Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛ БЕРЕНЧЕ ИДЕ

Иң мөкатдәс, мәгънәле яшәлә торган гомер—тарихи ватанда узганы, иң зур мактауга лаек хезмәт—туган халкыңа багышланганы. Тәүфикъ Әйди. Борынгы заманнарда ук төрле миссия белән дөнья буйлап йөрүче кешеләр булган. Аларны кодрәтле хакимият ияләренең канцелярия хезмәткәрләре, эшле кл ел әре аталап зур юлларга әзерләнгәннәр, кирәкле һәрнәрсә белән тәэмин иткәннәр, кулларына ышаныч хатлары тоттырганнар Әлеге сәяхәтчеләр өчен махсус кәрваннар, экспедицияләр төзегәннәр, үзләренең хәер-догаларын биреп, кайсыларын тантаналы рәвештә, ә кайберләрең шыпын гына озатып җибәргәннәр Ә менә безнен көннәрдә горбәтлектә жәфа чиккән газиз халкынын дөнья буйлап сибелгән бөртекләрен барып табу-барлау, күрешүхәл белешү, татарлыгы жуелмаганнарынын ничек тә рухларын күтәрү, ә татарлыгы югалып баручыларына үзләренен кемлеген исләренә төшерергә тырышу, тарихи ватан турында хәтерләрен янарту, бер уңайдан, гомумән дә башка халыкларга да мәгърифәтле татар милләте барлыгын белгертергә тырышу миссиясе белән ирекле баштан, төп эшеннән аерылмыйча, үзенен шәхси ялы хисабына ерак юлларга чыгып китүчене батыр димичә, кем дисен инде9 Әйе. татар әдәбиятынын күренекле вәкиле Тәүфикъ Әйдине әле тора-тора батыр дип тә атарлар. Сәвит чорында, 70-80 елларда (үзебезнең XX гасырга шулкадәр дә ияләшелгән, аны үткән гасыр дип әйтергә тел дә әйләнми) без—татар әдәбиятын сөючеләр—чит илләр турындагы мәгълүматларны күбрәк Миргазыян Юныс әсәрләрен укып ала идек Хәзер менә шундый икенче бер төрле заман килеп ята ки. Тәүфикъ Әйди йөреп чыккан илләр (кайберләреннән кала) һәм элеккеге СССР җөмһүриятләре хакында ни генә белербез икән9 Анда бүленеп калган милләттәшләребез хакында ни ишетербез? Күз күрмәгән, колак ишетмәгән юл чыгымнары аркасында ул яклардагы якын туганнар белән дә күрешә алмас булдык Элек "күгәрчендәй гөрләшкән" Болгария. Румыния, Венгрия, Польшаны да “оныталар” бугай инде—анда, ул илләрдә дә безнен милләттәшләр байтак диләр бит Менә бу очракта безгә Тәүфикъ Әйди әсәрләре ярдәмгә килергә мөмкин, һич югы. андагы милләттәшләребезне онытмаска бер кыңгырау булып торыр, әгәр дә алар һәртөрле кысу-жәберләү, яисә үзләренен ваемсызлыклары аркасында бөтенләй юкка чыгып бетмәсәләр... Хәер, кая инде ул чит илләр! Татарнын бүгенге көндә дәүләтчелек билгеләре булган җирлектә—Татарстанда халкыбызны упкынга аккандай йотылудан бергәләп саклыйсы, саклашасы иде Тәүфикъ Әйди бу эшне нәкъ үзебезнен җөмһүрияттән башлаган да. Искиткеч кызыксынучан һәм шул ук вакытта төгәл мантыйк, аек акыл белән II* эш йөртүче сәяхәтчебез күзеннән татар тормышының, татар авылларының бер генә детале дә читтә калмый. Әйтик, авылда ничә йорт бар, ничә кеше яши, мәктәп нинди, укучылар ничәү, укытучылар җитәрлекме? Авылда китапханә бармы? Анда ничә китап җыелган? Иң мөһиме—татарчасы күпме0 Клуб эше ничек.’ Анда җыр- бию генәме? Әллә профессиональ сәнгатьнең нигез ташы булган фольклорга да игътибар бармы? Бу игътибар конфсрансье-алып баручының бер-ике мәзәк әйтүе белән бетәме, әллә төрле жанрлар буенча кичәләр үтәме? Әйе-әйе, мәсәлән, мәкаль, әйтем, табышмаклар кичәсе, бәет кичәсе һ. б. Тәүфикъ Әйти хәтта аерым фольклор клублары оештырырга тәкъдим итә: театр түгәрәге, хор, ансамбльләрне оештырган кебек. (Т. Әйди. Сайланма әсәрләр "Сәхнәгә мәзәк кирәкме?” 