Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары

Журналыбызны дикъкать белән укыганнар яхшы белә: һәр санла диярлек Татарстан Язучылар берлегенә яңа кабул ителгән әгъзалар белән даими таныштырып киләбез. Мәгълүм булганча, язучылар оешмасының билгеле бер өлешен рус телендә иҗат итүче авторлар тәшкил итә Русча язучылар остаханәсе тәкъдиме белән кабул итү Коллегиясенә шактый гаризалар керә. Соңгы айларда Татарстан Язучылар берлегенә бу остаханә тәкъдим иткән берничә кеше кабул ителде. Иван Грай Иван Грай (Жданов Иван Александрович) 1939 елда Татарстанның Мөслим районында туган. Сугыш чорында әтиэнисен югалтып ятимлектә үсә. Шулай да, тырышлыгы белән югары белем ала, пединститутта укый, соңрак аспирантура тәмамлый Белгечлеге—биолог-физиолог. 1974 елда кандидатлык диссертациясе яклап биология фәннәре кандидаты була. Үз өлкәсе буенча фәнни хезмәтләре, уйлап ] чыгаручы буларак, патентлары бар Поэзиядә И Грайның үз казанышлары бар. Ул—тыгыз фикерле фәлсәфи шагыйрь. Бүгенге көнгә төрле нәшриятларда чыккан җиде китап авторы. Аны Татарстан Язучылар берлегенә Н. Беляев, Г Паушкин, В Корчагиннар тәкъдим иткән. Михаил Тузов Тузов Михаил Викторович 1945 елны Казанда хәрби хезмәткәр гаиләсендә туган. Шәһәрнең 2 нче урта мәктәбен ЛШ тәмамлагач, ул әтисенең хезмәт юлын сайлый, башта Саратов ' хәрби училищесына укырга керә, соңрак СССР Эчке эшләр министрлыгының Югары мәктәбен тәмамлый Унбиш еллап хәрби хезмәттә булганнан соң, сәламәтлеге какшау сәбәпле, пик., күчәргә мәҗбүр була Бүгенге кою >ә пенсионер Михаил Ту зов шигырьләр язу белән 60 елларда ук шөгыльләнсә Н ' К) -җитои иҗат итә башлавы соңгы елларга туры килә У.л бик актив иҗат итә, шигырьләре һәм поэмалары көндәлек матбугатта еш басыла. 2001-2002 елларда аның "Раифа" һәм "Сиреневый сон" исемле китаплары басылып чыкты. Тормышта актив, инициативалы кеше буларак, ул әдәби хәрәкәттә актив катнаша, Казанның М Горький музее каршындагы әдәби берләшмәнең җитәкчеләреннән берсе.