Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең хәлләр

Тарих көпчәгенең әйләнүе алдымызда нинди генә мәсьәлә ачмасын, тормышымызның барышы алдымызда нинди генә милли, дини, мәдәни сөальләр куймасын, һәммәсенең дә җавабы бер замиргә кайта. Һәммәсенең дә милли бертөсле булып каплана.

Матбугатымыз, халкымыз алдында җәмгыятьләр съезды ясау мәсьәләсе килеп басты. Матбугат язды, халык укыды. Гакыллы башлар гакыл сатты. Шуннан соң һәммәсе дә үзенең вазифасын үтәде кебек хис итте дә башка эшкә тотынды. Матбугатка яңгы мәсьәләләр туды, укучыга яңгы сүзләр табылды, фәлсәфә сатып, сагыз чәйнәп йөрүчеләргә яңгы фаразлар башка килде. Җәмгыятьләрнең ясаган комитеты да зур лазарет ясарга карар чыгарды.

Шул озын хезмәттән соң бар да арыды да хәл җыярга тотынды. Татар тарихы тагы кечкенә генә иттереп көпчәген селкетте. Тагы берәр дини мәсьәлә . казыйлык мәсьәләсе туды. Тагы язылды, тагы укылды, тагы сөйләнде, тагы тыныш куелды, тагы «хәл җыю» башланды…

Татар тарихының тагы бер бите ачылды, канлы күз яшьле бер мәнзарә күренде. Русиянең бер читендәге туганнарымыз, кардәшләремез, диндәшләремез ач-ялангач, йортсыз-йирсез, мәзлум көенчә күз алдымызга басты. Тагы язарга керештек, тагы сөйләргә тотындык, тагы фәлсәфә чәйнәшергә башладык. Менә озакламас тагы шул куркынычлы мәнзарәне онытырмыз, тагы яңгы бер мәсьәлә туганча хәл җыярмыз. Тагы яңгы эш килеп чыккач та, «менә шул инде иң әһәмиятле мәсьәлә» дигән кебек каршы алырмыз. Тагы сагыз чәйнәрмез-чәйнәрмез дә, эчемез пошар да, туярмыз да ташлармыз. Тагы яңгы мәсьәләне, яңгы бер эшне көтәргә тотынырмыз. Тагы аңгарга ябырылып, бөтен көчемез, куәтемез берлән ябышырмыз да тагы ашап туйган үрдәк кебек яныннан борылып китәрмез. «Җәмгыяте хәйрия»ләр киңәшенең юлда калуы, казыйлык мәсьәләсенең бер нәтиҗәгә ирешмәенчә туктавы1, Карс мөселманнары хәленең бертөрле адәм гакыллы юлга куела алмавы2 – болар барысы да иттифакый гына бер эшләр түгел. Мәгаттәәссеф, болар менә шулай тугры килгәндә, менә шулай уңмаенча калган гына түгел. Болар – безнең бөтен эшемез, бөтен хәлемезнең килеше барышыннан туган табигый бетешләремез, бөтен уемыз, бөтен төшенчәмез, бөтен мантыйкымызның тудырган нәтиҗәләре, бөтен тирә-юнемездәге эшләремез, кыланышларымызның үстергән йимешләре. Шуның өчен бу бәхетсезлекләрдә бер тарафтан караганда беркем дә гаепле түгел. Җәмәгать хадиме булган кеше гаепле түгел, чөнки аны мохите тиен кебек – бер агач башыннан икенче агач башына сикереп йөри торган иттереп тәрбия иткән; матбугат гаепле түгел, чөнки аны укучылар көннән-көн яңгы мәсьәләләр чыгарып торырга, яңгы ласкутлар сатарга мәҗбүр иткән, иске сагызны әле авызның бер ягына, әле бер ягына әйләндереп чәйнәргә өйрәнгән.

Укучы, уйлаучы, әфкяре гомумия гаепле түгел, чөнки аны милләт хадимнәремез, матбугатымыз эшкә җитди иттереп, эш итеп карарга өйрәтмәгән. Ул укучы алдында хәлфә, йитәкче була алмаган гына түгел, ул аның кәефен китәрер өчен, аның хөббе нәфесен кытыклар өчен клоунлык вазифасын иткән…

Беркемдә, бернидә гаеп юк. Һәммәсе үз урынында, үз вазифасында.

