап тора идең. Кимендә йөз яшькә җитәчәгемә әз генә дә шикләнмәдем. Мин, өч сәгатьтән үләсен белгән кеше дә аны һич югы өч көнгә сузу өчен көрәшергә тиеш, дигән уй белән яшәдем. Кеше беркайчан да үлем белән килешмәскә тиеш' Анын каршында тез чүгү—әхлаксызлык! Минем карашларым шундый иде. Һәм син аларны әйбәт беләсен. Гел көтмәгәндә, кинәт мин үз гомеремә үз ихтыярым белән чик куярга ният кылдым Ни булды? Башка сыймаслык бу рәхимсез гамәлне кылучы минме сон? Әйе, мин һәм үз акылымда. Ләкин бит мин тумыштан, бөтен воҗүдем белән үз гомеремә тукынудан мәхрүм ителгән кеше. Димәк, мона кадәр үземне белмәгәнмен булып чыга. Үземне генә түгел, сине дә белмәгәнмен икән Мин бит, Зәнфирәкәем, сине мәктәптә укыган чагыннан ук яраттым, һәр гамәлеңне, һәр адымыңны күзәттем, йөрәгемә беркетеп, “3” исемле калын дәфтәргә язып-теркәп бардым Сине шашып яратуымны мәктәптәге эшем, хуҗалыктагы мен төрле мәшәкатьләр белән бастым. Өйләнешеп бергә яшәгәндә, икебезнен бер тән, бер жан булуыбызга әз генә дә шикләнмәдем Менә хәзер генә янәшәмдә мин белмәгән олы, серле, мин анын эченә күз дә сала алмаган галәм булганлыгын анладым Мин ул галәмнен эченә түгел, тышына да керә алмаганмын Икебез хакында уйланган саен хәйран калам. Мен сораунын берсенә дә жавап юк. Хәзер сон шул, ә гомер буе. көн саен уйланырга кирәк булган! Ул чакта бәлкем сораулар да кимер, олы фаҗига да булмый калыр иде Кешеләр, шул исәптән, мин дә тышыбыз, кабыгыбыз белән генә яшибез ахрысы. Ул кабыкнын эчендә бер галәм, тышында тагын иксез-чиксез җиһан барын онытабыз, аларнын эченә керә алмыйбыз. Ә бөтен бөек мәгънәләр шулар эчендә. Менә шуна күрә хәвефле адымнар ясала, яшәвебез анлаешсызрак була бара. Мин үлем турында яздым инде. Тагын минем өчен уйларга да куркыныч нәрсә кеше үтерү иде. Башка кешенен жанын кыюны, нинди генә максаттан эшләнсә дә, мин вәхшилек дип кенә кабул иттем. Гомер буе шушы гаделсезлек хакында мин тетрәнеп уйлана идем. Бервакыт миннән китәчәгеңне әйткәч, сине юк итү теләге уянды. Әйе. син анын янына киткәч, ул теләкне тормышка ашыру өчен өлгереп җиттем. Элекке Заһит каядыр юкка чыкты, минем уйларым, эш-гамәлләрем белән икенче Заһит идарә итә башлады. Әле бусын беркадәр аңлап була. Чөнки бергә яшәгәндә, ташлап китәрсен, дигән уй башыма да кереп карамады Мин синен лоньянны бала вакытыннан ук пыяла колбага салынган чиста суны күргәндәй күреп тордым. Мин бары бер нәрсәдән—үлемеңнән генә курыктым Бигрәк тә син авырып. Казанда дәваланып кайткач Синен гомеренне озайту өчен җан аттым. Бу минем бердәнбер максатыма әверелде. Сине шулкадәр яраттым микәнни?! Теге вакытга өегездә, дәфтәрләрне алырга дип кергәч, мин Ирекне үтерүгә дә бик якын идем Мендәр астында ул инде бәргәләнә, карыша алмый башлаганда, ничектер чигендем Сонрак. исән калганын белгәч, шуна куануымны белсән! Мин бит көнчелектән тулысынча мәхрүм Синнән дә. Иректән дә. башкалардан да