Логотип Казан Утлары
Роман

Буа (башы)

1980 елның 18 апрелендә Буа районының Югары Лашчы авылында туган. 2005 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. 1998 елдан «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең яңалыклар хезмәтендә корреспондент, 2002 елдан «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә тапшырулар алып баручы. 2005 елда «Татарстан яшьләре» газетасында авыл хуҗалыгы бүлеге мөхәррире булып эшләп ала, шул ук елны телевидениегә алып баручы вазифасына кайта. 2011 елда Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясенең Татарстандагы филиалы директоры итеп билгеләнә.

Беренче язмалары мәктәп елларында «Яшь ленинчы» газетасында дөнья күрә. 1997 елдан «Татарстан яшьләре» газетасы белән хезмәттәшлек итә, анда мәкаләләре, фельетоннары урнаштырыла. 2005 елда «Идел» журналында «Хәтер корбаны» дигән кечкенә генә хикәясе басылып чыга. 2010 елда «Безнең гәҗит» газетасында «Иблис утары» хикәясе дөнья күрә.

 

 Кырмыскалар да буаны ерып җибәрә ала.

Япон халык әйтеме.

Әле таң беленеп кенә килә иде. Тимерхановларның биек капкасы төбендә купшы тарантас туктады. Ике яхшы ат җигелгән тарантас үзе дә елкылдап тора. Өстенә кунган тузан гына юлчыларның ерактан килүенә ишарәли.

Тарантас туктарга өлгермәде, аннан озын буйлы чибәр егет – Сәгыйдулла сикереп төште. Бер генә мизгелгә туган нигезен күздән кичерде дә капканы ачты. Бикле түгел иде. Ишегалдыннан җил-җил атлап, болдырга күтәрелде. Ишек катында аны абыйсының хатыны Нәсимә каршылады.

– Исәнме, Матур апа, – диде Сәгыйдулла, кул биреп күрешеп.

– Саумы, Сәгыйдулла! Ничек кайтып җиттегез?

– Әйбәт кенә, рәхмәт... Абый кайда?

– Абыең мәчеттә... – Нәсимә чак кына уңайсызланган төсле булды.

– Әни ничек?
– Әни уянды инде. Сине көтә ул, йокысы качты...

Сәгыйдулла, туфлиләрен салып, сак кына басып, әнисенең бүлмәсенә юнәлде.

Әнисе Шәмсекамәр остабикә урын өстендә ята иде. Иркен бүлмәсенә кояш иртәнге нурларын сирпегән. Ире Хәбибрахман исән чакта бергә йоклаган сәкедә ул хәзер ялгызы. Әнисе кечерәеп калган сыман. Өстендә юрган, баш астына берничә мендәр өелгән, ул ярым утырган килеш улын көтә.

– Балакаем... – диде әнисе, Сәгыйдулла бусагадан атлап кергәч тә.

Күзләреннән яшь тамчылары атылып чыкты. Баласы сак кына сәкегә, әнисе янына утырды, аның шыр сөяккә калган көчсез кулларын учына алды. Сәгыйдулланың да, тыела алмыйча, битеннән яшьләр тәгәрәде.

Алар шулай, берара сүзсез генә бер-берсенә карашып утырдылар. Акрын гына бер кулын улының учыннан алып, ана кеше сабыеның битеннән яшьләрне сыпырды.

– Ябыгып киткәнсең, балам, – диде ул, Сәгыйдулланы беренче мәртәбә күргән сыман дикъкать белән өйрәнеп. – Ашарыңа начардыр инде ят җирләрдә.

– Юк, әни, ашау әйбәт, эшем күп.

– Дөнья куганда, үзеңне онытырга ярамый. Мал ул бер көнлек кенә, аның артыннан чабып, тормыш мәгънәсен җуя күрмә, улым. – Җуймыйм, әни. Петроградта мәчет тә бар, шунда йөреп торам, мәхәлләгә булышам.

– Сәдакаларыңны, догаларыңны Ходай кабул итеп алсын. – Шәмсекамәр остабикә кинәт моңсуланып китте, карашын улыннан аерып, тәрәзәгә күз салды.