11 том. 4-10 б) Бүгенге әхлакый хәлләрнең авылларыбызда да чигенә җитеп начарланганын күз алдында тотсак, фольклор клублары оештыру көнүзәк мәсьәләгә әйләнгән икән бит! Үз халкыбызнын хикмәтле сүзләре белән "чыбыклап" тәрбияләү ихтыяҗы туганлыгын һәрберебез күреп торабыз—шундый "пеше чыбык" бик күпләребезнең "аркасын эзли” түгелме? Тәүфикъ Әйди өчен авыл кешесенен бер проблемасы да чит түгел. Авыл кешесенең кереме бармы0 Ул ничек яши, очын-очка ялгый аламы? Әмма анын өчен иң борчыган мәсьәлә—татар китапларын, татар гәжит-журналларын татарларның уку мәсьәләсе. Менә шунда ул үзенен үгетләү-пропагандалау эшен осталарча, хәтта ки. тылсымчыларча башкара да инде! Очрашуга килгән халык алдына ул аркасында һәм кулында күтәреп алып килгән зур сумкалардан "Казан утлары". "Ялкын" журналлары, ул вакыттагы “Яшь ленинчы”, "Ватаным Татарстан” гәҗитләре, бик күп татар китаплары чыга башлый һәм., “сорау алу” башлана: “Бусын укыйсызмы? Бусын алдыртасызмы?" Гәжит-журналларны яздырып алмасалар, китаплар укымасалар, Тәүфикъ Әйдидән рәхим-шәфкать көтә алмыйлар, үтергеч тәнкыйть утына тотылалар, соңыннан гына, йомгаклау сүзендә генә, "төзәлүләренә” өмет белдерелергә мөмкин... Ләкин чын йөрәктән әйтелгән тәнкыйтькә, агит-үгетләүгә кеше үпкәләми, киресенчә, күнеле йомшара. Нәкъ шул 70-80 елларда "Казан утлары" журналынын тиражы нык үсеп китүендә Тәүфикъ Әйдинен өлеше барлыгын танымый мөмкин түгелдер. Агит-үгетләү дип яздым да Тәүфикъ Әйдинен "үгетбригада" сүзе искә төште Язучы-галимнең яңа сүзләр барлыкка китерү, аларны куллану хакында да фикере кызыклы. Ул үзебезнең төрки телләр җирлегендә, татар җирлегендә үсеп чыкканнарын куллануны бигрәк тә хуплый. Яңа сүз башта гына чит сыман тоелырга мөмкин, тора-бара ул үзләшә, чит булып тоелмый башлый, мәгънәсе тирәнәя, кинәя, гомумиләшә дигән фикер үткәрә автор. Үгетбригада, уймасын (бусын сәнгать белгечләребез куллана да башлады) һәм башка байтак сүзләрдән тыш, Тәүфикъ Әйди язган, татар колагын иркәли торган “шөрск” (слива), “кирәз" (черешня) дигән сүзләрне дә кабул итеп аласы иде. Шөрек җимешенең исемен һаман да тырыша-тырмаша слива дип язабыз да, әйткәндә ыслива дибез. Көне-төне дигәндәй, гәжит дип сөйләп, язганда газет йә гәзит дип язган шикелле. Шөрек һәм гәҗит матур, татарча яңгырый. Ләкин бездә яңа сүзләргә, яисә янәдән кулланылышка кереп китәргә мөмкин булган саф татарча яңгырашлы сүзләргә кайвакыт галимнәребез дә, ә каичакта аны-моны бик аңлап бетермичә, әмма күңелендә ниндидер амбиция—галилек тузаны йөрткән укучыларыбыз да ташланучан була. Тәүфикъ Әйди әкренләп үзенен эшчәнлеген—татарны барлауны, ягъни сәяхәтләрен—кннәйтә-жәелдерә бара, бер үк вакытта анын каләменнән мәкаләләр, хикәяләр, романнар, юлъязмалар коела тора. Анын һәр язмасын эзлеклелек, кайнар үгетләү характерлый. Татарга татар энциклопедиясе кирәклеген исбатлаган мәкалә 1977 елда ук язылган. (Сайланма әсәрләр. 