Логотип Казан Утлары
Публицистика

Коръән татар телендә

86— ТАРИКЪ (ТАҢ ЙОЛДЫЗЫ) СҮРӘСЕ (Тарикь сүрәсе 17 аятьтән тора Мәккәдә иңгән Тарикъ-соңга калып, кич белән ишек кагучы мәгънәсендәге сүз. Ләкин сүрәдәге бу сүз якты йолдыз, кичен Күктә балкый торган Чулпан йолдызы кебек чагыштырмада кулланылган ) Бием илл әһ и р-рах мәни р-рахи м I. Күк исеме белән һәм Тарикъ белән ант итәмен ки. (2) Тарикъның ни икәнен син каян белер илен? (3) Тарикъ ул-Күкне балкытып торучы йолдыз. (4) Өстеннән күзәтүчесе булмаган бер генә нәрсә дә юктыр. (5) Хәзер инде кеше үзенен ничек яралтылганы турында уйлансын һәм гыйбрәт алсын. (6) Ул атылган су тамчысы кебек сыеклыктан. (7) (ир кешенең) арка кимегеннән һәм (хатынның) күкрәк кимегеннән чыккан сыеклыктан хасил зат. (Бу аятьне төгәл тәрҗемә итүе шактый кыен. бәс. төрле нөсхәләрен укучының уз ихтыярына тәкъдим итәбез. (8) Шик юк. аны (яңадан терелтергә) Аллаһның кодрәтеннән килә. (9) Ул Көндә яшерен серләр мәйданга чыгачак (10) (Гөна/иы кешенең) анда көче дә. ярдәмчесе дә булмас II. Хактыр ки. кире кайта-кайта яуган яңгырның хужасы-Аллаһ исеме илә. Күк исеме илә. (12) (усемлеыәр үссен өчен) ярылган (сөрелгән) Җир исеме белән әйтәм. (13) хакыйкатән. ул (Коръән яхшыны яманнан аерыр өчен) катгый әмер сүзләредер (14) Коръән-ул шаяру сүзе түгел. (15) Хактыр ки. кяферләр (Коръәнгә каршы) мәкерле тозаклар кора (16) Мин дә ал арның хәйләләрен хәйләм (җәзам) белән каршылармын (17) (Ий. Мохвммәд) син хәзер инде ул кяферләргә форсат бир. вакытны беразга кичектер. 87— ӘГЪАӘ (БӨЕК) СҮРӘСЕ (Әгъло сүрәсе /9 аятьтән тора Мәккәдә иңгән дгыә-бәек, дигән сүз.) Бием илл әһ и р-рах мән и ррахи м 1. Раббының бөек исемен мактап, тәсбих әйт. (2) Аллаһ бөтен нәрсәне юктан бар итеп, тәртипләде (3) Тәкъдир итеп, юл күрсәткән дә-Аллаһ (4) Яшел үләннәрне үстергән дә-Ул. (5) Ахырда кап-кара. коп-коры халгә китергән дә-Аллаһ 6. (Ий. Мохәммәд) аз-азлап сиңа Коръән укытырбыз. Син аны онытмассың (7) Онытырсыз бары тик Аллаһ оныттырганны гына. Аллаһ яшеренне дә. ачыкны да белеп тора (8) Синең эшләреңне кулай-уңышлы итәчәкбез (9) Шулай булгач, син үтет алып, файда китергәннәрне үгетлә. (10) (Гөнаһ эилтүдән, җавап бирүдән) курыкканнар үгстләнер (11) Бәдбәхет булганнар гына үгеттән качар (12) Андыйлар хәтәр утка атылачак (13) Алар анда үлмәячәк һәм терелмәячәк тә. (14. 15) Хактыр ки. яхшылап пакьлөнгән һәм Раббыны зикер иткән, намаз укыган кеше морадына ирешер 16. Әй. кяферләр. сез дөнья тормышын өстен куясыз. (17) Гәрчә. Ахирәт тормышы тагын ла хәерлерәк һәм ул-мәнгелек (18) Хактыр ки. бу турыда әүвәлге китапларда да. (19) Ибраһим белән Мусага иңдерелгән китапларда да язылган иде 88— ГАШИЯ (БӨЕК ВАКЫЙГА) СҮРӘСЕ (Гашия сүрәсе 2б аятьтән тора. Мәккәдә иңгән Гяшия-каашучы. томалап апмы дәһшәт, ягъни Кыямот-Мөхшәр мәгънагәрен р эченә азган суз.) Би см илл әһ и р-рах мән и р-рахи м 1. (Ий. Мөхәммәд дәһшәте белән бар нәрсәне томалап а,1учы) Кыямәт турында сиңа хәбәр килдеме'.’ (2) Ул көнне чырайлар хурлыклы рәвештә түбән иелгән булыр. (3) Ул көнне йончытучы эшләр эшләнер. (4) (Гөнаһкярлар) шаулап янган утка керәчәкләр. (5) Эчәргә бәреп чыккан кап-кайнар су биреләчәк. (6) Дари дигән чәнечкеле үсемлектән башка аларга һичбер ризык булмас. (7) Ул тамак та туйдырмас, ачтан да үтермәс. 8. Шундый матур, канәгать йөзләр дә булыр ул көнне. (9) (Дөньяда игелек кылганнарына күрә) алар бәхетле. (10) Андыйлар югары жәннәгтә булыр. (11) Анда һичбер буш сүз сөйләнмәс. (12) Анда-агып торучы төкәнмәс чишмәләр агып торыр. (13) Анда-затлы канәфиләр. (14) Алларына кувшиннар куелыр. (15) Кабартылган ястыклар тезелеп торыр. (16) Анда гүзәл келәмнәр җәелгән булыр. 17. (Гыйбрәт ашр өчен) алар (кяферлар) дөянен. һәм яңгыр болытларының да ничек яралтылганлыгы турында уйлап бакмаслармы? (18) Күкнең ничек биек (чиксез) итеп яралтылганына карап уйланмаслармы? (19) Ул тауларның ничек итеп беркетелгәне турында уйлап. (Аиаһның чиксез кодрәтенә инанмаслармы р (20) Җирнең ничек түшәлеп кабартылганына карап сабак алмаслармы? 21. (Мөхәммәд) син бу турыда өзлексез рәвештә аларның исенәтөшереп тор. Шулай итеп, кисәтеп тору-синен төп вазифаң (22) Син алар өстеннән хакимлек итүче түгелсең. (23) Ләкин иманнан баш тарткан кешене. (Аллаһны. Коръәнне) инкарь итүчене (24) Аллаһ хәтәр газапка салачак (25) Шик юктыр ки. аларның кайтышы фәкать Безгәдер (26) Алар хисап алачак. 89— ФӘҖЕР (ТАҢ) СҮРӘСЕ (Фәҗер сүрәсе 30 аятьтән тора Мәккәдә иңгән. Фәҗер-таң. дигән суз.) Би см и л л әһ и р-рах м ән и р-рах и м 1. Атып килә торган тан исеме белән (2) Ун кичәнең (Зөлхшҗҗө аеның) ун көне белән (3) җөп саннар, так саннар белән. (4) алмашынып торучы көн вә төн исеме белән ант итеп әйтәмен ки: Кыямәт киләчәк). (5) Башында акылы булган кешеләр өчен ант итәрлек дәлилләр түгелмени болар? 6. Беләсең бит. Раббың Гад кавемен ничек һәлак итте? (7) Мәһабәт субай баганалы биек сарайлары һәм Ирәм бакчалары белән (юк итте). (8) Ул сарайларның, ул бакчаларның дөньяда тиңе юк иде. (9) Кыяларны чокып, шәһәр салган Сәмуд халкының үзәндәге язмышын исенә төшер. 10. Яки (җәза) казыкларының хуҗасы, күп гаскәрле Фиргавен турында да онытма: (11) аларның барысы да үз илләрендә азгын-бозык тормышта яшәде. (12) һәм шулай итеп, алар дөньяда яманлыкны үрчеттеләр. (13) Шуның аркасында. Раббың алар өстендә газап камчысын уйнатты. (14) Хактыр ки. Раббың һәрвакыт аларны күзәтеп торыр. («Фиргавен мөэминнәрне казыкка бәйләп җәзалый, кешеләрнең коточкыч интегеп үлгәннәрен карап, ләззәтләнә торган була». Аш Өзәк тәфсиреннән.) 15. Ләкин кеше дигән адәми зат. Аллаһ аны сынарга теләп, үзенә байлык бирсә, масаеп әйтер: -Аллаһ мине генә шәрәфле дусты итеп, байлык бирде.