Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

ИҖАДИ, ЭШЛЕКЛЕ ФОРУМ 18, 19 нчы майда Казанда Татарстанмын массакүләм мәгълүмат чаралары медиафорумы булып үтте. Әлеге чара Татарстаннын Матбугат көненә багышланган бәйрәм чаралары белән тәмамланды Медиа-форум кысаларында семинарлар, "түгәрәк өстәлләр” узды, журналистлар хакимиятнең башкарма һәм закон чыгаручы тармаклары вәкилләре, эшмәкәрләр белән очраштылар, фикер алыштылар. Шул унайдан журналистларнын ТР Дәүләт Советы председателе Ф. Мөхәммәтшин, ТР Премьерминистр урынбасары 3 Вәлисва һәм "Татмедиа" агентлыгы генераль директоры М Моратов белән очрашулары үгге 19 майда Татарстан Матбугаты көнендә Бауман урамы "массакүләм мәгълүмат чаралары урамына" әверелде Бирелә кунаклар һәм шәһәр халкы өчен музыкаль чыгышлар, күргәзмәләр һ б гөрле чаралар оештырылды Бу бәйрәмдә безнен “Казан утлары" журналы коллективы да актив катнашты, күргәзмә-стендлар, нотык- чыгышлар белән халыкка үзен лаек дәрәжәдә күрсәтә алды Жысн “Пирамида" күнсл ачу комплексында журналистларнын VII республика “Бәллүр каләм” конкурсы жинүчеләрсн котлау белән тәмамланды Быел журналистлар конкурсында 200 лән артык матбугат хезмәткәре катнашты Торле номинацияләрдә җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды Матбугат көне уңаеннан 7 кешегә “ТР атказанган культура хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде 2 журналист РФ Мактау грамотасы белән бүләкләнде Форум эшендә Татарстан Президенты М Шәймисв. ТР Премьер министры Р Миннеханов катнашты Матбугат көннәре Республиканың Чаллы. Әлмәт. Мамадыш һ б. шәһәрләре һәм районнарында да зурлап, истә калырлык итеп үткәрелде МӘЧЕТ ЮБИЛЕЕНДА Мәскәүлә Союзлар йортының Колон налар залында Жәмигъ мәчетенең 100 еллыгына багышланган кичә булды Анда Татарстан Президенты Минтимер Шәймисв катнашты Тантанада Россиянен Мөфтиләр советы рәисе Равил Гайнетдин Жәмигъ мәчете тарихының барлык этаплары, аның Мәскәүлә. шулай ук бөтен Россиядә яшәүче миллионнарча мөселманнар тормышында торган саен зуррак роль уйнавы турында сөйләде Хөкүмәт исеменнән тәбрикләү сүзе белән РФ мәдәният һәм массакүләм коммуникацияләр министры Александр Соколов мөрәжәгать итте Россия—күп конфсссиялс дәүләт, барлык этнослар һәм мәдәниятләр үзара аңлашып яши торган ил Бүгенге тормышнын нәкъ менә дини аны рухилыкның ышанычлы терәге булып тора. Теләсә нинди конфессия вәкиленең сүзе һәрвакыт изгелеккә, мәрхәмәтлслеккә юнәлешле булыр'.— диде министр Залда утыручылар Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнс көчле кул чабулар белән каршы алдылар "Без бүгенге чорыбызга рәхмәтле булырга тиешбез,—диде ул — Мәскәү үзәгендә. Союзлар йортынын Колонналы залында Жәмигъ мәчетенең 100 еллыгы билгеләп үтеләсен күз алдына китерә ала идекме? Әлбәттә, юк Бу—илебездәге демократик үзгәртүләрнең ин ышандырулы чагылышы .— диде Татарстан җитәкчесе ТР Президенты мөфти Равил Гайнсгдиннен дини агарту эшендәге зур ролен билгеләп үтте. Ул "Равил хәзрәт, барлык конфсссия җитәкчеләре алдында мөселманнарның абруй казанган ихтирамлы һәм күренекле рухи җитәкчесе буларак, безгә бик тә ошый".—диде. Тантаналы кичәдә катнашучылар Татарстан Президентының республикадагы дини янарыш. мәчет-чиркәүләрнең торгызылуы турындагы чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар "Үзгәртеп коруларга кадәрге чорда Татарстанда нибары 23 мәчет булса, хәзер—1100.