Логотип Казан Утлары
Роман

Буа (дәвамы (7))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

***

Хәмидулланы озату кайгысы бераз булса да таралырга өлгермәде – әниле-кызлы Тимерхановларны яңа гарасат көтә иде.

Алардан сорап тормый-нитми, йортларына берничә колхозчы килеп керде.

– Нәсимә, җыеныгыз, сезне авыл читенә күчерәбез, – диде ир-егетләрне иярткән Фазылҗан. – Колхоз идарәсе карары.

Амбарыгыздан өй әмәлләп бирербез, мич чыгарырга ярдәм итәчәкбез. Калганы колхозга тапшырылачак.

– Һай Аллам, – дип, Нәсимә егылып китә язды. Зөбәйдәсе булмаса, җиргә дә барып төшкән булыр иде. Ул янә үзендә ниндидер көч чыганагы тапты, кызын ияртеп кереп, чүпрәк-чапрак, савыт-сабаны җыештырырга кереште.

Амбарны бик тиз күчерделәр. Авыл халкына рәхмәт, тәрәзә дә уеп бирделәр, мичен дә чыгардылар. Нәсимә белән Зөбәйдәгә бары тик кирәк әйберләрне генә алырга кушылды, аларын Таһир әмере буенча Фазылҗан исәпләп торды. 

Күченеп урнаштылар да кебек. Бер тәрәзәле бу кечкенә йортта тузан катыш көрпә исе килеп тора иде. Шулай да, ана белән кыз аңа бераз булса да нур иңдерә алды. Тәрәзәне чигүле эленге белән капладылар, сәкедәге мендәрләр дә чәчәкле япмалар белән матурлап бизәлде. Барысы да урынында кебек. Хәмидулла гына юк...

Күченгәннән соң бер атна үткәндер, Нәсимә кинәт кендек тирәсендә авырту сизде. Хәле китеп барып утыргач, оят җиренең юешләнүен тойды. Аннан кан саркый иде. Нәсимә барысын да аңлады.

– Кызым, – дип ыңгырашты ул. – Бар, йөгереп кенә Бибисара аптыеңны чакырып мен әле.

Ул кичтә Нәсимәнең карынындагы баласы төште. Залимнәргә ләгънәт укый-укый Нәсимә елап чыкты. Аннан тынычланды. Күрәсең, Ходай насыйп итмәгәндер. Барысы да язмыш кулында. Тормыш китабыңа язылганнан узып булмый. Бәлки, баланың бу әшәке дөньяга килми калуы аның өчен яхшырактыр да. Ходай аны зур афәтләрдән, гарасатлардан саклар өчен шулай карар кылгандыр...

Нәсимә белән Зөбәйдә колхозга керде. Тормышларын бер җайга салдылар. Нәсимә вакыты тигән саен район үзәгенә барып, төрле ишекләрне шакыды, иренең язмышын белергә теләде. Райкомда аны инде танып бетергәннәр иде. Шактый вакыт узганнан соң гына, иренең ун елга хөкем ителеп, лагерьга озатылуын хәбәр иттеләр. Нәсимә бу хәбәргә шатланды. Димәк, исән. Монысы иң мөһиме. Кайда җибәрелүен, нәрсә эшләвен әйтмәделәр. Сәер һәм аңлаешсыз адрес буенча сирәк кенә хатлар язарга, посылкалар җибәрергә мөмкин иде. Беренче хатында ук Нәсимә иренә кыска гына итеп, сүз арасына кыстырып: «Хәбибулла килә алмады» дип язды. Ире аңлаячагын белә иде ул... 

***

Сәкинә заводтагы төнге сменадан тәмам йончып кайтып, коммуналь фатирларындагы кысан бүлмәгә кереп, өсләрен салды. Улы Хәмит әле йоклый, мәктәпкә киткәнче аңа иртәнге аш әзерләргә кирәк булачак. Күмәк кухняга чыгып, Сәкинә чәйнекне куеп җибәрде, тиз генә өч йомыркадан тәбә кыздырды. Аннан, чәйнек белән табаны алып, бүлмәгә кереп, улын уятты.

– Тор, улым, мәктәпкә соңга каласың. Хәмитнең җылы урыннан тиз генә торасы килмәде. Тик теләгең бармы-юкмы, мәктәпкә барырга кирәк шул. Юынып кергәч тә, алар икәүләп, табынга утырдылар.

– Әни, мин мәктәпне тәмамлагач, хәрби училищега керергә булдым, – диде кинәт Хәмит.

Сәкинә телсез калды. Ничек инде хәрби училищега?! Бер бөртек баласын армиягә бирергәме?! Ләкин үзсүзле улы белән алай сөйләшеп булмый шул. Бераз фикерләрен туплап, ул гаҗәпләнмәгән кеше сыман гадәти тавыш белән генә җавап кайтарды:

– Хәрби хезмәтнең ни икәнен беләсеңме соң син, улым?

– Беләм һәм минем шул хезмәткә барасым килә.

– Ай-һай, улым, анда табын әзерләп көтеп торучы әниең булмас шул...
– Беләм, әни.

– Анда баручыларны ныклап тикшерәләр дип ишеттем...

