Логотип Казан Утлары
Хикәя

КУЕН ҖЫЛЫСЫ

Бу дөньяда эч сереңне сөйләргә тилмереп йөргән чаклар да еш була икән Бер уйлаганда, күрше-тирәңдә дә. эшеңдә дә дуслар гына инде, сөйлә сереңне, рәхәтләнеп тыңласыннар... Сернең серлелегенә карап кына сөйлибез дә бугай: дусларыбызны, таныш-белешләребезне очратсак, эндәшмичә үтеп китмибез, сер сөйлибез, сер алабыз: үз серебезне сакласак, кеше серен чишеп булса да әңгәмәдәшебезне куандырырга, шаккатырырга тырышабыз. Еш һәм бик еш кына адресы ялгыш язылган хат шикелле, үз серебез үзебезгә кире әйләнеп тә кайта Ә син менә вокзалга бар. Берәр буш урын тапсаң, кил дә утыр, сабыр гына көтеп тор Эндәшмичә калмаслар Курыкмыйча ачыл син боларга. вокзалдагы күршен барысын да күтәрә Дөрес, сүз башладың исә мондагы һәр кеше тизрәк үз зарын сөйли башлый. Сөйләр өчен сиңа да чират тияр Ул арада инде сонга калган поездлар да килеп җитә. Һәм. берегез әшрыйкь. икенчегез мәшрыйкъ якка дигәндәи, китеп тә барасыз. Сөйләгән сүзләрегез хат булып та. таш булып та әйләнеп кайтмас. Эш урыны юлда Фәйзелнен. Заводны кирәкле җиһазлар, чимал белән тәэмин итү өчен тырыша ул; күрше шәһәрләрдәге заводларга заказлар илтә, тегесен эзли, монысын таба, алыштырасыны алыштыра. Эшенә күрә танышлары да җитәрлек Фәйзелнең—юлга чыккан саен яңалары арта Әлбәттә, һәр танышка да дус булып калырга диелгән әмер юк. күбесе әнә шул бер күреп сөйләшкән таныш килеш кенә бераз истә торган була да. әкренләп хәтер өеме арасында бөтенләй күмелеп кала. Еллар үткәч кабат очрашсаң да, алар белән инде яңадан танышырга туры килә Иренми Фәйзел. кирәксә ярты кон вакытын да кызганмас—тик юлга чыккач серле танышлар тел шартлатып тыңларлык маҗаралао гына сөйләсен ана. Юлда тиеш. Менә икенче яктагы күршесе болай күрер күзгә эшлекле генә кеше, ахрысы, ыспай гына киенгән, күхтекле, галстуклы дигәндәи Ике йозаклы портфелен, аллыннан төшермичә, “өф'” итеп кенә тора. Иптәшләре дә. хатыны-мазар да янында юк. Ир кеше ялгыз гына юлга чыкса, бел дә тор ул командировкада, ә командировкага теләсә кемне җибәрмиләр. —Ьу вокзал тирәсендә кеше бер дә бетеп тормый.— дип башлады сүзен ФәИзел, күршесен сөйләндерергә теләп —Карасана, нихәтле эшсез әрле- бирле чемодан ташый Ярый, хет ашыгучылары да бардыр инде Ә менә болары,— диде ул, хатынының алдына башын куеп эскәмиягә сузылып яткан бер агайга таба ымлап,—мөгаен, тәүлекләр буе шушында аунап ятадыр Әгәр мондагы халыкны поезд көткән арала гына эшкә кушып торсан. ә?! Вокзал белән янәшәгә берәр комбинат салып куясы да эшләтәсе үзләрен Билет бәясен лә каплар, вакыт та тиз узар иле. Гадәттә, Фәйзелнең бу фикере һәр яна танышны да сл майга торган иде Әлеге кешенең генә кырыс йөзе һаман үзгәрмәде — Минем эшләп торырга вакытым юк. тиздән поездым килеп житә,- дип кенә җавап бирде ул — Кайсы якларга юл тотасыз? — Фәйзел, кәприз ханымнар белән сөйләшкәндәй, тавышын йомшартты. —Саратовка. —Эш беләнме? —Юк. Язмыш кызык итте бит мине бер хатыным Казанда, икенчесе Саратовта. Икесендә дә берәр балам бар. Тәки йөрим менә шулай ике шәһәр арасында. —Ә син билетыңны югалт та Казанда кал, йә, киресенчә. Саратовтан чыкма. —Әйтергә генә җиңел. Уйлап карасаң — дип, абзыйның ачылып китәргә исәбе бар иде дә, тик Фәйзел күңеленнән генә кул селтәде ир белән хатын турындагы хикәяләрнең һәммәсенен дә эчтәлеге бертөрле Ул арада ике ханым үтеп бара иде, Фәйзел күршесеннән гафу үтенде дә аларга иярде. Ханымнарның берсе бик нык ашыга иде. озата килүе дә итагатьлек өчен генә бугай, дустын поезд туктыйсы платформага алып килгәч үзе тиз генә олагырга ниятләде —Менә,— диде ул китәр алдыннан.—алтынчы вагон шушы тирәдәрәк туктар, үпкәләмә инде, вакытым юк, поездың килгәнче көтеп тора алмыйм Ханымнарның исемнәрен дә ишетеп калды Фәйзел: озата килүчесе Сания, ә китүчесе—актан киенгәне Роза икән. Тагын Фәизелнс кызыксындырганы алтынчы вагон дигән сүз булды Аныкы да алтынчыда лабаса Шушы кызыксыну, Роза белән саубуллашып киткән Санияне эзәрлекләп барырга һәм аулаграк дигән урында анын юлына аркылы төшәргә, иптәш кызы турында сорашырга мәжбүр итте Ярты сәгатьләп вакыт үтте. Фәйзел әйләнеп килгәндә хат ташучы поезд килеп туктаган иде инде Алтынчы вагонга кергәч, Фәйзел үз урынына утырырга ашыкмады башкаларга сиздермичә генә ак күлмәкле ханымны эзләп тапты Вагон эчендә һәркем урнашып, жайлашып беткән иде инде. Бер әби генә "ак ханым тирәсендә зарланып тора — Вәт тамаша, билетны өске катка биргәннәр, нихәл итеп мснспләр ятармын икән?! Ә Фәйзелгә нәкъ шул гына кирәк тә —Әбекәй, пожалыегы, менә минем урынга килегез, дип, әбигә икеләнерлек вакыт га калдырмыйча, билетларны алыштырып куйды Һәм шулай итеп Фәйзел, шакмаклы юл сумкасын тотып ак ханым янына китеп басты. роза! —фәйзел бу исемне шундый итеп әйтте, хәтта ак ханым, яныңдагы ирне танымаса да. аның, һичшиксез, иске таныш булуына ышана иде —Әйе. мин Роза.- диде ак ханым оялып кына,— тик сезне хәтерли алмыйм. _ _ . _ Б\ - оялу ир кешенең шушылай тилмереп, йотлыгып һәм бер үк вакытта сөенеп каравыннан кыенсынып калу гына тугел, ә Фәизелне исенә төшерә алмаудан уңайсызлануда иде Ак күлмәгенең ачык изүеннән сафлык бөркеп кызыктырып торган тәненә алсу төс йөгерде. Әйтерсең ана әле Фәйзелгэ кадәр бер генә ир-атнын да күзе төшмәгән булган. Фәйзел җавап бирергә ашыкмады. Хатын-кыз дигәнең җавапсыз калган сорауларны бик өнәп бетерми, җавап тапмый торып тынычланыр дип уйлама да. Кем-кем, ә Фәйзел инде моны яхшы белә. Роза поездның кузгалганын сизмәде дә. Башка вакытларда ул телевизор экранына ябырылган нарасый төсле хирысланып тәрәзәдән карап барыр, кул болгап калган озатучыларның аерылу сагышларын күңеленнән генә кичереп карар, тәгәрмәчләр тыкылдаган саен ерагая барган казан каласына үзе дә: “Сау булып тор!”