—диде ул—Казанда Россия Ислам университеты эшләп килә Ул барлык республикаларны һәм Россиянен барлык төбәкләрен югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итәргә әзер" Президснтнын Кол Шәриф мәчете төзелеше турында сөйләвен залда утыручылар аеруча зур кызыксыну белән тышлады ИЛЕШТӘ ОЧРАШУ Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Ә Гобәйдуллин Башкортстаннын Илеш районында булды Биредә ул әлеге республика Президенты администрациясе башлыгы Р Хәбриев белән очрашты Очрашу барышында икс республиканың үзара хезмәттәшлек итү мәсьәл&ләре буенча фикер алышу булды Аерым алганда. Казан шәһәрснен 1000 еллыгын һәм Салават Юлаевнын тууына 250 сл тулуны билгеләп үтүдә делегацияләрнең ни рәвешле катнашачагы тәгаенләнде Очрашу йомгаклары буенча Татарстан белән Башкортстан арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешү кысаларында ике республика халкынын мәдәни, фәнни, мәгьлүмати элемтәләрне тагын да ныгыту жәһәтеннән конкрет чаралар эшләү очен эш комиссиясе булдыру турында карар кабул ителде. Очрашуда Татарстан Фәннәр академиясе академигы И Таһиров, Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы Р Миннуллин, Башкортстан Президенты администрациясенең ижгимагый-сәяси үсеш мәсьәләләре бүлеге мөдире Ә Юлдашбаен, Россия Фәннәр акалемиясенен Башкортстан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры И. Илишев катнашты УНИВЕРСИТЕТ ГАЛИМНЕ ОЛЫЛЫЙ Казан дәүләт университеты галимнәре, студентлары, каләмдәшләре күренекле тарихчы, академик Миркасыйм Госмановны 70 еллыгы белән котларга Актлар залына җыелдылар. Гыйльми Советның киңәйтелгән утырышы дип аталган бу тантаналы җыелышны университет ректоры Мәгъзүм Сәлахов ачты Аннан сон Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мансур Хәсәнов галимнен хезмәт юды. тарих һәм тюркология өлкәсенә керткән олеше турында сөйләде Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева М Госмановка Президент котлавын ирештерде. Тантанада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова. Казан шәһәр хакимияте башлыгы Камил Исхаков та катнаштылар һәм чыгыш ясадылар ДӨНЬЯ МӨСЕЛМАННАРЫ КАЗАНГА ҖЫЕНА Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубаи шәһәрендә Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасының (ИБШО) X Генераль конференциясе уздырылды Анда Казан шәһәре хакимияте башлыгы Камил Исхаков һәм ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Госман хәзрәт Исхакый да катнашты Бу оешма 54 илдән 143 шәһәрне берләштерә. Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасына 1992 елда Казан шәһәре дә керде һәм ул Россия шәһәрләре арасында бердәнбер Ислам шәһәрләре конференциясендә чыгыш ясап. Камил Исхаков анын РФ Президенты Владимир Путиннын "Ислам конференциясе" оешмасы саммитындагы чыгышыннан сон ук үтүе 20 миллион Россия мөселманнары өчен әһәмиятле булуын билгеләп үтте Нәкъ менә Малайзия саммитында Россия Президенты ИКО илләрен Россия мөселманнары белән якынаерга чакырды, шулай ук соңгы 10 елда үсеш алган Ислам диненен Россия өчен традицион дин булуын билгеләп үтте. Генераль конференциядә катнашучыларның Административ советы ИБШОнын киләсе сессиясен Казанда үткәрергә һәм аңы Татарстан башкаласының 