Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бүгенгедән – килер көнгә

Беркем белми аның төгәл яшен

(Яшендәй тиз уза ел-гасыр!).

Борынгыдан бүгенгегә ага

Яшел елга — Урман елгасы!..

 

Ага... ага... Тып-тын гына ага...

Дулап ала кайчак дулкыннар,—

Шул чагында агачларның шәрә

Тамырлары куя сулкылдап.

 

Ага... ага... Язгы бозлар сыман,

Кайнап-кайнап, ярга моң таша!

А, сукмаклар — урман урамнары,-

Шул моңнарга барып тоташа.

 

Җилләр киереп ача изүләрне —

Чәчрәп оча ярык төймәләр...

Су өстендә көз шәүләсе йөзә

Һәм уйнаклый яфрак-көймәләр.

 

Ага... ага... табигатьнең шашып

Бер көләсе килә, еласы...

Бүгенгедән килер көнгә ага

Яшел елга — Урман елгасы!..

“Казан утлары” журналы. 1985 ел. 7 сан.