11 том, 11—26 б.) Автономиягә генә ия булган республика милләтенә сәвит заманында энциклопедия тәтемәде—рөхсәт булмады Әле дә хәтердә, бервакыт Бакыдан яшь азәрбайҗан Галимәсенә: “Бездә татар энциклопедиясе дә, анын институты да юк”,—дигәч, бик тә исе китеп, аларда шул институтта биш йөз фәнни хезмәткәр эшләвен шактый һавалы итеп белдергән иде. Ул елларда без, сездә энциклопедия институты юкмыни, дигән сүзләрне ишеткәләп кенә яшәсәк, безнең Тәүфикъ Әйдиебез дөнья буйлап сәяхәт дәвамында башка халыкларның—бигрәк тә заманында татарлардан мәгърифәт юнәлешендә бик зур ярдәмнәр күргәннәренен—союздаш республика шартларында шактый нык алга китүләрен күреп, бер шатланса, үзебезнен читен хәлләр өчен йөрәге кысылуын, каны бозылуын һәрбер әсәрендә, һәрбер җөмләсендә күрергә мөмкин Язучы, галим Тәүфикъ Әйди чын-чынлап югары кимәлдәге ижатчы иде. Әгәр дә ул дөнья әдәбияты мәдәнияте югарылыгында һәм бер үк вакытта үз халкының үсеш нокталарын ачык билгеләп, хәбәр бирерлек дәрәжәдә булмаса. аны Мюнхен шәһәрендә Бавария Язучылар оешмасынын рәисе Аста Шаиб исе китеп, авызын ачып дигәндәй, тынлап торыр идемени0 "Әгәр мин эстон язучысы булсам. Шайб ханыма нимес теленә тәржемә ителгән дүрт йөз битле "Эстон әдәбияты" белешмәлеген. “Эстон новеллаларьГн. эстон шагыйрьләренең махсус тәржемәгә дип әзерләнгән җыентыгын, реклама брошюраларын. берничә классик язучының буклетларын бүләк итәр идем",—ди Тәүфикъ Әйди. Безнен милләтпәрвәребезгә элек тә бөек дәүләтләре булган татарнын кем икәнлеген нульдән башлап—өр-янадан аңлатырга туры килә. Тәүфикъ Әйди әсәрләрен укыйсын да. ул хезмәттәшлек иткән кинлекләрнен колачлыгын күрәсен дә: "Тәүфикъ Әйди үзгәртеп кору җилләрен тихтәтүчеләрнен берсе булган икән".—дип хәйран каласын Үзгәртеп корудан безгә килгән чагыштырмача ирек сонгы еллардагы укышларны тудырды. Әмма үзгәртеп корунын унай җилләрен бүгенге көндә кире якка борып җибәрү өчен бездә генә түгел, хәтта бөтен дөнья күләмендә йөгерешеп йөрүчеләрне күрсә. Тәүфикъ Әйдинен йөрәге тагын әрнер, тагын кысылыр иде. Дөньяда капитализм гына жинсп чыккач, ике төрле системаның каршылыгы бетүгә эчләре пошучыларнын ислам динен, ислам динендәге милләтләрне, ислам мәдәниятен мишень итеп алуын иблислек димичә, бүгәнчә ничек тә атап та. аңлатып та булмыйдыр. Ягъни ул көчләрнен үз иблислеген яшерү өчен, дөнья күләм яна дошман уйлап табу тырышлыгымы бу дип аптырыйсын. Ләкин, хәтта бер кешенен лә бөтен дөнья халкы белән дусларча мөнәсәбәт корунын зур мөмкинчелекләре хакындагы язмалары ташка басылган—китап булып дөнья күргән инде. Бу—Тәүфикъ Әйди әсәрләре. Аларны кешеләр укыр, халыклар арасында аклашып яшәүдән дә кадерлерәк нәрсә юклыгын аңлаучылар, иншаллаһ. табылыр Бер кешенен гаделлек. хаклык өчен, халык иреклеге өчен бик зур өлеш кертә алуын Тәүфикъ Әйдинен гагаузлар иленә барып кылган гамәлләре аша да күрсәтеп була. Гаҗәеп матур исемле Бишалма авылындагы (шагыйрьләр авылы дип тә йөртәләр икән) күптән түгел төзелгән этнографик музейдан һәм Молдованың башкаласы Кишиневтагы Фәннәр академиясендә берничә генә кеше эшләүче гагауз халкы бүлекчәсеннән башка бернинди дәүләтчелек билгеләре булмаган милләт үзенең Гагауз халык республикасын игълан итә! Әле нинди генә каршылыкларны җиңеп' Һәм әлифбаны, һәм мәктәпне, һәм гәжит-журналны һәм радио-информацияне һәм калган барлык нәрсәне ор-янадан башлап Шул эшчәнлекләрнсн байтагын күреп торган, үзе дә катнашып ярдәм иткән Тәүфикъ Әйди гагауз халкынын ул көннәрдәге геройларын һәм бөтен гагауз халкын да сөекле персонажлар дәрәҗәсендәге югарылыкка күтәреп илһам фантазиясе белән тасвирлый (“Оҗмах утравы". 177-253 б.) Автор гагаузлар турындагы язмаларын тәмамлаганда, ул халык өчен шатлык хисләре кичерү белән бергә, үзебезне алардан үрнәк алырга да чакыра “Әгәр дә алар шулай унышлы дәвам итсәләр, билләһи, "җиде миллион" дип кабатларга Т^ч/тяъ Әйди кашч япчы,-ы Серия Түронблк беын А иия Ата Май. 1998 « яраткан татарны узып та китәргә мөмкин, чөнки ахыр чиктә эшне сан түгел, сыйфат хәл итә”.