Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кешегә нәрсә җитми

Бу кешегә һәрчак нәрсә җитми:

Кара икмәк булса, ак житми,

 Шуышып йөргән чакта аяк  җитми,

Жәяү йөргән чакта ат житми.

Аты булса машинасы житми,

Очар нчен ракетасы житми...

Планетасы житми... Күк житми...

Бу кешегә ифрат күп житми!

 

Шул кешегә ләкин кайчагында:

Башларына кайгы төшепме,

Бинахакка гаеп күтәрепме,

Гамьсезленгән җаны өшепме,

Ап-акны да кап-карага буяп,

Матурны да ямьсез күргәндә,

Якты дөнья белән бәхилләшеп,

Һәлакәтен эзләп йөргәндә, —

Шул юлыннан тартып алыр өчен

Кешегә бит ифрат аз житә —

Бер җылы сүз —

Күңел эретерлек наз җитә!

“Казан утлары” журналы. 1967 ел. 4 сан.