Логотип Казан Утлары
Публицистика

Татар утлары

Милләт нигезендә һәрчак  берничә асыл таш була. “Казан утлары” журналы шуларның берсе дип исәплим. Хәер, аны журнал дип атасыйсы да килми, һәр саны затлы Китап аның! Менә бер гасыр буена татар укучысы ай саен үз телендә яңа китап укып сөенә. Бу пафос түгел, бу – реаль чынбарлык икән безнең.

Укучы буларак әйткән дә юк, язучы сыйфатында шәхсән әлеге басма минем иҗат тормышында искиткеч зур роль уйнады һәм әле дә ул каләм иясе өчен кадерле менбәр. Як-ягыбызга әйләнеп карыйк. Башкалар белән чагыштырыйк: 140 млн.лы урыс телле укучысы бүген үзенең “Новый мир” кебек журналларын укымый. Аларның тиражы юк, алар үлә, бетә! Соң...алар бит юктан түгел, укучысы булмаганга бетә түгелме соң?!! Уйлап карасаң, коточкыч хәл икән ләбаса бу! Ә татар укый. Татар гомере буе белемгә омтыла, татар гомере буе әдәбияте ярдәмендә үзенең рухиятен баетып, сафландырып тора – моңа затлы “Казан утлары” төп шаһит!

Минем беренче хикәям ошбу журналда дөнья күрде. Басмаханә оештырган бәйгедә “Кичү” хикәясе призлы урын алган иде әле ул чакта яшь язучы исәпләнгән авторның.

         Исемле язучылар яшьләргә хәер-фатыйхасын да әлеге журнал битләрендә бирде. Шәхсән минем үзем өчен А.Гыйләҗев, М.Хәсәновтән алган матур сүзләр аеруча кадерле булды. Тусанынчы болгавыр еллар бит: күңел төшенке. Әдәбиятнең генә түгел, илнең,  милләтнең дә  киләчәге юк кебек. Ләкин шул вакытта журнал безгә күңелне төшерергә ирек бирмәде, бүгенге кебек төрле бәйгеләр оештырып, үсендереп торды.

         Сүзем буш булмасын. Алда әйткән фикерләрне мисаллар белән дә дәлиллисе килә. Заманында,  “Белая газета” дигән медицина басмасы нәшер иткән чакта,  табиплар белән еш аралышырга туры килде. “Медицина” ның урысча сөйләшкәне һәркемгә мәгълүм. Шулай берчак “марҗа” табип белән очрашкан чакта  теге әйтеп куймасынмы:Гарасат”романыныңны укыдым, ди. Күзләр маңгйга менә язды! Үзе табип. Үзе яшь ханым, үзе “марҗа” телендә сөйләшә. Кайдан?дип сорыйм моннан аптырап. Баксаң,  “Казан утлары”н укый икән! Шулчакта, үземнән бигрәк мәртәбәле басма өчен сөенгәнемне күрсәгез икән!

Тагын бер искиткеч матур хатирә. Без мәктәпкә  өч чакырым араны күрше авылга  йөреп укыдык. Әле дә яхшы хәтерлим, юлда еш кына яңа укыган әсәрләр хакында сөйләшкән чаклар да булганы истә. Хәзер уйлыйм: мәктәп еларында ук “Казан утлары”н укып барганбыз икән! Югыйсә,  яшүсмерләр өчен башка басмалар да нәшер ителә. Юк, юлда кайтканда нәкъ менә әдәби журналда танышкан әсәрләр хакында сүз куерып китә торган иде.

Тагын бар әле күңелдә берегеп калган хәлләр. Авыл халкы,  гади халык, фермаларда,  басуларда хезмәт куйган милләтәшләр дә укый иде безнең авылда “Казан утлары”н. Бервакыт М.Мәһдиев әсәрләре нигезендә авыл клубында китап укучылар җыены булганлыгын хәтерлим.

Татар бәхете, аның яшәеш рәвеше һәрчак көрәш икәнлеген яхшы беләбез. Әлеге көрәш гыйлем өстәү, әдәби әсәрләр ярдәмендә җанны сафландыру белән гел бергә бара. “Казан утлары” татар хәятендәге сүнмәс ут ул дияр идем.