Логотип Казан Утлары
Роман

Буа (дәвамы (19))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Зөбәйдә яннарына килеп җиткән иде инде, ул Сәкинәнең күзендә яшьләр күреп, бик гаҗәпләнде:

– Берәрсе рәнҗеттеме әллә, Сәкинә апа?!

– Юк, сеңлем, беркем дә рәнҗетмәде. Менә хәзер иртә таңнан минем улым да пулялар астында каядыр бара дип уйлап алдым да, күземә яшьләр тулды...

Һәм ул, чыннан да, улы Хәмитне искә төшереп, үкереп үк елап җибәрде. Зөбәйдә, аны иңеннән кочаклап, тынычландырырга кереште. Бик рәхәт кочаклау иде бу Сәкинә өчен. Якын кешесе кочуы. Зөбәйдә аларның якын кешеләр икәнлеген белми, ләкин бу якынлык күренмәс җепселләр, аңлатып булмаслык көчләр аша һичшиксез кешенең күңеленә ирешә. Соңгы тапкыр шулай аны улы Хәмит кочаклаган иде. Кайчан булды икән ул? Хәмиткә бер 10-11 яшьләр вакыттадыр. Малайлар тиз кырыслана, үсмерлеккә чыккач, ул кочаклашып торулар бетте кебек. Юк, ялгыша Сәкинә. Училищедан сагынып кайткан вакытларында Хәмит, ишектән керү белән, әнисен кочаклап алырга өйрәнде. Хәзер күрешәсе иде дә бит, юк, сугыш...

Көн арты көн үтә торды, көннәр тоташ бер агымга әверелде. Кызуда эшләүнең бер михнәте булса, яңгыр астында балчык изү икенче яктан авыр иде. Хәмидулла күнеккән, ул бары тик яшьли ватылучы балаларны, көч-хәл белән аякта басып торучы картларны гына кызгана. Һәм, әлбәттә, хатын-кызларны. Төзелешнең төп авырлыгын нәкъ менә алар күтәрде. Зөядән килүче тимер юл аларның нәзберек иңнәрендә калкып чыга иде.

Атна азагында авылга кайтырга мөмкинлек туды. Кичке аштан соң аларны янәдән колоннага тезеп, Буага алып киттеләр. Анда колхозның арбалы атлары көтеп тора. Дөм караңгыда булса да, авылга да кайтып җиттеләр. Конторада ут яна иде. Димәк, Марфа Петровна биредә. Кереп, исәп-хисап тотасы булыр дип, Хәмидулла башта шунда юл алды.

Марфа Петровна тонык кына ут яктысында үзенең өстәле янында утыра, янәшәсендә шешә белән стакан. Хәмидуллага ул башын күтәреп, бер генә карады да янәдән каршындагы кәгазьләргә чумды:

– Тәртипме, гражданин Тимерханов?

– Тәртип, барысы да исән-сау...

– Эшлиләрме?

– Эшлибез, тырышабыз.

Марфа Петровна урыныннан торып басты. Хәмидуллага текәлде. – Ник кердең?!

– Соң, мине сез безнең колхозчылар өчен җаваплы кеше итеп билгеләдегез бит, сезгә хисап бирергә кирәктер дип кергән идем... Марфа Петровна кулын селтәде, көрсенеп куйды:

– Синең аркаң кычытмыймы, гражданин Тимерханов?

– Юк... Бетләмәдек шикелле, бер чиста татар әбисенә урнаштырдылар...

– Беттән әйтүем түгел, гражданин Тимерханов. Белеп тор – аркаң кычытса, димәк, сиңа фәрештә канатлары үсә дигән сүз. Бар, кайт, ял ит, хатының белән күреш! Үзеңне изгән властька хезмәт итеп арымадыңмы әле?!

Хәмидулла сүзсез калды, аннан акрын гына борылып чыгып китте. Йокысыз төн булды бу. Башта Нәсимәгә төзелештә Ленинград кызы Сәкинә белән очрашуы хакында сөйләде. 

