Логотип Казан Утлары
Повесть

Остаз (повесть)

ДОКУМЕНТАЛЬ ПОВЕСТЬ 

Малай туды, малай! Әйдә, малкай, тоякларыңнан ут чәчрәтеп юырт инде син. Сәгытдин хуҗаң бишенче тапкыр әти. Бишенче, димәктән... Өченчесе белән дүртенчесен сабый чагында ук күкләр алды шу-ул... «Нәсел җебе шулай киселерме икән?» – дип, и, өзелде үзәк, и, сызлады бәгырь. Шөкер, беренчеләре – улы белән кызы матур гына үсеп килә. Менә үзләренә энекәш тә кайтачак.

 Авыл уракка төшкән кич иде. Шатлыгы кыр-басуларга сыймаган ирнең арбасына «бәби өлеше» – яңа гына суктырган бодай тутырдылар (шыпырт кына келәтеңә бушат, туган!) Юл чокыр-чакырлы, тәгәрмәчләр, дүрт читлегә әйләнгәндәй, җирне кырып-сыдырып тәгәри, әмма Сәгытдин, дилбегәсен еш-еш кагып, атын куалавын белә. Бу хәбәре белән тизрәк өйдәгеләрне сөендерәсе! ...Иртән әтисе Шәйхетдин карт капкасын ачса – әз генә аркан аумый. Урам буйлап сибелгән бодай, сап-сары эз салып, алар турына табан сузылган. Йа Ходаем, башыңны өтермәндә черетерлек хәл! Былтыр гына Сталин үлде. Теге шомлы елларның кайтавазы әле дә тынмаган, әле дә халыкның йөрәгенә үрләгән курку кимемәгән. Бер уч бодай өчен бичара кыз-катыннарны хөкем иткән чорларны яхшы хәтерли бабагыз! Ә монда бер уч кынамы соң, монда язгы ташу! Бөртек аккан, бөртек! Куанычыннан җан-фәрманга атын чаптырган Сәгытдин, күрәмсең, чуртым да сизмәгән.

Җитез карт, кеше-кара күргәнче дип, себерке белән бөтен урамны себерә. Бәласеннән баш-аяк! (Эз яшерелгәч, тирән уйга чумар дәү әти... Эчтән исә шик кимерер. Оныгына биш яше тулгач, «тормыш арбасы» турында фәлсәфә куертыр, ләкин малай аның ярты кәлимәсен колагына элмәс.)

...Ызбага мичтә пешкән ипи исе кебек татлы ис – бәби исе таралган. Матча ыргагына аскан бишектә Фәрит исемле бөтерчек йоклый. Шук-шаян оныклар алмаш-тилмәш бишекне тирбәткәндә әйләндереп капламасын дип, читтән генә дәү әти күзәтә. Бәләкәчнең алты яшьлек абыйсы Әнәснең күзе ут яна: энекәше зурайгач, икәү качышлы уйнарлар...

Ә алдагысы, тәрәзә уеп карасаң да, күренмәс. Чиратка тезелгән еллар исәп-хисап йомгагын тәгәрәткәндә, анда менә ниләр чорналыр: «Фәрит Шәйхетдинов. Көрәш буенча Татарстан һәм Россия чемпионы, шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә үткәрелгән турнирның 1977 елгы чемпионы, унбиш мәртәбә Сабантуйларның абсолют батыры».

Әмма Яшел Үзән районының Карауҗа авылы малаена җиңел генә бирелмәс дан-дәрәҗә. «Җир тырмашып» дигән сүзләрне үзгәртеп әйтсәк: «Мәйдан тырмашып яуланыр алар».

«Баш тренер. Баш хөкемдар. Татарстанның Сумо көрәше президенты» вазифалары Сәгытдин улына дөрес һәм гадел булганы өчен йөкләнер.

Тик йомгакта ак җепләр белән бергә карасы да буталыр. Сынауларны тауга биргәннәр – күтәрмәгән, аннан соң кешегә биргәннәр – күтәргән, ди, борынгылар. Күтәрә Фәрит Шәйхетдинов...
1. «Ала да бәрә, ала да бәрә»

