Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

Дискуссия: "Безнең заман герое"

ҮРНӘК ГЕРОЙЛАР САГЫНДЫРА Матур әдәбиятның тормышны һәм яшәешне чагылдыру, дөньяны, кешене, аның табигатен өйрәнү хасияте, укучыга сәнгатьле тәэсир итү һәм анарда зәвык тәрбияләү көче, уйларга өйрәтү, фантазияне баету сәләте һ. б. якларын-вазифаларын караганда әдәби герой проблемасы мөһим урыннарнын берсен били Чөнки югарыда аталган вазифалар матур әдәбиятта нәкъ менә кеше образы, ягъни әдәби герой ярдәмендә тормышка ашырыла Шуңа күрә дә бүгенге әдәбиятыбызда каһарманның урыны һәм дә аны чагылдыруның торышы турында сөйләшү башлап "Казан утлары” бик дөрес эшли. Күпләргә таныш нәзари карашлар буенча беләбез: матур әдәбият, һәм гомумән сәнгать, тормыш-яшәешне асылда ике төрле чагылдыра, сурәтли. Бер төр әсәрләрдә чынбарлык ничек бар шулай, үз рәвешендә чагылдырыла. Икенче төр язучылар һәм сәнгатькярләр тормышны авторның карашы буенча ничек (камилрәк, яхшырак, матуррак) булырга тиеш, шулай сурэтлиләр-чагылдыралар. Боларны. гомумиләштереп, беренче төр әдәбиятны— "реалистик” дип. икенчесен исә "романтик” дип атап йөртү кабул ителгән. Әдәбият тарихындагы аерым чорларда боларның йә тегесе, йә бусы өстенлек итә. Димәк, андый чорларда йә реаль, яки идеаль әдәби геройлар күпчелекне тәшкил итә. Бик тә мәгълүм булган боларны сөйләү ни өчен кирәк булды сон әле? Чөнки "безнен заман герое" дигән сөйләшүне киңрәк планда алып карау сорала. Әдәбиятның өлгергәнлек дәрәжәсен. анын активлыгын һәм җитлеккәнлеген, сәнгати йөзен анда өстенлек алган геройлар, образлар билгели. Ләкин заман герое төшенчәсен үзен дә бер генә төрле кабул итмәскә кирәктер. Әнә. М. Ю Лермонтов дөньяда яшәүнен мәгънәсен таба алмаган, кешеләрнен язмышы белән уйнаган, салкын эгоцентризм корбаны булган Печоринны да үз заманының каһарманы дип тәкъдим итә ("Безнен заман герое” романы). Бу герой үз буыны дворян яшьләренең кимчелекләрен туплаган, шул чор җәмгыятенең тәрбия җимеше булып тора М Шолоховның совет әдәбияты күрке саналган "Тын Дон" әсәрендәге Григорий Мелехов образы шулай ук ил халыкларының икегә бүленеп кара-каршы канга батып сугышкан елларындагы характерлы герое, ягъни заман герое булып тора. Безнең заман герое дип дискуссия уздырганда без исә заманыбызның алдынгы тенденцияләрен, замандашлардагы гүзәл якларны үзендә туплаган персонажлар галереясен. ягъни уңай геройларны күздә тотабыз булса кирәк Сөйләшүне ачып җибәргән мәкалә дә шул рухта (Р Шәрәфиев—"Киләме, күрәбезме?" // Казан утлары, 2004, 1- сан). Әдәбиятлар тарихында бер чорны икенчеләре, бер агымны икенче төрлеләре, бер төр геройларны башкалары алыштырып, еш кына үстереп килә. Шуңа күрә дә бүгенге әдәби хәрәкәтебезне, шул җөмләдән геройлар образларын да кичәге үткәнебез белән чагыштырып карау үзеннән-үзе соралып тора. Шул җәһәттән безнен кичәгебез булган совет әдәбияты бүгенгә ниләр калдырды9 Аерым алганда, замандашлар образларын иҗат итүдә анын нинди казанышлары булды, апарны бүген дә үрнәк итеп куеп буламы0 Булмаса, нн өчен0 Әйе. һәр чорнын үз кешеләре булган кебек, һәр чор әдәбияты да үзенчәлекле үз каһарманнарын күтәрә, алгы планга чыгара. Аларнын ни дәрәҗәдә чынбарлыкны дөрес чагылдыруы, жәмгыятьтәге