Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!

Шамил Рәкыйповка 75 яшь

Шамил Рәкыйпов, язучы буларак, узган гасырнын 60 елларында танылды. Ул ижат иткән художестволыдокументаль проза әсәрләренен барысын да үзәк бер тема— Бөек Ватан сугышы темасы берләштерә. Онытылып барган, теге яки бу сәбәпләр аркасында еллар тузаны астында кала язган бик күп шәхесләрне якты дөньяга чыгара алды ул Дөреслекне табу, хаклыкны ачу юлындагы авыр хезмәткә алынып. Ватан сугышында катнашкан якташларыбызга дөрес, гадел бәя бирергә тырышты. Шамил Жиһанша улы Рәкыйпов 1929 елнын 22 сентябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Яна Чокалы авылында туа. Үсмер чагы сугыш елларына туры килгән, яшьли ятим калган (әтисе 1941 елда фронтта һәлак була) Шамил авыл мәктәбенең җиденче сыйныфын тәмамлагач берөзлексез колхозда эшли. 1950 елны, колхозда амбарчы булып эшләгәндә, ачлыктан интегүче авылдашларына ярдәм рәвешендә колхоз амбарыннан ашлык бүлеп биргәне өчен аны җавапка тарталар һәм Себер якларына ун еллык мәҗбүри хезмәт колониясенә җибәрәләр. Ул Красноярск шәһәре тирәсендәге хәрби төзелешләрдә ташчы, җир казучы, балта остасы, сваршик, бетончы һ.б. булып эшли, фәкать 1954 елда. Сталин культы фаш ителгәннән сон гына бу бәладән котыла. 1955 елда 111 Рәкыйпов Казанга килә һәм ике ел трамвай паркында элекгрикмоторист булып эшли. Аннары ‘Татарстан яшьләре” газетасында башта әдәби хезмәткәр, тәрҗемәче, сонрак газетаның яшьләр тормышы һәм пропаганда- агитация бүлекләре мөдире вазифаларын башкара 1966-1993 елларда Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакниясе мөдире, 1993тән 2000 елга кадәр “Шәһри Казан” газетасында журналист булып эшли. Ш Рәкыиповнын беренче очерклары, хикәяләре, нәсерләре һәм кече формадагы сәхнә әсәрләре матбугатта илленче елларның урталарында күренә башлый Анын дистәдән артык бер пәрдәле комедияләре, драма һәм скетчлары— күбесе “Күңелле сәхнә”, “Үсү юлы” кебек җыентыкларда басыла. 1967 елда язучының “Чәчәкләр сөйли белә” исемле повесте дөнья күрә. Анда ул Александр Матросов һәм Газинур Гафиятуллиннын батырлыгын кабатлаган якташыбыз Барый Шәвәлиев турында бәян кыла. Белорус партизаны Иван Кабушкин турындагы “Кайда син, Жан?”, татарлардан беренче Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин турындагы "Таңнар һаман матурмы?”, данлыклы хатын-кыз очучы Мәгубә Сыртланова һәм анын полкташларына багышланган " Кызлар-йолдызлар” һәм "Кипарислар җыры"—әлеге әсәрләр язучының Бөек Ватан сугышы темасын яктыртуда татар әдәбиятына керткән җитди өлеше. Шамил Рәкыиповнын бу көннәрдә олуг юбилее Аны ихластан тәбрик итәбез, тазалык, яна иҗат уңышлары теләп калабыз.