1000 еллыгына багышларга дигән карарга килде. “ДИАЛОГ-АВРАЗИЯ” ХАЛЫККА ЧЫГА 3 апрельдә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бинасында Истанбулда нәшер ителүче ДА—"Диалог-Авразия" журналын таныту тантанасы булды. Мәгълүм булганча, мәдәниятләр хезмәттәшлегенә чакыручы әлеге журнал төрек һәм рус телләрендә кварталга бер мәртәбә чыгарыла Күптән түгел анын 13 нчс саны дөнья күрде Быел ул Бөтенроссия каталогына кертелде БДБ илләрендәге әбүнәчеләр өчен тиешле тираж якын арада Мәскәүдә басыла башлаячак “Диалог-Авразия" журналы редакциясе төрки халык язучыларынын әсәрләрен төрекчәгә тәржемә итеп бастыру белән дә шөгыльләнә 4 апрельдә Истанбулда. журнал офисында шундый китапларны җәмәгатьчелеккә таныту тантанасы булды Анда төрки әдәбиятларның күренекле әдипләре катнашты Әлеге тантанада Татарстаннан ТР Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин катнашты һәм чыгыш ясады. КЫРЫМ ЙОРТКА СӘЯХӘТ Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, язучы Фәүзия Бәйрәмова Кырым татарларының илләреннән сөрелүенә 60 ел тулу уңаеннан Кырымда уздырылган матәм чараларында катнашты Кардәш- ләребезнен кайгыларын уртаклашырга Төркия, Румыния, Литва һәм башка илләрнсн вәкилләре килгән иде Бу чараларда шулай ук Украина Премьер-министры, Кырым Республикасының рәсми җитәкчеләре дә катнашты. Фәүзия Бәйрәмова Симферополь шәһәрендә уздырылган матәм митингында чыгыш ясады, шулай ук Кырым татарларының Милли Мәҗлесендә булып, анын лидеры Мостафа Жәмилев белән очрашты, Симферополь шәһәренен И Гаспралы исемендәге татар китапханәсендә, дәүләт педагогика институтында, милли редакцияләрдә, Бакчасарай шәһәрендә И Гаспралы “Тәржеман” гәзитен нәшер иткән йортмузейда, "Зынжырлы" мәдрәсәсендә булды. “ХӘЗИНӘ”НЕҢ МӨХӘРРИРЕКАЛӘМДӘШЕБЕЗ Әлмәтгә нефтьчеләр өчен татарча чыга торган “Хәзинә” газетасының 10 еллыгын "кара алтын" чыгаручылар гына түгел, кин җәмәгатьчелек тә билгеләп үтте. Бу, чыннан да, зур вакыйга. “Хәзинә” газетасы (баш мөхәррире шагыйрь һәм публицист Нур Әхмәдиев) ана телебезне үстерүгә, аны яна терминнар белән баетуга, яшьләрне эшкә өйрәтүгә зур өлеш кертә. Элекке елларда эре сәнәгать эшханәләрендә русчадан татарчага тәржемә ителеп (дубляж) чыгып килгән газеталар да ябылып беткән бер заманда "Татнефть" акционерлык жәмгыяте житәк- челәренен үз газетасын саклавы һәм аңа әбүнәчеләрне киметмәс өчен һәрьяклап булышлык итүләре зур ихтирамга лаек “КИТАП ЙОРТЛАРЫ БӘЙРӘМЕ Менә инде тугызынчы ел рәттән 27 май көнен бөтен ил китапханәчеләре үпәренен һөнәри бәйрәмнәре буларак билгеләп уздыралар Шул унайдан Татарстанның Мәдәният министрлыгы ин яхшы китапханәләрне атап, анарны махсус премияләр белән бүләкләде 2003 ел нәтижәләре буенча быел "Лидер" номинациясендә Казанның үзәкләшкән китапханә челтәре ин алдынгы дип танылды "Ижади эзләнү" премиясенә исә Лениногорск һәм Теләче районнарының үзәк китапханәләре. Түбән Кама районының Ташлык авылы һәм Балтачнын Урта Көшкәт авылы китапханәләре лаек булды КАЗАНДА ИСЛАМИЯ! МУЗЕЕ БУЛАЧАК Казан Кремлендә Исламият музее төзелә Бүгенге көндә әлеге музейга экспонатлар жыю дәвам игә. Булачак музейга борынгы китаплар, кулъязмалар шәмаилләр, революциягә кадәрге Коръән тәфсирләре, тагар мәгърифәтчеләренең китаплары, шәхси әйберләре. XX гасыр башында чыккан