Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР ӘСӘРНЕҢ БАСЫЛУ ТАРИХЫ

“Сызгыра торган уклар" романы "Казан утлары" журналы редакциясендә ике елдан артык басылмыйча ятты Аптырагач, Нурихан Язучылар берлеге идарәсе исеменә әсәрне анализлауны һәм кимчелекләрне күрсәтүне сорап гариза язды. Ул вакытта рәис язучы Гариф абый Ахунов иде. Тиз арада, төгәлрәк әйткәндә, 1980 елның 17 июлендә идарә утырышы җыелды. Анда 19 язучы катнашты. КПСС өлкә комитетыннан вәкил булып Ринат Закиров килгән иде. Мин бер почмакка кереп утырдым, сүз әйтүче булмады һәм бөтен сөйләгән сүзләрне язып барырга тырыштым. (Идарә утырышының беркетмәсе бәлки Язучылар берлеге архивында сакланадыр да әле.) Идарә рәисснен урынбасары, тәнкыйтьче Фәрваз Миннуллин Нурихан Фәттахның гаризасын кычкырып укыды, ни өчен җыелганнарын әйтте һәм бик игътибар белән бер-берсен тынларга, эшлекле булырга чакырды. Сүзнен татар әдәбияты өчен гаять мөһим роман турында барачагын искәртте. Әйтергә кирәк, әллә сүз Нурихан әсәре турында барганга, әллә шундый җаваплы җыелышта беренче тапкыр утырганга, мине бөтен язучыларнын да бик киеренке хәлдә утырулары шаккатгырды. Нурихан үзе дә хөкемгә тартылган кешене хәтерләтә иде Сүзне "Казан утлары журналының ул вакыттагы баш редакторы Зәки Нури башлады: -Бүгенге көндә,—диде ул,—дөнья тынычсыз. Кытай чикләрендә кораллы бәрелешләр бара. Шулай булгач, әгәр без бу әсәрне журналда чыгарсак, кемгәдер “авыз чайкарга" урын калачак. Кытай яңа территорияләр яулап алырга тырыша. Безнең бурыч—бүгенге көн әсәрләренә күбрәк игътибар итү, укучыны патриотик, коммунистик рухта тәрбияләү Милли әсәрләр белән дөньяны болгату партия таләп иткән кагыйдәләргә туры килми. Күчмә халыклар, туннар һәм башка шундый нәрсәләр турында язу, мөгез чыгару, тарихны шуннан башларга тырышу үзе үк дөрес политика булмаячак. Әлбәттә, әсәр буларак роман укыла. Шулай да, буташтырмыйк укучыны да, үзебезне дә! Аннан сон. ни өчен әле нәкъ менә “Казан утлары” журналында бастырасы килә авторның бу әсәрен? Безнең журналны бит чит илләрдә дә укыйлар. Бик теләгәч, китап итеп чыгарсын, йә булмаса, икенче "скромныирак" журналда бастырсын. Главлит хәл итте бит инде, рәсми рәвештә әйтте, “басмаска", диде. Мона аларнын хакы бар Бүгенге биеклектән киләчәккә күз салумы соң бу әсәр! Максим Горький әйткәнгә туры килми бит Билгеле, әсәрне укучыга тәкъдим итәргә дә булыр иде. ләкин икенче китабы язып бетерелмәгән бит әле Минем тәкъдимем шундый, башта сүзгә-сүз тәржемә (подстрочник) ясатып, урыс укучысына укытырга кирәк, алар ни әйтерләр... Зәки Нури сүзен әйтеп тә бетермәде. Язучылар берлеге партия оешмасы секретаре Туфан Миннуллин чәчрәп чыкты. Ул шундый ярсулы, киеренке халәттә иде, мин эчемнән генә низаг чыга күрмәсен дип куркып та куйдым. -Ни өчен урыс укучысына, Зәки абый?' Гумилевны басканнар, ни өчен безгә язарга да. бастырырга да ярамый1 ’ Автор эзләнгән, язган, хәзер әсәрен ике-өч ел бастыра алмыйча йөри Ул ничек ижат итсен алга таба9 Кайда күренгән хәл бу?! Гариф Ахунов аны тынычландырырга ашыкты: —Кызма әле, Туфан! Тәртип кирәк, сина да сүз бирелер. —Кызмыйча, безнен өчен тарихны урыс та, чуваш та эшләп бирмәс. Эшләгән кешенен кулына сугарга ярамый! Сүзгә китап нәшриятынын ул чактагы баш редакторы Шәүкәт Галиев кушылды: —Язучылар һаман зарланалар. Нишләптер аларнын әсәрләрен башта журналда чыгарасылары килә, аннан сон гына аерым китап булып чыксын, диләр. Бу сүзләрдән сон бераз шау-шу, көлешү кебек авазлар, "белмәгән кеше кебек сөйләнмә инде, язучынын карап торганы шул гонорар бит", кебек сүзләр ишетелде Гариф Ахунов якадан шау-шуны туктатып, сүзне тәртип белән әсәр буенча алып баруны сорады Сүз “Казан утлары" журналынын редколлегия әгъзасы Сибгат Хәкимгә бирелде Ул. гадәтенчә, акрын гына сөйли башлады: -Мин туннар белгече түгел, әмма бәхеткә каршы Гумилевны ике-өч ел элек укыган идем. "Гунны в Китае" дип атала. Зәки чыгышында "Кытай ни әйтер, басарга ярамый, политик хата булыр” дигәнрәк фикер ишетелде. Ул чор. ул территорияләр хакында бүтән тарихчыга язарга ярый. Гумилевка ярый, нишләптер безгә ярамый. Бу гажәбрәк. Мәсәлән, миндә андый шик юк. Әсәр буларак, бүгенге көн әйберләре генә кирәк дигән фикер белән шулай ук килешә алмыйм Әдәби әсәр буларак карасак. (С. Хәким Г Ахуновка карап елмаеп куйды) әсәрдән аерылып булмый Әсәр көчле. Әле киләчәктә мондый әсәре булу белән татар әдәбияты горурланачак. Минем тәкълимсм-әсәрне журналда бастырырга кирәк. Киләчәктә китап итеп тә чыгарырга. Төзәтәсе төше бармы ’ Алай күзгә төртелә торган булгач “Кытай” дигән фразаларны алып ташлап та буладыр, бәлки Г. Ахунов “тынычландыңмы. Туфан, әйдә сөйлә". дип сүзне Туфан Миннуллинга бирде -Зәки абыйнын "Казан утларьГн чит илләрдә дә укыйлар, китап булса ярый, яки башка берәр журналда бастырсын, дигән сүзе белән дә китешәсе килми Совет матбугатында чыга икән, барыбер түгелмени Мин Сибгат абый белән китешәм Ничек инде, анысы, ярый, монысы ярамый Кирәгеннән артык сак кылану, куркаклык галәмәте түгел микән? Бу сәнгать әсәре Подстрочник ясатып Мәскәүдән фикер көтеп яту үзе җинаять' Без югары белемле кешеләр, галимнәребез, фән докторлары җитәрлек. Әгәр без теләсә каян фикер жыеп йөрсәк мескен булыр идек Бездән көләчәкләр генә Мин әсәрнсн тикшерелүгә куелачагын белгәч хәтта этлек эзләп тә укыдым, ләкин миндә бернинди шик уянмады Фикер ачык, әсәр укыла. Әсәрне типкәләп йөртү, авторны кыерсыту бик кызганыч Урта Үзән белән Урта Азия терминнарын кемдер бутый икән, әлифба укысын 2200 еллык тарихны яза алмыйбыз икән, якынрак тарихны бөтенләй яза алмаячакбыз Романнын ахырын бәлки икенче китаптан башларгадыр’ Монысы автор эше. Мин кабатлап, бөтен җаваплылык белән әйтәм әсәр партийный. әсәр матбугатта урын табарга тиеш, романны бастырырга кирәк Җыелышны алып баручы: -Мөхәммәт, син ни әйтерсен’’ Мөхәммәт Мәһдиен: -Басмый калырга нигез булырлык бер сәбәп тә күрмим Илдар Юзсен -Нуриханның “Этил суы ака торур" романы әдәбиятыбызда бер зур вакыйга булса, монысы тагын да зуррак батырлык дип исәплим Бу әсәр гагар һәм төрки тарихы гына түгел, гомумән, әдәбият очен шатлыклы вакыйга Әсәрне, һичшиксез, укучыга тәкъдим итәргә кирәк, бастырырга кирәк Татарстан китап нәшрияты редакторы Рәис Даутов: -Роман калын. 