– Мин нык бетештем инде, улым. Кайтканыңа рәхмәт, үлеп киткәнче сине исән-имин килеш күрәсем килде. Күп калмады миңа, гомерем үтә. – Әнисе авыр көрсенеп мышкылдап куйды, аннан кинәт елмаерга көч тапты, янә баласына таба борылды.

– Аллаһы боерса, әтиең Хәбибрахман белән очрашырбыз. Ходай җәннәт рәхәтлекләрен бирә күрсен инде, булган гөнаһларыбызны ярлыкасын...

– Амин, әни. Тик син алай начарга юрама әле. Бик матур күренәсең, Аллага шөкер...

Шәмсекамәр остабикә рәхәтләнеп көлеп җибәрде:

– Кеше үләр алдыннан шулай матурая ул, балам. Син кайту шатлыгыннан гына шулай матур мин. Урыннан тора алмыйм, киленебезгә Ходай түземлеген бирсен. Өрмәгән урынга да утыртмый, ни теләсәм, шул бар, тамак кына бернинди дә ризык сорамый...

– Ашарга кирәк, әни. Үзең тагын миңа әйткән буласың. – Сәгыйдулла, елмаеп, шаяртырга тырышты.

Ишек катында тавышлар ишетелде, аннан бүлмәгә Хәмидулла мулла килеп керде.

– Әни, саумы, хәлләрең ничек? – дип, башта ул Шәмсекамәр остабикәгә эндәште, аннан соң ике кулын энекәшенә сузды:

– Әссәламегаләйкүм, Сәгыйдулла, исән-имин кайтып җиттеңме? – Кайттым, абый.

– Ярый, әйдәгез, бер дога. – Хәмидулла мулла урындыкка утырды, ике кулын догага күтәрде. Ана кеше белән энекәше дә аңа кушылды. Амин иткәч, Хәмидулла Сәгыйдуллага борылды:

– Озакка кайттыңмы?
– Озакка дип... Ничек килеп чыгар инде.

– Бераз торсаң зыян итмәс. Урын күп, кучерыңа да почмак табарбыз. Эшләрең әйбәт кенә барамы?

– Бара, Аллага шөкер. Мәхәллә ничек?

– Бездә дә шөкер. – Хәмидулла мулла урыныннан торды. – Әйдә, юлдан алҗыгансыңдыр, Матур апаң табын хәстәрләде, чәйләп алыйк.

Олы якка чыккач та, Сәгыйдулла, кулларын юып, табынга утырды. Түр башында урын алган Хәмидулла дога кылды, шуннан соң гына ашауга керештеләр.

– Петроградта хәлләр ничек? – дип сорады Хәмидулла.

– Катлаулы...

– Бер яктан сугыш, икенче яктан большевиклар, меньшевиклар, эсерлар, тагын әллә кемнәр... Дөнья бик нык болганчыкка әйләнде, ни булып бетәр... Бәлки, Петроградтагы кибетләреңне сатып, авылга кире кайтырсың?

Сәгыйдулла җавап бирергә өлгермәде, мулла бүлмәсе ягыннан бала елаган тавыш ишетелде. Нәсимә, сикереп торып, кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә, нарасые янына ашыкты.

– Күпме булды инде Зөбәйдәгә? – Сәгыйдулла Нәсимә киткән якка ымлады.

– Яшь ярымны тутырырга җыенабыз, Алла бирсә.

– Бәхетле-тәүфыйклы бала булып үссен!

– Амин... Сәгыйдулла, син минем сорауга җавап бирмәдең. Кире туган җиргә кайтырга уйламыйсыңмы? Авылга димим, Сембергә, әйтик...

– Юк, абый, минем эшләрем Финляндиядә яшәүче татарлар белән бәйле, сәүдә әйбәт кенә бара, сугыш афәте безгә берничек тә тәэсир итми. Шуңа күрә Петроградтан мөмкин кадәресен алып калырга кирәк. – Сәгыйдулла берара уйланып, дәшми торды. Аннан кинәт аңына килгәндәй булды.

