Логотип Казан Утлары
Публицистика

Дөньяны бары тик яхшы якка үзгәртүче

Танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, татар милләте, тарихи-мәдәни мирасыбызны саклау һәм киләчәк буыннарга җиткерү, татар мәдәниятен үстерү өчен янып йөрүче Разил Вәлиевнең татар әдәбияты тарихында үз дәрәҗәле урыны бар. Җитмештән артык китап, дүрт пьеса, 200дән артык җырлар авторы, әдәбиятның өч төрендә – поэзия, проза, драматургиядә актив иҗатчы, гамьле публицист буларак, ул ХХ гасырның соңгы чирегеннән бүгенгәчә әдәби барышны әйдәп баручылардан. Аның төрле жанрларны колачлаган иҗатына фикер хөрлеге, милли-иҗтимагый үткенлек, шигъри теллелек хас. 

Хөр фикерле, әдәби-эстетик эзләнүләрне үз күргән 1960 нчы елгы авангард шагыйрьләр буынының дәвамчысы һәм бер вәкиле булып, әдәбият мәйданына килгән Р.Вәлиев иҗатына, күрәсең, заман үзе кыйбла билгели, юл күрсәтә. Х.Әюп, әйткәнчә, «яңа аваз булып» кереп, «Роберт Әхмәтҗановлар, Равил Фәйзуллиннар, Рөстәм Мингалимовлар, Гәрәй Рәхимнәр башлап җибәргән шигъри ташкынга куәт өстәп җибәрә. Ул чорда беркадәр бүтәнчәрәк, ятрак кебек тоелса да, Разилнең шигъри фикерләве үзенә игътибарны тиз җәлеп итте, укучының күңеленә үтеп керде. Моңа яңа чагыштырулар гына түгел, ул шигырьләрдәге тирән фикер, эчкәре яшерелгән лирик моң, ул чакта ук инде халык мәнфәгатен кайгырту кебек сыйфатлар сәбәпче булгандыр, мөгаен. (...) Ул – дөньяны үзгәртергә һәм бары тик яхшы якка гына үзгәртергә дип, күңеленә беркеткән, шуңа омтылып яшәгән, кылган гамәлләрен шуңа багышлаган игелекле шәхесләрнең берсе»1 . 

 Бу чор – татар поэзиясендә яңарыш юлларын эзләү вакыты. Бер яктан, халык җырына, аһәңенә, образлылыгына якынаю – саф татарча «җырлап торган» милли моңлы һәм яңгырашлы лирик әсәрләрнең татар әдәбиятында алгы урынга чыгуын тәэмин итә. Әниләр, туган җир, иҗат белән халык язмышының уртаклыгы мотивлары калкуланып, милли геройлар идеаллаштырыла. Шәхси кичерешләр өермәсендә тасвирланган, тыныч тормыш матурлыгын җырлаучы лирик герой – озак еллар мәйдан тоткан гражданин лирик геройны алмаштырса да, аңа хас булган җәмгыять гаме белән, ил һәм халык бәхетен алга куеп яшәү сыйфатлары югалмый. Икенче яктан, яшерен эчтәлек, эзоп теле, кинаяле-астарлы шигырьләр – укучыны уйландырырлык, совет идеологиясе иләге-цензурасы аша уза алмаслык көтелмәгән мәгънә-фикерләргә алып чыга. Беренче карашка ачык, үтәкүренмәле тоелган мәхәббәт, пейзаж лирикасында да иҗтимагый-сәяси яңгыраш калкуландырыла, ассоциатив бәйләнешләр, символлар яки образ-ишарәләр ярдәмендә үзгә эчтәлеккә юл күрсәтелә. Бу яңалыклар Р.Вәлиев шигъриятендә дә күзәтелә, аның иҗаты, үзе максат итеп куйганча, безнең әдәбиятны шушы юнәлештә үзгәртүдә буразналар ярып бара:
Нәселемә мин хыянәт итмәм! –

Игенчеләр безнең ыруда.

...Буразналар ярып барсаң иде

Шигъриятнең олы кырында2 . 

Р.Вәлиев – романтик шигърият кешесе. Аның шигырьләрендә, татар авангард шигъриятенең үзәгендә торган, зур дулкыннар уятучы һәм азатлык турында җырлаучы «диңгез җилләре» мотивы өстенлекле («Җилләрне син күп күргәнсең, диләр…»), лирик герое төп кыйммәтләр итеп, тормышта матурлыкны, гаделлекне, яхшылыкны билгели һәм дөньяны шушы үлчәмнәргә тәңгәлләштереп үзгәртергә омтыла. Бу лирик герой Такташ гыйсъянчысын хәтерләтә. Эпиграф итеп тә, Такташтан «...Әйе, минем көчле рухымнан /  җир вә күкләр калтырар» дигән юллар сайланган «...Елый-елый, сугыша-сугыша җирдә...» шигыре Р.Вәлиев иҗатының «визит карточкасы»на әйләнә:
 

Елый-елый, сугыша-сугыша җирдә

Акыл күпме җавап эзләгән...

Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген,

Йә булмаса, үзем үзгәрәм3.

Шигырьнең үз эчендә «Үлем белән якалашканда да / Акны кара диеп сөйләмәм» диюче лирик герой тормышны каләм көче белән дә, хаксызлыкка каршы көрәшеп тә үзгәртергә алынган кеше булып күзаллана. «Айны кояш диям, теләсәм» дигән сүзләр аның үз дөреслеген урнаштыруга тирән ышанычы булып ишетелә. 

Кинаяле шигырь – тарих фаҗигасенә эләккән күп язмышларны күз алдында тергезә.  «Тарих тәгәрмәченә тимер кыршау кидергәндә тапталып үлде» дигән тәэсирле образ кешелек тарихындагы төрле дәверләрдә кичерелгән фаҗигаләрне искә төшерә, аларның шигырь эчтәлеге була алу мөмкинлеген күрсәтә. 

Мондый күренеш беренче карашка пейзаж лирикасы булып тоелган текстларда да еш очрый. Әйтик, көз сурәтен ясаган «...Һәр көз саен таллар...» шигырендә соңгы тезмәләр, агач тамыры / нәсел тамыры / милли традицияләр-милләтне сугарган кыйммәтләр кебек ассоциацияләр янәшәсендә милли эчтәлек ала:
Көзге җилләр телем алсалар да,

Тамырымда мәңге калырмын4 . 

Мондый өмет-ышанычның сәбәбе табигать белән кешенең – берлегендәбөтенлегендә булып аңлашыла («Җиргә мәдхия»).

Еш кына киная алымы фикерне бәяләмичә генә, игътибарлы һәм әзерлекле укучы күңеленә керерлек итеп җиткерә. Шатлык пафосы өстенлек иткән «Авылда туй» шигырендә беренче һәм соңгы строфаларда күренеп, каймалап алган татар өе-урыс капкасы образы шундыйлардан:
Киереп ач урыс капкаларны!

 Керсен кунак безнең өйгә дә! (...)

Каерып ач урыс капкаларны! –

Керсен бәйрәм татар өенә5 . 

Бер төркем шигырьләрдә төрки-татарларның үткәне идеаллаштырыла, шагыйрь ерак тарихтан үрнәк, халыкның үзаңын үстерерлек үзәк эзли. Аларда тарихи шәхесләр образлары – милли үзаң билгесенә, халыкка хезмәт итү символына әйләнәләр. Мондый шигырьләрдә шагыйрь индивидуаль авторлык символлары белән эш итә. Символларның үзенчәлекле кулланылышы, вакыт ягыннан бәйләүче символлар белән янәшә, Р.Вәлиев иҗатында җемелдәүче образлар, яктылык, тавышлар, билгеләр белән уйнау күзәтелә. Еш кына символлар яки аллегорияләр шигырьнең берничә эчтәлекне үзенә сыйдыруын тәэмин итә («Алма»). Ирекле формалар, традицион булмаган алымнар, бигрәк тә, модернистик шигырьләрендә үзенчәлекле дөнья сурәте тудыруда катнашалар. Әйтик, француз модернисты Шарль Бодлерга багышланган «Шагыйрь» шигыре иҗади шәхеснең холкы, рухи хөрлек, кешенең танылу, исем-ат алу кебек проблемаларга кагыла. Тезислап, җемелдәүче образлар рәте ярдәмендә Р.Вәлиев француз шагыйренең тормыш юлын – исем алуга, танылуга омтылыш буларак карый. Әмма шагыйрьнең теләге ул үлгәннән соң гына тормышка ашуны билгели. 

Шигырьдә сурәтләнгән дөнья экзистенциаль, хаос халәтендә, үлгәннән соң исем алу бу хаосны үзгәртә алмый, дөньяны гармониягә китерми. Киресенчә, автор тарафыннан гаделсезлек буларак бәяләнә. Шулай Р.Вәлиев романтизмның яраткан проблемасын модернистик яссылыкка күчерә. Алымнар да шуңа тәңгәл сайланган. Җемелдәүче образлар кеше тормышындагы иң әһәмиятле моментларны күрсәтә: әнидән мактау өмет итү (Сабый чакта урындыктан егылды./ Көне буе әнисен көтеп, / Еламыйча / уч төбендә бер тамчы кан саклап йөрде. / Аңламадылар), матурлык белән беренче очрашу (Малай булгач, / беренче тапкыр / йолдыз атылганын күрде. / Кешелеккә яңалык сөйләр өчен, / йокламыйча, / төне буе таңны көтеп ятты. / Тыңламадылар), шагыйрьнең башкалар тарафыннан танылу өмет итүе, тормышның тиз агышына төшенү… Бу мизгелләрне детальләштерү текстны лирик геройның монологына әйләндерә. Әмма тезмәләрне төгәлләүче бәяләүләр: «Аңламадылар», «Тыңламадылар», «Җырламадылар», «Соңладылар» – икеләтелгән йөкләмә алган: лирик герой монологы автор монологы-бәясе белән тоташа. Бер үк вакытта өченче «тавыш» хасил була: шагыйрь лирик геройны, гомумән, кешеләргә каршы куя:
Менә бүген

барысы үтте, барысы бетте.

Кешеләр аны әрнеп тыңладылар...

Аңладылар... Соңладылар...

Каберенә башларын орып, җырын җырладылар6. 

Өченче тавыш – кешеләр җыры экзистенциаль сагышны, үкенечне көчәйтә һәм бу процессны тормыш законына әйләндерә. Һәр очракта да һәр кеше үз тирәлегендә танылу теләге белән яши, әмма моңа ирешә алмый. Шуңа күрә тормышта гармония юк. Мондый эчтәлек үзенчәлеге текстның модернистик әсәр булуын тәэмин итә. 

Шагыйрьнең фәлсәфи иҗатында кеше фәлсәфәсе – шәхесне зурлау фәлсәфәсе үзәктә тора. Башлангыч шигырьләреннән булган «Кеше»дә һәр кеше – материк, кыйтга дип ассызыклана. «Мизгел» шигырендә, әйтик, хыялда тергезелгән абсурд дәрәҗәсендәге сурәт – кешенең җир шарыннан да зуррак фикри көчен, аның һәр җан иясенең ваемын үз күңеле аша уздыра алырлык кичерешләргә сәләтен, яшәештәге һәр нәрсәне үлчи һәм бәһали алырлык сизгерлеген шигырьгә әйләндерә, һәр шәхеснең, асылда, иҗатчы булуын раслый:
Бизмәнләдем күз яшьләрен, таң чыкларын –

барын, барын, барын.

Онытып тордым йолдызларның

тик төннәрен януларын.

Бер мизгелгә

уч төбенә куеп тордым.

Әйе, әйе,

мин бер мизгел

шагыйрь булып алдым7.

Кеше өчен мөһим кыйммәтләр арасында лирик герой өметне атый («Автобиография»), лирик геройның теләсә кайсы халәтендә өмет катнашу Р.Вәлиев иҗатының бер үзенчәлеген хасил итә. 

Р.Вәлиев иҗатында мәхәббәт темасы аерым урын тота. «...Хатларыңны утка яктым синең...», «...Сине эзләп, мин тауларга мендем...», «Саубуллашу», «...Көзгеләрне, тәрәзләрне ваттым...» һ.б. әсәрләрдә бу хиснең төрле мизгелләре тасвирлана. Хисләр аның шигырьләрендә еш кына күрмә образлар рәте ярдәмендә белдерелә. Нәкъ менә шул әйбер, табигать образларының көчәйтелүе хис көчәйтелүен тәэмин итә. Әйтик, «Гашыйк булгач» шигырендә ул шулай:
Бер тамчы су – төссез.

Бер бүлмә һава – төссез.

Океан – зәңгәр.

Күк тә зәңгәр.

Кайчандыр бу күзләр төссез иде...

Хәзер – зәңгәр!8 

Зур булмаган, ирекле шигырьдә иң әһәмиятлесе фикри сурәт булып чыга: мәхәббәт – шулкадәр олы көч, ул кешенең күзләрен төскә мана диюче лирик герой, гашыйк кеше, аны яшәү мәгънәсе дәрәҗәсенә куя.

Бу иҗатта, саф сөю шигырьләреннән бигрәк, сөю фәлсәфәсе өстенлек ала. «Мәхәббәт» шигырендәге:

Монда Кояш

океан төбеннән күтәрелә.

Монда сукбай һәм буйдак Ай –

кул сузымы җитә.

Монда давыл

дулкын биеклеге белән үлчәнә9 , 

– кебек сурәтләр тирән фәлсәфә белән сугарылган. Бер яктан, океан, күз яше, кояш, ай, көн, төн кебек бинар образлар ярдәмендә мәхәббәт – үзе шигырь дигән фикер әйтелә. Икенче яктан, кояшның – океан төбеннән күтәрелүе, Айның – кул сузымы ераклыгы, давылның исә – дулкын биеклеге белән үлчәнүе кебек гыйбарәләр, гомумән, тормышяшәеш кануннары булып та укылалар. 

Аһәң, яңгыраш матурлыгы, көйле, моңлы булу Р.Вәлиевнең бик күп текстларына көй язылуга китерә. Хәтта гражданлык лирикасы үрнәкләре дә җыр булып киткән. «Татарстан», «Бәхетем башкаласы», «Саумы, Казан!» кебек гимн-шигырьләр, «Нигә, әни, нигә картаясың?», «Сагынам», «Таң җыры», «Зинһар өчен, кермә төшләремә...», «Чаба поезд, чаба» кебек лирик тезмәләр нәкъ шулай – язганда ук, билгеле бер аһәңгә йөз тотып иҗат ителгәннәр кебек тоела. 

Р. Вәлиев сүзләренә күренекле композиторлар Р.Яхин, Ә.Бакиров, И.Шәмсетдинов, М.Яруллин, Ф.Әхмәтов, Р.Кәлимуллин, Л.Батыр-Болгари, Р.Әхиярова, М.Шәмсетдинова, Р.Абдуллин, Ш.Тимербулатов, Л.Хәйретдинова көйләр язалар. И.Шакиров, Ә.Авзалова, Х.Бигичев, З.Сөнгатуллина, В.Ганиева, Р.Ибраһимов, Р.Сәхәбиев, Р.Ибраһимова, А.Фәйзрахманов кебек танылган җырчылар башкаруында алар популярлык казана. 

Балалар өчен шигырьләр – Р.Вәлиев иҗатының зур бер тармагы. Иң кечкенәләр өчен дә («Уенчыклар», «Санарга өйрәнгәндә», «Барысын да яратам», «Йокла, энем!», «Елаудан үзе туктады» һ.б.), урта яшьтәгеләргә адресланган шигырьләр дә («Соңгы кыңгырау», «Туган ягым», «Без – кояш балалары», «Май кояшы», «Кояш кебек» һ.б.) бар аның иҗат хәзинәсендә. «Безнең диңгез»дә беренче тапкыр үзе идән югач, ак күбек белән тулган өй кызга диңгез булып тоела; әнисе дә әтисенә хәлне шулай аңлата! Яки елак кыз, үзе үсеп, елаудан туктый («Елаудан үзе туктады»), киреләнгән сеңел дә – апасы тарафыннан көндез генә начар, йоклаганда бик әйбәт дип бәяләнә («Минем сеңлем»), ә инде сыердан куркып качкан малай үзен аңа юл биргән тәрбияле бала дип күзаллый («Тәрбияле малай»). Бала психологиясен юморга әйләндерү осталыгы («Кыярга кырау төшә», «Безнең диңгез», «Үпкәләгән»), бала фантазиясенә тәңгәл образлылык («Кышкы йокы», «Тегермән») Р.Вәлиев шигырьләренең нәни укучысына якын булуын тәэмин итә. 

(Дәвамы бар)