Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хәмит Ярминең тууына 100 ел

ЯРМИ ТРАДИЦИЯЛӘРЕ ДӘВАМ ИТӘ

Татар халык ижатына да, төрки-татар фольклорына да турыдан-туры мөнәсәбәте булган аерым сюжетларны, мотивларны, образ-персонажларнын һәм әдәби алымнарның кайбер төсмерләрен ташка яки кәгазьгә теркәп калдыру бик ерактан— VI гасырлардан башлана. Ул чорларда халыкара, шул исәптән тагар мифологиясенең һәм фольклорының 1Ш актив һәм тирән мәгънәле персонажларыннан булган, төркитатар кабиләләренең кин мәгълүм тотемы Бүре—Ак бүре образы белән нисбәтле мөһим сюжетлар Кытай язма чыганакларында теркәлеп, соңрак алар байтак язма чыганакларда, фәнни хезмәтләрдә урын алалар. VI—VIII гасырлардан безнен көннәргә хәтле килеп җиткән Орхон—Енисей язмаларында төрки-татар фольклорының һәм мифологиясенең илаһи персонажларыннан Югары Күк Алласы Тәнре, Жир-Су дөньясының хөкемдары изге Жир-Су (Ыдук Йир-Суб) һәм уңдырыш алиһәсе Ушй, төрки-татар дастаннарының төзелеше-композициясенә бик якын торган сюжетмотивлар, әдәби алымнар ярыйсы ук кин чагылыш таба. Шул ук рухтагы тагын да байрак мәгълүматлар Баласагуни Йосыф Хас Хажиб (1016—1021 еллар арасында туган— вафаты 1070 елдан сонрак) белән Мәхмүд Кашгаринын (XI йөз) мәгълүм китапларында тупланган. 922 елда Идел-Чулман Болгарстаны рәсми рәвештә Ислам динен дәүләт дине дип игълан итә. Шуннан башлап XX гасырның 30 елларына хәтле татар язма әдәбияты да. фольклоры да, башлыча, Йслам тәгълиматы һәм мифологиясе йогынтысында үсә. X һәм XII йөзләрдә Борынгы Болгарда Әхмәд ибне Фазлан (X йөз) белән әл-Гарнати (1080-1169), XIII йөздә Европа сәяхәтче-галиме Рубрук (1215 яки 1220 тирәсе - 1293), XVI-XVIII йөзләрдә шулай ук Көнбатыш Европа һәм урыс галимнәре татар халкының тормышы, гореф-гадәтләре һәм йолалары, әкиятләре, бәетләре, жырлары, мәкаль-әйтемнәре һәм табышмаклары буенча бай конкрет материаллар туплыйлар. Шулар арасында академик В В Радловнын (1837-1918) Себер татарлары фольклорына багышланган махсус зур күләмле томын, венгр галиме Габор Балинтнын (1844-1913) керәшен татарлары ижаты әсәрләрен туплаган саллы китабын, фин галиме Һейкки Паасонен (1865— 1919) җыентыкларын күрсәтеп үтәргә мөмкин Татар фольклористикасының фән буларак тулысымча оешуы бөек мәгърифәтче, энциклопедист-галим Каюм Насыйри (1825—1902) эшчәнлеге белән бәйләнгән. XX гасыр башына татар фольклор фәне шактый бай тәҗрибә туплаган, гуманитар фәннәрнен тулысынча формалашкан бик тә мөһим бер юнәлеше буларак килеп җитә Табигый, бу фәннен алга таба үсешендә бөек әдипләр Габдулла Тукай (1886-1913), Галимҗан Ибраһммов (1887—1938), Фатих Әмирхан (1886-1926), шул чорларда ук кин танылган галимнәр әдәбиятчы һәм фольклорчы-теорстик Гали Рәхим (1892— 1943), Хужа Бәдигый (1887—1940), Фазыл Туйкин (1887-1938) һәм соңыннан олы галим, шагыйрь һәм драматург буларак танылган Нәкый Исәнбәт (1899-1992) исемнәре кушылып, фольклор фәне нык адымнар белән алга китә. Югарыда кыскартылып китерелгән житди мәгълүматларның барысы да татар халкынын танылган һәм күренекле галиме, татар фольклористикасы тарихында беренче фән докторы. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Татарстан Республикасының Тукай исемендәге премия лауреаты, кеше буларак бик тә мөлаем, мәрхәмәтле, һәрвакыт кин күңелле зыялы Хәмит Ярминен (Габделхәмит Хөснетдин улы Ярмөхәммәтовнын) (1904—1981) фундаменталь фәнни тикшеренүләреннән һәм ул төзегән күпсанлы фольклор жыентыкларынын саллы-саллы кереш мәкалаләреннән. комментарий-искәрматәреннән алынды Шулар ухтәре генә дә Хәмит Ярминен ни дәрәжәдә кин колачлы галим булуын бик тә ачык күрсәтә булса кирәк Мәгълүм ки. XX гасырнын утызынчы еллары ахырына хәтле татар фольклор әсәрләрен халыктан җыю. бастырып чыгарып, янадан халыкка кайтарып бирү һәм фәнни нигездә өйрәнү башлыча стихиячел юнәлештә алып барыла. Чөнки әлеге эшләрне башкару өчен махсус оештырылган фәнни үзәк булмый. Ниһаять. 1939 елда Татар тел һәм әдәбият фәнни тикшеренү институты оештырыла. Бу Институтын оештыручыларыннан берсе булган Хәмит Ярми шул ук 1939 елда институт составында Фольклор секторы да төзи Шушы елларда фольклорчы-галим буларак формалашкан Хәмит Ярми. баштан ук әлеге Секторнын төп эш юнәлешләрен, бик хаклы рәвештә, түбәндәгечә билгели халык ижаты әсәрләрен җыю өчен махсус экспедицияләр оештыру; моңа хәтле басылып чыккан җыентыкларда, китапханәләрдә, архивларда сакланган, бигрәк тә регуляр оештырылып килгән экспедицияләрдә җыелган фольклор текстларын басмага әзерләү һәм татар халык ижаты белән бәйле проблемаларны фәнни ойрәнү Әнә шул юнәлешләрнең беренчесен тормышка ашыру буенча 1940 елда ук Сектор мөдире X Ярми җитәкчелегендә Себергә—академик В.В Радлов эзләреннән махсус экспедиция оештырыла. Бу беренче экспедициянең ин җитди нәтиҗәләреннән берсе дип мәшһүр "Идегәй" дастанының аерым вариантларын язып алуны ассызыклап әйтеп үтәргә кирәк 1945-1955 елларда Сектор оештырган фольклор экспедицияләре Татарстанның барлык районнарында йөреп, искиткеч бай материал туплый Шуннан сон инде экспедицияләр татарлар күпләп яши торган күрше Киров. Пенза. Рязань һ.б. өлкәләргә. Мари Иле. Чуаш. Мордва. Удмурт республикаларында—җәмгысы 13 өлкәдә һәм 4 республикада булып, тагын да баерак. үзенчәлеклерәк материаллар туплый Татарстан һәм күрше өлкә-рееггубликалардагы татар авылларын тулысыңча йөреп чыкканнан сон, Хәмит Ярми. табигый. Сектор галимнәренең төп игътибарын Татарстаннан ераграк төбәкләрдә яшәүче татарлар иҗатын өйрәнүгә юнатгә Галнмнсн бу эше әйтеп бетергесез мөһим һәм перспективалы булып чыга. Чөнки татар халкынын дүрттән өч олеше Татарстаннан читтә яши. Академик В В Радловтан сон. бер гасыр вакыт узгач татар фольклорчылары алдында халык ижаты әсәрләрен җыю өчен бөтенләй диярлек күтәрелмәгән һәм бик тә уңдырышлы “чирәм" ачыла 1967 елдан башлап Хәмит Ярми җитәкчелегендә кин Себер якларына фольклор экспедицияләре оештырылып, ифрат та бай һәм бик тә үзенчәлекле әсәрләр язып алына Хәтта әйтергә мөмкин, күпсанлы экспедицияләр нәтиҗәсендә татар фольклорчыларының тагар халык ижаты. аның байлыгы, жанр төрләре, яшәү шартлары турыңдагы карашлары принципиаль үзгәрешләр кичерә тагар халык эпосы (Себер татарлары), бәетләр, туй-йола җырлары (Себер