үзенчәлекләрне сәнгатьчә тирән сурәтләве мәсьәләләре бүгенге сөйләшүнең дә нигезендә ята. Безнен җәмгыятебез узган гасырнын сиксәненче еллары урталарыннан башлап тамырдан үзгәреш кичерә. Башлангыч чорларында җәмгыятьне яхшырту, демократик дәүләт оештыру, хезмәт ияләренең тормышын җайлау өмете белән сугарылган "үзгәртеп кору” менә инде ике дистә елга якын "чалулый", үз эзенә төшә дә. тиешле нәтиҗәләргә ирешә дә алмый. Алай гына да түгел, җәмгыять торган саен кыргый капитализм баткагына, бик аз санлы берәүләрнең котрынып баюы, зур күпчелекнең хәерчеләнә баруы мохитенә керә бара.— аннан чыгу да әлегә тиз булмас кебек. Әлбәттә, “үзгәртеп кору~нын майлаган кебек кенә баруына өмет итү беркатлылык булыр нде. шулай да ул бик озакка сузылды, көтелмәгән авырлыклар белән бара. Бу шартларда шәхеснен үз урынын бигеләүдә. рухын сынауда, психологик кичерешләр казанында кайнауда булган үзенчәлекле сыйфатларын әдәбиятта чагылдыру "псрестройканын серләрен, максатын, бурычларын, үзенчәлекләрен тирән күзаллауны һәм. әлбәттә инде, зур таланг көчен сорый Татар язучысына болар ят түгел, билгеле, шулай да тулы мәгънәсендә һәрьяклап заманнын уңай герое дип әйтерлек персонаж табылды инде дип әйтә алмыйбыз (Әйе. мин монда анын уңай герой дип әйтерлеген күздә тотам). Ә бит Зөлфәт Хәкимнең "Карак" драмасындагы (автор үзе аны комедия дип атаган) профессиональ карак та. Т Галиуллиннын трилогиясендә сурәтләнгән Сәет Сакманов та—безнен көннәр геройлары, аларны заманыбыз, гаделсез җәмгыятебез тудырган, һәм апарда үрнәк алырлык сыйфатлар да аз түгел Мәсәлән. Сакманов—кыю. яшәешебездә торган саен урын ала һәм ныгый барган гадслсеглеккә үзенчә каршы чыга, заман үзе барлыкка китергән ысулларга таянып көрәшә, саф мәхәббәтне зурлый белә һ. б. Икенче сүзләр белән әйткәндә, андыйларны заманыбыз үзе тудырды һәм алар—тоткан урыннары һәм уйнаган рольләре ягыннан шулай ук безнен көннәр герое Мондыйлар аг ымдагы әдәбиятыбызны басып баралар, хәтта төп урынга дәгъва кылалар. төрле, еш кына кызыклы ситуацияләргә куеп сурәтләнәләр, төрле яклап гәүдаләндерелгән. куәтчелеге кабатланмас шәхесләр буларак күрсәтеләләр. Әлегә кыргый булган җәмгыятебездә исән- имин калырг а, баю юлларына өйрәтәләр Ә менә укучыны тәрбияләү ноктасыннан, укучы үрнәк төстә кабул итү җәһәтеннән алар әдәбиятыбызда төп урынны ала алырлыкмы сон? Ягъни әдәбият ин беренче шундыйларны үз кыйбласы итәргә тиешме ’ Гәрчә безнен көннәр җәмгыятендә алар, кызганыч ки. еш кына хәлиткеч роль уйнасалар да. әдәбиятта һәм сәнгатьтә үзәктә торырга тиешләрме0 Ә бит совет чоры әдәбиятында үрнәк алырлык геройлар табылган һәм алар төп урынла торалар иде. Аларнын күпчелеге—тормыш таләп иткән геройлар булды, ә тормыш коммунизм идеологиясенә буйсындырылган иде Әсәрләрнең сәнгатьчелек ягыннан мөкяммөллөренлә әдәби каһарман укучы күрергә теләгәнчә калку һәм ачык игеп сурәтләнде, ә укучы үзе дә сыйнфый көрәш идеологиясе һәм интернационализм, пролетар гуманизм рухында тәрбияләнгән иде. Бүген без кичәге каһарманның күп кенә кимчелекләрен табабыз социализм идеяләренең җинүе өчен көрәштә миһербансыз ул. үз замандашларына карала мәрхәмәтсез (бигрәк тә алар таза тормышка ия. яки дин әһелләре булсалар), аерым