Логотип Казан Утлары
Публицистика

Бакый Урманче хатирәләре (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

                                Аксёнов. 1975. 

Мәрхүм Мәхмүд Бөдәйленең 80 яшь тутыру мөнәсәбәте илә аның өендә уздырылган кечкенә генә мәҗелестә Аксёнов Павел Васильевич та бар иде.

Ул да Сталин вәхшәте заманында концлагерьда булган кеше. Аңа кадәр Казан шәһәр советының башлыгы булып торган. Хәтере бик яхшы икән. Бергә утырган кешеләр хакында күп нәрсә сөйләде. Һади Атласи белән утырган. Аның фикерләрен һәм бигрәк кызыгы - лагерьның берсендә зур китапханә мөдире булып эшләгәнен сөйләгән. Бу Соловки[да] булса кирәк. Анда Беренче сугыш заманында инглизләр күп китап калдырып киткәннәр. Инглиз, француз, немец телләрендә. Һади абзый шул китапларны укып, тәртипкә китереп торган һәм “гомеремдә иң рәхәт үткәргән чагым шушы булды” дигән.

Яхъя Җәлал улы Алмаев белән дә Казан эчке төрмәсендә утырган Аксёнов. Яхъяны да, Һади абзыйны да бик яратып сөйләде. Яхъяны ниндидер эш белән лагерьдан китергәннәр. Ул Ухтинский кирпеч заводында эшләп торган. Яхъя һичкем белән хәбәрләшми, язышмый икән. Ләкин һаман бик ачык күңелле, төрле кызык нәрсәләр сөйли торган булган. Мәсәлән, бик кызык итеп, казны хәстәрләү турында лекция сөйләгән. Тик үзе, башкалар сыйларга тырышсалар да, төрмә паегыннан башка бер нәрсә дә ашамый икән.

                        Галимҗан Ибраһимов

1919 елда таныштык. Сәясәткә катнашты. Заманында бик кызыл булып, Кәшшаф Мохтаров идарәсенә каршы хәрәкәттә булды. Беренче хатыны Мәстүрә Фәйзуллина иде. Икенче – Зөләйха Мөхәммәдова, өченче – Галия[1] (?)

Интриганы ярата иде. Фатих Әмирханны яман кыяфәтттә сурәтли. Дустлары Фатыйх Сәйфи-Казанлы, Шәһид Әхмәдиев шәкертләре, иярченнәре иде. Яшьләргә йогынты ясарга бик тырышты. Мөхәммәд Парсин аның тәрбиясендә үсте. Революция башында сул эсер, соңра коммунистлар партиясенә керә.

Пләтән төрмәсендә үлде. Сәнгатьтә сул булып, арабызда мөнакашәләр булды (сүз көрәштерү, бәхәс булды). Гомумән, яңалыкны сөючеләрдән. Ләкин хәреф (алфавит) мәсьәләсендә консерватор, гарәп графика тарафында булды.

Лотфый Исхакый[2]

1921 нче елда булса кирәк таныштык (1923 тә түгелдер дип уйлыйм, 1922 дә мин язны Салтыкта уздырдым шикелле). Мәскәүдән Петербургка кечкенә бер сәяхәт ясадым. Ул вакыт ике институтта – сәнгать һәм шәрык телләре институтларында укый идем. Шәрык институтының директоры ул вакыт Габдулла ага Гыйсмәти[3] иде. Ул мәдрәсәдән командировка биреп, өстәвенә, берничә дустларына хатлар язып, миңа булышуларын үтенде.

Шуларның берсе Лотфый хәзрәт Исхакый иде. Икенчесе, Питерның алдынгы татар большевикларыннан элекке татар гәзитә һәм нәшриятлары тирәсендә әүвәл хәреф җыючы, соңыннан Мәскәүгә килеп, “Центриздат»та шәрык халыклары үзәк нәшриятында эшләде. Басма эшләрен яхшы белгән специалист булса кирәк.

Минем Питерны беренче тапкыр күрүем иде. Төннәр якты вакыт иде. Ул да миңа кызык булды.