көнләшмәдем Ә сине нык кызгандым, хәзер дә кызганам Ләкин кызганган кешеннен гомерен өзеп буламы9 Инде бер мәртәбә икегезнең арагызга кердем бит. Шул хәлемдә дә кул күтәрергә әзер идем. Мин әле Зирәгебезне дә кызгандым Ни өчен ул әнисен югалту фаҗигасен кичерергә тиеш? Ләкин улыбыз турындагы бу уйларым ерактагы яшен кебек уйнап кына алды да юкка чыкты Күрәсен, мин чыннан да бүтән Заһит, анын әтисе түгел идем. Бераздан мин үземнең сезнең арагызда артык икәнемне анладым һәм шушы юлны сайладым Тора-бара мине өчебезнен гомерен берәм-берәм кисү уе кызыктыра башлады Әүвәл бу ниятләрнең һәркайсы мине шашар дәрәҗәдә хәвефләндерсә, сонга таба мин әлеге гамәлләремне ничегрәк тормышка ашыру турында салкын кан белән фикер йөртергә тотындым Кайда соң элекке мин?! Кая югалдым? Әгәр бу мин икән, ни рәвешле шушы дәрәҗәдә үзгәрдем9 Минем сонгы вакыттагы ниятләрем гомер буе инанган тормыш фәлсәфәмне, бөтен яшәү, уйлау, кичерү рәвешемне тар-мар итеп, нәкъ шуларнын капма-каршысына ничек итеп китереп җиткерә алдылар?! Кеше ничә мәртәбә шулай капма-каршы якка үзгәрә ала? Мин бит гипноз астында йөрмим. Анда да кеше үзенең төп карашларына каршы бармый, диләр Минем эчке галәмем белән тышкы галәмемә ни булды9 Бер сүз белән бөтенесенә мәхәббәт сәбәпче, дип жавап биреп була, албәттә. Күп баш вата торгач, мин шиккә дә төштем чыннан да бармы икән сон ул9 Сине өзелеп яратам һәм үтерергә әзерләнәм. Ә үзем9 Тормышны минем кебек яратучы кешеләр бик аздыр бу дөньяда. Үзем үк шул тормышны ташлап китәм Монда мине әйләндереп салган бер нәрсә бар барын Ул—кешеләр күзе алдында ким булып яшәргә теләмәү Мин моны күтәрә алмаячак идем Бу үз-үземне артык яратудандыр да бәлкем. Алан дисән. үз-үзен шул дәрәҗәдә яраткан кеше гомерен чикләргә сәләтсездер. Бу адымны кызулык белән бер селтәнүдә ясамавымны сина җиткерәсем килүдән язам. Монда дуамаллыкның эзе дә юк. Әмма серле мизгелләр артканнан-арта. Мизгел саен капма-каршы үзгәреш, әверелеш. Элекке син белгән мин еракта, томан эчендә калдым. Әллә тотрыклы өлешем гел юк микән? Судан утка, җирдән һавага туктаусыз әверелү әкияттә генә була. Тик тотрыклы вөҗүдтән башка була алмый. Әгәр шулай икән, аны ни нәрсә шул кадәр җимерә, үзгәртә ала? Гомер үребезнең түбәсенә таба җитәкләшеп күтәрелгәндә, син, башыңны югылтып, кинәт кенә читкә ташландың. Моның сәбәбен аңа булган мәхәббәтен, дидең. Ә бит адәм балалары гомер-бакый үзләренә кирәк әйберләрне уйлап чыгарганнар. Шундый очрак түгелме икән бу? Әгәр чыннан да мәхәббәт булса, ул баштук җиңәр иде. Ә син мине сайладын. Минем мәхәббәт җиңгән булып чыга түгелме соң? Әгәр мин сина өйләнмәсәм, гомеремне өзүгә дә бармас идем. Бөтенесе бер адымнан китте: минеке—һөҗүм, синеке—чигенү адымы. Жәза шунын өчен. Яман шеш сынар күзәнәктән башлана. Кечкенә әйбер—ин зур әйбер. Мин бу хакыйкатьне балачактан ук аңладым һәм, янәсе, бик отышлы файдаландым. Мин үз алдыма