Кинәт ашаудан туктап, Хәмит әнисенә текәлде:

– Әни, ә минем әти, чыннан да, үлгәнме?

Сәкинә чак кына елап җибәрмәде. Тик сер бирмәскә тырышты.

– Күптән мәрхүм улым, күптән, унҗиденче елда урам бәрелешләрендә һәлак булды әтиең.

– Ә без нигә беркайчан да аның каберенә бармыйбыз?

Еллар буе ялганларга өйрәнеп беткән Сәкинәнең моңа да җавабы әзер иде. Күңеленнән кан саркыса да, ул төннәр буе ятланган әкиятен кабатларга кереште:

– Урам бәрелешләреннән соң безне мәетләр янына җибәрмәделәр. Аларны барысын бергә төяп китеп, бердәм каберлеккә җирләгәннәр, кайдалыгын безгә әйтмәделәр. Йә, ярый, мәктәбеңә соңга каласың. Тик Хәмит төпченүдән туктарга уйламады да:

– Әни, ә нигә син безнең әти турындагы  мәгълүматны архивлардан эзләмисең?

– Чөнки, улым, шулай кирәк, – диде, кинәт кырысланып Сәкинә.

– Артык күп сораулар бирә башладың әле. Әйдә, чәеңне эчеп бетер дә мәктәпкә йөгер!

Хәмит башка сораулар белән аптыратмады. Улы инде буй җиткән, егет булган, һәм үсә төшкән саен аны алдалап тору кыенлаша бара. Җитмәсә, елдан-ел Хәмит үзенең әтисе Сәгыйдуллага күбрәк охшый бара иде.

Әйе, Сәкинә ничәмә еллар буе улын хакыйкатьтән аралап яши. Әтисе Барый абзыйның вафатына инде шактый еллар үтте. Бакыйлыкка күчәр алдыннан, ул кызына ихлас күңелдән рәхмәтен әйтте. Кырыс, беркайчан да артыгын сөйләшмәс бу кешедән андый сүзләрне ишетү бик сәер дә, рәхәт тә иде.

– Кызым, – диде Барый абзый. – Мин синнән берни дә сораштырмадым, син миңа берни дә әйтмәдең. Сәгыйдулланың илдән качканын болай да аңладым. Син минем хакыма калдың бит. Үземне синең каршыңда гаепле тоям.

– Син гаепле түгел, әти. Сине калдырып китсәм, мин мәңге күңелемә тынычлык таба алмас идем. Бу минем үземнең карар бит. Һәм аны ялгыш дип санамыйм...

Сәгыйдуллага үпкәсе бар иде Сәкинәнең. Яшь булса да, егет кызның хәлен аңларга тиеш иде. Ничек инде ул урамга да чыга алмаган әтисенә бер уч акча тоттырып, билгесез якка китеп югалсын?! Алар, ни кызганыч, икесе ике дөнья кешесе. Берсенең уенда малы белән җанын коткару, икенчесендә яраткан кешесе өчен гомерен фида кылырга әзер тору. Бизмәнгә салып үлчәп торырга да кирәкмәде – Сәкинә әтисен беркайчан да ташламаска сүз биргән иде, шул сүзендә торды.

Бүген ул заводта хезмәткәр, коммуналь фатирда яши, улы үсеп килә, дөньясы түгәрәк кебек. Ә Сәгыйдулла... Сәгыйдулла барыбер яңа тәртипләрдә яши алмас иде. Шуңа аның качып китүе барчасы өчен дә яхшыга гына булгандыр...

Улын мәктәпкә озаткач, Сәкинә йокыга талды. Чираттагы хезмәт сменасы алдыннан хәл алырга кирәк. 

***

Хәмидулла салкыннан өшеп уянды. Чатнама суык көннәр торган чак. Быел озаккарак та сузылды бугай, каһәр. Җитмәсә, баракта дежур торган латыш Эрнест янә йоклап киткән. Аңа ышаныч юк шул, начарлыгы белән түгел, яшьлеге белән, бичара, иң кирәкле мәлне йокыга чума. Хәмидулла башта, урыныннан кузгалмый гына, пышылдамый-нитми, иртәнге намазын укыды. Тәһарәт алу, намазлык, кыйбла төшенчәләре күптән онытылды инде. Ул менә шулай көнгә биш мәртәбә, йә яткан җирдән, йә аяк өсли эшләгән килеш, йә ял итәргә утырган вакытта күзләрен йома да авыл мәчетен хәтеренә төшерә. Менә ул чалма-чапаны белән мөнбәр янына килә, Бохарадан алып кайткан намазлыгын җәя һәм намаз укырга керешә. Намаз вакытлары туры да килмидер, аны кояшка карап чамаларга маташа маташуын. Тик бу якларда кояш үзгә шул, туган яктагы төсле түгел. Аннан соң, иртән йә кичен яктымы-юкмы икәнлеген белеп тә булмый. Баракта тәрәзәләр юк, җылы чыкмасын өчен кышка тоткыннар аларны үзләре үк томалап бетерә. Ашаган ризыгы да гел хәләл түгел. Анысын да белә Хәмидулла. Ләкин яшәргә кирәк аңа. Көнгә биш вакыт намазны шулай күзне йомып, хәтердә генә булса да укырга. Чөнки аның әле туган якка кайтасы бар. Аны авылда хатыны, кызы көтә. Шөкер, аларны Хәмидулла белән бергә сөрмәделәр. Ә хатынының сабый бала белән бу шартларда исән калуы, ай-һай... Күңелен нык тырнаганы – бу дөньяга аваз сала алмый калган улы Хәбибулла. Аңа исән-сау туып, үсеп, муллалыкта хезмәт итәргә насыйп булмады...