—ди. “Оҗмах утравы” китабынын "Гөлчәчәкләр илендә кара болыт” бүлегендә тасвирланган милләттәшебез Фатыйма исемле кызнын татар әдәбиятына тартылуы, ерак Туна (Дунай) буенда яшәсә дә, "Казан утлары” журналын яздыртып алуы, андагы сөйләм теле белән әдәби тел арасында шактый зур аермалыклар да булу сәбәпле, ярдәмлек сүзлекләр дә соратып алуы хакында хискә бирелмичә, күзгә яшьне китермичә укуы да мөмкин түгел. Шул бүлекне бу мәкаләгә дә тулысынча күчереп язасы килә башлый Билгеле, күчереп язып булмый, әмма бу кыз бала гамәле хакында бөтен кешеләргә дә укытасы килә Аннан, гомумән дә. китапны тулысы белән укытасы килә.. Һәм бер “Оҗмах утравьГн гына түгел. "Йөртә безне язмышлар”ны да. “Без батырган сан калыккан" китабын да. "Аһ. туган каумем газиз!” исемлесен дә һәм барлык башкаларын да. чөнки ул китапларның һәрберсендә безнең хакта язылган. Алда әйтеп үтелгән Фатыйма исемле кыз Болгариянең Толбухин каласында яши Тодор Живков заманында милли азчылыкларны кысу, бетерү, мөселманнарны көчләп паспортка христиан исеме белән яздырту газапларыннан да куркып калмыйча. “Казан утларьГн яздырта да инде ул. Тәүфикъ абыйсыннан сүзлекләр, китаплар да сорап ала. Кияүгә чыгып ире Сәгъдәт белән берсе—Тимер, икенчесе Алтай исемле ике малай үстерә. Болгариягә беренче мәртәбә Тәүфикъ Әйдине шушы яшь гаилә чакыра да инде. Шулай ук гаиләсе белән бергә. Дунай (Туна) буендагы болгарлар белән Идел буендагы болгарларның кардәшлеге хакында бераз үз халкынын тарихы белән кызыксынган Казан татары белә булыр. Жае туры килгәндә бу хакта әйтәбез, язабыз. Тәүфикъ Әйди. Болгариягә баргач, билгеле инде, болгар вәкилләре белән дә очраша Шулар арасыннан язучы Николай Хайтов белән очрашуы истәлекле була. Тәүфикъ Әйди Дунай буе болгарлары белән Идел буе татарларының кардәшлеге турында бер унбиш минутлык нотык сөйләп ташлагач: —Кызы-ык,—ди Николай Хайтов. —Сез боларны белә идегезме? —Күбесен беренче ишетүем. Николай Хайтов Татарстанның аерым республика булуын һәм анын кайда урнашканлыгын белмәвен дә таный: —Менә кардәшле-ек! Боларны элегрәк белсәм, Әрмәнстанга. Грузиягә барганчы, мин. әлбәттә, сезгә килгән булыр идем. Бүтәннәр дә юл салган булырие... Н. Хайтов чын демократ язучы, мөселман болгарларны, төрекләрне, татарларны нык кысрыклаган елларда, ул аларны яклап, телевидениегә ундүрт серияле фильм сценариен эшләп бирә. Николай Хайтовнын 1970 елда, "Казан утлары"нын беренче санында “Хикмәтле хикәяләр" исеме белән ике хикәясе басылган булган икән, чынлап та. бик тә хикмәтле, гаҗәп кызыклы хикәяләр... Бер караганда. Т. Әйди рәхәтләнеп йөргән икән кунакларда дигән фикер дә туарга мөмкин кебек. Ләкин алай ук микән? Беренчедән. Т. Әйди юлга чыкканчы фәнни экспедициягә баргандагы шикелле, гамәли һәм гыйльми әзерлек эшләре алып бара, икенчедән, юлда татар китапларын, гәҗит-журналларын тутырган авыр йөген күтәреп, бер дә таныш булмаган җирләргә аяк басулар, кайвакыт каршыларга тиеш булып та. аңлашылмаучылык аркасында беркемнең дә каршы алмавы, шуннан сон. йөген күгәреп, сыгылып килеп, ары-бире йөрүләр, тагында уйламаганда килеп чыккан башка төрле стресслар дисенме—безнен сәяхәтче, галим язучыбызны берни дә өркетмәгән Хәер, безнен борынгы бабаларыбыз: “Юл газабы—гүр газабы”.