авылда кешеләрдән берничек тә аерылмаучы иң гадел, иң тыйнак тормыш белән яшәү максатын куйган идем. Киресе килде дә чыкты: мин авылның ин бай кешесенә әверелдем! Нинди кануннар башкарды моны? Мин тормышта үз эземне калдырырга тиеш кеше идем. Барып чыкмады. Кешеләр дөрес яшәми, алар әйберләрне генә түгел, хис-тойгыларын, гомерләрен җилгә очыралар. Мин аларны эчемнән хөкем иттем һәм исрафсыз яшәргә өйрәтергә алынмакчы булдым. Тик нишләптер ул уемнан кире кайттым. Әллә аларнын үземнән акыллырак яшәвен күпсендемме икән? Әйтә алмыйм. Мина яшерен алып барган үз тормышым үтә дә кадерле иде. Мин ул тормышны беркемгә дә ачмадым. Хәзер дә шуны телим. Мин синсез яшәмәкче булып карадым. Бер башына сулы чиләк асылган көянтә белән кеше көлдереп күпме барасын? Югыйсә, көч-куәтем егерме яшьлек егетләрнеке кебек! Дәрт-дәрманым ташып торганда, сина кызганып карамасыннар икән лә ул! Мин куркаклыгым аркасында китмим. Кеше үлгәннән соң да анардан нидер кала. Аллага ышанмасам да, анысына ышанам. Мин тиздән үземнән ни калганын тоячакмын. Мин кешенең биологик яшәешен ярыйсы гына өйрәндем, аңладым. Ә менә үлгәч кала торганы—сер. Без әле җиһанның кайсыдыр почмагында очрашачакбыз. Синен елмайганыңны, көлгәнеңне, сөйләшкәнеңне күрәсем килә. Шушыңа ышанганга күрә, курыкмыйча, бөтенесен әзерләп бетереп китәм. Иртәгә иртән мин үзем гомер буе баш ваткан серле күренеш белән очрашачакмын. Дөресрәге, миннән шул гына калачак. Ни ул минем субстантым?! Зәнфирәкәем! Мин синең алдында баш иям. Син җиңден Сонарып булса да, юлыгыздан китәм. Кичерә алсаң, кичер Үтенеп сорыйм: улыбызга дөресен әйтмә, җаныма җәһәннәм утлары салма. Минем үлемемнең чын сәбәбен белә алмаячаклар. Мондый очракларда ‘йөрәк туктаган", дип языла. Бу хатны теге дәфтәрләр белән бергә яндыр Әгәр шушы теләгемне үтәмәсән, рәнҗеп ятармын. Хуш, күз нурым! Бөтен җиһанда сине генә яратучы Заһит абыең.” Зәнфирә, чиләгенә туз, чыралар, коры әрдәнәләр салып, ындыр артына чыгып китте. Яшел чирәм инде баш калкыткан. Күп тә үтмәс, бәбкә үләне, бака яфрагы, ак әрем, әнис, меңъяфрак, сарут, һиндыбалар чәчәккә бөреләнер, яр буйлары аларнын исерткеч исенә күмелер. Зәнфирәгә киемнәрен тарткалаучы бу усал җилне, дөм орынган болытларны Заһит рәнҗеп куалыйдыр шикелле тоелды. Ул чыраларны, әрдәнәләрне үләнсезрәк җиргә салып, асларына туз тыкты һәм кабызып җибәрде. Коры агач кисәкләре корымлы зәңгәрсу төтен чыгарып кабынып киттеләр, пырлап яна башладылар. Ялкын телләре төтеннән арынгач, Зәнфирә ин элек әлеге хатны, аннары төрлечә ботарлап, ерткалап дәфтәрләрне шул ялкын бетенә ташлый башлады. Кәгазьләр яныл. кара күмер хәленә килделәр дә, читләрендә кызыл утлы каймалары сакланган хагаә. яшел чирәм өстеннән каядыр шудылар, күтәрелеп очтылар, күздән югала бардылар Кайберләре шушы ялкыннан китмәде, күтәрелмәкче булып калкына-калкына янды да янды Зәнфирәнен күхләрен әлпә каплады. Заһит та