Логотип Казан Утлары
Повесть

Остаз (дәвамы)

(Башыннан укыгыз)

4. «Бүтән мәйданга чыкмыйсың!»

Беркөнне Фәритнең дөньясын кара пәрдә томалады. Әнисе үлде. Ничә яшьтә дә балага әни кирәк, әни! Бүгеннән ул дөм ятим, бүгеннән газиз кешесе белән бәйләгән үтә күренмәле җеп өзелде...

Егет атналар буе авызына тәгам капмады. Моңарчы әллә ни игътибар ителмәгән гаилә тарихының битләре «җанланды».

Күрше Җәке авылы кызы мөгаллимә Зәйтүнәне Сәгытдин урлый. Әти-әнисе: «Кызның яры кырыктыр, ише чыкса – юлыктыр», – димәгән шул, алар Карауҗа малаен тиңсенмәгән. «Йөз грамм Сталин аракысы» үз эшен эшләгән, сугышта ирләрнең байтагы «шайтан суы»н чөмерергә гадәтләнгән. Шәйхетдиннең фронтовик малаен да кызмача килеш күргәлиләр, имеш. Гайбәт – кемгәдер тәмләп чәйнәргә азык. Уңган, тырыш йортка куна асылкош Зәйтүнә. Өй тулы халык: каенана-каената, каенсеңел, апалар. Шәйхетдиновларның матчасына да «кара пичәтле» хатлар кыстырылган: Сәгытдиннең Гарәфетдин белән Минһаҗ абыйлары сугышның беренче көннәрендә үк һәлак булган. Уналты яшьлек Сәгытдин дә фронтка киткән. Атасы Шәйхетдин аны Юдино стансасыннан озатканда:

– Соңгы малаемны алып китәсең бит! – дип елый-елый поезд артыннан чапкан. (Ходайның рәхмәте, яраланган улы бер елдан әйләнеп тә кайта.)

Май аенда гына Оркыя исемле кызга өйләнгән мәйдан батыры көрәшче  Минһаҗның яшь хатыны җиде ел ирен көтә. Аның күз яшьләре каената белән каенаның бәгырен тишкәндер, күрәсең. «Үз ояңны кор, кызым», – дип, туйлар туйлап, киленне Солтан дигән егеткә ярәшә алар. «Туган апаңа өйләнмисеңме, улым?» – дип, Сәгытдиннең кылларын чиртеп карыйлар, ә егетнең нәкъ менә Зәйтүнәне күзләгән чагы!

Оркыя апа икенче (Минһаҗдан кызы туа) иреннән алты бала таба. Мәрхүмә үлгәнче күкрәкчәсендә Минһаҗның бәләкәй генә фотосын саклый. (Соңра тузмаган-таушалмаган сурәт әманәт рәвешендә Фәриткә килеп ирешер һәм Фәрит аны зурайтып, әтисенең сеңлесенә тапшырыр.)

Әби-бабай юкка гына хафаланган икән: кызлары кияүдән уңды. Ир аркасы – кала аркасы, Зәйтүнәсенә җил дә тидертмәде Сәгытдин. Оста дөнья көтте, ат җигеп эшләде, авылда абруе зур иде. Яшь гаилә ишәйгән саен ишәйде: бала – өй нуры, әгәр икесен күкләр алмаса, җидәү бергә укмашып үсәрләр иде. Әтиләре кырысрак кебек иде, ул кичләрен сөт ташый, әгәр кайтышына капканы ачып өлгермәсәң – буран туздырыр, шуңа аны ишегалдында әле Әнәс, әле Фәрит сагалар иде.

Әниләре йомшак күңелле, мәрхәмәтле җан иде. Мәктәптә башлангыч сыйныф балаларын хәреф танырга, язарга, укырга өйрәткән кичәге мөгаллимә унбиш ел кибеттә сату итте. Сатучы... Рухына ят эш! Мәктәп аның стихиясе иде. Үлчәүдә хәрәмләшмәгән, кеше тиеннәренә кул сузмаган кибетчене Карауҗалар ярата иде. Алтмыш беренче елда аңа Казанда катлаулы операция ясадылар. Табиблар: «Ел саен тикшерел», – дисә дә, үзе турында кайгыртырга җае юк: кибет, мал-туар, кош-корт, балалар һәм паралич сугып зәгыйфьләнгән кулсыз-аяксыз каенананы багу... Менә илле өч яшендә гүр иясе... «Бирешмәскә!» – Күңел ятлаган шигарь төссезләнмәс, Алла бирсә. Фәритнең рух баганасы нык иде: ул мәктәп белән хушлашып, Осиново бистәсендәге «Майский» совхозына төзелешкә эшкә урнашты, Анда бәләкәй генә спорт залында һәр кич күнегүләр ясап, берничә егет белән япан кырда көч сынашты. Җир аның өчен кабартылган йомшак түшәк иде. Көрәш магнит сыман үзенә тарта, аңардан ычкынуы мөмкин хәл түгел, һәм ычкынасы да килми иде. Яшел Үзәндәге бәйгеләрдә катнашты. Анда, нигездә, үзенең элеккеге шәкертләре иде.