газета-журналлар, элеккеге мөселман киемнәре. намазлыклары, дисбеләре, элеккеге муллаларнын чалма, чапан, читек, таяклары, элек мәдрәсә шәкертләре булган кешеләрнен шәхси әйберләре, киемнәре, дәреслекләр, дәфтәрләр, кара савыты, каләм, шаһәдәтнамә, рспрсссияләнгән мөселманнарның шәхси әйберләре, документлары, хатлары; мөселманнарны христианлаштыруга кагылышлы материаллар (XVI -XIX гасырлар), совет чорында да шәригать буенча яшәгән мөселман гаиләләренең шәхси әйберләре, хаждан алып кайткан әйберләр кабул ителә Исламият музеена экспонатлар китерүчеләрнең исем-фамилияләрс язылган альбом музейга да куелачак Белешмәләр өчен адрес Казан, "Казан Кремле музей-тыюлыгы”. фән бүлеге. Телефон 92-60-87 КЫЗЫКЛЫ БАСМА Казаннын 1000 еллыгына багышланган таган бер яна басма дөнья күрде Ул “Казан һәм казандылар Иске портретларга яна штрихлар” дип атала Анын авторы —ГР Милли музее хезмәткәре Г Миллшовский Китапта XVIII гасырдан XX гасыр эчендәге вакыйгалар, шул чорда Казанда яшәгән танылган шәхесләр тормышы тасвирлана Казан һәм казандылар турындагы китап 38 документаль очерктан тора. Алар—элеккеге заманда чыккан газета-журналларны укып өйрәнгәч туган язмалар Очсркларнын тематикасы төрле атаклы медицина хезмәткәре, лингвист, археолог, тарихчы К Фукс эшчәнлеге хакындагы язмалар, язучы Г Державин, башка танылган рәссамнар, архитекторлар турындагы очерклар да укучыны кызыксындырырлык Китаптан беренче трамвай, элеккеге шәһәр урамнары, мәйданнар һәм башка бик күп истәлекле урыннар турындагы дәлилле фактларны табарга була Язмалар милли музей фондларында сакланган иллюстрацияле фоторәсемнәр белән бизәлгән ЗАМАНЧАГА КӨЙЛӘНЕП Татарстан Фәннәр академиясенең "Фән" нәшрияте Казан дәүләт университеты галимнәре Ж Сөләйманов һәм А Гатиятуллиннын “Татар морфемаларының компьютерда структур-функниональ моделе" дигән хезмәтен бастырып чыгарды Татар иҗек-кушымчаларын (морфемаларын) компьютерда куллану өчен барлау, аларнын структур-функциональ модельләрен системага салу татар телен дәүләт теле буларак куллануны кинәйтүнен гамәли һәм да фәнни мөмкинлекләрен ачарга булышачак Китап тел белгечләренә, ясалма интеллект, текстны автоматик эшкәртү. компьютер лингвистикасы һәм тәржемә мәсьәләләре белән кызыксынучыларга, шушы юнәлештә белем эстәүче студент һәм аспирантларга адреслана МӘГЪЛҮМАТКА БАЙ БУКЛЕТ XVIII йөз азагы XIX йөз башында Казан жирендә туып, соңрак Россиянең күренекле дәүләт эшлеклссе, заманының атаклы шагыйренә әверелгән (чыгышы татар морзалары нәселеннән) Гавриил Державинга багышланган буклет дөнья күрде Басмада Г Державинның кысклчл тәрҗемәи хале, элеккеге Ласш өязендәге Державиннар утары тарихы, шигырьләре урын азган. Буклетта шулай ук Лаецггагы Державин музее һәм анын исемендәге әдәби премия турында да мәгълүматлар бар Күпсанлы рәсемнәр арасында Державиннар нәселе гербын, утарларынын фотосурәтләрен. Татарстан Милли музее фондларыңда сакланучы мемориаль әйберләрне күрергә мөмкин. КОТЛЫЙБЫЗ! Фән һәм мәгарифне үстерүгә, югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә лаеклы өлеш керткәне өчен В Ульннов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты кафедра мөдире, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Госманоа Миркасыйм Габделәхәт улы Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде