Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИРГАЗИЗ УКМАСЫЙНЫҢ ТУУЫНА 120 ЕЛ

(1984 — 19461 1910 елла Казанмын "Шәрскъ" клубынла сөйләгән халык ижаты турында мәгълүм лекциясендә Г Тукай, чордаш шагыйрьләренә фольклормын йогынтысын күрсәгсп. шунын бер мисалы итеп. М Укмасыйнын “Килен" исемле шигырен китерә Аннан - Сәгыйть Рәмисв .кырын, үзенекен Халык ижаты. бигрәк тә җырлары ннгсленлә язылган бу төр әсәрләрне ул “сонгый" (ясалма) шигырь дип атый Үэенен "Милли моннар "Эштән чыгарылган тагар кышна" һ б җырларын әнә шул рухта иҗат итә Бу лекция сонрак китап булып та басылып чыга, бөек шагыйрьмен томнарына керә—инде ул әдәби тарих булып, анын битләрендә чорлаш-каләмләшләренә. шул исәптән М Укмасый шигырьләренә жылы бер мөнәсәбәте дә яшәвен дәвам итә Халыкчан, гади шагыйрь дип таныган М Укмасый шигырьләрен ул—үзе төзеп бастырган "Мәктәптә милли әдәбият дәресләре" исемле хрестоматиясенә дә керткән (сүз җаеннан мондый характердагы "Алтын гаж" исемле уку китабын М Укмасый да 1909 һәм 1915 елларда дөньяга чыгара. Дәрлемәнл кебек шагыйрьләр белән ярыша-ярыша. көнчыгышнын үгет-нәсихәт шигырьләрен тәрҗемә итеп бастыра ) Шулай да. бүгенге укучы өчен Укмасый исеме яхшы бил!сле дип әйтеп булмыйдыр Егерменче гасыр башы шигъриятснсн ин зур исемнәре- I Тукай. С Рәмисв Дәрлемәнл. Бабич исемнәре белән дә янәшә куелмый ул М Гафури. Н Думавилар белән лә Мөгаен, үз вакытында шактый билгеле бу туы, халыкмын шул чордагы тормышын, уй хыялларын, табигать һәм мәхәббәт хисләрен үтемле чаралар белән чагылдыруы белән \ т 3 Ярмәки. 3 Бәшири. С. Сүнчаләйләргә якынрак торадыр Шулай да әдәбият тарихында үт эзен калдыра алган, югыйсә, галимнәр язуынча, гасыр башында 800 шагыйрь нжлт иткән бит 1956 һәм 1993 елларда басылган шигърият аитологинләребсиә лә урын тапкан М Укмасый. быел “Мәгариф" нәшриятында дөнья күргән "Татар шигърияте XX гасыр башы" исемле саллы (төзүчесе, кереш сүз. аңлатмалар язучы-3 Рәмисв) китапта ла шактый күп шигырьләре басылган Моннан уи ел элек журналыбызда Мөхәммәт Мәһлиевнсн шагыйрь ижаты һәм фаҗигале я змышына багышланган "Кара тарихыбыздай бер ләүхә" исемле әтрафлы мәкаләсе басылуын да укучыларыбыз хәтерлидер М Укмасый (ЧЫН фамилиясе - Зөбиро в)—әдәбиятыбызга егерменче гасырда шактый күп шагыйрьләр биргән үзенчәлекле Балык Бистәсе төбәгеннән чордашы Фәрит Ибраһимов. соңрак Зәйнәп Бәширова. Роберт Әхмәтҗан, Равил Фәйзуиин. Кадыйр Сибгатуллин. Акъегет исемнәрен генә искә алыйк Соңгы еллардан исә-Вазыйх Фатыйхов. Рәсимә Гарифуллиналар Кече Укмас авылында туган шагыйрь төрле авыл мәдрәсәләрендә сонрак Казанда, атамы “Мөхәммәдия"дә укый; Каюм Насыйрины күреп калу бәхетенә ирешә, мәдрәсәдә Фатих Әмирхан. Зариф Бәширнләр белән аралаша (сонышын ул бу хакта нстә1смәр лә язып калдырачак ) Аннары мөгаллимлек зшс халык арасында эшләү сугышка ашме Революциядән сон янә укыту эше. туган авылында мулла булу 193| елда М Укмасый "контрпропаганда өчен" кулга алына. 8 елга сөргенгә хөкем ителә Әдәбият дөньясында УЛ кабат 1945 елда, нәкъ менә безнен журналда 1 чакта “Сонет әдәбияты") яна шигырьләре белән күренеп кала 1946 елда (кайбер басмаларда 1948 сдда дип тә күрсәтелә) Казанда вафат була. м „ . Китаплары 'Хагирштар «ки укучыларыма сумарек. (19061 -Миргата) Убмокыя шигырышре" (1969), Алданма кышл алмага" 119101. Омег йиглынам 091.1 19 9 елла галим Мадамы») Гайнуллш кегеш еуи балан шагыйрьне)) ч ая тайма .Ч'1.у ксемлс ЖЫЙНЙМасы лонья курган (ана рененшяне II Ямллин |Нн, Ютае.1 МШ1 «урналыбыгда бастырып чмгаргаи) М ГаЯиу.пиинын 'Тагар мдипларе И»’»! китабында да М УкмасыЯга багышланган евкифалвр бар Укучыдарыбы. игътибарына. 120 СШЫГЫИ внлгелип. шагыйрьнең бернича шигырен тәкъдим итәбез М и р г а з и з У к м а с ы й Нигә? Нигә алды мине бер мәхәббәт, нигә миңа газап тарттыра? Ул булмаса. мин бит җир астында, нигә шул гомерне арттыра? Аиыц өчен яшим, бу фәләкнең золмын йөклим, түзәм, аһ димнм; Ник бу хәтле бәйле бу бер кеше, нигә башкаларны мнн сөймим? Анын миңа күзе ник рәхманн', ник бу хәтле аны мин сөям. Аның мина сүзе Коръән, һәрбер әмеренә баш иям. Атам якын мина, анам якын, ннк аларга болан җан атмыйм? Көннән-көнгә моны сөюем арта, башкаларны ник яратмыйм? Эш башласам, анын бәхетенә дим—шул эшләрем даим ун була; Иртә торсам—уйда, кич төшләрдә. көндез күңелләрдә ул була. Ни матурны күрсәм анар охшый. кояш анын көлгән чаклары; Түгәрәк тулган айны күрсәм, дим: җанымның янак аклары. Ай ундүрте кичне тымык һәм тын. сокланам карап күлләрне; Анын кара күзе шул күл кебек, керфекләре анын гөлләре. Тагын берсе Аерылыр: ат янына ат кушылса. Аерылмас бәндәгә бер кат кушылса; Йөзгә тигән кара китәр, әмма китмәс Ак. мөкатдәс шанына бер тап кушылса. Милли тел МИЛЛИ тел—күрке халыкмын, бетми милли теллеләр. Күп яшәргә дәртле милләт халкы милли тел биләр. Хәтфәләнгәч, җир яшәргәч, бик матур сәхра, болын. Әмма бакча тагы башка, күп сачәк вә гөллеләр. Бик бизәнгән төрле төстә төрле кошлар күп, ләкин Таң ярып сайраучы былбылга тнң килмиләр. Яхшы милли телле—милләт, милли тел—милләт җаны. Изге хисне, милли гадәтне дә милли тел сөйләр.