455 бит Мин бөтен эшне ташлап бер тында укып чыктым Укучыны тотып тора торган, укыла торган әсәр Әгәр әсәрнсн төп җирлеге дөрес икән, аны татар язамы, урыс язучысы нзамы-бу язучынын җитлеккәнлеге турында сойли. батырлыгын күрсәтә. Сюжет корып таевнрдангаи икән, әсәр укыла икән анын басылырга хакы бар дигән сүз. Матур әдәбиятка шарт куелмый Шагыйрь Равил Фәйзуллин Автор материалны ничә еллар буена жснгскләп өйрәнгән, язган, коч түккән Нурихан абыйнын үзен аямый, җиренә җиткереп эшли торган кеше икәнен бетәбез ул инде моны күптән исбат итте Шулай булгач, анын әсәре квалификацияле бәя дә алырга тиеш Әсәрнсн типкаләнеп Йөрүе аяныч. Әдәби әсәр икс күзлектәй карала Берсе—халыкка бу әсәр ни дәрәжәдә кирәк Икенчесе-эстетик як. укучыны зетегик тәрбияләү Минемчә “Сызгыра торган уклар" романы икс таләпкә дә гуры килә Мин ул чорны махсус өйрәнгән кеше тугел, ул чорны белмим. Тарихчылар ачыклаган икән, Нурихан абый аны җентәкләп өйрәнгән икән, бернинди шүрләр урын юк. Мин әсәрне журнал вариантында да, китап итеп тә чыгарырга кирәк дип саныйм. Рәис: -Галимнәр ни әйтер? "Казан утларьГнын редколлегия әгъзасы, филология фәннәре докторы Нил Юзиев. -Нуриханның бу яна романын мин ике ел элек үк укыган идем инде Романны мин ике көндә укып чыктым, яраттым, шундук фикеремне әйттем, фикеремнән чигенгәнем юк. Язучылар бүгенге тормыш белән бергә үткәнне дә яктырталар Хәзер Урта Азия халкында тарих белән кызыксыну бик көчле. Һәм бу дөрес тә. Марксистик-ленинчыл философия мона кин мөмкинчелек бирә. Тарих галимнәре дә еракка керә баралар, телчеләр дә моны эшли. Дөрес, фәндә схоластик караш бар, кайберәүләр үткәндәге бер тарихчыга нигезләнеп кенә эшлиләр. Бу турыда бөтен ил галимнәре яза. Безнен очракта мин язучынын, Нуриханның үзен зур галим дип саныйм, чөнки минем белүемчә, Нурихан күп еллар дәвамында тарих, этнография, тел, археология, фольклор һ. б. өлкәләрдәге әсәргә кагылышлы фактларны өйрәнде, махсус командировка белән Монголиягә барып кайтты Совет әдәбияты һәм тарихчылар өчен бу әсәр зур яналык дип уйлыйм. Инде килеп, башта икенче китапны бетерсен, карарбыз, беренчесен басаргамы-юкмы дигән фикер белән дә килешеп булмый. Шолоховнын “Тихий Дон”ы дүрт китап, А. Толстойныкы шулай ук 4 китаптан тора. Аларга беркем дә: бөтенесен язып бетер, аннан карарбыз, димәгәндер бит Кави Нәҗми "Язгы жилләр”нен бер өлешен яза, икенчесен язарга өлгерми. Сюжеты, эчтәлеге һәм теле ягыннан әсәр бөтен таләпләргә жзвап бирә икән, мин әсәрнен "Казан утлары” журналында басылырга хакы бар дип саныйм Шәүкәт Галиев: -Татар әдәбиятын мин җитлеккән әдәбият дип уйлыйм. Җитлеккән әдәбиятта бер жанр да кимсетелеп калырга тиеш түгел. “Бу бүгенге көн турында түгел, шуна басарга кирәкми”,-дигән сүзне мин дә дөрес түгел дип саныйм. Роман әдәби әсәр буларак камил әсәр, бу бәхәссез. Ә инде Кытайга мөнәсәбәте нәкъ Нуриханча (кытайча астыртын дисәк тә, ялгыш булмас). Әсәрне бастырмыйча йомып калу дөрес булмас. “Казан утлары”нын редколлегия әгъзасы Атилла Расих: —Нигездә, бу зур романнын беренче өлеше басылырга тиеш дип табам. Ике китап булачак, дигәч, кайбер фикерләрем дә бар тарихи әсәр язу—тарихны ясаучылар турында язу ул дип уйлыйм. Ә тарих ясаучы-ул гади халык: игенче, терлекче һ.