— дип юкка гына әйтмәгәннәрдер шул инде. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга Румыниядән килгән татар кызлары Нәдрәт белән Шөкерананы күреп калган идек, без беренче курста чакта алар бишенчедә иде. Алар укуны тәмамлап киттеләр дә суга төшкәндәй юк булдылар. Шуннан сон Румыниядән безгә килеп укучы татарлар булмады. Алар укып киткән елларда Румыниядә дә Болгариядәге шикелле шаукым чыккан—азчылык милләтләрне кысу, аларнын мәктәпләрен, башка төрле уку йортларын бетерү—юкка чыгару, үз телендә сөйләшергә ярамаулар башланган булган икән Тик ирле-хатынлы Әнвәр (ул шулай ук Казанда укыган) белән Нәдрәт бирешмиләр, бер генә җирдә дә татар китабын бастырып чыгарырга жай булмаса да, татар әдәбияты фольклоры мәсьәләләре белән шөгыльләнәләр. Менә шул ике галим һәм Румыниядә яшәгән татар халкы тормышы белән безнен Тәүфикъ Әйдиебез барып таныша һәм алар турында яза да инде. "Дунай буендагы кардәшләр". "Оҗмах утравы" китабының 122-176 битләрен алып тора. Бер-берсе белән узыша-узыша эшләүче ике галимне—Әнвәр белән Нәдрәт Мәхмүтләрне автор яратып, хәтта ки шактый персонажлаштырып бирә, ягъни һәр ике галимнен ана гына хас табигатъ- холык үзенчәлекләрен ассызыклый. гомумән дә, Тәүфикъ Әйдинен ижат фантазиясе публицистикасында да уйнап тора: бу жанрда “коры" телгә ул бик сирәк күчә. Гадәттә, авторның һәрбер публицистик, яисә ю.тьязма әсәрләрендә дә геройлар “матурланган —жете. жанлы. кабарынкы—һәрберсен аерым танырлык итеп сурәтләнгән Ул геройларны исәпли башласан. ничә йөзләргә тула икән0 Оноре де Бальзак француз тормышыннан образлар галереясен тудырган кебек, безнен Тәүфикъ Әйдиебез татар кешесе белергә тиешле күпме күренекле вәкилләребез һәм үзләренен барлыклары белән генә дә татар милләтенен яшәвен раслап торучыларыбыз хакында язып, бик тә үзенчәлекле геройлар галереясе тудырды Тәүфикъ Әйди шуларның барысын да күнел киңлегенә сыйдырган Аларнын барысын да зиһен капкачы астына сыйдырып та бетереп булмыйдыр, бәлки Кайнар үгетче, ялкынлы өндәүче Тәүфикъ Әйди кайчакта үзенең позициясенең кайсы якта икәнлеген ачып та салмый. Бу бигрәк тә әдәби әсәрләрендә шулай. Биредә автор тормыш чонгылларынын кайнавына читтән караш ташлагандай яза “Елан угьГнда. эсседә какланып, суыгында күгәреп көтү көтүчеләр кызганыч. Бохара дәүләтен саклап каласы иде, бәйсез итәсе иде дип көрәшүчеләрнең жинелүе кызганыч; Фрунзе турында да иптәш Фрунзе дип сөйләнелә, игелек эшлибез—кан кадәшләребезгә якты көн китерешәбез дип шунда эшлеклелек күрсәтеп йөрүче безнең милләттәшләр шулай ук кызганыч.. Ә чынында кемнен кем икәнлеген ачыклау күбрәк укучының үз ихтыярына куела, ягъни әсәрнен юл араларын укый белү мөмкинлеге дә ана (укучыга) бирелә. Тәүфикъ Әйди укучысының шактый әзерлекле булуы сорала. Талантлы язучыбызның публицистикасында зур тәэсир көченә ия, күзгә бәрелеп торган ике зур алым бар. Ул юлъязмаларында. әдәби әсәрләрендәгечә үк. геройларнын эчке дөньясын ачу өчен, үткен, җете-жанлы диалоглардан гаять оста файдалана. Нәкъ менә шул кызыклы диалоглар укучыны "котыртып", әсәрнен бер битеннән икенчесенә әйди, чакыра, өнди, ялыктырмый укыта да инде' Икенче үзенчәлек: әсәрдәге бай фактик материал, сирәк очрый торган кыйммәтле информация. Тәүфикъ Әйдинен юлъязмаларын нәкъ менә шул сыйфатлары өчен, иң кызыклы сюжетлы әсәрләрне укыган кебек мавыгып, туктап торырга кирәк булганда да. менә тагын бер