кеше иде бит. Үтелгән еллар, шатлыклы һәм шатлыксыз көннәр бик тә кызганыч иде. Әйтерсең лә ул еллар кәгазь кебек янганнар да янганнар, яшел чирәм өстеннән утлы кара яфраклар кебек йөгерешкәннәр, вакыт эченә кереп югалганнар Учакның сүрелә башлавын күреп, ул дәфтәрләрне ертказавын дәвам итте, "бүген җитмеш бер мен секунд бушка очты ". Литры егерме ике тиеннән утыз литр бензин ", "Эш хакы сум". Күз яшьләре арасыннан Зәнфирә алдагы сүзләрне таный да алмады, бу язылган әйберләрнең, андагы бәяләрнең, үлчәнгән секундларның хәзер инде бернинди дә әһәмияте юк иде. Алар һаваны рәшә кебек дерелдәтеп торучы ялкынга әвереләләр дә. усал җил ул кайнарлыкны шундук еракларга алып китә, аларны куып тотарга теләгәндәй, күмерләнгән кәгазь ертыклары чирәм өстеннән йөгерешәләр Күз яшьләрен сөртә-сөртә. Зәнфирә тагын кәгазьләр ташлады, азармын янган кисәкләре тагын кара кошлар кебек читкә оча бирделәр Заһит та кеше иде бит Аның үткән гомере, озелгән гомере өчен рәхәтләнеп елады Зәнфирә Заһит хакында алар Хәлимә белән күп мәртәбәләр сөйләштеләр. Соңгысында Зәнфирә: —Аның мондый адымны ясавына мин һаман да ышанып бетә алмыйм,— диде, яшь тулы күзләрен мөлдерәтеп —Ул моны эшли торган кеше түгел иде. Бу—ниндидер шайтан, җен гамәле —Ә мин аның серен таптым.—диде Хәлимә. —Нәрсә ул. әйт? —Заһитка язмыш үз гомерендә беренче мәртәбә күсәк белән орды. Ул. корычтай кеше, шартлады да сынды Заһит гомер буе тигез юлдан атлады Язмыш ана мона кадәр каныга, кул тигерә алмады. Әгәр баштан ук аны кыйный-кыйный килсә, ул түзәр иде. Заһитнын сыгылмалылыгы булмаган Бәлкем Хәлимә апасынын бу сүзләре дореслеккә туры да киләдер Кинәт кургаштай авыр болытлар арасыннан кояш күренеп китте Ул карадан киенгән хагыннын. кеше яшәми торган утрауга ялгыз эләккән бәндә кебек, нишләп учак ягуын аңламыйча карап торды. Ул чатын да кеше иде. әмма ул бер генә мәртәбәдә йөзен өскә күтәрмәде. Йөзен чытып, кояш болыт арасына качты. гйкомның ишегеннән керүгә. Ирек аптырап китте: биредә бөтен җиргә демент. кирпеч, башка гозү материаллары таратылган, аяк астында сом, известь тузаны. Ул икенче катка менде, әмма беренче секретарь бүлмәсенә керү насыйп булмады: аның бүлмәсенә чыга торган ишеге стенасы белән бергә сүгелгән иде. Ирек аптырап борылып чыкканда, аны Әхнәф каршылады: —Бүлмәне бераз зурайтырга, үзгәртергә булдым әле,—диде ул елмаеп — Шушындагы үзгәрешләр бәген район буенча таралырлык булсын Ул үзе аста өченче секретарь бүлмәсендә утыра икән. Шунда кереп чишенгәч. Әхнәф акрын гына сүз башлады —Көннәр ничек тиз уза!