Һәр җомга көнне Хәмидулла күзләрен озаккарак йомып тора. Авыл халкына вәгазь сөйли ул... Атнага бер һәрбер ир-атны күз алдына китерә, һәрберсенә кирәкле сүзен әйтә сыман. Хәтта аны юк итәргә йөргән кешеләрне дә үзенең күңелендәге җомга намазыннан калдырмый Хәмидулла. Чөнки ул бер нәрсәне бик яхшы белә – болар барысы да вакытлыча. Барысы да үтәчәк. Гаделлек киләчәк. Һәм акыллы, сабыр булса, Хәмидулла ул якты көнне дә күрәчәк.

Авылдан хатлар ике айга бер килә. Аннан ешрак ярамый. Хатыны Нәсимә беркайчан да зарланмый, дөньялар әйбәт, тормышлар яхшы, ди. Лагерьдагы бөтен кешенең дә хатыннары, туганнары шулай дип язалар, әйтерсең, барысын бергә мәдрәсәгә җыеп утыртып әйтеп торып яздыралар. Дөрес, кара буяу белән буялган урыннар да булгалый. Анысын буяп куюлары өчен совет хөкүмәтенә рәхмәт. Якыннары өчен болай да үзәкләр өзелә, аларның да моң-зарын укыса, түзәр әмәл калмас иде...

Иртәнге намазын тәмамлап, Хәмидулла урыныннан торды һәм барак уртасында торган тимер мич янына килде. Буржуйка өстендә чыралар, такта кисәкләре ята. Аны тоткыннар үзләре җыеп алып кайталар, эшләгән урыннан. Тимер мич өстенә куеп киптергәч кенә утка ташлыйлар. Юкса, юеш агачтан баракка төтен тулачак. Хәмидулла, чүгәләп утырып, инде сүнә башлаган учакны тергезеп җибәрде. Эрнест үз урынында йоклап киткән. Яше егермегә җиткәнме икән бу баланың? Аларның отрядында Эрнест – иң яше. Күптән түгел генә китерделәр. Сталин турында мәзәкләр сөйләгән, имеш. Хәмидулла янә латыш егетенә күз салды. Кызлар да кочарга өлгермәгән бу егетнең башында нинди Сталин булсын икән ул?! Мәзәген дә шул кызык булган өчен генә сөйләгәндер. Телдән-телгә йөреп, Эрнестка кадәр килеп җиткән икән, димәк, аны шактый кеше белә. Мәзәк белән хакимлекне бетереп була, димени?!

Хәмидулла тимер буржуйка тирәли тезелгән өем арасыннан үзенең итекләрен аралап алды. Хәзер отрядны аякка бастырырга тиешләр. Бусы инде ничә ел дәвамында канга сеңгән, лагерь уртасына эленгән рельс кисәген кага башлауларын күңел шомланып көтә, көнгә берничә мәртәбә колаклар ишетсә дә, һаман беренче тапкыр төсле сискәнеп куялар. Аның сүзләрен куәтләгән төсле урам яктан тимер чыңы яңгырады. Тоткыннар, ахылдый-ухылдый, урыннарыннан тора башладылар. Куркынып, Эрнест та уянды, ләкин буржуйкада ут януын күргәч тынычланды. Хәмидулла эчтән генә елмаеп куйды. Итекләрен киеп, җылы киемнәргә үрелде, ике кат бияләен, бүрекне эләктерде. Бригадир Николай, нык, таза гәүдәле кеше, ишек төбенә килеп басып, тоткыннарга борылды.

– Нәрсә, егетләр, җылындыгызмы? – диде ул, көрәк сакалын сыпырып.

– Җылынырсың монда, әле генә йокларга яткан төсле, – дип мыгырданды Сашка исемле тоткын. Ул теләсә нәрсә уңаеннан зарланырга ярата иде.

– Эрнест шәп яккан, сөякләргә кадәр үтте, – дип шаркылдады икенче берсе.

– Нәрсә, суык үттеме? – диде Николай, бер Эрнестка, бер Хәмидуллага ниндидер сер белгән кыяфәт белән карап. Эрнестның буыннары чак кына сыгылып төшмәде. Хәмидулла исә Николайга күз кысты. Бригадир шәп кеше, күргән булса да, Эрнестның йоклап киткәнен беркемгә дә әйтмәячәк. Ә Эрнест инде гаебе ачылуын бер караштан аңлады. – Суык булса, егетләр, утынны күбрәк алып кайтырга кирәк. Кай җирегезгә кыстырып алып керүегез миңа мөһим түгел, утын булмаса катып үләбез.

– Бетәме инде бу кыш, – дип, янә мыгырданды Сашка.

