Логотип Казан Утлары
Шигърият

И татар гынам...

А татарченку хочется напится

Дм. Кедрин

 

Шагыйрь теленә кергәнсең икән

И татар гынам, татар баласы!

Хәмерләp эзләл йөрергә кая –

Бер сынык эзләп читкә баргансың.

Чәчелгәнсез дә дөнья буйлатып,

Милләтнең эшчән ир-егетләре.

Чәчрәгән сезгә авыр тормьшның

Шәрабе түгел, гел күбекләре.

Шундый булган ул синең сәрхушлек,

Дөнья ачысы сине исерткән. 

Куган чактамы берәр ишектән

Аһ-зарларыңны шагыйрь ишеткән.

Бәлки, син аңа, телен сындырып:

«Куалар... вот как...» - дигәнсеңдер дә.

Ул «водка» диеп аңлап калгандыр...

Юк, үпкәләмим аңа мин бер дә.

Төрле тел түгел, бер үк телдә дә

Кеше бер-берсен аңламаганда,

Рәсәй илендә, кая барсаң да,

Кан-яшь эчкәнсең син ул заманда.

Шулай йөргәнсең кагылып-сугылып,

Тик бетмәгәнсең сынып-сыгылып...

Синең мескенлек, синең сәрхушлек

Чит-ят җирләрдә калсын егылып.

И татар гынам, татар баласы,

Чәчелгәнсең лә син туган җирдән...

Тел очындагын әйтмәгән шагыйрь:

Хөрлек хәмерен эчәсең килгән.

“Казан утлары” журналы. 1992 ел. 5 сан.