Петровский бистәсендә нинди яңалыклар икән? Элек андагы Сабан туйларында җиңгән ир-атлар абсолют батырга тиңләнә иде. Ару-талу юк, таң атканчы көрәшәләр. Халык умарта күчедәй гөжли. Күңелле һәм кызык! Тимер-бетон эшләнмәләр заводы директоры Гайфетдин Шәйхиев аны да шунда алып барды. Көндәшләрен рәттән аркасына салган Фәрит Шәйхетдинов хәзер Әнвәр Гыйләҗев исемле егет белән соңгы ноктаны куярга тиеш иде. Үз көчен чамалый иде Сәгытдин улы: отачак! Тик менә директор бөтенләй башка план корган иде.

– Бик үтенәм синнән, Фәрит, – диде Гайфетдин Шәйхиев. – Изгелегеңне мәңге онытмабыз. Син монда беренче ел гына, Әнвәр инде биш-алты ел маташтыра. Бир инде син аңа балларыңны.

И дөньясы, дөньясы! Җиңелгәннәргә дә җиңдем дигән дан кирәк. Кеше шуңардан канәгатьме икән? Әлбәттә, бирде Фәрит. Рәхәтен күрсеннәр! Бер генә тапкыр егет юмартланырга теләмәде. Анысы күптән инде, 80 нче еллар азагында Чаллыда Муса Җәлил призына көрәш бәйгесендә ул шулай ук көндәшләрен чөйде генә. Азактан Дахис дигән егет белән көч сынаштылар. Фәритнең – ике, ә Дахиснең – ноль. Көрәш тәмамланырга утыз-кырык секунд!

– Мин Чаллының спорт мастеры, хурлыкка калдырма, балларыңны бир, – дип теләнгән Дахиска: «Ал!» диясе килми иде. Ул мәйданнан чыгып китте дә:

– Имгәндем, – дип, үзен көрәштән алдыртты.

Беркөнне Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында көрәш оештырдылар.

– Җаны булган кеше анда көрәшәчәк инде.

Кара, Әнәс абыйсы ничек йөрәкне җилкендерә!

– Миндә җан бар, абый! Киттек! – диде Фәрит, бу шаяртуны чынга борып.

Кагыйдәләр үзгәргән, «сиксән биш кило авырлыктагылар белән «сиксәннәр» көрәшә (ул «сиксән»), әмма артка чигенү юк, алга, бары тик алга!

Мәйдан тирәсен чебен төсле халык сырган, әйтерсең, бөтен республикадан җыелганнар. Көрәшчеләр – оһо-һо, күбеккә баткан ярсу атлар кебек финишка ыргылырга әзер. Аларның кайсы гына аның беләгенә чыдар икән? Мәйдан башта дистәләгән-дистәләгән көрәшче сыйдырса да, азактан берсен генә дан мөнбәренә менгезә шул. Егет берәм-берәм көндәшләрен урды: иң азактан Максим исемле керәшен егете белән икәү калдылар. Фәрит җидедән берсен генә оттырды. Бу ярышның җитәкчеләре пошаманга төште. Ничек инде Шәйхетдиновны баш батыр итәсең, ди! Әле танылмаган да җүнләп, горур, баш ияргә яратмый, диләр тагы. Монда мактап, матбугатка мәкалә язасы, фоторәсемен бастырасы! Хөкемдар әфәнделәр кеше язмышы белән уйныйбыз дип уйламады, Фәритне чакырып:

– Бүтән мәйданга чыкмыйсың! – диделәр.

