Логотип Казан Утлары
Повесть

Ярлыкану бәхете (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Таныш булмаган таныш

Туйларын яшьләр көзге эшләр бераз тәмамлангач, чагу төсләргә бай әбиләр чуагына таба уздырмакчы булды. Бераз әзерлек чаралары да күрәсе бар. Никахтан соң атна чамасы узуга, Зиннәтнең дөньяга тудырган анасын күрәсе килү теләге янә көчәйде. Көненә бер булса да, аның адресында күрсәтелгән йорт тирәсен әйләнеп кайтырга булды. Узганда, фатиры урнашкан подъездга кереп-чыгып йөрүчеләргә текәлеп-текәлеп үтсә дә, «менә монысы, мөгаен, минем әнидер» диярлеген очратмады.

Кем белә, бәлки, әнә теге утыргычта бер ир белән көлә-көлә нәрсә хакындадыр гәп коручы, чәчләрен биек итеп артка өеп куйган, җәйге затлы ак костюмдагы хатын шул үзедер? Ә әнә теге аягын чалыштырып атлап, култыгына шешә кыстырып кереп баручы хәсрәт төенчеге шул Фисә булса? Күрмәгәннең күрәсе, күргәннең качасы килә кебек булмасын тагын. Дәү әнисе әйтмешли, һәр тишеккә бармак тыксаң, еланга эләгерсең... Шулай да сер яшеренгән нәрсәгә җан мавыга икән шул... Бәлки, дөньяны борын тишегеннән күзәтеп, бүтәннәргә мыскыллы караш ташлап узучы менә шушы фырт ханымдыр ул? Кем соң син, кем соң?.. Икеләнгән шикләнер, шиге белән чикләнер, дигәндәй, нигәдер һаман аның фатирына керергә һич аягы тартмый Зиннәтнең? Авыр төенне чишәрлек көч һәм куәтне туплый алмый һаман азаплана әле.

Көннәрдән бер көнне Нәзифәнең:

– Уйланасың да утырасың, әйдәле бүген кич әниемнең түтәсенә – Чибәр әбиемә барып килик. Дәваханәдә калып, никахыбызга киләлмәде. «Кияүне алып кил, күрәсем килә», – дип өзми дә куймый дигәч, аңа иярми булдыра алмады. Әмма бик тиз генә чыгып китеп булмады әле өйдән.

– Сират күпереннән үткәргәндәй бәяләп караячак Чибәр әбием безне. Ул бик зәвыклы кеше. Күп еллар үзешчәннәр театрында уйнаган, һөнәре буенча табибә. Белмәгәне юк. Инде мәдрәсәләрдә ислам динен ныклы өйрәнеп, үзе мөслимәләргә гыйлем бирә... Менә кара кашлы, кара чәчле син матурыма ак күлмәгеңнең үтергеческий килешә торганы һәм кара чалбарың, яхшылап үтүкләдем, үземнекеләр дә әзер, – диде Нәзифә, ирен чите белән генә елмаеп.

– Диңгездәй зәңгәр күзләреңә пар блузкаң сине тагын да серлерәк итә. Ә мин гашыйк булган җитен төсле чәчләреңә беләзек һәм алкаларың төс, – диде Зиннәт, Нәзифәнең сылу тәнен тагын да сылурак күрсәткән кофтасының арткы төймәләрен каптырышып.

Очраклылык һич очраклы түгелдер. Шундый уй килде Зиннәтнең башына, Чибәр әбинең кәккүк әни яши дип фаразланган серле йорттан булуы, торакларының да шул ук подъездда, хәтта терәлеп торган күршеләр дә икәнен белгәч. Җитмәсә, ишекләре дә бер-берсенә колач җәеп ачыла икән, хәтта фатирларны, икесенә уртак кечкенә коридор калдырып, бер тимер ишек белән берләштергәннәр. Зиннәттә чын ир-егетләр холкы – ул сүзчән егет түгел. Шул сәбәпле Нәзифә әле аның бу көннәрдә әнисен эзләгән мәшәкатьләрен дә, аның адресын табуын да белми иде. Зиннәт исә һаман бар аңлаганын тик күңеленә генә беркетеп барды. Идел күрми итек салма, танымый әйтеп салма, дигәндәй, Нәзифәсенә берни белгертмәде. Кем белә, бәлки, адресы ялгыш булуы да бар. Шулай килеп чыкса, гарьлеккә калуыңны көт тә тор?!