Урамга чыгар алдыннан берәр мәгънәсез сүз чәйнәү – Николайның көндәлек гадәте. Хәмидулла аның асылына төшенде инде – уянмаганнарны уятыр, аңсызларны аңга китерер өчен шулай итә ул. Ләкин һәрбер мәгънәсез сөйләшүне әнә шундый нәсыйхәт, утын алып кайтыгыз сыман күрсәтмә белән җөпли белә. Шәп вәгазьче чыгар иде моннан, мөселман мулласы булса!

Дөбердәп, ишекләр ачылды, караңгы коридорда конвой күренде. – 3 нче отряд, коридорга чыгыгыз!

Бу – шул ук намаз шикелле көн дә кабатлана торган шөгыль иде. Менә аларны тезеп бастырдылар, санадылар, аннан-моннан тентегән иттеләр.

– Авырулар бармы?

Отряд дәшмәде.

– Ишеккә атлагыз.

Хәмидуллалар отряды юлга кузгалды. Алар артыннан күрше баракның ишекләре ачылды, коридорга дүртенче отрядны чыгардылар.

Баракның төп ишегеннән чыгуга Хәмидулланың битенә чатнама суык китереп сукты. Иртәнге йокының эзе дә калмады. Урамда әле караңгы иде. Биек наратлар белән әйләндереп алынгангамы, бирегә яктылык та үтеп керми төсле, ап-ак кар да кап-кара шикелле. Сирәк-мирәк төшкән утларда кар көртләре ялтырый. Димәк, тагын суык булачак, көндез кояш та чыкса, тәмам өшетәчәк инде. 
Хәмидулла тирә-юньгә күз салды. Агачлар белән уратып алынган урман аланы. Ул бүрәнәләрдән өелгән блоклы бараклар белән тулган. Күбесе – тәрәзәсез-нисез. Болары – тоткыннар торагы. Биегрәк, субайда утырганнары исә конвой биналары, хуҗалык корылмалары. Көрәк-сәнәк, балта ише нәрсәләр дә биредә субайлы биналарда саклана. Ә сөрелгәннәрне исә җир идәнле баракларда черетәләр. Бараклардан бер-бер артлы отрядлар чыга тора. Йа Хода! Барлык бу кешенең күңелендәге рәнҗеш-газабын җыйсаң, тәмуг утына ничә елга ягулык җитәр икән! Аларның күз яшендә күпме залим батып үлә алыр иде! Күпме ботарланган язмыш, сөяккә ябышкан тире астындагы җанын күкрәгенә кысып, таушалган кием-салым киеп, чүпрәк-чапракка уралып, бөкре җилкәсендә нахак йөген тарта!

Хәмидулла, гадәттә, уйламаска тырыша бу хакта. Уйлагач, күңелгә авыр, вакыт та алай озаграк узган төсле. Уйламасаң рәхәт. Ләкин уйламыйча булмый.

Иртәнге аш дигәннәре су тулы тәлинкәдән гыйбарәт иде. Хәмидулла, суны чөмереп бетергәч, тәлинкә төбендә ниндидер вак балык сөякләре, ике өшегән бәрәңге кисәкчеге һәм кашык очына сыярлык ярма да тапты. Башкаларның да ашы аныкыннан шәбрәк түгел иде. Алардан соң килгәннәргә куерак булырга мөмкин, ләкин анысы да сирәк була торган хәл.

Ашны ашап бетергәч, Хәмидулла үз кулы белән уеп ясаган кечкенә агач кашыгын яхшылап кул арты белән сөртте дә итек балтырына тыгып куйды. Әбәтне эш урынына алып киләчәкләр. Тәлинкәләр барысына да җитмәс, билгеле, ә менә кашыклар бөтенләй дә юк, үзеңнеке булмаса – беттең. Ипигә Хәмидулла бөтенләй кагылмады, кесәсеннән кулъяулык чыгарып, валчыгы да коелмаслык итеп, кадерләп төрде һәм бишмәтенең күкрәк астына, йөрәк янында махсус тегелгән кесәгә тыгып куйды. Янәшәсендә Эрнест ипиен ашап бетереп, өстәлдән валчыкларын чүпләп утыра иде. Гадәттәгечә, әбәттә аның белән дә ипине бүлешәчәк Хәмидулла. Төзелеш алып барылган төшкә икмәкне аз алып киләләр, ул тәлинкәләрдән дә кимрәк, ярты отрядка да җитмәячәк.

Иртәнге аштан соң отрядлар, бер-бер артлы тезелешеп, конвой күзәтүендә юлга кузгалды. Менә алар лагерьның тимерчыбык белән уратып алынган киң капкасыннан чыгып, урман юлына юнәлделәр. Алдарак барган кешеләр төн караңгысында гүя урман авызына кереп югалалар, аларны кара урман ашап бетереп бара кебек. Аяк астында кар шыгырдый. Суыкта усал этләр дә өрмиләр, башларын түбән иеп, телләрен салындырмаска тырышып, тын гына конвой янында баралар. Әгәр шушы тере чылбырга тезелгән тоткыннар, дәррәү кубып, конвойга ябырылса, солдатларны бер мизгелдә тапап ташлыйлар да бит. Ләкин аннан кая барасы? Хәмидулланы өйдә көтәләр...