Барудан төп максат: Эрмитаж һәм андагы сәнгать  хәзинәләрен күреп кайту иде. Минем институттан алган кәгазьләрдә шуны хисап язылган булгандыр, ахыры, Эрмитаж директоры Иосиф Орбели[4] мине бик ачык йөз белән каршы алды һәм Эрмитажның запасник саклык урыннарыннан да күрсәтеп йөрде.

Лотфый Исхакый ул вакыт Питер университетында фарсы һәм төрек телләре укыта иде. Исхакый Мисырда “Әзһәрия”дә[5] укып һәм Иран телле илләрдә сәяхәт итеп кайткан татар галимнәре арасында фарсы теленең иң осталарыннан исәпләнә иде. Ул вакыт мин моны белми идем, әлбәттә. Шуннан байтак еллар узгач кына аңладым. Хәтта фарсы теле яхшы белүче Ризаэддин Фәхретдин[6] дә кайвакыт  Лотфый ага белән фарсы нөсхәләре хакында киңәш итешә торган булган.

Лотфый аганың өендә булдым. Исемдә келәмнәр күп булуы калган. Бигрәк тә идәндәге келәмнең бизәкләре бик оргиналь һәм дөя сурәтләре тукылган булуы аерым хәтердә калган. Бу – Гыйрак эше булса кирәк.

Лотфый ага үзе бик сөйкемле, гүзәл кыяфәтле кеше иде. Чәй тәкъдим итте, шул вакыт күрше бүлмәдән бер кеше чыкты, мине тәкъдим итте һәм миннән: “Бу кешене беләсезме, күргәнегез бармы? – дип сорады. Миннән “юк” җавабын алгач, Габдулла әфәнде, диде. Бу Габдулла әфәнде Габделбарый Баттал[7] булып чыкты. Бу серне шул ук вакытта ук Лотфый әфәнде үзе миңа ачты бугай. Габдулла ага Гыйсмәтинең хаты шуңар юл куйган булса кирәк. Гомумән, Гыйсмәти ага белән минем арада “дустлык” дип әйтерлек бер якын мөнәсәбәт бар иде.

Шул вакытта Габдулла (Габделбарый) Баттал Питер сәүдәгәрләренең ярдәме белән булса кирәк, Финляндиягә чыгып китә. Казанда калу аның өчен куркыныч булгандыр.

Бер җыелышта, (Казандамы, Мәскәүдәме) Гыйлемдар Баембәтовның[8] Г.Баттал адресына бик яман сүзләр әйткәне минем хәтеремдә калган. Баембәтов мәрхүм, шөбһәсез, чын күңел революционер, яхшы журналист, үткен сүз иясе, ләкин кыланышларында үлчәүсез, сүзләрендә чикләүсез иде. Шушы вакытта татар җәмәгатьчелегендә күренекле урын тоткан, Питерда татарча нәшрият белән шөгыльләнгән Галим әфәнде Максудов белән дә таныштым. Ул миңа Петербург мәчетен күрсәтте. Мәчет курасында бер павильон, икенче катында мәчетнең конкурс белән ясалган берничә проекты бар иде. Алар пыялалы кысалар эчендә, диварларга тыгылган хәлдә саклана иде.

Галим Максудов Касыйм морзаларыннан. Мәгърифәт иясе. Мөхтәрәм зат.

Мирсәид Солтангалиев

Безне Соловкига җибәргән вакытта Бутырканың “вокзалында” Сәгыйть (Сүнчәләй) белән күрештек. Соловкида янә очраштык. Ул Кремль янындагы бер бинада склад мөдире булып эшли иде. Чәй эчтек. Шул вакыт Мирсәид (Солтангалиев) килеп керде. Бераз сөйләшеп утырдык.

Мирсәид белән элегрәк очрашканыбыз бар иде. Мәскәүдә (мин Мәскәүдә укыган чакта) Ирзиннар гаиләсе белән таныш идем. Мирза Ирзин кардәшләребездән иде. Аларның өендә күп вакыт студентларның күңел ачу кичәләре була иде. Мирсәиднең хатыны Фатыйма ханым ул кичәләрдә катнаша. Мирсәид кайвакыт күренгәләп кенә китә иде.

