Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЙӨРӘКЛЕНЕҢ ЙӨРӘГЕНӘ...

Йола Ф.С~га Болгар җәмгыятендә бик тә акыллы кеше үсеп җитсә, "Бу—безгә артык Бу—Тәңрегә кирәк!" дип аны теге дөньяга озатканнар Шанлы ил улларын учта чөеп Үстерергә мөмкин елларда Сәер тозак корган борынгылар, Хәтәр йола булган Болгарда. Асыл адәм калкып чыга икән. Сискәндереп, халык диңгезен. Тәхет тирәсендә шаукым купкан: Какшатмасмы дәүләт нигезен?!.. Бу бит бездән артык акыллырак. Сирәк зирәклеге—чамасыз. Аягурә басса, күпләр чүгә, “Мин!" дигәннәр кала чарасыз. Мондыйларга дәүләт чикләре дә, Дәвер чикләре дә кысандыр. Гаярь затка олы киңлек бирик! Халык хуплар, халык ышаныр... —Ул—Тәңрегә кирәк! Мәйдан гүли, Гавам өчен олуг тамаша. Боек мәгънә салгач, ышандыра: Күк әмере—гадел кан аша. Марсель ГАЛИЕВ (1946) шагыйрь, прозаик; күпсанлы китаплар, ШУЛ исәптән дүрт томлык Сапланма әсәрләр ’ авторы Казанда яши. Млй.чан гүли. Олпат аксөякләр. Иләмәннәр үзәк төркемдә. Күндәм-тыйнак булганнарнын башын Бүкәннәргә куймый беркем дә. Мәйдан гүли. Нинди бәхетле зат— Тәңре үз катына сораткан. Болгар иле күпме гали җанны, Яшьли шулай күккә озаткан. Ил гөмбәзен иңгә салыр ирләр— Алтын баганалар киселгән. Кәрлә ханнар и тантана иткән Бу йоланың канлы исеннән. Нинди гөнаһ! Ходай исеменнән. Саташтырып, изге саналу. Баһадирлык бәла булган илдә Тинтәкләргә кала дан алу. Гөмбәзләрен кая. н Болгарым. Күкләр каргыш көле сиптеме? Телсез халык—сусыз балык булып Яшәгез, дип хөкем иттеме?! Шул дәверне уйлап килдем менә Хәрабәле Болгар ярына. Сабак бирми тарих сабаклары. Шул ук ташка заман абына. Тәңрегә кирәк! дип. йә. кем әйтер. Мәгънә калганмы ул йоладан? Калган икән... Бүген дә шул йола. Тик астыртын калка яңадан. (Сәләтлсдән курка һәр заман!). Киләчәкне уйлап басып торам. Эрем исе килә даладан... Илһам Мин бер колың бары... Чабан гына. Сүз артыннан әрсез чабам гына. Узыштырам, Сугыштырам. Нрештерәм, Сөзештерәм. Кнлештерәм, Үбештерәм. Табуннарда елкы Сүз Атларым. Табырлана елгыр тулпарларым. Солтан сүзләр күпме. Олтан сүзләр, Субай сүзләр күнме. Сукбай сүзләр. Ялган сүзләр күпме. Янган сүзләр, Канлы сүзләр күпме. Данлы сүзләр! 60 ________ _ ___________________________________________МАРСЕЛЬ ГАЛЩ» Дөнья карынында күпме серләр. Күңел аранында күпме сүзләр, Сез әзерме минем әмеремә?! (Мин бу мәлдә тиңдер әмиреңә). Иңерәеп, ярсу чыбыркымны Бер шартлатсам, әгәр, кыланып; Үрә баскан сүзләр табырында Шомырайта барысы колагын. Шул мәлендә дәррәү куба сафлар. Кайный, уба сүзләр ташкыны. Тупырдаган тояк тетрәвеннән Күкрәп тибә йөрәк, ашкынып. Бу бит сине күмеп китә торган