Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ил бәйрәмен котлап

Нинди чүлләр кичеп килдең, күңел,

Кай тарафка синең юл бара?

Яңа туган гүзәл кыйсса кебек

Әйтер сүзең бармы дөньяга?

 

Тынлыкмы син, тыныч сабырмы син,

Тау елгасы сыман ярсумы?

Гамьсезме син, ихлас көрәшчеме,

Нәрсәгә дә булса каршымы?..

 

Яшисеңме — ягъни кайныйсыңмы

Уртасында җилле заманның?

Хисләреңне төнге утлар итеп

Чөяргәме җирдә яралдың?

 

Тоташ моңмы, серле сараймы син,

Җырлаганда чыккан тавышмы?..

Җир өстенә йолдыз атылганда

Йөрәк тоткан айлы сагышмы?

 

Мин җир буйлап киләм сине уйлап,

Акыл һаман сине кайгырта.

Киләм сиңа, түргә узам. Барлыйм —

Йөргән кебек гаҗәп бай йортта.

 

Җан бездән дә алдан тоядыр ла,

Ашкына гел туар таңнарга.

Ил бәйрәмен иңнәр күтәргәндә

Күңелләрдә Сөю яңара!

“Казан утлары” журналы. 1982 ел. 5 сан.