Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАТЛАРДАН ЮЛЛАР

Хатлардан юллар Мин “Казан утлары" журналына шагыйрь Равил Фәйзуллиннын 2002 елда радиодан чыгышын тыңлаганнан соң язылган идем Инде менә ике ел алдырам. Бер укый башлагач аерылып булмый икән. Беренче санын алу белән редколлегия әгъзаларын да карап чыккан идем Күренекле, дәрәҗәле, белемле вә зыялы кешеләр икән анда. Журналны уку әнә шул кешеләр белән аралашу да дигән сүз бит әле ул. Чөнки дөнья күргән әсәрләрнең барысы да алариың фатихасы белән басыладыр дип беләм Шул унайдан журналга бер сорау бирәсем килә - нишләп Казанда милли университет ачуны тизләтү мәсьәләсе күтәрелми. Бу мәсьәлә вакытлы матбугатта да бик аз яктыртыла кебек. Туган телендә белем алмаган, милли рухта тәрбияләнмәгән халык ничек сакланып калсын инде? Әнә. халык саны буенча 900 мең чамасы эстоннар инде ничә гасыр үз университетларын асрыйлар Илдә сан ягыннан икенче урында торган халык, куәтле фәне һәм икътисады булган республика милли университет тотарга лаектыр дип беләм. Шушы унайдан Татарстандагы баш журналның фикерен беләсе иде. М. МИНҺАҖЕВ. Әлмәт Редакциядән. Хөрмәтле Минһаҗен әфәнде' Татарстан Республикасы Президенты карары белән Казанда милли университет бинасын тезү эшләре кызу темплар белән азып барыла. Казанның 1000 еллыгына башкалабызның Татарстан уранында. Г Камаз исемендәге Татар дәүләт Академия театры каршында университетның ту зы бер шәһәрчеге үсеп чыгар дип көтелә. Анда күп төрле факультетлар булдыру к)’здә тотыла Укыту нигездә татар телендә азып барызачак Хөрмәтле редакция! Татар китапларында милләтебезнең никадәр белеме, рухи байлыгы тупланган. Ул мәкальләрне, әйтемнәрне генә алып карагыз. Халыкның меңнәрчә еллар туплаган тәҗрибәсе, сынамышлары бит алар. Мәкальләр - акыл хәзинәбез, тарихыбыз да бит әле. Бәлки, журналда аерым сәхифә ачып, шул мәкальләрне төрле тематика буенча туплап биреп барырга да була торгандыр. Хәзерге болгавыр заманда мәсләксез калган кешеләргә уйланырга сәбәп, этәргеч булыр иде. Тагын . Әнә радиодан реклама урынына Козьма Прутков афоризмнарын әйтеп торалар. Ә бит безнең мәкальләребез күпкә тапкыррак та. акыллырак та. Җәмнлә ӘХМӘТОВА. Яшел Үзән. Әле менә башкорт гәзитләренең яна гына басылып чыккан кайбер саннарын карап чыктым да кулыма каләм алмыйча булдыра алмадым Чөнки алардагы үзгәреш шаккаттырды Башкортстан матбугаты, радио һәм телевидениесе Татарстан җитәкчелегенә генә түгел, хәтта бөтен татар халкына карата тискәре мөнәсәбәтне ачыктан-ачык сиздереп торалар, бу гамәлләре көчәйгәннән-көчәя генә Башкортстандагы татарларны "башкорт" дип игълан итү генә җитмәгән, алар фикереичә, Татарстанда Ык һәм Сөн елгалары буендагы татарлар да "башкорт" икән ләбаса! Татарстан матбугатына юлны чикләп, башкорт басмалары Татарстан һәм татар халкы турында ялган мәгълүмат таратуны дәвам иттерәләр Минемчә, вәзгыять инде