Логотип Казан Утлары
Публицистика

Коръән татар телендә

108— КӘҮСӘР (БАЙЛЫК) СҮРӘСЕ (Кәүсәр сүрәсе 3 аятьтән тора Мәккәдә иңгән Мәдинәда иңгән, дип санала. Көүсәр- төкөнмөс байлык, дигән сүз. Җәннәттәге мәңгелек чишмәнең исеме дә-Кәүсәр ) Бием илл өһи р-рах мән и р-рахи м 1. Хактыр ки, Без сиңа Кәүсәрне (күп байлык) бирдек. (2) Шулай булгач, син Раббың ризалыгына намаз укы. Корбан чал. (3) Сиңа хөсетлек тотучының нәселе корыр Дөресе шул! 109— КЯФИРУН (КЯФЕРЛӘР) СҮРӘСЕ (Кяфирун сүрәсе 6 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән. Кяфирун—кяферлөр.) Бием и лл әһ и р-рах м ән и р-ра х и м. 1. Әйт син: -Әй, кяферләр.-диген. (2) Мин сез табынганнарга табынмам (3) Сез дә мин гыйбадәт кылганга табынмассыз. (4) Сез табынганнарга мин дө табынмам. (5) Сез дә мин гыйбадәт кылганга табынмассыз. (6) Сезгә-үз динегез, миңа-үз динем! 110— НАСЫР (ЯРДӘМ) СҮРӘСЕ (Насыр сүрәсе 3 аятьтән тора Мәдинәдә иңгән Насыр-ярдөм ) Бием илл әһир-рахмәнир-рахим. 1. Аллаһтан ярдәм килеп, җиңүгә ирешсәгез. (2) кешеләр төркем-төркем булып. Аллаһның диненә күчәчәк. (3) Бәс, Раббыңны мактап, тәсбих әйт Аннан ярлыкау сора. Шик юк ки. Аллаһ тәүбәләрне күпләп кабул итүче 111— ТӘББӘТ (КУЛЫ КОРЫСЫН) СҮРӘСЕ (Төббәт сүрәсе 5 аятьтән тора Мәккәдә иңгән. Бу сүрәнең башка исемнәре дө бар Мәет). Лөхөб) Бием илл әһ и р-рах мән и р-рах и м I. Әбү Ләхәбнең ике кулы корысын! Үзен дә ләгънәт орсын! (2) Аңа кәсеп итеп җыйган малы да, байлыгы да ярдәм итмәде (3) Ул ялкынлы утта яначак; (4) хатыны да. угын күгәргән килеш (5) Хатынының муенында хөрмә мунчаласыннан ишелгән бау булыр. (Әбү Лөхөб белән аның хатыны Өмми Җамал кешеләрне Пәйгамбәр (галөйһиссәлләм)гө каршы кешечәрне өзлексез рәвештә котыртып, динебезгә зыян китергән кяферләрдер Кешеләр арасына дошманлык уты ягып йөргәненә күрә, сүрәдә Өмми Җамал учак ягар өчен муены-җилкөсе аркылы утын бәйчәме күтәреп йөрүчегә тиңчөштер&чә М Ачи исә «утын күтәрү»не «яман сүз йөртүче» дип аңлата ) 112— ИХЛАС (ИХЛАС) СҮРӘСЕ (Ихлас сүрәсе 4 аятьтән тора Мәккә белән. Мәдинәдә иңгән санача. «Ихлас» сүзен •Бердәм, чек» яки «Пакьлөнү» дип тә тәрҗемә ителә ) Биемилләһ и р-рах мәни р-рах и м. 1. Әйт син: -Аллаһ-берәү генә' (2)-Аллаһ-мәнге(яши). (3) Ул тудырылмаган да. тудырмаган да (4) Аллаһка тиңдәш юк. (Алчаһ-бероү генә, ягъни башка Ходайчар юк һәм буча да ачмый Аглаһ—мәңге яши. ягъни Алчаһ һәрвакыт булган һәм һәрвакыт булачак—ул үлемсез Аыаһны бер зат та тудыра ачмый һәм Алчаһ үзе дә өйчөнми. ата булмый, чөнки Аның бу зшчөргө ихтыяҗы юк Бөтен нәрсә Җччр. Күк. хайваннар, бөҗәкләр, кош-кортчар Аллаһка мохтаҗ. Аьшһ үзе бернигә дө мохтаҗ түгел.) 113— ФӘЛАК (ТАҢ АТУ) СҮРӘСЕ (Фәлак сүрәсе 5 аятыпән тора. Мәдинәдә иңгән. Фәлак—таң ату дигән сүз.) Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. 1. Әйт син ал арга: —Таңнын Раббысы—Аллаһка сыенамын.-диген. (2) Яралтылганнарның мәкереннән. (3) дөм караңгы төннәрдәге мәкердән. (4) ырым төеннәрен өшкерүче им-томчыларның (бозучыгарның) мәкереннән. (5) көнчел кешенең хөсетлегеннән Аллаһка сыенамын. 114— НӘС (КЕШЕЛӘР) СҮРӘСЕ (Нәс сүрәсе 6 аятьтән тора. Мәдинәдә иңгән. Нөс-инсаннар. кешеләр, дигән сүз.) Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. 1.—Әйт син: —Кешеләрнең Раббысына сыенамын.-диген. (2)—Кешеләрнең Алласына. (3) кешеләрнең Хөкемдарына. (4) шайтанның мәкерле котыртуыннан. (5) кешеләрнең күңеленә вәсвәсә салучы шайтаннан. (6) (ул яманлыкка котыртучы) җен токымыннан булса да. кешеләрдән булса да (Аллаһка сыенамын). Хөрмәтле уку чыларыбыз! Журналыбызның бу санында Сез Коръән Кәримнен соңгы сүрәсен укыдыгыз. Сүрәнен исеме "Нәс" булса да, ул үзенә күрә саубуллашу сүрәсе дә. Шулай итеп, Коръәннен гатар телендәге вариантын (аны язучы Рабит Батулла әзерләде, Наис Гамбәр редакцияләде) бастырып чыгаруны тәмамладык. "Казан утлары”и даими укып баручы милләттәшләребез хәтерли булыр: без бу изге эшне дүрт ел элек башлаган илек. Шул еллар буе Коръән сүрәләрен теге яки бу күләмдә 45 санда урнаштырып, аларны киң катлам укучыларыбызга ирештердек. Бу уңайдан байтак кешеләрдән хуплау-рәхмәт сүзләре ишеттек. Шуңа күрә, без — журнал хезмәткәрләре бу гамәлебездән канәгатьлек һәм жан тынычлыгы хисе кичерәбез. Дин — җәмгыять тормышының аерылгысыз мөһим бер өлеше. Диннәр!ә кара1а төрле чорларда төрле карашлар яшәп килде: “дин — нҗтнмаг ым аңның бер күренеше”, “дин — кеше акылы ирешмәслек Бөек Көчнең кануннар җыелмасы", “дин — әфьюн ул”, “дин— кешенең фани дөньяда! ы юл күрсәт кече”, “дин — яшәү чыганагы”... Ничек кенә димәсеннәр, диннең беткәне юк. Гасырлар дәвамында күпмедер дәрәҗәдә үзгәрешләр кичерсә дә, дин үсә, дин көчәя... Без — татарлар (керәшен кардәшләребездән тыш) ислам дине тарафдарлары. Ислам — дөньяда таралган өч төп диннең берсе. Социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, Мөхәммәт Пәйгамбәр дөньяның иң популяр шәхесе булып исәпләнә. Җир йөзендә 1 млрд.тан артык кеше ислам динен тота. Ислам дине татар халкының милли үзаңын билгеләүдә, мәгърифәте, фәне, мәдәнияте үсешендә төп, аерылмас сыйфаты булган һәм яшәү рәвешен билгеләгән. Октябрь инкыйлабыннан сон. мөселманнар яшәгән җирләрдә руханиларны җәберләү, юк итү, мәчетләрне бетерү киң колач ала. XX йөз башында Казан гу бернасында 1152 мәчет булып, һәр 150 кешегә бер мәхәллә-мәчет туры килсә, 1980 елларда Татарстанда нибары 18 дини җәмгыять (мәхәллә-мәчет) кала. Илдә үп эрешләр булып, 90 еллар башында дини конфессняләр эшчәнлекләрен җәелдерү очен яна мөмкинлекләр туды. Бүгенге көндә Татарстанда 1000 нән артык мәчет эшләп килә. “Казан утлары” журналы дин тәгълиматын үстерү юнәлешендә даими рәвештә эзлекле эшчәнлек алып бара. Бездә дин һәм әхлак мәсьәләләренә багышлаш ан хезмәтләр еш басыла. Әйтик, Коръән Кәримне басып чыгарыр алдыннан без мәшһүр галим, гарәп теле белгече, академик Мирза Мәхмүтовнын зур хезмәтен бастырып чыгарган идек (2000 ел. 5-7 саннар). Киләчәктә дә “Казан утлары” журналы дин тәгълиматы, ислам йолалары, әдәп-әхлак һәм дини тәрбия мәсьәләләре буенча галимнәребез, дин белгечләренең хезмәтләре белән таныштырып барачак. Мәсәлән, алдагы саннарда ТР Фәннәр Академиясенең тарих институты директоры Рафаэль Хәкимовнын “Кайда безиен кыйбла?” исемле күләмле язмасы дөнья күрәчәк.