шәхеснен кайгы-хәсрәтенә шактый ук битараф, чөнки анын бар кайгысы—күпчелекне бәхетле итү Шулай да мондый геройлар укучыны тәрбияләүдә зур роль уйнады. Еш кына сокландырды, үрнәк булды Мәсәлән. Аркадий Гайдарның совет балалар әдәбиятындагы гүзәл геройлардан берсе булг ан "Тнмур һәм анын командасы" повестендагы үзәк персонаж бөтен илдә ярдәм итү хәрәкәте башланып китүгә сәбәп булды, үрнәк бу лды Безнен буын "тимурчылар" булып уйнап үсте, уйнап кына да күпме ярдәмгә мохтаҗларга җиңеллек китерде. Тагар укучысы Г Әпсаләмовнын "Алтын йолдыз" романындагы каһарманнарга охшарга һәм иярергә тырышты. Социалистик реализм принципларыннан чыгып иҗат ителгән, бөтендөнья әдәбиятлары шедеврларыннан булган "Хәсрәт чигеп йөрү" (А Толстой). "Корыч ничек чыныкты" (Н. Островский), "Кеше язмышы" (М Шолохов). "Ут" (А Барбюс) романнарында, В Маяковскнй һәм А Твардовскнй шигъриятендә. Ь Брехт драматургиясендә һ б. әсәрләрдә шул заман геройларының гүзәл образлары барлыкка килде Алда да әйтелгән фикер шул бүгенге заманнын унай геройларын иҗат иткәндә кичәге тәҗрибәгә таяну һич тә гарар итмәс Әлбәттә, кичәге унай геройлар еш кына тормыштан аерылган итеп, идеаллаштырып сурәтләнде һәм бу—аларнын, гомумән совет әдәбиятының, төп кимчелеге. Шулай да без, бүгенге укучы. Акбирдин (“Кандыр буе") һәм Галияләргә (“Тапшырылмаган хатлар"). Гаяз. Артыкбикә ("Агыйдел") һәм Нәфисәләргә (“Намус"). Миңлекамал (“Миңлекамал") һәм Галим Урмановларга ("Алтын йолдыз”) тартылабыз. Алар бүген дә безне намуслы һәм фидакяр, эш сөючән булырга һәм кешеләрне яратырга өйрәтәләр. Болар—кагыйдәдән чыгарма, дияргә, совет әдәбияты еш кына тормыш чынбарлыгын тулы һәм реаль дөреслегендә сурәтләмәде, күп очракта социалистик җәмгыятьнең тәти кәгазьгә төрелгән сурәтен генә бирде, дияргә мөмкин. Дөрес. Беренче адымнарында тарихи перспективасы һәм кешене, җәмгыятьне, дөньяны сурәтләүдә принципиаль төстә яңа булган, бөтендөнья әдәбиятын үстерүгә тәэсир иткән социалистик реализм алга таба тоталитар система кысаларына эләгә һәм норматив эстетика принципларына буйсындырыла Нәтиҗәдә тормыш дөреслеген реаль чынбарлыкка туры килерлек итеп чагылдырудан тайпыла. Җирдән аерылган геройларны сурәтләгәндә социалистик реализм асылда романтика ысулларына таянды. Ә бит романтик күтәренкелек, әдәби каһарманның иң күркәм сыйфатларын тасвирлаганда матурлап сурәтләүгә, гиперболага мөрәҗәгать итү әдәбиятлар тарихында аз түгел. Романтизмның күренекле вәкиле Виктор Гюгоның. мәсәлән. “Читкә тибәрелгәннәр" (“Отверженные") романындагы Жан Вальжан образы. Гаврош кебек геройлар шулай ук күтәреп, хәтта идеаллаштырып сурәтләнгәннәр, һәм алар кешедәге иң матур сыйфатларны идеал итеп алуда бүген дә укучыга үрнәк булып торалар. Татар совет язучылары да мондый ысул-алымнарга еш мөрәҗәгать итте. Г Әпсәләмов. М Әмир кебек әдипләр “кирәк булганда, без уңай геройларны пьедесталга бастырырга тиешбез" дигән характердагы чыгышлар ясадылар. Ләкин шунысы бар: В Гюго кебек романтиклар геройларны югары күтәргәндә гомумкешелек кануннары ноктасыннан торып эш итсәләр. Совет чоры әдәбиятында андый геройларны сыйнфыйлык, партиялелек, пролетар гуманизм принципларына нигезләп күтәрү төп урынны алды. Димәк, әдәбиятыбыздагы кичәге уңай геройларның укучыны тәрбияләүдәге зур ролен таныган хәлдә дә, без аның аерым кимчелекләрен күздә тотып эш итәргә тиешбез. 