 «Мин үземне өч яшемнән бирле хәтерлим. Тәнем кояшта каралып беткәнгә күрә кушаматым «Кара малай» иде. Әти: «Тышың кара, эчең ак булсын, улым», – дияр иде. Биш тулганда, сөннәтче бабайны чакырдылар, ычкынмасын дип, әни башымнан, Шәйхетдин дәү әти аягымнан тоткан иде. Безнең чор балалары компьютер зәхмәте белән чирләмәде, без дөньяны табигать аша танып белдек. Тау итәгенә урнашкан Карауҗа гөлләр иле белән тиңләрлек дәрәҗәдә матур, таудан өстәрәк – алмагач, чия, карлыган бакчасы, Петьялка елгасы үзе бер могҗиза, ул Илләткә, Илләт Иделгә, Идел Каспий диңгезенә коя иде. Елгабызның аръягында яшелчә совхозының кәбестә, чөгендер, кишер, кыяр, помидор ише нигъмәтләре без – бала-чаганың күзен кыздырып торыр иде. Авыл тугыз урамнан гыйбарәт. Безнең оч малайлары иң көчлесе, иң усалы, безне беркем җиңә алмый, бездән шөллиләр иде. Бер-беребез белән бәргәләшсәк тә, тиз дуслаша идек анысы. Сугышып йөрергә вакыт та юк, авыл баласының эше муеннан, һәр йортта терлек-туар, кош-корт... Апрель азагында ук иллеләп йомыркадан каз-үрдәк бәбкәләре борын төртә; аларны тилгән-мазардан мин саклыйм; боларга тагын җил тидерергә дә ярамаган нәзберек күркәләр өстәлә. Сыерларны ашату нужаның да нужасы: кышкы печән запаслары чәйнәлгән, сарайда кызгандырып, «мөгезлеләр» мөгри. Сусыл яшел үләннәрне алар төшендә күрә. Әмма язгы ташуларда бөтен җирне су баса һәм күперләрнең икесе дә җимерелеп, хуҗалык көтүенә юл бикләнә. Май аенда, ничарадан бичара, сыерларны бау белән бәйләп, болынга илтә идек. Көтүчеләр яллагач, эшебез җиңеләйде, дисәм, малларның кайтышына нәрсәдер әзерләргә кирәк. Тау битендәге люцерна менә дигән азык та бит... Шуны урак белән урганда, агрономга эләксәң – харап! Ул куа, ә без җил белән узышып элдертәбез, аяк киемнәре төшеп калса да борылмыйбыз. Кукуруз басуыннан кача-поса җыйган чүп үләннәре кипкәч сәнәк белән очыртырлык кына кала. Холкым шундый иде: таш авырлыгындагы чи үлән көлтәсен малайларга күтәртәм, ә үземә берсеннән дә булыштыртмыйм. Әллә көчемне күрсәтәсем килә, әллә артык үҗәт идем, йөгемне бавыннан тешем белән каптырып иңбашыма куям. Әле бит минеке бүтәннәрдән өч тапкыр авыррак! «Рейслар»ым да күбрәк. Дуслар әбәт ашаганда, кукуруз басуын тагын бер әйләнәм.

Кышның үзенә икенче төрле мәшәкате: кар көрәү, тирес түгү, су ташу. Соңгысы бигрәкләр дә үзәккә үтте, чөнки авылдагы сиртмәле коеларның суы кими һәм без Әнәс абыем белән зәмһәрир суыкмы ул, кар-буранмы, чанага флягалар утыртып, ике чакрымдагы «Хаҗи мулла» чишмәсенә барабыз, төпсез чиләккә ташыйбызмыни, су тиз бетә, чөнки безнең гаиләдән тыш мунчада өч күршебез юына иде.

Дәрес әзерләү юк иде. Мин өйдә: «Дәресеңне карадыңмы?» – дигән сорау ишетмәдем дә. Яхшы укыдым, көндәлектә гел «дүртле» һәм «бишле» билгеләре генә, шуңа күрә әниләрнең күңеле тыныч иде.

Уйнарга да өлгердек без. Көрәш белән мавыгу әнә шул уеннан башланды бугай. Мәгъсүм Галиуллин (күршебезнең адашы) илленче елда туган, миннән олырак иде. Аның дүрт ел армиядә хезмәт иткән Госман абыйсы Казанда самбо түгәрәгендә шөгыльләнгән. Ялларда авылга кайткач: «Болай да тегеләй», – дип, йодрыкларын болгап, энесенә күнекмәләр күрсәтә икән. Мәгъсүм уйнаганда, капылт кына билдән «буып»: «Туктагыз әле, көрәшик әле», – дип, безне җиргә ата да бәрә, ата да бәрә. Күрше малайлары яшьти Солтан белән кече Мәгъсүм: «Авырттырдың», – дип үкерепләр елап, әниләренә әләкли. Китә талаш, китә ызгыш! Олы Мәгъсүмне эт итеп сүгәләр. Минем дә тәнем авырта, тик мин тешемне кысып түзә идем. Әгәр алар кебек «тренер»дан зарлансам, әти: «Әле син үзеңне яклый алмыйсыңмыни?!» – дип, колак төбенә кундырачак иде. Мин шыңшымагач, олы Мәгъсүм көрәш ысулларын күбрәк миңа өйрәтте. Тукылган келәм кебек ямь-яшел чирәмгә туптай тәгәрим генә. Ошады көрәш! Аңарда ниндидер тарту көче бар иде.