соңгы чиккә килеп җитте Бу шартларда Казан нишләргә тиеш, ул ничек ярдәм итә ала! Ин беренче чиратта. Уфада татар китапларын, гәзнт-журналларын таратуны нык көчәйтергә кирәк Мин үзем, мәсәлән, сезнең журналны аяктан егылганчы эзләп кенә кулга төшерәм Казанда. Татарстанда чыккан татар китаплары белән да шундый ук хәл Икенчедән. Татарстан матбугатында Уфада һәм Башкортстанда яшәп ятучы татарлар, аларның тарихы, бүгенге хәле һәм проблемалары турында мәкаләләрне, фәнни тикшеренүләрне күбрәк басарга кирәк Безне онытмагыз. Без. Аллага шөкер, җир йөзендә Казан бар. ул безнең башкалабыз. Татарстан безнең өметебез һәм хокукларыбызны яклаучыбыз, дип яшибез. Безнен янга ешрак килегез. Казан китапларын, журналларын алып килегез. Юкса монда "Казанда китап чыгару бетеп килә” дип язарга да күп сорап тормыйлар. Илһам ГАЛИМОВ. Уфа. Кадерле “Казан утлары”! Барлык хезмәткәрләрегезгә, авторларыгызга көн саен унышлар. гаиләләрегезгә чиксез шатлыклар, тазалык-саулык. озын гомер телим. Сез безнең яралы Жаннарыбызга шифа, рухыбызга дәрт, күңелләребезгә илһам бирәсез. "Казан утларьГн инде байтак еллар өзлексез алдырып киләм. Бер юлын да калдырмый диярлек укып барам Мина бигрәк тә татар халкының тарихи үткәне турындагы язмалар якын Чөнки алар халкым белән горурлык хисләре уяталар Әйе. татар халкы бик борынгы чорлардан ук үгә эшчән булган, шәһәрләр артыннан шәһәрләр корган, дистәләгән дәүләт төзегән, пөхтәлек, тазалык, мәдәнилек һ. б һ б яклардан аерылып торган, санап бетергесез талант ияләре тудырган, теләсә нинди һөнәрне бик жинел үзләштергән, эшне тиз отып алган Болгарлар, аларның бабалары һуннармы, скифләрме. сарматлармы болар барысы да безнең буыннарыбыз, безнен кан. аларда безнен йөз-кыяфәт. безнен килеш-килбәт. Моны бары тик бөек үткәнебездән көнләшүчеләр генә инкарь итәр. Кара эчле көнчел "галим"нәр җитәрлек Менә шунлыктан татарга пычрак атарга, аны бүлгәләргә тырышалар да. Ә чынлабрак баксаң. Рәсәйдә урыстан кала татардан да шанлырак тарихлы халык юк та бит. Без болгар да без нугай да. без типтәр дә. керәшен дә. кыпчак та. Без бөтенебез бергә олуг татар халкы Кызганыч, хәзер теләсә канда теләсә нинди тарих китаплары язалар, бастырып чыгарлар 'Эт симерсә иясен тешләр, дигәндәй, теге яки бу халыкнын, теге яки бу дәүләтнең формалашуында татарлар уйнаган хәлиткеч роль бозып күрсәтелә. Дөрес, тарих безгә кырыс булды шул. Әле дә бердәмлек булмагач, безне берәм-берәм “ашыйлар” Кызларыбыз ят милләтләргә кияүгә чыгып чит милләт үрчетә. Сатлык җаннар ишәйде, битараф яшьләр күбәйде Алар инде урысча укыйлар. Америка кинолары карап, эчкечелекне, фахншәлекне. үтерешләрне гадәти хәл дип саныйлар. Безгә татарча китаплар, тарихны дөрес яктырткан китаплар эчәр су. сулар һава кебек кирәк Халык үз тарихын белсен Юкса, монда Урал буе татарлары турында Башкортстанннын рәсми органнары берсе артыннан берсе "сафсата