Логотип Казан Утлары
Повесть

Моң кайтты (повесть)

1

Туган якларына кайткач, Сабирҗан үзендә зур үзгәреш тойды. Сагыну дигәне тиз үтеп, күңеле ифрат та нечкәрде. Югыйсә ул Үзбәкстанның күзләре ешынып үскән сары арыкларына кадәр туеп-җилсенеп, юлга чыккан иде бит; сабый чагыннан ел саен җәйге айларда ата-анасы, туганнары белән төялешеп, авылга кайткан Сабирҗан табигатен, туган-тумача, күрше-күлән, таныш-белешләрен аңлата да алмас дәрәҗәдә сагынып кайта торган иде!.. Бер караганда, авыл аның өчен ят саналырга тиеш.Ул ата-бабасы чыккан авылдан читтә үскән өченче буын. Биредә аның әби-бабалары туган, гомер кичергән, утызынчы еллардагы сыйнфый кыйралышта, ачлык-ялангачлыкта барлык мал-мөлкәтен ташлап, аның әлегә яшь ярымлык кына атасын «уфалла» дигән вак-төяк арбасына салып, Урта Азия тарафларына чыгып качарга мәҗбүр булган. Ә ул, Сабирҗан, Ватан сугышыннан соң, ачыклап әйтсәк, үткән гасырның илленче еллары уртасында Кәттә-Корганда дөньяга килгән. Әмма, ни гаҗәп, бу кайтуында – әллә инде үзен дә дә картлык баса дигән нәрсә шушы буламы? – ифрат та җирсеп кайтты. Кан тарттымы? Әллә моннан утыз ел элек туган төягенә кире кайтып төпләнгән һәм нәкъ егерме ел элек сиксән өстендә гүр иясе булган ата-анасының рухларымы? Әллә ниндидер көч аны туган нигезе алдында хөкем җавабына тарттырдымы?Икеләтә гаҗәбе менә кайда иде: кайтканда, сагынуы никадәр көчле булган булса, ул туган җирнең үзендә шулкадәр тиз, җилгә очкан томан кебек юкка чыкты да куйды!..

Горбачев демократиясе кузгалып, дөньялар буталгач, какшамас ЭСЭСЭСЭРның какшамас республикалары тәмам какшап, җимереклектә мөстәкыйльлек алып, тыштан шалтыравык, эчтән калтыравык җөмһүриятләргә әверелеп, һәркайсы үз милицияләрен булдырып, прәшке ялтыраткач, юллар-еллар бикләнеп, ата-анасын җирләп киткәннән соң, менә егерме ел кайта алмаган нигезеннән урамга чыгасы да килми инде. Бу ниткән хәл? Чыкса, исәнләшер зат очратмый. Очратса да, карт-коры, аксак-туксак, дигәндәй. Йә лыка исерек булыр. Кибет ягына берәм-сәрәм үткәләгәннәр «Кеше яшәми» дип йортка борылып та карамый. Яши, Сабирҗан әкәгез яши!.. Авыл улының улы, ягъни аның оныгы сыйфатында кайткан һәм вакытлыча булса да нәкъ менә шушында яшәп ята!.. Кичә генә бар нәрсәсеннән гарык, шул ук вакытта ифрат та үз күргән Үзбәкстанының шул сары арыкларына кадәр сагына, хәтта тизрәк кире китәсе килә башлады. Шушы авыл буламы аның Ватаны? Ватан булгач, нигә аннан китәсе килә? Нәрсәдер җитми. Җырлыйсы килгән кебек була, авызын ача, тавышы чыкмый. Гүя үзенә күрә булган моң да каядыр китеп югалган. Нидән шулай? Кешесе ярым-йорты калган, бүген сүнәм, иртәгә сүнәм дип, тын алган авылының аяныч хәле күңелен суыттымы? Әллә ата-анасы вафатыннан соң, тәмам тешсез әбине хәтерләтеп калган урамнар буйлап, туган-тумачаларының, күрше-күләннәренең дә тегендә китеп баруларымы, суларын кереп, буынын ныгыткан елгаларының, суларын эчеп үскән чишмәләренең кибеп-корып бетүләре шулай тәэсир иттеме, аның, ялдагы миһманның, башка эше калмагандай, менә хәзер, шушы минутта, шушы секундта бер генә михнәт кичерәсе – күзен йомасы һәм җыр, бары тик туган моңнарны тыңлап, шул тере моңнарның исән күзләренә карыйсы, андагы теге бердәнбер серле ноктаны – мәңге үлемсез исәпләнгән тормыш ноктасын күрәсе килде. Гүя аның өчен ата-анасыннан васыять рәвешендә тапшырылган авылында, менә бу өянкеләр, менә бу сәрби куакларында менә шул моң ноктасыннан башка бернәрсә дә калмаган иде. Бар идеме соң ул моңлы нокта? Аны табарга кирәк иде!.. Тора-бара аңа бу моңның күзе, күзенең карасы бардыр кебек тоелды. Әмма ул түгәрәк кара кечкенә бер төртке булып кечерәйгәннән-кечерәя бара иде кебек. Сукыраймаганмы, ак салмаганмы бу күзләргә?!