Безнең Карауҗада ни сәбәпледер 1971 елларга кадәр Сабан туйларын оештырмадылар. Шуңа күрә безнекеләр тирә-күрше авылларга йөрде. Рафаэль, Тәлгать, Хәйдәр, Госман абыйлар көрәшкәндә, мин сабый көнләшүе белән көнләшә идем. «Вәт алар кебек кулыңа сөлгене йомарлап тотарга иде дә көндәшләреңне бер-бер артлы җиргә сыларга иде!» – дип хыялланулар истә. Баш батыр калу уемда да юк, ул әле буй җитмәслек биеклектә! Әнә, Карауҗаның данлыклы абыйлары да аңа ирешмәгән.

Мәгъсүм белән күнекмәләрне туктатмадык. Ничек тәвәккәлләдем икән: 1967 елның җәендә Уразлы Сабан туена бардым. Миңа унөч яшь. Мәгъсүм берничә малайны бәрде. Мәйдан тирәли халык, кемгәдер сызгыралар, кемнедер, «әйдә дә әйдә!» дип куәтлиләр. Мин дә батырайдым: кеше күзендә беренче бил алышу, беренче чирканчык... Кызулык белән бер-бер артлы алты малайны аркасына яткырдым. Призы «шәп» иде: дистә йомырка! Шуларны майкама төйнәп очтым авылга!

– Дәү әни, миңа бүләк бирделәр! – дип кычкыра-кычкыра өйгә керсәм – йомыркалар сытылып изелгән, майкам буялган. Йомырка малмыни, аның каравы Карауҗада дәрәҗәм артты. «Ишеттегезме, Сәгытдиннең теге кара малае Сабантуйда көрәшеп откан, ди!»

Наил исемле малай миннән бер сыйныф алдарак укый, «Пионер» дигән велосипеды аның иң кадерле «техникасы», ул аңа теләсә кемне атландырмый иде. Гаҗәп бит, Наил минем көрәшкәнемне караган икән, хәзер урамда әллә кайдан балкып:

– Фәрит, әйдә, дуслашабыз, мә велосипедымны, йөр рәхәтләнеп, – дип юмартлана иде.

Йомырка белән «бәхилләткән» Сабан туеннан соң нигәдер бүтән мәйданнарга атлыкмадым. Мөгаен, көрәш дип дәртләндергән кешем булмагандыр. Ләкин күнегүләрдән бизмәдем, һәрдаим кабатладым. Кышкы суыкларда бәрәңге бакчасында кар шыкырдап туңгач, аяк батмый. Шунда яшьти Мәгъсүм белән бер-беребезнең кабыргасын «саныйбыз». Хәйләгә дә өйрәнәбез: көндәшең үзенә таба тарткан вакытта уң аягың белән атлап аны астан төртеп җибәрәсең. Бу безнең үзебезчә отработка санала иде. Тугызынчы сыйныфта тракторчы һөнәренә укыдык. Кышкы салкыннарда дәрес үткәрмиләр, миңа «мәйдан» бушый, парта-өстәлләрне эттерәм дә, малайларны кыздырам:

– Әйдәгез, көрәшәбез!

Каяндыр күңелгә штанга «җене» оялады. Гер күтәрү белән мавыктым. Авылда секцияләр юк, үзбелдегем белән кайнаштырам. Үземә үзем тренер, кыскасы.


2. «Һы, куркасыңмыни?»

Бүген чыгарылыш кичәсе. Бүген мәктәп белән саубуллашалар. Моңсу да, күңелле дә. Моңсу – син оясыннан очкан кош хәлендә, кая кунарсың? – Билгесез. Күңелле – син буй җиткергән егет, син – мөстәкыйль! Иртән үк Әнәс абыйсы күлмәк үтүкли. Фәрит белән Сабан туена җыеналар. Кичәгә кадәр Биектау районының Брикетный бистәсен өч тапкыр урарга була. Фәритне үгетләргә кирәкми дә: бара! Аның гер күтәрергә исәбе. Ничә ел йомры тимерләр белән беләкләрен шәбәйтте, инде нәтиҗәсен күрәсе иде.

Гер тирәсендә таза-таза ир-егетләр таптана иде. Боларның йодрыклары да үгез башы хәтле. Берәүсе: «Әй», – дип кул селтәр, әзмәверләр арасына кысылмас иде, тик Фәрит ниятеннән чигенмәде, ике потлы герләрне егерме тугыз тапкыр һавага «чөйде» егет. Аңа өченче урын тәгаенләнде. Кәеф шәп, күңел җырлый, абыйлы-энеле салмак адымнар белән мәйданга юнәлделәр. Ә анда пар бөркетеп, яшьләр көрәшә иде.