китаплар" язып тараталар, халык анын томаламакчы булалар. Җаным әрнүгә түзә алмаганга күрә яздым боларны. Хөрмәт ЛОКМАНОВ. Башкортстан. Хөрмәтле редакция! Журналнын быелгы өч санында басылган "Карга короле" романын бер сулышта укып чыктым Минем рәхмәт хисләремне анын авторы Рауль Мирхәйдәровка да җиткерсәгез иде. Узган елларда да анын "Иртәләгән сагыш", “һәрнәрсәгә акчалата" романнарын Сезнен журнал битләрендә йотылып укыган идем Автор җинаятьчел даирә серләрен, дөньяда ".Алланың кашка тәкәсе" булып яшәүче түрәләрнең асылын шулкадәрле оста күрсәтә, аларнын дөреслегенә, чынбарлыктан алып язылганлыгына бер кәррә дә шикләнмисен. Кызганыч, ил башында шундый кешеләр утырган шул. Үзем дә сизмәстән, мин Рауль Мирхәйдәров иҗатына мөкиббән киткән кешеләрнең берсенә әверелдем бугай. Мөмкин булса, зинһар, хәбәр итсәгезче. журналда киләчәктә анын әсәрләре тагын басылачакмы? һәм. гомумән, анын татарча басылган китапларын, шулай ук татар телендә чыккан әдәби китапларны Казаннан кайдан һәм ничек алдырып була? АЛМАЗ. Мәскәү Редакциядән Хөрмәтле Алмаз! Хатыгыз өчен рәхмәтТабигый ки. журнал кизәнәктә дә Мәскәүдә яшәп иҗат итүче татар әдибе Рауль Мирхәйдәров белән хезмәттәшлеген дәвам иттерәчәк Ул безнең даими авторзарыбызның берсе Аерым алганда, аның Җәя үле сәяхәтләр романы татарчага тәрҗемә ителеп бетеп килә Ул Карга короле"романы да кергән дүрттомзык сериягә карый Ә инде Р Мирхәйдәровның татарча басылып чыккан Иртәләгән сагыш китабына һәм башка татар китапларына килсәк, азарны Казаннан. Татарстан китап нәшриятыннан соратып алдырырга мөмкин Адресы 420111. Казан. Бауман урамы. 19 Татарстан китап нәшрияты Нәшриятка шулай ук электрон почта белән дә мөрәҗәгать итеп була Е-та/Т 1һ@һоок$ катап.ги һир ://мпуп.1а1агыап. ги/Ьоокз Кадерле редакция! Журналнын узган елгы 7-9 саннарында Камил Кәримовнын "Сакау күке" романын укып чыктым Әсәр үзенең мавыктыргыч фабуласы, эслүбе, җанлы теле белән миндә бик унай тәэсир калдырды Бер укый башлагач, аерылып булмый диярлек Җитмәсә, роман каһарманнарының берсе минем ирем, инде мәрхүм Марат Әбдрәсүл улы Мөлеков булып чыкты. Маратның романда сурәтләнгән биографиясендә кайбер төгәлсезлекләр очратсам да. аларны автор хыялында туган детальләр дип артык нык игътибар итмәгән идем Әмма 9 нчы саннның 22 битендәге мондый юллар битараф калдыра алмады: "Мәктәп дигәннән. Мөлековны эшеннән алдылар. Унынчы класс бетергән 100 бала урыс теленнән язма эш буенча имтихан тапшыра алмады. Көзгә калдырганнар. Анда да өч кенә кызның эше үткән. Син аларны беләсең, берсе Таҗи кызы, берсе Сәрвиназ кызы, өченчесе урыс теле укытучысы Бәйрәмгалннен сеңлесе иде. Казган нары катыргы ата атмады. Инде минем олы малаем яңадан унынчы класста укып йөри Бәйрәмгали бөтен язма эшләргә “икеле" куйган, күчерергә ирек бирмәгән, әллә нинди хаталар эзләп тапкан Мөлеков балаларны яклап маташкан, тыңламаганнар. Бөтен