-дип сөйләр. (16) Ләкин вакыты җитеп, аны (сынар өчен) бирелгән ризыкны кыса төшсә: —Раббым мине кимсетте,—дип әйтәчәк. 17. Хәер, сез (имансьтар) ятимнәргә игелек кылмыйсыз. (18) Мохтаҗ кешенең тамагын туйдырыр өчен берберегезне үгетләмисез. (19)—Бу-халәл. бу—харам.-дип тормастан. мирас малын (тал хатыннарның өлешен, ятимнәргә калган мирасны) ашыйсыз. (20) Байлыкны хәттин тыш (кирәгеннән артык) сөясез. 21. Юк шул! Җир тетрәп, парча-парча телгәләнеп (таулар, кыялар тип-тигезҗиргә әверелеп), тузан хәленә килгәч. (22) Раббының әмере илә (Җиргә төшеп) фәрештәләр сафсаф тезелешкәч (23) алларына җәһәннәм чыгарылгач, адәм баласы ул көнне (бөтен кылмышларын) исенә төшерәчәк. Ләкин хаталарын (соңарып) аңламаудан ни файда? 24.—Аһ. фани дөньяда игелекләр кылган булсам. Ахирәттә бәхеткә ирешәчәк идем бит.-дип уфтаначак. 25. Ул көнне (Аллаһ җәзалаган кебек) башка берәү лә җәзалый алмаячак. (26) Аллаһ богаулаган кебек беркем дә богаулый алмас. 27. Әй. максатына ирешкән жан' (28) Раббын хозурына кил. Аллаһ синнән разый Син дә Аллаһтан разый будырсын. (29) Башка бәндәләрем белән бергә. (30) әй. пакь мөселман Әйдә, кер җәннәткә! 90— БӘЛӘД (ШӘҺӘР, ИЛ) СҮРӘСЕ (Бәләс) сүрәсе 20 аятьтән тора Мәккәдә иңгән. Бәләд-шөһәр.) Бием илләһ и р-рах мән и р-рах и м I. Шушы изге шәһәр (Мәккә) исеме белән әйтәмен ки. (2) бу шәһәрле кяферлөрдөн яулап алу) сина хәләлдер, (чөнки син шушы шәһәрдә туып-үстен). (3) Бабаң һәм анын токымы изгеләрдән булсын. (4) Без кешене, хактыр ки. мәшәкатьләр (кыенлыклар) өчен яралттык (5) (Кяфер) адәм баласы: миннән башка куәт иясе дөньяда юк. дип хаталанамы? (6) Ул: -(Исламны бетерер өчен. Пәйгамбәрне үтерер өчен) күпме мал сарыф иттем.—дип мактана. (7)—Кылганнарымны (җинаятьләремне, фәхешлегемне) берәү дә күрми — дип уйлыймы? 8. (Хакыйкатьне) күрер өчен Без ана ике күз бирмәдекме? (9) (Дөреслекне сөйләр эчен) без ана бер тел белән ике ирен бирмәдекме'’ (10) Без ана ике юл күрсәтмәдекме (берсе—дин юлы—авыр юл. икенчесе-динсезлек юлы—ансат юл)? (11) Ләкин ул авыр юлдан-текә юлдан китмәде. (12) Текә юлларының ни икәнен син беләсеңме’ (13) Колыңны азат итү ул—текә кыя юллары (14) Яки ачлык килгән вакытларда мохтаҗларга тәгам ашатудыр ул-текә кыя юллары. (15) Ятим кардәшеңә ярдәм итү. (16) Яки (заяга) туфракта казынучы хәерченең тамагын туйдыру ул-текә кыя юллары аша узу. (17) Менә шуннан соң сез иманлы булып, сабыр-түзем булып, миһербан өләшүче булып, бер-берегезне игелек кылырга өндәүчеләр булып китәрсез (18) Менә шундыйлар ун яктагылар булыр. (19) Аятьләребезне көферлеккә чыгарганнар исә. судчылар булыр. (20) Аларга ишекләре (чыгып кача алмаслык итеп) каты бикләнгән җәһәннәм угы булыр. 