Логотип Казан Утлары
Шигърият

Син еракта

Син еракта. Белмим кайдалыгың,

Эзләреңә басып йөрелмәс.

Күңелләрдә сагыну яшәсә дә

Чәчләребез чәчкә үрелмәс.

Үкенү дә түгел, кайгыру да...

Син яшьлектә калган язларым,

Мин хәтерлим сине. Син дә шулай

Уйлыйсыңдыр җирдә мин барын.

“Казан утлары” журналы. 1967 ел. 3 сан.