Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җиде күккә күтәрел дә...

Җиде күккә күтәрел дә

Бер карап бак дөньяга,

Тәңре яралткан җаннармы

Тәңре корган ояда?

 

Җиде күккә күтәрел дә

Бер карап бак үзеңә.

Акыл канат таккан микән

Телгә кунган сүзеңә?

 

Җиде күккә күтәрел дә

Бер карап бак җиһанга.

Җиһан чиксез, җиһан тыныч,

Кемнәрдән- тыз-быз, гауга?

 

Җиде күккә күтәрел дә

Бер карап бак, и адәм.

Кемгәдер орчык кына ул

Без яшәп яткан галәм...

“Казан утлары” журналы. 2001 ел. 6 сан.