91— ШӘМЕС (КОЯШ) СҮРӘСЕ (Шәмес сүрәсе 15 аятьтән тора Мәккәдә иңгән Швмес—Кояш, дигән сүз.) Би см илл әһ и р-ра х мән и р-рах и м I Кояш һәм аның нурлары белән. (2) (аңа иярүче) Ай белән. (3) яктылык алып килүче көн. (4) аны каплаучы төн. (5) Күкне корып куючы (Аллаһка) һәм Күк. (6) ястыктай түшәлгән Җир. (7) һәр адәми затка һәм аны (Җир йөзендә яшәрлек итеп) яралткан. (8) аңа һәм яхшылык, һәм яманлык кылырга ирекле иткәннең исеме белән әйтәмен ки. (9) җанын пакь тоткан кеше морадына (Сәгадәткә) ирешәчәк (10) Вөҗданын кер каплаган кеше, әлбәттә, хәтәр зыян күрәчәк II. Азгынлыгы аркасында Сәмуд халкы хак сүзне( Пәйгамбәребезне) кабул итмәде (12) Шул халыкның иң бәдбәхет бер башкисәре изге дөяне бугазларга алынды (13) Гәрчә. Пәйгамбәр аларга алдан ук әйтеп кунган иде: -Аллаһның ана дөясенә кагылмагыз. Ул су эчкәндәаңа комачауламагыз-диелде. (14) Ләкин анын сүзләренә ышанмадылар, һәм. дөянең бот сеңерләрен кисеп ектылар да. суйдылар. Шуның аркасында Раббы аларөстенәҗәза җибәрде, барысын да һәлак итте. (15) Аларны шулай һәлак иткәне өчен. Аллаһ һичкем алдында да җавап тотмас 92— ЛӘЕЛ (ТӨН) СҮРӘСЕ (Лөел сүрәсе 21 аятьтән тора Мәккәдә иңгән. Ләел-тон, дигән сүз.) Бием иллөһи р-рах мән и р-рах и м I. Караңгылыгы белән тирә-якны каплаган төн (2) яктылыгы белән ачылган көн. (3) һәм ир белән хатын җенесен яралтканнын исеме белән ант итәмен ки (4) шунысы хактыр ки. сезнең нәфес һәвеслекләрегез төрлегезнең төрлечә: (5) кемдер (хәср-садәка. зәкягп) бирер, кемдер (гөнаһ кылудан, харамнан) куркыр (6) кемдер гүзаллеккәсокланыр һәм аның хаклыгын раслар. (7) Без дәандыйларның Сәгадәткә барыр юлларын уң итәрбез 8. Әмма кем (тар күңелле, матди һәм рухи) саранлыкта булса. Аллаһка ихтыяҗ тоймаса. (9) иң хәтәре-алдашса. ялганласа, гүзәллекне инкарь итсә (10) Без анлыйларга иң хәтәр җәза иңдерербез. (II) Һәлак булганда, дөньяда җыйган байлыгы ана ярдәм итмәс. (12) Шик юк ки. тугры юлны күрсәтү Безнең ихтыярыбызда. (13) Әлбәттә. Ахирәт тә. дөнья да безнең әмеребездә. 14. Дөрләп, ялкынланып янучы ут җәзасы булачак дип. сезне кисәттем. (15) Бәхетсез бәндәләр генә. (16) Хакыйкатьне ялганга чыгарганнар гына, йөз чөереп. (Алшһ белән Коръәнне) инкарь иткәннәр генә ул җәһәннәмгә керә. (17) Ләкин (гөнаһ кылудан) сакланган (саф мөселман) кешесе. (18) малын (Алшһ юлында) сарыф иткән адәм җәһәннәмнән ерак тотылыр. 19. Түләү-әжер (садвка-хәер башкашр а.1дында) яхшы булып күренер өчен генә бирелмәс. Мондый гамәл өчен Аллаһ хозурында һичбер дәрәҗә юктыр. (20) Аллаһ ризалыгы өчен кылган игелекләр генә савапка саналыр. (21) һәрхәлдә, ул үзе дә алга таба (Аыаһтан) канәгать калачак. 93— ДУХА (ИРТӘНГЕ ШӘФӘКЪ) СҮРӘСЕ (Духа сүрәсе 11 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән. Духа-көннең төшкә ча/иы булган иртәнге вакыты мәгънәсендәге сүз.) Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. 