Урманнан чыгу өчен ярты сәгать чамасы вакыт кирәк. Аннан инде бөтенләй башка дөньяга эләккән төсле буласың. Ап-ак кар белән капланган киң даланы күз алдына китерегез. Әйтерсең, җир өшемәсен өчен аның өстенә кемдер йошмак юрган каплаган. Һәм менә шул юрганны ертып, тар гына ызан үтә. Хәер, ерактан гына тар булып күренә ул. Әлеге ызан янына килеп җиткән кешеләр аның янәшәсендә кечерәеп калалар. Ызан, әйтерсең, калын кар юрганын ертып, буйдан-буйга, офыктан-офыкка үткән, аның очы да, кырые да күренми. Якында гына аның тирән һәм шактый киң чокыр икәнлеген абайлыйсың. Әлеге чокыр төбендә, аның ярларында, кырмыскалар төсле кешеләр йөргәне күренә. Аларның кулларында лом, кәйлә, көрәкләр. Тимер гасыр башында уйлап чыгарылган шул кораллар белән кырмыска-кешеләр туң җирне каезлап, Ак диңгездән Онега күленә кадәр су юлы салалар. Әлеге төзелеш – Беломорканал төзелеше, һәм йөзләрчә мең тоткын-төзүче арасына Хәмидулла да килеп эләкте.

Төзелеш эшләре кар-буранга, яңгыр-давылга карамый, бертуктаусыз алып барыла. Тоткыннар таң атканчы эшкә керешеп, караңгы төндә генә баракларга кайтып егыла. Хәер, бу яктан Хәмидуллалар бәхетле – алар, салкын булса да, бүрәнәдән салынган баракларда йоклыйлар.

Хәмидулла, отрядына ияреп, чокыр төбенә юнәлде. Кичә кичтән калдырган урыннан һәрберсе үз эш коралларын эзләп тапты. Кемгәдер кәйлә, кемгәдер көрәк... Әлеге хан заманындагы әсбаплар белән туң җирне каезларга кирәк. Биредә туфрагы да туфрак төсле түгел, бераз казыдыңмы, дәү-дәү ташлар килеп чыга. Аларны күтәреп бер тәгәрмәчле агач тачкаларга саласы. Чокыр төбеннән өскә таба юнмаган такталардан тар гына сукмак көйләнгән. Көрәк-кәйлә белән эшләмәүчеләр әнә шул юлдан тачкаларны өскә таба күтәрә. Тачкаларда һәм таш каезлауда алмаш-тилмәш эшлиләр, чөнки авыр турфак яисә ташлар төялгән тачкаларны төптән өскә таба тәгәрәтү бик күп көч ала. Атнага бер-ике тапкыр кем дә булса, инде менеп кенә җиттем дигәндә, хәле китеп, чокыр төбенә мәтәлә. Хәмидуллаларның бригадасында андый һәлакәттән үлүчеләр булмаса да, шактый кеше имгәнде. Имгәнүдән бигрәк, тачкалар кызганыч – алар чокыр төбенә төшеп җиткәнче яньчелеп-ватылып бетә. Тәгәрмәче кителсә, бөтенләй дә эш харап, чөнки төзелеш җитәкчеләре алмашка яңасын бирми, зекларга аларны үзләренә төзәтәсе, үзләренә ясыйсы.

Чокыр төбендә, әйтерсең, бөтен ил халкы эшли – ул кешеләр кыймылдавыннан гөжләп тора. Каты суыклар булуга да карамастан, берәүләр туң җирне каезлый, икенчеләре исә, бетон бутап, ярларны ныгытуга керешә. Зур авырлык белән өскә күтәрелгән ташлар яр ныгытмаларына китеп бара.

Төзелештә сөйләшеп торырга вакыт юк. Биредә эшләргә дә эшләргә кирәк. Ара-тирә генә бригадир Николай, кул алмаштырырга вакыт икәнлеген белдереп, әле бер, әле икенче исемне кычкыра. Хәмидуллага бүген биш тапкыр тачка белән чокыр төбеннән күтәрелергә туры килде. Гадәттә, һәрбер тоткынга смена дәвамында шул биш-алты тапкыр тачка өлеше чыга иде, димәк, бүген дә аларның отряды норма буенча бара. Николай лагерь җитәкчеләре белән сөйләшә алса, арттырып та язарга мөмкиннәр, ә бу аларның отряды өчен өстәмә пайка, өстәмә икмәк дигән сүз.

Бирегә килгәннән бирле Хәмидуллага һаман бер уй тынгылык бирми иде – пычагыма кирәкме икән бу чокыр? Әйе, лагерь башлыклары аларга сәвит дәүләте өчен төзелешнең әһәмиятен даими аңлатып тора. Тик бу кадәр интегү, кеше гомерләре хисабына мондый эш майтарырга ярамыйдыр бит?!

Әмма совет власте икенче төрле уйлый. Төзелеш эшләре Мәскәүнең катгый игътибарында, һаман ашыктыралар, нормаларны арттыралар. Бер тапкыр хәтта алар янына Нафталий Френкель үзе дә килде. 
Нафталий Френкель турында тоткыннар арасында төрле сүзләр йөри иде. Аның хакында бигрәк тә Николай кызык итеп сөйләргә ярата. Имештер, Нафталий Френкель әле егерменче елларда ук контрреволюцион эшчәнлек өчен кулга алынып, үлем җәзасына тартылырга тиеш була. Ләкин, Николай сүзләренә ышансаң, контрреволюциядә гаепләү аны тоткарлау өчен сәбәп кенә булган. Чынлыкта исә, Френкель үзенең иптәшләре белән шактый күп алтын урлаган, имеш. Үлемнән котылырга ниятләп, Френкель чекистларга әлеге байлыклар турында барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Нәтиҗәдә, үлем җәзасын Соловки утрау-лагеренда тоткынлык белән алмаштыралар. Николай сөйләгәнгә ышансаң, Нафталий алтыннарны бер генә урында яшермәгән, чекистларга ул барлык байлыкларны да күрсәтеп бетерми. Шуңа күрә Соловки лагере җитәкчелеге өчен дә өлеше калган була. Нәтиҗәдә, ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк, дигәндәй, Френкелебез исән-имин килеш Соловкидан азат ителә. Алай гына да түгел, заманында үзен кулга алган ОГПУга эшкә алалар моны. Һәм хәзер Нафталий Френкель – Беломорканал төзелеше башлыгы.

Әкияткә охшаш әлеге бәянны тыңлагач, Хәмидулла елмаюын яшерә алмады:

– Николай, бу кадәр кешене сатып алыр өчен ничә вагон алтын урлаган икән ул Френкель? – дип төрттереп куйды.

– Вак җаннар вак акчага сатыла ул, Хәмидулла, – диде Николай, төртмәле сүзгә бер дә үпкәләмичә. – Әллә сезнең эш нормасы һәр көнне үтәлә дип уйлыйсызмы? Кәгазьдә үтәлә. Чынлыкта – юк. Ә нәрсә хисабына үтәлә соң ул? Сергейга әнисе җибәргән дуңгыз салосы, сиңа килгән йон оекбашлар, Павелның посылкасыннан алынган сабын – барысы да адресатларга түгел, ә шул чекистларга китеп бара. Шуның хисабына безнең тамак ягы яхшырак, эшебез җайлырак, йокыбыз тынычрак. Бер оекбашка сатылган кешеләргә вагон-вагон алтын кирәкми ул, Хәмидулла. Безнең хакимнәр артык вак, артык вакчыл...

Нафталий Френкель Хәмидуллалар эшләгән участокка көзен килде. Ул вакытта көчле яңгырлар явып туктаган гына иде. Беломорканал төзелеше пычракка, баткаклыкка чумды. Иртәгә Френкель киләсе дигән көнне лагерь пункты җитәкчеләре тоткыннарны эшкә чыгармадылар, һәрхәлдә, Хәмидуллалар яшәгән бараклардан беркем дә канал ягына китмәде. Иртәдән барысын да дәррәү кубарып бастырып, бер-бер артлы отрядотряд мунчага алып киттеләр. Мунча дигәннәре лагерь пунктының ерак читендә урнашкан кечерәк барак иде. Отрядны аның чоланына тыгызлап куып кертеп, барысына да чишенергә кушылды. Көзнең салкын көннәре, чоланда урамдагыдай суык, ләкин әмер бирелгәч чишенергә туры килде. Киемнәрне бер урынга ташлаттылар, аннан соң отрядны мунчага куып керттеләр.

Биредә аларга кадәр ничә отряд булгандыр, билгесез, ләкин идәннәр, урамнан ияреп кергән балчыктан кап-кара төскә буялып, тайгак лайлага әверелгән. Бөтен мунчага өч кенә тагарак булганга, тоткыннарга чиратлашып коенырга туры килде. Мунчада чоланга караганда, бераз гына җылырак, ләкин косасыны китерә торган сасы ис аңкый. Ерак почмактагы краннан чак кына җылы су агып тора. Шуннан тагарагыңны тиз генә тутырып аласың да читкәрәк китеп, кечкенә сабын кисәге белән шыр сөяккә калган тәнеңне ныклап ышкыйсың. Озак маташырга ярамый. Әледән-әле мунча ишеген ачып караучы сакчылар ашыктыра. Икенче яктан, үзләренә чират җитмәүдән куркып, иптәшләрең төрткәли. Бер тагарак су юынырга да, коенырга да. Юынгач та, икенче почмакка барып басып, бөтен отряд эшен бетергәнне көтәсе.

Мунчада кызу булмаса да, кеше күплеге, кайнар су бәрабәренә ул шактый җылынырга өлгерә. Инде юыну тәмамлангач, чоланга чыгу үзе бер җәза. Ачы салкын, әйтерсең, сине ялмап ала. Сөртенергә берни дә юк, юеш тән уттай яна.

Ул көнне тоткыннарга өр-яңа киемнәр бирделәр. Кичке аш гадәттәгедән куерак, тәмлерәк булып чыкты. Икенче көнне иртән барысын да бергә тезеп бастырып, бригадаларга бүлмичә, ишегалдына җыйдылар. Алар каршына лагерь пункты җитәкчесе чыкты.

– Каналармиячеләр! – дип кычкырды ул, һәм аның калын көр тавышы, биек наратларга бәрелеп, кайтаваз булып әйләнеп кайтты. – Бүген төзелеш эшләре үткәрмибез! Бүген сезнең өчен бәйрәм көн! Безнең участоктагы төзелеш эшләре белән танышырга дип, хөрмәтле җитәкчеләребез килә! Мин сезне алдан ук кисәтеп куям – тәртип бозучыларга, провокаторларга, сәвит хакимиятен тапларга маташучыларга карата җәза кырыс булачак, шуңа үзегезнең ни эшләвегезне, ни сөйләвегезне чамалагыз, яхшылап уйлагыз. Бөтенләй сөйләшмәсәгез, тагын да яхшырак. Хәзер без сезнең белән тантаналы митингка барачакбыз. Колонналарда бару тәртибе гадәти көннәрдән берни белән дә аерылмый, тик бүген бишәрләп басарсыз. Уңгасулга адым ясаучыларны кисәтүсез атачакбыз. Конвой, киттек.

Лагерь пунктындагы тоткыннар, әмергә буйсынып, таныш юлга кузгалды. Конвойга барлык сакчылар да диярлек чыгарылган, хәтта дүрт каланчада утыручыларны да җиргә төшергәннәр. Ике сакчының берсе эт белән. Мылтыклары аркага асылган.

Кораллы солдатлар белән әйләндереп алынуларына да карамастан, тоткыннар арасында бәйрәм рухы хөкем сөрә иде. Беренчедән, уйламаган-көтмәгән җирдән ике көн ял бирделәр. Икенчедән, таушалып-ертылып беткән киемнәр урынына яңаларын, чисталарын тараттылар. Аларны киеп куйгач, тоткыннарга түгел, фабрика хезмәткәрләренә охшап калган төсле булдылар. Сөяккә калган куллары, төпкә баткан күзләрен исәпкә алмасаң, лагерь тоткыннары, димәссең дә. Һәм, әлбәттә, һәрвакыт ач йөргән каналармиячеләр өчен тәүлек пайкасын бераз гына булса да арттыру чын мәгънәсендә зур вакыйга иде. Кайберәүләр ашларында хәтта ит кисәкләре йөзеп йөрүен мактану һәм шатлык хисе белән сөйләде.

Канал төзелеше янәшәсендә сәхнә кебек корылма ясап куйганнар. Ачык далада, каезланган җир янында ул бик тә сәер күренә. Сәхнәне транспарантлар, кызыл әләмнәр белән бизәгәннәр. Нәкъ 1 Май демонстрациясе мәйданы, диярсең. Бер генә нәрсә бу матур күренешне боза – сәхнә артында урнаштырылган ике каланча. Каланчаның һәрберсендә икешәр сакчы булуы да абайлана.

Хәмидуллаларны сәхнә янына тезеп бастырдылар. Аларга таба төрле яклардан башка отрядлар да кушыла торды. Ниһаять, даланы меңәрләгән тоткын басып алды. Бу халык диңгезе акрын гына шаулый, сөйләшүләрдән гөжли, салмак кына тирбәлә... Халык дәрьясының өч ягыннан этләр өргән, әледән-әле әче сүгенеп, сакчылар кычкырган тавышлар ишетелә.

Җитәкчелек килгәнне алар өч сәгать буе аягүрә басып көтеп тордылар. Ниһаять, тегеләре дә күренде. Сакчылар белән уратылган түрәләр сәхнәгә күтәрелде. Хәмидулла алар арасыннан легендар Френкельне эзләп табарга маташты. Әнә, тегеседер, мөгаен. Ябык гәүдәле, озын күн тужурка кигән, очлы борыны астына тар гына иттереп, мыек үстергән бәндә. Ул тоткыннар алдында чыгыш ясамады, бары тик өстән, сәхнәдән үзенең каршында басып торган халыкны күзләде. Карашы инә төсле очлы, әйтерсең, тәнне тишеп керүчән. Тоткыннарны ялкынлы чыгышлары белән лагерь җитәкчеләре генә «шатландырды». Алар, кунаклар белән салып алу сәбәпле кызарган йөзләрен тагын да катырак бүрттереп, каналармиячеләргә хезмәтнең әһәмиятен, совет власте өчен файдасын тәфсилләп аңлаттылар һәм югарыдан килгән түрәләргә барлык бурычларны да вакытында үтәп чыгачаклары турында ант эчтеләр. Ярты сәгатькә сузылган митингның азагында лагерь тоткыннарыннан оештырылган ансамбль совет хакимиятенең бөеклеге турында моңсыз-нурсыз җырлар башкарды. Шуннан соң тоткыннарга баракларына кайтырга кушылды. Иртәгә шушы мескеннәр сәхнәдән яңгыраган вәгъдәләрне кан һәм тир түгеп тормышка ашырырга тиеш иде.

Кайтырбыз да, кичке ашны ашап йокларга ятарбыз дип уйласа да, Хәмидулла ялгышкан булып чыкты. Аларны янәдән мунчага алып киттеләр.

– Кара әле, түрәләр килгәч, көн саен юындыра башладылар, бетләрбез дип куркалар, ахры, – дип, авызын ерды аларның отрядындагы Петро.

– Яхшы булыр иде ул, көн саен юынуны әйтүем. – Чисталыкны яратучы Хәмидулланың күңелендә дә кешечә тормыш башланыр дигән өмет чаткысы уянды.

Аларны Николайның сүзләре генә айнытып җибәрде:

– Яхшы булды, ди, тот капчыгыңны. Безне мунчага юынырга түгел, киемнәрне алмаштырырга алып баралар. Әнә, карагыз, икенче отряд чыгып килә.

Мунча чоланы бусагасында тоткыннар күренде. Аларның өстендә кичә бирелгән киемнәр юк, янә элеккеге чүпрәк-чапракка уранганнар.

Кичә чишенгән киемнәр, ничек бар – шундый килеш үзләренең хуҗаларын мунча чоланында көтеп торганнар. Тик кайда кемнең нәрсәсе – караңгы чоланда абайлавы мөмкин түгел. Шуңа күпләр кулларына ни эләксә, шуны тотып чапты. Тарткалашкан вакытта күлмәк-ыштаннары ертылып чыкты. Кемдер бөтенләй дә үзенең киемен таба алмады. Ләкин эзләргә, нәрсәнең кайда ятуын ачыкларга вакыт юк – сакчылар ашыктыра. Тоткыннарның кайберләре яланаяк, күлмәксез килеш баракларына атлады. Кичке ашка сасы суүсемнәреннән пешерелгән баланда бирделәр. Икенче көнне барысы да үз рәтенә кайтты – шул ук эш, шул ук юл, шул ук сасы ризык. Нафталий Френкельнең килүе уңаеннан оештырылган бәйрәм хатирәсе булып, канал яры буендагы ике сак каланчасы гына әле бик озак, кышка кадәр караеп тордылар...

...Үз чираты белән өченче тачка ташларны өскә менгезеп аударгач, Хәмидулла әбәт вакыты җиткәнлеген аңлады. Аларның лагере ягыннан җигүле ат килә иде. 

– Николай, әбәт килә! – дип кычкырды ул бригадирга.

– Әбәт! – дип кычкырды Николай, үзенең бригадасын күздән кичереп. Чокыр төбе дөбер-шатыр килгән тавышларга күмелде – тоткыннар көрәккәйләләрен җиргә ташлап, өскә, ризык янына кузгалдылар.

Бүген, гадәттәгечә, әбәткә билгесез, ләкин бик әче исле нәрсәдән пешерелгән баланда иде. Хәмидулла, үзенең пайкасын алып, зур таш төбенә килеп утырды. Итек балтырыннан кашыгын алды. Аннан, йөрәк ягында тегелгән кесәсеннән саклык белән иртәннән калган ипине чыгарды. Кулъяулыгын ачып, ипине ике тигез кисәккә бүлде. Озак та көттерми, аның янына Эрнест та килеп утырды. Хәмидулла сүзсез генә аңа ипи кисәген сузды, һәм алар, суынып өлгергәнче дип, ашыга-ашыга баланда чөмерергә керештеләр.

Төшке аштан соң бригадир аларга бераз ял бирә. Бу вакытта кем нәрсә эшли – үзе хәл итә. Карга ятып, черем итеп алучылар да җитәрлек, кайберәүләр төрле йомышларын үти, күпләр, әлбәттә, тәмәке тарталар. Ә Хәмидулла тартмый. Ул, күзләрен йомып, эчтән генә өйлә намазын укый... Хәмидулланың күзләрен йомып утырганын күрсә дә, Эрнест барыбер аңа сүз катарга булды:

– Хәмидулла абый, син ни турында уйлыйсың?

– Ә?...

– Ни турында уйлыйсың, дим.

– Уйламыйм мин, Эрнест. Мин дога укыйм.

– Синең догаң урыс телендәме?

– Юк, Эрнест, мин мөселман бит, безнең догалар гарәп телендә.

– Һәм син гарәпчәне аңлыйсыңмы?

– Аңлыйм, әлбәттә. Мин бит муллалыкка укыдым.

– Ә кем ул – мулла?

– Вәт сиңа, ә? – Хәмидулла тыела алмый шаркылдап көлеп җибәрде.

– Мулла – ислам динен гыйбадәт итүче.

– Поп шикеллеме?

– Әгәр теләсәң, поп шикелле дияргә дә була.

– Ә син әле дә Аллага ышанасыңмы? – Эрнест биргән әлеге сораудан Хәмидулла әллә нишләп китте.

– Ышанам, әлбәттә. Әллә соң син ышанмыйсыңмы?

– Белмим. – Эрнестның күзләренә кинәт яшь тулды. – Мин элек ышана идем. Ә хәзер белмим. Әгәр Алла бар икән, нигә соң ул безне – бер гаепсезләрне исән килеш шушы җәһәннәмгә китереп тыкты?!

Эрнестның җан ачысы белән әйтелгән бу сүзләренә Хәмидулла ни дип җавап кайтарырга да белмәде. Хәер, фикерен тупларга өлгермәде дә – кайдандыр ерактан, эш башларга вакыт дип, Николайның көр тавышы яңгырады...


(Дәвамы бар.)