Сабирҗан беркая чыкмыйча, әле үзенең тән җылысыннан почмаклары да җылынып өлгермәгән ташландык йортта, сәгатьләр буе шул моңнарны тыңлап, шул күз карасын эзләде. Ярый әле, кайлардан кайтып, моңнар эзләрлек куәте бар. Ярый әле, мондый михнәтне кичерер өчен хуҗасыз калган йорт-җире бар. Ярый әле, монда кеше бар булып исәпләнә генә, ә менә йорттан электрны һәм газны, һаман да шул бер сәбәп – кеше яшәми дип кисеп ыргытмаганнар. Шушы килеш булса да, йортны сатып җибәрмәгән һәм җимертмичә саклаган өчен абзасы Хикмәтуллага рәхмәт. Атасы моннан күп еллар элек, әле егет чагында, картатасының кушуы буенча бөтенләйгә төпләнмәкче булып, авылга кайткан һәм өйләнгән. Әмма авылын яратса да, колхоз изүенә түзәлмичә һәм тагын да ни сәбәпледер беренче хатыныннан аерылып китәргә мәҗбүр булган. Хикмәтулла әнә шул никахтан калган тере истәлек. Шушы йортта туып-үссә дә, башлы-күзле булгач, үзенә яңа оя корып, башка чыккан...

Әле менә аның Урта Азиядән кунакка кайтып төшкән һәм төп нигездә яшәп яткан «экскурсант» (Хикмәтулла абзасы аны шулай атый) Сабирҗан энесе Зөһрә Сәхәбиева белән Хәйдәр Бигичевнең җырлары тәэсиренә кереп чумды. Бер карасаң, ул авылны ныклап белми, аның кичке «вичырларында» биеп тә үсмәгән, Сабантуйларында бәйге дә чапмаган, татарча да укымаган, ә менә – тарта туган авыл, нәрсәседер белән тарта!.. Шунда үскән, диярсең! Туган моңнарны тыңлаган саен җаны сыкрый, сыкрый, тагын да сыкрый, әмма, ни гаҗәп, шул сыкрауларда ул ләззәт тә таба. Ничә тапкыр кире кайтып тыңлады икән ул Зөһрәнең «Җидегән чишмә»сен? Хәйдәрнең «Тын сукмакта тал тирбәлә» романсын? Алар икесе дә җыр, әмма беренчесе моңлы мөнәҗәткә охшаса, икенчесе романсны хәтерләтә. Шунысы кызык, ХХ гасырның соңгы чирегендә туган шушы бөек җырларның икесен дә татарның мәшһүр халык композиторы Сара Садыйкова иҗат иткән. Сабирҗан чит-ят якларда иләнеп-чиләнеп, бәлки, милли музыка белән танышып барудан артта калгандыр?