татарлары, мишәр-татарлар. керәшеннәр), тарихи җырлар (Себер һәм мишәр-татарлар) кебек фундаменталь фольклор төрләре җыелып, алеге проблемаларны яңа фәнни югарьглыкта күтәрү мөмкинлеге туа. Тулаем алганда, Хәмит Ярми 1940 елдан 1972 елга хәтле, ягъни 32 ел дәвамында татар халык иҗаты секторы оештырган күпсанлы экспедицияләрнең җитәкчесе буларак, бик зур тәҗрибә туплый Хәмит Ярми оештырган экспедицияләрдә 1963 елдан 1970 елга хәтле шушы юллар авторына да катнашырга туры килде Ул елларда экспедицияләргә әзерлек гадәттә 2-3 ай элек башланып, экспедиция үзе зур бер бәйрәм кебек оештырыла иде Ел саен экспедицияләрдә 10-12 кеше катнашып, июнь-гаоль айларында, бер ай буена йореп. халыкнын көндалек тормышын, гореф- гадәтләрен. йолаларын, бәйрәмнәрен, поэтик әсәрләрен җыеп, авыллар тормышында да актив катнашып, гөрле лекция-доклаллар, концертлар оештырып, экспедиция вәкилләре булган һәрбер авыл халкын озак йокыдан уятып һәм хәтта тирә-як авылларны шаулатып китә торган идек, һәм әлеге экспедицияләрнең шулай матур һәм нәтиҗәле узуының топ сәбәпләреннән берсе—экспедиция җитәкчесенең кешеләр—әби-бабайлар. урта буын һәм яшыәр белән сөйләшә һәм сөйләштерә белүче, һәрвакыт кесәсендә тылсымлы тел ачкычы йөртүче гомумән—кешелекле, мәрхәмәтле, жор һәм үткен телле Хәмит абый Ярми булуы иде Тик ул 60-70 еллардагы экспедицияләр бихисап авылларда йөреп сансыз күп. нигездә яна. алегә хәтле бернинди кәгазьгә теркәлмәгән, бернинди җыентыкта урын атмаган әсәрләр язып атып кайту белән генә тукталып катмый иде. Казанга кайткач, гадәттә ин авыр, "күңелсез” эш—ул да булса, тәфсилле исәп-хисап-отчет язу башлана иде. Тик сектор галимнәре бу ялыктыргыч эшкә дә ямь өсти беләләр иде. Мәсәлән, экспедиция нәтиҗәләре турында төрле газета-журналларда махсус мәкаләләр, экспедиция материалларыннан ин матур әсәрләр бастырып чыгарыла, шулай ук бик үзенчәлекле һәм тулысынча янача яңгыраган радио һәм телетапшырулар оештырыла, халык арасында яшәгән аеруча оста җырчы, бәетче, дастанчыларны чакырып, махсус очрашулар уздырыла иде. Бәхеткә каршы, ул елларда радио һәм телевидение гади халык вәкилләре очен хәзергечә ябык түгел иде әле. 30 елдан артык татар халык иҗаты секторын җитәкләгән Хәмит абый Ярминен икенче һәм өченче эш юнәлешләре—тупланган материаллардан кин катлам укучылар, мәктәпләр, студентлар өчен фольклор җыентыклары чыгару булды. Биредә без ул әзерләп чыгарган дистәләгән китапларның барысына да тукталуны максат итеп куя алмыйбыз. Тик фәнни яктан ин мөһимнәре турында гына берничә сүз әйтеп китәбез. Шул ук вакытта мәсьәләнең тагын бер мөһим ягын истән чыгармаска кирәк: җитди фольклор җыентыгы чыгару өчен, барыннан да элек, конкрет материалны фәнни яктан тирәнтен өйрәнеп чыгу таләп ителә. Димәк, без биредә Хәмит Ярминен халык иҗатын фәнни өйрәнү һәм конкрет җыентыклар чыгару мәсьәләсен бергә, бер бәйләмдә яктыртып барырга тиеш булабыз. Кин колачлы галим һәм чын мәгънәсендә оптимист зыялы буларак, эшнең бу юнәлешен дә Хәмит Ярмн бик тирәннән һәм зурдан башлый. Дөресен әйткәндә, академик В. В Радлов. Габор Балинт, Хейкки Паасонен хезмәтләреннән сон 1940 елларга