Ул түгәрәктә булучылардан хәтеремдә калганнары: ирләрдән Мирза, Исмәгыйль Хантимер, Кадыйр Хуҗаев, Мостафа Кастров, Габделхак Гобәйдуллин (сирәк), Бари Сөләйманов, Ибраһим Шахмәметов, кызлардан: Мәрьям Ашратова, Хәдичә Ирзина, Фатыйма Ирзина, Госман Акбулатов, Гариф Хөсәенов, җырлаучы.

Шулай ук Ибраһим абзый Карамышев өендә дә җыелгалый идек. Бу өйдәге булучылар башкарак. Карамышевлар өе Пятницкая урамында 25 номерлы йорт иде. Бу өйдә безнен халык күп тора иде. Зыя абзый Фәизов, Госман Албитков, Шамилләр, Әзһәр Шамил гаиләсе. Тагы бик күпләр.

Карамышевлардан Гали абзый, аның хатыны Әминә ханым безнең мәҗлесләрдә дә була иде.

Бу мәҗелесләрдә һичберендә эчке булмады. Аны искә алучы да юк иде. Чәй, төрле бәлешләр, таба ашлары. Бөтен кызыгы: утырып, әңгәмә кылу һәм музыка, җыр. Ибраһим абзый һәм Фатыйма ханым безнең арада булмыйлар, ләкин берәү җырлаганда чыгып тыңлыйлар. Безнең арада яхшы җырлаучылар булды. Гариф Хөсәенов, Исмәгыйль Хантимер яхшы җырлыйлар  иде. Мин дә җырлый идем. Гариф Карамышев (Ибраһим абзыйның улы, студент) пианинода уйный, мандолинада уйнаучылар бар иде.

Бу урында Мирсәид хакында сүз бара. Гомумән, Мәскәү дәверендәге гомергә аерым кайтырмын.

Мирсәид белән беренче күрешү 1919 елда – минем, Казан сәнгать мәктәбе шәкертләреннән берсе буларак, мөгаллимебез график Шикалов белән Мәскәүгә экскурсиягә барган чагымда булды.

Ул вакыт Мәскәүдә командировкада Микъдат Борындыков[9] белән, Рәүф Алмаев[10] та миннән ерак түгел, дүртенче Дом Советта яшиләр иде. Аралашып тордык. Алар мине бер кичне Мирсәиднең каенэнесе Гали Ирзинның никах туена алып бардылар. Шул вакыт Мирсәидне күрдем, таныштык. Туй мәҗлесе эчкесез иде. Гаҗәп заман! Хәзер Мәскәүдә түгел, Татарстан авылларында да эчкесез туй ясамыйлар. 

Микъдар ул вакыт Суфия ханыма (Ирзиннарның берсе) нишанлы иде. Кайткан вакытта әүвәл Суфияне озаттык. Шуннан соң Олы Татар урамыннан Садовая аркасына кадәр Кызыл мәйданны кичеп, җәяү кайттык. Кызыл мәйданнан татарча җырлап узып кара! Никадәр үзгәрде дөнья!

Мирсәид белән икенче очрашу 1920 елның көзендә - мәркәзи хәрби коллегиясе (центральная Мусульманская военная коллегия) Мәскәүгә, ПУРның Политуправлениесенең Шәрык бүлеге итеп күчерелгәч булган. Бу эшне башкаручы Мирсәид иде. Без килеп, Татар Тыкрыгындагы татар мәктәбенә барып төштек. Шуннан безне квартираларга урнаштыра башладылар. Безнең күбебез Ирзиннар өендә урнаштык. Мирсәид шушы өйнең бер канатында тора идәе. Бу бит Мәскәүнең иң әшәдде[11] кризис заманы. Өй ягылмый. Җылыту юк. Шунда борыннан торган халык вакытлы кирпеч мичләр чыгарып (буржуйка) яшиләр. Бу тормышны аерым язарга кирәк.

1923 – 1924 еллар булса кирәк, Казаннан Фәйзуллин атлы бер егет килеп чыкты. Миңа аны Һади хат белән җибәргән иде. Ул Мирсәид белән очрашырга теләвен һәм минем шул очрашуны булдыруда ярдәм итүемне теләде. Мин аны Мирсәидкә барып әйттем кебек исемдә калган. Ләкин Мирсәид аның белән очрашырга теләмәде, ахры. Юныс Вәлидне җибәргән иде. Юныс белән сөйләштеләр. Мин яннарында булмадым.