Ничек кенә булмасын, татар җыр сәнгатенең ул белгән соңгы чорында шулардан да бөек җырларны ишеткәне юк. Һәрхәлдә, хәтерләми. Аларның кешегә булган психологик тәэсире, аның фикеренчә, Огиньскийның «Полонез»ы, Заһидулла Яруллинның «Тукай маршы», Салих Сәйдәшевнең «Кызыл Армия» маршларына тиңдер. Никадәр моң! Нинди рух биеклеге!.. Тетрәткеч!.. Сүзләрен кем язган, диегез. Милләтнең бер бөек язучысы Гомәр Бәширов белән икенче бер бөек шагыйре Хәсән Туфан!.. 

2

Зөһрә белән Хәйдәрнең магнит язмага язылган шушы җырларын ул беренче тапкыр, ялгышмаса, теге гасырның сиксәненче еллар уртасында ишетте. Бераз соңрак Ташкент татарларының «Яшьлек» ансамбленең бер яшь җырчысы башкаруында тыңлады. Җырчының моңы да, башкару осталыгы да ул кадәре уш китәрлек булмаса да, Сабирҗанга ошады алар: яхшы тукыма каян гына кыеп алсаң да, яхшы сыйфатын югалтмый бит. Әмма ике атаклы җырчының ир белән хатын икәнлекләрен соңрак кына белде.

Йа Раббы, ун-егерме миллион татардан бер-берсен тап китереп танышкан, табышкан, өйләнешкән һәм гомерләре буена аерылмыйча, бергә, бер сәхнәдә, бер жанрда, бер милләткә, бер Ватанга хезмәт иткән бүтән ике шәхес – бер гаилә җир йөзендә кайда да булса бар микән, дип баш ватты егет ул чакта. Бар микән мондый асылдан асыл парлар башка милләтләрдә? Моның өчен аларның һәркайсының җырдагы кебек үз шөгыльләрендә, үз бакчаларының «өй артларындагы шомыртым»нары булырга тиеш!.. Алар, шушы ике шәхес, берберсен очратсын, табышсын, гаилә корсын өчен ун-унбиш миллионлы татар-мөселман өммәте бу чишелешкә Эйнштейнның нинди чагыштырмалылык, теорияләре, нинди геометрик прогрессияләр аша чыгарга тиеш иде икән?

Сәләт-талантның бу кадәр дә сирәк тәңгәл килешлелеге, ягъни симметриясе, бу кадәр гаиләи парлылыкка, бу кадәр гармоник тәңгәл килүенә ул таң калды.

Менә әле бүген дә тыңлый кайчандыр туган авылын газаплаган ачлыктан качып китәргә мәҗбүр булган мөһаҗир оныгы бу ике җырны. Хәтта төшке ашын да онытты. Әйтерсең, ул моңнан болай да тук, кашыгы чөйдән төшмичә, коп-коры килеш эленеп тора. Күкрәгендә кайнаган ярсудан ул мич арасына керде дә тирән чүмеч белән шомбырдатып су эчте, керде дә су эчте. Эчкән саен сусаткан бу моңнардан аның гүя үңәче йолдызланып кибә иде. «Җидегән чишмә»не тыңлап, яшен корыта да, чит-читләрен пәрәвез челтәре каплап алган тәрәзә янына бара. Моңнардан бушанган арада аларны тазарткаларга, сөрткәләштерергә, юыштырырга кирәк булыр. Тәрәзәдәге тапларга ул әле генә игътибар итте. Беренче тапкыр. Кайтканына да бер атна булса да. Пыяла заманның тын алышын сурәтләгән, диярсең, анда ниндидер эзләр, сызыклы шаукымнар, юллар... Йа Хода!.. Тәрәзәнең ультрашәмәхә нурлардан саргайган пыяласы аша чәчәккә бөреләнгән бәрәңге бакчасы күренә. Туган нигез бакчасына бәрәңгене теге урам очында яшәп яткан Хикмәтулла абзыйсының кызы чәчә. Рәхмәт төшкере, шуның белән булса да, нигезне корытмый. Төп нигездә беркем яшәмәгәнгә, көнгә бер мәртәбә булса да сугылып чыккалый.

