Логотип Казан Утлары
Публицистика

Коръән татар телендә

83—МУТАФИФИН (КИМЕТЕП ҮЛЧӘҮ) СҮРӘСЕ (М\ тафифин сүрәсе 36 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән. Мутафифин-сату. сәүдә эшләрендө алдаучылар, киметеп үлчәүчеләр, дигән мәгънәдәге суз.) Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. I. Киметеп үлчәүчеләргә ләгънәт төшәр. (Аларның Кыямәттәге хәле коточкыч яман булыр.) (2) Андыйлар (комсыз, намуссызлар) үзләренә үлчәгәндә, мул итеп, артыгы белән үлчәтеп алалар. (3) Кешеләргә үлчәгәндә киметеп бирәләр. (Яки үлчәүне бозалар, яки гер авырлыгын киметәләр, яки үлчәнәчәк әйберне ким салалар.) (4) Яңадан тереләчәкләрен (каты җәзага тартьыачакларын) белмиләрмени соң алар? (5) Бөек бер көндә (6) галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ (каршында җавап тотар) өчен кешеләрнең каберләреннән кубарылып чыгасы көн килеп житәр. (7) (Үлчәүгә хилафлык кертүдән сак булыгыз) яманлыклар язылган китап Сижжинда булыр. (8) Сижжиннын ни икәне турында сина кем белдерде9 (9) (Сиҗҗин—ул бары тик яманлыклар гына) язылган китап (10) (Кыямәт көнен) ялганга чыгарганнарның хале Кыямәт көнне бик тә яман булыр. (11) Алар ул көн турында гел ялган сөйләде. (12) Гәрчә, аны (Кыямәт көнен) азгынлыкта хәттин ашкан, гөнаһ кылу һәвәслеге белән мавыкканнар гына ялганга саный. (13) Аларның (инкарьчыларның) алдында аятьләребезне укыганда алар: —Борынгылардан калган әкиятләр,—дип мыскыл итәләр. (14) Хәер, эш анда да түгел. Алар кылган яманлыклар тузан бөртеге булып, йөрәкләренә күгәрек куна бара, кер каплый бара. (Шхннан соң алар кара йөрәкле булып кала ) (15) Хәер, (алар барыбер иман китермәстер, шөбһәсез ки) ул көнне алар Раббыны күрү бәхетеннән мәхрүм булыр (16) Соңра алар, һичшиксез, ялкынлы жәһәннәмгә керәчәк. (17) Аларга: -Менә бу газап сез ялганга санап килгән нәрсә булыр!—дип әйтерләр. 18. Хактыр ки. игелекле кешеләрнең (гамәл) китабы, һичшиксез. Гыйллиюндә саклана. (19) Гыйллиюннең ни икәнен син белмисең. (20) Ул—игелекләр язылган китаптыр. (21) Ул китаплар янында Аллаһ хозурындагы фәрештәләр сакта торыр, киләчәктә игелекләрнең шаһите булыр өчен. (22) Шик юк ки. игелекле кешеләр (җәннәт) нигъмәтләре эчендә булыр. (23) Зиннәтле тәхетләргә утырып, алар бар нәрсәне тамаша кылачак (24) Син аларны танырсың, аларның йөзе шул нигъмәтләрнең нуры белән балкып торыр. (25) Аларга мөһерләнгән шешәләрдән саф ширбәт эчерерләр. (26) Ул мөһерләр (хуш исле) мисыктан ясалган булыр. Сусаганнар шуны эчәргә омтылсын. (27) Ул ширбәткә Тәсним катыштырылган булыр (28) (Тәсним) ул—Илаһи чишмә, аннан Аллаһка аеруча якын булганнар гына эчә. (29) Хактыр ки. гөнаһ эшләгән (кяферлөр) иман китергәннәрне мыскыл итеп калә иде. (30) Очрашкан чакларда, узып киткәндә алар берберләренә күз кысып, (мөэминнәрне) кимсетәләр иде. (31) Өйләренә дә алар шул мыскыллаудан ләззәт алып кайталар (32) (Мөселманнарны) күргәндә алар: -Болар, чыннан да. адашкан халык.-дип көлеп китәләр. (33) Гәрчә, алар (кяферлөр мөэминнәргә) күзәтүче итеп куелмаган. 34. Менә бу көн (Кыямәт) иман китергәннәрнең ('кяферлардан.) көлә торган көне. (35) Зиннәтле тәхетләренә утырып, алар барысын да күзәтер. (36) Кяферләр (дөньяда кылмыш гөнаһларына күрә) җәзаларын алдылармы? 84—ИНШИКАК (ЕРТЫЛУ) СҮРӘСЕ (Иншикак с\рәсе 25 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән. Иншикак-шартлау.) Бием илләһи р-рах мән и р-рах и м. 1. Күк шартлап, урталай ярылгач. (2) Раббыга буйсынып. Анын әмерен үтәп. (3) Җир сузылып, төп-төз булып. (4) эчендә булганнарның барчасын тышка атып, бушагач. (5) (Җир) Раббыга буйсынып. Анын әмерен үтәргә бурычлы. 