генә битне укыйм да. тагын берне генә дип туктала алмый укыйсын Һәм ул әсәрләрдән эстетик ләззәт кенә түгел, ә күпме гамь, күпме кичереш, күпме акыл көче, күпме мәгънә, күпме көтелмәгән фәнни-информатик мәгълүмат, күпме милли ан. милли дәрәҗәлелек, милли аянычлылык та. милли үсеш тә аласын. Бәһаләп бетереп булмый! Анын әсәрләренә торып-торып та. алдагы буыннар да югары бәһа бирер әле. Хәзерге вакытта, татарны татар итәр өчен арабыздан вакытсыз киткән бу авторнын әсәрләрен күбрәк укытасы килә. Ул бигрәк тә мәктәп балаларының милли анын шәкелләштерүдә (формалаштыруда) җитди уңышларга китерер иде.. Тәүфикъ Әйди кызыксынучан язучы дисәк, билгеле, бу гына бик аз булыр Анын Морат Ажи фикер-фантазияләрен күтәреп алуы да бер дә гажәп түгел Башларына кирегә әйләндерелгән "тарих гыйлеме" көчләп тутырылган адәм балаларының башкача фикерне дә ишетәсе килүе табигый халдер. Башкачарак фикер әйтүчегә, бәлки. Морат Аҗины ла кертергә мөмкиндер. Безнен милли байрагыбыз булып хисапланырга лаек тарихчы галимебез Миркасыйм Госманов "Әлбәттә, тарих дигән гыйлеммен күп очракта ярты ялган белән ярты дөреслек дигән ике өлештән торуы мәгълүм нәрсә".—ди. Морат Ажи язмаларында да яртысы дөреслек булган очракта бик кызыклы нәрсәләр килеп чыга бит әле Без әллә ничаклы халык җырларыбызда "кара кашлар, кара күзләр” дип җырласак, байтагында сш кына "аһ. бәгърем, зәнгәр күз" дип тә өзеләбез түгелме" Ярый, болары бәлки шаяру гына да булсын ди. Ә менә хәзер славян булып саналып йөрүче, шул ук вакытта, нишләптер, хохол кушаматы алган украиннарның кара күзләре, кара кашлары, урыслардан үзгә җырлары, биюләре, киенүләре белән галимнәрне кызыксындырмый мөмкин түгелдер. “Киев русе”нен асылын ачарга тырышуы белән Морат Ажи хикәяләү-язмалары игътибарга лаек. Тәүфикъ Әйди моны анык тойган, билгеле. Шулай инде, тою-сизү зур әһәмияткә ия. Ләкин Тәүфикъ Әйдигә болардан тыш, ин беренче чиратта, ышандыргыч дәлилләр белән эш итү хас. Бу уңайдан язучының үзенен оппонентлары белән сөйләшү-диалогларын тәкъдим итәр идек. Андый сөйләшүләрнең дусларчасы да, бәхәсләшү рәвешендәгесе дә, нык каршы тору шәкелендәгесе дә авторның һәр унбер китабында тулып ята. Үз халкыңны ышандыру, үз халкыңны “син бер халыктан да ким-хур түгел, башкаларда башка булса, бездә бүтән әйбәт сыйфатлар бар" дип рухландыру ул бик авыр эш—адәм баласы үзенең фактик урынын гына белеп тоярга гадәтләнгән. Ә татарны үткәне белән горурландыру өчен сандугачтай сайрап күрсәтсәң дә бик газаплы, читен эш. Намуслы, фәнни тарих урынына бөтен дөнья күләмендә диярлек ясалма, ялган тарих белән даим-даим җиңеп, иблистәй тантана итүләрен күреп тору йөрәкне әрнетә. Карагыз инде, ә—цивилизациянең зур бер өлешен дөньяга бүләк иткән төркиләрне бөтенләй күрмәгәнгә, белмәгәнгә салышып яшәп ятуларын?' Безнен үзебезнең артык дөреслек белән бару галәмәтенең бер нәтиҗәсе дә бит әле бу. Фантазиябезне тамырдан кисәбез Шул фантазияне элек гөржиләрдә, чолдованнарда, әрмәннәрдә күреп, шакката идек без, янәсе, ничек инде алай9 Шаккатып, авыз күтәреп калучы тагын да без булдык. Шуңа да әйтәсе килә: безнен халыкнын рухын күтәрү, милли аңын үстерү өчен, бер түгел, мен дә бер Тәүфикъ Әйдиләребез булса да, бик тәгаен генә булыр иде әле! Үзенең сәяхәтләрендә—элеккеге СССР җиремдәме, яисә башка чит илләрдәме, кайда гына булмасын—Тәүфикъ Әйди татар милләтен барлау, ана карата башка