—диде ул. гаҗәпләнгәндәй баш чайкап —Эшли башлаганга бүген бер ай. Әле ныклап уйланырга да. ниндидер планнар корырга да вакыт тимәде Тик мин бер нәрсәне акладым: синнән дә якын кешем минем булмаган һәм юк икән. Рәхмәт сиңа. —Мин әлегә рәхмәт әйтерлек берни дә эшләмәдем —Эшләдең. Ирек. Әгәр сез булмасагыз. Арсланов элеккечә үк шоп-шома гына сайланачак иде. Зур эш башкардыгыз сез. Мина синең ярдәмен кирәк. — Мичәүгә җигәргә уйламыйсыңдыр бит? —Редактор урыны буш. Әллә тәвәккәллисенме? —Син минем партиядән куылганны оныткансын ахры. —Ә мин ул хакта өлкә комитетында сөйләшеп кайттым, кабат алабыз сине —Ышанычын өчен рәхмәт, Әхнәф,—диде Ирек ихлас күнелдән. —Тик мин кабат кермәм инде анда. —Нишләп? —“Кеше табигате турында этюдлар” дигән хезмәтендә Мечников бер әйбер язып калдырган. Безнең тәннен йөздән артык өлеше бөтенләй диярлек кирәксез, хәтта зарарлы икән. Партия дә шулайрак түгелме икән ул? —Бу сүзләрне башка берәү әйтсә, мин аңа сугар идем,—диде Әхнәф, күзләрен ачулы елтыратып —Син булганга гына гафу итәм. —Гафу итсәң дә, кабат кермәячәкмен партиягә. —Ярый алайса. Димәк, редакторлык мәсьәләсе дә төшеп кала,—диде Әхнәф —Минем эчемне пошырган тагын бер әйбер бар Синең шул Ык буендагы кечкенә өйдә яшәвен. Без Арсланов йортына күчәчәкбез, ә сез безнекенә күчегез. Ирек шактый вакыт дәшми утырды, бармакларын өстәл өстендә биетте —Рәхмәт, Әхнәф. Аннары бурычлы булу хәтәр нәрсә ул... —Нинди бурыч?!—диде Әхнәф, тавышын күтәреп —Син бит ижат кешесе, тиешле шартлар кирәк. Мәнгегә анда калырга җыенмыйсындыр ич? —Кем белә инде?—дип куйды Ирек.—Истән чыкмый анда минем күргәннәрем Янәшәсендәге тумбочканың астын ачып, Әхнәф туралган тозлы кыяр, тавык итеп чыгарып куйды, затлы аракы алды. —Минем бүген тарихи көн,—диде ул елмаеп.—Мин беренче булып эшли башлагач, дустым Ирек белән тәүге мәртәбә очрашабыз. Мондый тарихи моментны юмыйча ярамас. —Әхнәф, миңа салма,—диде Ирек, урыныннан ук торып. —Йә инде? Бер рюмкадан дөньянын чите кителмәс —Ул, өстәл астына үрелеп, көрән төстәге озынча балчык шешә алды.—Рига бальзамы белән эчсән, берничә айга илһам киләчәк. —Мин булдыра алмыйм... —Син нәрсә, дустым? Өч әйбер тәкъдим иттем, өчесеннән дә баш тарттын. Сыйларга ниятләдем, анысына да каршы киләсең. Элек син мондый тискәре түгел иден,—диде Әхнәф, күзләрен уйнатып һәм рюмкаларга бальзам, аннары аракы салды. Чәкештергәч, Әхнәф эчеп җибәрде. Ирек рюмкасын өстәлгә куйды. —Бер рюмкадан артык эчмәссең, бусын тот инде,—диде Әхнәф. Ирек көлемсерәп баш чайкады: —Бу агу беркайчан да бер белән туктатмый. Шул вакыт күк күкрәп җибәрде, ләйсән яңгыр яварга тотынды. —Аягын жинел булды,—диде Әхнәф, куанычыннан тәрәзәләрне ачып җибәреп. Алар тәрәзәдән кергән хуш исләрне комсызланып иснәделәр. Озон исе. тәрәзә каршында үсүче, инде бөреләрендә язгы сүл йөри башлаган каен, юкә, карагай агачлары, язгы туфрак, черегән, әчкелт яфрак исләренә кушылып, башларны әйләндереп җибәрде. Бераздан өйләрнен тәрәзәләрен, калай түбәләрне алсуландырып, кояшның сонгы нурлары таралды, урамга озын күләгәләр сузылды. —Кояш баеп маташа,—диде Әхнәф уйчанланып —Ә мина нишләптер кояш чыгып килгән кебек. —Миңа да шулай,—диде Ирек.