Менә шулай уйларыннан арына алмаган Сабирҗан япа-ялгызы Хәйдәрнең «Тын сукмагы» талларына барып, яшен түгә дә тәрәзәсеннән уң яктагы уңайда чалшаеп беткән абзарга күз ташлый. Кайчандыр ат, сыер, кәҗә-сарык малы белән мөгрәп-бәэлдәп торган утарда хәзер мал-туарның, хәтта кош-кортның исе-косы да юк. Ул мал-туардан бушап калган үксез ихата өчен борчылып, авыр тын ала. Аннан җиңелчә уфырып, Зөһрәнең «Җидегән чишмә»сенә килә, тыңлый, янә сагышын сыга да Хәйдәрнең «Тын сукмагы»на кайтып, яшьләрен сугара. Ул яшьлегендәге хәрби хезмәттә океан корабында океаннар гизеп, бу кадәр моң дәрьясын кичкәне юк иде. Тыңлаган саен яңа кодрәт, яңа моң, яңа борылыш, төбенә төшеп җитә алмаслык тирән чоңгыллар...

Менә ул ата-баба туган йортында кемнәр генә утырып шомартмаган урындыкка утырып, аркасына аллы-гөлле мендәрчек сала да, диварга терәлеп, күзләрен йома...

Җидегән чишмәләрдә җиде улак, җиде улак,

Челтер-челтер ага көмешсу.

Көмешсулар ага, кошлар сайрый,

Шул чакларда бигрәк, шул чакларда бигрәк ямансу...

Бу – Зөһрә. Һәм аның бар татар дөньясына таныткан «Җидегән чишмә»се. Каян килә бу кадәр якты, бәгырьне суырган сагыш? Аһ, татар авылы! Умачлы вә токмачлы, таллыклы вә халыклы, бердәм вә җирдән булган авылдан килә мәллә бу кадәр тетрәткеч моң?!.. Синдә генә яратыла ала мәллә мондый чишмәләр? Ләкин шунысы аяныч вә сәер, авыл чишмәләреннән саркылып чыккан моң нишләптер тәү башлап шәһәр сәхнәләреннән яңгырый. Нигә бу җырны халыкка ишеттерү өчен татар баласына – бу очракта Зөһрәгә мотлак авылдан шәһәргә китәргә кирәк булды икән? Белеп торыгыз, Сабирҗан – бу ике җырчы турында газета-журналлардан укып, шактый мәгълүмат туплаган кеше. Менә 1977 елга кайттык, ди ягъни мәсәлән. Пермь. Җыр беренче тапкыр Татарстанда түгел, Пермьдә – Уралда яңгырый. Җыручыга нибары егерме алты яшь. Рояльдә Сара апа үзе. Кар сулары кебек челтерәп, чишмә сулары кебек көмеш коеп аккан бу тавыш, аһ, бу үтә яңгыравык тавыш!.. Сандугачларны да туктатып тыңлата алыр бу тавыш, аһ, бу тавыш!.. Нигә бу кадәр моңлы бу татар? Бу, бәлки: «Син, татар, нигә бу кадәр бәхетсез?» – дип сорауга тиңдер? Бу бәлки: «Син, татар, нигә бу кадәр талантка байсың һәм нигә бу кадәр байлык-барлыкта ирек-хокукка ярлысың?» дигән сорауга җаваптыр?

Бу моңнарны тыңлаганда, аның уч төпләре җылына. Гүя ул, Урал тарафларыннан Урта Азиягә нан эзләп килгән, кулларыннан башка бернинди эш тапмаган татар баласы, башка зимагур татарлар белән  Чимган, Чирчик рудникларында башын-күзен дә томаламыйча, ярымшәрә халәттә атом тузаны йота-йота, уран ташлары төйи һәм бушата. Куллар – утта, күзләрдә яшь. Гүя шушы тумышыннан көмешсу ак, икенче караганда, кояшта күкшел-коңгыртка әверелә торган ташлар ыңгырашып-ыңгырашып, платформага төшкән чакта татар, бары тик татар өчен генә билгеле булган аһәңнәр-моңнар чыгаралар. «Күпме түлисез?» дип кызыксынырга әмәл дә юк, теләк тә, кыюлык та җитми, бары тик карын тук булсын да тавыштынсыз гына алга нан килә торсын. Кинәт кенә Сабирҗан башына беренче тапкыр килгән яңа фикердән тетрәнеп китә. Бәлки, татар үзе дә ул бушаткан, изотоп-нурларын даими яктыртып торган уран ташыдыр? Ташы – безгә, ашы, эчке куәте – сезгә. Кызган уран ташларыннан кызган күкрәкләрдә ачу кабара һәм ул үзе моңга әверелеп, йөрәктән өзелеп төшә... Нәрсә, Сабирҗан үзе дә шушы уран ташы түгелме? Ул тыңлаган моңнарда ураннан килгән мәңгелек энергиясе юкмы? Яланбаш-яланөс килеш, кара тирдә йөзеп, ул төягән ташлар, ул тапкан көч-энергия башкаларны изү өчен дә кулланылмадымы?