б. Нурихан ханнар белән мавыга. Гади хезмәт халкы турында язсын иде ул. Мин хөрмәтле редакторларыбызнын борчылуын бик аңлыйм Албуга жинелә. Бәлки ул гади халык арасына килеп керер? Нишләптер, ханнар “ каралар" белән буталып йөриләр. Алар бит аерым каста кешеләре Икенче китапта менә мин әйткәннәрне дә истә тотып романны төзәткәндә әсәрнен укучыга барып җитәргә хакы бар дип уйлыйм Сибгат Хәким: -Расих, аучылар, терлекчеләр, сугышчылар-болар барысы да гади халык бит инде. Мөсәгыйт Хәбибуллин: —Мин романны укып чыгалмадым әле. Ләкин шуны әйтәсе килә, ханнарсыз гына тарихи роман буламыни? "Этил суы ака торур”да балыкчысын да. игенчесен дә чагылдырылган иде бит инде Нурихан тарихи чынлыкка омтыла. Кайчандыр Дюма ““Мин үземнең Парижымны тудырдым",-дип әйткән. Лев Толстойнын да үз Наполеоны бар. Төрки халык-карт милләт. Телебез сакланган Мине нн борчыган нәрсә, башлангыч чорында ук эчәләр. Эчмәсеннәр. Татар электән үк эчкән, эчеп башлаган димәсеннәр. Роберт Микнуллин: -Нурихан абый ничәмә-ничә еллар казынып, алны-ялны белмичә язган романын сүтеп ясый алмый Һәм моиын кирәге дә юк. Ул әле түзгән, көткән, әрсехтәнмәгән. Башка автор шундый роман язса ничәнче көн чыгасын да белеп торыр иде Инде килеп идарә тикшерүенә куелган икән, бөтенебез дә әсәрне бастыру яклы икән, сузмыйча, авторнын кулына сукмыйча, ижат дәртен сүндермичә тизрәк бастырырга, авторны котларга һәм ана киләчәктә ижади уныш теләргә кирәк, дип уйлыйм. Марсель Галисв -Роман турында кызыклы сүзләр әйтелде Минем дә бер фикерем, тәкъдимем дисәк тә ярыйдыр, бар—бәлки аны "тарихи роман" дип түгел, "роман" дип кенә куяргадыр. Ул вакыттагы кеше ничек йөргән, нәрсә ашаган, ничек киенгән-балки аларнын кайберләре Нурихан абый фантазияседер, ләкин безгә бит анын ате сәнгать ягы кыйммәт Татар әдәбиятын зур әдәбият диябез икән, нишләп ате безлә тарихи жанр үги бала хәлендә булырга тиеш™ Жирдә бер әйбер дә юктан бар булмый Әсәр тәрбияне төрлечә бирә, роман да төрлечә тәрбияли Әсәрнен бүгенге укучы өчен файдасы зур булыр дип уйлыйм Романны һичшиксез басарга кирәк. Әхсән Баянов: -Зәкигә нәрсә булса да өстәү җайсыз Жанр мәсьәләсенә килгәндә, әдәби ягыннан әсәр бәхәссез. Образлар кызыклы түгел, дигән фикер булмады Тарихи яктан бәя бирергә безнен берсбезнен дә компетенция җитәрлек гүгел “Хун" дип аталган икән, ни өчен Нурихан “сөи" дип бирә икән? Фәнни ягын исбат итәсе бар Әллә тарихка дәгъвасыз әдәби әсәр булып чыгамы’ "Казан утлары” журналының җаваплы секретаре Кояш Тнмбикова -Әсәрнең ничек язылуына шик юк. Әсәр әйбәт Романны журналда бастырасым килә минем дә. Бәлки эшне Шакиржановага (ул чактагы Главлит вәкиле, цензор Р Ф ) җиткерергә тиеш бул чаганбы здыр Ләкин бүгенге көнлә һәрбер язган әсәрнен энә күзеннән үткәнен барыгыз да яхшы беләсез Сибгат абый, сезгә монда сөйләү жинсл. Ссзнен обкомга барып җавап бирәсегез юк. анда Зәки абый белән мин барып басасы! Фәрваз Миннуллин: -Мин әсәрне ни өчен укыганымны белеп, ягъни идарә утырышында тикшереләчәген белеп укыдым Игътибар белән укыдым Әсәр сәнгатьчә эшләнеше, эчтәлеге, идеясе ягыннан мина ошады Без. идарә әгъзалары, бу әсәрнен басылу - басылмавына битараф кала алмыйбыз."