2 Безнең заман герое турындагы сөйләшүне мин һәр төрле җыелышларда, бәхәсләрдә, дискуссияләрдә, алай гына да түгел, матбугат битләрендә дә күләгәдә калдырыла торган драматургия төре мисалында дәвам итәм. һәм түбәндәге сорауларга хәл кадәренчә җавап бирергә тырышачакмын: бүгенге пьесаларда, театр сәхнәләрендә нинди геройлар өстенлек алды, алар укучыны һәм тамашачыны тәрбияләүдә, рухландыруда, күңелен күтәрүдә үзләренә йөкләтелгән вазифаларны үтиләрме, үтәсәләр, ничек үтиләр?. Бәхәссез ки. герой проблемасы сәхнә әдәбияты өчен бигрәк тә мөһим Әдәбиятның башка төрләрендә—шигърияттә һәм прозада—герой образы һәр очракта ла конкрет гәүдәләнмәскә дә мөмкин. Прозада эпик вакыйгалар сурәте укучы игътибарын җәлеп итсә, шигърияттә лирик геройларның психологик кичерешләре алда тора. Аларда әдәби герой белән укучы арасында автор тора, ә ул образларны сурәтләүдә төрле ярдәмче алым- ысулларга таяна ала. Ә сәхнә өчен, нң әүвәл, герой образының аныклыгы, тормышчан билгеләргә якынлыгы һәм җанлы характер сыйфатларына ия булуы зарур. Кешелек сыйфатлары, кешене шәхес иткән, аны җанландырган тормышчан мәгънәви һәм мадди билге-сызыклар драма герое өчен бигрәк тә мөһим Заманның фәлсәфи, иҗтимагый һәм әхлакый нигез-фикерләре дә. үткәннәр турындагы бүгенге фәнни иҗтимагый аң-караш биеклекләре дә драматургиядә барыннан да ачыграк һәм сиземлерәк чагыла Бу яктан сәхнә әдәбияты өчен герой проблемасы—әйе. иң актуаль, катлаулы, авыр һәм кирәкле булып кала бирә. Шуңа күрә дә хәзерге драматургиябезнең фикер һәм сәнгати өлгергәнлек дәрәҗәсен, уңышларын һәм кимчелекләрен ачыклаганда замандаш геройлар образларына мөрәҗәгать итү бик табигый. Шулай, янә сорыйбыз: мондый геройлар бармы сон бүгенге сәхнәдә? Яки сорауны беркадәр үзгәртеп куйсак: нинди геройлар анда өстенлек итә? Аларны нәрсә характерлый? Алар укучыга һәм тамашачыга ничек тәэсир итә. тәрбиялиме, үз артларыннан ияртерлекме алар'7 Иҗат талантлары совет чорында формалашкан, ачылган яки ачыла башлаган күпчелек драматурглар, тышаулар алып ташлангач, төп игътибарларын кешенең җирдәге урынын ачыклау, гомумән кешенең рухи дөньясын тирәнрәк ачу ягына юнәлттеләр, һәр заманда да актуаль булган “кеше һәм җәмгыять мөнәсәбәте" читтә торып калды, чөнки авторлар бүгенге җәмгыятьнең нинди икәнен үзләре дә ахыргача аңлап һәм белеп бетермиләр булса кирәк. Соңгы көннәргә кадәр бу күчеш чорында жәмгыятьнен кешегә ниләр иттергәнен, мондый буталчык һәм кешелексез жәмгыятькә нинди мөнәсәбәттә булырга кирәклеген төшенеп-ачыклап җитмиләр Кыскасы, кыйбласызлык урын алды. Мондый шартларда ин әүвәл үзе күргәнне язу. әйләнә-тирәсендәгеләрне ничек бар. шулай сурәтләү төп урынны били Язучы замандашын гел чынбарлыктагыча гәүдәләндерә, анын нинди сыйфатларын алга чыгарганда үрнәк булачагын белми Дөресрәге, унай-үрнәк характер билгеләрен ачарлык ситуация тапмый, чөнки яшәешнең үзендә андый мөмкинлек күрә алмый Икенче сүзләр белән әйткәндә, кыйбласын таба алмаган җәмгыятьтә идеалсыз геройлар образлары белән эш итәргә тиеш була. Андый геройлар адәм балаларының катлаулы характер сыйфатларын