– Әни ничек соң, аның сәламәтлеге ни хәлдә?!

– Күрдең бит инде әнине... – Хәмидулла көрсенеп куйды.

– Син кайтасын белгәч, төн йокысы качты, сине көтте. Ничек кенә аяныч яңгырамасын – язмыштан узмыш юк, яшь үзенекен итә, әнигә бакыйлыкка күчәргә озак калмагандыр, энекәш. Шуңа күрә кайтканың өчен рәхмәт сиңа.

– Рәхмәт дип... Минем дә әни бит инде ул. Ә бәлки, аны Казанга, йә булмаса Сембергә алып барып, табибларга күрсәтеп караргадыр?!

– Картлыктан дәва юк, энем. Ул урын өстендә ята, юлга чыксаң, хәле авыраерга гына мөмкин.

Әниләре яткан бүлмә ягыннан «Балаларым, килегез әле!» – дигән аваз ишетелде. Икесе дә сикереп торып Шәмсекамәр остабикә янына ашыктылар. Моңарчы остабикә яртылаш утырган шикелле булса, хәзер инде яткан, мендәрләре як-якка күчерелгән. Йөзе дә баягыдай балкымый, тагын да картаеп, каралып калган төсле. Шәмсекамәр остабикәнең хәле киткәнлеге бөтен кыяфәтенә чыккан иде. Ул ике улына янәшәсендә урын күрсәтте. Сәгыйдулла әнисе янына сәкегә, Хәмидулла исә урындыкка утырды. Шәмсекамәр остабикә еш-еш сулыш ала, тыны кысыла, күрәсең. Ләкин ул үзендә сөйләшергә көч тапты.

– Улларым, җанкисәкләрем, мине игътибар белән тыңлагыз. Әтиегез Хәбибрахман белән безгә өй тутырып, бала үстерергә насып булмады. Сез икәү генә. Мин Ходайдан берәр кыз бирүен ялварсам да, теләгем чынга ашмады. Картлык көнендә булса да, бераз сөенсен дип, Аллаһы Тәгалә миңа кызым шикелле ихтирам күрсәтүче Нәсимәне биргәндер, күрәсең, – Шәмсекамәр остабикә күз читләрендәге яшьләрне яулык очы белән сөртеп куйды. – Шөкер, икегезне дә таза-сау, укымышлы итеп үстердек. Икегезнең дә үз юлыгыз, үз кыйблагыз бар. Сиңа, улым Хәмидулла, төп йорттагы бала буларак зур рәхмәт. Миңа күрсәткән тәрбиягез өчен, муллалыкта Тимерхановлар нәселенең йөзләрчә еллык эшен дәвам иткәнең өчен. Син ышанычлы ир-егет, сиңа гаиләң дә, мәхәллә дә курыкмыйча таяна ала. Синнән дә, хатының Нәсимәдән дә риза-бәхил. Әтиең васыятен үтәп, туган нигезне саклыйсың. Улым Сәгыйдулла, синең үз тормышың. Ул да Ходай язган язмыш. Ят җирләргә китеп, бер ялгызың көн күрү рәхәт түгелдер. Еракта булсаң да, безгә яхшы хәбәрләрең генә ишетелә, нәселебезнең данын арттырасың, хәләл малыңны безнең мәхәлләгә дә биреп торасың. Синнән дә риза-бәхил, улым. Минем көннәрем күп калмады. Балаларым, нәзер итеп әйтеп калдырам – беркайчан да араларны өзмәгез, ызгышмагыз, мал бүлешмәгез. Ерактамы, якындамы – аралашып, туган булып яшәгез. Әтиегез Хәбибрахман белән безгә шуннан артыгы кирәкми. Улым Сәгыйдулла, туган нигезеңне онытма, кайткалап тор. Хәмидулла, синең ишекләр һәрвакыт ачык булсын, табының корылып торсын.

Әниләре сөйләгәндә, уллары, башларын иеп, пышылдап кына «ярар, әни» дип кабатлый тордылар. Шәмсекамәр остабикә тынып калды. Ул еш-еш сулый, күзләре йомылган, йөзенә сихри бер тынычлык нуры иңгән.