Гадел ташкын, изге гарасат. Шушы ганимәттән тапталып бер Көчсез калу бәхет ләбаса. Туган телем минем —тиңсез диңгез, Аргы яры —Ходай катында. Мәдәт бир син. маяклары аның Татар атлы дәрьял халкымда. Торналар төшкәндә —Торыйк! —диеп, сузып -сузып. Күк битенә сөрмә сызып. Сагынып кайта торналар. —Күлем кая? Күгем —анда. —Күгем кая? Күлем —анда... Буталдымы сагынудан Туган як манзарасы. (Дога кыладыр алар да. Кошларның үз Алласы...) Канатыннан кага -кага Мадагаскар тузанын. Күкнең зәңгәр басмасыннан Төшә торна кәрваны. Чигенегез, әй. тауларым. Ышыклагыз, әй. талларым! Пөрәк биеклеге калды Канат шыгырдаулары. Торна биегән туйларны Тиздән күрер кырларым. Уйсуланды уйларым... Тәкъдир Күндәм-гаигыйк колын булып, Имәс башны исәм дә; Көнчелекнен кара кошын Упкыннарга чөйсәм дә; Йолдыз алып бирәм, диеп, Кыяларга менсәм дә; Җирдәге оҗмах капкасын Ачып түргә үтсәм дә; Алтын тәхетләрне биләп. Ханнар таҗы кисәм дә... Тургай сулышы кабарлык Җырлар иҗат итсәм дә; —Барыбер ярый алмассың!- Тәкъдирем әйтә көлеп. Аллаһтан узып яратсам. Сине җуярмын кебек. Кая соң?.. Көнләшергә әзер торган Күңелнең гамьлелеге; Син генә, дигән чакларның Самими гаделлеге Хәтердә сыктап яңара... Сер бирми шул мин-мннлек. Кабат алданырга, язмыш, Бир тагын бер мөмкинлек. Унсигездә язган хатың Нинди садә, рәйхани язу, Картлык ничек шәрехләр?.. Саргайган елларны үчекләп, Бии яль-яшь хәрефләр. Чагыштыру кидер бер көн Тартарня, Татар Ия... Ничә тапкыр җуйган кнде Тэхет-бәхет алмасын. Инде җнрсез-сусыз калып, Халык гидай булмасын. "Шаһ Гали гали булган шул!" Дип әйтергә язмасын. Ермак Себер изүен ул ачкандыр. Юлбасарга һәйкәл куйгач, Илдән иман качкандыр. Аксиома Баш биргәнгә шундый инде Кырыс тормыш уены: Җегәрлегә ияр була Җебегәннең муены. Беләклеиен беләгендә йомран уйнар. Йөрәкленең йөрәгенә арыслан сыяр. Белемлене, фәһемлене фил, тезләнеп, Сыртындагы тәхетенә чөеп куяр. Истирәхәт Чатыртауда чалкан ятам. Фәрештәләр күзен кыса. Җил күтәрә кояш итәген. И, иртәнге хозурлыклар! Көз кочарга тора дөньяны. Гөмбәләрнең колагыннан тартып, Агып бара август томаны... Сагыну Бар иде бит һәр авылның Бер җүләре. Бер җүләргә тормый хәзер Мең җүләре! Әй, күрәзәче! Кузгатма син рәмел ташларыңны, Хыялларым күпме укталган. Белми торыйм әле, белми торыйм, Садагымда ничә ук калган... Керкәле тауда йөргәндә, Әллә каян искә төште Кракатау вулканы. Кыйтгаларда безнең телдән Тамган күпме сүз каны... Йә! Каләм очында—галәм. Ман каләмең галәм коесына. Күләгәсез Күңел Ияләре Сүз каурыенда коенсыннар! Каләм очында—галәм... Васыять Пышылдады туган җирем: —Пәрәвез җебен өзмә, Әнкәңнән алда үлмә.