Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дусларга

Хәл сорашып, хат язып тормагыз.

Хәлне күзгә карап белешербез.

Диктатура кайта. Озакламый

«Кирәк урыннар»да күрешербез.

 

Түздек. Түзәчәкбез. Кемнәр, кайчан

Сөйли алыр безнең түзгәннәрне?

Әмма түзә-түзә булмадыкмы

Бу яктыдан якты карбаздагы

Бәрәңгенең сукыр күзәнәге?

“Казан утлары” журналы 1995 ел. 12 сан.