1. Көннең иртәнге яктылыгы. (2) тынычлыкка ирештерүче төн караңгылыгы белән ант итәмен ки: (3) (Ий. мөхәммәд) Раббың сине ташламады һәм сиңа ачуланмады да. 4. Әлбәттә. Ахирәт синең өчен дөньядан хәерлерәк. (5) Хактыр ки. озакламый Раббың сиңа әҗер бирәчәк, һәм син бик тә канәгать калырсың (6) Аллаһ ятим калганыңны күреп, сиңа сыеныр урын бирмәдеме? (7) Яшьлегендә кая барырга белмичә, кангырап йөргәндә. Ул сине тугры юлга бастырмадымы? (8) Синең фәкыйрь икәнеңне күреп, баетмадымы? (9) Ятимнәрне очратсаң, аң бул. син чыраеңны сытма, аңа ярдәм ит (10) Мохтаҗларны әрләмә, яныңнан кума, аларга булыш. (11) Шуңа күрә, син (Мөхәммәд) һичтуктаусыз Аллаһның чиксез юмартлыгы, төкәнмәс кодрәте турында (кешеләргә) бәян ит! 94— ИНШИРАХ (АЧЫЛУ) СҮРӘСЕ (Инширах сүрәсе 8 аятьтән тора Мәккәдә иңгән Инширах-ачылу. киңәю, күңеле ачылып китү, сөенү мәгънәләрендә килә.) Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. 1. (Ий. Мөхәммәд) сине ачык-киң күкрәкле итеп кылмадыкмыни? (2) Сиңа йөкләнгән авырлыкны алып атмадыкмыни? (3) Ул шундый йөк иде ки: ул синең җилкәңә бик тә авыр иле (4) Синең даныңны, абруеңны тагын да арттырмадыкмыни? (5) Димәк ки. кыенлык артыннан җиңеллек тә килә. (6) Хактыр ки. кыенлык белән рәттән җиңеллек тә бар. (7) Бер лине тәмам итүгә үк. икенчесен башларга тырыш (8) һәр гамәлеңне ихластан бары тик Аллаһыңа багышла. 95— ТИН (ИНҖИР) СҮРӘСЕ (Тин сүрәсе 8 аятыпән тора Мәккәдә иңгән. Тин-инҗир җимеше һәм изге тауның исеме.) Бием илл әһ и р-рах мән и р-рахи м. 1. Инҗир һәм Зәйтүн агачлары. (2) Сина тавы. (3) вә шушы изге, иминлек шәһәренең (Мәккәнең) исеме белән ант итәмен ки. (4) Без. чыннан да, кешене бик тә гүзәл кыяфәттә яралттык (5) Аннан сон Без аны (кьимыш яман гамәлләренә к)’рө) түбәннәрдән лә түбән иттек (җәһәннәмгә аттык). (6) Бары тик иман китереп, игелек кылганнар гына алар янында (җәһәннәмдә) булмас. Алар өчен (җәннәтләрдә) бетмәс- төкәнмәс нигъмәтләр бар. (7) Шушы дәлилләрдән соң да киләчәк җәза көне хакында синең сүзләреңне кем ялганга чыгара алыр икән? (8) Аллаһ иң гадел хөкемдарларның да гаделе түгелмени? 96— ГАЛӘК (ЯРАЛГЫ ТАМЧЫСЫ) СҮРӘСЕ (Галәк сүрәсе 19 аятьтән тора Мәккәдә иңгән. Галәк-кешенең барлыкка килүенең нигезендә ир кеше белән хатын-кызның орлыкларыннан катнашкан бер тайчы сыеклык ята Бу сүз шул орлык, уылдык, шөһвәт, мәни мәгънәләрендә килә. Мәхәммәдкә иң беренче вәхий ителгән сүрә шушы булыр.) Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. 