Гүя аның башына чүкеч белән суктылар. Нигә чыкмый? Нигә?! Ул бернинди хата ясамады! Әмма егет бәхәсләшмәде. Бәгырь каткан, җан бозланган иде. Әлеге гаделсезлектән гарьләнгән Әнәс абыйсының гына күзеннән мөлдер-мөлдер яшь тамды.

– Кайгырма, абый, – диде Фәрит. – Без мондый нәрсәләргә күнегергә тиеш. Хөсетлеләр, көнчеләр, егылып, борынын канатсын дип, аяк чалучылар һәр өлкәдә очрый. Спортта да шул хәл, абый. Ике очракны сөйлимме, абый? 1976 елда мин җитмеш килограмм авырлыкта Татарстан беренчелегенә көрәшкәндә, бөтенесен дә чиста салдым. Соңгы көндәшем Нәҗметдин Җәләлетдинов иде. Миннән тугыз яшькә олырак. Сиздем, Мәгаз абыйларның аңа мөнәсәбәте бүтәнчә, күбрәк аның ягына авышалар. Нәҗметдин шундый кеше: көрәшкәндә, билен эләктертми, кача, боргалана-сыргалана, җиргә тезләнә. Хөкемдар «җиңүче» дип, минем кулны күтәргән генә иде, трибунадан грек-рим көрәше тренеры Шәрәфетдинов Рафаэль атыла-бәрелә төште дә:

– Мин – баш хөкемдар, өстенлекне Җәләлетдиновка бирәм, – диде.

Халык Шәрәфетдиновның бу гамәлен хупламады: аяк типте, кычкырды, сызгырды. Бүген дә гаделсезлекне күрде кеше, абый, күрде. Икенчесендә...

– Беләм. Теге Уфадагы тамашамы? – Әнәс абыйсы әзрәк язылды. – Синең һәр адымың исәптә, энем. Институт тәмамлаган елың иде. Сиңа егерме ике яшь.

– Әйе, егерме ике иде. Баш тренер Гайнетдин абый Мөхәммәдиев, әйдәгез, Канашев Виссарион белән икегезне РСФСР беренчелегенә ярышка Уфага алып барам, ди. Ике башкорт малаен келәмгә түндердем. Ә Әсәдуллин дигәне, аю кебек, таза. Харап, Виссарион шул егеткә оттырды. «Фәрит, бир миңа баллыңны!» – дип ялынгач, мин аның белән көрәшкән төсле генә кыландым, ул миңа караганда җиңүче данына мохтаҗрак дип уйладым.

– Кызгандыңмы, энем?

– Ә син нишләр идең, абый?

Әнәс абыйсы бу сорауны өнәмәгәндәй:

– Синең кебек эшләр идем, малай, – диде. – Йә, дәвам ит!

– Инде балл белән генә канәгатьләнми Канашев: «Син Әсәдуллинны от, яме?» – ди. Баш шөрепләре бушамаган шул: хикмәт шунда ки, әгәр мин башкорт малаена оттырсам, Виссарионга чемпион исеме тәтемәячәк! Ә миңа үз ихтыярым белән баллардан колак каккач, алай да, болай да өченче урын эләгә хәзер.

Арттагы рәттә Әсәдуллин дусларына: «Всё нормально, Канашевны бәргәнне монысын (ягъни мине) ботыннан гына тотып атам», – дип мактана. Алдан кычкырган күкенең башы ярылган, диләрме әле, абый? Мактанчык белән без егерме биш минут көрәштек. Мине чәнти бармагы белән этсә дә, аңа беренчелекне бирәчәкләр иде. Чүгәләштердем дә келәмгә сыладым Әсәдуллинны! Юк, җиңүгә санамады хөкемдар. Икенче юлысында зәһәр көч белән җиргә селтәдем моны. Виссарионга бәйрәм. Ул – чемпион. Мине җилкәсендә күтәреп, мәйдан әйләнмәсенме! Шул-лай, абый. Борыннарны салындырмыйк әле без. Спортның чуртым да файдасы юк, ташла, диләр миңа. Мин файда эзләмим, просто көрәштән башка яшәүнең мәгънәсен тапмыйм. Ә Максим – әйбәт малай ул.

Парк юлыннан:

– Итле кайнар пәрәмәчләр, кәбестә пирожкилары, – дип кычкыра-кычкыра, арбасын тәгәрәтеп бер хатын килә иде. Газета битенә төргән кулёкка пәрәмәч тутырткан Әнәс абыйсы:

– Сыйлан, энем, – диде. – Алдагы көрәшләрдә җиңәр өчен көч җый!