Чибәр әби аларны, сөенеп, якты йөз, тәмле сүз белән каршылады. Нәзифәнең әнисен искә төшереп, балавыз сыгып алганнан соң, аңа җәннәт рәхәтлекләре теләп, дога кылды. Күчтәнәч һәм никах бүләкләре өчен рәхмәтләрен белдерде. Яшьләрнең аркаларыннан сөеп, аларга мәхәббәтле, парлы озын гомер, дүрт саны төгәл тәүфыйклы һәм иманлы сабыйлар теләде. Никах мәҗлесенең ничек узуын сорашып:

– Бигрәкләр дә пар килгәнсез. Ризыкларыгыз киң, бәхетегез мул булсын берүк, балалар, – дип, белгәннәрен укып, изге теләкләрен җиткерде.

Бергәләп гәпләшеп чәйләп алганнан соң, Нәзифә табынны җыештырышып, гөлләргә су сибәргә, туганына аш-су бүлмәсе мәшәкатьләрендә булышырга тотынды. Зиннәткә дә эш табылды: Нәзифә аңа чүп кәрзиннәрен бушатып керүне җөпләде. Ул чыгар өчен аягына туфли киеп торганда, кинәт ишекне сак ачып, бер хатын кереп, аңа бәрелә язып туктап калды. Артыннан күрше фатирның ачык ишегеннән берәүнең, олы базар, кече туй ясап, дөбер-шатыр кыланып, дорфа тавыш белән:

– Фисә – таракан түрәсе, бер яртысыз кайтсаң, өйгә аяк басасы булма! – дип җикеренүе ишетелде.

Кухнядагылар бу хәлне ишетмәсә, күрмәсә дә, Зиннәт исә шундук аңлап алды: аның алдында һичшиксез үзен бала тудыру йортында язмыш кочагына, үлемгә ташлап калдырган әнисе Фисә басып тора иде. Кулындагы тышы таушалып беткән сумкасы, өс-башы, төс-кыяфәтенә карап һәм артыннан ишетелгән сүзләрне чамалап, егет шундый нәтиҗә ясады: бу мөртәт эчкече икән, шулай булмаса, сабыен ташлар идеме?

– Бәй, кемнәр, дисәм, ку-ку-ку-наклар ба-аррр икән, – диде анысы, каушап.

Каушамаслыкмы соң? Алдында ире Марсның япь-яшь чагы пәйда булып, Фисәгә ачулы карап тора иде. Анысы, кухнядагыларның ишетүеннән сагайгандай тешен кысып һәм чиксез ачыну тойгысын йөрәгенә туплап, әйтә салды:

– Кунаклар?.. Түгел шул, хәсис. Мин – синең яшьлек ялгышың, хәчтерүш әни.
– Ә-ә-ә-ә-ә! Җә-ә-ә-ә-м-м-мил! – Хатын артка чигенеп, кулы белән тотынырга, яисә аркасына сөялергә урын табалмыйча, яшен суккан агачтай, аяк киемнәре өстенә шуып төште. Зиннәт ни эшләргә белми торганда, тавышка Нәзифә белән аңа ияргән Чибәр әби килеп чыкты.

– Тагын өянәге тоткан бит күршемне, – дип, ул, табибәлек гадәтенчә, ярдәм күрсәтергә тотынды. Нәзифә исә ашыгыч ярдәмгә шалтырата башлады. «Димәк, өянәге дә бар икән әле алкашның». Шулай фикерләде егет, аны шундагы диванга күтәрешеп салып, һәм чүп савытларын тотып, подъездга чыгып югалды. Ашыгыч ярдәм озак тормый килеп тә җитте, Зиннәт кергәнче авыруны алып та китте.


Комсызлык корбаны

Хатын-кыз кызганучан да, кызыксынучан да була. Бу яктан, әлбәттә, Нәзифә дә искәрмә түгел иде. Ул чибәр әбисеннән бу күрше хатынның кем икәнен, нинди авыруы булуын сораштыра башлады. Юыну бүлмәсендә кулын чайкап, белмәмеш кыяфәттә Зиннәт тә алар янына чыкты.

– Кем булсын? Билгеле инде, алкаш хатын. Ире дә артыннан аракы таптырып кычкырды, – диде ул.

– Нинди алкаш? Аның аракы түгел, өендә чәй эчәргә дә хокукы юк диярлек. Карашыннан сөт әчерлек дорфа Сәгыйдәнең, уң як күршемнең килене ул. Килен дә бит, чынында исә бер хезмәтче урынында гына шул. Күзеннән яше китми, карашы түбән, үзе сүрән, дигәндәй, мескенкәйнең, – диде әбекәй, аны кызганып. Артыннан җикеренгәне – аның ире Марс, бер газраил шунда. Аның кояшы һәр көнне рюмка эченнән чыга.