1. Сине юктан бар иткән Раббынын исеме белән укый башла (2) Аллаһ инсанны бер галәктән (аталанган күкәйчектән, күзәнәктән, яралгыдан) хасил итте. (3) Укы' Раббын синең чиксез юмартлык иясе. (4) Ул каләм белән яз> язарга өйрәтүче (5) Кешегә элек мәгълүм булмаганнарын да өйрәтүче Ул (6) Юк бит. кеше барыбер азгынлыкта хәттин ашар. (7) Баеп алгач, мин Аллаһка мохтаҗ түгелмен, дип әйтер (8) Әй. адәм баласы! Җавап тотарга, син Аллаһ хозурына кайтачаксың (9) Намаз укыганда берәүсенең (10) икенчесен (намаздан)тыйганын күрдеңме'(11) Намаздагы кешене намаз укудан тыю дөрес эш булырмы? (12) Хәтта ул (намазны боздыручы) үзе кешеләрне: Аллаһтан куркыгыз, гөнаһлардан сакланыгыз, дип. өндәргә алынган булса да. (13) Күрденме. ул Хакыйкатьне ялганга чыгарды ла. йөз чөерде. (14) Ул бәндә Аллаһнын барысын да күреп торганын белмимени"’ (15) Ул мондый эшләрдән саклансын Бу эшеннән ваз кичмәсә. хактыр ки. аны. мангаи чәченнән тотып. (җәһәннәмгә)өстерәп алып барырбыз. (16) Ялганчы, гөнаһкярның—мангаи чәченнән (17) Тели икән, ул үзенең якыннарын ярдәмгә чакырсын (18) Без дә зобаниларны чакырырбыз. (19) Сак бул! Ана буйсынма. Сәҗдә ит. Аллаһка якынлаш. («Зобанилар» сүзе урынына тәрҗемәчеләр төрле мәгънәдәге сүзләр куллана газап фәрештәләре, сакчылар, тәртип саклаучылар ) 97— КАДЕР (КАДЕР КИЧЕ) СҮРӘСЕ (Кадер сүрәсе 5 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән Кадер кичәсендә Коръон-и Корач иңгән, бу кичәдә фәрештәләр җиргә төшә ) Бисмилләһир-рахмәнир-рахим I. Хакыйкать шулдыр ки. Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек. (2) Кадер кичәсенең нәрсә икәнен син белмисенме"' (3) Кадер кичәсе мен айдан да хәерлерәк (4) Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух (ҖобрааО. Раббынын рөхсәте илә. Аның әмерләрен җиренә җиткезер өчен, бербер артлы иңеп кенә торырлар (5) Кадер кичәсе-иминлек кичәсе-таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр 98— БӘЙИНӘ (АЧЫК АҢЛАТУ) СҮРӘСЕ (Бойинә сүрәсе 8 аятьтән тора. Мәдинәдә иңгән Бәйишл-ачык дәлаи исбатлау, аңлату мәгънәләрендәге с\з.) Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. I. Китаплы кяферләр дә. китапсыз мөшрикләр дә. ап-ачык аятьләр килгәнгә чаклы көферлекләреннән арынмадылар. (2) Аллаһ тарафыннан күндерелгән Пәйгамбәр (Мо\әммәп. дип артык горурлану мәгънәсендәге сүз) Бием илләһ ир-рах мәни р-рахи м. I Байлык туплау, (хатыннар, балазар күплеге белән) мактанышу һәвәслеге сезне (2) гүр иясе булганга чаклы ычкындырмас. (3) Ләкин сез озакламый (моның гөнаһ икәнен) аңларсыз (4) Юк, сез аны тиздән аңларсыз. (5) Сак булыгыз, әгәр дә сез алда ни булачагын белсә идегез, (ярамаган бу гамәллөрегездөн баш тартыр идегез). (6) һичшиксез, сез җәһәннәмне күрерсез. (7) Үз күзегез илә күрерсез (8) Аннан соң. әлбәттә, байлыгыгыз (дөньяда кеше талап, азгынлыкта ничек рәхәт яшәгәнегез) турында соралачак. 103— ГАСЫР (ГАСЫР) СҮРӘСЕ (Гасыр сүрәсе 3 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән. Гасыр-йөзъе,ыык. гомумән, замана, вакыт, чор. дәвер мәгънәләрен уз эченә ала.) Бисмилл әһ и р-рах мән и р-рахи м. 1. Гасырлар иссме белән ант итәмен ки: (2) кеше һәрвакыт унышсызлыкка очрый (3) Бары тик иман китереп, игелек кылганнар гына, берберләренә Хакыйкатьне исбат иткәннәр, түзеп, сабыр иткәннәр алай булмас. 