Әнәс абыйсы җиңелчә генә энекәшенең иңбашыннан какты:

– Син дә чык!

Фәрит кашын җыерып, аңа текәлде. Шаярта дисәң, кыяфәте җитди.

– Көлдермә инде, абый. Нинди көрәшү, ди. Чын көрәшчеләр ел буе умыртып ит ашап, каймак эчеп, көч туплый. Алар яхшы тренерлар белән дә шөгыльләнә. Мин гер күтәрергә килгән идем, шул җитәр.

– Һы, куркасыңмыни?

– Мин куркаммы? Минме?! Юкны сөйләмә инде, абый.
Моңарчы сүнимме, кабыныйммы дип пыскыган көрәш дәрте кисәк кенә дөрләп кабынды. Гүя күкләр аңа эндәшә иде: «Тырыш, билеңне бирмә-ә!» Алты көндәшен еккач, хөкемдар аны туктатты: – Шәйхетдинов, ял ит!

Нинди ял ди, ул тамчы да армады, киресенчә, беләкләренә баһадирлар көче иңгәндәй тоелды. Сөлге тансыклаган уч төбе кызышты. Сагындырган көрәш, сагындырган!

Ә бит авыл клубы каршындагы маҗарадан соң нәрсә дигән иде? Армиягә чакырулы Госман: «Кая әле, көрәшеп карыйк», – дигәч, Фәрит аны ике тапкыр күтәреп җиргә бастырды. Ә шунда Госман шаярып, кисәк кенә егетне ташка тондырды. Ике атна сызланды Фәрит. Диагнозы куркыныч: тәненең ите кабыргасыннан купкан иде. «Бүтән гомеремдә дә көрәшмим», – дип тәүбә иткән иде ул. Тукран тәүбәсе икән лә!

...Ул тагын өчәүне чирәмгә сузып салды. Хәзер дәү-дәү абыйлар белән көч сынашасы. Алар сигезәү, майлы сарык ите ашаганнар, ахрысы, һәммәсе дә симез, кояшта битләре ялтырый. Фәриттән ике тапкыр авыррак болар. Мәйдан кырыенда абыйсы кулы белән ишарәли. «Хуп, олылар белән ярышма», янәсе. Ярыша! Дүртесен әүмәкләтте Фәрит. Менә юан гына берәү мыш-мыш сулап, егетнең каршысына басты. Гәрчә көрәш уты дөрләгән саен дөрләп канатландырса да, егет акыл белән уйлап өлгерде: «Бу абзый белән бәйләнмәскә кирәк. Чаманы чамаларга!»

– Абый, бүген безнең чыгарылыш кичәсе, – диде ул. – Син мине имгәтмичә ипләп кенә ек инде, зинһар.

Ярышлар тәмамлангач, хөкемдарның тавышы яңгырады:

– Яшьләр арасында Шәйхетдинов Фәритне батыр дип игълан итәбез!

Зур мәйданнарда тәүге тапкыр җиңү тәмен татыган туганын абыйсы аркасыннан шапылдатты:

– Мин сиңа ышанган идем, энем. Маладис! Вәт хәйләкәр төлке! Килеш-килбәте сата ич: иртән үк хәйлә капчыгы теккән. Тәки кулга сөлге тоттыртты! Юкка гына Фәрит аны эчке тренерым дип атамый икән. Ачуланмады егет, кайчандыр бер аның тарафыннан шундый кыю адым ясалырга тиеш бит инде.

– Сиңа рәхмәт, абый. Их! – Фәритнең күзе очкынланды. – Их, баш батыр булып калсаң иде ул, ә?!

Абыйсы аңардан да ныграк шатланган иде. Кемнең энесе? – Әнәс энесе! Дан-шөһрәт җиле аңа да әз-мәз кагыла.

– Ул көннәрне дә күрергә язсын, энем!

«Ә-әмин, – дияр фәрештәләр, – ә-әмин!»

Бүген ул Сабан туе батыры сыйфатында тар урамнарны киң итеп, күкрәк киереп (масаеп түгел!) Карауҗага кайтыр. Сыйныфташлары: «Ничек көрәштең?» – дип сораса, тыйнак кына: «Ярыйсы гына»,– дияр.

Ә дусты Зөфәр Хәнәфиев белән сөйләшкәндә, сүзгә саранланмады Фәрит, чөнки дусты да көрәш белән эрләнгән, көрәш белән тукылган җан иде. Институтка да бергә җыеналар. Фәрит авыл хуҗалыгына дигәч, Зөфәр кырт өзде:

– Юк, без синең белән педагогия институтының физик тәрбия факультетына документлар тапшырабыз!
Тапшыралар да бит, анда бер урынга җиде кеше. Конкурс! Кая инде ул авыл баласына сират күпереннән узулар.