милләтләрдә ихтирам, ярату уятырга тырышып йөрүче булды. Ул бу өлкәдә кин күләмдә эш алып баручыларның беренчесе иде. Кая гына барса да, кайда гына сөйләшсә дә, анын уенда, телендә бер генә нәрсә: без үзебезнең зур халык вәкилләре икәнлегебезне тоеп, белеп яшибезме, үзебезне үзебез ярата беләбезме? Сез—башка халыклар—Аурупада ин беренче булып корыч эретүче, үзәктән җылытудан файдаланучы мәгърифәтле татар халкын беләсезме? Желекләренә төшә тегеләрнең... Т Әйди хезмәтләреннән бик күп шәхесләребез хакында да тулы мәгълүмат алып була, чөнки ул алар турында җентекләп өйрәнгән, ирәймичә башкаларны укыган, аннан сон, ул бөекләребезнең күбесен үзе барып күргән, шуннан соң гына, үз нәтиҗәләрен чыгарып язган. Ул безнен күбебезгә таныш өлкә—әдәбият-мәдәният өлкәсендә—эшләүчеләр хакында гына язмаган, дөньянын төрле кыйтгасында яшәп, тормышның, фәннен төрле-төрле юнәлешләрендә казганган татар бөекләре хакында яза. Мәсәлән. Шәүкәт Шиһабетдин улы Ибраһимов турында татарның кин массасы беләдер дип әйтеп булмыйдыр, мөгаен. Ә ул исә, СССР чорында, радиацион физика буенча ин күренекле галимнәрнең берсе булган икән. Атом-төш реакциясе казаннарының ныклыгы Шәүкәт Ибраһимовнын теоретик һәм практик эшчәнлегенә дә барып тоташкан булган икән Шундый дәрәҗәдәге галимнен 1923 елда Казанда тууын. Завод дигән урамда уйнап үсүен, Исмәгыйль Гаспринский исемендәге 12 мәктәптә укуын әйтеп үтәсе килә... Тәүфикъ Әйдинен "Без батырган саен калыккан” исемле китабы татар бөекләрен сүрәтләүгә бигрәк тә бай. “Күк механигы" исемен алган галим-астроном Шәфика Шәрәф—анлашыла ки, атаклы Шәрәфләр нәселеннән. Галимә белән күрешеп сөйләшкән Тәүфикъ Әйди аның киң карашлы, эрудицияле, яшәешнең бик күп өлкәләре белән кызыксынучы һәм белүче икәнлегенә гаҗәпләнеп сөенә. Иң мөһиме, Шәфика Шәрәф тә, югарыла сүрәтләнгән Шәүкәт Ибраһимов та, туган җирдән ерактарак яшәсәләр дә, чын татарлыкларын һич кенә дә җуймыйлар. Һәрхәлдә, үзе барып күргән, әңгәмәләшкән бу геройлар хакында авторнын тәэсири фикере шундый. Мондый уңай тәэсирләрне Тәүфикъ Әйди, Мәскәү галимнәре әйткәнчә, механика фәнен басып алган, берничә буын Нигьмәгуллиннар белән аралашудан да, Әстерханда туып-үсеп, Бакуда СССРнын халык артисткасы исемен алган Мәрзия Даутованы яхшы белгән кешеләрнең анын турында сөйләүләреннән дә ала (Азәрбайҗанда, Бакуда яшәгән татарлар өчен таяныч, ярдәмче булып торган артистка ханым бу). Тәүфикъ Әйди әсәрләрендә сүрәтләнгән Галия Измайлова, Әхмәт Кытаев, Латыйф Хәмиди, Мөслим һәм Ришат Абдуллиннар һәм тагын башка күпләр безнен горурлыгыбыз булып торырга тиешле, билгеле. Ул кешеләрнең даннарын татар файдасына да борып җибәрү безнең үзебездән дә тора. Кайбер халыклар шундый мөмкинчелектән ничек кенә файдаланалар! Ул халыкларның безнен тирәдә үк булганнарын әйтеп үтеп тә була: гөржиләр. әрмәннәр, яһүдләр, төрекләр дә ул жәһәггән бигүк төшеп калганнардан түгел бугай. Төркиләрдән без, татарлар, бер-беренә елышу ягыннан бигрәк тә мактаулы урында түгел шикелле. Электән шулай булган ахры Дөньяда биш туган—биш борадәр (урыска "брат" булып кергән)—була торып, тирә-юньдә дошманнар күп дип бирешәләрме9 Берләшә алмасан. черкидән дә жинелерсен! Ә Кубрат ханнын биш угылы бер йодрыкка оеша алмаганнар! Бармаклар—туганнар—бишесе биш җиргә сеңгән Киткән җирләре дә әле анын яна җирләр түгел, әтиләре аларга тәгаенләгән биләмәләре. Яна җиргә