Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яңгыр

Яшьнәде дә күкрәп, җәйге яңгыр

Китеп барды таулар артына.

Яңгырдан соң голләр уяндылар,

Бер кыз чыкты капка алдына.

 

Яңгыр үтте кинәт кенә шаулап,

Тын бакчалар калды яшәреп.

Егет китте, китте ерак юлга.

Кыз күзләре калды яшьләнеп.

 

Күкрәүләрме аны тетрәттеләр,

Шук җилләрме кагылып үттеләр;

Тамчылармы әллә елатканчы

Керфек очларыннан үптеләр

“Казан утлары” журналы 1972 ел. 9 сан.