Нәрсә, Сабирҗан үзе дә аз изелдеме? Әгәр моңнар изелүдән яратыла икән, нигә ул чакта шушы җырчылар кебек ул да моңлы түгел? Теге уран тузанында коенып туган ач моңнар кая китеп югалдылар икән? Моңны тирәннән аңлый, аңлый гынамы, аның тетрәткеч борылышларыннан үтә алмыйча, бугазына нидер килеп тыгыла, елый, үкси, әмма җырлый гына алмый. Шулай да күз күрмәгән, колагы ишетмәгән уран ташлары төяп, юл башына чыккан егеткә әнә шул моңнар аңа яшәргә һәм көрәшергә көч-куәт бирде. Ташкент транспорт инженерлары институтында берьюлы ике факультетны бик яхшыга тәмамлап, ике кызыл диплом алды ул. Яшь белгечне Таҗикстанның удар төзелешенә – ул чакларда башланып кына килгән Нурек гидроэлектростанциясенә эшкә җибәрделәр. Ул анда утызынчы еллар азагында шул ук Пермь якларыннан Урта Азиягә качып китәргә мәҗбүр булган мулланың төпчек кызы Мәрфуга-гөлкәен эзләп тапты. Әмма кайнар мәхәббәт тә аңа теге ул эзләгән моңнарны түгел, рәхмәт төшкере, балаларны бүләк итте. Бу азмы? Куанычыннан кычкырып җырлыйсы килде, җырлый алмады. Нурекның беренче агрегатын сынаганда, ташкын астында калып, кыялар арасыннан бүрәнә кебек доңгырдап, гөбердәп акты, умырткасыз калды. Ничәмә-ничә операция үткәрде икән ул? Күңеле ничекләр генә нечкәрмәде, әмма моңы һаман да килмәде. Булмаганга килмәде. Кайтмады. Булмаганга кайтмады. Күңеленә утырмады. Булмаганга утырмады. Ә менә моңны тирән аңлавы калды. Беркая да китмәде һәм бетмәде. Көчәя генә барды. Каян килгән соң ул мондый аңлау? Үзбәк җиреннән түгелдер бит? Сары арыклардан түгелдер?

Җырчыларыбыз астан өскә, өстән аска кадәр йөрәкләрне актарып, фәнни тел белән әйткәндә, «альттан сопранога якын аһәңнәргә кадәр сикерә алсын» өчен шулкадәр изелергә тиеш булган мәллә соң безнең милләт? Аны бу кадәр дә изәр өчен кем кемгә нинди хокук биргән?! Җырчы «Шул чакларда бигрәк ямансу» дип өзелгәндә, йөрәгегезнең парә-парәсе кисәктән кисәккә өзелеп төшмәйме? «Төшмиме» генә түгел, чынын-дөресен әйткәндә, нәкъ әнә шул «төшмәйме»?
Тын сукмакта тал тирбәлә:

Кулың талга тиядер.

Йөрәк әйтә: сагынгандыр.