– Нигә аерылмый, нигә яши соң ул алар белән, үз кадерен белмичә? – дип сорады Нәзифә, хатынның әллә хәленә керергә теләгәндәй, әллә гаҗәпләнүен яшерә алмыйча.

– И балалар! Бер бәхетең булмаса, булмый ул. Бигрәк тә намуслы кешеләргә авырга туры килә. Язмыш шобагасына бәхетсезлек откан бала ул. Үз күлмәгеңнән беркая качып булмый шул.

– Ничек?

– Менә шулай... Миннән башка беркемгә сөйләми ул хәлләрен. Кайгы- хәсрәтен түкми-чәчми иңенә йөкләп, үзе белән йөртә дигәндәй. Ирле тол булып, зәгъфрандай саргаеп көн күрә инде. Күптән түгел генә күршеләр булдык бит әле. Аның каравы, монда күчкәннән бирле мин – аның яклаучысы.

...Әтиләре совет чорында зур түрә иде шәһәребездә. Врач буларак, миннән ярдәм сораганы бар иде. Әйтергә кирәк, начар кеше булмады. Ул үлгәч башлана да инде бәхетсезлек. Гайбәт түгел, гыйбрәт булсын. Бүтән әтидән туган апасы, әниләрен юмалап, ак сүз сөйләп, кара эш эшли: зур фатирны, булган мал-мөлкәтне, җиңел машина, гараж, тегесен-монысын дигәндәй – барын да үзенә яздыра. Ул мәктәп директоры булгач, урысча әйткәндә, как за каменной стеной булырбыз, дигәндер, әниләре, ризалаша һәм оттыра. Кызыл алма эчендә дә кара кортлар булучан, диләр бит. Үзе хуҗа булганнан соң ул әнисе белән сеңлесен җимерелергә торган бер агач йорттагы начар гына фатирга куып чыгара. Монысы әнисен шунда тәрбияләп, күптән түгел генә җир куенына тапшырды. Ул йортта бөтенләй торырлык түгел хәзер. Әнә шулай газиз әнисен дә караган, бу фиргавеннәргә дә бил бөккән. Болары әле аның соңрак булган хәлләр. Элегрәкләрен сөйләсәң, озакка китәр. Язмыш сәхнәсендә аңа трагик роль уйнау язган. Комсыз кешеләр корбанына әйләнгән ул, дияр идем.

– Сөйлә инде, Чибәр әби, бәлки, берәр ничек ярдәм итеп булыр, – диде йомшак күңелле Нәзифә, еларга җитешкәндәй, шәфкать тулы күзләрен яшьләндереп.

– Дачаларына якын бер авылда, – дип дәвам итте Чибәр әбисе, – Фаинаның, әйе, Фисәнең инде, яратышып, сүз бирешкән егете дә булган. Әлеге дә баягы, апасы араларын бозган. – Нәзифә әтиләренең беренче мәхәббәте Фаина турында сүз баруын төшенеп, берчә гаҗәпләнеп, берчә шатлангандай, Зиннәткә карап, бу турыда тизрәк хәбәр салырга уйлап, авызын ачуга, анысы, бармагын иреннәре янына куеп, «дәшмә!» дигән ым ясады. Баксаң, ире Марс Фисәнең сыйныфташы булган, зур түрә кызы күреп, артыннан йөрергә тырышкан, соңрак кызның әтисе үлгәч, тулай торакта берүзе чагында әрәм иткән...

Шуларны ишетүгә Зиннәтнең ачудан битләре кызышты, тешләре кысылды, ирексездән йодрыклары төйнәлде. Ул халәтен сиздермәс өчен бер кухняга кереп су эчсә, бер балконга чыгып йотлыгып һава сулады, ваннага кереп, ачуын басар өчен йөзен, кулларын озаклап, суык су белән юды. Калган хикәятне инде ул тыңлый алмады.

...Саф һава сулар өчен алар фатирларына җәяүләп атлады. Ул шунда гына Нәзифәгә әтиләренең беренче мәхәббәте Фаинаның үзен якты дөньяга китергән, бүген ашыгыч ярдәм белән дәваханәгә озатылган Фисә булуын, аның адресын ничек табуын, биологик әнисен ничек эзләүләрен бәйнә-бәйнә сөйли алды. Нәзифә, ышана алмыйча, атлап барган җиреннән туктап калды:

– Ничек син боларны сер итеп сакладың? Нигә бүлешмәдең, авыр булгандыр боларны күтәрүе, – дип, ул аны кочып алды, юатырга тырышты. – Әйтәм аны урыныңда утырып тора алмадың?! Инде аңлашыла хәлең, матурым.