– И әни, онытып та торам, сиңа күчтәнәчкә яулык алып кайткан идем бит! – дип, Сәгыйдулла урыныннан торып, олы якка чыгып китте.

Кучер алып кергән саквояж-чемоданнарны актарып, әнисенә дип сайлап алган яулыкны тапты да кире бүлмәгә керде. Ләкин яулыкны әнисенә тапшырырга язмаган икән. Хәмидулла сәке янында тезләнгән. Бер кулында әнисенә иреннәрен чылатырга биргән чәшкә. Икенчесе белән остабикәнең җансыз кулын тоткан да дога укый. Аякларыннан көче китүне тоеп, Сәгыйдулла да тезләнде, башын түбән иеп, догага кереште. Тик фикерләр чуала, күкрәк сулкылдый, яшь тамчылары ага. Еларга ярамаганны белсә дә, туктый алмый. Абыйсы ни дияр? Ул кыяр-кыймас кына Хәмидулла муллага күз салды. Аның да яшьләре чыккан, ул да тыела алмый...

– Энекәш, шуның белән тәмам, – диде, ниһаять, Хәмидулла. Әнисенең күзләрен йомдыргач, алар икәүләп идәннән тордылар. – Нәсимәгә әйтергә кирәк. Мәет юуучыларны да чакырасы, зират өстенә казучылар белән син барырсың. Әти янәшәсенә күмәрбез, әнинең васыяте шундый иде...

Ишектә Нәсимә күренде. Ул, иренең кыяфәтеннән барысын да аңлап, «әни-и» дип ачыргаланып пышылдады да елап җибәрде. Хәмидулла хәзрәт аны кочаклап алды.

– Елама, Нәсимә, түз. Үлгәндә дә, соңгы сүзләре сиңа рәхмәт әйтүе иде. Әниебезне шулай тәрбияләп торганың өчен сиңа мин гомерлек бурычлымын...

Шәмсекамәр остабикәне озатырга бөтен авыл гына түгел, күрше-тирәдән дә бик күп халык җыелды. Араларында чуваш кешеләре дә бар иде. Милләтенә, диненә карамый, мәрхүмә янына чирләрне өшкертергә йөрделәр. Күзгә чыккан арпадан алып, теле ачылмаган балаларга кадәр дәва таба иде Шәмсекамәр остабикә – дога белән чирләрне куа торган сәләте бар иде. Балаларын да ул әнә шулай өшкереп, төрле авырулардан аралап торды. 1916 елның җәендә данлыклы остабикәне зар елап, җир куенына салып куйдылар...

Остабикәнең өчесе белән җидесен укытканда да, табынга шактый кеше җыярга туры килде. Авылдагыларны чакырмау турында сүз дә юк инде ул, ләкин алардан тыш аның әле таныш-белешләре, ахирәтләре күрше авылларда да җитәрлек. Берсен дәшсәң, икенчесен калдырырга ярамый. Ләкин бу мәшәкатьләрдән Хәмидулла да, Нәсимә дә курыкмады. Ярдәмләшергә күршеләре керде, азык-төлекләре исә җитәрлек. Сарыклар суеп, үз түтәлләреннән яңа бәрәңге алып, үз умарталарыннан хуш исле бал аертып, мул табын җәйделәр.

Җидесен укытканның кичендә Хәмидулла белән Сәгыйдулла капка төбенә чыгып утырды. Көннең эссесе беткән, урамда һава рәхәт, көне буе булган мәшәкатьләрдән бераз ял итү өчен менә дигән.

– Мин иртәгә юлга кузгалырмын инде, абый, – диде Сәгыйдулла. – Сәүдә эшен озакка ташлап булмый, ачуланма, зинһар.

– Ачуланмыйм, энем. Әнинең васыятен онытма. Теләсә кайчан безнең өйгә кайтып керә аласың.

– Беләм, рәхмәт. Матур апа да кочак җәеп каршы ала.

– Сиңа да өйләнергә вакыт инде...