– Икенче атнага безгә кунакка алып кайт, Сәгыйдулланың туган нигезләрен күреп китәр ичмаса, – дип, шунда ук тәкъдим итте хатыны.

– Ярамый. Безнең белән бәйләнешне белсәләр, аңа да, фронттагы командир улына да тормыш бетте дигән сүз. Зөбәйдәгә дә аны-моны ычкындыра күрмә, арты хәерле булмаячак.

– Алайса, адресын сорап ал, дөньялар үзгәрер, табышырбыз...

– Анысын уйлап бетерермен, карчык.

Тик бу төндә Хәмидулланың уйлары ул хакта түгел иде. Марфа Петровнаның сүзләре башыннан чыкмады. Нәрсә әйтергә теләде ул? Кимсетү идеме максаты? Әллә инде Хәмидулланы сынап каравы, махсус котыртуымы? Үзен яла ягып рәнҗеткән илгә хезмәт итү гөнаһмы? Әллә инде, язмышка буйсынып, ул да, Ходай кушканча, ил башына төшкән авырлыкны күтәрергә тиешме? Дөрес юлдан бара кебек иде Хәмидулла. Таң белән йокыга талганда, моңа иманы камил иде. Рәнҗетсеннәр, җәберләсеннәр, яла яксыннар, ә ул таш атканга аш атып яшәвен дәвам иттерәчәк. Намуслы хезмәте белән дошманнарының күңелен дәвалаячак. Башка юлны ул күрми. Бары тик үзе атлап барган авыр, ләкин хак юл гына насыйп аңа...

Ял көннәре генә бераз күңел тынычлыгын бирде, Хәмидулла Җиһангир белән аралашырга, өй тирәсендәге вак-төяк эшләрне башкарырга өлгерде. Баштарак тимер юл төзелешендә булган хәлләрне лагерь тормышы белән чагыштыруына бераз оялып та куйды. Аз булса да, ашарга ризыгы бар, эт белән куып йөртмиләр, якыннары, хатыны янәшәдә. Икенче яктан караганда, лагерь тормышы белән тәңгәл урыннары да җитәрлек. Кешене вата торган авыр хезмәт, кырыс режим. Хәтта агитбригадалар да лагерьныкына тартым – кайвакыт кичләрен халыкны җыеп, ялкынлы докладлар сөйлиләр, соңыннан кечкенә генә концерт куялар.

Дүшәмбе иртәсенә аларны янә атлар белән район үзәгенә илтеп куйдылар, янә бетмәс-төкәнмәс эш көннәре башланды. Форсат чыккан вакытта Хәмидулла Сәкинәдән энесе Сәгыйдулла турында сораштырды. Энесенең исән калуына өмет бар шикелле тоелды аңа. Калганында исә барысы да бер үк төрле. Тачка, таш, ком, көрәк... Көннәр атналарга, атналар айларга ялгана торды...

Шундый бер-берсенә охшаш көннәрнең берсе иде. Дөресрәге, кичке як. Көтмәгәндә, аны прораб чакыртып алды. Хәмидулла ул утырган алачыкка атлады. Алачык төбенә кара айгыр бәйләнгән, аның янәшәсендә тезгенле тагын бер ат. Кара айгыр коеп куйган сыман колхоз рәисенекенә охшаш. Хәмидулла, аңа якыная төшеп, айгырның кушаматын атады:

– Буцефал!

Тегесе шундук колакларын торгызып, зур күзләрен Хәмидуллага төбәде. Авылда бер-бер хәл булмагандыр бит дип шомланды ул һәм адымын кызулатты. Прораб бүлмәсендә, чыннан да, Марфа Петровна утыра иде.

– Хәмидулла Тимерханов сез буласыз бит? – дип сорады прораб. – Әйе, мин. Исәнмесез, Марфа Петровна.

Марфа Петровна җавап кайтармады.

– Без сезгә ике көн ял бирәбез. Берсекөнгә режим буенча иртәнге якка килеп җитегез. Сез кичекмәстән колхозда кирәк. 

