Логотип Казан Утлары
Шигърият

Картлар

Җиңел чагы туры килмәгәнгә,

онытылмаган әле авыр чаклар.

Зарланмыйча гына дәшми йөри,

хәтер бетте диеп, тыйнак картлар.

 

Үз гомере белән үлчәп карый,

сынап карый: болар нинди затлар?

Нәрсә бөркәнсәк тә, безне таный,

замананы таный сизгер картлар.

 

Төскә түгел, алар төпкә карый.

Нигә сүзләр, нигә ялган антлар?!

Эшебезне, үзебезне аңлый

үзебездән элек зирәк картлар.

 

Үзләренә әле без түлисе

онытылмый торган олы хак бар.

Үзләреннән туган изгелеккә

рәхмәт укып йөри сабый картлар.

 

Кер булганга түгел, сер булганга

гүргә кадәр бәлки әйтми саклар.

Оланнарга зыян килмәсен дип,

кирәк булса әгәр — сабыр картлар.

 

Карап кына, санап, барлап кына

бу тормышның гел алдыннан атлар.

Әйтерсең лә әле яшәмәгән,

бер дә картаймаган даһи картлар.

“Казан утлары”  журналы 1978 ел. 10 сан.