күрсәтә-ачыклый. язмышларын чагылдыра ала. ә үрнәк була, замандашыбызның укучы үзе өчен үрнәк алырга теләгән эре әдәби характеры роленә дәгъва итә алмый Моңа ышану өчен соңгы ун-унбиш елда язылган пьесаларны күздән кичерү җитә. 3 Бүгенге әдәби хәрәкәтебезнең башында баручылардан берсе һәм иң күренеклеләреннән берсе Туфан Миңнуллин Анын иҗатында заманыбызның күп кенә сыйфат- үзгәрешләрен. мөһим якларын күрергә мөмкин Күчеш чорында урын алган үзенчәлекләрне, эзләнү-бәргәлөнүләрне. аерым табышларны без. ин беренче, шушы драматург әсәрләрендә күрәбез Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне лә драматургиядә ин башлап ул үз әсәрләренең нигезенә сала башлады "Җан газабы" (соңгы исеме "Үткән еллар, көткән юллар") драматик хикәясендә яңалыклар алдында агтгырап - югалып калган райком секретаре Рәшит Тимергазин образы үзәктә тора Бу әсәр язылганда җәмгыять үзгәртеп кору процессына кереп бара иде әле. Күп санлы сораулар туган көннәр, ин мөһиме, эшне нәрсәдән башлар) а. бу шартларда намуслы кеше үзен ничек хне итә һәм тотарга тиеш кебек уйлар биләгән чор. Чын демократиягә ирештек дип. күпчелегебез эйфориягә бирел!ән вакытлар Драматург алгарак караган. совет җәмгыяте төшкән баздан чыгу юлларын табунын катлаулы, газаплы, каршылыклы булача1ын күбебезгә караганда әүвәлрәк аңлаган икән Дөрес, аларнын никадәр бормалы, авыр булачагын автор ла ахыргача төшенеп, баздан чыгуның дөрес юлларын күрсәтеп бирә алган дип әйтеп бу лмый һәм моны әдиптән галәп игү дөрес тә булмас иде Ул әсәре белән мәсьәләне куя гына, укучыны сискәндерә, уйланырга этәрә Шуңа да без Тимергазин образын шул заманның кайбер үзенчәлекле якларын чагылдырган, замандаш герой дип әйтә алабыз Ләкин ул да укучыны үз артыннан ияртә алырлык герой образы түгел Бүгенге яшәешебездә туган күп кенә проблемаларны Т. Миңнуллин моннан соңгы әсәрләрендә дә күтәрде һәм күтәрә килә Мөстәкыйльлек өчен көрәшнең яңа дулкынына килеп кергәч, соңгы елларда аерата актуальләшкән татар милләтенең язмышы мәсьәләсе аның "Илгнзәр+Вера" һәм "Шәҗәрә" драмаларында тормышчан кискенлек белән, сәнгати ышандырырлык итеп куела Беренче әсәрдәге вакыйгалар сурәтләнешеннән укучы һәм ламашачы моңарчы совет чорында ике милләт арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга һәм үстерергә тиешле дип каралган һәм расланган катнаш никахларның ал санлы халыкларш.1Ң язмышына балта чабу икәнен аңлый. Татар руханззларын, Гаяз Исхакый кебек язучыларны һәм зыялыларны күптән борчыган бу проблеманы шу лай ачык итеп сәхнәгә чыгаруда бу тәүге уңышты адым бу лды Мондагы персонажлар да безнен замандашлар Омма ботармы. яшьләребезне тәрбияләүдәге ролен таныган хәлдә дә. безнен заманның үрнәк уңай геройлары дип атап булмас Чонкзг. ин әүвәл. алар безлә оптимизм тудырмыйлар, мондый никахлар хокем сөргән чорда милләтнең киләчәге якты булырына өмет уятмыйлар Бу җәһәттән икенче драма башкачарак Анын нигезендә Г Камал театрында куелган спектакльдә милләтебезнең зыялы катламы дучар ителгән тарихтагы фаҗигале я гмыигларны гәүдәләндергән дистәләрчә персонажлар бар Алар арасында авыл малае Сәет Шәрәфет шпонның якты образы, яшь Сөиме Сәетбәкованың мөлаем сурәте киләчәгебезгә беркадәр ышаныч