— дип пышылдап куяр иде. Юк, бүген болар барысы да онытылды, ник дисәң, каршысында күзгә-күз карашып серле билгесезлек утыра. —Танымавың да гаҗәп түгел, унбиш ел вакыт үткән... —Унбиш ел элек мин авылда яши идем әле. —Салкын Чишмәдә. Карале, ул чишмәгез һаман шулай шаулап агып торамы? —Әйе Кызык, сез мине чынлап та беләсез. Мин генә хәтерләмим. Хәер, иртәдән кичкә кадәр күз алдыбыздан күпме кеше чагылып үтә, барысын ла ничек искәреп катасын'’ Назландырып тормагыз инде, әйтегез, кем сез0 —Син авылга бер чибәр кыз идең. Сиңа күз тутырып караган өчен генә дә кайбер егетләр бер гаепсезгә тукмала торганнар иде. —Анысы дөрес. Клубка гел абыема ияреп кенә килә идем. —Сез, салкын чишмәлеләр. Аллакай авылына йөри идегез, аларнын клубы да зуррак, егетләре дә шәһәрчәрәк. Ә мин читтән генә күзәтеп торам да шуның белән юанам. —Якын килергә курыктыгызмы? —Мин курка белмим. Хәзер дә менә үземне сиздермәскә кирәк булгандыр. Унбиш ел буе ничек түзгәнмендер, белмим, тик хәзер сөйләшәсем килә, сине бүтән очрата алмам төсле. —Исемегезне дә белмим ичмасам. —Фәйзел мин. —Фәйзел, Фәйзел . Фәйзел Юк, исемә төшерә алмыйм. —Аппакайда кошчылык комбинаты төзегән идек. Тирә-яктагы колхозлардан бик күп җыйдылар безне Ул вакытта йомыркадан чыккан әтәчләр дә бүген унбиш яшь тутыргандыр инде Эштән кайткач, арыганнарны да онытып, Аппакай юлына чыгып басам— хыялланыпхыялланып сине күзәтәм. —Килеп дәшәсегез калган. Егетләрем арасында алай артык өзгәләнеп сөя белүчеләр юк иде. —Исәнме Роза, мин сине яратам, дисәм, мөгаен “мине бик күпләр ярага", дип кенә жавап бирер идең әле . Гомерем буе сиңа охшаган кеше эзләдем Ярату сүзләрен кем генә яратмый икән! Роза да йотлыгып тыңлады Фәйзелгэ караган саен күңеле сөенде. Роза ир алдында үзен бурычлы итеп санады Элеккеге игътибар юк инде хәзер мина, олыгаям, ахрысы, трамвайларда яшьләр урын да бирә башлады, дип өлкәннәр гаме белән яшәүгә күчкән ханым мәхәббәткә аваздаш сүзләр ишетә бүген Ялгызлыкта үткән һәр көн үзен нык сиздерә, һәм менә бүген аның янында Фәйзел исемле өмет. Хәер, ниткән өмет булсын ди инде, юлаучы гына ич Розаны да кем беләндер бутавы гынадыр. Бәлки, кайда ачык күңел күрсә, шунда бәреп керә торган берәр хәсис кенәдер. Тәүбә, тәүбә, анысы кирәкми чәч толымым элек нинди иде, әйтә аласызмы? —Роза, үз соравыннан үзе оялып, читкә борылды һәм җавап көтте. Артык кыен түгелме бу сорау, дөрес жавап бирә белерме? Ялгышмаса гына ярар иде. Күпертеп таралган куе кара чәчләремә сыный карасаң, кисеп ташланган толымымнын озынлыгын чамалап та әйтә алырсың. -Жнрлә тиеп тормаса да. тел шартлатып үтәрлек иде... дөрес. Клубка киеп чыга торган чәчәкле ак күлмәгемне хәтерлисезме0 Поезд әкренләп төнгә килеп керде. Тәрәзәгә якынайган урманнарда карурман төсе... Пассажирлар урын-җир иплиләр Тәгәрмәчләрнең тигез тыкылдавы һәркемне йоклатыр сыман. Пышылдашып кына сөйләшер чак якыная Ә Розаның бүген көчле сүзләр ишетәсе килә Тамбурда көзге төн җиләслеге Розанын инснлә Фәйзел пинжәге Ике башка йөз төрле уй. —Ак күлмәген сина бик килешә иде —Ул мина бик килешә иде —“Иде дә иде". дибез. Кайда эшлисен. Роза? Нәрсәләр майтарасын? —Сөйли калсам, тынлап арырсыз. Болай да инде күхзәрегездә йокы бар —Минем күзләр гел шундый ла ул. игътибар итмә — Ирдән уймадым Бер кыз үстердем, техникумга укырга керде Баласын очырган кош төсле, жинел сулап ялгызым гына ял итеп кайтырга исәп Сүз уңаеннан гына “һәр кешенен бәхетле булуын телим", дип купшыланырга яратса да, Розанын