104— ҺҮМӘЗӘ (ГАЙБӘТЧЕ) СҮРӘСЕ (һүмөзө сүрәсе 9 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән, һүмәзә-гайбәт. нахак сүз. кеше артыннан сөйләнгән хурлау сүзе, кеше арасында яман сүз йөртү ) Би см илл әһ и рра х м ән и ррах и м. 1. Әче каһәр төшсен кеше артыннан яман сүз йөртүчеләргә. (2) байлык туплап, аны кат-кат санап торган сараннарга. (3) байлыгым-малым мине мәнгс яшәтер, дип уйлаганга (4) Хәер, ул кеше Хутәмәгә(җәһәннәмгә)атылачак. (5) (Ий. Мөхәммөд) Хутәмәнең ни икәнлеген сиңа кем аңлатып бирер? (6) Аллаһ яндырган хәтәр тәмуг булыр ул Хутәмә. (7) Бәгырьләрне яндыручы хәтәр уттыр ул Хугәмә (8) Ул тәмут бар яклап томаланган булыр. (9) Гөмбәзләре озын утлы терәүләр белән терәтелгән булыр. 105— ФИЛ (ФИЛ) СҮРӘСЕ (Фил сүрәсе 5 аятьтән тора Мәккәдә иңгән Кәгъбәне җимерер эчен күтәрелгән Әбрәхә гаскәрендә сугыш филләре дә була Филле гаскәр таиыы яңгырдан һәлак була ) Бием илл әһ и р-рах мәни р-рах и м 1. Раббыңның фил хуҗаларын нишләткәнен күрмәдеңмени? (2) Аллаһ аларнын мәкерле теләкләрен юкка чыгармадымыни9 (3) Аллаһ аларнын өстенәтөркем-төркем Әбабил кошларын җибәрде. (4) Алар өстенә кызган утлы ташлар яудырды (5) Соңра Ул аларны орлыгы сугып алынган салам кебек теткәләп бетерде (Әбабил—яр карлыгачы, керәшә. В Порохова тәфсиреннән Әбрәхә гаскәренең калдыкларын радиоуглерод һәм химия кулланып тикшергәннән соң. бу гаскәрнең ни сәбәпле тулаем кырылганын ачыкладылар Гаскврдәгыәрнең кырылуына чәчәк муры сәбәпче булган икән 4-5 нче аятьләрне шуннан чыгып, шәрехләргә кирәк Ягъни, гаскәргә чәчәк авыруы йоктыручы кошлар өере һөҗүм иткән X Чантай тәфсирендә дә андый киная бар ) 106— КУРАЕШ (КУРАЕШ) СҮРӘСЕ (Кураеш сүрәсе 4 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән Кәгъбә әтрафында яшәгән купсамы кавем—Кураеш кабиләсе иде.) Бием илләһи р-рах мән и р-рах и м I. Кураеш халкының бердәмлеген. (2) кышкы һәм җәйге сәфәрләренең уңышлы булуын тәэмин иткән. (3) шушы Кәгьбәтулланың Раббысына гыйбадәт кылсыннар. (4) Ул аларны ач үлемнән коткарып, тамакларын туйдырып, куркынычтан саклап, аларга иминлек бирде. 107— МӘГУН (САДӘКА) СҮРӘСЕ (Мөгун сүрәсе 7 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән Мәгун-садөка-хәер. зәкят бирү Берәр әйберне яки ма/1ны бурычка, вакытлыча кулланып тору өчен биреп тору) Бием илләһи р-рах мән и р-рах и м. 1. Динне ял ганга санаган кешене син күрдеңме9 (2) Андый кеше ятимне яныннан куар (3) Ач кешенең тамагын туйдырмас (юмартларны хупламас). (4) Андыйларнын намаз укуы-гөнаһ җыю гына. (5) Аларнын намазы ихлас вә җитди түгеп (6) Алар намазны кеше күрсен өчен генә, риялык белән укый (7) Алар хәер бирүдән тайчаналар.