уяга. сокландыра, тәрбияли Шулай ла алар кнчәг с ГУЛАГ тоткыны булган өлкән Сәлимә Сөетбекова (еггектальдә -актриса Наилә Гәрәсва). тормышка хыялый ышанычын җуймаган Юныс Сәетбөков (артист Рәсим Сәләхов). бүгенгенең төп фигурасы булуга дәгъва кылган коммерсант АзатСәетбәков (артист Рамил Тохфәтуллнн) образларыннан, танылган актрисабыз Нәҗзгбә Ихсанова тудырган, яхшы мәгънәсендәге аксөяклеген саклый ап ай аристократка Халисә Сәстбөкова образыннан сәнгатьчә иилөнеш ягыннан ла. эре итеп типиклаштыру ноктасыннан га. күпкә кайтыш Шуна да алар чын мәгънәсендәге бүгенге уңай геройларның гомумиләштерелгән характерларын чагылдыра дип әйтеп булмас Боларда уңай геройларның кайбер аерым билге-сызыклары гына чагыла. Драматург заманыбызның уңай героен тудыру җәһәтеннән эзләнүләрен дәвам итә. һәм моны ул әдәби каһарманның рухи дөньясын катлаулы һәм бай итеп күрсәтү юнәлешендә алып бара Филология фәннәре кандидаты Рәшит Фәтхерахманов дискуссиядә катнашып язган "Татарга сатма матбугат " исемле мәкаләсендә соңгы елларда мөселман рухани әдәбияты белән кызыксынуның бик нык артуын, дини һәм ислами календарьларның кайберләре дистә һәм йөз меңләгән тиражлар белән таралуын искә ала да. шундый фикер әйтә: "Татар язучысына, ихтимал, утырып уйланырга, йөзен ялган кыйбладан чын кыйблага борырга вакыт җиткәндер.—ди ул.—Чын татар романының герое булырдай типларны, мөгаен, милләтнең менә шушы татарлыгын югалтмаган һәм сакларга омтылган катламы арасыннан эзләргә кирәктер. Моның өчен, әлбәттә, шушы катламның тормышына үтеп керү, гыйбрәтле язмышларны шулар арасыннан эзләү кирәктер. Шәхеснең адашудан туры юлга чыгу процессы катлаулы һәм авыр, әдәбият менә шушы өлкәдә, шушы процесста актив катнашучы инструмент булырга тиештер" (“Казан утлары". 2004, 3-сан, 148-149 битләр). Мондый фикер Т Миңнуллин башында да туган икән “Сөяркә" исемле драматик хикәясендә аның үзәк геройлары Әнисә һәм Хәбир ситуациядән дөрес чыгу юлын эзләп динебезгә мөрәҗәгать итәләр Рухи кичерешләрен мөселманлык яссылыгында хәл кылырга омтылалар. Ике ут арасында калып гаиләсенә карата да, сөяркәсенә мөнәсәбәттә дә чын кешелек кагыйдәләреннән чыгып эш йөртүче Хәбир симпатия уята, аның үзе өчен бик четерекле мәсьәләне ислам кагыйдәләре буенча хәл итәргә тырышып хәзрәткә баруы яклау таба. Геройларның эчке кичерешләре, алар кабул иткән карарларның динебез кысаларында баруы сәхнә әдәбиятыбыз өчен шулай ук яңалык булды. Яки Т Миңнуллиннын икенче әсәрендәге герой. Чечен сугышыннан аяксыз калып кайткан, рухы да тәмам гарипләнү чигендә торган Рәхимҗанның эчке бәргәләнүләре тамашачыга шулай ук гаять көчле тәэсир ясый ("Эзләдем, бәгърем, сине"). Каһарманның төшенкелек чиген уңышлы узып, мәхәббәтгә генә түгел, яшәүдә дә кыйбласын һәм бәхетен табуы сөендерә. Бу да -безнең заманның матур герое Ләкин бит геройларның бай рухлы, әхлакый саф булуы гына җитми, укучы һәм тамашачыга үрнәк булсын өчен тагын да нәрсәләрдер кирәк.. Күрәсең, әле тагын башкаларга файдалы, кирәкле булуы, күпләрнең бәхете өчен, язмышларын җиңеләйтү өчен гамәл кылуы да кирәктер, шул юнәлештә укучыны һәм тамашачыны сокландырырлык, кызыктырырлык итеп файдалы эш күрсәтүе кирәктер. Әнә. шул ук "Сөяркә" драмасындагы баш