Юныс чирли, тиздән шифаханәгә кергән. Шифаханәдә мин Юнысны барып күрдем. Хәле яман түгел иде. Шифаханәдә Мирсәидне дә очраттым кебек. Яхшы хәтеремдә калмаган. Шуннан озак тормастан, Юныс Вәлидев вафат булу хәбәрен ишеттем. Юныс Мәскәү зиратына күмелгәндер. Дөньяның мәшәкатьләре белән бу гаҗәп көчле рухлы кешене хәтердән чыгарган булганмын, ахры. Көенеч.

1925 елдан соң институтны тәмамлау һәм Казанга кайтып эшкә керешү кайгысы белән хафада булдым.

Казан сәнгать техникумында педагог һәм идарә эше мине баштан аяк биләгән иде. Шулай ук Мәскәү кордашларыннан Исмәгыйль Хантимер Казанга кайтып, Садово-Огородный техникумының уку эшләре мөдире һәм мөгаллиме булып, Кадыйр Хуҗаев авыл хуҗалыгы техникумында укыту эшләре мөдире (зав. уч.) һәм мөгаллим булып, Дәвер Яналиев мәгариф комиссариатында өлкән инспектор булып, Сөләйман Яналиев саулык комиссары, Рәүф Шахмәмәтов табиб булып, Илһамия ханым педагог эшендә, Хәмит Беркутов медицина факультетында укуын дәвам итә, Бари Сөләйманов Өфедә урнашкан иделәр.

Мәскәүгә барган чакларда мин күбрәк Зыя абзый Фәизовларда була идем. Әминә белән Рабыйга үсеп җиткәннәр иде. Шул вакытларның берендә Мирсәид белән очрашып, ул мине озаттымы, әллә безнең юл туры килдеме, белмим, ләкин сәяси мәсьәләләр кузгалгандыр, ахры. Мин Казанда үземнең эштән бик разый идем.  Эшем тыныч, халкыма хезмәт итәргә иркен юл куелган. Мин шул хәлдә эшләсәм, бик разый, Мәскәүдән кайткан башка иптәшләребез дә шулай ук, дип җавап бирдем. Ул игътираз итмәде.[12] Шул җаваптан канәгатьләнде кебек.

Онытканмын, 1925 елда булса кирәк, Илһамия ханым Богдановичлар өендә бер мәҗелестә күрешкән идек. Бу мәҗелестә Кырым яшьләреннән берничә кеше бар иде. Бу мәҗлескә Мирсәиднең ник чакырылганын мин аңлап бетермәдем. Күбрәк яшьләр иде. Илһамиянең биге Ягъкуп ага Богданович бу мәҗлестә булмады. Ирзиннардан Мирза һәм тагы кемдер бар иде. Исмәгыйль Хантимер, Кадыйр Хуҗаев бу мәҗлестә катнаштылар. Кырымлылардан берсе бик чибәр кыяфәтле студент, аның катында бер кырымлы туташ та бар иде.

Бу – Илһамия ханымның педагогия институтын тәмамлап, диплом алган вакыты булмадымы икән? Илһамия 1980 елда Казанда вафат булды. Иркемдә вакытта Мирсәидне соңгы күрүем шул урамда булды. Ләкин ул Казанга килеп йөргән һәм минем энем экономист Һади белән безнең квартирада күрешкән. Моны миңа Һади Соловкида вакытта әйтте. Мәскәүдә ГПУда миннән сораткан-тикшергән вакытта, Солтангалиев сездә, ягъни минем квартирада булдымы, дигән сорау булды. Һади безнең квартирада үзенә аерым бүлмә били иде. Солтангалиев эше белән кулга алынган тоткыннарны шимальга (Соловки лагерьларына) озаткан вакытта әүвәл Бутырканың “вокзалында” җыйдылар. Монда ул булмады, ахры, юкса күренгән булыр иде. Дөрест, Бутырканың шифаханәсе баскычында мин аны очраткан идем. Ул вакытта исәнләшмәдек тә. Шулай соңгы очратуым Соловкида Сәгыйть Сүнчәләйдә булды. Ул сүз арасында: “Мин синең турыда бернәрсә дә әйтмәдем...” - диде. Ягъни “синең кулга алынуыңда минем гаеп юк” дигәнне аңлатты. Чынлап та, Казан зыялыларыннан алынган кешеләрнең – алфавитны латинлаштыруга каршы петиция язылган “82 кешенең” алынуына сәбәп шул петиция булды, ахры. Әлбәттә, мәсьәлә катлаулырак, чуалчыграк, сәяси “чаралар” булса кирәк, кулга алынуның сәбәпләре караңгы.