хәтле татар фольклорыннан зур күләмле һәм чын мәгънәсендәге фәнни җыентык-антология дөнья күргәне юк иде. 1940—1941 елларда Хәмит Ярми. үзенең халык алдында зур абруй казанып өлгергән бер төркем каләмдәшләре белән "Татар халык иҗаты" дип аталган 40 табак күләмеңдә антология төзеп, дөньяга чыгарырга әзерли. Мәгълүм ки. 1940 елда “Совет әдәбияты” (хәзер "Казан утлары”) журналында татар халкынын олы галиме Нәкый Исәнбәт татар халык эпосының йөзек кашы булган "Идегәй" дастанының җыелма версиясен бастырып чыгара. Безнең сектор галимнәре дә бу изге эштән читтә калмый дастанны аерым юнап итеп чыгару өчен Х.Ярми җитәкчелегендә махсус комиссия төзелә: аның составына Н.Исәнбәт һәм Ш. Маннур кертелә. Кызганычка каршы. Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле басмага тулысынча әзерләнгән әлеге мөһим китапларның берсе дә дөнья күрми кала... Әлбәттә, шунын белән Хәмит Ярминен бу юнәлештәге җитди эшчәнлсге туктап калган икән дип уйлау хата булыр иде. Чөнки әле аталган антологияне төзү барышында Хәмит Ярми чын мәгънәсендәге фәнни җыентыклар әзерләү тәҗрибәсе туплый, һәм 1940 еллар уртасында ук Х.Ярми белән Г.Бәширов икетомлык “Татар халык әкиятләре"нең беренче китабын басмага әзерләп бетерәләр, 1946 елда ул нәшер ителә. 1956 елда шул икетомлыкнын икенче китабы дөнья күрә. Әлеге басмалар татар фольклористикасында зур әһәмияткә ия принципиаль яна төр җыентыклар булып, үзләрснен фәнни әһәмиятләрен әле бүген дә югалтканнары юк! Аларнын яңалыгы түбәндәгеләр белән аңлатыла: җыентыкларның икесендә дә Хәмит абый тарафыннан язылган, татар фольклор фәнендә әкиятләргә багышланган зур күләмле беренче махсус фәнни мәкалә урын алды. Анда татар халык әкиятләрен халыктан жыю. бастырып чыгару һәм фәнни өйрәнү тарихы, әкиятләрне аерым жанр төрләренә бүлү— классификацияләү, аларнын проблематикасы, әдәби-эстетик үзенчәлекләре кебек мәсьәләләр кин яктыртылган иде. Бөек Ватан сугышыннан сон берничә ел узгач Хәмит Ярми югарыда күрсәтелгән антологиягә яңадан әйләнеп кайта. 1951 елда “Татар халык иҗаты" дигән 40 табаклык том басылып чыга. Һәм бу адым—татар фольклористикасында һичшиксез зур, әле безнен көннәрдә дә әһәмиятен югалтмаган вакыйга булды дип бәяләнергә тиеш Чөнки, беренчедән, китапта Хәмит Ярминен тулаем татар халык иҗатына багышланган зур күләмле монографик мәкаләсе урын алган. Аның беренче өлеше татар халык ижатын өйрәнү—фольклористика тарихына багышланган Анда автор шушы мәсьәләгә караган, дөресен әйткәндә, шул елларга хәтле беркемнең дә, хәтта гомумән күп булмаган фольклорчыларның да игътибарын җәлеп итмәгән бик күп чыганакларны: урыс, татар, Европа, Шәрекъ галимнәре, сәяхәтче, тарихчы, этнографларның хезмәтләрендәге татар фольклорына кагылышлы өлешләрен “казып чыгара". К-Насыйри. Г.Тукай. Г Ибраһимов, Х.Бәдигый. Г.