Логотип Казан Утлары
Публицистика

Язучылар берлегенең яңа әгъзалары

Вакыйф Вәкил улы Нуриев Арча районы. Сеҗе авылында туган. Шушы авылда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң. 1975 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. V курста укыганда "Яшь ленинчы " (хәзер "Сабантуй ") газетасы редакциясендә хезмәткәр булып эшли. 1980 елда университетны тәмамлагач. "Яшь ленинчы " газетасы редакциясенә корреспондент булып кичә Аннары җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары була. 1987-1990 елларда В Нуриев— Татарстан китап нәшриятының сәясәт редакциясе мөдире 1990 елда аны яңа оешып килгән "Шәһри Казан" газетасы редакциясенә эшкә чакыралар Ул башта бүлек мөхәррире. 1995 елдан 2000 ечга кадәр әлеге газетада баш мөхәррир урынбасары була. Шәһри Казан "ны аякка бастыруга, дөньяга танытуга зур өлеш кертә. Бүгенге көндә Вакыйф Нуриев—"Салават күпере " һәм "Сәхнә " журналларының баш мөхәррир урынбасары. Татар журналистикасында В Нуриев—яхшы исәптә йөргән каләм ияләренең берсе. Ул 1987 елда СССР журналистларының соңгы VI съездына Татарстаннан делегат итеп сайланды. Аңа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исем бирелде. 80 нче еллар башында мәктәп укучылары өчен хикәяләр яза башлаган Вакыйф балалар әдәбиятына бүгенгәчә тугры. Ул—"Сабантуй " "Вечерняя Казань " газеталарында. Салават күпере". "Ялкын". "Мәгариф". "Чаян" журналларында басылган 70ләп хикәя авторы 1990 ечда Татарстан китап нәшриятында аның ' Бүре кадәр бүрек " дигән хикәяләр җыентыгы дөнья күрде. 2003 елда урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен чыгарылган "Татар балалар әдәбияты " дигән китапта бу җыентыкка менә мондый бәя бирелә "Бүре кадәр бүрек" әдәбиятыбыз өчен табыш буларак бәячәнергә хакчы. Әлеге китапка кергән әсәрләрнең ("Әкрәм законы ", "Кем ныграк суга?". "Ашыгудан ни файда7". "Бәхетле билет". "Җәйге кар". "Элмәк " һ. б.) геройлары дөньяны үзчәренчә аңлаучы, кабул итүче һәм бәяләүче яхшы күңелле, ара-тирә бераз ялкаурак, бераз хәйләкәррәк, малайчарча бераз мактанчыграк, азрак шуграк Ирекләр. Әкрәмнәр, Әдһәмнәр. Сәетҗаннар... В. Нуриевның әсәрләре мавыктыргыч башланып, көтелмәгәнчә кызык һәм гыйбрәтле тәмамлана " Күренекле шагыйрь Роберт Миңнуллин "Шагыйрь генә булып калалмадым " дигән китабында болай яза "Яшь ленинчы " белән "Ялкын "да соңгы вакытта әдәби фечьетон жанры җанлану чоры кичерә. Әлеге жанрда нигездә өч автор—В Нуриев. Л. Леронов һәм Р Зәйду.члин эшли Өчесендә өч төрле алым, һәркайсының үз темасы, үз сүзе. Аеруча В. Нуриевның фельетоннары үзләренең үткенлекләре, тапкыр концовкалары, мавыктыргыч сюжетлары белән үзләренә җәлеп итеп торалар " Татарстан Язучылар берлегенең 31 майда узган идарә утырышында Вакыйф Вәкил улы Нуриев берлеккә әгъза итеп кабул ителде