– Бер-бер хәл булмагандыр бит, Марфа Петровна?! Нәсимәгә зыян килмәгәндер бит?! Җиһангир исән-саумы?

Марфа Петровна гүя бу сорауларны ишетмәде.

– Минем айгыр янәшәсендә ат бәйләнгән, хәзер шуңа атлан да авылга кайт. Атны колхоз абзарына керт. Мине өеңдә көтеп тор. Берни аңламаган Хәмидулла урамга чыгып, атка атланды да авылга таба җилдерде. Башында әллә нинди хәтәр хәлләр турында уйлар калкып чыга торды. Тынычланыр өчен догалар укып барса да, бу борчуны җиңү мөмкин түгел иде. Аның кайтып төшүен күргән Нәсимә нык гаҗәпләнде. Җиһангир да аларда, икесе дә исән-сау. Марфа Петровнаның сәерлекләрен барлап, ниһаять, тынычланды, атны колхоз абзарына тапшырды һәм колхоз рәисен көтәргә утырды.

Караңгы төшкәндә, ишек кагып тормый, рөхсәт сорамый-нитми, бусагадан Марфа Петровна атлап керде.

– Исәннәрмесез, – диде ул.

Тавышы никтер бигрәк тә моңсу тоелды.

– Исәнме, Марфа Петровна, уз әйдә.

– Узып тормыйм, – диде хуҗалык рәисе, камчысын бер кулыннан икенчесенә күчергәләп.

– Ярдәмең кирәк, Хәмидулла абзый.

– Ни булды, Марфа Петровна?!

– Әни... Гөлниса карчык китте.

– Иннә иләйһи вә иннә лиләйһи рәҗигун...

– Иртәгә әнине күмәбез. Син, Нәсимә, аны мөселманча итеп юып, кәфенлеккә төрерсең. Ә син тиешле догаларын укыйсың, Хәмидулла.

– Яхшы, – соңгы вакытта аны җеназага чакырмыйлар, колхоз рәисеннән куркалар, шуңа да бу сүзләр Хәмидуллага бераз сәеррәк тоелды. Ләкин ул Марфа Петровнаның шаяртмавын белә иде. Шаярта белми бу хатын.

– Төнлә баш очында дога укып чыгарга кирәк.

– Җыеныгыз алайса.

– Җеназа укыйбызмы соң?

– Анысы ниткән тагын?

Хәмидулла аңлатып бирде. Марфа Петровна уйга калды.

– Тиеш икән, укыйбыз. Ничек икәнен иртәгә әйтермен. Җыеныгыз, киттек. Әгәр берәрсенә бу хакта берәр сүз әйтсәгез... – Марфа Петровна дәвам итмәде. Боларның беркемгә дә берни дә әйтмәячәген белә иде ул.

...Иртәнге якта Гөлниса карчыкны Нәсимә юып, кәфенлеккә төрде. Өчәүләшеп, ишегалдына алып чыктылар. Капка эчтән бикле иде. Хәмидулла карт, тавыш-тын чыгармый, ялгызы гына җеназа укыды. Аннан соң аларның икесен дә Марфа Петровна бакча ишеге аша озатты. Капканы ачып, урамда өелешкән ир-атларны чакырды. Гөлниса карчыкның ябык, җиңел гәүдәсен күтәреп, халык ашыкмый гына, зиратка юнәлде...

***

Вакыйф Сталинградка килгәч, биредә кичке мәктәпне тәмамлап, трактор заводына эшкә урнашты. Иван Никитичның энекәше Василий ага тыныч, артык сораулар бирмәс кеше булып чыкты. Балалары үсеп, бөек совет төзелешләренә таралган, әллә нигә бер генә кайтып китәләр. Аларга Василий ага Вакыйфны бүлмә яллап торучы студент дип таныштырды. 1938 елда Иван Никитичның вафат булуын белделәр, ике елдан соң исә Василий аганы да соңгы юлга озатып, Вакыйф кечкенә генә фатирда берүзе калды.