Тагын онытканмын, Мәскәүгә барып йөргән чакларымның берсендә, 1928 микән, Шәрык институты залында Яңалиф мәсьәләсенә арналган (багышланган) бер җыелыш булды. Мәҗлесне Сталинның урынбасарларыннан Павлович дигән яһүди алып бара иде. Яңалифне бик яклаучы, патша заманында Казанда цензор булган Ашмарин да шул җыелышта, президиумда иде. Мирсәид Яңалифкә, ягъни латинизациягә каршы бик кайнар сүз әйтте. Аның ораторлык, сүз кодрәте көчле икәне билгеле. Ул латинизациянең татар-төрк халыкларының культурасына һич булышлык итмәячәге, киресенчә, аны артка чигерәчәге хакында күп дәлилләр китергәч, кулы белән Ашмаринга күрсәтеп: “Латинизация нужна вот этим бывшим царским чиновникам-миссионерам, они хорошо знают, что латинизация положит начало русификации тюркских народов, они бывшие миссионеры, страстно добиваются ликвидации старого алфавита», - диде. Павлович Мирсәидкә каршы сөйләп, бер-ике сүз әйтте. Ләкин Мирсәиднең сүзләре атылган уклар кебек иде. Ашмарин бер сүз дәшмәстән корышып утырды. Бу җыелыш һәм Мирсәиднең кайнар рәнҗү белән әйтелгән сүзләре минем күңелемдә онытылмас эз калдырды.

Бу – Мирсәиднең сәяси карьерасы төшеп барган чагы иде инде. Рәсми даирәләрдә Мирсәид тәкъдир ителми иде. Шуннан соң узып киткән ярты гасырда бу алфавит үзгәртүнең, латиннан соң славян алфавитына күчүнең нәтиҗәләре хәзер һәркемгә билгеле.

Мирсәиднең кыяфәте мәһабәт, күз карашы көчле, сүзе үткен, кискен, бераз гына карлыккан тамак тавышы белән сөйли иде. Әйткән сүзләре каты фәрман шикелле була иде. Шулай да үзенең йөзендә һаман көләчлек, аз гына елмаю сизелә иде. Коңгырт кара кучкыллы кавказ тукымасына охшаган, истә калырлык яхшы уймалы чырай. Йөз мускуллары дәртле, ирадисе[13] көчле булганлыгын күрсәтеп тора иде. Батыр кыяфәтле, үзен туры тота. Шунлыктан яхшы ук биек, озын буйлы булып күренә иде. Спорт белән шөгыльләнгәнме, юкмы, ләкин спортсмен кыяфәтендә, симез түгел, хәтта җадау бәдәнле дип әйтергә мөмкин. Җыйнак гәүдәле, сөйләве дә чәчән.

Солтангалиев кыпчак морзалары токымыннан (Төмәннәрдән булса кирәк). Мирсәиднең гыйльми сәләте ничек булгандыр, ләкин яхшы журналист, көчле сүзләүче иде.

Гарәпчә укый ала һәм гарәпчә язгалый да алган. Мәхмүт Бөдәйли аның Бутыркада вакытта кар өстендә гарәп телендә язган сүзләрен әйткән иде. Ләкин бу сүзләр хәтеремдә калмаган.

Ул теория кешесе түгел, практика кешесе булгандыр. Башка шартларда ул яхшы юлбашчы, атаман булыр иде. Төрек халыкларын оештыру фикерләрен чагылдырган бер сүзе исемдә калган. Төрек халыкларын оештыруда аның революциягә каршы сүзен мин ишетмәдем. “Союздагы төрек халыкларында кайсы ыру авангардта булса да ярый. Бер кабиләгә дә артыклык дәгъвасы булмаска тиеш” дигән сүзләре хәтеремдә калган.