Зиннәткә аның әнисенең тормыш тарихының дәвамын Чибәр әбисе авызыннан тыңлап беткән Нәзифә, дулкынланып, ашыга-ашыга сөйләп бирмәкче булган иде, аны телефонга яздырып баруы исенә төште. Телефоннан Чибәр әби сөйләмен тыңлый-тыңлый, алар тынып калган парк аша үзләренә таба атлады:

– Көчләнгән дә авырга да калган, балакаем, – дип дәвам итте телефондагы Чибәр әбинең үкенечле тавышы. – Моны белеп алган апасы Дәрига чәчрәп чыккан: «Син фәхишәләрдәй, нәселебезгә тап төшерәсең, кара ягасың, зина кылып, миңа, мәгариф отличнигы йөзенә, кызыллык китерәсең», – дип, тел белән дә, кул белән дә җәзалаган. Яман кеше тәхет саклар, яхшы кеше намусын, диләр бит. Бик тә дөрес бу.

...Яшьләр тиз кайтып җитте, калган язманы инде, бер-берсе куенына сыенып, диванда тыңлады алар:

– Дәрига сеңлесенең кемнән авырга калуын әйттереп, Марсның райкомда инструктор булып эшләүче әнисенә барып, тавыш чыгарган. Таныш-белеш аша улын яңа гына вузга укырга урнаштырган анасы хәлне фаш иттерү ягында да булмый, өйләндерәсе дә килми. Бу ике газраил, Сәгыйдә белән Дәрига, берләшеп, ничек тә авырны төшертү җаен карыйлар. Төрле дарулар табып эчерү дисеңме, уколлар кадаумы, эссе мунчада чабындырумы – берсе дә калмый.

Нәзифә боларны тыңлаганда, күңелендә туган хисләрне яшерә алмыйча, тойгыларын ярып салып барса, Зиннәтнең кичерешләрен йота барудан тәне кызышты, кан тамырлары бүртеп чыкты, ул бер сүзсез йөренде. Туктаусыз уйланды, үткәненә нәтиҗә ясады: менә нигә авырулардан бушамаган, чирдән арынмаган икән ул?! Аякның гариплеге дә бер дә юкка булмаган, күрәсең, ничек акылына зыян салмаганнар?

– Кычкыр, ела, сүген! Эчеңә генә бикләнмә! – дип үтенде, сөйгәнен кочаклап Нәзифә. – Чирли күрмә! Син бит тугансың! Син бит бар! Син бит минеке! Без бит бәхетле! Азаккача тыңлыйк язманы, чөнки, иң мөһиме, әниең начар кеше түгел, ул сине ташларга теләмәгән. Син исән, ул исән. Безнең туйга Аллаһның зур бүләге бу... Син нык булгансың, үлмәгәнсең, тугансың. Әниең үзе белем алган техникумыннан каникулга кайткач, вакытсыз тулгаклый башлый һәм сине тудыра. Әмма хәшәрәтләрнең сине юк итәргә тырышулары бушка китми, син башта бик хәлсез, чирләшкә, төсең дә сап-сарыдан була. Баш врачны куркытыпмы, котыртыпмы, баланың чирләшкә булуын, яшәмәячәген әйттереп, анаңны баладан баш тартырга мәҗбүр итмәкче булалар...

– Әйдә, шул урыннан дәвамын тыңлыйк әле, – диде Зиннәт кинәт, назлы сүзләрдән бераз юаныч тапкандай тынычланып. Янә телефоннан Чибәр әбинең сөйләме агыла башлады:

– Алдыңда ышанычың, артыңда таянычың булмаса, берни эшләп булмый. Бер генә үлчәү дә үзен үлчәми бит. Бу райкомбикә дә дәваханәгә килеп, сафура бураннары куптара: «Кемнән көмәнле булып, минем улымның йөзенә пычрак ягасың?! Не позволим! Укыган урыныңа житкереп, мәсхәрә итикме, баш тартасыңмы үләксәңнән? Тиз уйла! Минем улымның укып, кеше буласы бар. Аны алда зур вазифалар көтә. Син – өстерәлчек, зиначы», – дип, өстәл суга. Баланың туу турындагы таныклыгына да әтисен билгесез итеп яздыруга ирешә. Чөнки власть, көч алар кулында. Көч капкадан керсә, гаделлек ишектән чыга, билгеле. Алладан курку юк, бөтен дөньяга хуҗа итеп тоеп, шулай үзен югалта кеше. Ә бу балакайның укып та бетерәсе бар, әнисе дә авыру, апасы да кертмим дип яный, кыскасы, бар дөнья каршы. Нишли алсын яклаучысыз япь-яшь кыз бала? Басым астында ул, гомере буе үкенәчәген аңлый торып, елый-елый, баладан баш тартырга мәҗбүр була. Шул елны диплом алып, укуын тәмамлап кайткач, ул әнисе ризалыгы белән сабыен эзләп тә карый. Әмма баланың озак яшәмәвен, мәрхүм булуын әйтәләр. Гомер буена шул газиз баласын кызганып, яшь түгә мескен. Бүтәнчә балага да уза алмый. «Әти исән булса, апа фатирдан кумаса, ташлар идемме сабыемны, юк!» – дип, миңа кереп, гел яшь түгә: «Балам төшләремнән һич югалмады. «Әни!» – дип өзгәләнә. Исәндер, ярдәм кирәктер, авырыйдыр». Фисә үзе, балакай, дәваханәдә ятканда, улын ун көн буе имезә алуы өчен куанып бетә алмый – бар шатлыгы шул.

Телефонда Нәзифә тавышы:

– Фатирында аның да өлеше булгандыр лабаса? 

– Булмыймыни? Әмма һәр тегермән суны үзенә коя бит. Таләп итә башлагач, апасы, иблис, бу тәмуг кисәвенә, әйе, Сәгыйдәгә инде килеп: «Сез бала үтерттегез, Марсны сеңлемә өйләндермәсәгез, фаш итәм!» – дип, Фисәне дә шулай куркытып язылыштыра да, болар киленне пропискага кертергә мәҗбүр була, әмма ул, мескенкәй, биредә кол урынында. Өйләнгәнче дә Марс җүнләп бер җирдә дә эшләмәгән, гел куылган, чөнки эчкән, отышлы уеннар белән мавыккан, әле дә шешә кочып, диван саклый хәшәрәт. Аның каравы, йокласа, аруны белми ялкау. Яшәп тә камилләшүгә бармау – мунчага барып та, юынмау белән бер ул. Хәер, әнисе нинди – баласы шундый. Халык төгәл әйтә бит, яхшы картлар юк урында яхшы яшьләр булырмы, дип. Гел хатыныннан аракы, азык, закуска таптыра. Фисә әллә ничә урында эшли. Фатирларына йөреп, ярдәмчесе булмаган өлкәннәрне карый, ремонтлар ясый, бер офисны юа да бугай әле. Өендә, бакчаларында да бар мәшәкать аның җилкәсендә. Кояшны айга ялгап тырыша, сагышын эш белән баса, ахрысы. «Бәлки, Марс белән бергәләп, улыбызны табарбыз дип кенә, аңа кияүгә чыгарга ризалашкан идем. Бу хакта сүз кузгаткач, икәүләп котырындылар, Марс мине кеше төсеннән чыгарып кыйнап, изеп ташлады», – дип елады берчак. Кеше бәхеттә дә, газапта да ялгыз шул, нишләмәк кирәк. Алган ире яратса, кара хатын ак булыр, диләр дә бит. Бу ләгънәт төшкере нинди алтын хатынны типкедә яшәтә. Мин дә әлегә гел тыелып торам: «Мине яклап, каты эндәшә күрмә, куып чыгарсалар, кая барам?» – ди. Этләр өргәндә, сандугачлар сайрамый шул. Күтәрелеп, бер каршы сүз әйтми ул аларга. Өметең булмаса, язмышка буйсынасыңдыр. Прокурорга керсәм киңәшкә дип торам әле. Аллаһ кушса.

Нәзифә тавышы:

– Ә апасы?

– Явызлык чәчсәң, үкенеч урасың. Берзаман бөтен шәһәр шаулады: махинацияләре өчен эшеннән алдылар аны. Бер үрдән төшкәч, менү кыен шул. Аллаһ бар ул, сеңлесенең күз яше тоткандыр, кияүгә дә бара алмаган, ялгызы картая икән, авырый да бугай.

