Логотип Казан Утлары
Шигърият

АЛТЫН АЛМА БЕЛӘН ХУШЛАШУ

Бу айда шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова беренче зур юбилеен каршылый— шигъри җәен Ул Актаныш районында—Иске Балтач авылында туып үскән, күршедәге Иске Кормаш сигезьеллык. Актаныш урта мәктәбендә белем алган (сүз җаеннан бу авыл танылган өч рәссам, һәйкәлтарашны тудырган—Васил Маликов. 3илфәт Басыйров. Әсгать Сәфэргалиннарны) Ә инде Актаныш төбәгенең җырга-моңга бай булуын, күп шагыйрьләргә илһаи-канат биргәнен беләбез: соңгы елларда нәкъ менә шушы районнан чыккан яшьләребез шигырь, әдәбият капкаларын шактый кыю һәм үзенчәлекле шакый. Фәйрүзә Мөслимова. мәктәбе белән хуиташкач. Казанда—университетның журналистика бүлегендә укый: 1977 елда аны тәмамлагач, балалар матбугатында—башта "Сабантуй " ("Яшь Ленинчы ") газетасында, аннан соң ' Ялкын " журналында эшли: бүген дә ул анда әдәбият бүлеге мөхәррире вазифасында. Шунысын да әйтергә кирәк балалар матбугатында чыныгу алган күп яшьләребез соңыннан безнең журналыбыз авторларына әйләнделәр, зур әдәбиятка, шигърияткә аяк бастылар һәм бу күренеш һаман да дәвам итә. Үзе дә шундый үсү юлы узган Фәйрүзә Мөслимова. көндәлек матбугатта чыныгу алгач кына, шигырьләрен 70-80 елларда дөнья күргән "Кызлар җыры ". "Бер тауда ун чишмә " исемле, күмәк җыентыкларда бастыра. Соңгы елларда иҗат активлыгы белән күренгән шагыйрә "Ярату яралары " (2001) исемле мөстәкыйль китабы белән сөендерде—матбугатта, шул исәптән журналыбызда да аның үзенчәлекле, фәлсәфи-лирик дөньясы белән аерылып торучы шагыйрә булуын язып чыктылар. Быел исә Ф Мөслимованың "Апрель кары " исемле, матур бизәлештәге, күләмле яңа шигырь китабы дөнья күрде тормышчан, хатын-кызга гына хас нечкә кичерешләргә, күзәтүләргә, кызыклы сурәт-фикерләргә бай лирика җыйнамасы ул Ф Мөслимова шигырьләренә язылган популяр җырлар да бар "Күзләреңнән күзем алмыйм" (Л. Батыр-Болгарый көе). "Алкаларым сыңар-сыңар" (И. Дәүләтшин). "Агымсулар". "Җырым сиңа". "Аңларсыңмы серләремне" (боларга музыканы 3. Гыйбадуллин язган иде) һ. б. Шагыйрә проза өлкәсендә дә каләмен сыный—хикәяләр яза: тәрҗемә белән дә шөгыльләнә. Ф Мөслимова—Татарстан Язучылары берлеге әгъзасы. Юбилее белән котлап, бу санда укучыларыбыз игътибарына шагыйрәнең бер бәйләм шигырьләрен тәкъдим итәбез. Бәйрәм Чәчләремне буяп, бөдрәләттем. Яңа күлмәк кидем өстемә. Иренемә шат елмаю элдем— Дус-ншләрем күрсен өченгә. Көзгеләргә багып, сөрмә тарттым. Күзләремдә чаткы балкыды. Мин үземне курчак иттем бүген, Уйны-гамьне сызып аркылы. Бусагадан атлап чыктым шулай. Күргәннәрнең теле бәйләнде. Бер танышым, иҗекләргә салып: —Әллә,—диде,—берәр бәй-рәм-ме? Әйе, бәйрәм! Минем күңелемдә! Үз кәефем үзем күтәрдем: Чәчәк итеп тойдым үз-үземне Тормыш дигән олы түтәлнең. Кыңгыраудай җиргә иелсәм дә. Көнбагыштай көнгә баксам да, Чиге булыр гомер җәйләремнең, Көзләр керер яшел бакчама. Әлегә мин җәйләремдә яшим һәм беләмен аның китәсен. Шуңа күрә, яшәвемне данлап. Килде бүген бәйрәм итәсем. Кичке уен Карашыбыз узмый офыклардан, Иртәге көн элс билгесез. “Алын алырсызмы, гөленме?”—дип Каршыбызда биеп йөрисез. “Алларын да, гөлләрен дә”, диеп. Җырлап кына җавап бирәбез. Яшь чакларда бар да мату р, кызык. Тукталмыйча уйнап-көләбез. Зәңгәр төннәр, йолдыз җемелдәтеп, Ал таңнарга кадәр озата. Көннәр инде безгә гамәлләрне һәм юлларны ялгыз сайлата. Ай йолдызлы якты хыялларын Алып китә берәү яшьлектән... Кара булып туа гамәлләре Кемнәрнеңдер. Нидән, нилектән? Аллы-гөлле түгел тормыш юлы, Ни өчендер аклы-каралы. Көтмә икән хөсет күңел белән Офыгыңда йолдыз янганны... 