Су буена киләдер...
Бу – Хәйдәр. Кулың талга тиядер... Талга гынамы? Йөрәккә түгелме? Моны татар аңлаганча тагын да кем аңлый ала? Сабирҗанга билгеле: моң – җанның-йөрәкнең мәңге изелеп, кинәт кичерүдән саркыла торган чыгы. Моң – милли холыкның чагылышы гына түгел. Чит-ят якларда күпне күргән-кичергән кеше буларак, шунысына инанган: моң – шәхси күрсәткеч булудан бигрәк, ул иҗтимагый, социаль күрсәткеч. Моң тарихы – башта теләмичә, карыша-карыша изелү, аннан каешланып, изелергә өйрәнүдән изелү тарихы. Кемнәрдер тарафыннан изелгән бер генә милләттә дә татардагы сыман мондый моң юк һәм була да алмый. Гүя ул изелүгә каршы баш күтәрмичә түзгән өчен җәза. Чөнки ул ураннан, аның изотоп микъдарыннан өзелеп төшкән могҗиза. Уты-яктысы – безгә, кодрәти энергиясе – сезгә. Нәрсә ул моңсызлык? Моңсызлык еш кына эчпошыргыч дәрәҗәдәге тотрыклы бертөрлелектә – консерва калае эчендә бикләнеп-шикләнеп, канәгать яшәү нәтиҗәсе. Моңсызлык – башкалар язмышына битарафлык, теләктәшсезлек билгесе. Җир йөзендә иң моңлы милләтләр – инглизләр тарафыннан изелгән һиндиләр, галлар тарафыннан изелгән итальяннар, чжу-чженьнәр, монголлар тарафыннан изелгән кытайлар, кытайлар тарафыннан изелгән ниппуннар, уйгырлар, урыслар тарафыннан изелгән болгар-татарлар... Барлык гайрәтле пентатоника тупас көч, тәре яулары астында изелүдән челтерәп килеп чыккан чишмә!.. Әгәр урыс өстеннән татар-монгол изүе чынлап та булган булса, урыс бу кадәр моңсыз булмаган, басып алу чире белән чирләмәгән, Мәскәү сазлыкларыннан Тын океанга кадәр кеше хакына яшәмәгән һәм аларның җыр ишарәтләрен сөеклебез Илһам Шакиров «калай» дип атамаган булыр иде...

Бу җыруларны тыңлаганда, Сабирҗанга Җир һәм тереклек яңадан тетрәнгәндәй һәм яңадан яратылгандай була. Ул тагын да күзләрен йома.

...Караңгы тынлык. Шомырт кара заттагы эфир. Әйе, әлегә анда бернәрсә дә юк. Вакыт та, Ара да, Җир дә, Күк тә, Атабыз Адәм галәйһиссәлам дә, Анабыз Һава галәйһиссәламия дә юк. Кинәт, колак пәрдәләрен шаңкытып, нидер гөрселди һәм кап-караңгы дарьяда моңланып, ниндидер ак нокта барлыкка килә. Бу – Ай, Ай, Ай!..

Артта – Аллаһ, алда – Моң. Бар дөнья тын. Шылт та итми. Ноктаның сулыйсы килә – суларга һавасы юк, ноктаның эчәсе килә – эчәргә суы юк, ноктаның ашыйсы килә – ашарга ашы юк. Ләкин ул тук. Аллаһтан тук. Бер селтәнеш – миллион, бер сулыш – миллион ел. Миллионы – мизгел, мизгеле – миллион. Кинәт шушы ак ноктадан тагын да гөрселдәп-шартлап, ниндидер ябып тотылган, кысылган көчләр иреккә чыга һәм галәмдә гүләп вә үкереп, илаһи Көч – Потенция актарыла, Плюс белән Минус, Изгелек белән Явызлык, Савап белән Гөнаһ, Ак белән Кара яратыла...

Һәм – бар дөнья тын. Шылт та итми. Тавышланмагыз, уран моңыннан татар моңы хасил була!
Айдан азат булган көчләрдән ике төс – Ак вә Кара, ике сыйфат – Изгелек белән Явызлык аерымланганчы тагын бер мизгел – миллион ел үтә.

Ай исә кызлар кашы кебек сөрмәле нәзек сызмага, кавын телеме кебек Ярымайга охшап калган. Яралып килгән дөнья шушы Ярымайга карап тулыша һәм шушы Ярымайга карап кими.

