Логотип Казан Утлары
Шигърият

Без

Гасырлар кичте китте... кичте еллар! 
Нәбиләр, падишаһлар, сөрде дәвран... 
Гомерләрдер күчеп кәрван вә кәрван, 
Килеп кичте җиһ
андан канча илләр!..

Сүнеп, вәйран булып мәгъмур тиякләр, 
Җир астында тезелде ку сөякләр!.. 
Исә җилләр, күчә комлар... бетә эз... 
Дәрийгъ, мәхзүн күңел, без дә бетәбез!

Мөсафир, кем, җиһанга басты ботны, 
Биетте ажгырып аны замана... 
Өеп чергән өмидне... төртте утны – 
Йотып утларны китте... яна-яна...

Нәби – пәйгамбәр
Дәвран (дәверан) – гомер, чор
Вәйран булу – җимерелү, хәрабә хәленә килү.
Мәгъмур – төзек
Ку – кипкән, коры-буш
Дәрийгъ (дәригъ) – үкенеч
Мәхзүн – аянычлы, кайгылы.