Логотип Казан Утлары
Шигърият

Синең тәрәзәләр күккә карый

Синең тәрәзәләр күккә карый

Иркә сабый булып, ярым үпкә белән – күккә...

Шыгыр-шыгыр кыргый шәһәр чаганнарын,

шул чаганда көздән калган таган барын

син белмисең.

Таган тактасына гыйнвар кары хәбәр ташый.

синей хакта,

Тәрәзәңә сеңгән бармак эзең октавалар буйлап

каттан катка

ашыга-оча...

Оча бирсен әйдә. 

Исем китми генә

Тәрәзәләр саныйм астан өскә –

дүрткә кадәр...

“Казан утлары” журналы. 2006 ел.11 сан.