каһарманнардан берсе булган Хәбир яңа. кешелексез шартларда пенсиясе җан асрарга да җитмәү сәбәпле урам чатына чыгып утырып, сагыз, сигарет сатып көн күрергә мәҗбүр булган Хәбирә әбине үз янына чакыртып ала. аның белән кешеләрчә, хәленә керергә тырышып сөйләшә, акчалата ярдәм итә. һәм аның гамәле укучыга-тамашачыга көчле тәэсир ясый. Хәбирә әби әйтмешли, “ходайга шөкер, мондый кешеләр дә калган икән әле" дип. күңелдә сөенеч хисен уята. Бу факт заман геройларын кай тарафтан эзләргә кирәклегенә ишарә итә түгелме?! Әйе. соңгы вакытта әдәбият, шул җөмләдән драматургия дә. кеше шәхесенә игътибарын бик нык арттырды Совет әдәбиятына, сәхнәсенә җитми иде бу. чөнки анда коллектив интересларын яклауга г ына игътибарны юнәлтеп, шәхес мәнфәгатьләрен сурәтләү каядыр артта калдырыла иде. Инде бу яктан тышаулар юк. кеше шәхесе әдәбиятта үз урынын ала бара. Ләкин шәхес артында гомумкешелек. безнең өчен бик тө мөһиме—гомуммилли мәсьәләләр, шуларны хәл итүдә фидакярлек күмелеп калмасын иде. Тагын да ачыграк итеп әйткәндә, шәхеснең теләк-омтылышлары белән күпчелек (коллектив) ихтыяҗларын, халык мәнфәгатьләрен үзендә берләштергән геройлар образлары иҗатта төп урынны алсын иде. Хәзерге заман геройларына нәкъ менә шул җитми. Шәхес буларак тагын да бөегрәк һәм сокланып үрнәк булырлык булсын өчен геройны халык язмышы, әйләнә-тирөдәгеләр интересы белән ныклы бәйләнгән итеп күрәсе килә (Икърар итәм. бу таләпләрне куюда, бәлкем, безнең—бүгенге укучының—совет чорынла өстенлек иткән коллективчылык мәнфәгатьзаре белән артык сугарылган булуыбыз да тәэсир итәдер?! Димәк, бу очракта да совет әдәбиятыннан үрнәк алырлык мөмкинлек бар...). Шунсыз заманның үрнәк уңай герое образы тулы ук булмас.. Хәзерге бүтән драматурглар иҗатында да замандашлар образларын сурәтләү киң урын ала (хәер, булмый мөмкин дә түгел, чөнки, инде алда да әйтелгәнчә, сәхнә үткән белән генә яши алмый, анар бүгенге геройлар да кирәк). Мәсәлән. Зөлфәт Хәким яшәешебезнең төрле якларын, бүгенге шартларда җан асраучы кешеләрне төрле жанрларда чагылдыра. Ләкин анын күпчелек пьесаларында сурәтләнгән персонажларны, гәрчә безнен көннәр үк тудырган геройлар булсалар да, кайсыдыр якларыннан укучы һәм тамашачы үрнәк алырлык образлар дип әйтә алмыйбыз. Аларнын күпчелеге—канатлары сынган, совет яшәешендә рухи яктан бөлгән кешеләр "Җүләрләр йорты" трагикомедиясендәге Вәли Галисвич һәм Халит Хәбирович та. Алсу һәм Шәүкәт тә. “Күрәзәче" трагикомедиясендәге Хәнәви һәм Галәветдин дә—шундыйлар Мондый геройларны драматурглардан Илдар Юзеев тә (“Ак калфагым төшердем куллан”), Ризван Хәмид тә (“Актамырлар иле"). Дан ил Салихов та (“Алла каргаган йорт"), Мансур Гыйләжев та (“Сафиулла”). Фәүзия Бәйрәмова да (“Вакыйга жүләрләр йортында бара"). Гафур Каюмов та (“Юбилей") белеп сурәтлиләр Ркаил Зәйлулланын “Адашкан сандугач". Ю Сафиуллнннын “Йөзек һәм хәнҗәр" драмаларында исә гамәлдәге яшәешебез тәрбияләгән геройларның язмышын тасвирлау үзәккә куелган. Андый рухы гарипләнгән кешеләрне бүгенге көннәрнен характерлы билгесенә әверелә барган әчүчелек, наркоманчылык та күпләп “җитештерә" Драматургларыбыз бу бәлане дә бөтен ялангачлыгында тасвирларга омтылалар Мәсәлән. Д. Салиховнмн “Яшьлек хатам- йөрәк