Вакыйфның куллары техникага ятышлы булып чыкты. Аның осталыгы турында завод цехларында хәбәр таралырга өлгерде. Стахановчылар ярышында катнашу өчен дә бригада нәкъ менә аны сайлап алды, фоторәсеме заводның мактау тактасыннан төшмәде.

Эш Вакыйфның тормыш мәгънәсенә әйләнде. Иртән чыгып китә, кич соң гына кайта. Анда-монда сугылып йөрми, хезмәттәшләре белән эштән соң салып утырмый. Эш аңа Таһир кулы белән ботарланган язмышы турында уйланырга вакыт калдырмый. Үзен кызганудан да авыррагы – Зөбәйдәсен искә төшерү. Ул минутларда Вакыйфның йөрәге кысыла, хәле китә. Билгесезлек бик хәтәр нәрсә, ул кешенең күңелендә әллә нинди куркыныч күренешләр тудыра. Зөбәйдәсен Таһир көчләп, үзенеке иткәндер дигән уйны ничә тапкыр куып җибәрергә маташса да, ул һаман җанын агулап торды. Зөбәйдә белән кавышу насыйп булмагач, ул ник ялгызы йөри? Тирә-юньдә булдыклы, чибәр, тырыш егеткә кызыгучы җилбәзәкләр бик күп. Турыдан әйтүчеләре дә, читтән генә күз уйнатучылары да бар. Ул минутларда Вакыйф менә-менә җебеп китәр, Зөбәйдәсенә биргән антына тугры кала алмас төсле тоела. Ташып торган ирлек көчен дә кая да булса куярга кирәк бит. Әнә, цехтагы яшьтәшләре үзләренең кызлар белән чуалышулары турында ничек кызыктырырлык итеп сөйлиләр! Вакыйф кына мондый маҗаралардан мәхрүм. Тик бирешмәде. Бирешергә хакы юк аның. Күңеле сизә – озак елларга сузылган аерылышу барыбер мәңге дәвам итмәячәк. Моның азагы булырга тиеш. Һәм ул соңгы сулышына кадәр бәхетен көтәчәк.

1940 елда Вакыйфны танклар җыючы цехка күчерделәр. Биредә аны шунда ук мастер Максюта үз канаты астына алды. Тәбәнәк кенә буйлы, ямьсез кыяфәтле бу абзый егетнең ялсыз да эшләргә әзер икәнлеген чамалады, булдыклылыгын болай да белә иде. Максюта аны кирәк урында мактап, кирәгендә тиргәп торды. Мактаганда, артык төчеләнеп, селәгәйләрен агызып, егетнең аркасыннан каккалый, тирги башласа исә әче сүгенү сүзләреннән колагың шиңәрлек.

Ике ел эчендә Вакыйф танкларның башня механизмнары буенча иң шәп белгеч дәрәҗәсенә күтәрелде. Ләкин сугыш башланган көннән бирле күңеле монда түгел. Ул яу кырына, чын ирләрчә Ватанын сакларга ашкына. Әмма язмыш аны заводына бәйләп куйды...

Вакыйф фронтка җибәрегез дип гариза язса да, аны әлегә алмадылар. Моның төп сәбәбе – Вакыйфның булдыклылыгы. Алтын куллы хезмәткәрне бригадирының җибәрәсе килмәде. Шуңа күрә мастеры Максюта җитәкчелектән аңа бронь сорады. Моны ишеткәч тә, Вакыйф, чыгырыннан чыгып, бригадир янына ашыкты.