104. Ф Э ЙРҮЗ Э меслимовл Кичке уен исләремә төшсә. Хәйран калып торам язмышка. Киләчәкнең үз җавабы әзер Яхшылыкка, яман, ялгышка. "Алларынмы, гөлләренме?”—диеп. Ул чакта соң кемнәр көлеште?.. Баксаң, язмыш үзе бүлә икән Өлешләргә тигән көмешне. Улымның Мисырдан кайткач сөйләгәне —Чит җирләрдә гөлләр үсә Бездәгедән үзгә. Оазислар—җәннәт сыман Иксез-чиксез чүлдә. Кызыл диңгез дулкыннары Сарылалар тезгә: —Яшермәгез күңелдәген. Рәхәт монда сезгә! Безнең якта көз җилләре Сызгырадыр инде. Коелып төшкән яфракларны Туздырадыр инде. Ә биредә ел әйләнә Җәйдән тора көннәр. Кызлар гына салкын сүзле: Харам, харам,—диләр. Рәхәт монда, яшермибез. Тик өч кенә көнгә. Ә аннары тарта өйгә. Үзебезнең көзгә. Сагындыра сөйгәннәрнең Елмаюлы йөзе. Әниләрнең: "Исән йөр", -дип. Әйтеп калган сүзе. Ризыклары экзотик та... Ашлар тәмле—бездә. —Сау бул, диңгез, килербез бер...— Тик өч кенә көнгә! Син Сабыр савытларым тулган чакта Чайпалдырмый тотып торучы—син. Иләсләнеп, хисем кузгалганда Гаеп итми йотып торучы—син. Эндәшмичә газап өстәүчем дә— Тилмерепләр синнән сүз көткәндә. Кытай диварыдай —ышанычлым, Сута таянгандай шик-шөбһэм дә. Ни могжнза: тоташ каршылык син... Шул килеш тә— җанның ин түрендә! Мин таянам сина таш днвар дип: Рисвай итмә авып ил күзендә. һәм битараф кына була күрмә. Тап үзендә сыендырыр көчне- Үзең кебек тоташ кытыршылык. Каршылыктан торган минем хисне. Алтын алма белән хушлашу (Яшь егет сүзе) — Нәрсә булды? Сине күргән көнне Йөрәккәем кннәт өзелеп төште. Мондый халәт илаһи бер өндер. Йә булмаса, артык реаль төшме? Син кичәнең бер гүзәле иден. Тик елмаеп миңа дәштең бары. Бөтерелеп без биегән чакта Көнләштеләр егет асыллары. Бу төш белән өн арасы иде, Чынбарлыкта булмас андый халәт. Фәрештәләр килеп, колагыма Пышылдады кебек: “Ярат, ярат!” Яраттыммы? Әллә инде язмыш Сынадымы безне көлә-көлә? Утлар сүнгәч, дәртләр сүрелә төшкәч. Аерылырга язган икән менә. Араларда гади генә киртә: Мин туганмын бары синнән соңрак. Барыр юлны бергә итәр өчен Безнең ара ерак икән. ерак... Аклый алмам синең өметләрне. ^ Мин, күрәсең, әле "сары томшык . Минем белән булмый тормыш корып. Биеп кенә була очып-очып. Синең кебек мин дә газапланам. Аллый алмыйм ләкин хыялларны. Теге кичә... шундый ымсындырды. Өметеңә канат куялмады. Тиңнәреңне табуыңны телән. Башлап үзем синнән китеп барам. Мин әлегә ачы. яшел бөре... Бәхетле бүл. йә хуш. алтын алмам!.. Ялтырау “Туган җир”,—дип сыгынганнар... Туган җирен ташлап китә... “Милләтем”,— дигән дә, кайчак, Милләтенә хыянәт итә! Эшкә биреп күңелләрен, Тып-тын гына йөргәннәре— Туган җире, милләтенең Энҗеләре, мәрҗәннәре. Ялтыравык уенчыклар Камаштыра күзне ныграк... Чын энҗеләр—кабырчыкта, Чын энҗеләр—тыйнаграк. Гашыйк Кулларыңны куйчы маңгаема, Сизәсеңме, ничек яна башым? Күзләреңә кереп адаштыммы, Канатланып, күкләргәме аштым? Рухым буген әллә кайда йөри... Кайнар башым—синең алларыңда. Күзләреңә карап талпындым да. Былбыл булдым сөю аланында. Сүзләр артык, йөрәк кенә сөйли. Хыялый мин синең яннарыңда. Нх, шул килеш җырга әйләнергә, Әкияткә барын ялганырга! Хәйләсездер бу хыялый сөю, Мөмкин түгел хистә алданырга! ...Мин тезләнеп сәҗдә кылам бүген Мәхәббәтнең ихлас ялганына..