...Ә кич белән Казан кунакханәсе бүлмәсенең ишеген шакыдылар. Бусагада Максим! Кочагында тәм-том: торт, кәнфитләр.

– Миңа ачу тотма, Фәрит. – Егет башын түбән игән иде. – Мин гаепсез, Фәрит.

– «Ачу тоту – тау кебек, йотып куйгач бал кебек», – дигән мәкальне ишеткәнсеңдер, дус. Әйдә, уз, күчтәнәчләрең белән чәй эчәрбез, – диде бүлмә хуҗасы.

Көндезге мәхшәр йөрәктән сызылган иде инде. Хуш, бәхетләре шул хәрамнән генә тора икән, Фәрит түгел, алар кызганыч. Бөтен мәйданнардан да сөрә алмаслар анысы, дөреслек авызларын яптырыр. Өметләнмәсеннәр дә, Фәрит бирешмәячәк!

«Егет булса – мут булсын, ике күзе ут булсын», имеш. Фәрит мут түгел иде. Гәрчә кыз-кыркын аңа кызыкса да, йөрәге ачкыч белән бикләнгән егет яр сайларга ашыкмады. Көрәш, и, бу көрәш белән аң-зиһен томаланган бугай!

...Ә Аллаһы Тәгалә адәм баласын парлы-парлы яраткан, Фәриткә дә өйләнәсе-көйләнәсе иде. Утыз яшь! Вакыт, бик вакыт. Әнә Кукмара кызы Рушанияне очраткач, әлеге уй кош сыман күңелгә оялады. Кыз үзе җан җылымлы, үзе тыйнак, үзе акыллы иде. Аны Әнәс абыйсы да ошаткан: «Кулдан ычкындырма», – ди. Рушаниянең дә күңелендә сөю былбыллары сайрый икән. Ул кыенсынып кына:

– Туган авылым Чәбиягә Сабан туена кайтасыңмы? Әниләр белән дә танышыр идең, – диде.

Йомшак май җиле кебек колакны иркәләгән кодрәтле сүз бит син, Сабан туе! Кайта билгеле, кайта!

Олы юлдагы автобус тукталышыннан Чәбиягә дүрт чакрым тәпилисе иде. Бәйрәмгә соңарабыз дип, и йөгерде алар, и йөгерде. Килеп җиткәч кенә Фәритнең борыныннан шаулап кан акты. Ул барыбер көрәшәчәк иде. Көрәште һәм бүген-иртәгә әби-бабай дип эндәшәчәк йортка тәкә күтәреп керде.

Иртәгә Сабан туе район үзәгендә – Кукмарада, диләр. «Көрәш басуы»ннан уңышларны җыясы да җыясы икән. Кичәге пар сүрелмәгән иде әле, сигез көндәш печән покосы кебек сузылды да ятты, сузылды да ятты. Удмуртиядән Зайцев Анатолий исемле кунак та бар иде. Татарча сүз тәмен белеп, өздереп сөйләшә егет. Авырлыгы йөз килограмм. Сиксән белән чикләнгән Фәрит аны җиңәсенә ышана иде.

– Туган, – диде Зайцев, беләктән кысып. – Балларыңны бирмәссеңме икән, туган? Мин бүтән Кукмарага килмәс идем, туган. Фәрит: «Ярар» дип, баш какты. Куян малае, йөрәгеңә үтеп, ягымлы итеп, татарча үтенгәндә, ничек аңа «юк» дисең инде, ә?!


5. Мәңге терелмәслек «көрәш чире»