– Вакыт та бит... Петроградта татар кызларын табуы авыр. Кайвакыт эш буенча төрле мәҗлесләргә чакыралар, ләкин андагылар байлыкка гына кызыга. Имана җирләрең күпме, биләмләрең зурмы, дип төпченә башлыйлар да гади бер сәүдәгәр-алыпсатар икәнлекне белгәч югалалар. – Сәгыйдулла көлеп куйды.

– Акчага корылган дөньядан нәрсә көтәсең?!

– Анысы хак. Сиңа да хатын табылыр анысы, табылмый калмас. Вакыт бит ул җиткән булырга да, җитмәскә дә мөмкин. Сабырлык белән көтәргә кирәк.

– Гомер буе нидер көтәбез, нидер эзлибез, нидер куабыз... – Сәгыйдулла өйләре яныннан күренеп торган кыйгач айга текәлде. Кичке шәфәкъ нурларында аңа йөгертелгән алтын күз камаштырырлык төсләргә кергән иде.

– Бу мәчет аен безнең бабай эшләткән бит?

– Тимерхан бабайның әтисе Вәлиулла...

– Чын алтыннан эшләнгән дигәннәре дөресме икән?

– Алтыны тышкы ягына йөгертелгән, анысы хак.

– Бигрәк матур итеп уйнаклап тора.

– Миңа менә шул иман нурын сүндерми-сүрелтмичә саклап, үземнән соң киләсе яңа буын муллага тапшырасы инде, энекәш. Ходай бу изге бурычны намус белән башкарырга көч бирсен иде. – Амин...

Икенче көнне Сәгыйдулла тарантасына утырып, Казанга юл алды. Авылдан чыгып киткәндә, зират янына туктап, әтисе белән әнисе каберләре янында дога укыды, аларның рухларыннан бәхиллек һәм ярдәм сорады.

Казаннан поезд аны башта Мәскәүгә алып килде. Биредәге вак-төяк эшләре берничә көнгә тоткарланырга мәҗбүр итте. Аннан Петроградка.

Петроградта Сәгыйдулла затлы бер бинаның мебельле бүлмәләрендә яши иде. Бөтен йорт тулысы белән аның ише вакытлыча торак алып торучыларга бирелгән. Бүлмәләр чиста, аларны җыештырып торырга аерым бер кеше бар. Ишегалды да ялт итеп тора. Төрле кеше яши биредә, әлбәттә.Имениеләреннән Петроградка кәеф-сафа корырга килеп йөрүчеләр дә бар. Аларын шау-шудан, бокаллар зыңгылдавы, патефон акыртуыннан чамалап була. Авылларында «тир түгеп» алҗыганнан соң, бирегә килеп пар чыгаралар. Помещиклар, гадәттә, бер көтү дусларын, карап торышка ук бик үк тәртипле юлда йөрмәгәнлеге ярылып яткан хатын-кызларны ияртеп кайталар. Бүлмәләрнең берсендә полициядә эшләүче зур гына түрәнең сөяркәсе яши. Милләте белән полька булган туташны пани Ковальская дип йөртәләр. Аның кечкенә генә маэмае бар. Пани бик купшы киенеп йөрергә ярата, опера белән балетны да якын итә икән. Полиция түрәсе соңгы вакытларда еш килә алмый, күрәсең, илдәге болганышлар аркасында эше күптер. Сәгыйдулла берничә тапкыр очратканда, пани Ковальскаяның үзенә нык кызыксынып, текәлеп каравын абайлады. Әлбәттә, яшь егеткә үзенә шундый затлы хатынның күз төшерүен белеп тору рәхәт иде, тик андыйлардан ерак торуың хәерлерәк. Шуңа да эшләпәсен күтәреп, чак кына иелә төшеп исәнләшүдән ары китмәде.

Биредә Урал аръягы промышленникларын да, ялга кайткан хәрбиләрне дә, тагын әллә кемнәрне очратырга мөмкин. Нинди генә затлы күренмәсен, йортның эче серләр, түбән мөнәсәбәтләр, эчкечелек, фахишәлек белән тулган.