Шунда телефон язмасында ишек ачылуы ишетелде. Нәзифә аның исерек Марс булуын искәртте. Чибәр әби тавышы: «Марс, Фисә миндә юк, аны скорый алып китте. Сак бул, әниең дә өйдә түгел бугай, ут-күз чыгара күрмә!» «Катса, катмады инде, котылыр идем имгәктән!» Нәзифә кушыла: «Кара, гыйбрәтне, нәрсә ди?! Төскә матур гына кеше сыман үзе». Чибәр әбисе: «Әстәгъфируллаһ, тәүбә! Тышы бизәк – эче кибәк шул була инде. Әнием мәрхүмә әйтмешли, матурлык күлмәк белән сәдәфтә түгел, оят белән әдәптә бит».

Сөялеңә бассалар, сөялеп тора алмассың, билгеле. Зиннәт тә, ачу ташы йоткандай, арлы-бирле йөренә башлады.

– Шунда үзем булсам, стенага селтәр идем ул хөрәсәнне. Үчемне бер алмый калмам калуын. Үземнең дә, әниемнең дә күз яшьләре өчен. Тик көне бүген түгел. Хәзергә тапкан һәм баккан әниләрем хакына түзим тагын бераз. Хәер, болай да беткән кеше инде ул, мәхлук. Аллаһ миннән яхшырак белер, җәзасын да бирер.Шулай да шатлыгы чиксез аның бүген. Әнисе чын әни икән бит, аңа күкрәк сөтен имезгән, ташларга теләмәгән, мәҗбүр иткәннәр. Ул улын эзләгән, яшь түккән. Баласын табарына өмет белән барына да түзгән. Ана мәхәббәтенә тиң мәхәббәт юк икән дөньяда. Исән генә булсын, ул аны бүтән җәберләүгә бирмәячәк. Әнә Чибәр әби дә сүзен ничек йомгаклаган бит, театр сәхнәсендә монолог укый диярсең:

– Нигә түзә? Нигә көрәшми? – дибез. Өметен җуйган дип санавым да ялгыш, чөнки аналык хисе бар аңарда, ә аналарның көчсез булырга хакы юк. Юк, көчсез түгел, улын табар өмете аны көчле итә.

Нәзифә белән киңәшләшеп, Зиннәт хастаханәгә шалтыратып, әнисенең хәлен белеште.

– Саташамы? Нигәдер «Үләсем килә!» дип бәргәләнде, елады да, уколлардан соң йоклап китте, – диде шәфкать туташы.

Иртүк хастаханәгә барырга булып, яшьләр дә йокларга ятты.


Гөнаһ кылсаң, тәүбә ит

Зиннәт белән Нәзифә төнне йокылы-уяулы катыш, әни кешене ничек юатып, ничек җәбердән коткару турында фикерләшеп чыктылар. Әмма аның үзенең теләгеннән башка аларның фикере, әлбәттә, әле буш хыял гына иде.

Иртән чәйләп алуга, яшьләр икесе бергә дәваханәгә җыена башлады. Кибеткә кереп, җиләк-җимеш, төрле сутлар алдылар. Күңелләре дә кичәгегә караганда күтәренке иде аларның. Иртән Зиннәт шалтыратып белешкәч, шәфкать туташы әнисенең хәле уртача булуын, процедуралардан соң иртәнге ашны капкалап алуын әйтте. Шуңа да борчылулары бераз кимегәндәй булды.

Фисә чынында исә кичке уколлар һәм дарулардан соң үзен тынычлангандай тоеп йоклап китсә дә, төннең икенче яртысын йокылы-саташулы үткәрде. Ниндидер кара көчләр аны тирән чоңгылга сөйри, ә сабый улы: «Әни, китмә! Аларга иярмә, әйдә минем белән», – дип үзенә дәшә. Фисә сабыйны итәгенә алып сөя, аңа күкрәк сөтен имезә, шатлана, көлә, имеш. Әмма уянып, күзләрен ачуга, кичәге хәлләрне, улы белән очрашуын, аның ачулы карашын исенә төшерүгә, сөенеченең эзе дә калмады. Улының үлемен юрап алдаганнар. Улы исән, ул тере! Монысы нинди шатлык та бит. Тик аның нәфрәте дә нинди чиксез?! «Хәсис», «хәчтерүш» дип атады бит. Аның моңа тулы хакы бар, әлбәттә. Анасының үзен ташлап калдыруына сөенеп, кочакка ташлансынмыни? Нинди авырлыклар кичкәндер, кем кулларында үскәндер, мескенем, юк, газизем? Әллә аны күпләр яратып, Чибәр әби дип йөрткән Мәрфуга апа эзләп тапканмы соң? Ул гына белә минем сызлануларымны, ул гына керә минем хәлемә. Әллә саташтым гынамы, күземә генә күрендеме соң улым? Юк, юк, саташмады да, төшләнмәде дә, өнендә күрде ул аны, ачулы карашы белән очрашты, җаны-тәне белән аның чиксез нәфрәтен тойды.