ирсез яшәне Фәизелнен өметен азындырды, хәтта куандырды да бугай —Роза, син бер дә үзгәрмәгәнсең Мин сина әле дә сокланам, ә соклану ул—ярату билгесе —Мондый сүзләрне ишетүе рәхәт. Сөйлә, Фәйзел. сөйлә. —Хат язасым килә. —Хаг Хат очрашу бит ул—берен сөйли, берен тыңлый. —Кая языйм сон. адресыңны әйтәсеңме9 Фәйзел. Роза иненләге ггинжәкнен кесәсенә тыгылып, куен дәфтәрен алды. Ул моны шундый тиз эшләде, кесәгә үрелгәндә Розанын куен җылысын да тоймый калды Әйтә-әйтслешкә үк урам исемен, йорт номерын да язып алды. Тиз язды, әйтерсең бер мизгелгә генә тоткарланса да. Розанын кире уйлавы мөмкин иде Хатларга гына языла торган аерым сүзләр бар. телдән әйтеп бирүе кыен аларны Розанын әнә шул зарыгып көткән очрашуларга тин хатлар азганы юкка яшьлекнең үзе кадәр гомер үгкән инде Һәм менә яшьлек тагын әйләнеп кайтты. Аккан сулар кире кайтмый, дип җырлыйлар тагы Киноларда күреп, китаплардан укыса да. очраклы күренешләргә юлыккан кешеләргә шикләнебрәк, ышагшнйчарах карый иде Роза Фәйзел белән очрашу да очраклы хәл түгелме сон?! Бәлки болар һәммәсе дә аздавыч гөш кснәдер. Була бит шулай әллә кайдан гына кошлар сайравы ишетелеп китә—урманда да. болында да кебек Куышып йөрисен, ул сине тотып аза. иреннәренә орынып үткәндәй тоела. Уянсан. куенында исерек ир бөгәрләнеп яга. Һай. татлы төшләрнең бигрәк тансык чагы' —Фәйзел. ачуланмасагыз. сорыйм әле. ник сон моңарчы ялгыз яшәдегез? Ирләргә гаилә янартуы жинел ич — Кичә өйләнсәм, бүген нишләр идем, сина читтән генә кызыгып карап утырыр идемме? Ир кеше өчен ин зур бәхет ирек бит ул Минем менә теләсә кайсы Чибәркәйнең аяк астына егылырлык ирегем бар _нн«,ә тапкыр егылдыгыз инде?— дип ялт кына сорап куйды Роза, шаяртудан бигрәк, ул Фәйзелнен тел төбен анларгл теләде —Блокнотымда ничә адрес булса, шулхәтле, диде Фәйзел. комарланып һәм гггул арада, болай мактануның тиешсезлеген аңлап, сүзне кирегә борырга теләде: —Ә блокнотым чип-чиста' —Әйтегез әле. дөресен генә әйтегез, сез бит мине белмисез, әйсме. бу әкиятне уйлап кына чыгардыгыз?! —Хатын кыз белән танышу үзе бер сәнгать бит ул.- диде Фәйзел, Розанын күзенә туры карарга куркып. —Ялгап сәнгатьне җенем сөйми Шушы берничә сәгать эчендә күз алдында әкиягтәгедәй сихри шәһәр калкып үл шәһәрдә Фәйзел белән Роза өчен лә бер йорт корылган иде; тэоәзәләрс якг ы. ишеге кин. атлап керәсе лә гөрләшеп яши генә башлыйсы Бактын ис\> шәһәре лә, йорты да балалар мәйданчыгындагы төсле комнан гына өелгән булган икән. Җимерелде дә төште, җир белән тигезләнде. Роза, үзенә-үзе сораулар яудырып, аларга жаваплар да табарга тырышты. Адресым нигә кирәкте икән? Хат язар өченме? Юк. Фәйзел хат язарга ярага торган кешегә охшамаган. Эш юктан, кызык өчен генә хатлар язышырга унҗиде яшьлек чагыбызмы? Яшьлек дигәннән. Фәйзелнен кайчандыр безнең якларда булуы мина кызыгып йөрүе кебек үк чеп-чи ялгандыр әле. Ирләр, тол хатын икәнеңне белсәләр, сөйләндереп карар өчен әллә ничә төрле ысулын табалар. Салкын Чишмәдән икәнлегемне дә берәр ничек ишетеп кенә калгандыр Сания озата килгән иде. аннан сораштыргандыр әле. җаен да тапкандыр, шундый әрсез иргә охшаган бу. Ә Сания ике дә уйламас. Мине күптәннән бирле сөяркәле итәсе килә иде инде аның. Чәчен озын иде. дип әйтүе дә. шикәргә карап, баллы ул. дигән кебек кенә—чәч үсәр өчен бирелгән, кыска чәчне кем киссен?! Ирдәге хатын булсан да. ялгыз чагыңны туры китереп, тәрәзәңне чиртеп үтәргә иренмәс Абау, нинди чиркангач кеше. Адресымны ник алганын да беләм хәзер: тамагы туйган эт тапкан ризыгын күмеп куя. карыны ачкач эзләп ала. Фәйз бу хәсис тә шундыйдыр, исемен дә искәрәсем килми хәтта. Их. блокнотын ачып карарга, хатын-кызлар адресы белән тулган микән?! Розаның җаны өшеде, гүя әкренләп куен җылысы суынып бара иле. Гомердә булмаганны, йөрәге авырткандай тоелды. Роза, кинәт кенә яшерен бер карарга килеп, сагаеп калды: ничектер җаен табып, блокноттагы адресны юк итәргә. Роза, күзен йомса да. Фәйзелнен өске ятактан аңа каерылып карап барганын тойды. Карасын әле. карасын Роза Фәйзелне сынарга теләп одеялны читкә этәрде, җәймә генә ябынды, болай юка аклык аша нәфис сынның бөтен барлыгы беленеп тора. Фәйзел песи җитезлеге белән ятактан төште дә, аяк очларына гына басып. Розага якынайды, аның ачык муенын үбәргә теләдеме, әллә тән җылысын тоеп карарга ниятләдеме—белмәссең. Тик Роза, ир кеше сулышыннан оеп. чирканып куйды һәм. йокы аралаш кына борылгандай, мендәргә йөзтүбән капланды. Аяк тавышларын ишеткәч кенә Фәйзелнен тамбур ягына таба киткәнен аңлады. "Адресым язылган блокнот якында гына!"—шушы тынгысыз уй Розанын бөтен холкы-акылы белән идарә итә башлады Ул кесәдә. Алырга. Бер мизгел җитә Әмма бит кеше кесәсенә керәсе!.. Ләкин ул ир синен өметенне алгысытты. Намуссызга җәза бирү—намус эше. Озак уйлап икеләнеп ятсан. Фәйзел килеп җитмәгәе. Ул кесәдә. Алырга. Бер мизгел... Роза, урыныннан торып, күршеләрен күзәтеп чыкты: йоклауларына тәмам ышангач кына, өске ятакка үрелеп, элгечтәге пинжәкнең куен кесәсен эзләп тапты. Куен дәфтәренә кул тигәч, әллә куркудан, әллә артык сагаюдан маңгаеннан чеметтереп-чеметтереп салкын тир бәрде. Хәтта күнеле болгангандай булды. Тиз генә актарып, йөзәрләгән хатын-кыз арасыннан үз адресын ертып алды. “Абау, усаллык эшләве дә кыен икән, бөтенләй хәлдән тайдым”,— дип уйлап куйды ул һәм башка берни дә уйламаска тырышты. Йокларга яткач та башыннан ук бөркәнде: Фәйзелне күрсә, гафу үтенмичә түзә алмас кебек иде... Вакытның тизрәк үтүен теләгәндәй, поезд тизлеген арттырды. Фәйзелнен ятактан сикереп төшүе сискәндерде Розаны: "Әллә сизде микән?” Станциягә килеп җигелгән иде. Фәйзел кабыл-тибел киенде дә аерылышу газаплары кичермичә генә саубуллашып чыгып китте. Роза, сиздермәскә тырышып. Фәйзелне күзәтте. Тәрәзә экранында ватык телевизордагы кебек тавышсыз-тынсыз аксыл сурәтләр—куе томан танны бастырып куйган. Әнә "теге", ялтыравык ботинкасына карап, перрон буйлап йөренде дә пычрак юлга төшеп, томан эченә кереп югалды. Шуны гына көтеп торгандай, поезд кузгалып китте. Роза, тәгәрмәчләр теркелдәвенә сөенеп, мендәргә ауды да кулын күкрәгенә куйды. Сул күкрәк астында ярсынып-куанып Йөрәк тибә иде.