Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сер

Төнге күктә ниндидер бер якты йолдыз

Күзен кысып уйнамакчы минем белән.

Күзләремә көлтә-көлтә нурын сибеп.

Пышылдый ул: “Серләреңне беләм. Беләм!''

Карашымны яшерәмен оялудан. Кара инде!

Уйларымны хәтта нәни йолдыз белгән.

"Яратам" дип пышылдадым зчтән генә,

Ә ишеткән бөтен Галәм!..

“Казан утлары” журналы. 1999 ел.3 сан.