бару—кеше җиренә бару булыр иде. Ә кеше җирен басып, сугышып алырга кирәк Дөньяда ул вакытта инде буш җирләр юк. Һәрбер җирдә катлы-катлы халыклар яши Яна килгән жан иясенә хәгга кечкенә генә урам маэмае да үз җирен тәк кенә, сугышмыйча гына бирми. Кубрат хан угыллары килеп утырган җирләрдә шул вакытта каты сугышлар булган дигән тарихи дәлилләр дә, шул турыда сөйләүче тарихчы да юк бугай. Димәк, Кубрат хан заманында Бөек Болгарстаннын биләмәләре чынында анын варислары килеп урнашкан чикләргә кадәр булган. Тәүфикъ Әйдигә Урта Азия, Кытай эчендә калган Көнчыгыш Уйгырстан турында язу да җиңел бирелә, чөнки ул аларнын телен белә, казах, үзбәк, уйгырларның китапларын асыл нөсхәсендә укый, аларнын холык-фигыле ана якын, аңлаешлы Билгеле, иң беренче итеп язучы үзенен игътибарын анда яшәгән үзебезнең милләттәшләребезгә юнәлтә. Тик бу кыска язмада Төркестан җирлегеннән алып Тәүфикъ Әйди тудырган геройлар палитрасын биредә җәеп күрсәтә алмавыбызны әйтеп үтәргә туры килә. Тынгысыз язучыбыз әсәрләреннән төрек кардәшләребез хакында да күп мәгълүмат алып була. Бүгенге көндә төрек теле безгә якыная төшсә дә. күбебез аны белеп бетерә алмас инде, белгән очракта да. шагыйрьләре турында гына да берәр нәрсә ачыкларга теләсәң дә, йөзләрчә төрле шәкелдә чыккан антологияләрен актарырга туры килер иде. Ә бу—мөмкин эш түгел Әлеге очракта да безнен язучыбыз китапларында байтак материаллар бар. Авторның Балтыйк буе җөмһүриятләре хакындагы язмалары да кызыклыгы белән аерылып тора. Укы гына, әллә никадәр мәгълүмат, эстетик ләззәт ал! Аз санлы латыш, эстон, литва халыклары милли гәжит-журналларын СССР заманында бер үк исемдәгесен гаилә саен бер генә данә түгел, икешәрне яздырып алган өчен дә менә хәзер үз дәүләтләрен торгызып яталар дисәк, ялгыш ук булмас Чөнки алар бүтән гамәлләреңдә дә нәкъ менә шул милли гәжит-журналларына карата булган мөнәсәбәт кебек эш иттеләр Әйе, күп сөйләшми генә үзләре өчен кирәкле эшләр башкардылар1 Тәүфикъ Әйди ижат юлынын башында ук бузур эшләргә үзенен көче житәсенә, максатына ирешәсенә ышанып, белеп, әзерләнеп керешкән дигән идек Анарда хыял белән тормышчанлык икесе бергә органик рәвештә үрелгән Әйе шул. туган халкың өчен эчендә янган утың таудай булса, ул сине нинди генә раштуа салкыннарында да суытмый, җылытып тора. Җылытып кына да калмый шул—яна- яна бөртегеңә хәтле яндырып га бетерә! Гөлт итте дә. янды Тәүфикъ Әйди Янудан яктылык булып әсәрләре калды, ләкин кызганыч ки: күпмесе. менә-менә каләмнән төшәм дигәндә, язучының тормышы белән бергә өзелгәндер, кәгазьгә төшми дә калгандыр .. Әгәр дә татар халкы алга таба да үзен зур халык итеп күрсәтәсе килә икән. Тәүфикъ Әйдине онытмау, хөрмәтләү, кадерләү белән бергә, анын турында башкаларның да исләренә төшергаләп тору хәерле булыр иде Ул булган җирләргә, халыкларга моны җиткереп тору безнең үзебезгә дә отышлы булачак Әлеге эшләр киләчәктә '‘Тәүфикъ Әйди укулары” шәкелендә дә булырга мөмкиңдер Язучыбыз булган җирләрнең берәр генә булса да вәкилен шундый мәҗлесләргә чакыру, күңеле “чуарлыктан" онытырга гына торган халыкның зиһенен безнен тарафларга да китерүгә бер сәбәп тә булыр иде. Язманы Сибгат Хәкимнең "беренчеләр өзә үзәкне" дигән шигъри сүзен искә төшереп тәмамлыйсы килә. Бөтен дөнья татарларын барлау эшен Тәүфикъ Әйди башлады Әйе. ул беренче иде... "Татар өчен әле күпме эшләр иде" дисен дә. йөрәк кысыла...