Кинәт караңгы затлы эфирны туфан-океаннар баса, айкылычлар булып айкалган яшеннәрдә тирбәлеп, дулкын белән дулкын, плюс белән минус, изгелек белән явызлык, ак белән кара никахка керә һәм изгелектә явызлык, явызлыкта изгелек, акта кара, карада ак яралу – Шайтан куркынычын кисәтеп, эфирда тормыш һавасы, дәрьяларда яшәүнең яшел төге – хлорофилл барлыкка килә. Ул да шушы Менделей бабай системасына кереп утырган үзебезнең татар ураныннан икән. Хлорофилл белән һава тагын да никахка кереп, туфрак, утраулар, коры җирләр хасил итә. Ярымай исән!.. Ул яңадан тулыша гына!.. Кап-кара дәрьядагы Айның ак ноктасы зурайганнан-зурая барып, бөтен Аралыкны тулаем басып ала һәм – кинәт хасил булган илаһи шартлаудан шомырт агачы сыман чәчкә атып, бер таҗыннан чиксез зур – Күк гөмбәзе, Күк гөмбәзендә Кояш, шомыртның миллион ак чәчкәләренең таҗларыннан миллион йолдызлар, миллион атылачак янарташлар, океаннардагы яшел төк – хлорофиллдан Җир йөзе, Җир йөзендә – уңдырышлы, шомырт кара тупрак, тупракта миллион төр үсемлекләр, миллион төр бөҗәкләр, миллион төр җанварлар, миллион төр җиләк-җимеш бар ителә...

Бар дөнья тын. Шылт та итми. Һәм аларга ярдәмгә Падишаһ буларак – Акыл Иясе Адәм галәиһиссәлам күренә!.. Һәркайсын үзенә хас зиһен белән һидаятьләп, Җирдә вә Күктә нәсел орлыгын саклаучы Бөек Мәхәббәт хиссияте барлыкка килә!.. Барысы да моңнан, барысы да ураннан!.. Урамыңны ташламаган кебек, моң иясе булган ураныңны ташлама!..

Бисмиллаһ ир-рахман ир-рахим!.. Артта – Аллаһ, алда – моң!.. Тагын да миллион, тагын да миллион ел үтә...

Көннәрдән бер көн яңа эраның һиҗри буенча 1327, милади буенча 1949 елның 16 июнендә Евразия киңлекләрендә сибелгән татар өммәтенең Олы Иделнең Хәзәр диңгезенә аккан уң канатында – ун мең татар авылының гүзәл Чүмбәли дигәнендә хак мөселман әтисе Әббяс (Гәббас) белән хак мөслимә Рәшидә Бигечләр гаиләсендә беренче булып, ир бала дөньяга килә. Аңа Хәйдәр, гарәпчәдән Арыслан дигән исем кушалар. Ул чынлап та татар моңының арысланы булып үсәр дип кем уйлаган? Татар моңының Чүмбәлидән берничә чакрымда гына яткан Актүк авылында туып-үскән икенче бер бөек башламчысы Рәшит Ваһаповның, Сарман тарафларындагы Яңа Бүләктә туып-үскән икенче бөек дәвамчысы Илһам Шакировның яңа, моңарчы күрелмәгән дәвамчысы булыр дип кем уйлаган?

Безнең күкрәкләрдә бездән артып алынган уран гүелди!

Күзләрен ачмыйча гына, Сабирҗан бераз гомер тын ята. Аннан аңына килеп, елмая. Ул шат. Аллаһ бер татарга бу җирдә ураннан яратылган бу кадәр җыр даһиларын бүләк итсен дә, елмайма, ди, тагын!.. Менә гаеш!..

Илһам дәвамчысы булу өчен әлегә юл ерак. Хәтта Илһам дәвамчысы булуга ирешкәч тә хурлаучы, татарга хас көнчел яманавызлар табылыр. Кем кем, ә менә кара көнчеләргә татарда дефицит юк. Алар кирәгеннән артып киткән. Әгәр мөмкинлек булса, аларны чит илләргә экспортка да чыгарып булыр иде. Алар Хәйдәр, бигрәк тә аның атасы турында юньсез фикерләр таратырлар. Имеш, Әббяс холыксыз булган, имеш, эчкече булган, имеш, Хәйдәр балта белән пычак арасында гына үскән... 

(Дәвамы бар)