Логотип Казан Утлары
Хикәя

Курай тавышы

Мин ата-анамны белмим.

Аларны бик шәп киенгән сурәттә фараз кыла идем.

Гүя алар бик шәфкатьле, бик матурлар... Тик икесе дә хәлсезләр... Әллә нинди, караңгылы-яктылы бүлмәдә бик әкрен, бик көчкә генә сөйләшәләр, сүзләре аңгарылмый... Морҗада җил сызгырып тора, һәм куркынычлы, һәм моңлы курай уйнаган тавыш ишетелә... Яисә алар әллә кайда кырда, бер-берләреннән ерак яталар. Тагын ук хәлсезләр... Өсләренә нечкә чаршаулар ябылган, күтәрелеп, үрелеп торалар... Чаршауларны җил селкетә, җил сызгыра... Караңгы... Курай тавышы ишетелә, кем уйнаганы күренми...

Үлем миңа шулай тоела иде.

Артыгын уйлый алмый, курка гына идем.

Дәдәм мине яратмый иде. Аның берничә мәртәбә: «Син, малай, яхшы булмассың!» – дигән сүзләре хәтеремдә.

Мин моңа бик борчыла идем. Аулакка китеп елыйдыр идем. Башкаларның яхшы булып та, үземнең начар булачагыма күңелем әрни иде.

Минем яхшы буласым килә иде. Яхшы булыр өчен нишләргә кирәк икәнлеген төрлечә уйлый вә аңларга тырыша идем.

Хезмәтче Фәйзулла агайны дәдәм бер дә орышмый иде.

Мин аны «яхшыдыр, ахрысы...» дип уйлыйм, ләкин нәрсәсе яхшы икәнлеген белә алмый аптырыйдыр идем. Куллары яргаланган, бер бармагы кәкре, бер күзе аклы, үзе һәрвакыт атларның аналарын сүгә... Аңа сүгү гөнаһ ич.

Шулай да мин аның турысында начар дип хөкем йөртә алмый идем: начар булса, әлбәттә, дәдәм орышыр иде.

Без чәчү вакытында аның белән кырга – чәчәргә йөридер идек. Җиңгәем мине бик иртә уята торган иде. Ул, миңа ачуланмыйча гына:

– Тор, балакаем... тор, – ди иде.

Мин аны сөядер идем; күзләремне көчкә булса да ачып, тизрәк торырга тырыша идем.

Күп вакытта без кырга чыккач кына, урман артыннан кояш күренә башлый иде. Бу вакытта инде йокым ачыла, рәхәтләнеп китәм...

Кайчагында Фәйзулла агай миңа, аклы күзен генә әйләндереп, калын тавышы белән:

– Нихәл, чәүкә? Йокы ачыламы? – ди.

– Ачыла, – дим.

– Анаң булса, мондый иртә уятмас иде шул. Әнә ничек үзенең кызлары рәхәтләнеп йоклап калдылар! – ди.

– Алар бит кызлар, – дим.

Ул, басып кына:

– Кызлар шул! – ди дә көн буе минем белән бер сүз дә сөйләми... Ул сукалый, мин аның артыннан тырмалыйм... Аның киң вә керле аркасы белән кара җилкәсе көне буена минем күз алдымда йөрсә дә, минем аңар эчем пошмый иде. Бәлки, көчле вә зур бер кешенең мине бер дә борчымый гына алдымнан йөрүе мине тынычландыра иде. Бу вакыт мин курыкмый идем. Атлар йомшак туфрак өстеннән һаман атлыйлар, һаман баралар. Берсенең камыты бик нечкә ыңгырашкан төсле тавыш бирә, шыгырдый...

Төрле якта кешеләр безнең кебек үк җир каера, мыжгып, хәрәкәтләнеп торалар, аннан-моннан тавышлар ишетелгәли, кеше кычкыра, ат кешни... Мондагы тавышлар берсе дә эч пошу тавышлары түгел; уйнау, күңел ачу тавышлары да түгел, уй вә өметләр арасыннан чыккан эш тавышлары.

Җиребез башыннан узган кайсы кеше, сүз кушмый үтмәс өчен, Фәйзулла агайга:

– Малайны арытма! – дип кычкыра.

Ул миңа әйләнеп карый да:

– Малай егет ул, – ди.

Янә тегеңәр карамый, атларны әйди... Мин азрак шатланам. Фәйзулла агайның керле аркасы, кара җилкәсе миңа тагын сөйкемлерәк күренә.

Байтак эшләгәч инде, ул миңа:

– Чәүкә! Ашыйсы киләме? – ди.

Мин ни дип әйтсәм дә, ул аңар әһәмият бирми – тынарга туктыйбыз. Ашаганда, мин аның кәкре бармагына карамыйм: үзе күрердән оялам. Ашап туйгач, икебез дә дога кылабыз, Фәйзулла агай: «Аллаһым бәрәкәт», – дип, бит сыпыра, мин дә аның артыннан шулай әйтәм. Бәгъзе вакыт ул, дога кылгачтын, миннән: – Нихәл, армадыңмы? – дип сорый.