Толымбаиларнын бу өлкәдәге хезмәтләренә тиешле бәясен биреп бара. Аннан сон Кереш мәкалә авторы татар фольклорының төп жанрларының һәркайсына: әкият, бәет. жыр. мәкаль-әитемнәр. табышмакларга. Совет чоры фольклоры кебек ифрат та катлаулы, мона хәтле рәтләп өйрәнелмәгән проблемага тәфсилле фәнни анализ ясый. Ә жыентыкнын төп өлешендә инде әле генә санап үтелгән жанр төрләренең ин матур үрнәкләре урын атган. Фәнни фольклор җыентыгына, аеруча зур күләмле антологиягә куела торган мөһим таләпләрнсн тагын берсе—анын тиешле югарылыкта эшләнгән фәнни аппараты: искәрмә-комментариилары. фольклорчыларның үз телендә әйтсәк, һәрбер әсәрнен паспорты булырга—анын кайчан, кайда, кемнән (туган елы. һөнәре дә күрсәтелеп), кем тарафыннан, нинди шартларда язып алынуы, ничәнче кат басылуы, элегрәк нинди чыганакларда очравы турында мөмкин кадәр тулы һәм кин мәгълүмат бирелергә тиеш. 1951 елда дөнья күргән “Татар халык ижаты" антологиясе менә бу яктан да әле хәзер дә фольклор җыентыклары төзү өчен үрнәк булып торырлык. Әлеге антология шул еллар вакытлы матбугатында югары бәя алып, бик тиз арада халыкка таралып бетә: аны икенче тапкыр бастырып чыгару ихтыяҗы туа 1954 елда китапнын икенче басмасы да дөнья күрә.. Мәсьәләнең ин кыйммәтле ягы шунда булды ки. менә инде ярты гасырдан артык Хәмит Ярми (баш редактор). Г.Бәширов (1901-1999). X. Госман (1908-1992) һәм А.Шамов (1901-1990) әзерләп чыгарган “Татар халык ижаты” антологиясе күпсанлы милли мәктәпләр, педучилишелар. югары уку йортлары, хәзер инде төрле колледж-гимназияләр өчен дә бердәнбер хрестоматия дә. дәреслек тә ролен бик уңышлы үтәп килде. Халык ижаты әсәрләреннән торган махсус һәм сатлы җыентыклар чыгаруны Хәмит Ярми алга таба да эзлекле һәм нәтиҗәле дәвам итә. Шундыйларның ин җитдиләреннән берсе—1960 елда дөнья күргән “Бәетләр” китабы. Хәмит Ярми аны да зур тырышлык белән һәм принципиаль фәнни тапләпләр нигезендә әзерли. Татар халык бәетләре буенча мона кадәр дә аерым җыентыклар һәм мәкаләләр басылып чыккан булса да. шулар арасында Хәмит Ярми хезмәте абруйлы бер урын алып тора Барыннан да элек, китапның кереш мәкаләсе махсус игътибарга лаек. Анда галим, гадәттәгечә җентекләп, татар халык бәетләрен җыю. фәнни өйрәнү һәм бастырып чыгару: бәетләрнен милли тарих белән бәйләнеше; аларнын Болгар чорында ук барлыкка килеп. Казан ханлыгы чорында тәмам формалашуы; XVII-XX йөзләрдәге һәм Совет чорындагы үсеш тарихы, бәетләрнең проблематикасы, жанр үзенчәлекләре һәм поэтикасының барысын да тирән өйрәнеп, үзенең әле хәзер дә җитди әһәмиятен югалтмаган фәнни күзәтүләрен бәян итә. Табигый, бу китапнын да фәнни аппараты— искәрмә һәм аңлатмалары зур әһәмияткә ия Үзенсн күп гомерен татар халык иҗаты әсәрләрен даими жыю. бастыру һәм фәнни өйрәнүгә багышлаган Хәмит Ярминең фәнни яктан ин мөһим хезмәте—"Татар халкының поэтик ижаты” дип аталган зур күләмле монографиясе 1967 елда басылып чыга. Һичшиксез, бу монография шул еллардагы татар фольклористикасының ин з\р фәнни казанышы булды Чөнки мона кадәр татар фольклоры проблемаларын андагы кадәр кин һәм тирән иңләгән бер генә фәнни хезмәт тә булганы юк иде Монографиянең җитди әһәмияте шунда иде ки. анда шул еллар татар фольклористикасының иң мөһим, актуаль һәм катлаулы проблемалары һәммәсе дә тиешле дәрәҗәдә кин һәм тирән яктыртылган иде Китапның беренче һәм ин зур бүлеге фольклор әсәрләрен халыктан жыю. фәнни яктан өйрәнү һәм вакытлы матбугатта, төрле фәнни җыентыкларда, гыйльми язмаларда бастырып чыгару тарихын, татар халык иҗатына багышланган фәнни һәм фәнни-популяр мәкаләләр, очеркларны барлау һәм анализлау һ.