ил алдында хурга калдык ” Мин биредә автор белән килешә алмыйм Ни өчен1 ’ Чөнки мин 1952 елның августыннан 1956 елга кадәр ирем белән бергә Шәле мәктәбендә эшләдем һәм үз өстемдә тулы җаваплылык тоеп әйтә алам Марат Мөлековны беркемнең дә беркайчан да эшеннән алганы булмады Әмма Шәле мәктәбендә 1952 елда чыннан да андый хәл булуы хак. Ул елларда һәр сыйныфта чыгарылыш имтиханнары була торган иде. һәм нәкъ шул елны Питрәч районы мәгариф бүлеге мөдире булып эшләгән Ремизов барлык сыйныфларда укучыларның белем дәрәҗәсен ныклап үтә дә җитди итеп тикшерергә булган. Имтиханнарга РОНО инспекторларын җибәрделәр, ә алары исә төрмә надзирательләре шикелле кыйлана башлады, укучылар бәдрәфкә чыкканда хәтта артларыннан ияреп чыктылар. Табигый, бу балаларга тынычлап эшләргә ирек бирмәде Урыс теленнән болай да көчле булмаган укучылар бөтенләй югалып калды, унынчы класстагы ун баладан нибары өчесе язма эшне уңышлы тапшыра алды Ул елны Шәле мәктәбе өлгереш буенча 33 процент кына бирде Бу инде үзенә күрә ЧП иде һәм хәтта РСФСР Мәгариф министры докладында Шәле мәктәбен Россиядә иң түбән өлгереш бирүче мәктәп дип телгә алып киттеләр. Нәтиҗәдә, 1952 елның 31 августында мәктәп директоры Спиридоновны һәм тарих укытучысы Мөлековны (аңа ул вакытта егерме ике яшь иде) Татарстан АССР Мәгариф министрлыгы коллегиясенә чакырдылар Мәктәп директоры Спиридоновны эшеннән аллылар, ә ел дәвамында үзен белемле, таләпчән педагог итеп күрсәтеп өлгергән М Мөлековны директор итеп куйдылар. Шәле урта мәктәбе тарихында, һәрхәлдә, Мөлеков директор булып эшләгән чорда, бүтән андый вакыйга булмады Моны ул елларда укыган укучылар да. мәсәлән, Татцик авылында яшәүче пенсионерка Разия Закнрова раслый ала. Аллага шөкер, ул чорда Мәгариф министры булып эшләгән Мирза Мәхмүтов та исән әле. .Аннан да белешеп була Мөлековны эшеннән алмау гына түгел, күп тапкырлар гариза язса да эшеннән бушатмадылар Бары тик 1958 елда гына. Питрәч район газетасы редакторы Аитов Мәскәүдә аспирантурага укырга кергәч кенә, Мөлековны район газетасына редактор итеп күчерделәр һәм бары тик 1959 елның августында гына аның һәм минем үтенечемне канәгатьләндерделәр Шул ук елны Марат Татарстан Мәгариф министрлыгына эшкә алынды Мин бу хат белән роман авторының хаталарын төзәтеп, аларны әсәр дөнья күргән журналны укучыларга да җиткерергә кирәк дип таптым Чөнки Марат инде мәрхүм, ул үзен ү >е яклый да. аклый да алмый Әдәби әсәр булуга карамастан, әгәр героен тормыштан алынган һәм ул үз исеме белән бирелә икән, (аның изге максатларда эшләнгәненә шикләнмим, анысы өчен авторга чиксез рәхмәтлемен) хыялга мәгълүм бер дәрәҗәлә генә урын бирергә ярый торгандыр Урыслар әйтмешли, "что написано пером. не вырубишь топором” Минем өчен дөньяда иң кадерле кеше, хәләлем булган Марат Мөлеков хакында аз гына төгәлсезлеккә дә күңел рәнжи шул. Бигайбә' Рәшидә МӨЛЕКОВА. Казан