«Өйләнешкәч тә, Рушания белән Залесный бистәсендә бер хуҗаның фатирында яшәдек. Хатынымның туганнан туганы совхоз директоры урынбасары Рәфкат абыйның өч малае, олысына унөч яшь. «Фәрит абый, көрәш секциясе ачып, безне өйрәт», – дип бәйләнде генә бит үсмер. Миндә андый теләк әллә кайчан борынлаган иде инде. Күкрәгемдә көрәш аты тибенә, мәгәр артымнан тайларым-шәкертләрем ялын туздырып чапмаса, ни кызыгы! Тәҗрибәм зур, Карауҗадагы Көрәш мәктәбендә йөзләгән малайлар һәм егетләр спортка тартылган иде. Совхоз директоры Равил Сабитов: «Клубта бер бүлмәне бушатабыз, шунда оештырасыңмы? Бездә штатта исәпләнерсең», – дигәч, биш куллап ризалаштым. Кәеф шәп, бүлмәләрне юып-чистартып, идәнгә мата җәйдем, сиксән сантиметр калынлыктагы диварны бораулап-тишеп, турник әтмәлләдем, штангасын да китерттем, эре хәрефләр белән язып, «Көрәшче анты»н кадакладым. Башка тренер-остазлар белән чагыштырганда, миннән ун тапкыр артыграк җаваплылык сорала иде. Чөнки балалар белән эшләүнең бик четерекле яклары бар. Грек-рим көрәшеннән башладым, аңардан татар көрәшенә күчүе җиңел. Алтмышлап баланың һәркайсын күз уңында тотасы, алар терекөмеш кебек, гел хәрәкәттә. Осиново бистәсе малае белән озак кына күнегүләр ясадык. Аның штангага күз төшергәләп алуын күреп кисәттем:

– Кагылма! Сиңа иртәрәк әле.

Ярты гына секундка артыма борылган идем, көчәнә-көчәнә күтәреп маташа! Беләкләре сыек бит, тимер белән маңгаена чәкеде. Кан сиптерә генә! Бистәдә хастаханә юк, бәхетемә, аптечка тартмасы хутлаган идем, сугыш кырындагы яралыны бәйләгән кебек бинт белән кат-кат уратып бәйләгәч тә өенә җибәрмәдем, автобус белән Телевышкадагы травпунктка киттек. Әйтәм бит, мин балалар өчен унлата җаваплы идем. Бүтән секциягә йөрмәс дисәм, бер айдан авызын ерып килмәсенме малаебыз!

Безнең дан таралды: ишек ябылмый, болыт кебек агыла балалар. Җәмгысе – алты төркем! Көненә алты мәртәбә «сугышабыз», минем һәр минутым – санаулы. Ул елларда безнең бистәдә генә сыер көтүе өчәү иде, секциядәге малайлар хезмәтнең рәхәтен дә, михнәтен дә тоеп үсте, иркәләнеп ятмады, шуңа күрә алар талантлы да иде. Урамнан ук кызышып әзерләнеп керәләр, Фәрит Сәгытдинович, күнегүләрсез генә сразу көрәшәбез, янәсе. «Грек-рим»нан ярышларга Волжск шәһәренә бара идек, анда гел призлы урыннар яуладык. Бер төбәкнең тренеры миннән:

– Ничә ел шөгыльләнәсез? – диде.

– Ел ярым, – мәйтәм.

Ышанмады. Шуннан соң минекеләрне тинтерәткән.

– Ничә ел?

Җавап шул ук:

– Ел ярым.

«Ялганлыйсыз», – дип, малайларны борып-борып чеметә икән бу. Көрәшче спортның башка төрләрен дә үз итәргә тиеш. Минем аппетит уянды: совхоз гаражлары артындагы агачлык уртасында футбол капкасы, хоккей тартмачыгы бастырдым, кышлыкка су сибеп, боз катыра идем. Якшәмбе кичләрендә хулиган үсмерләр шунда җыела да яңа яуган карны таптый, ә син яңадан мәйданчыкны көрисең. Атна саен! «Синең бандитларың!» – дип, әле кемдер төрттерә. Юк, минекеләр шәләй-вәләйләр төркемендә катнашмады, аннан соң бетте баш: тренердан рәхим-шәфкать көтмә! 

Диңгез елга ярына сыямы? – Сыймый, яры бәләкәй. Без дә клуб бүлмәсенә генә сыймый идек. Дүрт ел тарлыкта-кысанлыкта җәфалангач, балалар бакчасын бирделәр. Совхоз директоры чираттагы ялда, без тизрәк күчәргә дип өметләнәбез, әмма баш инженер көрәшнең «к» хәрефен дә аңламый иде. Ул күзен алартып:

– Ну ведь, Фарит, там бандиты собираться будут, – дигәч, мин ярсыдым:

– Какие бандиты, Пётр Андреевич?! То, что на улице ребята гуляют, это же наши-ваши дети!