бларны инләнгән иде Бу бүлек апе хәзер дә. бигрәк тә аспирантлар һәм яшь галимнәр өчен татар фольклористикасы буенча энциклопедик характердагы мөһим чыганак ролен үтәп килә. Чөнки Хәмит Ярминен әлеге монографиясеннән сон татар фольклористикасы тарихы буенча бер генә җитди, зур күләмле махсус теоретик хезмәт язылганы юк . Шул ук монографиянең калган бүлекләрендә сүз татар халык иҗатының әкият, бәет, мәкдль-әйтем. табышмак, җыр, мәзәк кебек мөһим жанрлары турында бара Ул еллар идеологиясе теләп иткәнчә, монографиянең шулай ук зур бер өлеше Совет чоры татар фольклоры проблемаларына багышланган иде. Китапнын соңгы битләрендә шактый бай библиография китерелә Бу монографиянең әһәмиятен билгеләгәндә, шуны истән чыгармаска кирәк менә 35 елдан артык инде Хәмит Ярминен “Татар ха.лкынын поэтик ижаты" монографиясе лә югары уку йортларының татар факультетлары, мәктәп, мәдрәсә, псдучилище, колледж, лицей, гимназияләр өчен бердәнбер җитди дәреслек ролен до утәп ктә Хәмит Ярми фәнни эшчәнлегенең тагын бер мөһим үзенчәлеге шунда—еллар үткән саен анын тикшеренүләренең эчталеге-мәгьнәсе тирәнрәк ачыла бара. 60-70 елларда Совет фольклор фәнендә ифрат җитди бер юнәлеш ачылып, төрле халыклар авыз иждтынын күптомлыкларын чыгару эше башлана. Казакъ, үзбәк, кыргыз, мордва һ.б. халыкларда шул юнәлештә беренче җитди адымнар атлана Хәмит абый да әлеге бәрәкәтле идеяне күтәреп, күптомлыкнын Проспектын төзүне 1972 елдан халык иҗаты секторы мөдире итеп билгеләгән фольклорчы-галим Илбарис Надировка тапшыра. Тиз арада татар фольклорының 12 томлык җыелмасының тәфсилле һәм чын фәнни нигездә әзерләнгән Проспекты төзелеп бетә һәм сектор галимнәре күптомлыкны төзү эшенә керешә Анын кыска җырларга багышланган беренче томы И. Надиров тарафыннан төзелеп, 1976 елда ук басылып та чыга. Өч китаптан торган әкият томнарынын баштагы икесен Х.Ярми һәм бөтен гомере буена секторда эшләп, Хәмит абыйнын күпсанлы экспедицияләр вакытында да. шулай ук бихисап җыентыклар төзүдә дә ин ихлас һәм тырыш ярдәмчесе булган Хәлидә апа Гатина төзиләр... Хәмит Ярминен җитәкче буларак тагын бер күркәм сыйфатын әйтеп үтми мөмкин түгел: ул халык ижаты секторын җитәкли башлаган еллардан ук үз фәненен киләчәге турында зур кайгыртучанлык күрсәтеп, секторга аспирантлар ала башлый. Ул тәрбияләп үстергән аспирантларның барысы да соныннан да шул юлдан тайпылмыйлар. Шулар арасында 1972-1990 елларда, ягъни—18 ел буена сектор мөдире булган филология фәннәре кандидаты, өлкән фәнни хезмәткәр И Надиров; танылган язучы һәм фольклорчы Э.