—Бик дөрес чагыштыру таптың. —Минем янда күбрәк йөр син. Андый чагыштыруларны җыеп, китабына кертә барырсың,—диде Әхнәф көлеп. Янгыр туктагач, Әхнәф аны озата чыкты. Алар ингә-ин торып, ашыкмыйча гына урам буйлап атладылар һәм кинәт, сүз берләшкәндәй, икесе дә туктап калдылар. —Ник туктадың?—дип сорады Ирек. —Ә син? —Безне бит яңа ел чыршысы туктаткан!—Ирек иске культура йорты алдындагы мәйданга таба атлады —Менә бит анын урыны —Әйе шул Икесе дә башларын иеп тынып калдылар. —Зәнфирә килгән елны ничек матур каршылаган идек,—диде Әхнәф, уйга батып —Гөлнараларда аулак өй иде Хәтерлисенме"’ —Хәтерләмәгән кая! Зәнфирә бакчада тау шуганда аягын каймыктырган иде. —Ә минем хәтердә анын көнләшүе уелып калды. —Кемнән? —Сөембикәдән . Ул сине сөйри дә танцыга алып чыгып китә, Зәнфирә кып-кызыл булып басып тора, көнләшүе бөтен йөзенә язылган. Җитмәсә Арслановнын Рашаты килеп бәйләнә мескенгә —Ә Фәһимән көнләшмәдеме? Амортизация өчен дип, кич больницага мине алып бардын бит. Баласын тоткан килеш, яшьле күзләре белән ничек карап калды —О-о-о, искә төшермә! —Бөтенесе дә әле менә бүген генә, хәзер генә шикелле —Ирек авыр итеп сулап куйды —Гөлнара инде күптән кара жир куенында. Әминәне Казанда, диләр. —Мин аны күргәлим. Совмин аппаратында эшли. Гел элеккечә шыр-мыр, авызы колагында, әллә каян кочакка ташлана, дөньясына төкереп тә бирми. Хатирәләр йомгагын сүтә торгач, вакыт шактый узды. Шәфәкъ нурлары яктысында сизелер-сизелмәс кенә булып салават күпере чыкты. —Без яшь чакларда салават күпере кич чыкмый иде, әйеме, Әхнәф? —Шулай бугай шул. Бер дә мондыен хәтерләмим Алар әллә ничек, пышылдап саубуллашкандай, тып-тын гына аерылдылар Ирекне Зәнфирә капка төбенә үк чыгып көтеп тора иде. —Ирек, безгә әллә нинди кеше килде —Нинди? —Белмим, ул синен кайтканыңны көтеп утыра. Исерек бугай. Ирек атылып өйгә керде, утны яндырып җибәрде. Өстәл каршындагы урындыкта озын гына гәүдәле кеше күзләрен йомып, йоклап утыра иде Анын башы пеләш, пеләшенең кайбер урыннары тырналып, кутырлап беткән, чал чәчләре колагын каплап тора, битләре тирән җыерчыклар белән сызгаланган. —Сез кем?—диде Ирек, анын каршына ук басып Кеше күзләрен ачты һәм ике мәртәбә ютәлләп куйды. Шулчакта Ирек анын авызы тулы алтын теш икәнен күреп катлы. Ул әллә ничек сәер итеп елмайгандай итте, анын тешләренең елтыравы Ирекнен тәнендә нишләптер бала йоннарын кабартты Ниһаять, ул аны таныган кебек булды, әллә охшаган гынамы'.’ Ләкин аңа шикләнерлек урын калмады Сул кулын күтәреп, кеше бармакларын аерды: анын имән бармагы өзек иде. Әйе, Ирек ялгышмады бу кеше—Рашат иде Ул лач итеп бер учына төкерде дә икенчесе белән ышкырга кереште һәм боздай тонык күзләрен Иреккә төбәп, алтын тешләре арасыннан гырылдык авазлар чыгарды: —Әллә танымыйсын"’ Әрвахларны танымыйлар шул. —Таныйм —Ник кайттың, дип сора, таныгач —Ник?—диде Ирек, үзе дә сизмәстән ана буйсынып. —Дөньягызны яулап алырга! Рашат җан өшеткеч тавыш белән көлеп җибәрде

Икенче китап тамам