Логотип Казан Утлары
Шигърият

Халык шагыйрьләре

         Сибгат ага Хәким истәлегенә

Халык шагыйрьләре берәү, икәү...

Күпме алар безнең халыкта?

Халыкныкы булалмаганнар бар.

Тарихларда аты калып та.

 

Әй, татарның Алып шагыйрьләре!..

Һәркем сыймый андый калыпка.

Халыкныкы алар! Шагыйрьләрнең

Калганнары керә халыкка.

 

Халык шагыйрьләре үзләре дә

Халык арасыннан калыккан.

Әллә шуңа, читтән караганда,

Аерып та булмый халыктан.

 

Сибгат Хәким буйлы гына алар,

Хәсән Туфан төсле чал, чандыр.

Тукай гына чалармаган килеш,

Япь-яшь килеш киткән кайчандыр.

 

Кайгы килсә, алар үз халкының

Күз яшьләре белән язгандыр.

Кан белән дә, яшь белән дә язу

Алар язмышына язгандыр.

 

Күз яшьләре сүз яшьләре булып

Җырга тамган андый елларда.

Ул яшьләрне кемнәр сөртте икән,

Ярамаганда да еларга?

 

Ә аларны исән чакларында

Кадерләрлек юкса, санларлык.

Болай да бит алар өчәү, дүртәү...

Бармак белән генә санарлык.

 

Халык шагыйрьләре китә тора —

Кемнәр килер, кемнәр танылыр?!

Исән булсын халкым! Халкы булса,

Шагыйрьләре аның табылыр!

 

“Казан утлары” журналы 1997 ел. 5 сан.