Ул елда аңа студент бәхете тәтемәде. Билеттагы унөченче санны абитуриентлар тискәре сан дип өнәми иде, ә егет моңа борчылмады: әтисе вафат, өйдә ике кечкенә сеңел, акча ягы такыр, эшләр, әнисенә булышыр.

Фәрит тимер-бетон эшләнмәләр заводына урнашты. Ә эчпошыргыч кичләрдә нишләргә икән дип аптырамады ул: «Динамо» спорт сараена штанга секциясенә язылды. Авылда ватык трактор тәгәрмәче катокларын ташып, штангалар укмаштырса, биредә аның бөтен шартын китереп ясалган чып-чыны иде.

Фәрит ялт-йолт як-ягына каранды. Залда бер ир-ат кайнаша иде, аңардан:

– Моны кузгатырга ярыймы? – диде.

Тегесе көлемсерәде:

– Йөз дә биш килолы ул, аударып аягыңны чәрдәкләмәсәң – давай!

Аягыңны чәрдәкләмәсәң, имеш. Әйдә, күр! Егет эһ тә итмичә штанганы баш очына күтәргән генә иде, күзе шарланган ир тренерга йөгерде:

– Тизрәк килегез, тизрәк! Баһадир табылды!

Зөфәр аның бу мавыгуын өнәмәде бугай, бер күрешкәндә:

– Безнең институтның спорт залында тренер Валерий Арсланов грек-рим көрәшенә өйрәтә, – диде һәм, тел чарлаган оста лектормыни, тыр-тыр лекция укырга кереште. – Беләсеңме, бу көрәшнең ватаны – Греция. Ну, малай, бик борынгы көрәш, сиңа әйтим. Кара-каршы алышасың инде. Татарча көрәштәге кебек, аларда рөхсәт ителгән алымнар гына кулланалар, малай. Тигезлеген югалттырып, көндәшеңне сырты белән, һоп, келәмгә кысасың! Хәрәмләшү, аяк чалу яки дә аяктан тарту тыела. Вакыты кыска, тиз тәмамлана. Озаклап сугышып, кәҗә маеңны чыгармыйсың, һе-һе! Плюсларын әйтимме? Җитезлегеңне, көчеңне арттыра. Сине үзебезгә чакырам! Икәү күңеллерәк, малай.

– Юк, Зөфәр, кыстама!

Фәрит бу тәкъдимгә ризалашмагач, дусты җенләнеп:

– Алайса мин институтны ташлыйм, – диде.

Менә сиңа ультиматум! Вакыт-вакыт Зөфәр кайнар баштан тәртәгә тибеп вата-җимерә иде.

– Акылсызланма! Исәр генә үзе атланган ботакны кисә. – Егет дустын әрләде. – Ярар, киләм! Вәгъдә!

Факультет тренеры Арсланов исә коры гына сөйләште:

– Кайдан? Исемең кем? Ничә яшь?

– Карауҗадан. Фәрит. 1954 елгы.

Тренер әдәп саклап маташмады:  

– Миндә шөгыльләнергә соңардың, яшең узган, хуш, – диде.

Һе, унсигез яшьтә картайганмы ул?! Әкият! «Зөфәр дустым хакына алыгыз», дип мескенләнеп тезләнсенме инде киребеткән алдына? Иелгән башны кылыч кисми, диләр, дөрес, кисми, ә горурлыгыңны кыеп кына төшерә.

Зөфәр кырмавык кебек чат ябышты:

– Шулай диме? Хуш, диме? Ә син бирешмә, киләсе елда барыбер сезгә укырга киләм, диген. Аңла, зинһар, миңа синең белән әзерләнергә җайлы. Синең белән күнегүләр дә икенчерәк. Ике тинтәк кушылса – яу була, ике ипле кеше кушылса – тау була, ди. Без синең белән биек-биек таулар өярбез, малай!

Моның хәтле ялваруларга таш та эрер иде, валлаһи! Икенче тапкыр баруында кырыс тренер йомшарган иде.

– Нәрсә, тагын килдеңме, Шәйхетдинов? Үҗәт икән үзең. Ярый, төркемгә кушыл. Карап карыйк, кемнәрнең корбаны булырсың икән...

Баксаң, «корбаннар» аның үзендә үк икән. Ярты айлык күнегүләрдән соң тренер аңа берсе – ике, берсе өч ел мускул үстергән егетләрне каршы куйды. Икесен дә бәрде Фәрит. Үзебезчә, татарча! Чөнки балачакта өйрәнгән алымнар онытылмаган. Зал биһуш иде. Остазның күзе маңгаена атылды. Күрде: Шәйхетдинов уңышлы алымнар кулланды. Ләкин секциянең кыйбласы грек-рим көрәше, ә тренер аның фанаты иде. Мөгаен, ул Фәритне үз ягына табан борыр. Борса нишләтәсең, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр, аңа да көрәшнең әллә ничә төрен өйрәнү комачауламас иде. Сменадан туры тренировкаларга ашыкты ул. Көрәш өермәсе җиле-давылы белән аны үзенә бөтереп алган иде.