Сәгыйть Сүнчәләйдә утырган чакта мин ничектер үземнең инглиз телен өйрәнүемне Соловкида да дәвам иттерүемне әйтеп куйган идем. Мирсәид урыныннан торып, минем кулларымны кысты. Соловкида вакытта бер шәхес бер үзбәкне хурлап җәберләргә керешкән, шулвакыт Мирсәид үзбәкне яклап, теге шәхесне кыйнаган. Бер штрих!

Мирсәидтән зарланган, аңарга рәнҗегән кешеләр, ягъни солтангалиевчелектә гаепләнеп, җәза алган кешеләр белән, табигый, сөйләшкәләргә туры килде. Шуларның берсе белән Соловкида таныштык: Фирдәүс (исемен белмим). Ул Казанда эшләгәннән соң, Шимали Кавказның бер өлкәсендә тыныч кына партия комитетында секретарь булып эшли иде. Мирсәид өстемә сөйләгән, шунлыктан камадылар дигән мәгънәдә сөйләде. Шәһәрнең исемен дә әйткән иде, хәтеремдә калмады, рәнҗүен белгертте. Микъдат Борындыков белән Мәхмүт Бөдәйли Мирсәидне провокатор дип атадылар. Һәрвакыт аңардан рәнҗеп сөйләделәр. Микъдатны Мирсәид белән очная ставкага чыгарганнар. Шунда Микъдат Мирсәидне бик каты сүккән. Мирсәид яман хәлдә иде кебек сөйләде. Кем булды ул кеше? Тарих кайчан да булса ачыклар. Микъдат белән дә, Мәхмүт белән дә мин гомеремдә күп очраштым. Алар хакында да бер яман фикер әйтергә урыным юк. Иманлы коммунистлар иде, шуның өстенә Мәхмүт актив Алласыз, дәһри иде. Мирсәиднең провокатор булуына да мин ышана алмыйм. 

 

[1] Мәстүрә Фәйзуллина иде. Икенче – Зөләйха Мөхәммәдова, өченче – Галия – Б.Урманче бу урында Мәстүрә Гыйльман кызы Фәйзуллина (? – 1978), икенче хатыны Гөлсем Мөхәммәдованы (1908 – 1988) һәм өченче хатыны Хәдичәне (Әпсәламова-Фәтхуллина (1893 – 1967)) күздә тота.

[2] Лотфый Исхакый – Лотфый Исхакый (1870 – 1925), дин эшлеклесе, ХХ гасырның 20 елларыннан мөһаҗирлеккә китә. Төркиядә вафат.

[3]Габдулла ага Гыйсмәти - Габдулла Төхфәт улы Гыйсмәти (Гыйсмәтуллин) (1883 – 1938), сәяси эшлекле, журналист.

[4]Иосиф Орбели – Иосиф Абгарович Орбели (1887 – 1961), шәрык белгече, һәм җәмәгать эшлеклесе. Б.Урманче Эрмитажда  булган елда И.Орбели урта гасыр мөселман чыганаклары бүлегенең саклаучысы вазифасында була. 1934 – 1951 елларда – Эрмитажның директоры.

[5]Мисырда “Әзһәрия”дә... - Каһирәдә Әзһария дарелфөнүнендә – әл-Әзһар (әл-Җәмигъ әл-Әзһар) Каһирәдәге дини һәм дөньяви югары уку йорты. Х гасырда шул исемдәге мәчет каршында оештырыла.

 

[6] Ризаэддин Фәхретдин - Ризаэддин Фәхретдин улы Фәхретдин (Фәхретдинев) (1859 – 1936), мәгърифәтче галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе.

[7] Габделбарый Баттал – Габдулла Габделбари улы Сәетбаттал (Баттал) (1880 – 1969), татар әдибе, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе.

[8] Гыйлемдар Баембәтовның – Гыйлемдар Солтан улы Баембәтов (1886 – 1933), язучы, сәясәт эшлеклесе.

[9] Микъдат Борындыков (1896 – 1965) – сәяси эшлекле.

[10] Рәүф Алмаев -

[11]Иң әшәдде - бик каты, бик көчле.

[12] Игътираз итмәде - бер каршы фикер әйтмәде.

[13]Ирадисе – ихтыяры.

 

(Дәвамы бар)