Мин арганлыгымны аңар әйтмим, һәрвакыт:

– Юк, армадым, – дим. Шуннан соң ул артык сөйләнми. – Атлар солыларын бетергәч, мине уятырсың... – ди вә озын гына киерелеп сузыла да тиз арада ук хырылдап йокыга китә...

Мин ялгыз утырып калам.

Бу вакыт миңа бик күңелсез була. Тирә-яктагы чәчүчеләр дә һәммәсе эштән тукталган. Аяк өстендә кем дә күренми. Анда-монда атлар гына икәү-өчәү бергә киңәшеп, серләшеп торган кебек күренәләр. Табигать терелеп бетмәгән. Кошлардан чыпчык яисә сыерчыклар гына чырылдашкалап үтәләр, яисә ала карга ачы тавышы белән каркылдап уза. Аның сөйкемсез ачы тавышына атлар ашаган җирләреннән туктап караналар, мин искәртмәстән, ни булды дип аптырап, Фәйзулла агайга карыйм... Ул хырылдап ята, йоклый, ахрысы. Ләкин керфек араларыннан күзләре күренә, икесе дә аклы кебек хәрәкәтләнәләр. Мин тагын куркам... Бервакыт мин шулай аңар таба карап тора идем, ул кинәт авызын ершайтып, чырае көлгән рәвештә булды. Аһ, бу сөйкемсез көлеш! Мине бөтенләй изде, чәчләрем үрә торды, түбәмнән бозлы су коелган кебек булды. Курыкканымнан, торып, бер читкә китеп утырдым.

Моннан соң ул йоклаганда, мин аңар карамый, бер читтәрәк, авыл якка карап утырадыр идем. Авыл янындагы тау өстендә ике җил тегермәне бик ерактан күренә иделәр. Алар минем зиһенемне адаштыралар... Миңа алар җанлы кебек тоела иделәр. Кайчагында мөгезләрен сузып, нидер тыңлаган төсле тик кенә торалар. Бу вакытта әллә нинди кодрәт кәҗәләре төсле җанварларга охшыйлар. Яисә бер урында җиңнәрен селкетеп, кулларын бутап-бутап шаярган балалар төсле котырып чыгалар... Аһ, бу шаярган «дию балалары» ерактан нихәтле минем эчемне пошыра иделәр. Бу вакытта атларның бер көйгә кыштырдашып ашаган тавышлары, Фәйзулла агайның хырылдавы, коры җилнең ыжгыруы арасыннан курай уйнаган тавыш ишетелә иде, анам-атам да шунда булган кебек тоела иде. Тик күрми генә идем... Фәйзулла агай, йоклап торгач:

– Әйдә, бетерик тә кайтырбыз... – ди торган иде.

Ул мине күңелләндерер өчен моны әйтә иде.

Тагын кичкә хәтле бер дә сөйләшмичә эшлидер идек.

Тик бу вакытта борын үтәли генә көй чыгаргалап йөри иде ул. Бу чакта миңа күңелле буладыр иде. Без авылга кайтканда, кояш түбәнләнеп кызарган була иде.

Тегермәннәр яныннан үткәндә, мин инде тынычсызланмый идем; Фәйзулла агай әкренләп җырлый, мин тыңлап кайтам. Аның җырларына мин әллә нинди мәгънәле, серле сүзләр, хакыйкатьләр кебек карыйдыр идем.

Ул бер җырында:
   Төннәр уртасында үкереп елый

Буйга гына җиткән кыз бала, –
ди.

Мин шул турыда юл буенча уйлый киләм: «Ни сәбәптән болай төн уртасында үкереп елый икән? Алар һәммәсе дә шулай төн уртасында елыйлармы?.. Әнкәләре сизәме, юатамы икән? Ачуланмый гына юатасы иде. Алар бит гаепле түгел; Фәйзулла агай да аларны сүкми, кызганып кына җырлый...»

Безгә дәдәм үзе капка ача, җиңгәм дә, Гөлниса белән Фатыйма да шунда булалар.

Җиңгәм ачык йөз белән минем турыда Фәйзулла агайга:

– Хәсәнемне син арыткансыңдыр инде, юләр нәрсә! – ди.

Миңа:

– Әйдә, юын инде тизрәк, ашыйсың да килә торгандыр, бәбкәм... – кебек сүзләр әйтеп, ягымлы гына каршылый иде.

Дәдәм:

– Аздырма, аздырма үзен, Фәйзулла! Ничек, ялкауланмыймы, карышмыймы? Юкса мин үзен!.. – ди.

Җиңгәм аңа ачулана:

– Йә, булыр, саташкан! Баланың күңелен бозып сөйләнәсең шунда... – ди.