Обком хәп итсен" булгач, бу идарә әгъзалары утырышы нигә кирәк сон? Роман дөнья күрсен дисәк без аны чыгарырга булышырга, ярләм итәргә тиешбез. Соныннан авторга-Нурихан Фәттахка сүз бирелде: -Мина бүген ссзнен алда бик уңайсыз, - дип башлады ул сүзен -Сезне төп эшегездән аерып, күн эш йөкләдем Хөрмәтле иптәшләр, каләмдәшләр' Сез әдәбият Күзлегеннән чыгып, чын күнелдән сөйләдегез Шуна ихлас күнслемнән барыгызга ла зур рәхмәт Безнен каршылык нигә чыга сон0 Бу безнен белем, культура дәрәҗәсе түбәнлеген күрсәтә түгелме? Әлмөт театры Шекспирны куя Грек. Европа тарихы булса ярый, аларга Сталин премиясе. Дәүләт бүләге бирәләр Үзебезгә, тагарга килеп житгекме-башта филиалда тикшерсеннәр, фәлән-төгән җирдән рецензия булсын, обком ни әйтер, һ б Бүтәннәр язса Коръән итеп укыйбыз Нурихан бөтенләй өйрәнмичә барысын шыттырып язды микәнни0 30 ел бит инде өйрәнә башлауга да! Атилла абый ат караучылар турында я иргл куша Мннсч әсәрдә ханнар гына түгел. Аларнын титуллары гына аксөяк Алар шул ук “каралар" белән кәгү куалар, яу чапканда сугышмын башында баралар Гафу итегез, ул чакта обком да юк. цензура да. телефон да Бюрократия юк дәрәҗәсендә Ни хач итим Мин кулдан килгәнчә төрле-төрле катламны искә алдым Редколлегия белән безнен арала каршылык булмады Редактор әйткән бөтен тәкъдимнәргә казак салдым кебек "Тарихи роман да. хәтта “роман” да димәсеннәр, әгәр "басабыз" диләр икән, мин риза. “Казан утлары" журналының баш редакторы Зәки Нури -Әсәр инде җыелган Ни өчен теге редколлегия әгъзасы укымаган, монсы укымаган-бу турыда бәхәс бу лмады Бөтенесе чират торып, бер-бсрсен ашыктырып укыдылар. Редакциядә һаман шул турыда сөйләделәр Сүз әсәрнен җирчеге турында бара. Полосада конъюнктурный төзәтү булырга мөмкин. Тәмамлану өлешеннән баш тартырга да була. Гариф Ахунов (сәгатенә карап): —Утырыш инде ике сәгать ярым бара. Иптәшләр бик җентәкләп укыганнар, бик жентекләп тикшердек, дип уйлыйм. Әдәби әсәр буларак, сәнгатьчә югары дәрәҗәдә язылган. Минем журналга үпкәм дә бар: шундый әсәр килгән икән, ни өчен аны ике ел яткырырга кирәк иде сон? Редколлегия жыеп күмәкләшеп хәл итеп булмый идемени? Ни генә булмасын, без, идарә әгъзалары унай хәл иттек, дип уйлыйм. Барыгызга да рәхмәтемне белдерәм, ә сине Нурихан дус, “жинү”ен белән тәбрик итәм. яна романнар белән укучыларыңны һәм каләмдәшләреңне әле күп тапкырлар сөендерерсең дигән теләктә калам Беркетмә язылды, ул тиешле урынга тапшырылыр. Шушынын белән идарә утырышын ябык дип белдерәм. Шуннан бераз ыгы-зыгы, котлау, көлешүләр дә булды. Бу бөтен бер диссертация яклау кебегрәк тәэсир калдырды миндә. Бүгенге көн кузләгеннән караганда, ул вакыттагы язучыларның бер-берсен яклавы, бердәмлеге тан калдыра. Янадан бер ел да сигез айдан, ягъни 1982 елнын март, апрель һәм май саннарында, ниһаять, Нурихан Фәтгахнын сүз башы белән роман “ Казан утлары” журналында дөнья күрде. Беренче китап 1984 елда, икенчесе 1988 елда. Аннан сон ул Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыкты Мина калса, иң кызыгы шул, шушы тикшерүләр, борчулардан сон ундүрт ел узгач, “Сызгыра торган уклар” романын мактап берсеннән-берсе матур мәкаләләр басыла башлады. Бу мәкаләләр бөтенесе бер үк вакытта, апрель аенда булып “Тукай премиясенә кандидатлар” рубрикасында басылдылар Менә алар: Рафак Тимергалин ‘ Ватаным Татарстан”, 8 апрель 1994 ел. Нил Юзиев. "Татарстан хәбәрләре”, 17 апрель 1994 ел Фоат Галимуллш. "Шәһри Казан". 20 апрель 1994 ел. Флүс Латыйфи. “Сабантуй”, 20 апрель 1994 ел. Азат Әхмәлуллин. “Мәгърифәт", 20 апрель 1994 ел. Н. Фәттах 1994 елда “Сызгыра торган уклар” романы өчен Республиканың ин зур бүләге-Тукай премиясе лауреаты дигән исемгә лаек дип табылды. Сонгы елларда бу комиссиянең әгъзасы да булды