Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең көннәрне дә язган әдип

Татар халкының бөек әдибе, галим һәм дәүләт эшлеклесе, Хезмәт

Батыры Галимҗан Ибраһимовның (1887-1938) юбилее матбугат, әдәбият-

сәнгать оешмаларына язучының иҗатын халык күңелендә яңарту өчен матур

бер форсатка әверелде. Ай дәвамында уку йортларында, китапханәләрдә,

мәдәният сарайларында әдәби очрашулар, китап укучылар конференцияләре,

кичәләр үткәрелә. Әлбәттә, бу чаралар әле дәвам итәчәк.

Татарстан радиосы исә әдипнең юбилее уңаеннан берничә юнәлештә

эш алып барды. Беренчедән, Галимҗан Ибраһимовка кагылышлы архив

язмалары хәрәкәткә китерелде. Алар биредә берничә дистә берәмлек тәшкил

итә. Иң әүвәлге язмалар 1957 елга карый. Алар - “Тирән тамырлар” һәм

“Татар хатыны ниләр күрми” романнары буенча эшләнгән радиотамашалар.

Язмаларны тыңлаганда без Галиәсгар Камал исемендәге театрның шул

замандагы легендар артистларының тавышларын да ишетәбез. Шулай ук

режиссер Әхтәм Зарипов тарафыннан иницинировкаланган һәм куелган “Без

түбәннән күтәрелдек” дигән радиоспектакль (1966 ел), Ринат Таҗетдинов һәм

Габдулла Фәтхуллин катнашындагы “Карт ялчы”, Шәүкәт Биктимеров белән

Вера Минкина башкарган “Көтүчеләр” радиотамашалары (1967 ел) эфир

өчен әзерләнде. Юбилей елында тагын әле зур күләмле “Безнең көннәр”

радиоспектакле, “Алмачуар”, “Башкорт кызы Гөлбикә” (Ирек Баһманов

язмасы), “Табигать балалары” (Айрат Арсланов язмасы), “Карак мулла”

(Фирдүс Гыймалтдинов укый) хикәяләре, “Адәмнәр” повесты (Әзһәр

Шакиров укый) тыңлаучыларыбыз игътибарына тәкъдим ителәчәк. Әдипкә

багышлап әзерләнгән тапшыруларда Сибгат Хәкимнең 1977 елда Галимҗан

Ибраһимовның тууына 90 ел тулу уңаеннан ясаган чыгышы, Рафаэль

Мостафинның әдипнең 100 еллыгында Гомәр Бәширов һәм Мөхәммәт

Мәһдиев белән үткәргән әңгәмәләре файдаланылды.