Касыймов (1930-1986), хәзер инде фән докторлары Т Галиуллин һәм шушы юллар авторы Ф Урманче. Татар халык ижаты өлкәсендә шулкадәр зур хезмәт күрсәтеп тә, фәннең шул юнәлеше буенча доктор исемен алу турында хыялланмау—гайре табигыи бер күренеш булыр иде Басылып чыккан фәнни җыентык, мәкаләләренең саны—бихисап. Татар халык ижаты буенча күләмле монографиясе дә бар Димәк, сүз тик әлеге исемне формаль яктан яклап алу турында гына бара. Һәм 1969 елнын 26 октябрендә Хәмит Ярми Алматыда, Казакъстан Фәннәр Академиясендә, татар фольклоры буенча беренче буларак, филология фәннәре докторы дәрәжәсенә тәкышм ителгән диссертациясен унышлы яклап чыга... һәм егерме ел буена татар фольклор фәненнән бердәнбер доктор булып кала... Сөйләнгәннәрдән анлашыла булса кирәк: татар халык иҗатына ниндидер катнашы булган һәрбер зыялы—мәктәп, мәдрәсә, гимназия, колледж укытучысымы ул, татар фольклоры буенча аспирантмы, лекцияләр укучы доцент яки профессормы—һәрвакыт үзенен беренче адымнарын Хәмит Ярми чыгарган "Татар халык ижаты" антологиясеннән, "Татар халкының поэтик ижаты" монографиясеннән, ул әзерләп бастырган әкият, бәет, җыр һ.б. җыентыкларыннан башлый. 1939-1971 елларда Хәмит Ярми, 1972-1990 елларда Илбарис Надиров җитәкләгән фольклор секторы (1988 елдан—халык ижаты бүлеге) 90 нчы еллар башында тулысынча җитлеккән фәнни оешма булып формалаша һәм Хәмит Ярми башлаган эшләрне унышлы дәвам итеп килә. И Надиров сектор мөдире булган елларда "Татар халык ижаты" күптомлыгы басылып бетә. 1989 елда бу фундаменталь басманы әзерләүдә турыдан-туры катнашкан бер төркем галимнәр Х.Ярми (үлгәннән сон), И Надиров, X Мәхмүтов, Л Жамазетдинов һәм Ф.Әхмәтова Татарстанның ин абруйлы бүләгенә— Г.Тукай премиясе лауреаты дигән исемгә лаеклы дип табылалар Бу үзе бик күп нәрсә турында сөйли: күрсәтелгән күптомлык әле хәзер дә, һичшиксез, киләчәктә дә халык иҗаты белән кызыксынучылар, аны өйрәнүчеләр өчен төп һәм ин мөһим фәнни чыганак булып кала бирәчәк. Татар халык ижаты бүлегенең тарихын тәфсилләп күзәткәндә, бик тә үзенчәлекле бер фактка тап буласың: 51 ел, ягъни—ярты гасыр буена бу бүлекне нибары икс кеше—ике зур галим җитәкләгән: 1939-1972—Хәмит абый Ярми, 1972-1990—Илбарис абый Надиров. (И.Надировтан сон бу вазыйфага Хуҗиәхмәт Мәхмүтов билгеләнә, әмма ул мона вакытлыча эшләп тору шарты белән генә риза була.) Аларнын тырышлыгы, оештыручы буларак зур таланты, кешелеклелете, миһербанлыгы, галим буларак бөтен Институт халкы алдында тирән абруйга ия булулары нәтиҗәсендә 1990 еллар башына халык ижаты бүлеге зур булмаган, әмма ифрат та тырыш, унган, эшлекле һәм зур фәнни перспективалы ижади төркем булып формалашып өлгерә. Ул узган гасырның 90 еллары башыннан сон тагын да зуррак, җитдирәк адымнар белән алга китә. Монын төп сәбәбе бүлеккә яна житәкчс килүдә генә түгел иде. билгеле. (1992 елның 1 сентябреннән бүлек мөдире итеп шушы юллар авторы чакырылган иде.) Мәсьәләнең ин житдие—күп еллар буена төзелеп һәм ныгытылып килгән ышанычлы нигез булуда иде. Шул 90 еллар башында бүлек алдында торган ин мөһим проблемаларның берсе—фәнни кадрлар мәсьәләсе булып чыкты Чөнки бүлек шактый “олыгайган" Анда—нибары өч фән кандидаты, бер генә аспирант та. бер генә фән докторы да юк. Чын күнелдән эшкә керешкәч, мәсьәләнең бу ягы да шактый тиз хәл ителде: чөнки элек-электән бүлекнен фәнни потенциалы бик нык һәм зур иде. Хәзер бүлектә барлыгы 10 фәнни хезмәткәр Шуларнын алтысы—фән кандидаты, дүртесе—фән докторы. Бүлектә шулкадәр доктор булгач, хәзер Институтның