Ул кергәндә, мастер тәмләп, дуңгыз мае ашап утыра иде. Әрекмән яфраклары төсле зур колаклы бу агайның заводта дәрәҗәсе зур. Кеше белән сөйләшә белә, һәркемгә ачкыч табарга сәләтле. Теләсә нинди темага үзе катнашкан берәр очракны сөйләп бирергә әзер. Дөрес, Вакыйф соңрак аңлаганча, Максюта башкаларның бәяннарын да үзләштереп, төрле кешедән ишетелгәнне «менә мин бервакыт» дип, бик ышандырып шыттыра. Ә, иң мөһиме, ул кешене эшләтә белә. Берәрсен куркытып, икенчесен юмалап, өченчесенә каядыр киләчәктә көтеп торган алтын таулары вәгъдә итеп. Җитәкчелек белән Максюта һәрвакыт мөлаем, кирәксә-кирәкмәсә төчеләнеп мактарга гына тора, андый вакытта аның йөзе май кояшы төсле балкый.

– Иптәш Максюта, ник сез мине фронтка җибәрергә каршы?! – дип бусагадан ук тавышын күтәрде Вакыйф.

Тегесе, бик җитди эшен бүлдергән кешегә караган сыман, Вакыйфка борылды.

– Аңламадым, Трифонов, – диде ул. – Син миңа рәхмәт әйтергә тиеш ләбаса!

– Нәрсә өчен? Башкалар фронтта сугышканда, монда – җылы заводта качып яткан өченме?

– Бер дә юкка кызасың, Трифонов, бер дә юкка. Менә син анда бардың, ди. Сине атып үтерделәр, ди. Синнән илгә нинди файда? Ә биредә шәп итеп танклар җыясың, аңа училищелар бетергән, шуңа махсус өйрәтелгән танкистлар утыра да, та-та-та-та-та... – Максюта мылтыктан аткан төсле итеп бармагын күтәрде дә таталап, төрле почмакларга төрткәләде. – Бетте, фриц капут. Сало ашыйсыңмы?

– Юк, мин... Миңа майлы ярамый. Иптәш Максюта, гафу итегез, фронтка китәр өчен миңа нишләргә кирәк?!

Максюта аңа, беренче мәртәбә күргәндәй, гаҗәпләнеп бакты.

– Бәтәч... – диде ул пышылдап ук диярлек. Аннан сало кисәге салынган ипиен киштәгә куйды да, майлы бармакларын чалбарына сөртә-сөртә Вакыйфка якынлашты.

– Менә сиңа мә! Рәхмәт урынына... Мин монда сине эшкә өйрәттем, кеше иттем, урының җылы, паегың бирелә. Ә син?! Менә нәрсә, Трифонов, бу минем карар түгел – Ватан карары. Ватан өчен син хәзер фронтта түгел, биредә кирәк.

Вакыйф, сөйләшүнең мәгънәсезлеген аңлап, башын иеп, цехына чыгып китте. Аннан соң байтак вакыт үтте инде, бәлки, хәзер, нимесләр бирегә үк ыргылганда, ул ничек тә булса фронтка китә алыр? Бу өмет аның күңелендә бик көчле. Икенче өмете – туган авылына кайтып, Зөбәйдәсен күрү. Кайчан бу өметләр, хыяллар чынбарлыкка әйләнер икән?! Нигә аның бәхетенә һәрчак Таһир белән Максюта кебекләр комачаулый?!

Таһир – җанын иблискә саткан кеше. Максюта да аның сыңары, үзен завод җитәкчелеге мактасын өчен ни генә эшләми, күпсанлы танышлары аша заводтагы гөрнәдирдәй таза, яшь егетләргә бронь юнәтеп ята...

1942 елның кызу август иртәсе иде. Вакыйф кечкенә генә фатирында уянып китте. Ул тәрәзәдән урамга күз салды. Агач ышыгында зенит пушкалар яшеренгән, солдатлар әлегә йоклыйлар булса кирәк, палаткадан чыкмаганнар. Соңгы вакытта Сталинградка әледән-әле һава һөҗүмнәре ясала, кайбер биналар да җимерелде, мәрхүмнәр дә шактый. Ләкин сугыш каядыр еракта, аларга җитмәс төсле тоела. Шулай да, туплар канонадасы көн дә, төн дә тынмый, аларга таба якынлаша бара.

Вакыйф тиз генә капкалап алды да эшкә кузгалды. Зенитка солдатлары да уянып чыккан, алар карбыз ашап утыралар. Урамда нык эссе, вакыт иртә булуга карамастан, уттай кыздыра.

