Логотип Казан Утлары
Шигърият

СЕЗ КИЛЕГЕЗ МИҢА КУНАК БУЛЫП...

Тәнзилә Мостафа кызы Зумакулова (1934) – балкар шагыйре, Кабарда-Балкар, Карачай-Черкес Республикаларының халык шагыйре, Россия Федерациясенең, Кабарда-Балкар һәм Чувашстан Республикасының Дәүләт премияләре лауреаты.

 

Туган йорт учагы   

“Туган йортың учагының уты сүнсен!”

Юк шуннан да  авыр каргыш минем өчен.

 

Кем башына килгәндер бу явыз теләк,

Кем беренче әйткәндер бу ләгънәт сүзен?

Кем булган ул зирәк, әмма усал бәндә,

Аңлата һәм аңлый алмыйм хәтта үзем.

 

Сүнә күрмә, туган йортым учагы, син.

Ут алырга сиңа һәрчак күршем керсен.

Тыным белән кабызырга әзермен мин

Синең утың һичберкайчан сүнмәс өчен.

 

Мин курыкмыйм үзем өчен, ни булса да,

Сине саклап мин янарга әзер һәрчак.

Туган йортның җылысын һәм утын саклап,

Каргышларның котын алып янсын учак.

 

Туган йортның җылысына безне җыеп,

Уты янсын, бәрәңгесе пешсен көлдә.

Ишетелсен бала-чага көлешкәне,

Тирәсендә гәп куерсын туган телдә.

 

 

Ташлар   

Йортыбызның байлыгы сез, ташлар!

Сабан да юк бездә, иген дә.

Сез ятасыз хәтта түбәсендә

Без яшәгән сакля-өйнең дә.

 

Саклагансыз безне җил-давылдан,

Явымнардан саклап торгансыз.

Сездән савыт-саба ясаганнар,

Сез таулыга түшәк булгансыз.

 

Тау-таш арасында яшәгәннәр

Үзләштергән тормыш хәйләсен:

“Сөт сыгабыз таштан”, – дигән сүзнең

Яхшы белә алар мәгънәсен.

 

Йөрәксез дип сезне кем әйткәндер?!

Белми димәк сезне ул бәндә.

Сез ишелеп хәбәр китергәнсез

Таулыларга хәтәр килгәндә.

 

Ышыклыйсыз җәйге челләдән сез,

Җылыткансыз кышкы кичтә сез.

Ач сабыйлар күңелен күрер өчен

Сез бәрәңге булып пешкәнсез.

 

Сер саклыйсыз, берни сөйләмисез,

Кайгы күрсәгез дә дәшмисез.

Зиратларның тынычлыгын саклап,

Кабер ташы булып яшисез.

 

 

Ник кешегә таш йөрәкле диләр?

Шундый булыр ирнең сирәге.

Таш йөрәкле кеше булса булыр,

Тик таш түгел ташның йөрәге!

 

* * *     

Туганым күк газиз дускайларым,

Күрегез бер килеп балкарны,

Тауларында, кыя-ташларында

Гөлләр чәчәк аткан якларны.

Гомер буе искә төшерерсез

Бездә кунак булган чакларны!

 

Чал сакаллы карт та безнең якта

Кунак килсә, бары шат кына.

Ул сиздермәс туры килсәгез дә

Нинди генә авыр чагына,

Ачык чырай белән каршы ала,

Табынына һәрчак чакыра.

 

Сез килегез миңа кунак булып,

Әзер булыр һәрчак табыным.

Көннең кайсы сәгате дип тормам,

Шат йөз белән каршы алырмын.

Миндә кунак булган сәгатьләрне

Сез яшәрсез һәрчак сагынып.