Үзе яши торган йортка кайтып җиткәндә, вакыт инде төшкә авышып бара иде. Сәгыйдулла, кулына чемоданын тотып, гомуми бүлмәгә керде. Баскыч буйлап икенче катка, үзенә менәм дигәндә, кинәт колагына татарча җырлаган тавыш ишетелде. Кем булыр бу?! Кем биредә татар көйләрен сузар?! Сәгыйдулла сак кына көй килгән тарафка юнәлде. Ашханәдә ниндидер кызый җырлый. Сәгыйдулла ишек катыннан үрелеп карады. Бу бүлмәләрне җыештыручы кыз булып чыкты.

– «Карурманны чыккан чакта кисеп алдым пар каен...» – дип сузды кызый, идән юуудан туктамый гына.

Сәгыйдулланың: «Ай, аерылмаек, дускаем», – дип кушылуыннан теге кыз һуштан язар дәрәҗәгә җитте, чиләге авып китеп суы идәнгә түгелде. Сәгыйдулла шундук, чемоданын бер читкә куеп, ярдәмгә ашыкты, кызның кулындагы чүпрәкне алып, идәнгә түгелгән суны җыярга һәм кире чиләккә сыгарга кереште. Бу мәрәкәне кыз шаккатып, уң кулын күкрәгенә куеп, дәшми генә авызын ачып күзәтеп торды. Идән күпмедер дәрәҗәдә судан арынгач, Сәгыйдулла, елмаеп, теге кызга борылды.

– Биредә татар кешесен очратырмын дип уйламаган идем, – диде ул, чүпрәкне идәнгә куйгач та.

– Кул биреп тора алмыйм, туташ, гафу итегез, мин Сәгыйдулла булам. Сезнең исемегез ничек?

– Мин?! Мин... Мин Сәкинә исемле.

– Минем сезне бер дә куркытасым килмәгән иде. Шулкадәр матур җырлыйсыз ки, кушылмый кала алмадым... Гафу итәрсез дип өметләнәм.

– Нәрсә?! Гафу?! Ә... Әйе, әлбәттә. – Сәкинә инде аңына килгән иде. Ул идәндә аунап яткан чүпрәкне күтәреп алды, чиләккә үрелде.

– Гафу итегез, суны алмаштырырга кирәк, мин китим инде. Сәгыйдулла аны карашы белән озатып калды. Ничек шушы көнгә кадәр игътибар итмәгән! Сылу буй, тулышкан алсу иреннәр, зур, якты күзләр. Озын толымы ипләп үрелгән. Күлмәге гади, ләкин буй-сынына килешле. Үзе дә бик гади кыз кебек. Юк ла, гади түгел, ә ихлас, чиста күңелле. Андыйларны хәзер сирәк очратасың. Бигрәк тә Сәгыйдулла чуалган тирәлектә. Сәүдә дөньясы кырыс, ул керем алуга, кемне дә булса алдауга корылган. Андагыларның күзләре төпсез упкын. Ә Сәкинәнеке... Сәкинәнеке шулкадәр ачык, якты, алардан нур сибелеп тора сыман!

Сәгыйдулла төне буе уйланып чыкты. Көндезге күрешү башыннан чыкмады. Бәлки, Сәкинә – аның язмышыдыр? Авылдан әнисе белән бәхилләшеп килгәннән соң очрашуы да очраклы түгелдер. Кем белә, бәлки, әнисе аның ялгыз яшәүдән интегүен күреп, улына соңгы догасында аңа тиң кәләш теләгәндер? Татар кызы булуы да, бер күрүдә гашыйк итә алуы да шуңа ишарәли. Ә идән юуучы булуы бөтенләй дә мөһим түгел. Анысы төзәтелә торган әйбер, Сәгыйдулланың гына эшләре әйбәт барсын! Авыр эшнең ни икәнен дә белмәс Сәкинәсе. Йокыга киткәндә, ул инде Сәкинәне бары тик үзенеке итеп уйлый, бергә булачакларына бераз гына да шиге юк иде... 

Дәвамын МОНДА басып укый аласыз