 Трамвай аны Сталинград урамнары буйлап җилдереп алып китте. Әледән-әле бомбага тотылган йортлар очрый, алар хәрабә хәлендә. Бер урында трамвай каршыннан халык төркеме үтеп китте. Букчаларын тоткан хатын-кызлар балаларын иярткән, кулларына ни эләксә, шуны эләктереп, Идел яры буена эвакуацияләнергә ашыгалар. Ярда шактый кеше җыелган, диләр, аларны ташып бетерергә көймәләр җитми, барысы да фронт кирәгенә дип, армиягә бирелгән. Сул як ярга чыгаруларын көтеп, шунда төн куналар, чират көтү бик озакка сузыла... Әле анда, әле монда зенитка туплары, көпшәләрен күккә төбәп, дошман авиациясе килгәнне сагалап торалар. Тик, күрәсең, зениткалар саны нимесләрнең козгыннарына караганда, берничә мәртәбә азрак, тегеләр әледән-әле шәһәр өстенә снарядлар, ут чыгаручы бомбалар ташлап китә. Һава кызу, бөтен нәрсә дә коп-коры, шуңа биналар, хәтта ташлар да яна башлый...

Завод янына җиткәч тә, Вакыйф төньяктан шартлау, туплар гөрселдәгән тавышларны ишетте. Моңарчы самолётлар һөҗүмен генә күргәнгә, бу бераз сәеррәк иде. Әллә инде Гитлерның коры җир гаскәрләре дә шәһәргә якынлашамы?! Вакыйфның шиге хак булып чыкты. Алар цехта озак эшли алмадылар. Сирена гүли башлады, ишегалдындагы мәйданга йөгереп чыктылар. Кайдадыр якында гына самолётларның шәһәрне бомбага тотуы ишетелде. Заводның ополчениесе башлыгы хәрби киемнән, кулында мылтык.

– Кемнәр ополчениедә, бер адым алга! – диде ул көр тавыш белән. Вакыйф башкалар белән атлады. – Обмундирование белән мылтыкларны аласыз да, машиналарга төяләбез!

Алар хәрби кирәк-яраклар сакланган бинага йөгерделәр. Вакыйф үзенең әсбапларын, мылтыгын, патроннарын алды. Моңарчы ополчениедәгеләрне хәрбиләр килеп, ничек мылтыктан атасын, сугышта үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәтеп киткән иде инде. Күрәсең, хәзер ул белемнәрен чын бәрелештә раслыйсы... Йөк машиналары аларны төньякка таба алып китте. Шәһәр өстеннән дошман самолётлары әледән-әле очып үтә, бомбалар ярыла, бөтен тирә-юньне кара төтен баскан.

Арбадан коелышып, ополчение әгъзалары, иелә төшеп, хәрабәләр арасына йөгерделәр. Озакламый оборона тотучы совет гаскәриләрен эзләп таптылар, аларга тиз арада окопларда позицияләр алырга кушылды.

Вакыйф сугышка эләкте...

Сталинградның эре заводлары урнашкан районына нимесләрнең танкларын һәм пехотасын үткәрмәү өчен аяусыз сугыш башланды. Кызыл армиячеләрнең кораллары җитенкерәми, кешеләре дә санаулы гына. Вакыйфлар ягына таба бүксәсенә свастика таккан авыр танк юнәлде. Ул, туктап-нитеп тормый, совет солдатлары яшеренгән позицияләргә тубыннан ата.

