Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ГЛОБАЛЬ ЧЕЛТӘРДӘ

Кайда гына сибелмәдең син, әй бөек һәм горур татар халкы!.. Кайда гына угылларын, кызларын юк синен!.. Дөньянын кайсы почмагына барып керсән дә, милләттәшеңне очратырсын. Татар булмаган җир юк ул: бигрәк тә Русиядә, Урта Азиядә. Балтыйк илләрендә, Финляндиядә. Торкиядә һәм АКШта байтак безнең татарларыбыз. Заманында торле сәбәпләр аркасында туган нигезләреннән, Ватаныннан аерылып мөһаҗир булып киткән милләттәшләребез, үзләре белән мәдәниятебезнең ядкарьләрен: җырларын, шигырьләрен, бәетләрен, дастаннарын, әкиятләрен һәм, әлбәттә, ин бай олуг хәзинәсе булган татар телен дә алып киткәннәр. Чит җирләрдә яшәүче татарлар милли йөзләрен саклап калыр өчен, үзләре һәм бигрәк тә балалары жирле халык белән ассимиляцияләшмәс өчен төрле мәдәни чаралар үткәрәләр. Төрле төбәкләрдә елдан елга үткәрелеп килгән концерт, презентация. Сабантуй кебек мәдәни чаралар моңа дәлил. Күптән түгел татар халкын бердәм итүче, жыр, сәнгать һәм эстраданы төрле яклап яктыртучы һәм, ин мөһиме, тәүлеккә егерме дүрт сәгать буе хезмәт күрсәткән, Казан һәм тирә-юньгә 100,5 РМ ешлыгында таралучы “ТаСаг гасһоы глобаль Интернет челтәрендә дә туры эфирга чыга башлады. Хәзер теләге булган һәрбер кеше, дөньянын кайсы почмагында булмасын. ҺПр://\уут.1а1агга(һо51.ги Интернет сайтыннан радиобызны туры эфирда тынлый ала. Бигрәк тә еракта яшәүче татарлар өчен бу бик кирәкле һәм күптәннән көтеп алынган чара. Радио тынлаучыларыбыз, сайтыбызнын "Кунак бүлмәсе"нә кереп, “Рәхмәт сезгә! Сезне бик яратып тыңлыйбыз!" кебек ихласлы теләкләрен һәм Шөкраннарын язып калдыралар Хәтта тынлаучыларыбыз арасында татар кешеләре генә түгел, чит якта горып, туган мәдәниятеннән ерак калган кардәш төрки кешеләре: Кырым татарлары, башкортлар, төрекләр дә байтак. Шулай итеп, дөнья күләмендә татарча хезмәт иткән радиобыз татарларны (һәм аларны гына да түгел!) берләштерә, уртак мәдәниятле итә. Финляндиянең Хельсинки шәһәрендә яшәгән татар шагыйрәсе һәм жырчы Жәмилә Низаметдин үзенен шигри юлларын безгә багышлаган: Тшаг гасЧохГн кушып. Җырлыйк эле онытылып. Дусларыбызны яратып' Сез булганга мин бәхетле. Җырлыймын да җырлыймын. Кайчагында, күңелем тулса. Яшермичә елыймын! Әлеге шигырьгә, әлбәттә, иҗади караш белән түгел, ә хөрмәтле тынлаучыларыбызнын рәхмәте дип карарга кирәк. Бу язмалар, \у\үлу.1а1агга(һо51.ги сайтында урнашкан “Кунак бүлмәсе”ндә язылган. Сайттагы форумда да татар кешеләре үзара уй-фикерләрен уртаклаша алалар, анда радио эшенә кагылышлы теләкләрегезне һәм киңәшләрегезне дә белдерергә мөмкин. Та(аг га<һоы нда 100,5 РМ ешлыгында һәм уу\у\у.1а1аггасһоя1.ги сайтында көтәбез сезне, хөрмәтле тынлаучыларыбыз. Борынгы, популяр һәм өр-яна җырлар, сәгать саен кайнар яңалыклар, сәлам юллаулар, төрле уеннар, конкурслар һәм тагын бик күп нәрсә бары тик сезнең өчен! Сез булганда — без бәхетле! Киләсе очрашуларга кадәр!