3. «Син мине дөрес ектың»

Тормышымда үзгәреш: мин студент! Уку һәм көрәш агылый белән тагылый кебек гел бергә. Казанның «Химстрой» оешмасы спорт залында Гайнетдин Мөхәммәдиев көрәш секциясе ачкан дип ишеттем. Монысы чиста татар көрәше, милли көрәш! Без – авыл малайлары (егетләре димәкче идем) шунда ияләштек. Зөфәр белән еш аралашабыз. Безгә аңлатуы кыен бер сәерлек хас: беркайчан да парлашып көч сынашмыйбыз. Ник? Нигә? – җавапсыз табышмак. Үзебез шул кадәр якын дуслар. Сабан туйларында мин – аны, ул мине егарга җөрьәт итми.

– Мине ек, – ди Зөфәр.

– Юк, син мине ек, – дим.

Берсендә тренерыбыз:

– Яшьләр арасында Россия чемпионатына икегезне сайладым, сез – дуслар, – диде. – Бүтән кеше алмыйм.

Үтер, чын-чынлап көрәшеп булмый! Әлеге дә баягы: «Син ек та, син ек». Сәгать телләре текелди: җиңүчесе юк! Вакытны суздык-суздык та егерме ике белән егерме икегә тәмамладык.

– Килегез әле бире, – диде Валерий Әхмәтович һәм җилкәбездән каптырып, маңгайларыбызны чәкештерде дә артыбызга типте. – Артистлар!

Нәтиҗәдә без чемпионаттан мәхрүм калдык. Үкенмәдек, безгә дуслык кадерлерәк иде. (Гомер узар, туннар тузар, дигәндәй, бүген Валерий Арсланов Мәскәүдә яши. Минем аңа хөрмәтем зур, Казанга килсә, үзем каршылыйм. Ул минем өемдә – иң кадерле кунак.)

Зөфәрнең җиңүләре – минем дә җиңү, Зөфәрнең уңышлары – минем дә уңышым, дустым өчен чиксез шатлана идем. 1973 елдагы Мәмдәл Сабан туенда ул баш батыр булды. Ә икенче елда миңа бәхет елмайды: теге хыялым тәки канат ярды бит. Миңа башта өчне җиңәсе. Беренче көндәшне аудардым, өченчесе Ринат исемле таныш егет, оста көрәшче. Аны да аттым. Ул шундыйрак кызык кеше:
– Әйдә, тагын кабатлыйбыз, – ди. – Ринат, – мәйтәм, – булды бит инде, әле минем алда өченче белән алыш-биреш. Ринат борылды да:

– Әнә кара, сиңа нинди пәһлеван чыгып килә, әйдә соң, шуның белән чилән, – дип көлде.

Чын мәгәр, пәһлеван! Таза гәүдәле, киң җилкәле, эре-эре атлаганда, аяк астында җир тетри, диярсең. Ят кеше, безнең як ир-атларына охшамаган. Ахырдан әйттеләр: институттан соң «Бишнә» совхозында бер ел эшләгән, егерме дүрт яшьтә икән. Шундый көчле үзе, тиреңне куптарыр. Билдән умырып тотты. Тыпырчына-тыпырчына ычкындым моңардан. Әзме-күпме тәҗрибә бар. Ул тагын умырта, тик мин күтәреп, җир белән тигезләргә ирек бирмим. Зөфәр кычкыра:

– Ике аяк арасына кер!

Шулай тарткалашканда, аскарак төштем дә пәһлеванны күтәреп тә бәрдем.

Алда уналты батыр арасында ярыш. Әле генә миннән оттырган мужигым да исемлектә. Зөфәргә эләкте ул. Икәү җир җимертеп көрәштеләр, минем дус җиңдерми, әйләндереп кенә сала моны. Берсендә тукталышта торам, яныма машина туктады.

– Утыр, Фәрит, – ди хуҗасы.

Теге пәһлеван! Югалып калдым, киң җилкәле кеше кырыена ничек сыярмын, мәйтәм. (Ул безгә киләчәктә үзенең кем икәнен белгертер: югары постлар биләр, министр кәнәфиендә утырыр, районнар җитәкләр, халыкта зур шәхес булып танылыр.)

Ике дистә елдан соң без аның белән трибунадан көрәш карадык. Хәтерен ташка уйган: таныды. Тану гынамы, Мәмдәл Сабан туендагы хәлләрне онытмаган!