Минем күзләремә яшьләр килә, көчкә генә еламый түзәм. Фәйзулла агай:

– Малай – егет, өйләнәсе генә бар... – ди.

Җиңгәй минем аркамнан кагып көлә, мин оялып, өйгә кереп китәм.

Минем юынган җиремә килеп, Гөлниса белән Фатыйма, бер-берсен бүлеп-бүлеп, миңа хәбәрләр сөйлиләр: кайда әнкәйләре белән кунакка барганнар, бәбкәләрне ничек карга ала башлаган, әткәләре ярминкәдән нинди уенчыклар китерергә әйткән – тиз генә сөйләп өлгерергә тырышалар.

Кич тиз уза, иртән тагын җиңгәм уята, тагын тиз генә торырга тырышам...

Чәчү беткән иде инде, беркөн Фәйзулла агай, хасталанып, өенә китте. Шуннан соң аның хатынын бер-ике мәртәбә күрдем. Дәдәмнән акча сорарга килгән иде. Аның хатыны үзеннән биек, үзеннән матур иде, тик киемнәре начар. Менә җиңгәмнең күлмәкләре шәпләр!

Без бервакыт җомга көнендә җиңгәм, Гөлниса, Фатыйма урманга җиләккә бардык. Җиңгәм миңа яңа күлмәк-ыштан, күк кәләпүш кидерде. Гөлниса белән Фатыйма да бик киенгәннәр иде. Көн бик һәйбәт, аяз, урман тәбәнәк, яфрак вә чәчәккә күмелгән, күз камашырлык якты, эссе. Агач, чәчәк исләре мигә үк тула, рәхәтләндерәләр; төрле сандугачлар, Гөлниса белән Фатыйманың мин кырдан кайткач, ашыгып-ашыгып, хәбәр сөйләгәннәре кебек, әллә ничәсе бердән сайрый, иң нечкә кылдан алып төрле көй, төрле тавыштан гаҗәепле бер матур гөрелте чыга: әллә кайларда чылтырап аккан елга тавышлары, әллә нинди хатын-кызның бик нечкә, бик матур каһкаһәләре, бишек тирбәткән көйләр, әллә кайлардан ишетелгән көтүче кычкырыклары, күктә уйналган әллә нинди шатлык көйләре, курай тавышлары, чиксез-кырыйсыз матурлык, сафлык, югарылык көйләре... Бу вакытта атам-анам да гүя әллә кайда, бик еракларда шатланалар...

– Хәсән, Гөлниса, сез миннән ерак йөрмәгез, адашырсыз... – ди җиңгәм.

Ул үзенең ал күлмәге, матур чырае белән бик зур гөл чәчәгенә охшый, ифрат та сөйкемле...

Кайбер җирләрдә агач ботаклары аңар тимәсен өчен, ул үткәнче тотып торам, аңар күрсәткән шул кечкенә хезмәтемә җаным белән рәхәтләнәм... Аның аяк астына чәчәкләр түшисем килә...

Без өйгә кайтканда, көтүләр килә иде. Дәдәм капка алдында күңелсез генә тора, безнең җиләкләргә дә бер дә исе китмәде. Гөлниса белән Фатыйманы да бер дә мактамады, сөймәде. Җиңгәм белән сөйли калдылар, без өйгә кердек. Ишек ачык иде. Соңыннан җиңгәмнең:

– Үлгән икән мескен!.. – дип кайгырып кергәнлеген ишеттем.

Ул, өйгә кергәч:

– Фәйзулла агагыз үлгән икән... – диде.

Гөлниса белән Фатыйма икесе бердән:

– Әни, чынмы үлгән? Әни, ник үлгән, ә? – диештеләр.

Мин дә, җиңгәм ни әйтер икән дип, аларның болай сорауларыннан разый булдым.

Җиңгәм:

– Чын булмый ни... Юкларны сорашмыйлар... – диде.

Артык алар да сорашмады, җиңги дә ул турыда безгә бер сүз дә сөйләмәде. Шулай да минем урман рәхәтләрем тузанга тузды, күңелемә Фәйзулла агай килеп утырды...

Моннан соң байтак вакытларга кадәр әлеге караңгылы-яктылы бүлмәдә ике кеше түгел, өч хәлсез кеше ята башлады; өчесе дә аңлашылмаган тел белән бик әкрен, көчкә сөйләшәләр, морҗадан җил сызгыра, тәрәзә төбендә һәм куркынычлы, һәм моңлы курай уйнаган тавыш ишетелеп тора... Яисә, мәгълүм булмаган әллә кайлардагы кырда, бер-берләреннән ерак яткан хәлсез кешеләр дә икәү генә түгел – өчәү. Өсләренә нечкә чаршаулар ябылган, күтәрелеп үрелеп торалар... Җил селкетә, җил сызгыра. Караңгы... Курай тавышы ишетелә – кем уйнаганы күренми...