6. Әй. адәм баласы, шиккә урын юктыр ки. син (дөнья мәшәкатьләре аша. интегәчабалана) Раббың илә кавышырга омтыласын. Ахырда син (Аиаһ белән) кавышырсың да (7) Китабы ун кул тарафыннан бирелгән кешегә (8) хисап тоту жинел булачак (9) һәм ул шатлык-куаныч илә туганнары, гаиләсе белән (җәннәттә) кавышачак 10. Әмма китабы сул иң өстеннән бирелгән кеше (11) шундук (эшне аңлап) үләсе килеп, (ул җәзаларны күргәнче, үлсәм яхшырак булыр иде дип) акыра башлар. (12) Ул дәһшәтле утка атылачак. (13) Ул гаиләсендә дә. кешеләр арасында да (Аиаһтан. аның җәзасыннан /арыкмыймын, дип) мактана иде. (14) Чөнки ул. чыннан да. Раббы янына барырмын, дип башына да китерми иде. (15) Раббы аны (ни кылганнарын) бик яхшы күреп тора иде (16) (Чынбарлык ул уйлаганча булмады) Шәфәкъ исеме белән әйтәмен ки. (17) барчасын үз караңгылыгына алучы төн исеме белән әйтәмен. (18) тулган Ай исеме белән әйтәмен: (19) Сез. һичшиксез, бер халәттән икенчесенә күчү (яралу, туу. картаю, үлү) мәжбүрендәге затлар. (20) Шулай булгач, (иман китермичә) сез ни кыласыз? (21) Яннарында Коръән укыганда ни өчен сон алар сәҗдә китми? (22) Шулар өстенә кяферләр аны (Мөхәммәд сөйләгәннәрне) ялганга саныйлар (23) Гәрчә. Аллаһ аларның күңелләрендә ниләр барын бик яхшы белеп тора (24) Шуна күрә. (ий. Мөхәммәд) син аларны хәтәр жәза бирүче газаплар белән кисәтеп куркытып тор. 25. Иман китереп, игелекле гамалдә булганнарны Аллаһнын иксез-чиксез нигъмәтләре көтә. 85—БУРУҖ (ЙОЛДЫЗЛАР) СҮРӘСЕ (Буруҗ сүрәсе 22 аятыпән тора. Мәккәдә иңгән Буруҗ—каланча. манара.) Би см и л л әһ и р-ра х м ән и р-ра х и м. (Беренче аять төрлечә тәрҗемә ителгән, нигездә ашрның барысы да дөрес кебек, шулай да тирәнрәк аңлар өчен, берничөсе тәкъдим ителә I. Бихисап йолдызлыкларны үз эченә алган җиде кат Күк манарасы белән ант итәмен ки. (2) вәгъдә ителгән көн илә. (3) шаһит булган һәм шәһадәглек кылучылар исеме белән әйтәмен ки, (4, 5) эче дөрләп торган ялкынлы, утлы чокыр казыткан бәндәгә әче каһәр иңсен (6) (Мөселманнарны шул утка таииап яндырганны) алар карап утырдылар. (7) Алар иман китергәннәрне ничек жәзалганнарына хөкемдарлары каршысында шаһит булачак. (8) Бердәнбер жинелмәс кодрәт иясе булган Аллаһка. мактауга лаек Раббыга иман китергәннәре өчен аларны (мөэминнәрне) шулай газапладылар (9) Күкләрнең вә Җирнең бөтен барлыгына Аллаһ кына ия. Аллаһ бәген нәрсәгә берүзе шаһит. 10. Хактыр ки. иман китергән ирләрне, мөэминә хатыннарны җәзалаучылар, соңра тәүбәгә килмәсаләр. аларга җәһәннәм газабы хәзерләнгән Ялкынлы утта яну- аларнын өлеше II. Иман китереп, игелек кылганнар арыкларыннан чишмәләр агып ятучы җәннәтләргә керер. Бөек котылыш (Сәгадәт) шул булыр 12. Хактыр ки. Аллаһнын тстгышы-хәтәр тотыш (13) Иң башлап юктан бар итүче дә. ахырда тагын терелтеп. Үз хозурына алдыручы да—Аллаһ Үзедер (14) Ул тәүбә итүче мөэминнәрне ярлыкаучы, (итагать итүчеләрне) сөюче (15) Ул-Гарешнсн хуҗасы Бөекләрнең бөеге (16) Аллаһ теләгәнен төгәл башкаручы 17. 18. Сиңа Фиргавен белән Сәмуд гаскәрләре турында хәбәр килеп ирештеме'’ (Аллаһны инкарь иткәннәре өчен ашр нинди һәлакәттә дучар булды ) (19) Шулай булса ла. кяферләр һаман инкарь итә. (20) Аллаһ аларны газабы илә чорнап алачак (21) Иң дөресе шулдыр ки. алар инкарь иткән Китап—олуг мәртәбәле Коръән. (22) Ышанычлы урында (Ләухея Мәхфуздә) сакланучы—Изге Коръән