Диссертация советында фольклористика буенча кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклау мөмкинлеге дә ачылды. Әлбәттә, бүлеккә аспирантлар алу мөмкинлеге дә киңәйде: хәзер бездә 13 аспирант укый. Шунын белән бергә фәнни җыентыклар һәм монографияләр чыгару эше дә укышлы гына дәвам итеп килә. 1999 елдан башлап татар халык ижаты әсәрләренең урысча 14 томлыгын чыгару эшенә керешелде. Бу күптомлыкнын 1-2 томнары инде басылып та чыкты Табигый ки, элегрәк дөнья күргән 12 томлыкның хәзер инде бер генә томын да һәм беркаян да табып булмый. Ә фольклор әсәрләренә ихтыяж зур! Шуның нәтижәсе буларак, хәзер бүлек хезмәткәрләре “Татар халык ижаты” жыелмасынын 25 томлыгын әзерләү эшенә керештеләр. Иншалла, 2005 елдан башлап бу күптомлыкнын да беренче китаплары дөнья күрә башлар Мәгълүм ки, безнен көннәрдә татар халык ижаты, махсус курс буларак, югары уку йортларының татар факультетларында, милли мәктәп, гимназия, колледж, педучилище, лицей һ.б.ларда укытыла. Димәк, тулаем алганда тагар халык ижаты җыентыкларына сорау көннән-көн арта бара. Басылып чыкканнары да гадәттә китап кибетләре киштәләрендә тузан җыеп ятмый Мәсьәләнең әнә шул ягын истә тотып, халык ижаты бүлеге хезмәткәрләре Мәгариф министрлыгы һәм “Мәгариф" нәшрияты белән берлектә 2000 едда татар фольклорының аерым жанрларыннан торган һәм “Энже чәчтем—энже җыям” дип аталган 10-12 табак күләмендәге китаплар сериясен чыгара башлады Бүгенге көндә бу сериянен 9 китабы басылып чыкты инде Алдагы бер-ике елда анын тагын 2 яки 3 китабын чыгарып, шунын белән серия төгәлләнер дигән өмет бар. Ни әйтсән дә, укытучы да, укучы да бер дәрескә дистәләгән китап күтәреп йөри алмый Шулай булгач, татар халык иҗатыннан махсус дәреслек кирәклеге күптән сизелә иде инде Һәм, ниһаять, 2002 елда “Мәгариф" нәшриятында “Татар халык ижаты. Югары уку йортлары һәм колледжлар өчен дәреслек” дигән махсус китап та дөнья күреп (авторы—проф Ф Урманче), вакытлы матбугат битләрендә югары бәя алды. Мәкаләне йомгаклап кую өчен, тагын бер һәм бик тә мөһим фактны күрсәтеп үтәргә кирәк 2002 елда гына да бүлек хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән 17 китап басылып чыкты Шулар арасында—6 монография һәм 11 фольклор җыентыгы Биредә әлеге монографияләрнең кайберсен генә булса да атап үтү артык булмас: филология фәннәре докторы, баш гыйльми хезмәткәр X Ш Мәхмүтов "Борынгылар әйткән сүзләр (УШ-ХУИ йөз төрки-татар ядкярләрендә афоризмнар)” -Казан "Фикер" нәшрияты, 16 табак. Ф И Урманче. Лиро-эпос татар Среднего Поволжья — Казань Татарское книжное иза., 16. 10 табак, филология Р Ф Ягьфәров Тагар халкынын уен фольклоры — Казан Мәгариф. 17,3 табак һ б. Сөйләнгәннәрдән күренгәнчә, филология фәннәре докторы Хәмит Ярмннен зур тырышлыгы, югары профессиональ әзерлеге, фидакяр фәнни зшчәнлеге нәтиҗәсендә осштырыл1ан һәм нык үсеп киткән халык ижаты бүлеге хезмәткәрләре ү тәренең зур остазларының бәрәкәтле традицияләрен бүген дә тырышып дәвам итәләр Бүлекнен фәнни потенциалы ышанычлы Димәк, бүлекнен ныклы нигезгә корьпган алеге традицияләре алга таба да унышлы дәвам итәр дигән өмет бар