Яңа өебездә иркенәйдек. Озын коридорда теннис өстәле, көрәш һәм тренажёр заллары, сауна, заманча җиһазлар – Казаннар көнләшерлек! Яшел Үзәннән, Раифадан элеккеге укучыларым да безгә тартылды. Көрәш буенча спорт мастеры Рамил Төхвәтуллин, Татарстан чемпионы Ленар Гайнуллин, Татарстан һәм Россия чемпионы, Бөтендөнья абсолют чемпионы Фирдүс Зәйнуллин кебек шәкертләрем миндә чыныкты. Унбишләп спорт мастеры әзерләдем мин. Залесный бистәсендәге көнем төнгә ялганган хезмәтемнең җимешләре бихисап. Тик үзем белән бергә туган горурлык, мескенгә сабышмау, хакыйкатькә күз йоммау, ялагайланмау кайбер кара эчле бәндәләрнең эченә тия иде. Хуп, алар юлыма күпме генә бүрәнә тәгәрәтмәсен – абынмам, ә менә шәкертләремне рәнҗеткәндә, нәфрәттән кан кайнады. Барысы да хәтердә, шуның икесенә генә тукталам.

Ундүрт яшьлек үсмерләр арасында Казан кубогына ярыш игълан ителгәч, без дә – унике кеше, көч сынашырга киттек. Минекеләр юка трикодан гына, авыл малайлары бит, спорт киемнәренә кытлык чаклар. Унике команда: «Буревестник», «Динамо», «Рубин»нар. Ике бәләкәй төркемгә бүлделәр. Алтышар-алтышар көрәшче. Безгә иң көчле «Рубин» төркеме эләкте. Минекеләр гайрәтле, боларны дөңгелдәтә генә! Хөкемдарлар чыш та пыш: «Шалишь, Шәйхетдинов, без сине очындырмабыз!»

Нәтиҗәдә хаксыз рәвештә безне икенче урынга чигерделәр. Еллар узгач, Сергей Сергачев исемле егет «тишелде»: «Тренер Диләр Хәлилов хөкемдарларны сиңа каршы котыртты». (Алты ел элек Диләр абый ул чактагы «фетнә»се өчен миннән гафу үтенде.) Минем гадәт инде: заманында кем минем тәгәрмәчкә таяк тыккан – үчекмим, аларга бүген изгелегем белән түлим.

Чишенү бүлмәсенә керсәм, малайларым хор белән кычкырып елый. Гаделсезлектән елый!

– Сез нәрсә, егетләр, сез бит авыл малайлары, алар – шәһәрнеке. Сөртегез күз яшьләрегезне! Хәзер «өченче» урын өчен көрәшәчәкбез, – дидем. Ә үземнең йөрәкне шатыр-шотыр кара мәче тырный иде.

Туксанынчы еллар башында (1993 ел дип хәтерлим) Татарстан беренчелегенә көрәш булачак, дип игълан ителгәч, без бик шатландык. Катнашабыз! Ярышлар авыл хуҗалыгы институтының «Ферма-1» залында узачак, ул да, без дә шәһәр читендә. Бер троллейбустан икенчесенә күчеп утыра-утыра (бөкеләр җитмәсә) билгеләнгән сәгатькә ничәдер минут соңардык дисәм, әле көрәшчеләрне үлчәүдә үлчиләр генә иде. Оештыручылар киресенә катты: кертмиләр. Баш хөкемдар Әсхат абый Шәйхетдинов та минем кемлегемне белә. Институтта миннән бер курс алдарак укыган Ришат үлчи һәм шунысы мәзәк: мин аны көрәш алымнарына өйрәткән идем. Ул да яклап дәшми.

– Сез нишлисез? – мәйтәм. – Әле вакыт бар, үлчисез генә бит! Мине кире борыгыз, командамны кертегез.

Егетләр (аларга унсигез яшь!) хурланды, бер ишеләре шуннан соң көрәштән бизде. Беләсезме, яшьләр мондый тискәре күренешләрне лакмус кәгазе кебек үзенә сеңдерә дә: «Киләчәктә дә кадерсез булырмын», – дип, яраткан шөгыленә кул селти. Аның шунысы куркыныч.

Үземә килгәндә, мин беркемне дә дошман күрмәдем. «Дошманнарның үз ташы белән үз башына ат», – дигән әйтемне өнәмим. Минеке: «Ташка аш белән ат». Һәм никадәр генә каным кайнаса да, бугазларына ябышмадым.