Әле бер якта, әле икенче якта таш өемнәре, алар белән бергә өзелгән кул-аяклар күккә күтәрелә. Тагын бераздан танк окоплар өстенә килеп җитәчәк тә бар нәрсәне тар-мар итәчәк. Вакыйф мылтыгыннан берничә мәртәбә атып караса да, танк өчен бу черки тешләү белән бер иде.
Кинәт ул янәшәсендә генә «Кадалып китегез!» дип кычкырган тавыш ишетте. Окоптагы бер солдат, кулына яндыргыч матдә салынган шешә күтәреп, өскә сикереп менде һәм танкка таба йөгерә башлады. Кайдандыр мылтыктан аттылар. Вакыйф, шунда ук нимес пехотачысын күрде. Ул, берни булмагандай, торып ук баскан, винтовкасын танк өстенә баручы солдатка төбәгән. Тешләрен кысып, Вакыйф курокка басты. Нимес авып китте, әмма совет солдатына атарга өлгерде. Тегесенең кулындагы шешә чәлпәрәмә килеп, яндыргыч катнашма өстенә сибелде һәм шунда ук солдатны ут ялмап алды. Солдат шашынган кеше сыман икенче кулындагы шешәне күтәреп танкка ташланды.

Вакыйф аның танк астында калуын абайлады. Солдат өстеннән чыгып, танк ары бара бирде. Ләкин солдатка чылбырлар тимәгән, ул, соңгы көчләрен җыеп, җирдә яткан җиреннән исән калган шешәне нимес танкының арткы өлешенә томырды. Танкка шунда ук дөрләп ут капты. Ул, бераз гына хәрәкәт итеп, туктап калды. Люк ачылды, кап-кара төтен ыргылып чыкты. Аның белән бергә кара киемле нимесләр коела башлады. Чыга барган берсен совет пулялары кыра барды...

Кайсыдыр бер мизгелдә нимесләр ягыннан снарядлар белән пулялар сызгыруы тынып калды. Танкларның чылбырлары шалтыраганы гына тынлыкны яра иде.

– Чигенәләр, дуңгызлар! – дип, битендәге корымны сөртеп төшерде Вакыйф янындагы солдат. Аннан фляжкасына үрелеп, йотлыга-йотлыга су эчте, соңыннан Вакыйфка сузды.

– Минем исемем Николай.

– Сергей, – Вакыйф солдатның кулын кысты.

– Син молодец, теге нимесне бер ату белән аяктан ектың.

– Бераз гына соңардым шул, – диде Вакыйф, окоп аша танк артында яткан солдат мәетенә карап. Ул инде янудан туктаган, каралып калган.

– Әйе, Женяны коткарып булмады. Кызганыч, әйбәт кеше иде, күптән бергә иңгә-иң сугышабыз...

Сөйләшүләрен бүлдереп, көнбатыштан яман көчле гүләү тавышы ишетелде. Шәһәр эчендә тревога сиренасын кабыздылар, ул теге гүләүгә кушылып, әйләнә-тирә мохит әллә нинди бер куркыныч аһәңгә күмелде.

– Тагын авиация, – диде солдат. – Качар өчен берәр урын эзләргә кирәк.

Алар, башка солдатлар һәм ополченецлар белән бергә окоптан чыгып, тирә-юньне күздән кичерделәр.

– Әнә тегендә подвал булырга тиеш, шунда качыйк ,– дип, солдат завод хезмәткәрләрен үзе белән әйдәде.

Һавадагы тавыш көчәйгәннән-көчәя бара. Җир дерелди башлады. Вакыйф башын күккә күтәреп, көнбатышка күз салды. Күргәненнән имәнеп китте. Офык кап-кара, ул Сталинградка таба юнәлгән нимес самолётлары белән капланган. Йөзләрчә генә түгел, меңнәрчә самолёт. Һәм һәрберсе шәһәр өстенә үлем алып килә. Бомбалар сызгыруы ишетелде кебек. Аннан көчле шартлаулар яңгырарга тотынды. Җир дер селкенеп куя иде. Вакыйф, сихерләнгән шикелле, бу коточкыч манзараны күзәтә. Шәһәрнең әле бер, әле икенче почмагында ут, кара төтен калкып чыга. Кичке якта баерга җыенып барган кояш күренмәс булды.

– Нишләп торасың, әйдә тизрәк бул! – дип кычкырган тавышка ул айнып китте һәм подвалга йөгерде.

(Дәвамы бар)