Мәрфуга апа ислам динен тирәнтен белә. «Гөнаһ тәүбәсез булмый. Гөнаһ кылсаң, тәүбә ит!» Ул әнә шулай ялгыштан, гөнаһтан тәүбә итү кирәклеген сөйләгәне бар: «Аллаһ рәхмәтенең чиге юк. Тәүбә итеп төзәлгәндә, Аллаһ бөтен гөнаһларны ярлыкаучы. Син мәҗбүр ителгәнсең, гөнаһың да зур түгелдер, бәлки?.. Кояш мәгърибтән чыкканчы, тәүбәләр кабул ителә. Ә дөреслектә, үлем алды гырылдыгы ишетелгәнче, Аллаһ үз колының тәүбәләрен кабул итә».

– Аллаһым, гөнаһларымны кичерсәң иде. Улымның тормыш юлында очраган иманлы кешеләргә рәхмәтләрем барып ирешсә иде. Улым калган гомерен бәхеттә, шатлыкта үткәрсә иде. Аңа иманлы, бәрәкәтле, хәерле гомер насыйп итсәң иде. Амин! Амин! Амин! – Ул үзе белгәнчә әнә шулай бирелеп, ихлас теләкләр белән догасын кылды. Ә үзенең ике күзеннән чишмәдәй булып кайнар яшьләре ага, ә йөрәге дөп-дөп кага иде.

Бәлки, Җәмил аны үзе эзләп килгәндер? Нәфрәтен белдерергә, битенә төкерергә? Тәүбә! Нинди гарьлек! Ул, димәк, тагын киләчәк әле. Өзелеп: «Әнием!» – димәячәк, аны табуына шатлыктан елмаеп көлмәячәк, кочып сөймәячәк. Ә Фисә күпме хыялланды шул хакта. Яшене алдан булса, күкрәве арттан булмый калмас. Улының күзенә ничек күренер дә, нәрсә дип җавап бирер? Аллаһ мәрхәмәтле, ул аның күз яшьләренең шаһиты, бәлки, кичерер дә, ә улы, юк, кичермәс, кичермәсен дә, кирәкми, тиеш түгел! Аклап, гафу итеп, кичереп буламы соң мондый әнине? Нигә шунда улын тудырганда яисә кичә хуштан язып егылганда, җан тәслим кылмаска? Аллаһым моны минем өчен бик җиңел үлем була дип уйлагандыр, мөгаен?!

Шунда йөрәге чәнчеп-чәнчеп куйды... Бәй, ул палатасында берүзе ләбаса. Күрше койкадагы ханымны иртән чыгардылар, яңалары иртәгә генә кабул ителәчәк. Җыештыручы исә бүлмәне сөртеп, юып, җилләтер өчен тәрәзәне каерып ачып калдырды. «Күпме әрнеп яшәп була ул? Яшәргә хаклымы соң әле син? Җиңел үлем – тәрәзә ачык, сигезенче кат, тот та сикер! Менә чишелеш! Әллә шуңа да йөрәгең җитмиме? Күз ачып йомганчы син юксың, бөтен гөнаһларың, әрнүләрең, күз яшьләрең белән». Уйлады да, сикереп торып, урындыкка басып, тәрәз тупсасына менеп тезләнде...

Түбәндә баш әйләнерлек чоңгыл! Булсын! Аска очсын! Бары да бетсен! Менә ул тезләреннән күтәрелеп, аякларына басты. «Кай якка ташланырга? Исән калырлык та, интегерлек тә булмасын! Шул мизгелдә үк якты дөнья белән хушлашсын!»

* * *

Зиннәт белән Нәзифә дәваханәгә килеп җиткәндә, таксидан төшеп ятучы Чибәр әбигә очрадылар. Аның да, күчтәнәчләр төяп, хәл белергә килеше икән. Ял көне сәбәпле халык та хәтсез иде, лифтка да чират тезелгән. Тик Зиннәткә бу бик озак тоелды. Ул ак халатны иңенә салып, аяк киеме өстеннән бахиллаларын кидерде дә, баскычтан йөгерә-атлый менеп тә китте. Үзенекеләр килеп җиткәнче, ул әнисеннән кичәге сүзләре өчен гафу үтенеп өлгерсен. Анасын танымаган Алласын танымас.