ярам" исемле драмасында электә халкыбызга ят булган аракыга хирыслыкнын нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүе ышанычлы һәм тормышчан ситуацияләрдә сурәтләнә Аек акыл белән яшәү традицияләре яктылыгында ике сөрхүш—архитектор Әхмәт һәм анын шешәдәше Әбүзәриен аянычлы язмышы күрсәтелә: әгәр дә беренче герой дәваланып эчкечелек чиреннән котыла алса, икенчесе тормышын элмәк белән өзә Ләкин Әхмәтнең язмышы барыбер лә бәхетсезлек юлында булып чыга, ул мәңгелек мәхәббәтен жуя Бүгенге драма әсәрләренең күпчелегендә, шулай итеп, кешенең рухи дөньясын чагылдыру алгы планга чыкты. Кешене үзенчәлекле шәхес иткән, анын рухи ныклыгын, кирәк икән, шәхес буларак бөеклеген раслауга хезмәт иткән сыйфатларга игътибар артты Ахыр чиктә драматургиянең дә, һәм гомумән әдәбиятыбызның да. төп юнәлеше менә шунда—шәфкатьсез һәм намуссыз җәмгыятебез упкынына батып, күмелә барган Кеше өчен чиксез ачыну, аны әхлак ягыннан күтәрү Чөнки гуманистик әдәбиятның иң мөһим вазифаларыннан берсе дә шул әхлакый сәламәт кешене тәрбияләү, аны кеше өчен кайгырту рухында тәрбияләү Әйе, авторларыбыз бик яхшы беләләр ки. шундый кайгыртуы булмаган адәм чын КЕШЕ хисаплана алмын Т Мнңну тлинның “Хушыгыз" драмасындагы Галимулла, “Эзләдем, бәгърем, сине" мелодрамасындагы Рэхимжан. И Юзсевнен “Гашыйклар тавы" пьесасындагы Мөнирә, 3. Хәкимнең “Үтермә " драмасындагы Сәүбән. “Күрәзәче" трагикомедиясендәге Хәнәви, Д. Салиховның “Чукрак" драмасындагы Нуриәхмәт. Аманулланың "Әле кичә I енә яз иде” дип аталган романтик драмасындагы баш персонаж шул юлда торучы бүгенге геройлар Кыскасы, гомумиләштереп әйткәндә, хәзерге драматург иядә безнең заман геройлары урын аллы һәм ала Хәзерге сәхнә алар ярдәмендә бүгенге болганчык, кеше өчен мәрхәмәтсез һәм миһербансыз, гаделсез җәмгыятебезне күнмедер күләмдә дөрес чагылдыра Әмма драматургиягә һәм сәхнәгә яктылык һәм күтәренке рух җитми, оптимизм хас түгел Мин бер мәкаләмдә танылган артистыбыз Рииат Тажетлнновнын б> хакта әйткән сүзләрен китергән идем инде, тагын кабатлыйм “Мин. үз ихтыярымнан торса, тормыигнын әшәке, кара якларын күрсәтә торган спектакльләр зшләмәс идем, ди ул - соңг ы елларда телевидениедә дә гел кара якны гына күрсәтү китте Кая карама үтереш, атыш, гчү. сугышу, наркотиклар Ә театрларда якты спектакльләр күбрәк булырга тиеш сәламәт, дөрес, иманлы яшәү, саф мәхәббәт, таза тормыш турында" (“Мәдәни җомга". 2003 ел. 10 гыйнвар) Моның өчен иҗатчыларны гына гаепләү дә дөрес үк булмас, чөнки заманы шундый оптимизм рухыннан мәхрүм Ә алар, инде алда әйтелгәнчә, иң башта чынбарлыкны дөрес чагылдыруны максат итәләр. Совет әдәбияты ялган оптимизмга нык ышаггып. бүген дә сокландыра торган шактый әдәби геройлар иҗат итте Чөнки аларда. һәрчакта да һәм тулы ук булмаса да. гомумкешелек кыйммәтләре дә чагыла иде Монда аңар югарыда әйтелгән, "революцион романтика” исемен алган иҗади ысуллар һәм алымнар ярдәмләште Бәлкем безгә да "революцион" диг ән кушымчасы төшереп калдырылган романтика мөмкинлекләреннән ггркенрәк файдаланыргадыр'1 Заманында советлар иленең беренче М01 ариф комиссары А В Луначарский гарифыннан әйтелгән “безгә Шнллерлар җитми. Шнллерлар кирәк" дигән фикер, бәлкем, бүген дә үз көчен саклыйдыр