Институттан соң мәктәптә эшләгәндә, Казаннан берәү килеп әллә ничә мәртәбә газеталарга мактап язды. Күрәсең ул, бу егет авылда калыр, зур көрәш диңгезендә йөзмәс, көймәсе комга батар дигәндер, ә минем күңелдәге корабым океаннар иңләрлек иде. Республика ярышларында һәрдаим катнаша башлагач, бу хәбәрче (хөкемдар да иде) җелегемне суырды. Исемемне бозып әйтү дисеңме яки үзгәртү дисеңме – ниләр генә кыландырмады. Берсендә дүрт көндәшемне оттым. Хөкемдарның йөзе кара янды. Алар яклаган егет: «Билбау бәйләсәләр, мин яхшы көрәшәм», – дигәч: «Әһә, – дигәннәр, – Шәйхетдинов оттырачак, давай, аның да билен бәйлик!» Ә билбау көрәше миңа элек-электән таныш, мин аны яшьтән үк өйрәнгән идем. Алдым да сыдырдым көндәшне! Хөкемдар авызын ачып калды. Шунда ул сыек кына, дәртсез генә тавыш белән:

– Җиңде Шәйхетдинов әллә кем, – диде.

Исем юк, «әллә кем!» Аңа нәрсәгә кирәк иде икән мондый көнләшүләр? Өлкән яшьтә инде ул бүген. Аңа үч сакламыйм, килсә, якты йөз белән каршы алам.

Сындырырга көчләре җитмәгәч, көрәштәге аз санлы ул хөсетле адәмнәр тынды. Мин кешеләргә кирәк идем. Югары Ослан районы безнең бистәдән кырык кына чакрым. Беркөнне Вахитов авылыннан колхоз рәисе Ринат абый Гатин шалтыратты:

– Фәрит энем, өч ел мәктәп салдырам. Проекты шул килеш ята. Документларын эшләп бетерәсе иде. Зинһар, алын, син булдырасың аны, – ди.

Төзелеш һәм көрәш... Янәшә куярлык түгел. Нишлисең, олы кеше ялвара, гозерен кире каксаң – уңайсыз. Көндез мәктәп мәшәкате белән әвәрә киләм, кич – күнегүләр. Кунак ашы – кара-каршы, дигәндәй, минем дә шартым шарт! Ринат Гомәр улын төбәкара көрәш ярышлары уздырырга күндердем. Оештыру миннән, приз-бүләкләргә акча – рәистән! Сигезләп районнан көрәшчеләр чакырдык. Шуннан соң көрәш белән чирләде Югары Ослан! Минем теләк – терелмәсен бер үк!

Сигез айда документлар әзерләнеп, мәктәп төзелеше өчен акча алынды, инде беренче катның дивары да өелде. Өйгә кайтсам, хатыным:  

– Битенең яртысы янган берәү сине эзли, – ди. – Биектаудан, – ди. – Глава моңа: «Тиз генә миңа Фәритне табыгыз», – дип боерган икән, – ди.

Биектауда яңа гына Җәүдәт Миңнәхмәтовны хакимият башлыгы итеп сайлаганнар иде. Ул көрәш ярышларының вип-тамашачысы. Түрәнең нинди йомышы төште икән?
– Фәрит, сиңа район спорт комитетын тапшырам, – ди Миңнәхмәтов. Аның җитәкчесе Әнәс белән без яхшы ук танышлар идек.

– Рәхмәт, Җәүдәт Мидхәтович! Кеше урынына килмим мин, – дим. – Нинди кеше урыны? Әнәс больничныйда, эшләргә теләге юк. Без аны көчләп тотмыйбыз.

– Башта гаиләм белән киңәшим әле, – дим.

– Һи, кем инде хатыны белән киңәшә? – ди Миңнәхмәтов. Залесныйда миссиям үтәлде. Әти-әниләрдән ишеткән: «Урамнарда җинаятьчел төркемнәр котырынган дәвердә сез безнең балаларны канат астыгызга җыеп, афәтләрдән сакладыгыз», – дигән рәхмәт сүзләре иң зур бүләк иде. Тик Ринат абыйдан уңайсыз. «И энем, мине ташладың!» димәсме икән?

Ул хастаханәдә дәвалана иде:

– Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит, – диде. – Син бездә төзелә торган мәктәпнең вакытлы директоры идең, булдырдың, ярдәмең өчен рәхмәтнең рәхмәте, энем.

(Дәвамы бар)