– Син мине дөрес ектың, Фәрит, ну, теге малай алдады, – ди. Зөфәр турында әйтә. «Алдамады», дисәм, трибуна ишеләчәк иде.

Хәвеф-хәтәрдән уен-көлке белән котылдым:

– Сезнең кебек баһадирны хәйләләмичә генә ничек җиңәсең, – дидем.

Мәмдәл мине – егерме яшьлек егетне баш батыр исеме белән бүләкләде. Әни – сизгер, улының дус-ишләре белән кайтасын белеп, мул итеп табын әзерләгән иде. Тәкә чалынды. Ишегалдында казан астык, хуш ис белән борынны кытыклап, быгыр-быгыр шулпа кайный, авылның олысы-кечесе безнең йортка агыла. Карауҗада бәйрәм! Сәгытдиннең кара малае – герой! Әти генә юк. Кырык биш яше дә тулмаган әти җир куенында. Их, түбәсе күккә тияр иде. Миңа: «Үз гомереңдә ничә тәкә боты кимердең?» – дип шаярталар. Утызлап! Әмма мин аларның берсен дә качып ашамадым: авылдашларны, дус-ишләрне, туган-тумачаны сыйлау җан рәхәте иде.

Берсендә көрәш чемпионы Азат Ногмановның абыйсы миңа:

– Әйдәле, минем энекәш белән көрәшеп кара, – диде.

Азат – медицина институты студенты, бик гыйлемле егет. Кулында революциягә хәтле басылган сирәк китаплар. Анда спортчыларга ни-нәрсә ашарга, нинди витаминнар эчәргә – тәфсилләп язылган. Ул чишенү бүлмәсендә безгә туклану кагыйдәләрен аңлата. Ә безнең ашау ягы әллә ни түгел: такы-токы гына. Тренировка вакытында ук мин аны әйләндереп аттым. Шуннан соң Азат минем хакта төпченгән: «Бу егет кем? Шулай көчлеме ул?»

Икенче елда Татарстан беренчелегенә үткәрелгән бәйгедә без тагын очраштык һәм үзара ничьяга килештек. Мин кемгәдер оттырып, дүртенче, ә Ногманов беренче урынны алды. Ходай 1976 нчы елда безне өченче мәртәбә маңгайга маңгай терәтте. Шунысы кызык: көндәшенең биленнән тотсам – ике кат футболка кигән! Моның хикмәте шунда: футболканың берсе күтәрелә дә, икенчесеннән сөлге шуа.

– Сал, брат, – дим.

Тыңлады көндәш. Икенчесе астында өченчесе дә бар икән! Мин чемпионны җиңел генә келәмгә аудардым. Берәр эчкерлерәк бәндә чемпион башы белән егерме ике яшьлек гап-гади егеттән җиңелгәч, чыраен сытып эндәшмәс тә иде, киң күңелле Азатның, киресенчә, миңа карата хөрмәте генә арткан.

Миңа тәүлек бик кыска тоела, вакыт җитми иде. Уку, секцияләр, ялларда – авыл. Карауҗада Госман Хөсәенов малайларны татарча көрәшергә илһамландырды, мин инде Казаннан кайтканда, иң беренче клубка сугылам, кино күрсәтелмәгән кичләрдә урындыкларны почмакка өеп, мата җәябез, сәхнә шулай ук – безнеке, малайлар кызып китсә – аннан аска мәтәлүләре дә ихтимал. Ул чорларда мәктәп балалары өчен секция оештырган авыллар сирәк иде, «Яшь ленинчы» газетасы призына ярышлар башлангач кына, боз кузгалды.

Клубның тагын бер тарту көче – анда яшьләр күңел ача, көләләр, шаяралар, сыздырып уйнаган гармун көенә очып-очып, кызлар бии. Гармун дигәннән, миңа – алтынчы сыйныф баласына әти бозау суеп саткан акчага гармун юнәтте. Без күрше малае белән мунчада шуны шыгырдата идек, соңрак Әнәс абый баян бүләк итте. Әмма «ничауа» гына сиптерсәм дә, кеше алдында уйнарга кыенсына идем. Ә кыз-кыркын гармунчыга мөкиббән, гармунчы авылда «кыйммәтле тауар». Тик минем кызлар белән чөкердәшергә вакытым юк, аннары бер авыз пешкәч, нечкәбилләр гайрәтне чигермәсә дә, әллә ни кызыктырмый иде. Мәктәптә укыганда, Фирая исемле чибәркәйгә гашыйк идем. Фирая Мәскәүдә туганнарында яшәп укыды, җәйләрен авылда әниләрендә иде. Кыз фәрештәдән яралган төсле – кая ул ирененнән үбү яки кочу, бармагына да кагылмыйсың, җан ярата да, күз соклана. Фирая безнең институтка укырга керде. Янәшәдә генә, кул сузымында гына, ләкин сирәк очрашабыз, чөнки әлеге дә баягы мин «эш кешесе», ягъни «көрәш» дип, күз-баш тонган. Атнага өч тапкыр үзебезнең спортзал, Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Татарстан җыелма командасы тренеры Сәлахетдинов Мәгаз абый кул астында күнекмәләр чарлау үзәккә үткән, бигрәк тә күсе төсле сәгатьләремне кимергән юл! «Юлның ни катнашы?» – диярсез. Тулай торакта урын бирелмәгәч, башта Телевышкада – апаларда, аннары җәһәннәм читендәге Северный бистәсендә – Әнәс абыйларда тордым. Институтка дүртәр транспорт белән барасы. Әнинең сеңлесе Фәния апа студентлар ашханәсендә эшли иде, кем беләндер мине Губкин урамындагы тулай торакка урнаштыру турында сөйләшкән. Комендант хатын кулымдагы кәгазь кисәгенә акаеп:

– Йөриләр инде монда блат белән! – дип мыгырдагач, хурландым. Без – авыл малайлары, нахаллыкка өйрәнмәгән, кешенең соңгы телем ипиенә ымсынган шикелле тоелды да, борылдым да киттем. Фираямы? Табигый ки, кыз баланың ир куенына сыенасы, бала табасы килә, башка егетне сайлады Фирая. Аерылуларны авыр кичердем, әни дә сизде: «Берәр нәрсә булдымы әллә, улым?» – диде. Безнең буын яшереп яратты, хисләрен җилгә чәчми иде, ничек әнигә: «Кызым кияүгә чыкты!» – дип зарланасың, ди.  

Ә Җир шары синең аһ-зарыңа карамый, күчәрендә әйләнә, мин дә әйләндем: институтны тәмамладым, диплом кесәдә. Ул заманнарда яшь белгечләрне мәҗбүри төрле җирләргә тараталар иде, миңа: «Син сәләтле көрәшче, Казанда эшкә билгелибез», – дисәләр дә, баш туган якка каерды. Әни ялгыз, әни! Җәке мәктәбе директоры Зиннур Маликович үзенә әйдәкләде. Мин аңа бер шартымны җиткердем. Әтинең апасының малае Илдарлар өйләребез өйгә терәлгән күршеләребез иде. Туганым уку алдынгысы, математика фәненнән республика олимпиадаларында беренче урыннарны шапылдата гына, ул кимендә фән докторы дәрәҗәсенә ирешәчәк иде, әмма институттан соң аспирантурага калмады, әнисе авыргач, Карауҗада укытты. (Сүз уңаенда, Илдар җәмгысе утыз ел мәктәп директоры камытын «киде», бүген дә исән-имин генә мәктәптә эшли.)

– Зиннур абый, Илдарны да чакырсагыз, мин риза, – дидем. Физкультура укытучы буларак, планда каралган «раз-два»лар, гимнастика, йөгерү, туп тибүләр белән генә чикләнсәм, дөньям тараер иде. Киңлек-иркенлек – мәйданнарда ул!

Җәкедә ир балалар әзрәк, ә безнең авылда алар чутсыз иде, шуңа күрә, түгәрәкләр алырга кушмасалар да, Карауҗада көрәш секциясе ачып җибәрдем. Үзем тренер. Чаткы күрше Чүриле, Күлбаш, Каратмән авылларына хәтле чәчрәде һәм нәтиҗәсе дә озак көттермәде: шәкертләрем Яшел Үзән, Аккош күле Сабан туйларында бил алышты.

1977 ел аеруча истә. «Социалистик Татарстан» (бүген «Ватаным Татарстан») газетасының ил каһарманы Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнирларында катнашу өчен (үз авырлыгындагы Җәке һәм Карауҗа егетләреннән Яшел Үзән җыелма командасы туплап) гариза илттем. Ул Казан шәһәрендә узды һәм анда Татарстан төбәкләреннән йөздән артык, шәп-шәп көрәшчеләрнең ике дистәгә якын төркеме җыйналды. 77 нче елларда Раббани Гайфуллин, Михаил Чернов, Михаил Минеев кебек баһадирлар мәйдан арысланнары иде бит. Минекеләр шөлләмәде, шундый көчле командалар арасында җиңеп чыктык. Мактанмыйм, факт буларак кына әйтәм, мин чемпион титулына ия булдым. Уңыштан борын чөелмәде, алда әле маңгай тиреңне тамызып яуланачак призлар, исемнәр көтә: мин үзем нигез салган көрәш мәктәбендәге йөзәрләгән малайларны милли көрәш рухы сеңдереп тәрбияләргә тиеш идем. Әзерләндем. Җиңемне терсәккә кадәр сызгандым. Туган авылым Карауҗага күчендем. 

(Дәвамы бар)