Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЪРИЯТ

ҖИРГӘ БӘХЕТ ӨЧЕН ТУДЫМ МИН Йолдыз булсам Зөһрә кызның талир тәңкәләре Чәчелгәннәр күккә йолдыз булып. Кара төндә җиргә энҗе төшә, Сөю-мәхәббәткә ташып, тулып. Шул йолдызлар җнргә бәхет чәчә, Йөрәкләргә бүләк итә илһам. Мин бары тик сөю нурын гына Чәчәр идем җиргә, йолдыз булсам. Каләм дәфтәр ашый Төн патшасы миңа ишек кага, Колагыма пышылдый ул: “Йокла! Йокла! Ташла каләм белән дәфтәреңне. Серле төшләр ниләр сөйли — шуны тыңла!" Ялгышасың, Төн Патшасы, ялгышасың, Дәфтәр, каләмсез яшәү ул — яшәү түгел. Хисләр, ташыл, ак кәгазьгә түгеләләр, Йөрәк сыкрый, кыллар чиртеп җырлый күңел. Тыеп булмый, шашкан хисләр ярга ташый, Ә каләмем әле һаман дәфтәр ашый... Мәхәббәт Мәхәббәт татлы ул, дигәннәр Ялгышкан. Мәхәббәт яралган, күрәсең, Сагыштан. Мәхәббәт — газапның упкыны, Килешәм. Мәхәббәт кодрәте тиңдәшсез, Бирешәм. Гөлнара ЖӘЛИЛОВА Актаныш районында туган. Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укый "Синме бу, бәхет?" исемле җыентык авторы Мәхәббәт — тыелган җимешнең Татлысы. Мәхәббәт — йөрәкләр хисенең Затлысы. Мәхәббәт — гашыйклар күңленец Мең кылы. Мәхәббәт — йөрәкнең мәңгелек Чоңгылы. Кыргый гөл Сафлык аланында кыргый гөл ул. Чәнечкеле аның таҗлары. Чәнечкеләр аша карадылар. Белмәделәр анда җан барын. Кыргый гөл дә бер көн чәчәк атты. — Кыргыйлыкта икән матурлык. Горур гына башын күтәрде дә Бар дөньяга сафлык тутырды. Кыргый чәчәк кыргый бер аланда Кыргый матурлыкка әйләнде. Матурлыкка хәйран булды дөнья. Сафлык белән бәхет бәйләнде. Көнем тәмам. Бар җиһанда Төн хакимлек итә. Йөрәк уралган сагышка. Җаным нндер көтә. Көн дә тәмам. Кара челтәр Бизәгендә Ак Ай. Шатланырлык бер сәбәбем Юк та кебек бугай. Көнем тәмам. Тик мин генә. Төн сакчысы кебек. Йокламыймын, күктән сөю. Могҗизалар көтеп. Җиргә бәхет өчен тудым мин Әнкәй ак биләүгә төргән чакта Миңа шулай днеп пышылдаган. Аның сүзләренә Аллаһ үзе. Фәрештәләр хәтта кушылганнар: • Җиргә бәхет өчен тудым мин!” Мүкәй-мүкәй җирдән шуышканда Изге җирем дога кылган миңа. Маңгаемнан үпкән мине үзе... Изге Анам, бәхетлемен шуңа: Җиргә бәхет өчен тудым мин! Фатыйхасын биргән ту мыштан ук Җәбраил фәрештә изге канат: "Бәхетле бул!" — диеп пышылдаган Колагыма минем кабат-кабат. Җиргә бәхет өчен ту дым мнн! Д и л и я Г ы й б а д у л л и н а Ә ҖИЛ ИСӘ ҺАМАН ИСӘ Өченче көн Өченче көн мин күкләргә мендем. Анда сине башка белән күрдем... Өченче көн баш очыңда атылды бер йолдыз. ...Ул мин идем... Ә ҖИЛ исә Җир караңгы, Күк караңгы, Төн караңгы... Юлга чыкты тынгысыз җил — төн карагы... Күктә йолдыз бүген ничә? Меңәрләгән иде кичә... Йолдыз чүпләп караңгыдан, гомер кичә. ...Ә җил исә һаман исә, һаман исә... Пычкымыни, ялгыз айны болыт кисә. Нишләр җиһан, бу гөнаһын сизсә? Нишләр галәм, төнге күктән ай да бизсә? ...Ә җил исә һаман исә, һаман исә... Соры томан арада. Күк ярлары аллана, Ә төн, ай-һай, кара ла... Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА -Актаныш районы Такталачык мәктәбенең соңгы сыйныф укучысы Шигырьләре көндәлек матбугатта, шул исәптән журналыбызда да басылды “Мин бәхетне күрәм!" (“Мәгариф", 2004) исемле китабы дөнья күрде. Таң җиле юлда уйный. Сулыгып йолдыз сулый, һәр нурдан кояш ургый. Иртәнге чыкны урлый... Сүзләрне күзләр күмә. (Ялгыш эндәшә күрмә!) Күңел дөньяны күрә. Юллардан еллар үрә... Елмаям шуңа күрә! Тама тамчы, тамга салып бозлы җиргә. Таман гына бу тамгасы буйга, иңгә. Томан булып, талымсыз күк җиргә иңә. ...Томырылып карга баггы бозлы энә... Кочагыңа атыласым килә Күргән саен сине... төшемдә. Мин салкыннан кабат туңам бүген. Ә син. бердәнберем, өшемә!.. ...Кермә бүтән, гамьсез, төшемә... Минем хисләр хәерчесе буласым килми. Бар җылымны җиргә биреп тә. туңасым килми. Бу бушлыкка кулларымны сузасым килми. Тормыш юлын, башым түбән иеп. узасым килми. Бар кешелек күләгәгә чумганда да. качасым килми. Кырыс заман кагыйдәсен ачасым килми. Дусларымның хыянәтен белгәндә дә. аңлыйсым килми, "Син бәхетле!" дип. үземне аллыйсым килми... Минем йөрәк Минем Минем Минем Минем Минем Минем Минем Минем йөрәк шаулы диңгез, әле йөзелмәгән, йөрәк кызу чүлдер, әле йөрелмәгән, йөрәк сихри дөнья, әле күрелмәгән, йөрәк алсу алма, беркем үрелмәгән, йөрәк яңа шигырь, әле язылмаган, йөрәк — ап-ак чәчәк, беркем кагылмаган, йөрәк кара урман, һичкем адашмаган, йөрәк тылсымлы төш. беркем саташмаган. Минем йөрәк ялланмаган, бары минеке ул! Төшерә алсаң кулларыңа, сүнмәс бәхетем бул!