«Синең хакта начар уйлавым өчен гафу ит, әнием, дияр, минем аркада күргән җәберләнүләрең өчен гафү ит», – дип, тезләнеп гафу сорар.

Палата ишеген сак кына шакып, әкрен генә ача башлауга, ул каерып ачылган тәрәзә төбенә күтәрелеп ятучы әнисен тиз шәйләп алды. Әллә атлады, әллә канатлар үсте? Бер омтылуда: «Әни!» – дип, аякларына барып ябышты. 
– Әни! Кирәкми! Калдырма мине бүтәнчә үзеңнән! Йә түбәнгә икәү бергә очыйк! Гөнаһың тузан – таудай җәзаң. Мин аңладым, син гаепсез. Зинһар, әнием!.. Мин сине шундый сагындым! – Улы аны тәрәз төбеннән күтәреп төшереп, кочагына алды. Әни кеше гәүдәсен дә тота алмый сыгылып төште:

–Улым, Җәмилем! Гафу ит, балам! Мин гаепле! Мин көчсез! Мин юньсез! Син гафу итсәң, үлем миңа һич куркыныч түгел! Түгел! Ярлыкану! Нинди зур бәхет!

Лифтка чират көткәндә һәм аннан чыгып, палатага килеп җиткәндә, Нәзифә туганына соңгы яңалык һәм ачылган серләрне сөйләп өлгергән иде инде. Алар балкып, сөенешеп килеп кергәндә, ана белән улы бер-берсенең кочагында шатлык яшьләре түгә иде.


Аның исеме мәхәббәт иде

Чәчәкләрнең хуш исе бөркелеп торган җәйге көннәрнең берсендә бакчада алмагач күләгәсендә бизәкле диванчыкта сыенышып утырган, бер-берсенә тартылу хисләре тышкы кыяфәтләреннән үк сирпелеп торган, өлкән яшьтә булуларына карамастан, яшьлек чибәрлекләрен җуймыйча, үзләре белән ияртеп йөргән бер матур парны күрергә мөмкин иде.

– Чәең суына, гөлкәем, – дип, аркасыннан кочып дәште ире назлы тавыш белән хатынына. – Күзең сукыраеп, башыңа кан савып куймасын ул кадәр алсыз-ялсыз язуыңа. Гашыйк булгандай, кәгазеңә мөкиббән карап утырасың. Билләһи, мине дә тәмам оныттың бугай, – диде ул шаяру катыш.

Ә хәләле аңа күтәрелеп карап елмайды да:

– Онытып буламы соң синдәй егет асылын?! – дип, соңгы битен ябып, калын дәфтәрен иренә сузды:

– Гаиләбез тарихын сиңа тапшырам, алтыным. Балаларга, оныкларга истәлек, үзебез дә гел укырбыз искә алып...

– Хәерле булсын, өлешемә көмешем минем, рифмалап сөйләшә башладың лабаса. Туган телне авылда үскән кешедән дә яхшырак белүең соклануга лаек. Яшьли гел русча сөйләшеп, исемеңне дә Фаина дип белә идем югыйсә. Югары партия органнарында эшләгән әтиеңнең, баласын милли мәктәптә белем алдыруы, ул гына да түгел, җәйләрен авыл мохитендә дәү әниләр итәгендә тәрбияләнүең нәтиҗәседер бу?!

– Бәй, онытмадыңмы, хәзер озакламый синең улың белән минем кызым кайта, әнкәсе, әй, кодагый, студент оныкларыбызны ияртеп... Синең «Ярлыкану бәхете» дип исемләгән бу тарихыңны алар белән укырбыз, бергәләшеп, – дип, ире чәй янына кып-кызыл бакча җиләкләре китереп куйды. – Искитмәле хәл: җиләкләрдә синең иреннәрең тәме!

Бу икәү янында, аларның җаннарын бербөтенгә берләштереп, илаһи бер кодрәт сирпелеп йөрде: аның исеме мәхәббәт иде...

Ә бу мәхәббәтле затлар, ярлыкану бәхете кичереп, балалары туенда кавышкан Назыйф белән Фисә, аларның өзелеп көткән газизләре исә – Зиннәт белән Нәзифә һәм оныклары, булачак табибә Разия белән, нефтьче һөнәрен сайлаган Җәмил иде.
 

Тәмам.