Икенче яктан караганда, һәммәсе гаепле: җәмәгать хадимнәре, матбугат, әфкяре гомумия, халык – һәммәсе гаепле һәм дә һичбер төрле кичерерлек түгел дәрәҗәдә гаепле. Җәмәгать хадимнәре үзләре үзләренең дәрәҗәләрен белмәгән өчен, үзләренең халык алдына куя торган мәсьәләләрен җитди иттереп аңлап бетмәенчә, үзләренең нишләргә теләгәннәрен күреп җитмәенчә эш башлаганнары өчен, үзләренең кая таба бара торган, кайдан килә торган юлларын белмәгән өчен гаепле. Үзләренең иптәшләре, юлдашлары кемнәр икәнен аера алмаган өчен уңга, сулга борылганда чикләре кая икәнен кистерә алмаган өчен, үзләренең дөрест дигәннәрендә нык торырлык иманнары булмаган өчен гаепле. Алар мәсләкләре юклыкта гаепле. Матбугат үзенең вазифасы йитәкче булуда икәнен белмәгән өчен, үзенең бурычы халыкның алдыннан мәдәният нуры күрсәтеп бару икәнен белмәгән өчен, үзенең бурычы җил кайдан килсә, шунда аумаенча, туп-тугры иттереп алган кыйбланамәсе берлән бармаган өчен гаепле.Үзенең гайбәтче карчык түгел икәнен аңламаенча, үзенең эшсезләрне җуатыр өчен уенчык түгел икәнен аңламавы өчен гаепле, төпсезлектә, мәсләксезлектә гаепле.

Әфкяре гомумия үзенең бурычы җәмәгать хадимнәренең вә матбугатның алып бара торган эшендә койрык булып, аны боручы икәнен белмәүдә, яхшы берлән начарны, файдалы берлән зарарлыны аерырлык дәрәҗәгә җитмәүдә гаепле.

Әфкяре гомумия шарлатан берлән чын хезмәтчене, лыгырдау берлән чын сүзне, җил иләү берлән чын эшне аермауда гаепле.

Халык шул эшләргә тамга сала белмәүдә үзенең вөҗдан тавышын шул кешеләргә тәэсир иттерә алмауда гаепле.

Менә шуның өчен, менә шул бөтен иҗтимагый, мәдәни, милли, дини гамилләремез һәммәсе дә зәһәрләнгән өчен, без нинди генә эш башласак та очлый алмыймыз. Нинди генә фикерне мәйданга суксак та, аның бисмиллясыннан үтә алмыймыз. Нинди генә план корсак та, шуның нигезен корыр өчен иске бинаны ватудан уза алмыймыз. Һәм дә уза да алмаячакмыз… Шуның өчен киләчәктә тарих көпчәкләре әйләнгәндә тагы шул лыгырдап калмас өчен, тагы шул тиен кебек бер мәсьәләдән сикереп, икенчесенә кунып йөремәс өчен бөтен мәдәни, милли хәрәкәтнең үзәген пакьләргә, сафларга тиештер.

Бөтен мәдәни эшләремезнең нигезен үзгәртеп, төплелек, җитдилек, мәсләклелек ташларына бинаны куярга тиештер. Һәм дә һичбер вакыт әрәм итмәенчә эшләргә тиештер. Юл бер генәдер. Юл шул гынадыр. Шуннан башка юл да юктыр. Шуннан башка эш тә мөмкин түгелдер. Шуның өчен тарихның зур имтиханнары алдында торганымызны хәтерләп, тарихның алдында бер милләт булып яшәргә хакымыз бармы-юкмы, имтиханына керергә вакыт җитәчәкен уйлап, тәһарәткә керешергә тиештер. Тәяммем берлән башларга ярамаганын белеп, алдан тәһарәтләнергә, казасы, кәффарәте булмаячагын аңлап, вакытында акланырга, пакьләнергә тиештер.

           Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Замиргә – нәрсәгә.

Хөббе нәфес – мин-минлек.

Безнең хәлләр (Тарих көпчәгенең әйләнүе…). «Ил» газетасының 1915 елгы 6 февраль (70 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 …казыйлык мәсьәләсенең бер нәтиҗәгә ирешмәенчә туктавы… – казый булып Благовещенск имамы Салихҗан Урманов сайлап куелуны Гаяз Исхакый хупламаган булса кирәк. («Казыйлык мәсьәләсе» исемле мәкаләгә язылган аңлатма һәм искәрмәләрне карагыз.)

2 …Карс мөселманнары хәленең бертөрле адәм гакыллы юлга куела алмавы… – Россиянең төрле җирләрендә халыктан, аерым алганда мөселманнардан, акча җыю, җибәрү кебек гамәлләр ясалса да (берара «Ил» газетасының үзендә дә кемнең, кайда күпме акча тапшыруы турында хәбәрләр дә басылган1) , бу эш киң масштабта алып барылмаган, билгеле.

1 Мәсәлән, Мәскәүдән Хөсәен Ширинский – 25 сум, Габдулла Такташев – 20 сум, Сафа Виргазов – 2 сум. Шакир Акбулатов, Габдулла Йунысов, Кәрим Әхмәдуллиннар берәр сум биргәннәр.

                                                                                                                                                                                                                                                      Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
                                                                                                                                                                                                                                                      Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 18-20.